Ничек яшисез сез, ә? Бөтен тавыш колакка керә дә тора бит. Менә, ичмасам, мин бер ял итеп алдым. Аның өчен чөнки
Тавис китәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә, бер кичне тузанлы һава әллә ничек кенә авыраеп китте. Капка-койма буйларындагы тузанлы баганаларга үрмәли-үрмәли, мәчеләр тырнак батырдылар, кичке якта өере-өере белән каргалар кычкырышып йөрде, зрәгә генә этләр өргәләп алды. Кәшфи мастерскойдан кайтуга, кое суы белән бит-башын юды да, салкын верандага чыгып, диванга ятты: яралы аягы сызлый иде. Асия җиңги дә, бала тапкан саен берәр юан тамыры калкып чыккан зәңгәр балтырларының сызлавына түзә алмыйча, мунчага кереп, кычыткан төнәтмәсенә аякларын тыгып утырды. Кичке ашны Тавис кына ашады. Күңелсез генә йокыга яттылар. Әмма йоклый алмадылар.
Төн уртасында Кәшфи йортының зур калай түбәсенә тып итеп бернәрсә төште. Верандада яткан Кәшфи моны бөтен тәне белән сизде: кадерле, газиз яңгыр тамчысы иде ул. Кәшфи урыныннан сикереп торды:
Син, дим, Асия! Син, дим!
Асия дә йокламый икән.
Син, дим! Ишеттеңме? Ул арада веранда калаена берьюлы ике авыр тамчы бәрелде. Кәшфи, яланаяк килеш, буяулы салкын идәндә әтәтерләнеп йөрде.
Син, дим! Бу бит Бу бит Арыш уҗымына Бәрәңгеләргә Кукурузга Аның өчен чөнки.
Ул арада тигез шау белән калай түбә гөжли башлады. Кәшфи йөгеренде, утны кабызды, аннан тагын сүндерде, ишекне бер ачты, бер япты.
Тышны инде яңгыр исе баскан иде.
Кәшфи аякларына оекбаш киде, майкачан гына баскычка чыкты, чолан түбәсеннән төшкән тузан изелгән яңгыр суын учына алды, иснәп карады. Аннан кулын селекте, түзмәде, икенче тапкыр учына су җыйды, анысын ялап ук карады: буяу, калай тәме килеп торган балчыклы су иде.
Шулай йөгереп йөргәндә, буыннар сызлаганы да онытылды. Ут яндырып, олы өйгә керделәр, түр тәрәзәне ачтылар. Өй түрендәге акация куакларын шаулатып яңгыр ява иде.
Асия! Асия, дим! Мин бүген йокламыйм!
Ул яңадан тәрәзә янына килеп башын тыкты, яңгыр инде түбә почмагындагы трубадан шаулап ага иде. Кәшфи мех жилетын киеп куйды, төймәләде, аннан тагын чиште, йомылып өйалдына чыгып китте һәм бераздан йөгереп керде. Аннан ул диванга килеп утырды һәм тирән итеп сулыш алды.
Аның өчен врачлар теге вакытта әйткәннәр иде миңа: яңгыр ява башласа, сызлануың бетәр, дип
Зур калай түбә һаман шаулый, өй почмагындагы труба астына куелган кисмәкләр тулып, күбекләнеп ташыйлар иде.
Истәлекләр бүген Кәшфине дә биләп алган, ул да бүген басуда, кемнедер алыштырганмы, әллә түзә алмый чыкканмы, «Беларусь»ка зур арба таккан да, дөбер-шатыр килеп, басудан подвалга бәрәңге ташый, Ахияр белән ике тапкыр кара-каршы очрашты инде дөньяда аннан да бәхетле кеше юк, авыз ерык, әлегә исән калган берничә алгы теше белән рәхәтләнеп елмая, шатлыгыннан каушый, тракторны гадәттән тыш тизлек белән чаптыра, арбасын даңгыр-доңгыр китерә иде.
