Нәкый аганың фәнне фактлардан ясавында. Киресенчә түгел. Барлыгы өч меңгә якын китап битеннән (120 басма табактан артык) торган өчтомлык бу хезмәтне карап чыккач, Нәкый аганың, гыйлем иясе буларак, хезмәт җитештерүчәнлегенә гаҗәпкә каласың. Шул том нарны күрәсең дә уйлап куясың: менә утыз-кырык яшьлек фән кешеләренә дә шулай эшләргә иде! Галим кешенең үзен тәрбияләп үстергән халкы алдында бурычы бик зур бит!
1920 елда язган «Коммуна тимерлегендә» дигән шигырендә шагыйрь Нәкый болай язган:
Нәкый Исәнбәт егерме яшендә әйткән әнә шул фикеренә гомере буе турылыклы булды.
Нәкый ага тагын әле тарихчы, этнограф, драматург, тел белгече, педагог Фәннең елдан-ел зуррак тизлек белән үсеп тирәнәя барган бер чорында безнең заманда боларны колачлау җиңел эш түгел. Нәкый аганың каләменнән тамган әдәбият җәүһәрләре татар халкына гаҗәеп зур хезмәт күрсәтәләр. Татар академия театрының сәхнәсендә зур уңыш казанган «Хуҗа Насретдин», «Зифа», «Һиҗрәт» Тарихи шәхесләрне Мулланур Вахитов, Муса Җәлил образларын иҗат иткәндә драматург Исәнбәткә хас булган кыюлык законы эш итте. Әйтерсең лә сәхнәдә әсәрне уйнамыйлар, ә тарих пәрдәсе күтәрелеп, бөек көрәшнең халыклар бәхете өчен изге көрәшнең чын бер периоды күренеп ала. Менә Ленин шәкерте үлемсез Мулланур татар сугышчылары алдында ялкынлы речь сөйли:
« Иптәшләр! Бөек Октябрь резолюциясе аркасында туган, кешелек тарихында беренче мәртәбә азатлык гөле булып чәчәк атарга бөреләнгән безнең яшь, яңа Советлар җөмһүрияте куркыныч астында
Хөр илнең мәгърур уллары без булып без моңа юл куярбызмы? Йә, әйтегез, аналарыбыз су алган Иделдән бүген шушы ятлар килеп су алырмы?»
Бу Исәнбәт теле, геройны Исәнбәтчә тасвирлау, аны чын халык улы итеп халыкка күрсәтү
Зал тетрәнеп тыңлый. Мулланурны мондый бөек итеп, тарих сәхнәсенә очраклы рәвештә түгел, ә тормышының бөтен барышы белән әзерләнеп чыккан революционер итеп Исәнбәттән башка бер генә язучының да күрсәтә алганы юк әле.
Менә нечкә күңелле, ләкин корыч характерлы Муса Җәлил. Юк, дошманны ул күкрәк-мускул көче белән түгел, ә психологик яктан җиңде. Мораль яктан җиңү әнә шул нечкә лирик җанлы шагыйрьдә булды. Мулланур, Муса турындагы әсәрләр Исәнбәт каләме астында оптимистик трагедиягә әверелделәр.
Г. Ибраһимовның бер хикәясендә карт язучы образы бар. Күңеленең төшенке вакытында таныш булмаган берәү аны туктата да болай ди: «Сезне укып бик рәхәтләнәбез. Сезгә рәхмәт, туган»
Күренекле галим, шагыйрь һәм драматург Нәкый аганың юбилее көнендә миллионлаган укучы аңа: «Сезне укып бик рәхәтләнәбез. Сезгә рәхмәт», ди.
Нәкый ага халык рәхмәтенә бик лаек кеше. Шагыйрь Исәнбәтнең сүзләре белән әйтсәк:
Татарстан яшьләре. 1970. 10 гыйнварӘдәби сүз игътибар сорый
Заманында шигырьдәге бер сүзнең ялгыш куш җәяләр эченә алынуы нәтиҗәсендә Тукай белән З. Рәмиев арасында никадәр полемика булып алган. Җавап шигырьләр басылган, моңа җавап рәвешендә Тукайның «Аңлашу» исемле мөрәҗәгать хаты игълан ителгән, «Аңлашуның җавабы» басылып чыккан һ. б., һ. б. Без, егерменче йөз башы әдәбиятын өйрәнүчеләр, бер куш җәядән башланган шушы полемикага кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, бу турыда язабыз.
