Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 10 стр.


Ысылдаган, выжылдаган тавыштан башка гына дәвалау ысуллары бар икән дип уйлап алды Кәшфи һәм авылча кызыксынып сикереп торды да ширма артына башын тыкты. Тыкты Һәм телсез калды. Күпмедер секундка теш сызлавы онытылып торды. Тәрәзәгә каршы ак халатлы, таза төз гәүдәле күзлекле профессор, ә аңа ян белән утырганы күзеңнең явын алырлык чибәр яшь кыз иде. Яшь кыз билгә кадәр бөтенләй чишенгән һәм профессор аның авызын ачтырып тешләрен карый, әйләндерә, аркасына, җилкәсенә баса, матур күкрәкләренә астан кулын куеп, ниндидер авыру эзли иде.

Кәшфинең баш тыкканын алар күрмәделәр.

Ширма артыннан чыккан профессор кулын юды, озаклап сөлгегә сөртенде, үзе дулкынланып сөйләде:

 Сезнең анда бер генә чокыр бар. Иртәгә шушы сәгатькә килерсез. Металл пломба куярбыз, курыкмагыз, берни дә сизмәссез. Ә, вообще, тешләрне карап торырга кирәк. Теш начарланса, иң беренче чиратта ашказаны, аннан йөрәк эштән чыгуы мөмкин. Хатын-кыз өчен тешләрне тикшертеп тору бигрәк тә әһәмиятле. Килеп дөрес эшләгәнсез

Профессор Кәшфине өстәл янына чакырды, ширма артында теге кыз киенә, шерт-шерт китереп нәрсәләрдер эләктерә, каптыра иде. Өстәл янына утырганчы, Кәшфи эш тәртибен белгән кыяфәттә пиджагын салды, күлмәк сәдәфләрен ычкындыра башлады.

Профессор елмайды. Аның кәефе шәп иде.

 Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез, диде ул, Кәшфинең карточкасын карап. Тракторист? Механизатор! Почётлы профессия. Безне интеллигенцияне икмәк, сөт-май белән тәэмин итүче кеше. А как же? Сезгә безнең бөтен осталык. Так. Менә болай утырыгыз. Аһа. Киңрәк ачыгыз. Так, так. Ничего. Куркыныч берни дә юк. Берсен суыртырбыз. Юк, авыртканын белми калырсыз. Бу  сезнең дошманга әйләнгән. Шуны алдыргач яңадан туган күк булырсыз. Нигә алай бик каты кырылды? На нервной почве шулай ук кырыла. Борчу күп күрдегезме? Балалар белән? Всё может быть. Ә протез куярга кирәк. Давай без болай килешик: сез иртәгә дә миңа килә аласызмы? Килештек. Димәк, иртәгә үлчәү алабыз. Хуш, туганкай!

Кәшфи чыкканда, ак халатлы теге егетләр кандидат кияүгә нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр иде. Ахрысы, анекдот.

 Юк, сез уйлап карагыз әле. Таныш булмаган чибәр хатын бара. Теге әйтә иптәшенә, вәт, ди, тегеләй-болай иткән булып кына, моны эләктерергә, ди. Шул арада теге хатын ишетеп бара икән боларга таба борыла да әйтә:

 Тегеләй-болайга гына минем үз ирем дә бар инде,  ди.

Бәхетле көлешү, төтенгә бәхетле тончыгып, бәхетле ютәлләү

Кәшфине шундук киендерделәр һәм әйтә куйдылар:

 Абзыйның кәеф яхшымы? Пациентлар матур кешеләр бүген, дип мәгънәле елмайдылар.

«Пациент» сүзенең мәгънәсен аңламаса да, бу чибәр егетләргә кушылып, Кәшфи дә елмайды. Егетләр игътибар иттеләр: механизатор абзыйның авызында им өчен бер теш күренмәде.

Профессор вәгъдәсендә торды, үлчәүләр алды, протез куярга сроклар билгеләде.

Ташлытау поездына Кәшфине озатырга биш кыз, дүрт кияү килгән иде.

XV

Ахияр беренче сүзне райком секретаре Байгильдеевка бирде.