Шимбә көн иде Кәшфиләрнең егерме биш сотыйлы бәрәңге бакчасында да эш кайнады. Кәшфинең биш кызы, дүрт кияве кайтты. Кәшфи кияүләрдән уңды: баҗайлар таза, эшчән, тауны тауга бәреп уйнарлык егетләр. Өчесендә машина. Машина әлегә теге гөнаһлы олы кияүдә генә юк, ләкин ул әлегә зарланмый һәм, сөйләүләренә караганда, мехкомбинат тулай торагында баласы белән бер бүлмә алып яшәүче яшь, мут балдыз янына гел баргалап йөри, акчалата ярдәм дә күрсәтә һәм, гомумән, үзе дә рәхәт яши диләр. Баҗайлар, ыһ та итмичә, егерме биш сотыйны әйләндереп ташладылар, сары кояш бакча өстендә уйнады: Кәшфиләр бакчасында бер генә сорт лорх кына утыртыла, һәм ул ел саен чәйнек кадәр үсә, каерып салгач, бакчага якты җиз самоварлар таратып ташлагандай була.
Алты кыз, уйный-көлә, бәрәңге чүплиләр, Рәсимә башкомандующий урынында, кияүләр аңа барысы да апа дип, сеңелләре исә төрлечә, исем белән дә, апа дип тә, дәү апа, алма апа дип тә дәшәләр. Рәсимәнең эштән бәхет булды. Сеңелләре генә шактый иркендә үстеләр. Рәсимәгә авыр еллар эләкте, кием-салым да такы-токы булды, ул үскәндә йорт җитештерү мәшәкате ничә ел гомерне алды. Беренче кыз булганлыктан, үзеннән соң килгән бөтен пычтыкны карау мәшәкате аңа эләкте, туганнан бирле печән әзерләү, бәрәңге чүпләү аннан башка эшләнмәде. Олы кыз булгач, әнисе аңа гел кырыс булды, Тависка эләккән җылы сүз Рәсимәгә эләкмәде. Өйдә бала-чага эшләгән бөтен шуклык өчен әнисеннән Рәсимәгә эләгә иде. Рәсимә чит кеше гаебе өчен җавап бирергә шулкадәр күнекте, бишенче класста укыгандамы икән, бервакыт шундый хәл булды.
Көзге кичтә, әтисе эштән кайтканда, капка төбендә елап, туңып беткән Рәсимәне күреп алды. Кызның теше тешкә бәрелә иде.
Ни булды, кызым? дип, Кәшфи аны кочаклап алды балалар арасыннан Кәшфи монысын аеруча ярата иде. Кем кыйнады, балам?
Ю-у-ук, дип үксеп үк елый башлады кызый, юк, кыйнамады.
Нәрсә булды соң?
Минһаҗ абыйларның сыеры көтүдән кайтма-га-а-ан
Соң, кайтмаса?
Әни мине тагын үтерә инде-е-е
Кәшфи, майлы киеме белән кочаклап, аны өйгә алып керде.
Өмәгә мехкомбинатта эшләүче мут сеңел генә кайтмаган. Тавис эшкә катнашмый, ул сумкасын капка янындагы эскәмиягә куйган да, Шәмәрдән ягына узучы машина булмасмы дип, басу белән авыл арасында киләп салып йөри, ара-тирә бакчага кереп, кияүләргә акыл өйрәткәләп чыга. Кияүләрнең икесе югары белемле җитәкче, алары «Волга» белән генә кайта. Тагын икесе шулар кул астында ук эшләүче махсус урта белемле егетләр.
Тавис болар янында яшькә өлкән, ил-җир күргән кеше буларак сөйли:
Һи-и, ди ул, теш арасыннан черт итеп бер төкереп алгач, дөньяны күрдек инде. Бервакыт, җәяүләп барып, көнендә Иске Кишетне әйләнеп кайттым (Иске Кишет болардан сигез чакрым ераклыкта гына, әмма кияүләр аны белми). Белдегезме шуны? Хәзер генә ул яшьләр иркәләнде. Сезнең арада күпме диссидент бар? Халыкара хәл буенча көн саен тегендә, мин эшләгән җирдә, иртән мине тыңлыйлар. Эшкә тотынганчы. Конвейерлар, стартёрлар, грейдерларны кабызганчы. Давай, диләр миңа, син күп беләсең, безгә аңлат. Нейтрон бомбасын эшлиләрме тегендә, океан артында или юкмы? А как же, мин әйтәм, шыпырт кына эшләп яталар аны. Җир астында эшлиләр. Потомушты космонавтлар күрә аны Америка өстеннән узганда. Хәзер шундый приборлар бар, мин әйтәм, космонавт өч йөз километр биеклектән шул бинокле белән карап, клеверга кунган бал кортының аягындагы йонын саный ала, дим. Милитаристларга каршы шулай көрәшмәсәң булмый. Алар нәрсәгә кирәк безгә, җыен девальвация, инфляция, демаркация жуликлары Әнә безнең сверхзвуковой лайнерлар Сез дә йөргән буласыз инде аспирантуралар яклап, диссертацияләр укып. Кулыгыздан бүтән эш килмәгәч. Чулак Абдул әйтәдерие, әнә эш юктан эш тапкан, ыштаныннан бет баккан, дип.
