Нигә язмыйча утырасың? дидем.
Бу инде тулы реабилитация иде, һәм ул сулыш алды. Кызу-кызу яза башлады. Мин дә, үземнең кешегә яхшылык эшләвемә сөенеп, җиңел сулап куйдым.
Ләкин беренче сентябрь көнне аудиториядә мин аны күрмәдем. Бичара, йә язганы «ике»лелек булган инде аның, йә балл җитмичә калган
X
Факультетның партбюросында «оргсекретарь» булып эшлим. Яхшы итеп, тарышып эшләргә кушалар. Әнә Табеев үзенең карьерасын шуннан башлады, студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр. Уйлап йөрим: начар булмас иде, шулай күтәрелеп, дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң
Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х. ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә рекомендациянең берсен мин биргән идем.
Гаеп зур: яңа елны каршы алганда, студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эчен бора башлаган. Түзгән бу, түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм, бөтен егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караңгы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып, караңгы коридорга (шул ук мәшәкать инде) чыгып аяк атлауга таеп, гөрселдәп барып төшә, буяла, яңак сөяген, кара янарлык итеп, паркетка бәрә
Ну что это такое? дип гаҗәпсенә профессор Николай Александрович Гуляев, бюро әгъзасы. Что это за дикость? Просто я не понимаю.
Х. ның өстенә очып-кунып, мин сүгәм.
Вы же не с того мероприятия начали свой кандидатский стаж, дип үрсәләнәм (бюро утырышлары бары тик рус телендә генә бара, КПСС, гомумән, рус телендә генә яши иде).
Бичара егетне партиядән чыгарырга дип карар кабул итәбез. Бу инде миңа эш. Моның «эше» буенча папканы күтәреп, мин университет парткомы белән ике араны таптарга тиеш, аннары Вахитов райкомы бюросына папканы, егетне алып барырга тиеш.
«Персональ эш»нең икенчесе аспирант Рим Ширияздановныкы. Сәләтле, шәп егет. Алтын медаль белән Башкортстаннан килгән. Аспирантурада калдырганнар. Без дуслар. Без ике кафедрага (тел, әдәбият) өч аспирант. Өченчебез Фәрваз Миңнуллин. Яшь тәнкыйтьче. Өчебез дә бер үк төрле нужада: берәр балабыз бар, кайсыбыз коммуналкада, кайсыбыз тулай торакта. Аена туксан сигез сум стипендия алабыз. Шуны алган көнне, һичшиксез, «Восток» ресторанына төшеп, өстәл алабыз. Борын башына биш сум чыга. И ул андагы утырулар, мосахәбә, бездәге акыл. Хәзерге бер генә кооператор да, миллион сум түләп, өстәл янында безнең дәрәҗәдә акыллы сөйләшеп утырмыйдыр. Ә без шулай. Рим татар теле белгече, Фәрваз татар әдәбияты белгече, мин тарихчы (теге өлкәләрдә миннән юк). Римны татар теле өлкәсендә шулкадәр әзерлекле диләр, менә бер генә мисал. Мин үземнең бик тә әзерлексез көе аспирантурага эләккәнемне аңлагач (бу турыда «Ачы тәҗрибә» дигән китабымда яздым), ике көннең берендә фәнни җитәкчем Хатип Госман янына йөрдем. Гел консультация алдым. Ул да моңа ияләнде, берәр көнне килми калсам, миңа кисәтү ясый иде. Ә Шириязданов кайдадыр еракта, кирпеч заводы тирәсендәге коммуналкада яши, ялгышмасам, бала да карый иде кебек. Минем шикелле белемгә ач әрвах булып авызын ачып йөрми. Килми университетка, йөрми консультациягә. Сөйләүләре чын булса, аптырагач, аның коммуналкасына фәнни җитәкчесе профессор Мирфатыйх Зәкиев үзе барып йөри икән. Булыр, булыр, университетта шундый галимнәр бар иде ул чакта: берәр аспирант кулына килеп кердеме, ул инде аны кеше итмичә калмый: болар И. М. Ионенко, Н. А. Гуляев, А. С. Шофман. Зәкиев шундыйлардан
Менә шул мактаулы Шириязданов янган бит әле. Нәрсә белән диген? Биш ай буе партвзнос түләмәгән. Юк, акча кызганудан түгел. Болай, «просто», ул факультетка килгән көнне взнос җыючы килмәгән, взнос җыючы килгән көнне Шириязданов күренмәгән.