 Хөрмәтле иптәшләр, диде беренче секретарь Байгильдеев, бераз гына дулкынланып, хөрмәтле дуслар, ерактан кайткан ветераннар, туганнар! Бүген без гаҗәп кызыклы бер тантананың шаһитлары булдык. Ихтимал, республикада мондый тантананың беренчесен сез оештыргансыздыр. Бүген мин президиумда уйлап утырдым. Сезнең Культура сараегызда шыплап тулган авыл хезмәт ияләренең шатлыклы чыраена карап утырдым. Илле ел эчендә нинди авыр, мәшәкатьле, данлы юл үткәнсез сез. Гаҗәп бит! Күпме язмыш сездә, күпме тарих! Иптәш Гарәфиевнең докладын бүген ал да берәр толковый язучыга бир! Колхоз турында бер роман бит бу, иптәшләр! Бу бит бөтен районның язмышы! Бөтен колхозчының тарихы! Мин уйлап утырдым. Иптәшләр, сез мине беләсез, сезнең коллективта инде унберенче елымны эшлим. Бу якларга килгәндә, монда мине кабул итмәсләр, эшләве, уртак тел табуы авыр булыр дигән идем. Мин бит бөтенләй икенче яктан, Тау ягыннан. Сезнең халыкның гореф-гадәтен, рухын, сөйләшү манерасын бөтенләй белмәгән көе килеп төштем сезгә. Сезнең бүгенге илле еллык юбилеегыз минем дә бәйрәмем. Минем дә юбилеем. Бүген көндез сәгать уникедә бу районда эшли башлавыма нәкъ ун ел тулып, унберенчегә китте. Әйе, нәкъ ун ел элек шушы көнне партия райкомының пленумы булып, ул оештыру мәсьәләләрен дә карады. Мин чит яктан идем, озак тора алмас кебек идем. Әмма сезне яраттым. Инде сез бүген хезмәт ветераннары, колхозның җитәкче иптәшләре, алдынгы эшчеләре бәйрәм табынына җыелдыгыз. Бу өстәл янындагы кешеләрнең күңеле көр булсын, тәннәрендә сихәт артсын, колхозыгыз киләчәктә дә эзмә-эз алга барсын, иптәшләр

Урман итәгендәге инеш буена яңа такта өстәлләр, эскәмияләргә әзерләнгән аш мәҗлесе шулай башланып китте. «П» хәрефе итеп куелган өстәлнең түрендә район кунаклары арасында ялгыз-ялгыз Кәшфи, Гыйлфан утыралар иде. Асия җиңги, кияүләр-кызлар кайтыр дип, мәҗлескә килмәде, Гыйлфан шулай ук ялгыз кайткан иде. Гыйлфан, кайтышлый Казанга туктап, университет тулай торагыннан малаен эзләп тапты да, аны рульгә утыртып, үзе ял итмәкче булды. Малай мәҗлескә катнашмады, алар ике студент Тимур белән Рамил яр буендагы учакта шашлык кыздырган җирдә кайнашалар иде Гыйлфан күзәтеп утырды.

Ахиярның хатыны Сольма да бу тантанага катнашмады. Никадәр катнашасы килсә дә, булдыра алмады. Чөнки белә: авылда Культура сараенда культмассовик булып Фәхразый кызы Резеда Сольма имезеп үстергән, беренче класска кадәр үз кызым дип яратып, бөтен йөрәк җылысын биргән кыз эшли иде, концертны ул алып барачак иде. Ничекләр итеп аңа карарсың, ничекләр итеп йөрәк җәрәхәтенә түзеп утырырсың анда?

Берничә тосттан соң мәҗлес җанлана төште, колхозның үзешчән сәнгать көчләре чирәмле квадратка чыгып бастылар. Июньнең иң кояшлы, баллы куәт, мәтрүшкә чәчәге, бөтнек үләненең кайнар исе борынга бәрелгән бер сәгате  төштән соңгы дүртләр иде. Колхозның Поник бригадасыннан килгән кунакларның руслар булуын исәпкә алып, концертны ике телдә алып бардылар. Һәркем эчендәгесен сөйләгән, җырлаган сыман иде. Ахияр, зур гәүдәсенә ниндидер җиңеллек биреп, яр буендагы казаннардан кызлар белән бергә ризык ташыды: тыйнак кына утырган Катерина алдына тәлинкә белән кайнар ит китерде, аннан, йөгереп килеп, Байгильдеев каршындагы «Боржоми»ның бөкесен ачты, Гыйлфан белән Кәшфинең ризыкларын тикшереп чыкты. Кәшфи елмаеп утыра, ризыгы суынган иде.

