Килдем иртәгесен кафедрага (кичәге герой!), куйдым дипломатымны өстәлгә (кстати, утыз ел эшләп, беркайчан да үземнең аерым өстәлем булмады, үзеңә аерым өстәл булдыру ул безнең татар бүлегендә дәрәҗәле, «престижлы» бер акцент иде. «Өстәлсез кеше» ул мин генә булдым). Галим-голәма керде лаборантлар бүлмәсенә, йомыш белән теге заочник, бу заочница керде һәм Лена керде. Күзләрендә Мәккәи Мөнәүвәрә (ул анда булган) нурлары иде.
Исәнмесез, Мөхәммәт абый, теге роза чәчәкләре ни хәлдә? диде ул, өстәл тартмасыннан яшел тышлы, кирпеч калынлыгы гарәпчә-русча сүзлекне чыгарып.
Ә-ә, аларны тиз хәл иттем мин, дидем мин. Лена әле бернинди «этлеккә» әзер түгел иде.
Шул, без әйткәнчә, сабакларын чүкеч белән төйгәләп, ваннага салып тоткансыздыр инде, диде ул, аска иелеп, туфлиләрен алыштырып матавыкланганда. Мин юньсез:
Юк, мин аларны, кайтышлый «Әбҗәлилов» тукталышында төшеп калып, чәчәк сатып утыручы карчыкларга дөпәдем. Сабагын биш сумнан. Талаша-талаша алдылар. Алар аны бит ун сумнан саталар
Лена өстәл астыннан күтәрелде. Затлы Каһирә туфлиенең әле сыңарын гына аягына кигән иде.
Ничек алай? Күзләрендә моң, нәфрәт, гаҗәпләнү барысы берьюлы.
Шулай. Вахит абыең белән кайтып барабыз трамвайда. Алгы площадкада урын бушады. Розаларны кочаклап, шунда барып утырдым. Һәр тукталышта чыгарга барган һәр хатын-кыз минем янга килеп туктый һәм борын тишекләрен әлеге роза чәчәкләренә китереп тери. Мин трамвай тәрәзәсенә битемне терәп барам. Хатын-кыз, бигрәк тә марҗалар, ах та ух киләләр, мондый букетны күргәнебез юк иде, диләр. Шунда мин «Әбҗәлилов»та төштем дә калдым. Әнә Вахит абыегыз керер, шулай икәнлеген әйтер
Лена сорый, иңри:
Мөхәммәт абый, шаярасызмы? Чынлап та, сатмагансыздыр ич? Ул акча сезгә нәрсәгә?
Мин:
Саттым, саттым, бик рәхәтләнеп саттым. Һәр сабагын биш сумнан. Барлыгы кырык биш сум акча җыелды.
Лена дару эчә. Тын алгач сорый:
Нәрсәгә ул кырык биш сум акча сезгә? Нәрсәгә ул?
Мин явыз, үземнән дә «наив» кешеләрне изәргә яратам, шуннан ләззәт алам.
Ә мин ул акчаны әрәм итмәдем. Аңа мин нәкъ тугыз «ярты» алдым.
Шул вакытта Лена иңрәп сыгылып төште.
И-и-и Мөхәммәт абый, гомер буе ихтирам итеп яшәгән идем сезне. Инде сезне дә югалткач, мин бу дөньяда Китегез аннан Никак не ожидала. Сез дә шундый булып чыккач Ничә ел буе мин сезгә сокланып яшәдем. Шундый ялгышканмын мин. Кит аннан
Беркатлы Лена, бичара, кызганыч иде. Ләкин әллә ничә катлы мин, явыз, бәхетле идем. Өйгә кайткач, теге Таҗикстан розаларының суын яңартып йөрдем әле мин
Шуның белән бетте дип уйлыйсызмы сез?
Иртәгесен эшкә килсәм сизәм, күрәм: хатын-кыз таифәсе профессор Вахит Хаковны кыскан, сораган:
Сез, чыннан да, бишенче трамвайда бергә утырып кайттыгызмы Мәһдиев абый белән?
В. Хаков, әлбәттә инде, бераз сагаеп калган, әмма үзенә хас саклык, әдәплелек белән җавап биргән:
Ие, без бит бер йортта торабыз
Хатын-кыз (җәзбе!) мондый гадәти «гади җөмләгә» генә риза булмаган, мәсьәләне тагын да тирәнгәрәк алып кереп киткән:
Ә ул, теге чәчәкләрне күтәреп, «Әбҗәлилов»та төшеп калдымы?
