Китәргә! Авылда бер көнгә дә калмаска! Өченче кыз шулай карар кылды. Аның күңеле кузгалды. Җитмәсә, җизни кеше, Чүпрәле мишәре, ишектән кереп-чыгып йөргәндә көпә-көндез! ике тапкыр моның калын чәч толымын очраклы рәвештә генә учына алып селекте дә, толым астына кулын тыгып, муеныннан сөеп китте. Балдыз шул ярты сәгать эчендә, савыт-саба юганда бер аш тәлинкәсе һәм ВДНХдан әтисе алып кайткан ике хрусталь рюмканы төшереп ватты. Туй кешеләре бакчага чыгып, урамга чыгып хәл алган вакытлар иде, йортта кызлар гына йөри, алар кичке зур табынны әзерлиләр иде, шуңа күрә савыт-саба ватылганга да, рәтсез Тависның кереп-чыгып эчкәләп, сүз озайтып болагайланып йөрүенә дә игътибар бирүче булмады. Кичкә зур мәҗлес көтелә вәссәлам! Кичке мәҗлес исә балдызны бөтенләй кешелектән чыгарды: ишегалдындагы таш сарайдан өстәлгә салкын катык алырга дип чыкканда, чолан ишеге янында ул кинәт кенә җизни белән очрашты һәм каушап калды. Чүпрәле җизни исә каушап калучылардан түгел икән, чолан ишегенең яңагына үрелде дә, нәрсәнедер чыртлатты, һәм шул мизгелдә ишегалдын яктыртып торган лампочка сүнде, балдыз әллә ничек кенә мишәр җизнинең куәтле беләкләре арасына килеп керде һәм, аңына килгәнче, мишәр җизни аның авызын томалап суырып үпте. Аннан, гөлт итеп ут янганда, җизни юк иде инде, һәм өйдән җыр тавышы ишетелде:
Балдыз бер мәлгә аңсыз калды: электр яктылыгы аның миен бутады, шул яктылыкта аның өстенә телевизор антеннасы авып төшкән сыман булды, зур урыс капка, уптым-илаһи урыныннан кузгалып, верандага таба килде, ә веранда, йорттан аерылып, бәрәңге бакчасына таба йөзеп китте. Өй эчендә исә бу хәлләрдән бөтенләй бихәбәр кунаклар гөр килеп җырлыйлар иде:
Урлап, хыянәтчел рәвештә һәм секунд эчендә башкарылган бер эш мыеклы җизнинең үбүе балдызны эштән чыгарды. Ул әле кичә генә мондый хәл буласын белми иде. Ул әле кичә генә бакча башында сыерга эт эчәгесе җыеп йөргәндә, йөрәк тетрәткеч бер хәлгә шаһит булган иде: күкрәге яраланган бер күгәрчен бакча киртәсе буендагы зур әрекмәнгә ышыкланып басып тора. Очып китә алмый. Кызыл кырыйлы мәрҗән күзләре белән мөлдерәтеп карый. Ә каршысында егерь Минһаҗның бозау кадәр зурлыктагы овчаркасы басып тора. Телен чыгарган. Эче селкенеп тора, еш-еш сулый. Эт күгәрченгә караган, күгәрчен эткә. Болар инде байтак шулай торганнар булса кирәк, этнең авызыннан селәгәй ага. Күгәрчен дә тыныч түгел, йөрәгенең лепелдәп типкәне беленә әрекмән дерелди. Кызый каушап калды һәм, эт эчәгесен кочаклаган килеш, абзарга йөгерде. Эт эчәгесен тиз генә утлыкка салды да күгәрченне алырга йөгерде. Йөгереп килде Ул килгәндә исә озын телле эт тә, кызыл каймалы күзле күгәрчен дә юк иде инде.
Балдыз кинәт кенә үзен шул күгәрчен хәлендә итеп тойды. Ул күзен ачканда, теге татлы хәрәкәтле җизни юк, аның яшь, тулы аркасын нигәдер чоланның шома баганасы бик нык этеп тора иде.
Балдыз туганы белән җизнигә ияреп үк китте. Җизни шәһәрдә байтак элемтәле егет, бөтен сөйләшкәне «белгән малай», «үзебезнең малай» балдызны эшкә урнаштырып, тулай торактан урын да алып бирде.