 Ва-ва, ывву, диде ул, елмаеп, эченә төртеп күрсәтеп. Ахияр аңлады. Кәшфи шушы көннәрдә генә теш казнасы куйдырырга тиеш һәм ул бөтен булганын алдырып бетергән, ә инде «вавва-ывву» дигәне «ашказанымда гастрит, миңа күп ашарга ярамый», һәм дә «миңа сүз биреп маташмагыз тагын» дигән сүзе иде.

Катеринаның кызы шушы авыл мәктәбендә укытучы, бодай саламы төсле калын ике толымлы, зур, зәңгәр тирән су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән Рәсимә кебек үк ялгыз олаеп бара иде.

Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде.

Кәшфи моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, ашаганда Асия аны сораштырып утырган иде.

 Кай төшеңә суктылар, улым? дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап, алдына сөт куйганда.

Фәргать эчен тотып елый иде.

 Ят җиреңә типмәгәннәрдер бит? Асия җиңги, куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде.

 Ю-ю-к, диде ул, яшьләрен сөртеп. Анда типсәләр үләсең ис!

 Ник, син аны каян беләсең? Малай елаудан туктады.

 Беләм. Кара диңгезгә китәр алдыннан әти белән әни сугысканнарые.

 Ничек итеп?

 Әни әйтте, ах син, тәре, әле син сөйрәлсекләр яныннан кайттыңмы, мин әле сине нитәм диде дә әтигә китереп типте. Ослы баслы туфли белән.

 Шуннан?

 Әти бөгелеп төсте.

 Шуннан?

 Суннан бер атна пиджәген дә кия алмыйса бөгелеп йөрде. Аннан Кара диңгезгә баргас үлде.

 Әтиең-әниең кайда эшлиләр иде соң? дип сорады Асия җиңги, баланың йөрәген җәрәхәтләүдән куркып кына. Әмма Фәргать үзен тыныч тотты.

 Әни пиво сатты. Колхоз базары янында. Әти база дигән кибеттә эшләде.

Оля һаман җырлый икән.

Кәшфи игътибар итте: Катерина күзләрен кулъяулык белән сөрткәләп утыра иде.

Быел җәй, әллә ничек кенә шунда, моңлы, сагышлы булды. Кәшфи кызык хәзер: келт иттеме, күзенә яшь килә. Яз көне Ахияр белән төчкерешеп алдылар. Язгы сабанга чыкканда, Кәшфигә трактор бирмәделәр.

 Сәламәтлегең шәп түгел, язгы кыраулы төннәрне төнге сменада ничек эшләрсең? диде Ахияр. Шул мастерскойда эшләп ятсаң җитмәгәнмени?

Кәшфи каршы сүз әйтмәде, тамак төбенә яшь тыгылды да, идарәдән үпкәләп кайтып китте.

Ә авыл басуына гөрләп ике трактор килеп кергән иртәне Кәшфи, абзар артына чыгып, чын күңелдән үкси-үкси елады.

 Аның өчен чөнки диде ул, юан Асиянең алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп, и һәм дә яшьләр үсеп җитте. Мин олыгайганмын. Бирсеннәр миңа трактор, бирсеннәр миңа мең гектар җир, әйтсеннәр миңа, иптәш Габделбарыев, дисеннәр, менә шушы мең гектарны бер атнада эшкәртеп чык, дисеннәр Мин төн йокламыйм, көн йокламыйм и һәм дә шуны сөреп чыгам, гөл балчыгы ясыйм.

Ул көнне Кәшфи үзенә урын тапмады.

Мастерскойга узышлый гына кергән Ахияр да хәлне аңлады. Кәшфигә икенче көнне үк трактор бирделәр. Мастерскойда һәрвакыт аның урынына кала торган яшь егет егерь Минһаҗ малае бар иде.

