Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 9 стр.


Үлмәс ханым, Габделхәмид белән бераз торгач, Габделхәмиднең бертуган энесе Гатаулла белән Оренбургтан качып киттеләр. Берзаманны, шул вакыйгадан көлеп, Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итеп, газета болай язган иде: «Фатихым, күрсәтче безгә шул «Хәят»ның калганын; Ул Хәят бәгъдәт тәзәүвеҗ100 нинди төсләр алганын» (Идел, 1913, 23 апрель). (Бу шигырьнең С. Рәмиевнеке булуы бик мөмкин. Ләкин ул әлегә аның җыентыкларына кертелми. М. М.).

Соңында Үлмәс ханым, кире Оренбургка кайтып, Габделхәмид белән тора башлады. «Тутыйнамә»дә сөйләнгән әкиятләрдәге кебек, әле дә булса исән-сау яшәмәкдәләр.

Үткән ел безнең күршебездә бер доктор үлгән иде. Менә шул күмү мәрасименә Габделхәмид Хөсәенов белән Үлмәс ханым да килгәннәр иде: Габделхәмидкә хәзер 75 яшьләр чамасы булса кирәк. (Хат 1961 елның 27 январенда язылган. Димәк, Габделхәмид 1885 елгылар тирәсе: Ф. Әмирхан белән бер чорда туган. М. М.) Чәче, сакалы ап-ак, ләкин бите кып-кызыл, ут янып, чиертсәң кан чыгарга тора. Битләрендә һичбер җыерчык юк. Шундый матур, шундый сөйкемле карт булган, ә Үлмәс ханым шулкадәр картайган, битләре җыерылган, бигрәк тә ямьсезләнгән инде. Яшь чагында үзенең матурлыгы белән һәммәне шаккатыра торган мисалсыз бер гүзәлнең картайгач шулай ямьсезлеген күреп хәйран калдым Кая инде Ф. Әмирхан тарафыннан тасвир ителгән гүзәллек Ул матурлыкларның әсәре дә калмаган. Үлмәс ханымның яшь чагындагы гүзәллеге мәрхүм Тукайның «Бер рәсемгә» дигән шигырендә тасвир ителгән гүзәллектән бер дә калышмый иде

Мин, Ф. Әмирхан «Хәят»ның икенче бүлеге Габделхәмид Хөсәеновка сатылганга, шул сәбәпле «Хәят»ның икенче бүлеге матбугатка чыкмаячагын яхшы белсәм дә, бу юлдагы тикшеренүләрне һаман дәвам иттерә идем. Дус-ишләргә сөйли һәм сораша идем Күп сорашсаң, һәрвакыт бернәрсә килеп чыга шул. Сораша торгач, «Хәят» турында тагын да аныграк мәгълүмат алдым. Безнең күршедә Мөнәвәрә дигән бер карчык тора. Ул карчык Орск сәүдәгәре Мостафа Ураев дигән кешенең хатыны булган. Менә шул Мостафа Ураев дигән сәүдәгәр, Фатих Әмирхан белән договор кыйлып, «Хәят»ның икенче бүлеген (кулъязмасын. М. М.) бөтен хокуклары белән унбиш мең сумга сатып алган икән. (Акчаны Габделхәмид Хөсәеновтан алып биргән, әлбәттә. М. М.) Димәк, минем моннан илле еллар чамасы элек әйткән һәм белгән гәпләрем дөрес булып чыкты. Инде кулъязманы табу мәсьәләсе алда тора. Габделхәмид, яшьлегенә барып, кулъязманы шатыр-шотыр ертып, «Хәят»ның беренче бүлеген яндырган кебек, мичкә яктымы? Йә булмаса кайчан да бер кирәк булыр әле дип берәр җирдә саклыймы? Габделхәмид хәзерге көндә исән-сау булса да, Габделхәмидкә барып, «Габделхәмид ага! Шул кулъязма кайда?» дип ничек итеп сорыйсың? Ул бит аның гыйззәте нәфсенә101 тыкшыну һәм иске яраны тырнап канату була бит.