Төштән соң басуда, бакчаларда уен-көлке ишетелмәде, халык арыды. Тавис та сөйләшүеннән туктады, әтисенең мотоциклын чыгарып, шуны кабызды да, Колан Кырга барып кайтам дип чыгып китте. Китәр алдыннан, бакчадагы кияүләргә мыскыллы караш ташлап, әнисенә әйтте:
Бу диссидентларны тәмле ашатам дип тавык-мазар суя күрмә тагын, диде. Белгән аларны. Барысы да марихуанистлар, хиббилар алар. Аларга тавык түгел, алабута күмәче дә ашатмас идем әле мин.
Баҗайлар берни ишетми уйный-көлә эшлиләр иде. Баҗайлар, кызлар, бәрәңгене кертеп бетергәч, ду-чат килеп юындылар, ашадылар-эчтеләр һәм, кәрзин, кәстрүл алып, урманга гөмбәгә кереп киттеләр. Рәсимә, әнисе белән бергә таба ризыгы пешерү өчен, йортта мич янында матавыкланып калды.
Кич, эштән арып-талып, бәхетле Кәшфи дә кайткач, йортка ямь өстәлде. Баҗайлар хатыннары белән дүрт чират мунча чабынып чыктылар. Теге, үз «Волга»лары белән йөри торганнары, мунчага кергәнче холодильникны ачып, аннан тирләгән кара шешәле сыра, «Волга» багажнигын актарып, кипкән балык-фәләннәр тотып ук кереп киттеләр.
Йортта бәхет, мичтә шулпа өстәгән өчпочмак чыжлый, кияүләр, ыгы-зыгы килеп, рюмкалар тезә, телевизор шаулап сөйли иде. Тик Тавис кына кайтып җитмәде. Әти-әнисенең моңа эче пошты, әмма ап-ак майкалы, таза беләк-күкрәкле баҗайлар, ашап-эчеп утырганда, Тавис юклыгын сизмәделәр.
Кәшфи шыпырт кына урамга чыкты. Авыл авыр эштән соң тынып калган, урман артындагы таш юлдан узган йөк машиналарының гына үкереп үргә менгәне ишетелеп ала иде.
Бераздан арыган кияүләр, кызлар веранда, олы як, кече як, кухня якларга таралып йокыга талдылар.
Тик Кәшфи белән Асия генә, өсләренә җылы киемнәр киеп, капка төбендә төн уздырдылар.
Иртәгесен аларның капкасын егерь Минһаҗ какты. Кәшфиләр болай да йокламый иде инде.
Анда, диде Минһаҗ, туры карамыйча гына, теге каен төбендәге билчәнлектә синең мотоцикл ята. Торна каены янында, дим. Мин янына бармадым, кешесе дә шунда ята төсле.
Тавис, бичара, күтәрелгән олы юлдан торна каенына таба кисәгрәк борылган икән. Башы белән каткакка туры килгән. Гәүдәсе мотоциклыннан дүрт-биш метр ераклыкта ята. Милиция, врачлар килмичә, кагылмаска булдылар. Ашыгудан барыбер файда юк иде.
Аның гәүдәсен район больницасына алып киттеләр. Организмында байтак алкоголь табылуы турындагы справканы Кәшфи берәүгә дә күрсәтмәде. Йөк машинасы кузовына Тависның мәетен салып кайтып төшкәндә, баҗайлар, тирән кабер казып, мул итеп ләхет алып куйганнар иде.
Нигә ашыктыгыз? диде Кәшфи караңгы, авыр чырай белән. Бер көн булса да кунсын инде өйдә. Каберне аны күмәсе көнне генә казыйлар. Аның өчен чөнки
Әмма баҗайларның дүшәмбе иртән эш урыннарында буласы бар иде.