Бераздан алар туган йортка өчәүләп кайтып йөри башладылар.
Кайталар менә дигән итеп киенгәннәр, ялт та йолт китереп өй җыештырып алалар, печән-утын әзерләшәләр, варенье кайнаталар, кер юалар. Өйдә нибары дүрт кыз хәзер, аларның да икесе инде гаҗәп ямьсезләнеп, озынаеп, авызлары зураеп, аяклары торнадай сузылып килгән вакытлары иде бу инде, бер дә шиксез, тулыланып, матурланып, түгәрәкләнеп китәр алдыннан булган бер халәт, һәм инде шулай өч торна үстереп галәмгә очырган Кәшфи моның нәрсә белән бетәчәген чамалап йөри иде. Шәһәрдәге ике кыз исә кайттылар да сөйләделәр. Кайттылар да сөйләделәр. Бигрәк тә үткенрәге балдыз сөйләде.
Анда, диде, эш бик җиңел, ак халат киеп, кнопкага басып кына утырам, көненә җиде сәгать эшлим, көндезге смена гына, ике көн ял итәм, ике йөз тәңкәгә хәтле акча алам
Сыер савучы кызлар моны тыңлап хәйраннар калалар: алар көн-төн эштә, җәй юк, кыш юк, кнопкага алар да баса, әмма кнопкадан тыш әле әллә никадәр авыр йөк күтәрә, кичкә таба бик нык арыйлар, күпме генә эшләсәләр дә, йөз егермедән узмый, һәм атнага ике көн ял да эләкми иде. Ләкин юкка гына баш ваталар: Кәшфинең үткен өченче кызы да (кызлар күп булгач, Кәшфи үзе генә түгел, күршеләр дә исемнәрен хәтерләмиләр, чама белән өченче, дүртенче дип номерлап сөйләшәләр) һич тә ак халат киеп, кнопкага басмый һәм бер генә сменада эшләми, ике йөз тәңкәне әлегә ала алмый иде. Өченче үткен кыз бик һәйбәтләп кенә мехкомбинатта тире юу цехында өч сменага күчә-күчә эшли һәм тулай торакка кайтыр алдыннан душта юынып чыга һәм әлегә, өйрәнчек буларак, җитмеш ике тәңкәдән дә ары ала алганы юк, авыр эштән арып, буыннары талып йокыга киткәндә, ул, төшендә саташып, кайвакытта колхоз басуына кайта һәм кнопкага гына басып эшләтә торган комбайн белән шикәр чөгендере җыйдыра. Кояшлы көн, имеш, чөгендер тау кадәр өелә, аннан ул комбайнын туктата, шул тау өстенә менә һәм шунда аның күкрәгенә кайвакыт куәтле беләкле, үҗәт кара мыеклы мишәр җизни төртеп җибәрә дә, ул чөгендер тавы өстенә егыла. Кайвакыт ул чөгендер тавы да булмый, ә ап-ак мамык тавы була, һәм мишәр җизни төртеп җибәргәч, ул мамык тавына чумып, озак-озак чокырга төшә, ә теге әрсез җизни һаман моның белән, үзе көлә, үзе һаман моның авызын томалый, күкрәген изә, һаман аякларын көчле тез башы белән аера, үзе һаман көлә, имеш
Хәер, авылга ялга кайткач, ул әлеге төшен берәүгә дә сөйләмәде. Ул бер генә нәрсә сөйләде:
Анда минем эш җиңел, кнопкага басып тик утырам, диде. Ак халат киеп кенә йөрим мин.
X
Менә тагын калын карабодай басулы, кукурузлы саргылт-яшел баллы көз җитте, кышка әзерләнү кебек киеренке, эчке яшерен шатлыклы бер халәт килде. Иген быел бик уңган, көннәр әйбәт тора иде. Кәшфи сентябрь башында үзенең комбайнын паркка кертеп куйды да авыр сулады: идарәнең карары буенча аны иртәгесе көннән механика мастерскоеның мөдире итеп билгеләгәннәр иде.