Ул вакыттагы (19121913 еллардагы) кануннарга муафыйк мондый зур суммалар, договорлар нотариус хозурында кылынырга тиеш иде. Шул сәбәпле, иң элек Казан нотариусының 19121913 еллардагы архивларын актарып, шул договорның асыл нөсхәсен табарга кирәк. Әгәр договор табылса, аның нинди шартлар белән төзелгәнлеге мәгълүм булыр һәм моңа карап эш кылыныр иде. Бәлки, Габделхәмид белән дә сөйләшергә мөмкин булыр иде

«Хәят»ның икенче бүлеге турында сүз булганда, мин: «Ф. Әмирхан кулъязманы турыдан-туры Габделхәмиднең үзенә сатмагандыр, кем дә булса, башка берәр кеше исеменнән (Габделхәмид акчасына, әлбәттә, бөтен хокуклары белән) мәңгегә сатып алгандыр дип уйлый һәм шулай сөйли идем. Менә дөрес булып чыкты. Габделхәмид үзе түгел, Мостафа Ураев аркылы алдырган икән».

Югарыда язылганнарның барысы да дөрес булмавы мөмкин. Кайвакытта «Хәят» кебек калку әдәби образ тирәсендә әллә никадәр легенда туа. Шулай да монда башка мәгънә бар: әдәби әсәрләрнең прототипларын ачканда, шул чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләреннән, хатларыннан файдалану, аларны чагыштырып-кисештереп карау әсәрнең эчке лабораториясен ачарга ярдәм итә. Бу алым Тукай шигырьләренә дә кайбер ачыклыклар кертә. А. Шамов архивында сакланган икенче бер хатта (авторы шул ук С. Рәхмәти) Тукайның «Тешләре ямьсез матурга» шигырендәге прототип ачыла. Анда әйтелгәнчә, бу шигырь Тукайның замандашы һәм танышы булган бер укымышлы гүзәл Мәрьям Хәбибуллинага (Биккуловага) багышланган. Бәхетсезлегенә каршы, Мәрьям туташның алдагы тешләре өстенә бер теш үсеп, көлгәндә ямьсез булып, аның гүзәллеген боза торган булган. Тукай әлеге шигырен аңа багышлап язып, үзенә укып күрсәткәч, Мәрьям туташ шунда ук теш докторына йөгергән һәм теге тешен кистергән (шигырь «Әл-ислах»та 1908 елның 37 санында «Шүрәле» имзасы белән басылган). Бу гүзәл кызга бераздан Тукайның «садәдил дусты» (Тукай сүзләре) шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй гашыйк булып, шашып йөргән. Мәрьям туташ мөгаллимә булып авылга киткәч, С. Сүнчәләй дә аның артыннан шул ук авылга киткән (архив документлары С. Сүнчәләйнең бик тә көтмәгәндә хәзерге Кукмара районы Зур Сәрдек авылына китеп барганын раслыйлар. Полиция-жандармерия күзәтүе астына эләккән шагыйрьнең бу адымы тикшерү органнары өчен сер булып кала, ләкин, эзләнә торгач, «С. Сүнчәләйнең Зур Сәрдеккә качканлыгы» мәгълүм була). С. Сүнчәләйнең эзәрлекләнүе тарихи факт, ләкин әлегә кадәр аның ни өчен менә нәкъ шул авылны сайлап алуы билгеле түгел иде. Әлеге хатта мондый мәгълүматлар да бар: Мәрьям туташ авылдан Казанга кайткач, С. Сүнчәләй дә аның артыннан кайтып төшә. Мәрьям туташка бу «эзәрлекләү» ошамый, һәм ул якын танышы Тукайга зарлана:

«Габдулла әфәнде! Сез Сәгыйтькә әйтегезче, ул минем артымнан йөрмәсен иде. Әтидән оят, иртә белән шайтан шүрлектән төшмәс борын гөл күтәреп безнең капка төбендә тора Сәгыйть берүк бу гадәтен ташласын иде

Тукай әйтә:

 Юк, алай ярамый, Мәрьям туташ! Сез аны тыймагыз, әйдә, йөрсен, яратса. Ул, сездән илһамланып, әллә никадәр шигырьләр яза бит» (С. Рәхмәтинең А. Шамовка язган хатыннан).

Икенче көнне үк Тукай «Мәхәббәт» исемле шигырен яза:

Шигырь шул көннәрдә үк «Әл-ислах»та басылып та чыга (1908, 47).

Димәк, әлеге прототип Тукайның ике шигыре тууга этәргеч булган.