Тукай тыныш билгесен ялгыштыруга да игътибар биргән һәм шигырьне ялгыш үз адресына кабул итүче белән матбугатта аңлашкан. Ләкин Тукайның әсәрләре белән без шагыйрьнең үзе кебек сак мөгамәлә итмибез икән. Менә нибары ике мисал (саный китсәң, аларны бер мәкаләдә сыйдырып бетерү мөмкин булмас иде). Тукайның иң популяр ике шигырен генә тикшерик. Беренчесе «Пар ат». Моны инде без яттан да беләбез.
Тукта! Игътибар кирәк. Шагыйрьнең биографиясен хәтерлик. Шигырь Уральскида чакта язылган. Шагыйрьнең ул «торган» җире генә, «туган» җире түгел. Аннан соң безнең күңелдә инде шигырьнең икенче юлы рифмасына ятып җырлап тора:
Менә шулай булырга тиеш. Биография дә, рифма да сәламәт акыллы әдәбиятчыга кычкырып торалар: «торган» җирем кирәк! «Корган торган». Ләкин ничә еллар буе басылып килгән бу шигырьне мәктәп дәреслекләреннән, Тукай җыентыкларыннан, ниһаять, дүрттомлыктан тикшереп карагыз. «Туган җирем» дип басалар.
«Бер татар шагыйренең сүзләре» дә шундый язмышка очраган. Ничәмә-ничә китапта татар шагыйре, үзенең милләте аңа мылтык-ук атар булса да, «күкрәк биреп» каршы тора икән! Алай булмый бит инде, «күкрәк бирә» торган баһадирлар булмый бит. Тукай алай димәс, андый мәгънәсезлекне җибәрмәс. Үзе чыгарган шигырь китапларын карарга кирәк. Анда болай:
Тукай үзе исән булса, мондый бозучыларга «шифалы» бер сүз әйтми калмас иде. Хәер, ул үзе өчен генә түгел, дусты, мәсләктәше М. Гафури өчен дә әйтер иде. Чөнки татар совет поэзиясенең энҗеләреннән булган «Кызыл байрак» шигырен дә бозалар хәзер. Моны барлык бала күңелдән белә, без дә моны хәтердә саклыйбыз шигырь күңел түрендә җырлап тора. Аның саен саксыз эш итәбез.
Шагыйрь, көчле эшчеләр күтәргән Кызыл байракны күреп, шуңа гимн җырлый. Шигырь 1917 елның язында патша бәреп төшерелгәч кара көч бетерелгәч язылган. Кара көчкә каршы торган байрак җилферди. Урамда нәмаеш9.
дип басалар бу шигырьне. Шагыйрьнең 1965 елда Казанда чыккан китабын кара! «Тора ул корбан ул» рифмалашмый. Шагыйрь алай ук саксыз булмас. Аннан соң шагыйрь байракның үткәнен сөйли: кара көчләргә каршы торган ул, ди. Бүген шуның өчен югары эленде ул, ди. Кара көч инде җиңелде, ди. Әнә шуңа күрә шигырь менә болай укылырга тиеш:
Монысы Гафурича. Бу шагыйрьчә. Гафури дигәннән, аның шигырьләрендәге, прозасындагы башка характердагы саксызлыкларны да күрсәтергә булыр иде. Мәсәлән, аның бер шигыре китап саен исемен үзгәртә, «Бетсен сугыш», «Бетсен империалистлар сугышы» һ. б., һ. б. Китап саен төрлечә. Хәтта бер үк китапта төрлечә (алда телгә алынган китапны карагыз!). Бәлки, бу шигырьгә М. Гафуриның үзе чыгарган җыентыктагы исемне кайтарыргадыр? Мәсәлән, 1922 елда «Гажур» нәшриятында чыккан «Кызыл байрак» исемле җыентыкта ул шигырь «Бетсен империализм сугышы» дип аталган. Прозасындагы гарәп сүзләрен тәрҗемә иткәндә дә бер тәртип кирәк иде. «Кара йөзләр» повестенда хәзрәт шаһитларга болай ди: «Сез дөрес әйтәсез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кадеф өчен үзегезгә хәт лазем булып килә».
Күренгәнчә, монда безгә таныш булмаган өч сүз килеп чыкты. Кадеф (кадеф, кадефүн) «яла ягу», «нахак сүз ыргыту», «сүз белән пычрату» мәгънәсендә; хәт җәза; лязим тиеш, тиешле. Әлеге китапта моны тетеп бетергәннәр. Кадеф «бозыклык өчен таш белән ату» дип бирелгән, бу урында исә «нахак бәла ягу, гайбәт» кирәк иде. «Лазем» түгел, «лязим» кирәк һ. б., һ. б. Без бер генә битне алдык анда әллә никадәр төгәлсезлекләр. Аннан соң, гарәп сүзләреннән алынмаларны биргәндә, К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллиннарның 1965 елда чыгарылган «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»н нигез итеп аласы иде. Югыйсә гарәп сүзен кем ничек теләсә шулай бирә. Бу бигрәк тә классиканы кабат басканда сизелә.
Күп авторлы, күп хуҗалы шигырьләр турында берничә сүз. Алар да очрый. Бер үк шигырьне, әйтик, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы»на эпиграф итеп тә күреп була («Киң дала, күрәсең»), шул ук шигырь Татарстан китап нәшрияты чыгарган К. Әмири китабында да килеп чыга. Ни өчен К. Әмири шигыре булып кереп киткән?
Дәрдемәнд белән М. Укмасыйның да «уртак» шигырьләре бар икән. Дәрдемәнд аны «тәрҗемә» дип биргән. Ихтимал, төрекчәдәндер. «Нәсыйхәт» исемендәге бу шигырь «Шура»да 1909 елда ( 10) һәм 1915 елда ( 17) басыла. Кабат басылганда «Кыйтга» исемендә. Инде килеп, берничә генә иҗек үзгәртелеп, шул ук шигырьнең тәрҗемә икәнлеге әйтелмичә генә М. Укмасыйга да «ябышып» йөрүе гаҗәбрәк.
Дәрдемәндтә:
М. Укмасыйда:
Текстлардан бер нәрсә аңлашыла: һәр ике шагыйрь бер үк заманда бер үк шагыйрьне тәрҗемә иткән. Шулай булгач, дәгъва нәрсәдә? Игътибар кирәклектә. Бу М. Укмасый шигыре түгел, иң күбе тәрҗемә. Моны күрсәтергә иде. Дәрдемәнд белән сүзгә-сүз булуы моның хәтта тәрҗемә икәнлегенә дә шик тудыра.
Д. Гобәйди шигырьләренә дә шундый бер әсәр өстәлгән12. Анда ул «Сабанчы бабай» дип йөртелә. Бу унынчы елларда бик популяр булган җыр, аны «Башмагым» көенә җырлаганнар. Ләкин шул ук текстны без «Шура» журналының 1912 елгы 23 нче саныннан да таба алабыз. Анда исә ул «Ф. Туйкин әсәре» дип бирелгән. Шунысына ышанырга кирәктер.
Мисалларны күп китерергә мөмкин. Теләк бер генә: әдәби әсәр, сәнгать сүзе белән сак мөгамәләдә булырга кирәк. Төзүче игътибарлы булсын, рецензент уяу булсын, редактор сак булсын. Ләкин барысы да белемле булырга тиешләр
Социалистик Татарстан. 1972. 26 мартКайда «Ак пароход»ыбыз?
(Кыргыз язучыларының татар телендә хикәяләре чыгу уңае белән)
Безнең татар язучыларының да башка республикаларда чыккан китаплары, хикәя җыентыклары шулай зур кызыксыну уятамы икән? Ул җыентыкларны да шулай кулдан-кулга йөртеп, «менә бит нинди талантлы язучылары бар икән» яки «кара син аны, «кәсепче» прозаик боларда да бар икән» дип фикер алышалармы икән?
Шулай була калса, башка республикаларга китә торган хикәя, шигырь җыентыкларыбызны кырык иләктән уздырырлык! Бу җыентыкны төзүне иң җаваплы, иң талантлы язучыга гына тапшырырлык! Чөнки халыкның, татар халкының культура дәрәҗәсен күрсәтәчәк бер илчелек сыйфатында китә ул бездән Ниләр чыгардык, соңгы елларда кемнәрнең нинди әсәрләрен бастырдык икән без тугандаш республикаларда? Кемнәрнең нинди әсәрләре буенча бүгенге әдәбиятыбыз турында фикер йөртәләр икән СССР дигән безнең олуг семьябызда?
