Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 6 стр.


Әнисенең шулай итүе бик сирәк, аеруча бер сәбәп аркасында гына була торган хәл икәнлеге дә ачык».

Кыскасы, бу хикәяне һәм аның авторын тиргәп буласы. Буласы Әгәр хикәя синең күңелеңне тетрәтмәсә. Синең рухыңны бер дер селкетеп алмаса. Сине уйга калдырмаса Ә бит теге саксаул ботаклары төсле корышкан куллы, карт каргага охшаган бу карчыкка син инде сокланасың. Син инде аның хәсрәткә сынып эчә башлаган һәм шуның белән үлгән ирен дә яратып өлгердең, аны да якын иттең. Син инде хикәядә аз гына урын бирелгән кияүне дә үз итеп өлгердең, аларның олыларча акыллы кечкенә кызчыкларын да. Ә игезәк Асан белән Үсән! Алар карчыкның сөекле уллары, Сталинград кырында ятып калган баһадирлар карчыкның соңгы көнендә аның төше аркылы синең күз алдыңа киләләр. Тормышының соңгы көнендә ике тапкыр төшендә күрә ул үзенең йөрәк бәгыре улларын. Алар башта «офыкта елтырап ике ак йолдыз» булып калкалар Игезләрнең кечкенә чагы әле. Алар ак җәймәне почмагыннан тоткан килеш йөгереп киләләр дә, әти-әниләренең өстенә ябып, кире йөгереп китәләр. Яшел үлән сутына буялган тәпиләре һәм йомшак артлары гына елт-елт күренеп кала». Һәм, ниһаять, хәятенең иң соңгы минутында карчык үзенең гомерендә иң бөек бәхете, яшәү ләззәте булган шушы ике улын күрә. Бу юлы инде солдат итеп. «Карчык дөп-дөп иткән аяк тавышы ишетте. Аның солдатча киенгән игезләре Асан белән Үсән янәшә атлап киләләр икән. Зур бер кәгазьне читеннән тотып күтәреп киләләр. Менә ул ак җәймәгә әйләнде. Уллары шул җәймәне карчыкның өстенә яптылар да китеп бардылар. «Рәхмәт, улларым!» Алар артыннан тагы ике солдат җәймә күтәреп килә иде, алар да аны карчыкның өстенә ябып киттеләр. Болардан соң тагын да бик күп солдат узды, барысы да Асан белән Үсәнгә охшаган иде «Рәхмәт, балакайларым!»

Карчык әнә шундый татлы хыяллар, татлы тойгылар кочагында дөньядан китә. Шундый җиңел үлемгә бик лаек иде ул ана, хезмәт сөючән саф күңелле кыргыз карчыгы. Чөнки аның бөтен тормышы үзе яраткан ак җәймә кебек пакь, саф булып калган. Монда хезмәт халкына хас иң бөек мораль категорияләре бер фокуска тупланган: җирдә озак-озак яшәп тә карчык чиста күңелле булып кала алган. Шәһәргә киткән кызы өчен дә менә ничек борчыла ул: «Үз ире булмагач, янына кызмача ирләр килеп бәйләнә торганнардыр». Кыргыз халкының бу бөек хатынындагы әхлакый сыйфатларга тормышның бер генә шәфкатьсезлеге дә зарар сала алмаган. «Йа Раббым! Шул нәҗес нәрсәне эчүдән ни кызык таба бу кешеләр?! Шул әче су балаларыңны иркәләү, хатыныңны сөюдән дә татлырак микәнни? Аның үзенең исерткеч дигән нәрсәне гомерендә дә авызына алып караганы булмады. Ярамаганнанмы? Куркуданмы? Юк. Хатын-кыз исерткеч эчәргә тиеш түгел, менә шул. Сугыш елларында, ире хезмәт армиясенә киткәч, солдаткалар һәм тол хатыннар, бал әчетеп, аны үзләре янына чакыралар, бал эчеп җырлыйлар, аннары елаша торганнар иде. Яшерен-батырын түгел, берише хатыннар чит ирләр белән, хәтта үсмер егетләр белән дә шаяралар иде. Ул үзе, мондый хатыннар янында булмаса да, андый уйны күңеленә дә кертеп карамый иде хатын-кыз үз ирен генә белергә тиеш». Йә, шушы карчыкмы кыргыз прозасындагы сокландыргыч образ түгел?

Хикәя карчык турында гына кебек укылса да, анда икенче бер образ бар. Кырыс, аз сүзле, кешегә хас булган бик күп сыйфатлары белән. Уңае һәм тискәресе белән. Ул карчыкның ире. Әйткәнебезчә, ул кырыс. Ерак юлдан кайтканда хатынын кочагына алмаган ул. «Йә, нихәл?» дип, камчы сабы белән генә төрткән. Эшчән, каты куллы. Ләкин әнә шундый ирне авыр кайгы сындырган. Карчыгы кебек үк нык булмаган ул. (Ә кайгы-хәсрәткә, авыруга ирләргә караганда хатын-кызның ныграк икәнен барыбыз да беләбез.) Никадәр аз сүзле, хатынын бераз гына куркытып яшәгән шушы кырыс ир «улларының үлүе турында хәбәр килгәч кыз балалар шикелле үкереп-үкереп» елый да кеше белән сөйләшмәс була. Ул эчүгә сабыша. «Эчәргә кем мәҗбүр итә соң сине?» дип сорый хатыны.

«Ире:

 Гитлер, диде дә торып чыгып китте».

Кызганыч, кычкырып еларлык фаҗига бу! Менә дигән семьяны җимереп, кибет ишеге төбендә өч борынга керергә иптәш көтеп торган, кешелек сыйфатын югалткан бәндәләрдән никадәр югары бу ир!

Хикәядә романтик буяулар бик мул. Мондагы бөтен персонажларның да рухи дөньялары искиткеч бай. Каты кайгыга сынган ир дә, озак яшәп инде күптәннән үлә башлаган карчык та, йорты, семьясын ташлап шәһәргә киткән кыз да, ниһаять, өйдә калган кызчык та рухи яктан һәрберсе бер дөнья. Болар хис кешеләре, болар тормышта була торган гадәти кешеләрдән бераз алдарак, өстенрәк, уй-хисләре белән баерак. Язучы реализмга хилафлык эшләмәгәнме? Безнеңчә, һич юк. Киресенчә, хикәя гадәттән тыш кырыс реализм таләпләренә буйсындырылган. Хәтта, әйтергә кирәк, тормышта еш очрап та, әле әдәбиятта сирәк очрый торган реалистик күренешләр файдаланылган.

Үләр алдыннан кешенең күңеле соңгы тапкыр һич тә көтелмәгән бернәрсә тели. Исәннәр өчен бер җитди сигнал инде ул. Йә йөзем суы, кыйммәтле соклар йотып кына яшәгән бу кеше соңгы сәгатендә кара арыш оны умачыннан куе бер тәлинкә аш тели. Йә ризыгы ипи, бәрәңге, сөттән узмаган берәү үләр алдыннан кинәт кенә күркә шулпасы яки әфлисун таләп итә. Кешенең барлыктан юклыкка күчкәндәге бу соңгы теләген үтәргә кирәк, дип әйтәләр. Яшь прозаик Мар Байҗиев әнә шул соңгы теләкне искиткеч реалистик планда, һич тә тапталмаган бер планда биргән. Гомере буе эчүчелеккә нәфрәт белән карап килгән, авызына тамчысын да алмаган бөек әхлаклы бер карчык соңгы сәгатендә кинәт кенә кызчыгын сыра алырга йөгертә. Ни өчен шулай? Саф физиологик хаҗәтме бу? Юк, алай түгел икән. Һич тә алай түгел. Гомеренең соңгы минутларында карчык үзенең бөтен тормышын, кинолентадай, миеннән уздыра. Әнә шунда бер кадр аның карт, тузган миендә тоткарлана. Ул ире, аның бердәнбер сөеклесе, кәҗүнни тел белән әйткәндә, «тормыш иптәше» булган шушы кырыс кыргызга бәйле икән! Бервакыт ире аны сыра алырга җибәргән булган. «Хатын бер бидон тутырып сыра алды, һәм, басу аша кайткан чакта, сыра чайпалып бидон кырыеннан түгелгәләде. Кайтып җиткәч, ире китмәнен бер читкә ташлады да, аякларын җәеп басып, йотлыга-йотлыга эчте. Сыра аның мыек очларыннан агып дымсыз җиргә тамды. Хатыны, кояш яктысыннан күзләрен кыса төшеп, иренә карап торды, аның голт-голт итеп бугаз төере селкенүен күрде». Авыру карчык, баксаң, һич тә физиологик хаҗәттән чыгып түгел, бәлки рухи хаҗәттән чыгып сыра теләгән икән. Соңгы минутларында ул үзенең иң кадерлеләрен күз алдына китерә: ире, уллары Асан белән Үсән Сыра түгел, әнә шул сыраны мыек очларыннан агызып эчкән ире исенә төшкән аның

Карчыкның үлем алдыннан саташып чыгып китүе дә гаҗәп реалистик. Тормышта очрамыймыни андый хәлләр? Мин бер картның ничек үлгәнен беләм. Сугышта малайлары югалган карт-карчык салкын өйдә сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергәннәр. Туңганнар, басу түрендәге эскерттән салам йолкып, кар өстеннән шудырып тартып кайтканнар, мич якканнар. Гомер узган, хәбәрсез югалган малай да кайтып төшкән, яраланып яткан икән, ул арада сугыш та беткән. Тыныч көннәр башланган. Малай колхозда эшли, өйләнә, яңа йорт салып җибәрә, оныклар, бура кадәр сыер, ишегалдында мотоцикл, «Дружба» пычкысы белән генә туралган каен утыны. Карт та, карчык та колхоздан пенсия алып яшиләр, тыныч картлык кичерәләр. Ә менә авыру эләккәч, карт көннәрдән бер көнне кышкы буранда, беркемгә дә әйтмичә, кулына бау кисәге ала да басу түренә китә. Кичке якта аны табып алалар: карт, теге еллардагы кебек, бер кочак саламны бәйләгән дә өенә кайтырга чыккан. Һәм шунда, басу түрендә, дөнья белән хушлашкан. Авыр, безгә, исән калганнарга, анализлау өчен авыр хәл, әмма факт.

Мар Байҗиевның карчыгы да шулай итә: ул яшьлегенә таба чыгып китә. Матур төшләр күрә, ләззәтле минутлар кичерә. Аның битенә китереп-китереп салган буранны да ул гомере буе үзе яраткан ак җәймә дип кабул итә. Һәм ул җәймәне дә аның өстенә Сталинград кырында һәлак булган уллары Асан белән Үсән китереп ябалар. Шулай матур үләргә хакы бар ул ананың Үлем, ләкин нинди гүзәл хисләр пәрдәсендә.

Рус язучысы А. И. Куприн бер полководецның адъютанты ничек үлгәнен сөйли. Сугышның иң кызу вакытында полководец аны бер йомыш белән алгы сызыкка җибәргән булган. Теге офицер, йомышны үтәп, полководец янына килгән дә бик төгәл генә доклад ясаган. Һәм кинәт кенә йөзе агарып киткән, ияре өстендә чайкала башлаган.

 Сез яралымы әллә? дип сораган полководец.

 Юк, галиҗәнап, дигән яшь офицер, мин инде үлек.

Һәм аның үле гәүдәсе ияр өстеннән шуып төшкән14.

Мар Байҗиевның хикәясен укыгач, шул эпизод минем хәтеремә төште.

«Елмаю» хикәясендә үлем аркылы яшәү гүзәллеге, яшәү мәгънәсе раслана. Хикәя әгәр мине дулкынландыра икән, әгәр ул минем күңелемне тетрәтә һәм геройларына сокландыра, тормыш ямен тагын да тирәнрәк сизәргә өйрәтә, рухымны оптимизм белән сугара икән, мин аны язучының уңышы дип саныйм.

Нәкъ шундый ук хисләрне Чыңгыз Айтматовның «Солдат улы» дигән хикәясен укыганда да кичерәсең. Чыңгыз Айтматов кеше рухының чын мәгънәсендәге белгече. Димәк, талантлы художник. Аның әсәренә тота-каба гына рецензия язу, аңа карата фикер әйтү үзе бер зур бурыч. Айтматовның әсәрен укыйсың да үзең өчен өр-яңа бер дөнья ачасың. Иң гади бер әйбер, иң гадәти бер вакыйга турында язды бу язучы, ә үзе тудырган образлары белән синең күңелеңне биләп алды. Менә гап-гади бер кыргыз малае Авалбәк. Токтосун малае. Әтисе сугышта үлеп калган, ә малай сораган бер кешегә җавап бирә:

 Мин, ди, Токтосун малае.

 Ә-ә, тукта-тукта, син теге почтада эшләгән телефонистка малае бит әле, шулаймы? дип тә сорап карыйлар аннан чабаннар.

Малай исә үз сүзендә нык тора.

 Юк, мин Токтосун малае, ди ул.

Чөнки шулай әйтергә аңа әнисе куша, әтисен онытмасын дип, сукыр әбисе дә шулай куша, колагын борып тора. Шулай булырга кирәк бит, кино караганда экрандагы җиде егетнең берсен, кыргызга охшаганын, әнисе улына: «Әнә әтиең», дип күрсәтә. Шул минуттан ул кыргыз Авалбәкнең әтисенә әйләнә дә куя. Һәм хикәя үзенең кульминациясенә якынлаша.

Узган ел «Огонёк» журналы РСФСР художникларының яңа әсәрләре күргәзмәсеннән репродукцияләр бирде. Арада төрлесе бар таш-тимер корылмалар, шакмаклы-өчпочмаклы буяулар белән бизәлгән йөз-кыяфәтләр. Алары да кирәктер, алары да, ихтимал, рәсем сәнгатенең билгеле бер казанышыдыр Әмма мине Симферополь художнигы Л. Лабенокның «Әти» дигән бер картинасы җәлеп итте. Зур кирпеч йортның ишегалды, зур капкадан урам күренеп тора. Йортның шул ишегалды як стенасына, инде каралып, заман агышын үзенә сеңдереп искергән кирпеч стенага бер кыз бала акбур белән зур итеп үз әтисенең рәсемен ясаган. Ясаган да уйга калган, башын түбән игән. Аның йөзе юньләп күренми дә, ул аска караган. Ә стенадан балалар фантазиясе белән тудырылырга гына мөмкин булган солдат карап тора: ул яшь тә, чибәр дә, батыр да. Аның күкрәгендә чәчәк һәм «Батырлык өчен» медале. Ихтимал, ул баланың әтисе чибәр, яшь булгандыр, ә менә «Батырлык өчен» медале ала алмыйча ук үлгәндер. Ихтимал, ул чибәр кеше булмагандыр, ә медале булгандыр. Бәлки, ул, бу кызның стенада ясаганча, үз гомерендә мыек йөртмәгәндер? Ә менә бала үзенең хыялында аны шулай күз алдына китерә: яшь, чибәр, батыр, мөлаем. Чөнки ул аның әтисе. Дөньяда аннан да батыр, аннан да юньле, аннан да матур кеше булуы мөмкин түгел. Йә, әйтегез, шулай уйлау балалык өчен генә хас түгелме?

«Солдат улы»ндагы Авалбәк тә нәкъ әнә шулай уйлый. Экрандагы геройларның берсе, кыргызга охшаганы, ничек инде аның әтисе булмасын? Аның әтисе солдат иде бит, батыр иде бит ул! Малай үз фантазиясендә үзе «уйный» башлый, сабыйларча чын күңелдән ышана.

«Малайлар, күрдегезме минем әтинең үлгәнен? Ул бит минем әти! Күрдегезме минем әтине»

Тормыш кырыс. Авалбәкнең гүзәл хыялына кемдер салкын су сибә.

« Нәрсә кычкырасың, синең әтиең түгел ул. Әнә киночы абыйдан сора, артист ул».

Ләкин Авалбәк балаларда гына була торган беркатлылык белән үз фантазиясенә үзе шулкадәр ышанган, аны инде сүндерү мөмкин түгел. «Малай әтисенең егылуын күрсәтергә теләп җиргә ауды да тәгәрәп үк китте. Ул нәкъ әтисе төсле итеп, кулларын як-якка җәйгән көе, экран алдында ятып калды».

Ч. Айтматов, бөек художникларга хас булганча, кырыс реализмга гуманистик финал таба: «Күзләренә яшь тулган, иреннәрен тешләп улына таба атлаган ана баласын җирдән күтәреп ала:

 Тор, балам, тор. Ул синең әтиең иде, диде дә әкрен генә, улын җитәкләп, кашардан чыгып китте».

Чыксалар «ай инде югары күтәрелгән. Куе зәңгәр төн эчендә ерактан тау түбәләре агарып күренә, ә түбәндә күз күреме җитмәс киң дала упкын төсле каралып ята иде»

Малайга авыр, әнисенә авыр икесенең дә елыйсы килә. Ләкин «күз яшьләрен йотып» түзәләр. Тагын бер җөмлә һәм хикәя һич тә укучы көтмәгәнчә оптимистик чишелеш таба. Сугышта үлгән солдат шул сәгатьтән Авалбәкнең күңелендә яши башлый Хикәянең соңгы җөмләсен укыйсың да уйга каласың. Солдат улы инде синең күңелеңдә үзе дә яши башлады. Ул үсәр, үскән саен аның теге сабый вакытында хыялы тудырган әтисе дә «үсәр», тулыланыр, изге сугышта һәлак булган бу солдат үзенең малае өчен әхлак, кешелек эталоны булыр, улы үзенең бөтен калган эш-гамәлен әнә шул Бөек Кеше Ватан өчен корбан булган әтисенә үлчәп башкарыр.

Бөек Ватан сугышында әтисез калган балалар турында күпме язылды инде! Инде яңа бер сүз әйтергә дә урын калмагандыр дип торсак, бу тема художник өчен бетмәс-төкәнмәс икән.

Мин юри «Солдат улы»на «Елмаю»дан соң тукталдым, чөнки Чыңгыз Айтматов иҗаты турында хәзер дөньякүләм әдәбиятта языла, ул хәзер әдәбиятның Шолоховлары, Фадеевлары, Фединнары белән бергә бөек совет әдәбиятының куәтле бер вәкиле буларак танылды. Аның кечкенә күләмдә булган бу хикәясе турында озын итеп язып торуга караганда, менә нәрсәне әйтеп китү урынлы булыр сыман: без, бүгенге язучылар һәм галимнәр, Урта Азия, Казахстан әдәбияты турында сүз чыкканда, анда яшәүче әдәбият әһелләренең безнең адреска әйтелә торган бер фикерләрен кабатларга, тәмләп сөйләргә яратабыз. Ә алар очрашу вакытларында, гыйльми конференцияләрдә безгә болай диләр: «Без татар демократик әдәбияты вәкилләренә Тукайга, Ибраһимовка, Гафурига һ. б. бурычлыбыз. Аларның әсәрләре безгә мәгърифәт нуры алып килде, татар язучылары аркылы без бөек Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән таныштык. Безнең беренче китапларыбыз да сездә Казанда басылган»

Без моны рәхәтләнеп кабул итәбез, без инде моңа ияләнгәнбез. Шулкадәр ияләнгәнбез, инде СССР семьясында искитәрлек темплар белән чәчәк аткан бу республика әдәбиятларыннан үзебез дә өйрәнергә тиешлекне онытып та җибәрәбез. Тукайның бер мәсәлендәге казлар кебек: «Безнең бабайлар Римны коткарганнар!» дип кычкырынырга яратабыз. Чыңгыз Айтматов әсәрләрен укыгач, мин гел шул Римны коткарган казлар турындагы мәсәлне хәтергә төшерәм. Кайда «Дөя күзе»без? Кайда «Ак пароход»ыбыз? Кайда искиткеч гуманистик, партияле, ватанчыл «Хуш, Гөлсары!» дәрәҗәсендәге повестебыз? Без бик вак темалар белән акыл сатмыйбызмы? Әллә без өйрәнмибезме? Ә бит кеше гомере тарихи барыш өчен, кызганычка каршы, бик кыска. Язучы гомере икеләтә кыска. Иң ялкынлы, иҗат эшендә көнне-төнне белмичә янып-көеп кайнаган талант ияләренең дә үзләренең иҗат планнарын тормышка ашырып бетерә алмыйча калганнары мәгълүм. Бездә исә, ничектер, ирешелгәннәр белән канәгатьләнү, вак проблемалы әсәрләр белән вакыт уздыру көчлерәк сыман

Назад Дальше