Районнан килеп төшкән элемтәчеләр бригадасы багана урыннарын күрсәттеләр һәм магистраль линия белән Гәр Хутор арасында алты-җиде җирдә ут яктылар. Җир туңын шулай гына җебетеп була иде. Тракторлар бүрәнә тарттырдылар, берәүләр аны чистартып каезлады, автокран яңа баганаларны казылып яткан чокыр урыннарына җайлады, өч егет тимерчыбык бухталарын сүтеп, кыр буйлап сузды.
Кыр тулы ирләр иде, кызык өчен килүчеләр дә булды. Аучы Җәгъфәр хатынына бер казан ит пешерергә кушылды, кладовщик машина белән алар йортыннан әллә ничә әйләнде.
Көзнең кыска көнен караңгы алганда, Кәшфи өенең түрендә, тегү машинасы куелган зур өстәлдә, кара эбонит телефон аппараты тора, һәм бу аппарат әллә кая тоташкан булуы белән үзенә әллә никадәр серлелек, куркыныч серлелек җыйган иде.
Таҗиева ашыгыч рәвештә район үзәгенә китеп барды. Ахияр исә Кәшфи өендә утырып калды. Телефонисткалар белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп тикшерелгән булса да, Таҗиева, кайтып керүгә, Кәшфиләр өенә чылтыратты. Трубкада Ахияр иде. Шаярышып сөйләшеп алдылар:
Ало, как меня слышите? Приём.
Слышу вас хорошо. Я Сокол. Приём.
Ну, ярый, иптәш Гарәфиев, рәхмәт сезгә. Выручать иттегез.
Нигә рәхмәт? Кәшфи безнеке.
Ярый, хушыгыз. Мин бер-ике сәгать утырам әле.
Таҗиева контрольдә калды. Озак көтте. Телефонистка кызларга да аеруча игътибарлы булырга кушылды, һәм менә кичке унда Казаннан звонок: Мәскәү!
Таҗиева параллель тоташты һәм тагын йөрәк тибешен ишетә башлады. Мәскәүдән гаҗәеп якын, үз тавышы белән бер кыз дәште:
Говорите
Таҗиева һаман тын алмаган иде әле. Линиядә тагын кытырдау. Тамак кырган тавыш һәм, ниһаять, Кәшфи:
Алю, алю! Асия, синме?
Әлү, әлү. Мин, мин, Кәшфи.
Алю, Асия! Радиаторда су калган минем.
Мин аны шул көнне үк агыздым.
Шулаймыни? Ярый, хуш! Аның өчен чөнки трактор ул Ярый, хуш. Тәслимәнең температурасы төштеме? Аның өчен
Кончили? Теге ягымлы тавыштан соң линия тынып калды.
Кәшфи күргәзмәдән медаль алып кайтты. Бер атна узганда, СССР элемтә министрлыгыннан Таҗиева исеменә рәхмәт кәгазе килеп төште.
Ул көнне Ташлытау район халык судыннан Тавис Габделбарыев исеменә дә извещение килеп төште: район халык суды утырышының фәлән көндә чыгарылган карары нигезендә, фәлән статья нигезендә, җитмеш сум штрафны фәлән расчётный счётка күчерергә. Срогы фәлән
Мәскәүдән кайткан әтисе янына Тавис акча сорарга килде.
VII
Габделбарый абзый әйтә иде, мәрхүм:
Әйт тыңлаганга, сук елаганга Белеп әйткән икән.
Хәер, Өчиледән Люциянең әнисе дә әйтте:
Тиле белән, диде, тапма да, бүлешмә дә
Бу дөньяда гел халык мәкале буенча гына яшәрлек.
Ахияр Гәр Хуторга соң гына килде. Өйләрнең берсендә генә, урманга терәп салынган Тавис өендә генә ут бар иде. Ахияр ияләнгән: бернинди кисәтүсез-нисез чоланга узды, аннан зур өйнең беренче ягына керде. Люция савыт-саба юып йөри, Тавис күренми иде.
Сеңлем, нихәл, теге титарай кайда? диде Ахияр.