Декан Н. А. Гуляев яңадан гаҗәпсенә:
Ну что это такое? Я просто не понимаю
Рим аклана, бала янында утырдым, җае чыкмады, ди. Минем тырышлык белән нибары «телдән кисәтергә» дигән карар кабул итәбез. «А задолженность немедленно погасить».
«Дело»ны мин шул көнне үк университет парткомына илтеп тапшырам. Әле безне анда карарга тиешләр.
Шулай, көтәм. Февраль, март узды, апрель узды парткомга чакыручы юк. Майның матур бер көнендә партбюрога телефон:
Магдеев, немедленно разыщите члена КПСС Шириязданова! Завтра в 15.00 слушается его дело.
Бөтен кафедраны эшкә җигеп, Римны эзләп табабыз, вәгъдәсен алабыз. Икенче көнне ул парткомның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Безне чакырдылар. Партоешма (университет) секретаре мәрхүм Виссарион Фёдорович Семёнов иде (мин боларны язып утырам, ә бер ай элек, 1993 елның декабрь башындамы, ноябрь ахырындамы, В. Ф. Семёнов урамда йөрәге туктап үлде, юньле профессор, политэкономия кафедрасы мөдире иде).
Мин «эш»не сөйләп бирдем. Бәхәс китте. Берәүләр «строгач, без занесения в личное дело», икенчеләр «строгий выговор с занесением в личное дело» тәкъдим иттеләр. Рим да башын аска иеп, өстәл башында басып тора.
Ректор Михаил Тихонович сөйли бер үк сүзләр!
Я просто не понимаю. Как это можно в течение пяти месяцев не платить взносов? Вы же молодой коммунист. Это же элементарная обязанность коммуниста. Почему я, ректор, нахожу время для этого, а вы молодой аспирант не находите? Или не считаете нужным? Может, он, в самом деле, не нужен партии?
Ул сораулы карашын В. Ф. Семёновка юнәлтә.
Римны партиядән куып чыгарабыз дигәндә, КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И. Нәфыйгов күтәрелә (партком әгъзасы).
Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.
Рәфыйк Нәфыйговның бу чыгышы Римның язмышын хәл итте, «строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за» 18, «против» 1, «воздержались» 2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семёнов безгә үзенең шома ияге белән ишарә ясады: «бездельник» Шириязданов белән сиңа, «бездельникка» чыгып китәргә мөмкин, янәсе.
Шунда, шунда Виссарион Семёнов минем «подопечный» Римнан партбилетын сорады. Рим бирде партбилетын, бирде. Әмма бирмәсә шәп буласы икән. Чөнки Рим Шириязданов взносын «погашать» итмәү генә түгел, әле май аенда да теге «әҗәтен» түләмәгән, һәм ул инде сигез ай түләмәгән икән.