1972 елның җәй ахырында гына татар телендә дөньяга чыккан «Кыргыз хикәяләре»13 кулыма килеп кергәч, китапны укыганчы мин әнә шуларны уйладым. Хәер, уйлар тирәнгәрәк кереп китте. Илебезнең төрле шәһәрләренә, төрле республикаларыбызга әдәби очрашуларга җибәргән язучы, шагыйрьләребез турында да уйландым. Безнең бүгенге Татарстаныбызның йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә аламы ул иптәшләр? Бит бүгенге татар совет әдәбиятының дәрәҗәсе турында трибунага чыгып үзенең хикәясе яки шигырен укыган әнә шул әдип буенча фикер йөртәчәкләр. Башка өлкәгә, башка шәһәргә барып трибунага чыккан әдипнең үз өстенә алган миссиясе зур, бик зур! Шуны уйласаң, кунакларны иң күренекле язучылардан гына җибәрерлек.
Хәер, сүз «Кыргыз хикәяләре» турында иде бит әле.
Китап халыкның культура үсешенең көзгесе. Иң башта бу китапның төзелү принциплары турында. Бу үзенә күрә бүгенге яшь кыргыз язучылары турында белешмәлек тә. Берәү өчен дә сер түгел, күңелгә ошаган әсәрнең авторын һәркемнең дә якыннанрак беләсе килә. Кем ул? Аңа ничә яшь? Моның тагын нинди әсәрләре бар? һ. б., һ. б. сораулар, дөресен әйтик, һәр укучының күңелендә туа. Ахырга кадәр әйтеп бетерсәк, инде, әлбәттә, әсәре күңелгә ошаган авторның тышкы кыяфәтен дә күрәсе килә. Китап чыгаручыларга, әдәби журнал чыгаручыларга ошыймы бу, ошамыймы укучы әнә шулай уйлый. Кайбер әдәби әсәрләрне, кайбер язучыларның өченче, дүртенче әсәрләрен бездә дә әнә шундый биобиблиографик белешмәлек белән якты дөньяга чыгарганда һич тә үкенерлек булмас иде. «Юность», «Иностранная литература» кебек әдәби журналлар моны тикмәгә генә шулай эшләмиләр. Бу нәрсә редакцияләрне, укучыларны һәм, ниһаять, авторларны вакытны ала торган «язышудан», бик еш кына мәгънәсез сорауларга җавап хаты язып утырудан азат итәр иде.
«Кыргыз хикәяләре»нең күңелгә бик тә ошаган беренче тышкы атрибуты һәр язучы, китапка кергән һәр автор турында кыскача гына биобиблиографик белешмәлек бирелгән булуы. Берәүгә дә сер түгел, бу китап чыкканчы, күбебезнең кыргыз әдәбияты турында иң зур мәгълүматы Чыңгыз Айтматов һәм аның әсәрләре буенча гына иде. Карасаң, Чыңгыз Айтматов бүгенге кыргыз прозасында һич тә ялгыз түгел икән. Аның янында моңарчы без белмәгән, кызганычка каршы, әсәрләрен моңарчы укымаган әллә кемнәр, әллә кемнәр бар икән Аларда, тугандаш кыргызларда, бер үзенчәлек бар: яшь кенә бу язучылар күптөрле жанрда үзләрен сынап карыйлар. Кайсы киносценарий яза, кайсы шигырь дә, сценарий да, драма да, хикәя дә яза. Яшь кенә бу егетләрнең драма әсәрләре илебезнең бик күп театрларында бара икән. Ә инде аларның балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшләүләре! Роман авторы, киносценарий авторы, фәлән-фәлән китаплар авторы ә үзе балалар язучысы! Безнең өчен гыйбрәтле хәл бу. Без бит, турысын әйткәндә, бераз гына катгый бүләбез: олылар әдәбияты икән, ул Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Бәширов, М. Әмир, А. Гыйләҗев, А. Расих дибез. Балалар әдәбияты икән, тавык чебиләре, күрше әбигә утын ярып, су китереп ярдәм итә торган «положительный» малайлар турында язучы бер-ике ханымны күз алдына китерәбез.
