19621963 еллар тирәсе иде. Кыш. Үзенең свитасы белән Казанга Леонид Соболев килеп төште
Укучылар сорарлар: син бит аның иҗатына гашыйк кеше, нигә алай тәнкыйть итеп язасың Соболевны? Ә мин үзем дә үземнән сорыйм: матур гына хикәяләр язган кеше нигә болай ил буйлап «мороз-воевода» булып йөри ала? Бөтен хикмәт шунда ки, Соболевның иҗаты тупикка кергән. Аның язар нәрсәсе беткән. Ул ясаган бравада «язгы җылылык» елларында бераз шиңә төште. «Капитальный ремонт» дигән әсәр язып карады ул әлеге елларда. Әллә ни уңышка ирешә алмады. Кеше үзенең юлында тупикка кердеме, беренче чиратта ул тупикны җимереп, бәреп чыгу турында уйламый, ә башка юл белән китү ягын карый. Моны мин алтмышынчы елларда университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Х. Госман эшчәнлегендә күрдем. Үзенең «Шигырь ритмикасы» дигән тикшеренүе белән тупикка кергәч (аның теориясен Союз күләмендә кабул итмәделәр), кафедра белән җитәкчелек тә итә алмавын аңлагач, ул факультет, университет күләмендә ыгы-зыгы куптарды: кафедрада күп тартмалы шкаф булдырмый торып, фәнне алга таба үстерү мөмкин түгел икән. Һәм ул ректорның бусагасын төшерде, сызымнарын үзе ясап, Чабаксарда тартмалы шкаф эшләтте. Хәзер ул тартмаларда лаборанткаларның чәй-шикәрләре, савыт-сабасы саклана. Хәер, бик калын истәлекләремнең бер бүлегендә мин моны яздым кебек. Америка педагогы Лоуренс Питер, безнең гасырның җитмешенче елларында булса кирәк, бер теория эшләде. Ул компетентлылык теориясе. Кыскача болай: әгәр дә мәгәр җитәкче кеше үз вазифаларында компетентлы булмаса, ул, һичшиксез, шул җитешсезлеген каплар өчен, икенче бер шау-шулы шөгыль уйлап таба һәм шуның белән үзенең компетентсызлыгын күмеп калдырырга тырыша.
Л. Соболевның җитәкчелек эше нәкъ әнә шул «Питер принцибы»на туры килә иде.
Әйе, кышның бер көнендә Казанга үзенең свитасы белән Соболев килеп төште. Ул елларда шулай «килеп төшәләр» иде язучылар десант булып. Белмим, әдәбиятның үсешенә күпме файда китергәндер ул, әмма андый килеп төшүләр турында искиткеч матур мәзәкләр, хикәятләр туа иде.
Берсе болай: Чабаксарга килеп төшкән бер төркем татар язучыларына җыелыштан соң исемнәре әлегә билгесез, бөтенләй таныш булмаган ике-өч «язучы» бәйләнгән: әйдәгез дә әйдәгез, без сезне ресторанга чакырабыз. Киткәннәр болар, теге егетләр бик мулдан гына заказ биргәннәр, ике әдәбиятның дуслыгы өчен тостлар әйтешкәннәр, төн уртасы җиткән. Шунда, «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндәге кебек, теге егетләр, туалетка дип киткән булып, берәм-берәм таеп беткәннәр. Безнең агайлар, бик гаҗәпкә калып, кесәләрен капшап акча җыеп түләгәннәр. Иртәгесен көне буе үзара көлешеп йөргәннәр: «банкет по-чувашски». Бу хәл Педер Хузангайга ишетелгән. Ул моңа бик рәнҗегән, бик хурланган. Теге жуликлар бит моның халкын, әдәбиятын мыскыл иткәннәр! Көне буе газап чиккән ул. Бу хатаны ничек төзәтергә? Һәм ул шул ук ресторанга кичен безнекеләрне чакырган. Безнекеләр үзара көлә-көлә барганнар: «банкет по-чувашски!» Ашап-эчеп, сөйләшеп утыргач, китәр алдыннан, һәркем кесәсенә үрелгән. Шунда мәрхүм Педер әйткән:
Моңа күптән инде түләнгән, мәшәкатьләнмәгез. Менә «банкет по-чувашски» шушысы аның, ә тегеләр алар подоноклар.