Партком «ах» итте, ләкин карарын инде үзгәртә алмый иде. Парткомнан чыгып киткәндә күреп алдым: ректор Михаил Тихонович, күкрәк кесәсеннән алып, ниндидер таблеткалар йотып маташа иде
ХI
Керү имтиханнары бара. Әлеге дә баягы химкорпусның 93 нче аудиториясендә. Әлеге дә баягы ике ишек. Ал яктан һәм арт яктан. Ал яктагысыннан чыгасың, коридорда йөрисең, шыпырт кына арткы ишектән керәсең. Абитуриентлар, бичаралар, синең арткы ишектән кергәнеңне белмиләр, аяк араларына шпаргалка кыстырганнар да (кайберләре) «шпарят». Мин алдан торып күзәтәм: чибәр, затлы бер кыз иншаны бот арасыннан алып тезә генә бит. Хәзер барып тотсам чыгарып җибәрергә кирәк. Ләкин ләкин арткы ишектән өлкән имтихан алучы Вахит Хаков кереп килә. Рәтләр арасыннан ике якка карый-карый килә. Сеңелкәем, беттең бит! Харап булдың бит! Менә өлкән имтихан алучы аның артына килеп басты. Менә туктап калды. Ә теге чибәр кыз һаман «шпарит» бит әле, бахыр, берни белми. Сеңелкәем, беттең, яндың син! Хәзер ни әйтә инде өлкән имтихан алучы сиңа? Бар, чыгып кит, син инде кабул итү комиссиясеннән үзеңнең «дело»ңны ал да кайтып кит Күпме күз яше булачак.
Ә Вахит абыең алай итми.
Теге кыз шпаргалкасын җәлт кенә фәлән-фәлән җиргә яшереп кабаланганда, өлкән имтихан алучы әйтә:
Бәлки, алай ук итмәссез? Бәлки, үзегездән язарсыз
Ул кызый, биш ел буе минем һәм Вахит абыйсының лекцияләрен тыңлап, диплом алып чыкты
ХII
Җәй уртасы. Кабул итү имтиханнары бара. Әдәбияттан имтихан алам. Каршымда бер кыз сөйләп утыра. Куллары таза, димәк, эшләп үскән. Әйбәт кенә сөйли. «Заһир Бигиев иҗаты». Бу сәламәт, таза кызга карап уйлап утырам. Син авыл табигатендә киерелеп үскәнсең инде, сеңлем. Сезнең йорт-җирегез тазадыр, бакча кырында ак мунчагыз бардыр. Әтиең комбайнердыр, әниең хат ташучы йә клуб караучыдыр. Ике сыер, унбишләп сарык, йөзләгән каз-үрдәк, тавык асрыйсыздыр. Яшелчә бакчагызның рәшәткә башларына өч литрлы банкалар эленгәндер, бакча капкасының баганасына, саркырга дип, эремчек элгәндер әниең, әтиең сине зур кеше итеп күрергә телидер, минем шикелле гади комбайнчы булып калма, белем ал, дигәндер. Менә син бүген әйбәт кенә билге алырсың, тагын ике имтихан тапшырсаң, бәлки, университетка кереп тә китәрсең. И инде авылда әтиең мактаныр, кичен капка төбендә ирләр белән утырганда, болай сөйләнер:
Әнә минем кыз Университетка барды да керде. Уен эшме ул? Сез не думайте Анда юк-бар кеше керә алмый.
Кайсы университетка керде соң ул, Казанда бит алар унлап бар? дип сорар күрше ир, наданрак кына бер абзый. Шунда әтиең аның баш очында тилгәннәр булып очар:
Һи-и, надан надан Аның бит тегеләре институт дип атала. Университет ул бөтен Казанга бер генә. Бөтен Татарстанга бер генә. Менә кая керде минем кыз. Аңладыгызмы?
Кызый беренче сорауга әйбәт кенә җавап бирде. Имтихан кәгазен карыйм язмадан «дүрт»ле алган. Конкурстан узар өчен, моңа бүген, һичшиксез, «биш»ле яки «дүрт»ле алырга кирәк. Әйдә, сеңлем, тырыш, тырыш. Ләкин сеңелкәй имтихан билетын кулына алды да тынып калды. «Сибгат Хәким иҗаты» дип пышылдап куйды бу.
Йә, йә, сөйли башлагыз, дим мин, бу кыз өчен шатланып. Икенче сорауга да әйбәт җавап бирсәң, «биш»ле куям бит! Тугыз балл җыясың
Әмма кызый дәшми.