Моңсу да, канәгатьле дә һәм канәгатьсез дә бер көз иде. Көз әллә ничек кенә шунда кисәк килде, якты зәңгәр күк, сары камыллы кырлар, карачкыл куе яшел кукуруз басулары, анда-санда җир тырмашып дерелдәп эшләп йөргән «Беларусь»лар, салкынга борылырга әзер торган җылы җилләр белән килде. Кәшфи яңа эш урынына ияләнә алмыйча иза чикте; чыкты да карады тышка, чыкты да карады: кырда булган бөтен техника хәрәкәттә иде, тракторлар, кукуруз комбайннары Кәшфидән башка да йөриләр иде
Моңсу көннәрдә, болай да күңел үзенә урын тапмыйча йөргәндә, тиктәскә генә моторлы пычкысын асып, әллә каян гына Тавис кайтып төште. Кайтып төште йортта тынычлык китте. Көзгә-кышка дип кыяр-помидор тозлап йөргән көннәр, Кәшфинең дә, туганнан бирле дип әйтерлек, беренче мәртәбә өенә үз вакытында кайтып, кичләрен телевизор карап, газет-журнал укып яши башлаган көннәре иде. Тавис кайтты тавыш кайтты.
Таккан кулына әллә ниткән бер сәгать. Төшергән аны кул аркасына ук. Гел шуны күрсәтеп йөри. Вакыт сораган кешеләргә юньләп әйтә дә алмый. Сәгатьнең цифрлары юк. Унике генә күрсәтелгән.
Олы теле аскы якта нәкъ уртада, кече теле уникегә килеп җитәргә нәкъ ике дилиние (деление) калган, ди. Аны кем исәпләп торсын?
Тависның хикмәтле сәгать тагып фырт йөрүенә карата Чулак Абдул гына үзенчә хөкем чыгарды.
Җегет җилле, диде ул, Тавис урам уртасыннан сәгатен карый-карый, тәмәке суырып узып барганда, капкасына сөялгән килеш карап калып. Җегет җилле, чикмән билле, чыбыркы чуклы, лы. Менә шул инде ул
Тавис кайтты әнисен кыен хәлгә куйды.
Чулак Абдул трактор белән утын китерткән икән, хатыны йөгереп кенә Кәшфиләргә керде.
Җыеп куйган запасыгыз юкмы, бүген кич үк Колан Кырдан алып кайтып түләр идек, диде.
Асиядә гомернең гомер буена запас була иде он бурасы эченнән алып, берне биреп чыгардылар.
Дөбер-шатыр килеп трактор узып киткәч, Чулак Абдул хатыны Кәшфиләргә кереп елады:
И Ходаем, адәм мәсхәрәләре генә булдым, шешәсенең бөкесе дә рәтле, эчендә кое суы, диде. Адәм мәсхәрәләре генә булдым.
Кызмача Тавис, пычкысын кабызып-сүндереп, ишегалдында матавыклана иде. Һаман сүз чыгармакчы була, әтисе-әнисе исә сүздән качалар. Чөнки бер эшсез йөргән улына әнисе кайткан көннәрдә әйтеп караган иде:
И улым, кеше балалары, читтә эшләп, күпме акча белән кайталар, синең нинди ярдәмең бар соң атаңа?
Тавис бу сорауга әзер булып чыкты:
Сезгә акча бирергә мин капиталистмыни? Мин ирекле гражданин.
Бераздан, эшсез йөргән улына эче пошып, әнисе:
Ичмаса, бәрәңге сабагын чабар идең. Әтиең бик тузды, бик картайды бит, диде.
Тавис монысына да әзер икән.
Гел эшләп торырга сез мине трактор дип белдегезмени? Әнә тимер эшләсен, диде.
Тавистан бөтен әйберне яшерделәр: әнисе гомер-гомергә «запаска» ясап килгән быраганы флягасы-ние белән башта печәнлеккә яшереп карады, печән өйгән булып, өйгән печәнне рәтләгән булып, Тавис аны тапты.
Бәт-тәч, монда нәрсә бар соң? дип, ул сәнәк белән рәхәтләнә-рәхәтләнә металлга төртте. Тукта әле, чабата башы чыкты әле дигәндәй. Монда нәрсә бар соң? Печән рәтлим дисәң, бер матавык чыга да тора Бер эш эшлим дисәң, бернәрсә чыга да тора. Чисти империализм булды бу безнең йорт.