Вахит Хаков шунда сизеп ала: ниндидер бер серле ми`на бар бу сорауның астында! Һәм ул болай ди:
Төшеп калдымы дип инде Анда төшсәң дә була безгә. Аннары җәяү кайтасың. Ике остановка. Була, анда төшсәң дә була.
Лена рәнҗешле караш белән бүлмәдән чыгып китә
V
Гаилә белән бергәләп Төзүчеләр сараенда хикмәтле бер япон фильмын карадык. Исемен инде онытканмын. «Динозаврлар» идеме әллә? Анда бөтендөнья катастрофасы турында сүз бара, анда динозаврлар кешенең ботын шартлатып өзәләр, экранда өзелгән бот, ботсыз кеше, суга җәелгән кан, анда бөтен-бөтен шәһәрләр, зилзилә аркасында җимерелеп, океан төбенә китә, мин бәләкәй улымның йөрәге типкәнне сизеп, тоеп утырам. Кабахәт фильм! Балалар белән «бульше кинага йөрдем юк»!
Балалар төне буе саташып йоклады. Мин гел әле бер, әле икенче бүлмәгә кереп, утлар кабызып, балаларны айнытып, өсләренә япкалап, яңакларыннан сөеп йөренгәләп тордым. Хатын да бу төнне гадәттәгечә «пыфылдап» суламады, ничектер, өзек-өзек. Кыскасы, төнебез төн булмады.
Иртәгесен беренче курсларда лекциям бар иде, лекцияне бетереп, өч-дүрт минут үземә «запас» калдырдым да кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле турында өстәмә сөйләп ташладым һәм әлеге кабахәт фильмны карагач безнең гаилә ничек төн уздырганы турында да сөйләдем. Әлбәттә инде, арттырып. Бу бит инде лекция түгел, әңгәмә.
Шулай, карап кайттык теге фильмны. Кыскача эчтәлеген сезгә әйттем инде. Ашадык, эчтек, йокларга яттык, йоклап та киттек. Ләкин төн уртасында кинәт кенә уянам мин. Кызыбыз йоклый торган бүлмәдә ниндидер тавыш бар. Сикереп торам, керәм бүлмәгә, утны кабызам. Кабызсам кызым шифоньер өстендә дер-дер килеп утыра. Ничек менгән ул анда? Янында урындык та юк. Урындык куеп, чак-чак алдым баланы.
Күрәм: аудитория әсәренде. Тын да алмыйлар. Менә ялган нинди көчле ул! Алаймы? Мин кыза төштем.
Баланы яткырып, утны сүндереп, үзебез йоклый торган бүлмәгә керсәм хатын юк. Юк «и вчу». Кечкенә генә бүлмә инде минем кабинет, анда бер өстәл, бер диван-карават, бер шифоньер, бер-ике китап шкафы. Мин, шиккә калып, каушап, китапларны шудыра башладым. «Татар халык мәкальләре»нең бер томын алып карыйм артында хатын юк. Икенче томын алам юк. Өченчесен алам юк. «Саф күңел» романын, «Муса» романын алып карыйм юк (аудитория тәмам әсәренде, инде көлүчеләр дә бар). Шунда ни булды дип уйлыйсыз? (Эффект өчен пауза бирәм.) Кием шкафын «на всякий случай» ачып карасам карасам Анда, аскы якта әле күптән түгел генә сатып алган пылесостан бушаган картон коробка бар иде: хатын шул коробкага кереп утырган да пылесос тавышы чыгарып «веж-ж-ж, веж-ж-ж» килә. Чак аңына китереп, урынына алып барып салдым. Менә ул буржуаз сәнгать кешене ничек имгәтә
Аудитория һаман да әле, инде кыңгырау чылтырауга карамастан, минеке иде. Гадәттәгечә, мин кыза төштем.
Шулай, барысын да үз урынына куеп, рәтләп йокыга талдым. Әйе, моннан соң андый «буржуаз сәнгать»кә йөрдем юк. Тәк, тәк, дим. Инде йоклыйм, йоклыйм дип уйлап бетермәдем, малай йоклаган бүлмәдә ниндидер бер шыбырдау ишетелде. Мин сикереп торып җәлт шунда! Кердем, утның кабызгычын, дерелди-дерелди, озак эзләдем, кабыздым. Кабызсам «ну шту иты такуе!» әпәйт-теки малай юк (лекция булмагач, мин рустан кереп татар тегермәнендә тартылган кайбер гыйбарәләрне ирекле сөйләмдә кулланырга үземне хаклы дип исәпли идем).
