Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 5 стр.


Мин бу хатынның язмышы мәсьәләсендә, документларын күтәреп, ректор янына кердем.

 Беләм, беләм мин бу мәсьәләне, диде М. Т. Нужин, өстәл тартмасыннан коры печенье чыгарып, каты чәен йотып алды. Ул диабетик иде, көне буе шул балсыз, тозсыз печеньены капкалап, чәй йотып утыра иде. Беләм: без кыен хәлдә. Беренчедән, профессор Дубягоның истәлеге кызганыч. Аның китапханәсе дә кызганыч. Икенчедән, ялгыз хатынга бер кешегә ике бүлмәле квартира. Горисполкомда безне аңламаслар бит

 Аның янына гел бер шагыйрь килеп йөри, ул анда кунып та кала, диде астрономия кафедрасы мөдире, проректор Ш. Т. Хәбибуллин. Бәлки, алар язылышканнардыр?

 Что сез, дип көлде ректор, что сез беләбез без ул шагыйрьне. Теге бер күзлене әйтәсезме?

 Әйе инде, әйе, бер күзен кара тасма белән каплап йөри. Мин дәрес алып барганда, чыгып барышлый ялгышып, аудиториягә дә килеп керә ул. Аек вакытын күргәнем юк.

 Аны талантлы гына дип әйтәләр рус шагыйре Леонид Топчий. Бәхетсез бер сукбай. Ул, бичара, сугыш вакытында теге якка эләккән. Шагыйрь икәнлеге билгеле булгач, аны фашистларның рус телендә чыга торган газетасына эшкә алганнар. Ә бу бәхетсез анда, үзенең исем-фамилиясен күрсәтеп, шигырьләр бастырган. Сугыш беткәндә, моны безнекеләр азат иткән, әйбер әйтмәгәннәр, яралы хәлдә әсирлеккә төшкән бит. Кайткан бу үзенең туган җире Украинага, шигырьләр яза башлаган. Шунда танышкан бер яшь шагыйрә белән, өйләнешкәннәр. Тыныч кына яшәп яталар икән, менә бер төнне ишекне кагалар тегеләр. Тикшергәннәр: фашист газеталарында кем хезмәттәшлек иткән? Леонид Топчий. Тәк. Бу бит украин фамилиясе. Димәк, моны Украинадан эзләргә. Һәм табалар Краснодонда. Шулай хатынының җылы кочагыннан алып чыгып китәләр аны. Ун елын утырып чыга, һәм режим: Украинага керергә, анда яшәргә ярамый. Менә шулай Казанга килеп чыга ул бәхетсез. Аның Казанда да пропискасы юк, диләр

Леонид Топчий белән мин әнә шулай читтән торып таныштым. Хәер, рус газеталарындагы шигырьләрен карап бара идем: Ходай биргән таланты бар. Һәр шигырендә мин аңлап бетермәгән драма, фәлсәфә, тормышка минемчә булмаган бер мөнәсәбәт сизелеп тора. Аның шул елда гынамы икән безнең нәшриятта җыйнак кына бер китапчыгы да чыкты.

Ректоратта профессор хатынына ике бүлмәле квартира бирергә дип карар кабул иттек, һәм профком рәисе урынбасары Валерий Балалыкинга яңа йортның картасында вариант эзләргә кушылды (мин үзем дә шул йорттан аласы булганга, мине бу мәсьәләгә катыштырмаска карар иттеләр).

Һәм Валерий профессор хатынын минем белән бер этаж арасы гына күрше итеп картага утыртып та куйды.

1968 елның 12 апрелендә без бу йортка күченеп килдек, профессор хатыны ике көн соңрак. Ә тагын бер көннән соң, эштән кайтканда, үзебезнең трамвай тукталышында мин ябык озын аякларын аерып тротуарга баскан, төрле якка борылгалап чайкалып торган озын буйлы бер ир күрдем. Аның кулында зур кулёк белән макарон, ул макароннар җайсыз булып тышка чыгып төртеп торалар; әлеге ир ул төргәген ике куллап кочаклаган һәм узган-барган кешедән бер генә нәрсә сорый:

 Әй, иптәш! Галиев урамы кайда? Әйтмәссез микән?