Менә концертның чираттагы номерын әйттеләр. Рәсимә Габделбарыева җырлый, диделәр. Күрше колхоз председателенең тәбрикләвеннән соң ашык-пошык ризык капкалаган вакыт иде. Чирәм уртасына баянист белән Рәсимә чыгып басты. Культура сараеның реквизитыннан озын, каюлы атлас күлмәк кигән, башына килешле калфак утырткан, буйлы, сагышлы күзле мөлаем бер кыз. Кәшфи тын да ала алмады. Янындагы Гыйлфанга төртте, елмайды.

 Вуву, ыввы

Гыйлфан фамилиясеннән үк кем икәнен чамалаган иде, шулай ук елмайды.

 Молодец, яшьти, чибәр кыз үстергәнсең, диде.

 Выввы, ваввы

Рәсимә дә үзенекен җырлады. Ука белән чиккән кызыл саржа жилетлы баянчыга карап, ул бөтен урманны яңгыратып, ачы тавыш белән җырлады:

Халык барысын да аңлады. Бу сылу кыз егерь Минһаҗ теле белән әйткәндә подранок. Бу укыган, зифа буй үстергән, рухи яктан үзен бай итеп хәзерләгән, хәзер ул, чыннан да, үзенә тиң таба алмый. Ансат кына язалар, имеш, бер-береңне яратсаң, белем аермасы сизелми, дип. Рәсимә, мәсәлән, Лев Толстойны, Бернард Шоуны, Эрнест Хемингуэйны, Кобо Абэны укыган. Ул Штраусның «Зәңгәр Дунае»н, Глинканың «Арагонская хота»сын аңлый, Равельнең «Болеро»сын ярата. Ә авылның Рәсимә тирәсендә чуалган токарь егет телевизордан хоккей һәм футбол гына карый. Шәһәргә баргач, ул егет иң беренче эш итеп циркка билет ала, ә Рәсимәнең, Качалов театрына кереп, Островский, Чехов яки Гоголь әсәрен карыйсы килә. Бу егет белән менә дигән тормыш корып булыр иде, әмма рухи уртаклык? Гаилә кору турында ансат кына язган кешеләр әнә шунысын исәпкә алмыйлар. Рәсимә ялгыз, аның буе-сыны, зифалыгы әрәм була. Әнә сеңелләре ун класс, СПТУ, ГПТУ тәмамладылар да менә дигән егетләргә кияүгә чыктылар. Кайсы кандидат, кайсы цех начальнигы, дөньяны җимереп яшиләр Ә бит сеңелләре Глинканы да, Штраусны да белмиләр, мәҗлескә җыелсалар, авыз күтәреп рәхәтләнеп җыенысы бергә шәрран ярып җырлыйлар.

Ә Рәсимә алай булдыра алмый. Егерь Минһаҗ малае да әйбәт кеше. Тик уртак тел генә табып булмый. Шуның өстенә юаш. Мәктәп коллективындагы тәҗрибәле хатыннар Рәсимәгә әйттеләр:

 Егет кеше артыңнан йөргәндә усал булсын, ир булгач юаш булсын, диделәр. Моны алар кат-кат әйттеләр, күрәсең, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр.

Имеш, яратсаң, уртак тел табып була. Ә Рәсимә әйтә: уртак тел тапсаң, яратып була, ди. Теге, Тавис көнләшкән хезмәт укытучысы да начар егет түгел. Берәр тапкыр озатып та куйды ул Рәсимәне. Эшләр ярыйсы гына бара иде кебек. Ләкин беркөнне хезмәт укытучысы әйтеп куйды:

 Поледельник иң авыр көн минем, алты сәгать, диде.

 Ничек? дип кычкырды Рәсимә, үзен үзе белмичә. Нәрсә дидең?

Егет аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлады:

 Ие, ие, диде ул, поледельниктә алты сәгать минем. Завуч шулай куйган

Рәсимә ул көнне кич мендәренә капланып елады. Филолог кызга ул көнне зур җәрәхәт ясалды. Алар башкача инде очрашмадылар

 Иптәшләр, мәҗлесне дәвам итәбез. Бүгенге мәҗлестә урнашкан матур традиция буенча, сүз әйткән кешегә бер нагрузка да өстәлә. Ахияр, хәйләкәр елмаеп, Гыйлфанга карап алды. Ул кеше бер һөнәр күрсәтә. Җырмы, биюме дело хозяйское. Хәзер мин сүзне колхозның ветераны, безнең якташыбыз, шөһрәтле шахтёр, бик күп орденнар кавалеры, яшьтәш Гыйлфан Хәйбиевкә бирәм.