Аудитория тынсыз. Эффект! Мин пауза бирәм. Аудиториянең тыны кысылган, мин юри сузам. Тәрәзәгә карыйм. Унберенче каттан күз салганда, Идел пристане, Мәрҗани мәчете, «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамындагы чиркәү, карт университетның төп бинасы уч төбендәге кебек.
Һәм шунда нәрсә булган дип уйлыйсыз?
Аудитория әле тын алмаган. Төп ударны менә хәзер ясарга кирәк. Момент!
Башымны күтәреп, өскә карасам алты яшьлек малаем люстрада утыра иде.
Уф-ф Аудитория сулыш алды. Мин бик бәхетле идем. Үземә үзем сокланып, эчтән мактанып, күкләргә аштым инде.
Шунда группада мин яраткан бер кыз (ул староста идеме, әллә комсоргмы?), елмаеп, бер реплика ташлады:
И Мөхәммәт абый, арттырасыз инде, алай ук булмаган бит инде.
Шул җөмлә мине җиргә төшерде. Папкалар, конспектларымны алдым да саубуллашып чыгып киттем. Ләкин мин, мактанчык, бәхетле идем. Мине вакытында туктатырга кирәк иде. Югыйсә
VI
Факультет фестивале бара. Партбюро, профбюро мине кыса: мин кураторлык иткән группадан фестивальдә берәү дә катнашмый икән. Әллә нинди сәер группа булды бу: ни җырлаучы, ни биюче юк. Барысы да тәнкыйть мәкаләсе яза, стена газетасына әллә нинди рецензияләр урнаштыралар. Арада икеме-өчме инвалид егет тә бар, лекцияне бүлдереп, сораулар бирәләр, семинарда гел бәйләнеп утыручылар бар. Җырчы, биюче юк.
Шулай да, бик нык тырышып, ярымҗырчы берәүне таптым. Октябрь Норлаты мишәре. Гел «биш»кә укый, бернигә исе китми, юл өстендә «манигъ күрсә» (Тукай) тибә дә аудара
Сәхнәгә шуны чыгардык «истфилфак» фестивале көнендә. Университетның Актлар залын биргәннәр иде. Бик кыю чыкты сәхнәгә әлеге «Октябрь манигы» (манигъ «киртә» мәгънәсендә). Мин, горурланып, партбюро һәм профбюроның «әдәбият-сәнгать бүлеге» белән җитәкчелек итүчеләренә (ул йә Зәет Мәҗитов, йә Людмила Куткова була инде) карап алам: күрдегезме, Мәһдиев кураторлык иткән группадан фестивальгә нинди егет катнаша! Шалишь, брат, безнең группа белән
Һәм әлеге «манигъ» баян шавы астында бер җырны бәрмәсенме! Зал аһ! Каян килгән бу егет? Нинди көчле тавыш бу? Кем бу?
Ә бу Мәһдиев кураторлык иткән группадан, Октябрь Норлаты егете. Сез «не думайте» Без менә шулай эшлибез Ну-ка, ну-ка әле, егетем.
Һәм егетем залны сихерләп, залны кул чаптырып җырлый:
Мин горурланып артка борылып карыйм: күрдегезме? Егетем залны тетрәтә:
Фу ты, блин Зал егылып, тәгәрәп көлә. Минем башта инфаркт. Хәер, инфаркт башта булмый бугай ул. Ну инде, миндә инфаркт булды, анысы «тучны», әмма ул аякларда иде. Горький яза бит әле «Минем университетларым»да: «Минем теш сызлау авыруым бар, әмма ул йөрәктә».
Кайтырга чыгабыз. Вестибюльдә, кием элгечләре янында фикер алышабыз. Коллегаларым миңа көлеп карый. Миңа кыен.
Нуруллин алган группа бит ул, што ты хочешь? ди берсе. Анда бит гел сәер кеше генә була.
Шунда күзем ачылып китте, җиңел сулап куйдым. Ачылды «алдыңда тарихтан театр пәрдәсе» (Г. Тукай).