Китапта төрле дәрәҗәдәге хикәяләр, төрле язмышлы авторлар бар. Төзүче дә сизгән, ахрысы, хикәяләрнең иң көчлеләрен, кеше күңеленә иң нык тәэсир итә торганнарын алга урнаштырган. Шулай була бит. Мәсәлән чәй эчкәндә. Беренче чынаяклар куерак, хуш ислерәк була. Шулай да мин сүзне икенче хикәядән Мар Байҗиевның «Елмаю» дигән хикәясеннән башлар идем. Монда бер карчыкның үлүе турында сүз бара. Бу дөньяда кем тумаган да, кем генә үлмәгән! Бигрәк тә ашын ашаган, яшен яшәгән өлкән яшьтәге бер карчыкның үлүе кешелек җәмгыяте өчен нәрсә ул? Ниндидер бер кар басып киткән балчык түбәле саман йорттагы кыргыз карчыгының үлүе нинди дә булса әдәби әсәргә сюжет була аламыни соң? Ул кем сиңа, Тамарамы, Клеопатрамы йә булмаса Мария Стюартмы?
Юк. Мең мәртәбә юк. Надан бер карчык ул, бичара. Тамаралар, Клеопатралар, Стюартлар турында аның ишеткәне дә юк. «ул гомере буе кара тир түгеп эш эшләүне генә белгән. Бөтен гомерен бер кисәк икмәк табу өчен тырмашып яшәгән. Башы кайгы-мәшәкатьтән арынмаган, дус-ишләре, ире белән бергә рәхәтләнеп көлеп бер күңел ачканы булмаган, шуның артыннан аркасына капчык белән күтәреп кизәк ташыйсы, мичкә ягасы, балаларын ашатасы, исерек ире белән талашасы барлыгын оныта алмаган. Ул, гомере буе бер уч ашлыгын, бер тәңкә акчасын саклап тотарга тырышса да, ачлы-туклы, ярлы яшәгән. Унлап ак җәймә булдырырга хыялланса да, өчтән артык урын җәймәсе булмаган. Дүртенчесен сатып алганда, беренче җәймәсе тузган. Ә берьюлы унны сатып ала алмаган, иртәгәге көнгә икмәккә акчасыз калырмын дип курыккан»
Монысы хикәядәге төп героиняның кыскача тормыш юлы булды. Ә портрет? Кызчыкның «әбисе карт бер каргага охшап калган иде: яңаклары очлайган, сирәк чал чәчләре тузган иде». «Карчык саксаул ботагы шикелле корышып калган кулын күтәрде». Ә дөньяга карашы? Кечкенә кызчыгына менә нәрсә ди ул: «Матур апалар барысы да алдакчы алар. Чит ирләрне яраталар. Син дә менә кечкенә чагыңда әйбәт әле, үскәч, син дә алдаша торган булырсың»
« Алла юк, Алла юк, диләр! Ә үзләре көннең нинди буласын алдан юрап торалар, диде карчык, кемнедер үртәгән кебек чыраен сытты.
Көннең нинди буласын Алладан сорамыйлар.
Алладан сорамыйлар Алайса, каян беләләр? Мәрхүм бабаң йолдызларга карап әйтә торган иде Эчмәгән чагында. Эчүгә сабышкач, әйтә алмас булды».
Хикәядә карчык әнә шундый сыйфатлар белән, бөтен ямьсезлеге, үҗәтлеге, картлык кирелеге белән бирелгән. Карты да нинди! Карчыгына карата һәрчак кырыс булган. Юлдан кайткач, «камчысы белән хатынына төртеп: «Йә, нихәл?» дип сорый. Эчкән, эчкән дә үлгән, кызлары да безгә дә һәм, ихтимал, авторның үзенә дә билгесез сәбәпләр аркасында ирен, баласын, карт анасын ташлап шәһәргә киткән. Тормышта бик сирәк очрый торган хәл бу. Карчык янында калган сабый менә ничек уйлый: «Бөтенесе аңлаешлы да кебек, аңлашылып та бетми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең алай итүе дуамаллыктан да, ахмаклыктан да түгел. Монда ниндидер катлаулы бер мәгънә бар. Чөнки әнисе кызы алдында акланырга тырышмаган, әбисе дә, әтисе дә, авылдашлары да аңламаган ниндидер бер нәрсәне төшендерергә тырышкан. Бәлки, әтисе бөтенесен дә аңлый торгандыр, тик берни дә эшли алмыйдыр.