Люция, шешенгән күзләрен Ахиярдан яшереп, йортның эчке ягына ишарә ясады. Ахияр түргә узды, ишек янындагы включательне чама белән эзләп тапты. Болын кадәр өйнең түшәменә көндезге яктылык бирә торган озын трубкалар куелган иде. Түрдә, никельле, сыгылмалы зур караватта, Тавис йоклап ята иде. Ахияр башта аптырабрак калды: карават башына терәп зур ястык салынган. Зур ястык астында зур мамык түшәк. Панцирь уртадан иңгән. Тавис шулай итеп утырып йоклый икән. Ахияр тупас кына аңа дәште:
Тавис, тор әле, сөйләшәсе бар, диде.
Люция керде.
Ахияр абый, маташмагыз, файдасы юк, диде. Нарат яфрак ярырга мөмкин, әмма каен ылыс бирмәячәк. Мин барысын да хәл иттем инде. Менә ял алган көнне үк китәм.
Борылып чыгып китәр алдыннан тагын әйтте:
Моның белән сөйләштең ни, сөйләшмәдең ни. Безнең авылда андый кешене мунча ташы дип йөриләр: әйткәндә аңламый, сүккәндә еламый.
Тавис, әлбәттә, йокламый, тыңлап ята иде.
Тор әле, сөйләшәсе бар.
Тавис күзен ачты. Ахиярны танымый торган булды.
Тор әле. Чыгыйк әле. Син нәрсә, әллә инде ятып йоклау дигән нәрсәне дә оныттыңмы? Әнә шул утырып йоклау харап итә инде сине. Башыңдагы кан, беләсеңме, кая җыела? Әнә шуңа күрә бөтен эшең дә шул төш белән эшләнә инде синең
Тавис торды, йокыдан айныган булды, киерелде. Эш буенча председательнең аңа бер дәгъвасы да юк иде. Һәр Ходай бирмеш көнне Тавис иртүк атын җигә дә фермага китә. Эшкә карусыз, бригадир аның теге-бу эшне өзгәнен, каршы килгәнен белми.
Чоландагы эскәмиягә чыгып утыргач, Тавис тәмәке кабызды.
Юкка килгәнсез, диде ул Ахиярга. Хатынга мин хуҗа. Сез анысына председатель түгел.
Тукта әле
Туктыйсы-нитәсе юк. Мин озын сүзле кеше түгел. Мин көненә ике генә тапкыр сөйләшәм: драстуй, досвидәния. Минеке шуның белән бетте. Ул урыныннан сикереп торды, утлы тәмәкесен ачу белән идәнгә ыргытты.
Нигә ун чакрым җирне бергә кайтканнар алар беркөнне хезмәт укытучысы белән? Урман эчен ник бергә чыгалар алар? Үзегез уйлап карагыз! Ник сөт машинасына утырмаганнар алар, ә? Имеш, машина газы килешми! Тегеннән аерылмас өчен әйткән ул аны. Мин аның йөрәген кисәм әле, ул хезмәт укытучысының, йортына ут төртәм мин аның. Керосин сибеп. Тычкан балалары кебек ояларында кайнап янсыннар шунда. Мин аның йөрәген кисәм әле Хиросима ясыйм әле мин аларга.
Ахияр, бернигә ирешә алмыйча, кайтып китте. Чыгып китәр алдыннан гына йөрәк ачысы белән әйтте:
Егет кеше шул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән, диде.
Кәшфиләрнең дә өендә ут яна иде. «Малай ике нигезне дә дер селкетеп алган икән» дип уйлады Ахияр.
Люция шул атнада ук кайтып китте. Колхоз машинасына утырып килгән әнисе, әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алып, кабинага кереп утырды, Люция кузовка урнашты. Тавис исерек иде, чоланга сөялеп, тәмәке тартты. Машина кузгалыр алдыннан әби кеше, Тависка карап:
Ишегалдыңа бәбкә үләне үссен иде, дип нәрсәдер укынды. Моны Тавис та, шофёр да аңламадылар. Урамга чыкканда, әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды. Йөзен чытып, шофёрга борылды.
Әнә теге юньсез генә харап итте баламны, диде. Ирем ягыннан нәсел. Дөнья мәгънәсезе. Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә, ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит. Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә басып тора бит, нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып.
Чулак Абдул, машина узганда, капка эченә кереп китте.