Берәү дә әйтми, чөнки белмиләр. Ул урамда нибары ике тулай торак һәм ике катлы элемтәчеләр йорты гына бар, урамда яңа гына тапшырылган безнең йортны әле берәү дә белми. Теге иргә мин ярдәм итәргә булдым. Булдым Якын килеп бассам алдымда бер күзе кара сукно белән капланган Леонид Топчий тора иде.

Бәрәч, мин моны беләм икән ич! Мин бит аны гел Матбугат йортында күреп йөрим, ләкин шагыйрь икәнен башыма да китерми идем. Чөнки ул язучыларга, журналистларга гонорар бирә торган көннәрне бик активлашып, бинаның өч-дүрт катын бер итеп йөри һәм таныш-белешләренә бер генә җөмлә белән мөрәҗәгать итә иде:

 Дай двадцать копеек!

Бары тик танышларыннан гына сорый. Аңа акча бирми калганнарны мин очратмадым.

Менә шулай Леонид Топчий безнең күрше булып китте. Без аның белән алты-җиде ел бер подъездда яшәдек һәм бер тапкыр да исәнләшмәдек. Мәрхүм бары тик өлкән яшьтәге татар язучыларын һәм шагыйрьләрне генә кешегә саный иде.

Мин аның Матбугат йортындагы тормышын бары тик кеше сөйләве буенча гына беләм. Ә инде Галиев урамындагысын

Төшәсең трамвайдан. «Советская площадь» тукталышы. Чыгасың тротуарга. Сыек, биек гәүдә чайкалып тора. Кочагында зур кулёк белән йә макарон, йә шикәр, йә ярма (бар иде бит әле аларны талонсыз сатып алган заманнар).

 Әй, иптәш! Галиев урамының кайда икәнен әйтмәссезме?

Инде әйткәли дә башладылар, чөнки бу урамда йөз квартиралы безнең йорт барлыкка килгәч, моны эзләүчеләр, сораучылар да күбәеп китте. Хәер, шәһәр дигән котсыз оешма гел сорау җөмләдән генә төзелгән бит ул. Авылның нәрсә? Авыл ул боерык фигыльләр китабы.

 Тор, тизрәк тор, көтү куарсың! дип уята ана үзенең баласын.

 Мин кич белән завхоз Фәләхине алып керәм, ашың-чәең кичке җидегә әзер булсын, ди вәкарьле ир хатынына.

 Шунда бер уңайдан комбикорма да сала кайтыгыз! ди хатыны иренә.

Менә бу авыл. Ә шәһәр? Билләһи, гел сорау җөмләдән генә тора ул.

 5 нче трамвай йөри микән?

 Сездә артык автобус талоны булмасмы?

 Әйтә алмассың микән: 6 нчы больницага кайсы тукталышта төшәргә?

 Соңгы кеше кем? Бер кулга күпме бирәләр?

Фу, идрит-кудрит. Менә монысы шәһәр.

Шулай, Топчийга да Галиев урамын күрсәтә башладылар. Мин дә инде язучылар арасында йөргәлим. Матбугат йортында еш булам, күршемне очраткалыйм. Сәгать көндезге өчтә гонорар бирә башлыйлар, Топчий, русча әйткәндә, «тут как тут», кабалана. Гел ишетелеп тора: «Нурей! Дай двадцать копеек!» (Н. Арсланга эндәшә.) «Анвар! Привет! Дай двадцать копеек!» (Ә. Давыдовка.) Гел шулай.

Кичке алтыларда мин өйгә кайтам. Тукталышта теге гәүдә юк. Ул миннән алдарак кайткан икән. Каян беләмме? Чөнки без кайта торган сукмакка йә тары ярмасы, йә шикәр комы, йә печенье чәчелеп барган. Әһә, Топчий кайткан, шуның эзе бу! Йортның барлык кешесе моны шулай таный, ә чыпчык, күгәрчен халкы рәхәтләнә.

Ләкин шагыйрьнең бик мәшәкатьле эше бар: әгәр профессор хатыны үзенең кызы, кияве, оныклары янына киткән булса, ә алар Обсерватория урманында яшиләр, ул вакытта ишекне үзеңә ачып керәсе була. Исерек кеше өчен дөньяда иң кыен эш нәрсә? Трамвайга утырумы? Юк, трамвай ишеге, гадәттә, исерекне үзе суырып ала. Талон тиштерүме? Юк, исерекнең талон белән уртак бер эше дә юк. Исерек кеше өчен иң авыры, ишек ачкычын кертеп, йозакны ачу. Нинди матур шигырьләр яза алган, көн саен өенә ризык ташый торган Топчий әнә шул бик вак бер эшне башкара алмый иза чигә. Һәм әгәр төнгә калса, ишек янына ятып, макароннар, ярма-конфетлар арасында иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йоклый иде.