Нәрсә, әллә Сибгат Хәкимнең әсәрләрен белмисезме?
Нәрсә, «Пар ат», «Дуга» дигәннәрен дә белми-сезме?
Нәрсә, теге детдом малае турында язганын да белмисезме? Ә Ленин турында язганнарын?..
Җавап юк. Һәм мин инде батып баручыга актык тапкыр ярдәм кулын сузам:
Радио, телевидениедән Сибгат Хәким җырларын бер дә тыңлаганыгыз юкмыни? Әйтик, «Фазыл чишмәсе», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Бер тауда ун чишмә» һәм башкалар.
Шунда кызый үзенә үзе хөкем чыгарды:
Җыр яратмыйм мин.
Һәм мин аңа «ике»ле куйдым. Татар теле, әдәбияты бүлегенә таш күңеллеләр кермәсен
ХIII
1990 ел. Минем өчен авыр ел. Гыйнвар аенда сөекле апам үлде. Явыз авырудан тазара алмады. Аннан үзем авырый башладым. Яз айларында бик каты авырый идем инде, кешегә әйтмәдем. Кулыма каләм тотып автографлар бирерлек хәлем юк иде, Г. Тукай исемендәге бүләкне алган көнне митингтан качып, машина эченә кереп утырдым. Бер әрсез ханым шулай да тапты, автограф сорады. Ә мин каләм тота алмыйм. Үзем белән бергә эшләгән бер иптәш моны бик гади итеп аңлаткан бер мәҗлестә: «Кулына каләм тота алмыймы? Рюмканы бик еш тотканныкы ул», дигән.
Бу гайбәт миңа килеп җиткәндә, мин хастаханәдә идем инде. Диагнозны тиз куйдылар: панкреатит.
Һәм мин, яшем җитеп, пенсиягә чыгарга әзерләнә башладым.
Сентябрь ахырында эшкә килсәм коридорда стена газетасы. Бер ватман күләмендә мәкалә минем иҗат турында. «Бәхилләшү» дигән китабымнан каерып алып, рәсемемне дә биргәннәр. Г. Тукай исемендәге бүләк белән тәбриклиләр. Мин инде быел икенче тапкыр шулай стенада телгә алынам. Беренчесе гыйнвар аенда. Апамны җирләгәч, эшкә килсәм стенада кара шрифтлы бер табак ватман: «Апасы үлү сәбәпле доцент Мәһдиевнең» Миңа моны күрү бик авыр булды, ләкин шунда җиңел бер сулыш та алып куйдым: коллективта мине ихтирам итүчеләр бар икән. Белеп торам инде: моның инициаторы факультетның партоешма секретаре Флёра Сафиуллина. Гомере буе кеше кайгысын кайгыртып, авыр вакытта коллегалары янына очып килеп җитә торган кеше. Вулкан булып, зилзилә булып
Менә, ниһаять, декабрь ае җитте. Алдан биргән вәгъдәм бар: паспорт буенча алтмыш яшем тулган көнне ярты көн эшлим дә төштән соң кайтам да китәм.
Шул «ярты көн»гә дип килсәм килсәм Коридорда стена газетасы, «әпәйт-теки» минем рәсем һәм бер табак ватманда котлау: «Хөрмәтле фәлән фәләнеч Сезне 60 яшь тулу»
Кыен булып китте. Нәрсәгә дип әле сиксән проценты кызлардан торган факультет алдында минем картлыкка басым ясап котлыйсыз?
Коридорда йөрим. Бүлмәләрнең ишекләре юка, клейлы пычкы чүбеннән. Бер бүлмәдән ишетелә.