Әйдә, ярар инде, диде әби кеше. Туасы җан булгандыр. Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында әле беренче баруы бит
Шофёр егет дәшми, тыңлый гына. Ул әле яшь, кияүдән аерылып кайтуның кыз бала гомерендә нинди фаҗига икәнен белми. Әби кеше исә тора-бара да авыр сулап куя:
Үз сөягебез үзебездән артмас әле. Тик инде ишетер колакка гына бер дә матур түгел шул. Бигрәк тә рәтсез кешегә тап булды шул. Бигрәк тә бәхетсез бала булды шул. Торып калсалар да ярыйсы иде инде. Тегесе лишнәйрәк кыланды шул
«Лишнәйрәк»нең бөтен тирәнлеген кодагый үзе генә белә. Кыз белән кияүнең беренче кышлары, беренче айлары иде. Дөньяда бер ямьсез, хәвефле салкын буран чыкты. Буран бәпкә-киштәләрне йолыкты, лапасны, йорт түбәсен алып китмәкче булып котырынды. Кодагый, кызын уйлап, болай да йокысыз ята иде. Шулвакыт капка шыгырдагандай булды. Ялгыз хатын сискәнеп китте: кемдер, койма өстеннән кергән сыман дөпелдәп, ишегалдына төште. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. Ул арада ишек кактылар.
Кем ул? Кайсыгыз ул? диде кодагый, куркудан тамагы чатнаганны җиңә алмыйча. Кем бар анда?
Салкын буран бер аваз алып килде:
Бу мин, әби, курыкма. Тавис мин.
Әби кешенең эченә җылы керде, аягына киез итекләрен киеп, ишекне барып ачты.
Һай Аллам, Лутсия исән-саудыр бит?
Әби кеше карлы-буранлы кияүгә ялварулы караш ташлады.
Ул-бу булмагандыр бит?
Тавис бүрегеннән-туныннан сырышкан карны какты.
Юк, диде ул, артык туры карамыйча. Шәмәрдәннән кайтышымые. Кибет алдына туктап, таныш-белеш белән тегене-моны сөйләшеп торган арада атым югалды. Үзебезнең якка китмәгән, ул яктан кайткан тракторчыларны очраттым. Берәр тыкрыкка кереп катып калмагае дип куркам. Ат түләсе булса тагын колхозга. Болай да халыкара хәл катлаулы. Әнә ул Пауэрсны гына ал инде. Свердловск өстендә бәреп төшерделәр
Кодагый әби, калын сукно шәлен бөркәнеп, фонарь кабызды. Тавис, чишенеп, диванга ятты.
Син инде, әби, тышта бик салкын, кырга чыкма. Тыкрык-фәләннәрне генә карап кайт. Батып ятып, тез буыннарын өшетмәсен, дим. Ат түләргә монда Шундый расхутлы елны, йорт җиткерәсе бар бит. Еллар да тыныч түгел. Әле аның йортын җиткерерсең, ә дыруг сугыш башланып куйса. Кара ул Вьетнамда ниләр бара Мин бераз хәл алыйм, аһ иттем. Мин кешедән куркып яшәүче түгел: бирәчәгем юк, алачагым бар
Шакмаклы яшел сукно шәлен бөркәнгән әби төнге икедә, шакыраеп катып, ут янып торган өенә кайтып керде. Өйалды ишекләре ачык иде. Өенә керде һәм шаккатты: өй асты ачылган. Тавис диванда түгел, идәндә тәгәрәп ята. Кодагый әби, әле аңышып бетермәстән, чыра кабызып, өй астына төшеп китте. Шунда гына аңлады: нигез балчыгына күмеп асраган ике шешә эчемлеге бар иде. Яз көне бакча сукалаганда, җәй көне печән китерткәндә гел кирәк була торган ике шешә бар иде. Ә хәзер Нигез актарылган, әйтерсең күсе йөргән, һәм ике шешәнең берсе калмаган. Ярый әле ак түгел, кызыл гына иде.
Кодагый әби иртән мал караганда, Тавис чыгып сызды. Атны тиз тапты. Ул аны авыл читендәге бер йортның лапасына кертеп, ышыкка куйган, ашарына люцерна салган икән. Хуҗаларыннан үтенгән:
Мин, дигән, Гәр Хутордан, күрәсе кешеләрем бар, бер узышлый утын кертермен, атны куеп торыйм, дигән.