Мәрхүм бик тәрбияле чуаш баласы иде шул, миңа яшьлегемдә аның белән бер генә мәртәбә мәҗлестә утыру бәхете эләкте. Чуаш язучысы дигәндә, мин эталон итеп шуны алам: шуңа тартамы чуаш улы-язучы, юкмы?
Тагын сөйлиләр: күрше республикаларның берсенә Мәскәү һәм безнең язучылардан десант төшкән. Ресторандагы кичке банкеттан соң бер язучы боларны өенә алып киткән. Тостлар әйтешеп утырганнар. Сәгатьләренә карап кузгалышканнар, төн уртасы икән. Киенә башлаганнар. Әмма йорт хуҗасы һәм тагын бер-ике ир ишек янына басканнар да әйткәннәр:
Безнең халыкның йоласын үтәмичә җибәрмибез: ишектән чыкканда, һәркем бер кружка өй коньягын эчә. Бу безгә ихтирам билгесе.
Нишлисең? Кунак икәнсең, ихтирамыңны белдерергә мәҗбүрсең. Агай-эне бераз уйланып торган. Ә тегеләр, чыннан да, ишеккә аркылы басканнар, бүрекләрне бирмиләр, ди. Һәркем, кыхы-мыхы килеп, теге кружканы әйләндергән һәм азатлык алган. Иң ахырдан ишек янына Габдрахман Әпсәләмов килгән. Мәрхүм, ул безнең туебызда булган иде 1959 елда, шунда мин игътибар иткән идем: мәҗлес буена, иренен тидергәләп, нибары бер рюмка рислинг эчкән иде ул. Эчми иде ул, эчми иде, мин аның белән тагын әле берничә мәртәбә йорт мәҗлесләрендә, банкетларда булдым. Бик тәртипле кеше иде ул андый мәсьәләдә
Бу нәрсә бу? дип сораган ул, бичара, теге чиләк янына килеп баскач. Ул арада берсе, кружка тутырып, аңа тоттырган да:
Бу безнең милли эчемлек, өй коньягы, дигән аңа. Бу бик үзенчәлекле.
Ничә градуслы? дип сораган бәхетсез Әпсәләмов.
Кырык, кырык биш, дигәннәр аңа, без анысын үлчәп эчмибез. Бу бик үзенчәлекле.
Үзенчәлеге нәрсәдә? дигән Габдрахман ага, инде бөтенләй өметсезлеккә бирелеп.
Үзенчәлеге шул: моның бер чиләгенә бер кружка керосин кушыла, дигәннәр. Безнең халыкны, безнең әдәбиятны яратсаң, ихтирам итсәң тот та куй, шунсыз өйдән чыгардым юк
Габдрахман ага як-ягына караган да болай дигән, имеш:
Егетләр, серрең әрәбиятны яратам (ул, мәрхүм, шулайрак сөйләшә иде), халкыгызны да ихтирам итәм, мин серрә генә йоклап калыйм әле, дип, бүлмәгә кереп киткән.
Карагыз әле, Соболев онытылып тора икән бит
Килде «капитан первого ранга» Казан шау итте. Казанда андый мәһабәт ир булганы бармы? Ул, мин сиңайтим, сөяктән коелган кәкре таяк, ул затлы импорт пальто, мин сиңайтим, сигез өлгеле, өсте төймәле фин кепкасы (кышның көне), ул хикмәтле ботинкалар (импорт), ул сиңа тук, зур бит, нәселдән килгән шәп күзләр (моның, мондый күзләрнең, эшче-крестьянда булу ихтималы юк), ул сөйләшү рәвешләре Язучы күргән бар, әйтик, Михаил Шевченко, Николай Доризо һ. б., ләкин мондыйны
Миңа ул көнне кич Гомәр Бәширов өендә өстәл янында Соболев белән бергә утыру бәхете эләкте. Минем күзләр яна. Ә колакта Хәбинең тугыз ел Тын океанда хезмәт иткән, шунда Соболев әсәрләрен күңеленә бикләгән татар егетенең тавышы ишетелә. Ул гел бер җөмлә әйтә иде: «Один матрос матрос, два матроса рота. Сколько нас? Батальон! Һир-ра!»
И Ходаем, шушымыни инде мәшһүр Соболев?
Өстәл әзерләшеп йөргәндә, икенче бүлмәгә кергәч, Гомәр абый шкафтан бер таблетка алып йотты да зарланып алды:
Хәрби училищега очрашуга барган идек. Абзый бит хәрбиләр белән очрашырга бик ярата. Язганы да гел шул. Очрашудан соң генерал банкет ясады, курсантлар ашханәсендә. Югары чиннар гына катнашты. Аз гына культура кирәк бит инде. Элементар гына культура. Коньякны ике йөз илле граммлы стаканнарга тутырып салып чыгардылар. Шаккаттым. Әйләндереп кенә куялар. Төбенә хәтле. Ничек эчәргә кирәк аның кадәр?.. Менә бит, каты кызды бит әле абзый. Син инде ни өстәл тирәсендә бераз ярдәм итәрсең. Мин бик арып киттем.
Залда мәҗлес башланып ята иде. Мин күбрәк аяк өсте торып сыйладым. Әмма Соболевның рюмкасына үз кулым белән коньяк салу бәхетенә ирешә алмадым, чөнки өстәлгә, мәҗлескә ул хуҗа иде. Ул өстәл башына үзе үк кереп утырды, шундук ике эшне берьюлы эшләп алды, вәт бу моряк дисәң моряк шул! Бер кулы белән ул төркемгә өелгән шешәләр өстенә үрелеп, шуннан берьюлы ике әрмән коньягын суырып алды (хәер, алар шул икәү генә иде). Шуннан мәҗлес кыза төште. Китте тостлар, китте тостлар. Мирсәй ага күкрәк кесәсеннән бер ампула чыгарды, нәрсәдер йотты, рюмкага авызын тидереп кенә алды. Фатих Хөсни, күзләрен челт-челт йомып, сәгатенә карап алды да:
Кәримә апа, бик рәхмәт, мине Мәрфуга көтә торгандыр, дип, шыпырт кына тайды.
Шулай өстәл хуҗалары булып без калдык, ни чыдам Зәки абый Нури да инде, Соболевны мактап, татарча тост әйтә иде күпме мөмкин! Хәер, әле безнең рәттә культура министры мәрхүм Булат Миңнуллович Гыйззәтуллин да бар, ул да бик арыган, бик йончыган, кешегә сиздермичә генә, сәгатенә карап ала: кайтырга, ятарга, ял итәргә, ял итәргә иде бер! Ә «капитан первого ранга» яңадан рюмкасын тутыра, Гомәр ага зал ишегеннән поднос белән чәй керткән карчыгы Кәримә апага мөлдерәтеп карап ала
Константин Заслонов отрядында сугышкан Зәки Нури, арып, өенә кайтып китте. Без исә, хөкем ителгәннәр, әрмән коньягының икенче шешәсенең соңгы тамчысы йотылганны көтеп утыра идек. Ниһаять, ул минут килеп җитте, урыннардан кузгалдык. Түрәне кунакханәгә илтеп урнаштыру министр Булат белән мин аспирантка йөкләтелгән иде. Чыгу хутына киттек. Министр белән мин түрәне киендерә башладык. Хуҗа абзый каядыр юк булып торды, йортка валокордин исе таралды. Затлы пальтоны, затлы кепканы кидердек морякка, таягын тоттырдык. Шунда ул хуҗаларга борылып рәхмәт әйтмәкче иде Әйтмәкче иде, тәрбияле дворян нәселеннән бит.
Знаете что? Я вам очень благода Әйтеп бетерә алмады, йөз алтмыш килолы гәүдәсе белән, гөрс итеп, идәнгә ауды. Анда, аста, өченче катта, кемнәр яши иде икән? Афзал Шамовлармы, кемнәр? Минем уйлавымча, аларның коридорында бер-ике генә квадрат метр штукатурка купкандыр ул вакытта
Без югалып калдык. Моряк сузылып ятты, таш булып катты, пульсларын тикшергәндә, зур күзләрен ачты, карашы белән хуҗаны эзләп тапкач, кыскача бер генә җөмлә әйтте:
Всё, Гумер Баширович, извините, это конец.
Каушый калдык. Мондый ситуациядә үзеңне ничек тотасы? Врач чакыртыргамы? Чакыртсаң ярдәм күрсәтерме? Бәлки, торырсың? Ә? Иптәш 1 нче ранг капитаны? Ә? Тор инде, ә?
Шулай биш-ун минут үтте.
Торды, шайтан, чурт та булмаган. Торды.
Аякларым йөрми, ди.
Ә, чуртым! Булат таза, мин яшь йөртәбез аны. Һәм без аны кырык минутлар үткәндер дүртенче каттан астагы машинага кадәр сантиметрлап алып төштек Булат белән. Һәр сантиметрында ул ыңгырашты:
Ой! Всё! Братцы, это конец! Ой! Ой!..
Аста, газ биреп, ак «Волга» тора иде, мең газап белән зур гәүдәне алгы утыргычка урнаштырдык. Машина иңеп алды.
«Казан» кунакханәсенең икенче катына алып менү өчен, кырык минут ук китмәде. Унбиш минут җиткәндер дип уйлыйм. И, шәп номерлар ул «Казан» кунакханәсендә! Искелек, иркенлек, тимербетон һәм клей белән пычкы чүбеннән ясалган әйберләрнең булмавы!
Алып кердек абзыйны, киң ятакка салдык, Булат аның галстугын, пиджагын салдырды, ә мин инде, татар малае, авыл малае, түрәнең ботинкаларын салдырдым. Тынычлап калдым. Булат Миңнулловичның шунда иркен сулыш алгач әйткән сүзләре хәтердә:
Бу, чукынган, монда, Казанда үлсә, бик начар була инде. Моны безгә сылтыйлар инде, диде ул, маңгаеннан тирләрен сөртеп.
Беренче тапкыр министр машинасында мин шунда йөрдем. Ләкин без чыгып китмәгән бит әле люкстан. Абзый ята, авыр сулый. Нишләргә? Үлә бит бу! Үлә! Билләһи, үлә!
Ләкин «Морская душа» күзен ачты. Ачты һәм әйтте:
Сез кайтыгыз, братцы, диде.
Машина башта министрны (Шмидт урамының тимер юл чокырына караган иң соңгы почмак) илтеп куйды, аннан «по пути», обком гаражына таба мине.
Булат Миңнуллович шунда, аерылганда, миңа болай диде:
Ярар, энекәш, ахыры хәерле булсын, без бик зур эш эшләдек, Гомәр аганың өеннән тегене исән-сау алып чыктык, диде.
Аннан гомернең төрле мизгелләрендә без инде алай очрашмадык, ул президиумда, мин түбәндә була идем, ул инде мине танымый да иде, һәм нәрсәгә кирәк ул?
Ә теге төнне Гомәр ага таңга кадәр таблеткалар кабып, йокламыйча йөрде. Зур түрә аның өендә чәй мәҗлесендә булганнан соң үлеп калса, ахырдан сүзе булса, ни әйтерсең?
Һәм без иртүк тордык. Иртүк Булат Миңнуллович та чылтыратты. Нишләргә? Гомәр ага әйтте, мин «Казан»га барыйм әле, хәлен белим, аннан сөйләшербез, диде. Булат Миңнулловичның интонациясендә бер нәрсә сизелә иде: Гомәр ага, син, барып, обстановканы бел, в случае чего, мин гроб эшләтү, махсус вагон алып, Мәскәүгә озату, Мәскәүгә хәбәр итү мәсьәләләрен үз өстемә алам
Иптәш Бәширов иртәнге сигездә өеннән чыгып китте. Туп-туры «Казан»га. Без, дер калтырап, өйдә калдык. Тегеннән нинди хәбәр булыр?
Тамактан ризык үтмәде (ә ризык дигәннәре арасында осетрина, сёмга, кара һәм кызыл икралар байтак иде), хәбәр көтәбез.
Нәкъ унда абзыебыз көләч йөз белән, бөтен шадраларына елмаеп, өенә кайтып керде. Болай булган. Әйдә, сүзне үзенә бирик
Ленин урамыннан барам. Салкын, томан. Урамда студентлар гына. Кар шыгырдый. Барам, кәеф начар. Мәет өстенә барып керәсең булса Кинәт күрәм: чыгыр-чыгыр, таягы белән асфальт карын сытып, каршыма бер масса килә. Карыйм Леонид Сергеевичың үзе. Имәнеп киттем. Тегенең авыз ерык. Хуш исләр килеп тора. Зур итеп елмая. Исәнләштек.
Һо-о, мин кичә бераз арттырып җибәргәнмен икән. Менә, торып, бераз башны рәтләдем дә очрашуга барам. Сәгать тугызда Ленин китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу минем. Менә шунда ашыгам. Аннан төшкә кадәр артиллерия училищесында, төштән соң Казан гарнизонында. Комсостав белән.
Хыялымдагы Леонид Соболев белән кышның бер кичен мин шулай уздырдым. Монда, бу язмада, һәр кисәге гайбәт белән чиктәш. Ходай безне гайбәт сатудан үзе сакласын. Без андый түгел. Соболев та, мин дә флот күргән кешеләр.
«Один матрос матрос. Два матроса рота. Сколько нас? Батальон? Һир-ра!»
Гыйнвар, 1995 елХХ гасыр сукбае (Леонид Топчий)
Әмма берәү үз теләге белән генә берәүне мактап, берәүне яманлап, берәүнең яхшы, берәүнең начар эшләрен генә сөйләсә, ул кеше гөнаһлы була.
Ш. Мәрҗани, «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»
I
«Язгы җылылык» елларында Казанда рус шагыйрьләренең ниндидер бер салоны барлыкка килде. Бәлки, ул салон элек тә булгандыр мин аны белмим. Ләкин матбугатта ишеткәлим: Рөстәм Кутуй, диләр; бераздан ишетәм: Геннадий Капранов, тагын ниндидер Ворошилов. Мин боларны трамвайда, университет коридорларында гына ишеткәлим, минем татар әдәбияты тарихыннан диссертация язасым бар, әлеге «салон» мине кызыксындырмый. Мин әле бу «салон»ның бер-ике шәхесе минем биографиягә килеп сыланасын башыма да китермим.
Өйрәнчек шагыйрьләрнең бер «салон»ы университетның ишегалдындагы обсерваториясендә мәрхүм астроном профессор Дубяго квартирасында икән. Профессорның хатыны, имеш, элек балерина булганмы, әллә балет мәктәбендә укытканмы, һәрхәлдә, поэзия өлкәсендә үзен компетентлы дама дип саный һәм, ире үлгәч, үзен туп-туры шигырь язуга багышлап, Казанда юка гына бер китапчык та чыгарган иде.
«Салон»нан бик зарландылар. Астрономнар. Чөнки профессорның кухнясы, бүлмәләре, эш кабинеты, лекция укый торган аудиториясе бөтенесе бер комплекс итеп корылган һәм лекция укырга бүлмәсеннән йон тапочкалар киеп кенә чыгарга, эш арасында, кухняга кереп, сөт ташымый микән дип күз салырга да мөмкин иде. Алай булмагандыр инде ул, мин анысын белмим, әмма, студентлар, иртән лекциягә килгәндә, баскычта аунап йоклап яткан шагыйрьләрне очраткалыйлар, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм профессор үзе булмагач
Шулай обсерваторияне шигырь салоныннан азат итәргә карар кылынды. 1968 елның башы. Университет тын ала алмый, кысыла, буыла: тарихында беренче тапкыр үз көчләре белән салган йортка университет галимнәре менә-менә кереп утырырга тиешләр. Мин профком рәисе, үземә дә шунда күчәсе, кирпеч сугарга йөрмәсәм дә, ректорның ун квартиралык фонды бар, миңа шуннан буласы. Китте ызгыш-талаш, китте авылдан әни, әби ташу, әллә кайчан Кызыл китапка кертелгән әбиләренең әниләрен эзләп табу, боларны шәһәр советының квартбюросына китәчәк карточкага кертү. Профкомда төтен кәнсәләр счётын эләрлек. Кабул ителер өчен, көне буе чират! Һәркем характер күрсәтә, берәүне дә гаеп итә алмыйсың
Менә өстәл янындагы урындыкка юантык кына бер хатын килеп сеңде, күзләрендә ачу катыш яшь.
Мин шагыйрә, диде ул, мин профессор хатыны. Мине обсерваториядән бер бүлмәле фатирга чыгарырга җыенасыз икән. Мәрхүм профессорның китапханәсен кая куйыйм мин? Шуның өстенә үзем дә язучы. Мин моны болай калдырмыйм, мин культура министрына барам
И бичара хатын Син бу дөньяны бөтенләй аңламыйсың икән. Ул заманда культура министрының кайчан соң әдәбият белән кызыксынганы булды? Әдәбият культурамыни ул?