Юк, мин аңлый алмыйм. Бер кешенең портретын елына ничә тапкыр бирергә мөмкин? Мин беләм, ышту Мәһдиев популярлыкка мохтаҗ түгел. Ну да ләкин нәрсә дип елына ике тапкыр аның рәсемен бирәбез әле? Мин моны аңлый алмыйм
И агайне, коллега Киттем инде мин сездән, киттем. Минем портрет анда бүтән күренмәс инде, тыныч бул.
Ләкин белмәссең Кара рамка эчендә күренеп алуым бар бит әле минем. Ни әйтсәң дә, утыз ел шунда эшләдем бит. Ул көнне дә син шулай дуларсыңмы? Юктыр инде, дуламассың
ХIV
Рус-татар бүлегендә (РТО) лекцияләр укыйм. Атнага ике пар. Группада гел кызлар гына. РТОга малайлар бик сирәк керә. Минем гомердә мин белгәне өч кенә малай узды аннан: берсе Гариф Ахунов малае Рәшит, калган икесе минем бертуган абыем малайлары: Рөстәм һәм Расим.
Ә бу группада бер егет тә юк. Күпчелеге шәһәр яки район үзәге кызлары. Бик яхшы киенәләр: Европаның үзе инде! Тәнәфес вакытында коридор башына җыелып сигарет тартучылар да бар. Мин дә алар алдында үземне мескен татар галиме итеп түгел, дөнья күргән тәҗрибәле доцент итеп күрсәтергә телим, җае килгәндә, «менә мин Парижда булганда» яки «менә без Коломбода Цейлон язучылары белән әңгәмә алып барганда» «фәлән-төгән» дип, чөйләр кыстыргалыйм, сизәм: эффект шәп. Кыланырга миңа беркемнән дә өйрәнәсе түгел, мин аңа үзем теләсә кемне өйрәтә алам әле. Мисалларым бар: Латвиянең хәрби диңгез базасы Лиепая шәһәрендә матрослардан торган ике-өч футбол командасы бар иде, алар еш кына, хәрбиләр стадионында очрашып, туп тибәләр иде. Менә шунда бер команданың һөҗүмчесе (Мәскәү малае) турында әйтәләр иде: трибуналарда гел солдат, матрос кына утырганда, бу һөҗүмче бик пассив уйный һәм команда гел оттыра икән. Инде дә килеп трибунада хатын-кыз кавеме утырса моның уйнавына беркем түзә алмый, теләсә нинди команданы болар 5:0 исәбеннән оталар икән. Ул матросны мин күреп белә идем.
Тагын бер мисал. Амур флотилиясендә кыска сроклы хезмәтем вакытында безгә театр һәм кино артисты мәшһүр Евгений Самойлов килде. Мин аның белән очрашуга ике тапкыр бардым. Солдат, матрос, офицер тулы клубта ул бер төрле сөйләде, ә икенче көнне ярты зал хатын-кыздан торган клубта бөтенләй башка ялкынлы, дәртле Самойлов иде.
Боларны гына беләбез. Французлар юкка гына әйтмәгәннәр: алтынны ут белән сыныйлар, хатын-кызны алтын белән, ирләрне хатын-кыз белән.
Ләкин группадагы бер кыз минем лекцияне тыңламый гына бит. Тыңламый гына түгел, көзгесен, помадасын, щёткаларын, бәләкәй кайчысын чыгарып, сумкасына көзге терәтеп, сиксән минут буе бизәнә бу. Чибәр, каһәр. Сизәм: бу кызның миннән «замечание» аласы килә. Бер тәнәфестә коридор башында, миңа эндәшеп, сигарет та сораганы бар моның. Бирдем, ул вакытта тарта идем, яраткан маркаларым «Опал» һәм «Трезор». Моны, бу «жест»ны, мин бик нормаль кабул иттем, чөнки лекцияләремнең берсендә ычкындырган идем: Кушма Штатларда студент белән профессор арасында барьер юк. Аларда һәркем шәхес. Аларда студент кыз коридорда профессорыннан сигарет сорап ала икән, бу гадәти күренеш.