Тормышта булган шәхесне әдәби әсәргә үз исеме белән кертеп, әлеге шәхеснең биографиясен иҗат фантазиясе ярдәмендә уйнату алымы да әдәбиятта еш очрый. Мондый очракта әлеге шәхеснең әдәбиятка нинди сыйфатлары белән керүен һәм нинди әдәби-эстетик максатларда файдалануын гына ачасы кала. Тукайның «Печән базары» поэмасындагы Дию образы шуңа бер мисал. «Печән базары» Тукайның Уральскидан Казанга күчеп килгәч язган зур күләмле иң беренче әсәре. Бу поэманың нигезендә шул көннәрдә Казан мещаннары, кадимчеләре, Көфер почмагы каһарманнарының игътибарын җәлеп иткән көнкүреш «вакыйгалары» алынган. Болар, нигездә, икәү:

1. Никитиннар циркына мөселман көрәшчесе Карахмәт килеп, андагы элеккеге көрәшчеләрне русларны җиңә башлаган һәм шуның белән кадимче, мещан, иске сәүдәгәрләрнең милли хисләрен кузгатып, кайнатып җибәргән; шәһәр шул вакыйга йогынтысында яши башлаган.

2. Самарадан килгән бер сәүдәгәрнең яшь хатынын үзләрен «божий фирка, божий полк» дип йөрткән мәзһәб җитәкчесе Гайнан ишан урлап алып кала, Зиннәтулла сәүдәгәр бу турыда «Бәянелхак» газетасында информация бастыра, ярдәм сорый. Полиция белән хатынны алырга килгәч, Гайнан ишан: «Сезнең минем өемә керергә хакыгыз юк, минем үз мәхкәмәм102 бар», дип, дәүләт чиновнигын куып чыгарган.

Казан шәһәре мещаннары әнә шундый гайбәт белән яшәп яталар икән. Тукайда «замысел» әдәби әсәрнең беренче чаткысы һәм идеясе туа. Идея: Тукай мәгърифәт, мәдәният учагы дип исәпләп йөргән Казан шәһәрендәге шушы мещан сазлыгына яшен ташы булып төшеп, аның эчке дөньясын халыкка ачып күрсәтергә, көйдерергә. Замысел: бу әсәрне язганда, Дәрвиш Галинең «Кисекбаш» поэмасын файдаланып, пародия тудырырга, иске «Кисекбаш» поэмасындагы Дию образын «терелтергә». Моңа әзер прототипны тормыш үзе биргән: иске «Кисекбаш»та төп геройның хатынын Дию пәрие урлый. Тукай язачак поэмада шулай ук Дию пәрие булачак, әмма бу образның инде прототибы бар. Гайнан ишан, шулай итеп, татар поэзиясендәге мәшһүр поэманың бер героена прототип булып хезмәт итә. «Печән базары» поэмасындагы Дию образына прототип булган Гайнан ишан кем? Әдәбият тарихында бу шәхеснең биографиясе өзек-төтек кенә язылганлыгын исәпкә алып, бу урында тулырак информация биреп карыйк.

Гайнан Вәисов (икенче исеме Сәрдар Хуҗа Мөхәммәт Гайнанетдин Вәиси Задә Болгари) 1878 елда Казан губернасы Зөя өязе Мулла иле авылында туган. Әтисе Баһаветдин Вәиси (18041893) крестьяннарның дини кыяфәткә кергән азатлык хәрәкәтен оештырмакчы булган, шуның башында торырга хыялланган. Халык арасында ул 19021903 елларда Сахалин сөргенендә булган дигән хәбәр йөри, Ашхабад төрмәсендә утыруы турында да әйтәләр. Азатлык өчен көрәшнең кайвакыт дин пәрдәсе астында алып барылганлыгы тарихта мәгълүм. Вәисиләрнең бу хәрәкәте XX гасыр башында Е. В. Молоствова тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. (Е. В. Молоствова (18731938) Казан губернасы алпавыты В. Г. Молоствовның хатыны, рус сектантлыгы тарихын өйрәнгән галимә, Л. Н. Толстойның якын танышы.) Аның әйтүенчә, вәисичелекнең төп максаты Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәгълиматын заман тарафыннан өстәлгән катламнардан азат итү, дәүләт эчендә, ул дәүләтнең авторитетын танымаган көе яши алу хокукына ирешү. Болар ни өчен үзләрен вәисиләр дип атыйлар соң? Дини риваятьләргә караганда, Мөхәммәтнең яраннарыннан берсе Вәис Карани дип исемләнгән. Бу шәхес үзенең тормышында пәйгамбәрнең бөтен тәгълиматын чиста, саф көе сакларга омтылган һәм хуҗасына шул дәрәҗәдә бирелгән булган ки, аты тибү аркасында Мөхәммәтнең бөтен тешләре төшкәч, ул үзенең дә теш казналарын таш белән бәреп җимереп ташлаган. Бу дәрәҗәдә фанатиклыгы белән Вәис Карани үзенә бик күп мөрит туплаган, һәм бу мөритләр төркемен «Вәисов Алла полкы» («Божий полк») дип атап йөртә башлаганнар. Ф. Әмирханның «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» дигән хикәясендә «озын буйлы бер студент җырлана-җырлана керә»:

«Божий полк» үзенең тәгълиматын бик ерак тарихка илтеп кертә. Вәисичелек IX гасырда ук Болгар дәүләтенә үтеп керә. Риваятьләргә караганда, Болгар патшасы Айдар ханга өч гарәп килеп, арадан берсе, Зөбәйер ибне Җәгъди, ханның авыру кызы Туйбикәне терелтеп, ислам диненә нигез сала. Ислам дине, имеш, саф көенчә бары тик болгар ханнары династиясендә генә саклана, һәм Алла тарафыннан әйтелә: төрле-төрле срокларга, төрле вакытларда «Мөхәммәт рухында»гы вәгазьчеләр чыгып торыр һәм «әхлакны төзәтергә, көчәйтергә ярдәм итәрләр». Менә шундый хакимнәрнең берсе (исәп буенча утыз икенчесе) Болгар ханнары нәселе Дәрдемәнд дәрвиш Баһаветдин Вәисов (Гайнанның әтисе) була. Баһаветдин, имеш, бик укымышлы, югары әхлак нормалары кешесе булган. Казанда, Бохарада белем тәхсил итә, сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә юлында йөргәндә, ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең вәгазьчесе, Саратов губернасы Хвалын өязе Кулаткы авылы кешесе Мөхәммәт Сәид Җаббар белән таныша һәм аның дингә мөнәсәбәте турында фикерләрен кабул итә, үз фикеренең мөселманнар мәзһәбе Нәкышбәнде мөритләре белән бер икәнен аңлый. 1862 елны, Казанга кайткач, ул халыкка, патша Александр II янына барып рөхсәт алдым дип игълан итеп, «Дәүләт дога йорты» («Государственный молитвенный дом») ача. Баһаветдин Казан мөселманнарына, «диннең чисталыгы өчен көрәшмисез» дип үпкә белдерә. Һәм, дәүләт органнары алдында баш иясез, дип гаеп ташлый. Казан муллалары аңа каршы чыккач, ул «Иске диндәге вәисиләрнең Алла полкы»н төзи һәм мәчеттән бөтенләйгә аерылып чыга. Коръән һәм шәригатьне конституция дәрәҗәсенә менгереп, аерым канцелярия ача, печать, паспорт, флаг, метрика, касса булдыра (вәисиләрнең паспорты Казан губерна жандарм управлениесе архивларында саклана. Анда татарча һәм русча «Бу паспортның иясе Россия империясендә төрле транспортта бушлай йөрергә хаклы» диелгән. Шул паспорт белән ерак юлга чыккан мөритләр, тотылып, полиция участокларына эләгеп торганнар). Вәисиләр, шулай итеп, патша администрациясеннән бөтенләйгә аерылып эш итәргә омтылалар. Бервакыт, үз өйләрендә торып, алар полициягә кораллы каршылык та күрсәтәләр, атыш вакытында берничә кеше яралана, Баһаветдин ишанның беренче хатыны үлә һ. б. Бөтен мөритләр кулга алына, вәисиләргә дошман динчеләр аларның йортын туздыра. Мөритләрне Себергә сөрәләр, Баһаветдин исә үзе 1893 елда Казан психбольницасында үлә106.

Себергә сөрелгән вәисиләр дә тирә-юньгә мәшәкать тудыралар. Красноярск ягындагы Кански өязенә урнашкан вәисиләр хакында аларның дәүләт һәм урындагы мәхәллә тәртипләренә каршы гамәл кылулары турында языла. Алар таныш-белешләренә «Чын мөселман дине» дип исемләнгән китап тараталар һәм бу китапны алган кешегә биш яки җиде сум акча бирәләр. Әлеге китапта исә түбәндәгеләр язылган: 1) мондый китабы булмаган кеше диннән ваз кичкән кеше; 2) без бу дөньяның югары дәрәҗәдәге рухани башлыклары; 3) бу китапны бездән алмаган кеше мөселман түгел; 4) без иске диндәге мөселманнар; 5) без «Вәисов Алла полкы»ның сугышчылары; 6) гөнаһ эшләүчеләр диннән ваз кичкән кешеләр, аларның хатыннары талак; 7) бары тик иске диндәге безнең метрикәгә теркәлгән никахлар гына гамәлдә, башка төрлеләре гамәлдә түгел.

