Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 7 стр.


Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булып йөрү егетлекмени ул! Алай иткәнче үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз язмышыңны үзең күр!

Әдрисен белсәм, берсеннән бик оста хат яздырып, бик нык шелтәлим әле Фазыйлны!

Әйтермен: без кара кеше, надан кеше, шулай булсак та, бөтенләй җүләр түгел, яхшы-яманны аера беләбез, диярмен. Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып, «лашманчы» булу синең кебек зур, укыган, тирә-якның йолдызы булган бер кешегә килешә торган эш түгел, диярмен»77.

Революция көннәрендә Фазыйл, аклар ягында торып, Советка каршы көрәшә. Ахырдан хатасын аңлый һәм Совет ягына чыга.

«Зур сүзләр бар иде ди. Берәүләр, бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без, төрек-татар байрагы, ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык»78.

Революция сугышларында канын койган инвалид Солтан аңа болай ди:

« Партиягә кандидат икәнеңне беләм Мәскәүдә байтактан эшләвеңне дә ишеттем Боларны яңадан бер кат таптамавыңа күзең җитәме?

 Җитә, мең мәртәбә җитә, ди Фазыйл, мин тормышны, тарихны аңладым Бу хәрәкәт җиңәчәк Дөньяның Колчаклары йөзтүбән китеп бетәчәк, Маркс-Ленин юлы адәмнәрне чын азатлыкка, яктылыкка илтәчәк Революция тәҗрибәсе моны ачып салды»79.

Әсәрнең буеннан-буена автор Фазыйлны укымышлы кеше («тирә-якның йолдызы булган») дип әйтә бара. Фазыйл яхшы киемнән генә тасвирлана: «беләгенә ак тасма таккан матур, әйбәт бер яшь офицер»; «күзем аның калын алтын сәгать бавына, аягындагы сары штиблетына, үтә ак якасына төште»; «кыйммәтле папиросын капты»; «аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора»80.

Фазыйлның йөз-чыраен да Г. Ибраһимов берничә урында тасвирлый: «Гәүдә нык, таза күренә; элеккедән күп чыныкканга охшый. Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы тирән бер уй белән карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына таба сузылган тирән җыерчыклар, ике чигәдә ара-тирә ялтыраган ак чәчләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа кичергәнен күрсәтәләр. Чех, Колчак сабак биргән икән дип уйладым.

Күзләренә туры карадым да:

 Син дә шулай тиз картаясың микәнни, Фазыйл? дидем.

Начар махорканы китаптан ертып алган кәгазьгә төрә-төрә:

 Бардыр, Солтан, мин кичергән җәһәннәмнәр бер минутта адәмнең чәчләрен бөтенләй агартсалар да гаҗәп түгел! диде»81.

Солтанның рухи дөньясына укымышлы егет Фазыйлның йогынтысы зур булган: «Сабый чакларда, җегет вакытларда мин аның фикер агышы эчендә булырга бергә агарга өйрәнгәнмен.

Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай»82.

Әсәрдә тышкы кыяфәте, йөз-чырае белән шул дәрәҗәдә детальләштерелгән бу образның прототибы юкмы, булса кем? Алда әйтелгәнчә, прототип тормыштан әдәбиятка шул көенчә генә килеп керми, язучының иҗат фантазиясе аша ул баетыла, үзгәртелә. Әмма төп хас сыйфатлар нигезгә алына, саклана. Язучының яшьлек елларына, аның мохитенә таба эчкәрәк кереп карыйк. Фазыйлга прототип булырлык аның берәр дусы булмаганмы? Әйтик, аның танышларыннан берәрсе лашманчылар армиясендә хезмәт итмәгәнме? Мактауга бик саран Галимҗан Ибраһимов тирәсендә укымышлылыгына, эрудициясенә ул сокланган берәр яшьлек дусты булмаганмы?

Башкортстанның өлкән журналисты Хәбиб Зәйнинең 1966 елда безгә язган истәлекләрендә моңа бер ачкыч бар кебек. Ул анда Златоуст белән Уфа арасындагы Дуван, Мәчетле авыллары тирәсеннән чыккан, чама белән 1885 елгы Хәлим Искәндәрев дигән башкорт егетен искә ала. X. Искәндәрев Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган. Сабакташлары Мәҗит Гафури, Йосыф Шәркый, Мансур Халиковлар булган (Йосыф Шәркый-Деликамов «Шура» журналында һәм унынчы еллар матбугатында педагогик мәсьәләләргә багышланган байтак мәкаләләрнең авторы. Совет власте елларында ул Томск шәһәрендә педагогия техникумы директоры булып эшли).

19061907 елларда Троицкидагы Яушевларның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә әдәбият кичәләре оештырыла. Бу кичәләргә М. Гафури, Й. Шәркый, X. Искәндәревләр даими рәвештә килеп йөриләр. Бу компаниядә М. Гафуриның авторитеты зур булган. Й. Шәркый Троицк мәдрәсәсенә М. Гафуриның кайтып керүен (күрәсең, приискадан) болай искә ала: «Бервакыт гаять иттифакый гына сукыр Гобәй Кинжин, Хәлим Искәндәрнең үзара ниндидер «Мәҗит шәрик»нең кайтуы турында сөйләгән сүзләрен ишеттем. Ниндидер «Мәҗит шәрик» каяндыр кайткан, имеш Ниһаять, кыш уртасы җитте. Әлеге Гобәйләр, Хәлимнәр сөйләгән Мәҗитне күрергә дә насыйп булды. Хәлим һәм Гобәй белән танышу авыр түгел, чөнки без алар белән тәмәкене бергә качып тартабыз»83.

X. Искәндәревне өлкән укытучы З. Тупиев та искә ала: «Бу елларда, без, Гафури фикердәшләре, мөритләре әйтмешли, «жуликлар», күбәеп киттек. Гафуриның квартирасы безнең һәр көн җыела торган урыныбыз булды. Хәлим Искәндәрев, Мансур Халиков, Бәләбәйдән Шәрәфи, Йосыф Шәркый (Деликамов), Габделхәй Карабаев һәм башкалар җыела торган иде»84.

«Рәсүлия» шәкертләренең алдынгылары, гадәттә, белемнәрен күтәрү максатында соңыннан Уфага «Галия»гә килгәннәр. X. Искәндәрев, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Зыя Өммәти әнә шулай «Галия»дә бер чорда укыйлар. Бу егетләр русча өйрәнү өчен бер түгәрәк оештыралар. X. Зәйнинең безгә язган истәлеге Башкортстанның өлкән укытучысы Гата Исхакыйның матбугатта чыккан истәлеге белән туры килә. Ул да «Галия» шәкертләре арасында М. Гафури белән X. Искәндәревне телгә ала85.

«Галия»гә килеп керүгә, X. Искәндәревне назыйр итеп билгелиләр (шәкертләрнең тәртибен карап торучы). Назыйр булганлыктан, аңа, гадәт буенча, аерым бүлмә бирәләр. Г. Ибраһимов, X. Искәндәрев, М. Гафури, З. Өммәти, X. Зәйни анда рус классик әсәрләрен укыйлар, рус грамматикасын өйрәнәләр. Түгәрәк атнасына ике мәртәбә җыела. Ләкин бераздан шәкертләр, «каты мөгамәлә итәсең» дип, назыйр Хәлимгә бойкот ясыйлар, аның белән исәпләшми башлыйлар. Аның бүлмәсенә кереп йөрүчеләргә дә кырын карыйлар.

X. Искәндәрев 1911 елның җәендә, татар шәкертләренең бик күбесенә хас булганча, казак-кыргыз балаларын укытып йөргән булырга тиеш. Шәһит Әхмәдиевнең 1912 елның мартында «Бәянелхак»та бастырган «Хат һәм җаваплары»нда, безнең уебызча, бер хат Хәлим Искәндәревнеке. Хатында ул шул чордагы Россиядәге политик атмосфераның кысанлыгына зарлана, идеалсызлыкны тәнкыйть итә, үзенең «Иртыш елгасы буенда караңгы гына бер авылда, изелеп, кыргыз, татар балалары укытып» ятканын әйтә. Халык җилкәсендәге бай малайларының, «укыйм» исеме күтәреп тә милләткә файдасыз кешеләр булып калуын әйтеп, «безнең өчен кулын сызганып, тезләнеп бала тәгълим кылучы мөгаллимнәр, файдалы кешеләр кирәк» ди. Хатта Грибоедовның «Горе от ума» әсәреннән өзек китерелә. «Бегу, не оглянусь, пойду искать по свету, где оскорблённому есть чувству уголок»86. Моны цитата итеп китерерлек татар шәкертен (хатта аның инициаллары гына бирелгән: X. И.) русча хәзерлеге көчле булган X. Искәндәрев дип уйларга шулай ук нигез бар.

19121914 елларда X. Искәндәров Троицкидагы «Дарелмөгаллимәт»тә (укытучылар хәзерли торган мәктәптә) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән дәреслеге уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли87. X. Искәндәревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башланып китә. «Йолдыз» газетасының 1913, 1914 елгы саннарында ( 1093, 1103, 1113) ул «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Г. Ибраһимов әсәрләре турында бу тикшеренү заманында иң күләмлесе һәм иң төплесе булып саналырга хаклы: тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, ди ул, дикъкатьне алырлык бер мәел (тартым), көчле вә муаффәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта тәнкыйтьче Г. Ибраһимовның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый. Ләкин тәнкыйтьче әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, ул авыр язмышның социаль сәбәпләрен билгеләүгә кадәр күтәрелә алмый. Һәм шунлыктан тормышны каргаудан, өзгәләнүдән узмый. Тәнкыйтьче татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала.

Үз чиратында Г. Ибраһимов тәнкыйтьченең журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биргән. 1914 елда Сухумида вакытта ул X. Искәндәревкә хат яза. Бу хат жандармерия кулына килеп керә һәм копиясе мөселманнар яшәгән губерналарның жандарм идарәләренә җибәрелә. Г. Ибраһимов анда «Йолдыз»ның нашире һәм редакторы Һади Максудины редакторлыктан азат итү кирәклеге турында сүз алып бара. Башкалар бит, ди ул, газеталарны үзләренеке иттеләр. Безгә дә нигә шулай эшләмәскә? Газетаның рухын күтәрү күмәк көч белән эшләнә. «Безгә, шуңа күрә, күбрәк иптәшләр җыярга кирәк. Гомумән, мин сиңа Казанга күчәргә, шунда яшәргә киңәш бирер идем Бу казанда һәрбер матбугат әһеле бер кат кайнап чыгарга тиеш Бу кышны мин синең «Йолдыз»да эшләвеңне телим. Анда синең хыялыңны очырырга мәйдан зур. Әнә бит «Вакыт»та Җәләй (Җ. Вәлиди. М. М.) күп яза. Синең әдәби багажың һич тә Җәләйнекеннән ким түгел Мин Һадины редакторлыктан азат итәргә тырышам. Һади бары тик нашир булып кала, чөнки ул анда бер роль дә уйнамый»88. Әдәбият фәнендә бер төгәлсезлек киткән: кайбер чыганакларда бу хат Харис Фәйзигә адресланган дип күрсәтелә.

«Йолдыз» идарәсе дә X. Искәндәревнең каләменә югары бәя биргән: үзенең тарихына кагылышлы редакцион мәкаләдә аны Г. Ибраһимов белән беррәттән «мәгъруф (танылган) каләм әһеле» дип атый (1913, 1078). Беренче империалистик сугыш башлангач, X. Искәндәрев хезмәт армиясенә эләгә. Мәгълүм булганча, Беренче империалистик сугыш вакытында патша хөкүмәте казах-кыргызларны тыл эшенә ала. Бу вакыйга социаль-милли-дини изү астында җәфа чиккән казах халыклары арасында сыйнфый көрәш утын кабызып җибәрә. Казах-кыргызлар царизмга каршы баш күтәрәләр. X. Искәндәрев исә әлеге казах-кыргызлар арасында «меңбашы» булып хезмәт итә. Патша төшерелгән көннәрдә Уфа урамнарында яхшы френч, затлы итекләр кигән, яссы каешлар белән уралган мәһабәт гәүдәле бер офицерны күрергә мөмкин була. Ул меңбашы Хәлим Искәндәрев икән. Казах-кыргыз арасында йөргәндә, X. Искәндәрев бу халыклар восстаниесенең патша хөкүмәте тарафыннан канга батырылуын күргән. Бу көрәш вакытында ул үзе нинди позициядә торган? Моны әйтүе кыен. Һәрхәлдә, үзенең күргәннәрен ул яшьлек дусты М. Гафурига бик тәфсилләп сөйләгән булуы мөмкин. Безнең уебызча, М. Гафуриның «Бер нәүхә» (кычкырып елау) шигырен алар арасында булуы мөмкин дип фараз ителгән бер очрашу-сөйләшүдән соң язылган:

Шигырьгә искәрмәсендә М. Гафури бу әсәрнең казах-кыргызларның лашманчылыкка каршы күтәрелгән восстаниесенә мөнәсәбәтле язылганын әйтә. Китапта М. Гафуриның бу шигыре 1915 елда язылган дип хата җибәргәннәр. Казахлар восстаниесе 1916 елда була, һәм шигырь дә шул елны языла (дүрттомлык әсәрләренең 1980 елда чыккан икенче томында бу хата төзәтелгән).

Хезмәт армиясеннән кайткач, X. Искәндәрев Томск педтехникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Себернең күп кенә шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри. 19271928 елларда Мәскәүгә килә һәм элеккеге Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бераздан аны бу мәктәпкә мөдир итеп билге-лиләр.

19291934 елларда КУТВның (Коммунистический университет трудящихся Востока) татар бүлегендә татар теле укыта. Ул анда профессор Аллавердов җитәкчелегендә эшли.

X. Искәндәрев Мәскәүдә 1941 елга кадәр эшләгәнме, әллә аңарчы ук Казанга кайткан булганмы моны ачыклап булмады. Сугыш вакытында ул Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшли. Анда укыган студентларның хәтерендә калганча, Искәндәрев мәһабәт гәүдәле, яшел френчтан, сугыш елларындагы кышкы салкыннарда да затлы штиблетлардан, кепкадан, үтүкләнгән чалбардан йөри, тәмәкене бик еш һәм бик тәмләп тарта. Ара-тирә аның гарәпчә белгәнлеге сизелеп куя. Рус әдәбиятына, рус теленә ул чын мәгънәсендә гашыйк кеше, бернинди акцентсыз сөйләшә, дәрестә дисциплинаны бик нык тота. Үзенең югары культурасы белән ул күпләргә үрнәк була. Аның тышкы кыяфәте: мәһабәт гәүдәсе, җыерчык узган маңгайлары, френч, штиблет киюләре нәкъ «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйлныкы кебек. X. Искәндәрев студентларга үзенең биографиясенә кагылышлы бер генә деталь дә әйтми. И. Рәминең 1926 елда чыккан «Татар вакытлы матбугаты» белешмәләрендә X. Искәндәревнең унсигезенче еллар тирәсендә булса кирәк төшкән рәсеме бар: анда да ул френчтан, чәч юллары кыеклап ачылган, үткен карашлы, мәһабәт йөзле

Йомгак ясап, шуларны әйтергә мөмкин: Г. Ибраһимов үзенең яшьлек дусты X. Искәндәревнең укымышлылыгына, эрудициясенә ничек югары бәя бирсә («Йолдыз»га редактор итеп куярга тели), «Кызыл чәчәкләр»дә Солтан да Фазыйлга башта шулай ихтирам белән карый: тормыштагы X. Искәндәрев тә, әдәби образ Фазыйл да лашманчылар армиясендә офицер чинында хезмәт итәләр; X. Искәндәревнең тышкы портреты, киенү манерасы белән Фазыйлның портреты, манерасы бер үк төрле. Ләкин болар әле аерым тышкы детальләр, аерым биографик охшашлыклар гына. Прототип социаль-политик карашлары буенча да әдәби герой белән охшаш булырга мөмкин һәм күп очракта ул шулай була да. Солтан, Шаһбазлар, Гыйлаҗи Гражданнар сугышы елларында эшче-крестьян интересларын яклап кан коеп йөргәндә, чибәр егет Фазыйл кайда булган соң? Фазыйлның үзен тыңлыйк:

« Зур сүзләр бар иде ди. Берәүләр бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без төрек-татар байрагы, ди иде. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык Халыкны аларга чакырдык. Гыйльмебезне, талантыбызны шуларга корал иттек»89 (курсив безнеке. М. М.).

Прототип дип уйланылган X. Искәндәрев биографиясендә моңа охшаш момент шулай ук бар. Сыйнфый көрәшнең иң кискен бер вакытында 1918 елның 25 ноябрендә Уфада «Ил теле» дигән бер газета чыга башлый. Газета үзен болай таныта: «Учредительное собрание әгъзалары каумиятенең мәдәният вә мәгърифәт тарату шөгъбәсе нашир-эфкяре, сәяси, иҗтимагый, әдәби төрек-татар газетасы». Газетаның төп лозунгы: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын! Милләт бөтен бер булып, барлык әфрады90: сәүдәгәре, укытучысы, эшчесе, бае бергә барырга!» Лозунг газетаның йөзен ап-ачык билгели: татар-башкорт буржуаларының интересын күзәткән, «татарда сыйныф юк» дигән газета бу. Аны чыгаручы Хәлим Искәндәрев91. Игътибар итик: «Галия» буенча яшьлек дуслары, әдәби-журналистик эшчәнлекләрендә заманында мәсләктәш булган ике әдип Г. Ибраһимов һәм X. Искәндәрев политик көрәш аренасында икесе ике якта. Г. Ибраһимов Үзәк Мөселман Комиссариатында татар-башкорт милләтчеләренә каршы көрәш алып бара. «Учредилка»чыларны аяусыз тәнкыйтьли. X. Искәндәрев исә нәкъ шул вакытта, учредилканы яклап, газета чыгара. «Кызыл чәчәкләр»дә сыйнфый көрәш кырларында Солтан кан коеп йөргәндә, аның яшьлек дусты Фазыйл, френч киеп, сары каешлар белән уралып, кобура тагып, «милләт» өчен чехка, Колчакка тагылып йөри. Прототип белән әдәби герой арасындагы иң әһәмиятле охшашлыкларның берсе, әлбәттә, менә шунысы.

Алга таба күзәтик: әсәрдә Фазыйлның, үз ялгышларын аңлап, ахырдан Совет ягына чыгуы һәм үткәндәге хаталары өчен чын күңелдән үкенүе әйтелә. Солтан да аңа ышана, аны яңадан ярата башлаган сыман була, әмма сыйнфый көрәш елларында эшче-крестьян азатлыгы өчен кан койган дуслары аның күз алдында укымышлы егет Фазыйлны каплыйлар, аны читкә этәрәләр.

Прототип белән дә шулай: 1918 елның 6 декабрендә Бишенче Армия каршында татарча «Кызыл яу» газетасы оештырыла. Бөгелмәдә чыга башлаган бу газета, Уфа аклардан чистартылгач, Уфага күчә, аннан Чиләбегә һәм Колчакны куган саен эчкәрәк керә Бу чорда инде большевистик хәрби газета «Кызыл яу»да Гыйлемдар Баембетов, Галимҗан Нигъмәти, Сәлах Атнагулов, Самат Шәрәфетдиновлар белән бергә без Хәлим Искәндәревне дә күрәбез. Димәк, үзенең «чәч агартырлык» михнәт-җәфаларыннан соң Искәндәрев тә Колчакка ияреп китмәгән, ә кыйбласын тапкан, большевиклар ягына чыккан. Дөрес, бер искәрмә бар: ул әлеге газетада эшләү өчен «мобилизовать итү юлы белән» килгән92.

Назад Дальше