Татар бүлегендә шундый легенда яши иде. Доцентлар, профессорлар, чират буенча, уртача биш елга бер тапкыр җәен кабул итү имтиханнарында өлкән экзаменатор булып эшлиләр. Урта мәктәпне тәмамлап килгән яшьләрдән студентлар группасын әнә шул өлкән экзаменатор формалаштыра. Үзенә ошаган өметле абитуриентларның колагыннан тарта, тарих, чит тел экзаменаторларының артыннан чаба, «ыслушай, менә бу абитуриентны батырма инде» дип, телләрен тасма итә. Өлкән экзаменатор нинди, группа шундый. Моны беренче сентябрь көнне беренче лекциягә кергән беренче укытучы шундук аңлап ала. Җайсыз, ерпач, кытыршы бер группа утырамы алдында? Беркемнән дә сорама бу җәйдә өлкән экзаменатор булып Ибраһим Нуруллин эшләгән. Чибәр-чибәр, озын буйлы, мыеклы егетләр утырамы группада? Әһә, «понятно», бу җәйдә бит имтиханда фәлән ханым белән фәлән ханым эшләгән иде Ясно Тез башларын ялтыратып, авыр майлы керфекләрен салындырып, юеш кара карлыган төсле күзләреннән авыр нурлар «сачеп» утыралармы ун-унбиш кыз егерме биш кешелек группада? Бәрәч, аңа ник гаҗәпләнәсез, бу җәйдә бит өлкән экзаменатор булып Мәһдиев эшләгән иде
Университетның тарих-филология факультетында шундый легенда яши иде. Дөреслеккә туры килеп бетми инде ул
Легенда, сүзлекләрдә әйтелгәнчә, «уйлап чыгарылган» нәрсә. Иң гади итеп әйткәндә әкият.
Без, киенеп, университет бинасыннан чыкканда, теге «манигъ», Володя Ульянов һәйкәле артына өелгән кар өстенә дүрт-биш кызны бәреп егып, шуларны чикылдатып, әвәләп, дөнья шаулата, «Старая клиника» янындагы карт тополь башында йоклаган чәүкәләрне уятып, нервларын боза иде.
VII
Туксан яшен тутырырга җыенган методист Мәрьям апа Галләмова өемә чылтырата. Мин ул җәйне өлкән экзаменатор идем.
Карале, Мөхәммәт, ни бит Минем авылдашым сиңа бүген имтихан биргән. Син аңа «өч»ле куйгансың. Миндә тәрбияләнеп үсте бит ул бала. Минем үземнең балаларым булмады. Ләкин мин үз нәселебездән, үз авылыбыздан барлыгы унтугыз бала асрап, канат куеп, аларны зур дөньяга озаттым
Мәрьям апа, сезне ихтирам итәм. 1947 елда Арча педучилищесында сезнең «Татар әдәбиятын укыту методикасы» дигән китабыгыз буенча дәүләт имтиханы тапшырдым. Йомшак тышлы, зәңгәр шрифтлы иде. Ләкин бит бүгенге группада сезнең авылдаш барын белмәдем мин
Карале, Мөхәммәт. Мин сине гаеп итмим. Ул бала чибәр түгел. Кызыл чәчле, кызгылт сипкелле бер кыз ул. Син аңа шуңа күрә «өч»ле куйгансың инде (во приговор! М. М.). Мин сине гаеп итмим, матур кыз түгел ул. Иртәгә кызыксын әле син аның белән. Фамилиясе исеме матур түгел ул, ләкин бик акыллы бала.
Иртәгесен мин теге «акыллы бала»ны выжылдатып эзләп таптырам. Бүлмәдә арысландай йөрим, нервланам. «Иты шту такое?» Нужәли мин кыз балаларның тышкы кыяфәтенә карап билге куеп утырам? Мин кем? Мин кем?!
Мин бүген янартау. Мин бүген мина. Танкны шартлата алам мин бүген.
Шулвакыт, ишекне шакып, әдәп белән генә бер кыз керә. Кызыл чәчле, эре кызгылт сипкелле. Җаныкаем! Синме? Мин сине кичә рәнҗеттемме? Әйдә, болай итәбез
Һәм мин, тарихтан, чит телдән имтихан алучыларга ялынып, моңа юньле билгеләр куйдыртып, аны «заочно» укуга (кыз үзе шулай теләде) урнаштырдым. Ул ГПТУ тәмамлаган икән, аш пешерүче икән. Түбәнгә, икенче катка төшеп (анда безнең ашханә), ашханә мөдире Хәтимә Бариевна дигән юньле бер ханым белән сөйләшеп, кызыл сипкелне шунда эшкә урнаштырдым. Бер тапкыр әле унҗиде тиенлек борщны бушка да ашадым. Мин бик шат идем.
Әмма «заочник»ларның кышкы имтихан сессиясендә кызыл сипкел күренмәде. Ашханәдә дә күренмәде ул сессия вакытында.