VIII
Авылның юкә чәчәге исенә батып, бал сулап йокыдан торган бер иртәсендә Гәр Хутор халкы «Дружба» пычкысының тавышына сискәнеп уянды. «Дружба» тавышы авылда Сабантуйга кадәр, халык утын әзерләгәндә генә ишетелә иде. Берәү дә шикләнмәде: Тавис бу, чөнки кичә генә ул районнан суд торып кайтты. Кичә бер тапкыр «Дружба» яңгырап алган иде инде. Судта мал-мөлкәт, йорт-җирнең яртысын Люция белән Алсуга бүлеп бирергә дип карар чыгарылган иде. Тавис моны өйдән өйгә йөреп сөйләде:
Миңа нәрсә? диде ул, өй саен кереп. Бүлдем-бирдем, чыктым-киттем. «Дружба»м исән булсын. Пычкымны асам да, Тайшет ягына китәм дә барам. Хатын-кыз шулай ул. Бармагыңны бирсәң, кулыңны тартып алыр. Мин бу йортка күпме расхут тоттым? Аны миннән башка кем белсен? Ашаган белми, тураган белә, ди әнә Чулак Абдул. Минем теге чүпрәк башның туганы. Минем бу йортка тыккан акчамы? Һи-и-и Осталарны бер кушкачмы? Кирәкнең кыйбаты юк аның.
Бу нотыкны Гәр Хуторның һәр өендә аерым-аерым тыңладылар. Тавис бу нотыкны Чулак Абдулга гына бераз үзгәртеп, ике җөмләсен кыскартып сөйләде. Аннан, пычкысын асып, әти-әни йортына килде. Әтисе эштә иде, туган нигездә ул коры гына сөйләште дә әнисенә әйтте:
Давай, кайда нәрсә турыйсы бар? Пычкы эш сорый. Давай, давай. Ачу килгән чак кулымда пычак. Кышлык әрдәнә ясап биримме? Анда бер стакан бырага калмаганмы? Бар, карап чык әле. Һи-и-и Теге хезмәт укытучысынмы? Йөрәген кисәм мин аның шушы пычкы белән. Әйткәние диярсең, биргән булса, буду, фәлән итим, на
Әнисе кызганды, бер стакан бырага бирде. Кәшфидән яшереп кенә, урык-сурык, үткән-сүткәнгә, Тависка дип кенә ясаштыргалап тора иде. Тавис җебеде, сүгенде. Әнисе сыер савып йөргән арада, пычкысын кабызды да ишегалды буйлап йөрде. Аннан кисәрлек, турарлык әйбер тапмагач, ачу белән җир кисә башлады. Күзен алартып бөкрәя дә, котчыккыч газ биреп, пычкының чылбырын җиргә батыра, якын-тирәгә балчык, бәбкә үләне оча. Әнисе сыер савып чыкканчы шулай кыланды, ишегалдын бозып бетерде.
Ә бүген! Йокыдан торган халык күрде: Тавис ишегалдында быж-быж йөри иде. Күрделәр: пычкысын җилкәсеннән салмаган көе, ул Чулак Абдуллардан озын баскыч алып чыгып китте. Аннан моторлы пычкының котырынган тавышы ишетелде: пычкы, бер явызланып, бер юашланып, йомшап кала иде. Кәшфи дә сикереп торды: бу тавыш аңа теш докторының мәкерле, явыз машинасын хәтерләтте. Анда да шулай: нәнием, нәнием дигән була да доктор, ысылдап торган бер кәкрүшкәне авызыңа тыга. Аннан түз Эҗ-җ! Эҗ-җ! итеп бәгыреңне телгәли дә, монысы гына җитмәде бугай дип, шалтыр-шолтыр китереп, коштабактан тагы да нечкәрәк, тагы да зәһәррәк борау эзли
Кәшфи уянды, сикереп торды, чыгып йөгерде. Чалбарын урам буйлап йөгергәндә төймәләп бетерде. Яланаякка элгән галошларның берсе өстән ярык икән, урамда төшеп калып үзәгенә үтте. Бер алды Кәшфи галошны, йөгереп барган хуттан кире чигенеп, ике алды. Өч. Аннан дүртенче тапкырын алмады.
Ул килеп кергәндә, Тавис клуб кадәр яңа йортның бер стенасын кыл уртадан өзеп чыккан иде инде. Кәшфи, йөгереп килеп, улына ябышты, пычкысын тартып алды, сүндерде. Күз яшенә тыгылып, гыжылдап әйтте:
Нәрсә эшлисең син, улым? Башыңда миең бармы синең? Бармы? Аның өчен чөнки, бу йортка минем нәкъ дүрт мең ярым тәңкә
Аннан чирәмгә лып итеп утырды да, тезләрен кочаклап, үкереп елап җибәрде. Тавис сигарет кабызды.
Мин хөкүмәт карарын үтим. Миңа кичә судта әйттеләр. Йорт-җирнең яртысы теге чүпрәк башка, диделәр. Син борчылма. Мин ирекле сәвит гражданы, мин хөкүмәт карарын уважать итәргә тиешме, юкмы? Вәт менә мин шуны үтим. Үз өемне дә кисәргә хокукым булмагач, демократия кайда соң?
Һәм Тавис моторлы пычкысының нечкә тросын дыр-р-р итеп тартып җибәрде. Пычкы тагын ишегалдын селкетә башлады. Гәрәбәдәй нарат бүрәнәле өйнең икенче ягына баскыч сөяп, пычкы күтәреп менеп киткән улына Кәшфи әйбер әйтмәде.
Барысы да бүленгән, аерылган, беткән иде инде. Ул, утырган җиреннән торып билен язып маташканда, авыр сулап карап куйды: ун метр озынлыгындагы мәһабәт йортны өстәге калай түбә генә тоташтырып тора иде.
Иманын фәлән итим Хәзер Чулак Абдулдан тимер кайчысы алып чыгам да түбәсен дә кисәм. Аннан, Колан Кырга барып, теге хезмәт укытучысының йөрәген кисәм. Шуның йөрәген кисмәсәм, дөньяларда да тормыйм Нигә яшь совет семьясын боза ул? Чыктым-киттем Тайшет якларына. Кеше үтергән өчен да юк хәзер. Йөрәген кисәм мин аның. Кулы пычкы тота белгән кешегә өтермәдә дә шул эш. буду, йөрәген кисәм мин аның Менә эш бетте: уртак малны эт җыймас, дигәннәр
Кәшфи берсүзсез ишегалды уртасында басып торды.
IХ
Тавис «Дружба» пычкысы белән йортын кискән көннәрдә Кәшфинең гаиләсе кителә башлады. Олы кызы йорттан инде күптән чыгып киткән, анысы иң акыллы, иң әдәпле бала пединститут бетереп, Колан Кырда мәктәптә эшли, ялга гына кайтып йөри иде. Икенче кыз исә шәһәрдә штукатур булып эшли һәм байтак акча ала, әти-әнисенә гел ярдәм итеп килә. Анысы кияүне дә тиз тапты Чүпрәле районыннан чыккан мишәр, Казанда таксист булып эшли, имеш, акчаны көрәп ала. Таксист кияү шәһәрдә кешенең төрлесен күргән, шуңа күрә теге көнне Тависның йорт турап йөрүенә гаҗәпсенмәде, туй барышына бу хәл йогынты ясамады.
Туйның мул узуы өченче кызны игезәк сыңарын әсәртте. Өченче кыз мутрак, үткенрәк иде, туй көнне үк хәл итте: җизнәсенә ияреп, шәһәргә китәргә. Гәр Хуторда кияү табып булмаячак. Сугыш вакытымыни, көн тәртибенә тагын кияү мәсьәләсе куелды. Хәзер югары белем алу да хәтәр. Әнә Рәсимә апа ике-өч фәнне укыта ала, аңа тиң егет авылда гына түгел, Колан Кырда да юк, әнә ул күз алдында утырып кала инде. Әнә ул йөгерә-йөгерә туй уздырышып, оештырып йөри, биш ел шәһәрдә студент тормышын кичергән кеше буларак, ул өстәлгә нәрсәне ни вакытта чыгарасын белә әмма аңа ни шатлык? Аңа нәрсәгә бу?