Мондый җәнҗаллы «эшләр» белән Томск губерна жандарм идарәсе шөгыльләнә107.

Казанда бу мәзһәб ун еллар буенча дәшми тора. Дөрес, 1897 елда вәисичеләр арасында переписьтән баш тартулар була. Бу аңлашыла да. В. И. Ленинга мөрәҗәгать итик: «Дини кабык астында политик протест чыгышы бер Россиягә генә хас түгел, бәлки үсешләренең билгеле стадиясендә барлык халыкларга хас булган күренеш ул»108.

1905 ел революциясе көннәрендә вәисиләр яңадан баш калкыталар. Хәрәкәтнең башында Диюнең прототибы булачак Гайнан Вәисов. Мөритләре аңа Яңа бистәдә йорт салып бирәләр, мөселман бәйрәмнәрендә ул йортның түбәсендә ярымай һәм бишпочмаклы йолдыз чигелгән бик зур яшел флаг эленә. Капкага рус телендә болай дип язып куелган була: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сардара Ваисовского божьего полка и мусульманская Академия». (Тукайда Дию: «Белмисең, махсус колоньям бар минем; мәхкәмәм бар, автономьям бар минем».) Гайнан Вәисов чикләнмәгән власть белән файдалана, взнос җыя, суд ясый һ. б. Политик карашларында мәзһәб җитәкчесе искиткеч чуар: рәсми рәвештә властьларга язган кәгазьләрендә ул гражданский властьларга һәм мөселман дини оешмаларына буйсынмавын белдерә; алар, ди, Мөхәммәтнең хак динен боздылар. Вәисиләр Аллага һәм патша хәзрәтләренә буйсыналар. «Государьны без таныйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәк түгел». Г. Вәисов Дәүләт Думасының да кирәк түгеллеген әйткән. Вәисиләрнең хыялы Болгар җиренә күчеп утырып, шунда аерым община төзү. Шул максаттан чыгып, алар патша казнасыннан 100 000 сум акча сорыйлар, әмма прошениеләре җавапсыз кала. Үзләреннән таләп ителгән налогтан һәм дәүләт паспортыннан баш тарткач, вәисиләргә патша администрациясе тагын игътибар итә. Паспортка мөнәсәбәттә аларның үз программалары бар: алар, гомумән, паспортка каршы түгел, ә андагы «татар», «мещан» дигән терминга каршы. Гайнан ишан үзенең мөритләрен болай дип әйтергә өйрәткән: «Мин татар түгел, крестьянин түгел, раскольник түгел, потка табынучы мәҗүси түгел; җир белән күк арасында никадәр аерма булса, татар белән безнең арада да шулай, ут белән су арасында да аерма шулай Без беркем белән дә катнашмыйбыз, без алардан акылыбыз белән, йорт-җиребез белән аерылабыз, алар белән уртаклыгыбыз юк, без иске диндәге мөселманнар җәмгыяте, Вәисовның Алла полкы». Үзеңнең протестыңны болай белдерергә: «Сез антихрист этләр, дин юлбасарлары, нәләт сезгә, нәләт, бәддога, мең тапкыр нәләт»109.

Е. В. Молоствованың язуына караганда, вәисиләргә рус чиркәвендәге раскол да тәэсир иткән булуы мөмкин. Вәисиләрнең сөйләве буенча, Иван Грозный, Казанны алганда, боларның болгар бабалары патшага ярдәм күрсәткәннәр һәм шуның өчен грамота алганнар. Ләкин ул грамота кәгазе югалган. Бу грамотада, имеш, Иван Грозный аларга мәңгегә файдаланырга борынгы Болгар җирен вәгъдә иткән булган һәм бары тик җир налогы (десятинага сигез тиен) гына түләргә кушкан. «Без налог түләргә теләмибез, чөнки хөкүмәт безнең мәгариф эшен кайгыртмый», диләр вәисиләр. Вәисиләр патша судын һәм хәрби хезмәтне инкяр итәләр. Арадан берсе Мөбарәкша Гаделшин, солдатка чакырылгач, өстенә шинель киюдән һәм мылтык тотудан баш тарта, моны азат итүләрен сорап, вәисиләр Казанның воинский начальнигына прошение бирәләр. Гаделшинга хөкем була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга җибәрәләр.

Назад Дальше