Әнисе икенче көнне таң белән фляганы, печәнлектән алып, абзар артына чыгарды. Әле авылда беркем дә йокыдан тормаган иде. Салкынча, кыраулы, бәрәңге сабагы исле бер якты иртә иде. Кая куярга бу афәтне! Буразналарны күмеп, эт эчәгесе катыш бәрәңге сабагы яткан икән, Асия җиңги мәшәкатьле фляганы бакча башына өстерәде. Иң түргә менгереп, буразна арасына сузып салды да өстенә бәрәңге сабагы аударды, эт эчәгесен тартып сузды да шуның өстенә борды. Читкә китеп карап торды, этем дә табарлык түгел иде.
Тавис ул көнне ыгы-зыгы килеп урамда йөрде, аннан бик дәртләнеп кайтты да әнисеннән бер генә стакан бырага сорады. Асия җиңгинең мич астындагы куышта бер банкада ике-өч стакан запасы һәрвакыт була иде, һәм ул, олы запастан игътибарны читкә юнәлтү өчен, монысын аеруча басым ясап, күрсәтеп, болгата-болгата куышлыктан алды.
Менә бөтен булганы шушы инде, улым, диде.
Тавис бер стакан эчте дә авыз тирәсен сөртте.
Миңа, диде, бүльше кирәк түгел, без хәзер Чулак Абдулның дуңгызын суябыз.
Асия җиңги авыр сулап алды. Тавис, ашыгыч рәвештә верандадан узышлый, шүрлеккә куелган кайрак, чөйдән бер бәйләм сүс бау алып чыгып китте.
Кәшфи, мотоциклына утырып, Колан Кырдан кайтканда, чулак Абдуллар тирәсендә ыгы-зыгы иде. Дөнья, тормыш тәҗрибәсе белән Кәшфи сизде: унике йортлык Гәр Хуторның берәр җирендә ыгы-зыгы булса, ул инде, һичшиксез, Кәшфиләр гаиләсенә бер чите белән кагылмый калмый иде. Шуңа күрә Кәшфи тиз генә мотоциклын сүндерде дә, өстен-башын кагып, Чулак Абдулларга таба йөгерде.
Кәшфи килгәнче дә монда инде бөтен авылның малай-шалае җыелган иде. Метр ярымлы дуңгызны, такта капкачны ачып, аранга чыгардылар. Аран трактор кабиналарыннан, иске түбәләрдән бушаган калай кисәкләре, тимер плиталар белән уратып алынган иде. Диван кадәр дуңгыз чыкты, кояшка күтәрелеп карамакчы булды, әмма бичараның табигать биргән инстинкты тартты, ул мырк-мырк килде дә, кояшка битарафлык күрсәтеп, калай стеналарга ышкына-ышкына, аран буйлап әйләнә башлады.
Тавис белән Чулак Абдул аран эчендә, калай стена буена чүгәләп, тыныч кына тәмәке суыралар, әңгәмә коралар иде.
Мин инде, ни, Абдул абый. Тукта, дидем, миннән калмасын, дидем, барып та карадым. Мин әйтәм, кеше сүзе кеше үтерә бит, ничек мин шуны өстемә алып ир булып йөрим, ди. Тегесе сөйләшми дә. Әби генә сөйләште. И, ди, кияү дип әйтсәм дә инде сине, ди, менә болай бит ул, ди, дөньяны, ди, җил бозар, кешене сүз бозар. Авыл халкы, ди, үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан, ди, син аны уйлап кына кара әле, Абдул абый, гап-гади авыл хатыны лупа дигән сүзне белә, үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан, ә инде, ди, укытучыны, ди, микроскоптан карый, ди. Менә, билләһи, шулай ди. Лупа, микроскоп дип кенә сөйләшә. Ә үзенә инде алтмыш яшьләр булыр. Билләһи. Мин тегене сөйләштерәм. Халыкара хәлләргә алып керәм. Чөнки милитаристларның бик котырынган чорында яшибез. Колагыңны зирәк тотмасаңмы?! Һи-и-и Менә шушында космостан килде төште чит ил шпионы, алды китте сине. Аннан сиңа җәза, газап, допрос. «Яңа юл» колхозы ничә гектар арпа чәчә? Ничә баш сыер бар? Эштү син! Болар бит барысы да әһәмиятле капиталист өчен. Алар бит девальвация, инфляция белән башлары әйләнеп Ул сиңа күке кулы эчеп кенә булмый. Организмны харап итеп
Диван кадәр дуңгыз әле һаман әйләнә иде.
Тавис торды, тәмәкесен тирескә басты. Багана башына аркылы кадалган озын пычакка карап алды. Тирән итеп сулап алды.
Йә ярар, Абдул абый. Гомер буе дус яшәдек, син уйлама, ышту мин синең тумачаны хатын итеп алдым да аннан аерып ташладым дип. Мин бит ир кеше. И минем үз праваларым бар. Синең белән минем арага су керми. Без бит ирләр. Дуслар булып калыйк Бичара дуңгыз, һаман бугазын дөңгердәтеп, эфирга тавыш дулкыны чәчә, калай стенага ышкылып, әйләнә-тулгана йөри иде. Тавис дуңгыз янына килде, аны тоткан сыман итеп, муенын кашымакчы булды. Әмма дуңгыз алагаемга арт сикертеп чабып китте дә акырып җибәрде һәм аран эчендә бер әйләнә ясады: моны көтмәгән Чулак Абдул каушап калды һәм, ялгышып, дуңгызның юл өстенә төште. Дуңгыз исә, муенын кашышу рәхәтеннән булса кирәк, үзенең центнерлы гәүдәсенә хут биргән иде, һәм юл өстендә очраган какча гәүдәле Чулак Абдулны ул тузганак башын өргән кебек кенә мәтәлчек аттырды. Абдулның аяклары күккә күтәрелгәнне күреп, Тавис кычкырып җибәрде һәм аңа ярдәмгә ашыкты. Ләкин дуңгыз инде темпка кергән иде, икенче әйләнә ясаганда ул, моны теләмәгән көе, калын гәүдәсе белән ялгыш бәрелеп, Тависны да очыртты, һәм Тавис, сөрлегеп китеп, Чулак Абдулның брезент ботинкасының башына ачык авызы белән килеп ябышты. Дуңгыз аның саен кызды. Икеме-өчме тапкыр Чулак Абдул белән Тависның өстеннән таптап та узды. Ниндидер бер мизгелдә Тавис торды һәм стенага сыенды. Чулак Абдул әле һаман тора алмыйча ята иде. Тавис куркынып кычкырды:
Тор, дим, фәлән итим! Тор, дим! Чулак тәре, тор, дим! Фин сугышына бармас өчен кулыңны имгәткән чулак дезертир бит син! Тор, дим!
Дуңгыз котырынган, һаман әйләнә иде.
Яңадан куышу, яңадан егылу, аунау китте. Тавис һаман кычкырды:
Бауны, дим! Бау белән аягын! Танавын боргычла, дим! Ах фәлән Чулак тәре! Шул арада, бауга буталып, дуңгыз мәтәлчек атты, җир селкенеп алды. Шунда, егылган җирдән үзенең авыр гәүдәсен күтәреп, боларның икесен ике якка бәреп екты да, дөнья күчереп, акырып, стена буйлап чаба башлады. Гыжылдаган Тавис, яткан җиреннән үрмәләп, дуңгызның арт аягына ябышты һәм байтак вакыт әйләнә буйлап шуышып йөрде. Ул арада Чулак Абдул да сүс бауны дуңгызның танавына элдертә алды, һәм дуңгыз тагын, гөрселдәп, тиресле җиргә ауды, тыпырчына башлады. Котчыккыч тавыш, гырлау, сүгенү, тирес, салам, шалтыраган калай, тагын әллә ниткән әйберләр, хәрәкәтләр, авазлар арасында кайсы дуңгыз, кайсы Абдул яки кайсы Тавис икәнен аерып булмаслык бер халәт иде. Шунда Чулак Абдул, сикереп торып, баганага кадалган пычакны алды һәм дуңгызга селтәнде. Әмма дуңгыз зур куәт белән алгы санны күтәреп алды да Абдулны бәреп екты, Абдул дуңгыз борынын боргычлап тоткан Тавис алдыннан пычагын ялтыратып чыгып очты. Әллә дуңгыз акырды, әллә Тавис Тагын бер бәрелеш, һәм монысында инде пычак үзенекен эшләде. Койма буенда карап торган бала-чага читкә сибелде, дөньяны деңгердәгән тавыш дулкыны басты, аранга кан сиптерә иде.