VIII
Лекция бара. «Поэтика» темасына. Анда бер кешенең икенче бер кеше булып сөйли алу сәләте турында сүз бара (Аристотель хезмәтенә нигезләнеп). Мисал китерәм. Әлфия Афзалова булып сөйлим, сакауланып. Актанышландырып. Без бер йортта яшибез, бер-беребезне ихтирам итеп яшибез. Минем намусым чиста, «Әлфиягә үзе исән вакытта ук Актанышта һәйкәл куярга кирәк» дип беренче башлап язучы мин. Әлфия белән без 1968 елның апрелендә бу йортка бергәләп күчеп килдек. Йортыбыз элеккеге бакчачы бер урысның ярты гектарлы мәйданына урнашкан иде, урыс агайның алмагачлары әле ул язны да чәчәк атты, урыс агайның бакчада эскәмияләре, өстәлләре әле исән иде. Менә Әлфия шул өстәлләрнең берсенә менеп яткан гына бит Май кояшында кызына гына бит. Халык аһ! Безнең йортта Әлфия яшиме?.. Әлфиянең үземе?..
Һәм бөтен татар хатыны кандидат, доцент, профессор хатыны теге өстәл янында. Ә анда анда татар халкының горурлыгы, иркә кызы Әлфия аякларын кояшка юнәлткән дә, кара күзлеген кигән дә кояшта кызына
IX
Кабул итү имтиханнары бара. Химкорпуста, дүртенче катта, 93 нче ике ишекле аудиториядә. Алгы ишектән керәсең, теманы кара тактага язып куясың (инша), өч тема инде ул, аны бөтен Татарстан белә: 1) Нинди матур минем туган җирем; 2) «Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә»; 3) Һади Такташ традицияләре бүгенге әдәбиятта Ничә ел инде шулай
Мин теманы кара тактага язам, кыштыр-мыштыр эш башлана. Өлкән экзаменатор профессор Вахит Хаков. Без аның белән гомерлек дуслар. Мин алама, тәртипсез, җайсыз кеше, Вахит Хаков җайлы, тәртипле кеше. Без альянс.
Ара-тирә коридорга чыгабыз. Кем алдагы ишектән, кем арттагысыннан. Арттагысыннан кергәнне абитуриент бичара сизми, шпаргалка куллана. Университет уставы буенча болай: сочинение (инша) вакытында шпаргалка кулланган абитуриент «автоматически» төшеп кала һәм «приёмная комиссиядән «дело»сын алып кайтып китә». Моны бөтен абитуриент белә.
Ләкин бит минем, сигарет тартырга дип алгы ишектән чыгып китеп, коридорда сигаретны сүндереп, арткы ишектән шыпырт кына кереп, рәтләр арасыннан килгәнне белми ул теге бала, теге бахыр
Киләм арткы рәтләрдән, киләм күзәтеп. Күрәм: якты ботлы, кыска итәкле бер кыз ботлары арасына шпаргалканы куйган һәм шуннан үзенең өстәлдәге кәгазенә умыра гына бит! Нишләргә? Кыз бик чибәр. Хәзер мин моны тотсам, «дело»сын ябып, университеттан куарга кирәк, «жалко ведь!» Нишләргә? Бу кызны саклап калырга иде. Шәһәр кызы булса кирәк, юбкасы бик кыска. Шпаргалка өчен бер дә җайлы түгел ул кыска юбка. Киләм арттан әкрен генә, ә теге сизми бит. Әйтерсең тәрәзә кәрнизенә бәйләп куйган каз итен песнәк чукый. Ләкин песнәк ул, өч-дүрт тапкыр чукыгач, як-ягына каранып ала: мәче юкмы? Ә бу кыз карамый. Ә мәче һаман якыная. Нишләргә? Тотыла, әрәм була бит бу. Юк, бу баланы сакларга кирәк. Шунда мин аның артына килеп басам да бик ыспай хәрәкәт белән генә теге шпаргалканы алам. Дөрес, бераз мәшәкать чыга: кызыкай кискен хәрәкәт белән «гармошка»ны (шпаргалка гармун формасында эшләнә) эчкәрерәк шудырмакчы булды, ләкин кәгазь минем кулда иде инде. Безнең бу «бәрелеш»не берәү дә сизмәде, күрмәде. Шпаргалканы мин чалбар кесәсенә яшердем. Бераздан бу тирәгә яңадан килдем. Кызыем, берни язмыйча, тик утыра, яңакларыннан ялкын бәрә иде. Мин аңа шыпырт кына: