Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 8 стр.


X. Искәндәревнең язмышындагы хәлиткеч борылышта Г. Ибраһимовның роле булмаганмы? Һәрхәлдә, сыйнфый көрәш елларында ике сабакташ бер генә тапкыр очрашмагандыр. «Кызыл яу», мәсәлән, Чиләбедә чыга. Г. Ибраһимов, Колчак тылыннан кайтышлый, Бишенче Армиянең политидарәсенә Чиләбегә туктала һәм информация ясый93. X. Искәндәрев исә политотдел каршындагы «Кызыл яу»да эшли. Димәк, алар арасында бик кызыклы очрашу, әһәмиятле сөйләшү һичшиксез булган.

Югарыда китерелгән фактлар татар журналисты, совет власте елларындагы укытучы Искәндәревне «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйлның прототибы булган дип уйларга тулы мөмкинлек бирә.

Без, Г. Ибраһимовның ике әсәрендәге ике катлаулы образның прототиплары булмаганмы, булса, алар кемнәр дигән сорауга җавап эзләп, вакыйгалар тасвирланган заманның архив, матбугат материалларын күзәтеп чыктык. Язучының замандашларыннан һәр ике образга байтак яклары белән килгән ике шәхеснең биографияләре белән таныштык. Безнең гипотезабыз дөрес булган очракта да, Г. Ибраһимов бу шәхесләрнең биографияләрен үзгәртмичә романга керткән дип уйларга ярамый. Ул биографик материаллар, әлбәттә, язучының иҗат фантазиясе белән баетылган, үстерелгән, гомумиләштерелгән.

Шулай итеп, прототип ул теге яки бу образны тудыру өчен язучы тарафыннан нигезгә алынган реаль шәхес. Бу шәхесне баету, «сипләү», үстерү яки бераз «кырку» инде әсәрнең социаль-эстетик юнәлешеннән чыгып башкарыла. Г. Ибраһимовта да бу процесс әлеге очракта нәкъ шулай булгандыр дип уйларга нигез бар.

Шул ук кисештерү-чагыштыру алымы һәм публицистик материал ярдәме белән кайвакытта бер үк шәхеснең ике яки берничә әсәргә прототип булып хезмәт иткәнен ачыклап була. Менә ике шәһәрдә, ике матбугат органында бер үк көннәрдә чыккан ике төрле жанрдагы ике әсәр. Моның берсе «Нидер җитми иде» (Ш. Камал хикәясе, Оренбург, Вакыт, 1910, 14 август), икенчесе «Сибгатуллин» (Г. Тукай шигыре, Казан, Ялт-йолт, 1910, 15 август). Ике әсәрне чагыштырып укыйбыз: икесендә дә, элек газета-журнал чыгарып, бу эшен ташлап, чит җирләрдә йөргән шәхес турында сүз бара. Тукайда тагын да конкретрак: Сибгатуллин дигән егет: «Мин язучы», дип мактана, ләкин шул ук вакытта «рестораннарга кереп акырып йөри». Кем ул «Сибгатуллин»?

Моны, газета-журнал укучы халык, бәлки, интуиция белән таныгандыр. Ә матбугат 1915 елда әлеге ике әсәрнең уртак прототибын ачып та бирә. «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, болай дип яза: «Камил Мотыйгый әфәнде һаман җырлап йөри, аны һаман сүгә торалар, яза торалар. «Вакыт»та фельетон аңа багышланган кебек, Тукайның Сибгатуллины да аңа багышлангандыр. Ләкин Камил әфәндене болар туктатмый» (1915, 1364). Шуның белән ике әсәрдәге Сибгатуллин ачыклана төшә: бу Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый). Әмма бер-ике нәрсә ачыкланмый кала: ни өчен ике әсәрдә дә прототипны бер үк фамилия белән биргәннәр? Камил Мотыйгыйның әллә берәр матбугат органында шундый псевдоним белән чыгыш ясаганы булганмы? Һәм, ниһаять, икенче сорау: ничек инде ерак-ерак ике шәһәрдә чыгып килгән ике матбугат органы бер үк вакытта (1415 август) бер үк төрле материал урнаштыра? Боларны киләчәктә ачыкларга кирәк.

Инде К. Мотыйгыйның ни өчен сатирик әсәргә килеп керүенә тукталсак, моңа менә нәрсә сәбәп булган: 1905 ел революциясе чорында революция идеяләре белән рухланган К. Мотыйгый Уральск шәһәрендә матбугат эшен дөрләтеп җибәрә. Газеталар, журналлар («Фикер», «Уклар», «Әлгасрелҗәдид») чыгара, Тукайны журналистика өлкәсенә кертеп җибәрә. Уральск большевиклары белән берлектә эшли. К. Мотыйгый шул заманның чын мәгънәсендә зыялысы, зур укымышлы (рус, гарәп, төрек телләрен камил рәвештә белүче), энергияле һәм тәрбияле егет. Әмма К. Мотыйгый характерында бер кимчелек була: ул никадәр зур дәрт белән бик тиз генә эш оештырып җибәрә алса, шулкадәр тизлек белән ул эшне ябып, ташлап та куя ала. Мәсәлән, редакторлык хокукы алынгач, типографиясен ул Уральск бае Мортаза Гобәйдуллинга сата, теге бай исә бераздан типографияне ябып ук куя (шигырь: «Матбага белән уйнаган бер байга»). Тукайның бу хәлгә карата нәфрәте ташып ашкан. Һәм шагыйрь, ут-ялкын чәчеп, болай ди:

Матбугатны ташлаган Мотыйгый исә, революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, сәхнәгә менә, җырчы булып китә. Дөрес, монысы да халык өчен файдалы, аның репертуарында Тукайның күп кенә әсәрләре, патша хөкүмәтенә тел тидергән эчтәлекле җырлар да була. Жандармерия архивларын актарганда, К. Мотыйгыйның концертларын тыю, үзен яшерен күзәтү астына алу турында язылган байтак документлар очрый. Ләкин аның тавышы «тәрбиясез» була, һәм кайсы шәһәрдә генә гастрольдә булмасын, аның «сәхнәдә акыруы» турында матбугатта әйтелеп бара. Тукай, димәк, Сибгатуллинга әнә шул «акырып йөрү» сыйфатын биреп, прототипны ача. К. Мотыйгыйның эш-гамәлләрендә эзлексезлек шул дәрәҗәгә җитә ки, 1914 елда мөфти үлгәч, ул, җырчылыгын ташлап, мөфтилеккә үзенең кандидатурасын күрсәтә. Бераздан Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә тотынуы турында матбугат шаулата (Коръәннең татарчага тәфсирен 1907 елда Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла әл-Хәмиди, ике томда Кәримовлар матбагасында бастырып чыгарган була инде). Ш. Камал исә әлеге хикәясендә К. Мотыйгый табигатендәге әнә шул берсен ташлап, икенчесен башлау гадәтен бирә алган. Әлбәттә, бу сыйфатлар К. Мотыйгыйның үзенә дә гел кыенлык китереп торган. Шулай да моның белән һич тә К. Мотыйгыйның татар культурасы үсешенә, журналистикасына керткән файдалы хезмәтен сызып ташларга ярамый.

Кайвакытта әдәби әсәр текстында персонаж исемсез дә була (бигрәк тә шигырьдә). Еш кына ул шигырь беренче затта языла. Ләкин шигырь эчендә ниндидер конкрет шәхес төсмерләнә. Мондый очракта прототипны эзләү һәм ачу шигырьнең мәгънәсен тагы да көчәйтә. Мисал өчен, Тукайның «Мәҗрух указ» дигән шигырен алыйк. Шигырьдәге «мин» болай сөйли: берни дә уйлап тормастан, үрдәккәме, казгамы тимәсме дип, бер ук аткан идем, угым кулымдагы «указ»га килеп төште дә, аны ертты (указ муллалык итү хокукы бирелгән таныклык. Аны Диния нәзарәте урнашкан шәһәрләрдә мөфти янындагы казыйлар коллегиясе алдында имтихан тотканнан соң гына биргәннәр. М. М.); указым җәрәхәтләнгәч, тиз үк Өфегә барып тәүбә иттем, хәзер андый эшләр белән шөгыльләнмим Бу образның кем икәнен шунда ук таныйлар: Бозаулык шәһәре мулласы Галиәсгар Гафуров була ул. Әдәбиятта катнашучы, «Чыгтай» псевдонимы белән хикәяләр, романнар язучы. Прототипның чыннан да Г. Гафуров булуын 1929 елда чыккан Тукай шигырьләренең икенче томында рәсми рәвештә Ф. С.-Казанлы ача. Моны һәрвакыт Тукайның шуннан соң чыккан басмаларында да күрсәтеп киләләр. Шулай да Г. Гафуров икәнен каян беләләр соң? Шигырьдәге бер сүздән. Тукай анда: «Исабәтләп бер ук аттым Хиҗазга», ди.

«Исабәт» («төз бәрү», «туры тидерү» мәгънәсендә) Г. Гафуровның китабы. Ул әлеге китабында, дин тарихына анализ ясап, ислам дине кануннарының кайберләрен шик астына алган фикерләр уздыра. Китапның тиражы тиз таралып бетә. Әмма дингә кагылышлы әдәбият буларак, Уфага, Диния нәзарәтенә барып керә. Дин кануннары исә үтә консерватив кануннар. Анда тәртип-кагыйдәне генә түгел, алфавитны да үзгәртмәү өчен кадимчеләр күпме көрәшә! Татар укымышлылары, Коръәндә булган 29 хәреф безнең телгә җитми, хәреф өстәргә кирәк дип, ничә еллар буе кадимчеләр белән сугышалар Шулай, Уфага чакыртып, Г. Гафуровның «указ»ын алалар. Татар матбугатында «Минем «Исабәт» исемле китабымны сатып алган кешеләр бу китапны үземә кире җибәрсеннәр, наложенным платежом» дигән белдерүләр күренә. Бераздан Г. Гафуров «Исабәт»тәге фикерләреннән рәсми рәвештә баш тарта, һәм шуннан соң гына аңа «указ»ын кайтарып бирәләр. Сатирик әсәр өчен менә дигән материал бу: фикердә, эш-гамәлдә шул ук эзлексезлек. Яшь Тукай янә шул сыйфаттан көлә. Г. Гафуров исә гомеренә шулай эзлексез була: Октябрь революциясенә кадәр бөтен җаны-тәне белән дингә хезмәт иткән кеше революциядән соң кинәт кенә диннең ялган икәнен, муллаларның (ягъни үзенең дә) кеше алдап яшәүләре турында яза башлый. Бу күптән ачылган прототип турында монда сүз алып баруның тагы бер ягы бар: безнең фәндә, Г. Гафуров татар әдәбияты үсешендә билгеле бер өлеш керткән дип, аны яклап күрсәтү гадәткә әйләнеп бара. Әмма Г. Гафуровның халык алдында Тукай исемен иң нык пычраткан шәхес икәнен онытырга ярамый.

Тукайга һөҗүмен Г. Гафуров 1925 елда ук башлый. Чит илдә яшәүче эмигрантларга үзенең Тукай белән мөнәсәбәтләрен аклап күрсәтер өчен, ул «Безнең юл» журналында мондый эчтәлекле җавап бирә: «Минем Тукай тарафыннан һөҗү95ителүемә килгәндә Тукай ул исерткеч эчкәли иде. Ул Җаек шәһәрендә милләтчелек дошманы иде. Ләкин Казанның Печән базары «зыялылары» арасына килеп баткач, аның каләме үзгәрде. Шагыйрь, бичара, анда илле пилмән белән ике стакан аракыга карап каләм тибрәткәли башлады. Аның Чыгтай турында язган һөҗүе кемнәр пилмәне, кемнәр закускасы бәрабәренә икәне миңа билгеле. Моның өстенә ул, бичара, артык көнче, түземсез иде Бер үткенрәк каләм күрсә, шуны сындырырга, кырырга кызыга иде. Аның бу хәлен үзеннән артыграк бер шагыйрьгә (сүз Дәрдемәнд яки С. Рәмиев турында бара. М. М.) һәм бөтен татар дөньясы каршында танылган бер әдипкә карап (Г. Ибраһимов. М. М.) язган нәрсәләре дә күрсәтә Мәсләк ягыннан Тукай йөзсез, битсез чыкты. Ул сәяси мәсләк ала алмады. Ул үзенең мөэминлеге белән җылап, Коръән укуы белән мактана. Сәяси балалыктан чыга алмады»96. Мәгънәдән аңлашыла: димәк, Г. Гафуров турындагы шигырьне дә аның шәхси дошманнары «заказ биреп» Тукайдан яздыртканнар «Мәҗрух указ» шигыре Тукайның якты мирасына бик кыйммәткә төшә: Чыгтай шагыйрьнең шәхесенә әледән-әле кайта. «Габдулла Тукайның чапан-чалма кигән ишаннан көлүенә дә инде чирек гасырлар булып килә. Ә соң болар (курсив безнеке. М. М.) үзе хорафат булган диннән тазарындылармы?»; «Чапан-чалмадан көлгән, ләкин Коръән хорафатын үз өстенә алган Тукайның 19081909 елларда динне яклап әйткән шигырьләреннән берәр юл китерәбез» («Тәәссер», «Васыятем» һ. б.)97 китапта булган сүз сөреше әнә шулай Тукайга килә дә чыга, килә дә бәйләнә. Әйтерсең лә динне Тукай иҗатыннан башка анализлап булмый.

«Прототиплар» кайвакыт әдәби әсәрдән соң да озак яшиләр һәм әдәбият белән бәхәсләшәләр.

Истәлекләрнең берсе Тукайның «Улмы? Ул» шигыренең дә төп героен ача. Шигырьдә, мәдәниятле булып күренергә теләп, тышкы ягын бик нык кайгырткан, әмма эчке культурадан мәхрүм калган шул заманның бер «тәти» егете сурәтләнә. Шигырь бик конкрет, бик төгәл адреслыга охшаган. Кем турында сүз бара? Тукайның замандашы В. Бәхтияров истәлекләрендә моңа җавап бар: «Бәянелхак» газетасының секретаре, шагыйрь булырга хыялланып йөргән, ул вакытта бик тә яңа булган «танцы»га өйрәнеп, яшьләр арасында ат казанган Казан егете Рәкыйпов турында сүз бара икән (Совет әдәбияты, 1945, 34). Нибары алты юллык шигырьдә Тукай үз чоры арасындагы тулы бер картинаны бер типик образга туплап, чагылдырып бирә алган. Моңа, әлбәттә, «калку» шәхес прототип ярдәм иткән.

В. Бәхтияровның истәлекләрендә Тукайның тагын кайбер әдәби образлары да ачыла. Мәсәлән, аның иң популяр әсәре «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырендә Казанның Гыйльметдин хаҗи Ибраһимов йортында асрау булган кызның фаҗигасе тасвирлануы турында әйтелә. Гыйльметдин хаҗи, аны мәсхәрә иткәч, йортыннан куып чыгара, бу хәл исә Тукайга килеп ишетелә. «Ончы хаҗи хәленә» Тукай кабат-кабат туктала. Башта ул әлеге хәлне «Авыл җырлары» циклында яктырта («Өченче көлтә»); «Унөч яшьлек кызга тисәң, хаҗның әҗере җуела», ди. Шул ук «Көлтә»дә моңа тагын бер тапкыр туктала: «Ончы хаҗи хәлен сөйлим, әйдә, барыйк аулакка» Болар 1909 елның март аенда «Яшен» журналында басылганнар. Ләкин шагыйрь мондый чәнечкеле җырлар белән генә канәгатьләнми. Аңа әдәби образ кирәк. Гомумиләштерелгән тип кирәк. Һәм Тукай шул ук журналның июнь санында прототиптан образ тудыра. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре шул заманның бәхет эзләп шәһәр байларында «асрау» хезмәте үткән бәхетсез татар кызларының җыелма, гомумиләштерелгән тибын биргән. Моңа әлеге «бәхетсез прототип» этәргеч булып хезмәт иткән.

Прототипларны ачу юлында язучы-авторның замандашлары, сөйләүләре, хатлары, көндәлек дәфтәрләре дә нигез була ала.

Монысында аеруча сак булу таләп ителә, чөнки гади укучы популяр әдәби әсәрдәге мәгълүм геройны (гадәттә, баш геройны) шул мохиттәге бер кеше белән төгәл китерергә ярата. Бу, әлбәттә, бер очракта нигезле, икенче очракта бөтенләй нигезсез булырга мөмкин. Әйтик, Ф. Әмирханның «Хәят» повестендагы Хәят образының прототибы булуы турында бу повесть басылып чыкканнан бирле укучылар арасында күп сүзләр барган. «Хәят» образының ничек тууы, повестьның ничек язылу тарихы турында татар филологиясенә иң күп мәгълүмат биргән кешеләр X. Хисмәтуллин һәм А. Шамов. Матбугатта («Кояш»та) бирелгән мәгълүматларга һәм кулъязмаларга таянып, А. Шамов «Хәят»ның икенче кисәге язылган булуын әйтә98. Бу кисәкнең хәтта кулъязма вариантыннан егерме сигез юллык бер өлеше дә табылган. Совет чорында Ф. Әмирхан бу повестьның беренче кисәгенә яңадан кайткан, аны төзәткән, тагы да камилләштергән. Әмма икенче кисәген бастырмаган, «Хәят»ның дәвамы, шулай итеп, әдәбият фәне өчен сер булып калган. Икенче кисәкнең планы безгә мәгълүм. Ул план 1909 елда аерым басылып чыккан «Танымаганлыктан таныштык» китабының тышлык битендә басылган. Аннан күренгәнчә, Хәят үзе теләмәгән Салихка кияүгә чыга, бераздан аның энесенә гашыйк булып, аның белән әтисе йортына кайта, бераздан аннан да туеп, ире йортына кире кайта. Бәхетсез, фаҗигале, сирәк очрый торган язмыш! Бу гадәттән тыш образның прототибы булмаганмы? X. Хисмәтуллин әйтүенчә, Ф. Әмирханның күп кенә әсәрләрендә үз мохите кешеләре чагылыш тапкан бит99. Шулай икән Хәятның да прототибы булуы бик мөмкин. Әйтергә кирәк, 1965 елда Зәйнәб Хәсәни белән очрашу вакытында, сүз Ф. Әмирхан иҗатына барып чыккач, ул бик тыныч кына болай дип сөйләгән иде: «Хәят Үлмәс ханым бит инде ул. Фатих бит шуның тормышын язды»

Ул чорда моңа игътибар бирелмәгән иде, тик бу сүзләр блокнотка теркәлеп калганнар.

Шулай хатларга, истәлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Эзләнүләр безне өлкән журналист, Оренбург, Казан, Уфа, Урта Азияне яхшы белгән Сәхи Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатына китереп чыгарды. С. Рәхмәти заманында бик күп татар газеталарында мәкаләләр бастырган журналист. Кайбер мәкаләләре «Йолдыз»да да очрый. Арадан берсе Әҗе авылы кызы Гыйффәт туташның (Заһидә Бурнашеваның), патриархаль коллыктан чыгарга омтылып, татар укымышлыларына мөрәҗәгатен яклап чыккан мәкаләсе. «Шундый бер чүплектән җәүһәр табылган икән, аны Әҗе халкыннан бәһа куйдырмый, җәүһәр танучылардан кыйммәтен тәгаен иттерергә кирәк» (1915, 1524). Хәят образының прототибы турында бик төгәл информациягә охшаганлыктан, С. Рәхмәтинең бу хатын монда тулысы белән китерү кирәк дип табылды (хат А. Шамовның архивында саклана):

«Хәятның прототибы шушы көннәрдә исән, Хәятның чын исеме Үлмәс булып, ул мәшһүр Гани бай угълы Габделхәмид Хөсәеновка тормышка чыкты. Ф. Әмирханның «Хәят»ында Үлмәснең кызлык дәвере генә тасвир ителгән булып, Үлмәс ханымның иргә (Габделхәмид Хөсәеновка) баргач булган маҗаралары «Хәят»ның икенче бүлегендә тасвир ителергә тиеш иде. Ләкин «Хәят»ның икенче бүлеге чыкмый калды. Сәбәбе шул:

1911 елда «Хәят»ның беренче бүлеге басылып чыгып бераз вакыт магазиннарда сатылгач та, бу китапта тасвир ителгән «Хәят» Габделхәмид Хөсәеновның хатыны Үлмәс ханым икәнлеге бөтен Оренбург халкына, бигрәк тә әдәбият белән шөгыльләнүчеләргә мәгълүм була. Күп тә вакыт үтмәде, Габделхәмид Хөсәенов «Хәят»ның магазиннарда булган бөтен нөсхәләрен сатып алып яндыртты һәм «Хәят»ның икенче кыйсмен (кулъязмасын. М. М.) бөтен хокуклары белән Ф. Әмирханнан ун мең сумга сатып алды, дигән хәбәр таралды. Бу хәбәрнең дөреслегендә шөбһә юк иде. Халык «Хәят»ның икенче кыйсмен күпме көтсә дә, без аның матбугатта чыкмаслыгын белә идек.

Назад Дальше