Гыйлфан уртага чыгарга ашыкмады. Башта өстәл почмагындагы баянистны каеннар арасына чакырып алды һәм алар ниндидер көйне табарга азапландылар. Гыйлфан шуннан соң гына уртага чыкты.

 Якын дуслар, туганнар ул тамагын кырды, минем бу авылдан киткәнемә утыз дүрт елдан артык. Это немалый срок. Татарча бик әйбәт сөйләмәсәм, извините. Утыз дүрт ел эчендә не только телеңне, но и адресыңны да онытырга можно. Менә бүген торжественный җыелышта сез миңа почётная грамота бирдегез. Я этому очень рад. Мактанып әйтмим, мин үз гомеремдә берничә мәртәбә дәүләт орденнары алдым, Мәскәүнең Георгиевский залында да миңа орден биргәннәре булды. Сез биргән почёт грамотасы минем өчен әнә шулай ук зур событие. Бу грамотадан мин үзем туып үскән басулардагы бодай башагы, бәрәңге сабагы исен сиздем, һәм минем күңелем тулды. И мин горурлык белән әйтә алам: бу колхозга минем дә өлеш керде. И тагын бер яңалык әйтәм: пенсиягә чыгуга, мин семьям белән шушы колхозга кайтып төпләнәм Мәҗлес шау итеп кул чапты.

 Җырларга!

 Биеп күрсәт! дип кычкырындылар.

Гыйлфан тамагын кырды.

 Конечно, колхоз идарәсе миңа монда кайтып урнашырга рөхсәт бирсә.

Ахияр урыннан сикереп торды, уртага чыкты һәм Гыйлфанны кочаклап алды. Чирәм өстендә ике таза ир, кочаклашып, таза куллары белән бер-берсенең аркасын сөеп торалар иде. Бу инде идарәнең карары иде.

Баянист чыгып баскан икән.

Гыйлфан, учын йомарлап, тамагын кырды һәм, чайкала-чайкала, җыр башлады. Халык тып-тын калды.

Җырны яшьләр почмагы күтәреп алды. Гыйлфан да канатланып китте. Мәҗлес түреннән аңа сокланып, елмаеп, Байгильдеев, Кәшфи, Ахияр карап торалар иде, ул арада Гыйлфанның ике ягына ике кыз килеп басты, аларның кулларында зур-зур букетлар. Алар Гыйлфанны култыклап алдылар да җырга кушылдылар. Гыйлфанның беләкләре калтырый иде.

Гыйлфанны чәчәккә күмеп, яңакларыннан үбеп алган ике кыз Рәсимә белән Оля икән

Мәҗлес кызды, кичке караңгылык төшкәндә генә, учаклар өстеннән алып, чәйнекләр китерделәр. Уртага тәңкәле күлмәк, тәңкәле баш киеме кигән бер чибәр кыз чыгып басты.

Гыйлфан, борылып, Кәшфидән сорады:

 Бу кем кызы була?

Кәшфи, балаларча елмаеп, аңа аңлатты:

 Вуву, ыввы, диде.

Татар теленә тәрҗемә иткәндә, бу «мәктәптә химия укытучы керәшен кызы Лиза» дигән мәгънәне бирергә тиеш иде, Гыйлфан «аңладым, рәхмәт» дигән сыман ияк какты.

Керәшен кызы чибәр генә. Гармунчысы да башка егет. Егет, күрәсең, шулай ук Культура сарае хезмәткәре, уртада үзен кыю тотты.

 Колхозыбызның хезмәт ветераннары, кунаклары хөрмәтенә без Лиза Евдокимова белән бер җыр әзерләдек. Лиза җырлый, ә мин бүгенге көндә кешеләр арасында бик сирәк очрый торган Михаил Вараксин гармунында аның җырлавына ярдәм итәм, русча әйтсәк, «сопровождаю».

Назад Дальше