Ара-тирә безнең подъездга әллә ниткән утыз-кырык яшьлек ирләр җыела, ишек саен кыңгырауга басып, Топчий торган бүлмәне эзлиләр, барысы да ярым исерек, һәм барысы да безгә киңәш бирә:

 Сезнең подъездда бик талантлы шагыйрь яши. Сез аны саклагыз, диләр.

Саклыйбыз инде, саклыйбыз, ишеген ача алмый торганда ярдәм итим дисәң, ачкычын бирми, кулы белән этә. Ә без кичләрен, төннәрен, чүп түгәргә чыкканда, подъездда таралып йоклап яткан метр да сиксәнле ирнең җәелгән-сузылган аякларына, кулларына басмаска тырышабыз. Кая ул сакламаган бу бәхетсез исерекне

Аларның карт йөнтәс бер этләре бар, шагыйрь төшкә кадәр шуны урамда йөртә. Моны профессордан калган эт дип йөртәләр, шуңа күрә аңа игътибар аеруча зур. Ул этнең нәселен дә, төсен дә, яшен дә әйтүе кыен. Тасвирлый китсәң, менә болай: бик тә йөнтәс, йоннары укмашып каткан, куе чия төсендә, күзләре начар күрә, тәбәнәк, юан, борыны тыгылган, аякларын авыр өстери. Баскычтан төшкәндә үк, бөтен йомышларын үтәп бетерә, урамга чыкканны көтеп тора алмый. Подъезд җыештыручы Гөлчирә шул этнең тәртипсезлегенә чыдый алмыйча гына пенсиягә китте, югыйсә эшлисе иде әле. Эт белән шагыйрь шулай озак йөриләр, берәүгә дә комачау итмиләр, тик алар кайтып кергәндә генә, подъездда тавыш ишетелә.

 Ех! Һих! ди эт, йөткерә, төчкерә башлый.

Шагыйрь аның артыннан этә, чөнки тегесе арт санын күтәрә алмый, өстерәлә.

 Пыс! Пыс-сыс! Уһ! Һыс-сыс

Бу карт эт тавышы. Шагыйрь дәшми. Хәлсез этне этә-төртә, ул да авыр сулый, ләкин зарланмый. Күрәсең, шагыйрь җаны сизгәндер инде аның: шушы этне карап йөртмәгән булса, шагыйрьнең гәүдәсе, медицина институты студентларының практик дәресендә туракланып, ахырдан алар үзләре генә белә торган топкадамы, кисәк-кисәк булып, аерым ятасы икән. Әйе, бу афәттән аның мәетен шул эт коткарды

II

Мин белгәннәре әлегә шулар. Инде кеше сөйләгәннәрне язам. Алар, бәлки, үзләре дә истәлекләрендә боларны язарлар әле, ләкин бит һәр кеше үзенчә искә төшерә, үзенчә яза.

Менә болай. Монысын Шәүкәт Галиев сөйли (Шәүкәт ул елларда нәшриятта редактор булып эшли иде): «Топчий минем янга гел кереп йөри иде, ди ул. Без аңа эш тә биргәләдек, адәм баласы бит, аның да җирдә яшәргә хакы бар. Керә, егерме тиен сорый, бирәм, нигә егермене генә, илле тиен дә бирәм. Ә беркөнне бу әҗәткә сорый: өч сум, ди, гонорар алгач түлим, ди. Түләмәсә түләмәс, дидем дә өч сум бирдем. Ни гаҗәп, әйткән көнендә кертеп бирде бу. Мин дә шатландым: менә бит бер гөнаһсыз кеше турында начар уйлаганмын. Көннәрдән бер көнне биш сум сорый бу, шулай ук әҗәткә, ди, кайтарып бирү көнен әйтә. Анысында да көнендә-сәгатендә түләде. Мин сөенеп йөрим, коридорда егерме тиен соравын ташлады бу. Шулай гел миннән алып тора, кайтарып бирә, тик бер аерма белән: сораган саен, «ставка»ны күтәрә. Шулай, җиңел кул белән генә мин моңа, үзе сораганча, илле сум бирдем. Әмма Шуннан соң ул инде минем янга кермәде».

Вахит Монасыйпов сөйли (ул елларда «Чаян»да эшли иде): «Төштән соң бүлмәмә Топчий килеп керде. Күрәм: уң кулын пальтосының сул як кесәсенә тыккан, бер дә чыгармый.

 Синдә стакан бармы? ди.

 Бар, мин әйтәм, Вахит булсын да, стакансыз утырсын инде. Ә нәрсә?

Шагыйрь шунда җиде йөз алтмыш граммлы бер кара шешә бомба тартып чыгарды, шап итеп өстәлгә куйды. Әмма тегенең бөкесе бармак буе булыр. (Бездәге исрафчыллык! Бер шешәгә шуның кадәр әрәм итәргә ярыймы соң инде!) Эзләндек андый бөкене ача торган борау миндә юк. Без бит сугып ачып өйрәнгән, боргычлап түгел. Шунда Топчий түзеп тора алмады: имән бармагы белән бөтен көченә бөкене эчкә баса башлады. Азапланды, азапланды, һәм менә бервакыт шап! Вәт шунда мин өнсез калдым инде. Карасам, бөке аска төшеп киткән дә, үзе белән бергә Топчийның бармагын да суырып, шешә бөкеләнеп калган. Алай итте шагыйрь, болай итте, эчәр минуты килеп китереп кыскан булгандыр инде, «э-э-ай!» дип кычкырып, бармактагы шешәсен муен төбеннән генә тәрәзә астындагы батареяга бәрде һәм бик нык ялгышты: шешә челпәрәмә килде, идән пыяла ватыгы белән тулды, паркетка портвейн җәелде, кыскасы, мал әрәм булды. Ләкин монысы бәла түгел икән әле. Бөтен бәла шунда ки, шешәнең калын пыялалы муены бармакны бик әйбәтләп кенә тотып калган икән без телсез басып тордык. Икебезнең дә чалбар балаклары, ботинкалар гел портвейннан гына. Шагыйрь, бөтен дөньяга чиксез нәфрәтен белдереп, сыңар күзен карчыгадай елтыратып алды да, ямьсез сүгенеп, «э-э-ай!» дип, тагын бер кычкырды һәм пыяла кидертелгән бармагын җан ачысы белән шул ук батареяга бәрде. Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы? Юк шул. Шешә муены, ватылып, шагыйрьнең бармагын сөягенә кадәр ярды. Шау кан китте. Мин югалып калдым. Шагыйрь, яман сүгенеп, канлы бармаклы кулын нәкъ кергәндәгечә итеп пальтосының сул яктагы ян кесәсенә тыкты да чыгып китте».

Вахит дөрес сөйлидер, чөнки беркөнне безнең трамвай тукталышыннан алып подъездыбызга кадәр кан тамчылы сукмак сузылган иде.

Туфан Миңнуллин сөйли, үзе шаһит булганмы, әллә аңа да сөйләгәннәрме хәзер инде хәтерләмим.

Шулай Матбугат йортының (Бауман урамы, 19) Язучылар союзы урнашкан икенче катындагы вестибюльдә тәмәке тартып торалар икән. Элек шулай иде: килешү, тәмәке тарту, гонорар алгач, хым-хым килеп үзара сөйләшеп, мәгънәле рәвештә компания төзү һ. б. эшләр өчен очрашу урыны Тукай бюсты янында. Арада Әнәс абзый Камал да бар икән. Минем хәтеремдә ул чиста күңелле, беркатлы, уртача талантлы бер кеше булып калган. Бер-ике тапкыр сөйләшергә туры килде, минем сөйләшү инде ул мәгълүмат җыю формасында гына була ала өлкәннәр белән. Әнәс ага Матбугат йортына еш килми, бик сирәк күренә, ләкин инде күренә икән белеп тор: «капитально» җылынып килгән була. Сак бул: бу кеше хәзер бөтен нәрсәне юкка чыгара, теләсә кемне «халтурщик» дип сүгеп ташлый, нәгърә ора, «гомерический» көлү белән көлеп, сине бөтенләй тузан бөртегенә әйләндерә, шәхесеңне сыта, җимерә. Көлгән вакытта, аның бер күз алмасы күпмедер мизгелгә бөтенләй юкка чыгып тора, аның зур башы киң җилкәсенә утырып гөлдери, җитмәсә ул бераз бөкрерәк, кыска гәүдәле иде. Шулай аны тыңлап торалар икән, ашыгып кына, сыек гәүдәсен алгарак сөрлектереп, Топчий килеп керә. Карый: барысы да яшьләр, акча сорарлык кеше бер Әнәс кенә. Шагыйрь мәсьәләне тиз тота:

 Анас! Дай двадцать копеек!

Күрәсең, элек алгалап торган, шуңа ышанып сораган. Әмма Әнәс аганың шлеясы койрык астына кергән чагы булган, ул, әлеге бер күзен яшереп, гөлдерәп көлгән һәм ямьсез тавыш белән әйтеп куйган:

 Бессовестный! В моём республике без прописки живёшь, да ещё деньги просишь

Топчий читкәрәк китеп баскан. Әмма шунда торган егетләрдән берсе уртакул язучы Әнәс аганың грамматик хатасын тотып алган (ну, бездә грамотный егетләр бар да инде) һәм бөгелә-сыгыла, сигарет төтененә тончыга-тончыга көлә башлаган. Әнәс ага да үзенең хатасын сизеп алган шәһәрдә үскән малай бит яшь кешенең үзеннән көлүен гафу итә алмаган һәм тегене төз бастырган:

 Чево смеёшься, проститутка третьей категории?

Монда инде ул ялгышмаган, үзенең элеккеге демонлыгына, җиңүчелегенә ирешкән, компания таралган.

Ә теге җөмләне ул юри русча әйткән, Топчийның тыңлап торганын белеп.

Ренат Харисов сөйли. 1973 елның җәе. Украина язучыларының, төгәлрәге Ворошиловград язучыларының делегациясен көтәбез, ди. Ренат ул вакытта Язучылар союзында секретарь иде. Бу делегациянең тарихы болай: башта ни өчен Ворошиловград? Алар безне, без аларны белмибез. Нинди җепләр тарта безне?

Бөтен хикмәт шунда: Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе З. Нури Мәскәүдә вакытта Ворошиловград язучылар бүлеге мөдире Т. Рыбас белән таныша, дуслаша. Әйдә, алмаш уйнап алабыз! Әйдә! Һәм бу алмаш уенын обком планына кертеп тә җибәрәләр. Инде безнең обкомның ыгы-зыгы килүе, М. Мусинның эшмәкәр булып шул турыда сөйләве, кешеләр чакыруы, «ИБД» (имитация бурной деятельности) ясавы. Әйтерсең дөньяда башка эш калмаган. Мин, партия әгъзасы буларак, 1960 елдан 1991 елга кадәр чорда алты мең сум чамасы взнос түләгәнмен, бернәрсә дә кызганыч түгел. Кама буендагы ау йортларында, мунчаларда Табеевның аркасын уган, миллек белән чапкан өчен генә дә инженер ставкасын алып ятучыларга киткән акча да кызганыч түгел, әмма безнең гонорардан йолкып алып, безгә акыл өйрәтеп яткан М. Мусин аппаратына тотылган акчаны кызганам.

Шулай безнекеләр беренче булып 1972 елда барып кайттылар. Инде кабул итү чираты бездә. Әйтәләр, язалар, Краснодон язучылары киләсе дип. Краснодон? Бәй, Топчийның сугыштан соң яшәп алган шәһәре, кара төндә сөйгәненең җылы кочагыннан аерылган урыны бит ул. Кайда икән аның теге беренче хатыны? Язамы икән әле дә? Ул да килмиме икән? Һәм Топчий беркөнне Ренат Харисов янына килә.

 Краснодоннан кемнәр киләсе билгеле түгелме? дип сорый ул, каушап кына.

 Менә, ди Ренат, аның алдына исемлекне сузып (беренче нөсхәсе М. Мусинда, анысы инде тегеләр турында мәгълүмат туплап утыра: кем килә, нәрсә яза? Бәлки әле, болай да тикшерәдер: оккупация вакытында кайда булган, бандерачылар арасында туганнары юкмы һ. б. Алай да тикшерүе мөмкин).

Назад Дальше