XIII
Көзге эшләр тәмамлануга, Кәшфине яңадан мастерской хуҗасы итеп куйдылар. Кәшфи, ат җигеп, яңадан колхоз үзәгенә йөри башлады. Асия өйдә ялгыз иде.
Узган ел кыш ул җигеп йөргән җирән яшь айгырны, әллә нәрсәсенә генә үҗәтләнеп, ветфельдшер печеп ташлаган. Баштарак, фельдшерның бу планын белеп, Кәшфи сүз катып караган иде, фельдшер аны үзенең галимлеге белән әйләндереп салды:
Синең тракторыңа мин катышмыйм бит, ник тыгыласың? диде. Үз нәселе белән буталгач, нәрсә буласын беләсеңме? Хайван бит ул, синең белән мин түгел, диде. Җитмәсә, Кәшфинең йөрәген бозып (ат печүчеләр, гомумән, шәфкатьсез, рәхимсезрәк булалар), болай дип калды:
Син үз семьяңны гына бел. Әнә бит, ни хикмәт буталып беттеләр. Ул бала үскәч, кемгә нәрсә дип эндәшә инде. Җизнәсе әти. Анасының апасы үги әни. Фу! Ат печәргә ярамый, имеш. Әнә син үз өеңне кара.
Кәшфи, рәнҗеп, аңа бер карап алды да сүзсез кайтып китте. Теге явыз исә нәкъ Тависны күмгән көнне абзарга килгән дә язмышын хәл итеп тә куйган.
Кәшфигә борчу өстенә борчу булды бу. Кичен эштән кайта, атны капкасына бәйли дә өенә керә. Асия белеп тора: ат илтергә барганда, Кәшфи көн саен үзенең әлегә «больничный»да яткан Җирәненә кайнар ризык алып бара. Йә була ул кайнар кысыр аш, йә кайнар ипи, йә төелгән бәрәңге боламыгы. Арбасына шуны утырта да ат абзарына китә, һәр көнне кич Җирән, хәлсез кешнәп, аны каршы ала. Кәшфи җигеп йөри торган яшь ала бия моны аңламый, дулый: җиккәндә аны, ашатасы булганда Җирәнне, шуңа күрә ул, арбадагы ризык исенә борыны кытыкланып, ачу белән пошкыра, Кәшфигә ямьсез итеп карап ала.
Шулай атна-унбиш көн диетада утыргач, Җирәннең тагын тавышы көрәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде.
Кәшфи дә бераз терелеп китте, хәсрәте җиңеләйгәндәй хис итте. Ничектер бөтен күңелен шушы Җирәнгә бәйләде, шул терелсә, хәсрәте таралыр сыман тоелды.
Ә беркөнне ул, кулына ипи телемнәре салган сумка тотып, ала бияне җитәкләп, ат абзары эченнән коридор буйлап узганда, Җирәннең башыннан сөйим дип тукталган иде, аптырап калды: Җирән аны бөтенләй күрмәде һәм җир җимерелгәндәй кешнәде, ала бия дә чинап куйды, ә Җирән, тулы хокуклы сыман, арата аркылы башын алга сузды, өске иренен җыерып, кып-кызыл теш казнасын һәм эре сары тешләрен күрсәтеп, борын тишекләрен ямьсез киңәйтеп катып калды һәм авыр, тирән мышнады.
Ала бияне бүлмәсенә керткәч, тагарагына ипи салырга дип Кәшфи килгәндә дә, Җирән шул хәлдә тора иде. Кәшфине ул, ахрысы, күрмәде дә, сизмәде дә.
Кәшфи өенә йөгерде. Шатлыгына чик-чама юк иде.
Кара әле, Асия, диде ул, кабаланып. Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки, Җирән кешнәде бүген ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вот сиңа шатлык! Исерек дигәннәрие аны! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит, харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме! Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме! Кирәк булса, тагын алып кайтырмын.
Асия җиңги үзе көлә, үзе елый иде.
Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды. Кышлыкка сыер суйганнар иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде; Кәшфинең тешләре коелып бетте. Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да, шәһәргә бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буена ялгыз торды. Кәшфи иртән китә, кич кайта иде, ял көне дигәнне дә онытты, кышкы ремонт, ул мастерскойга бармаса, туктап калачак сыман сөйләште. Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сандыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почёт грамоталарын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бүрәнәле зур стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда ук алынган икән. Хатынының бу шөгыленә Кәшфи әйбер әйтмәде, көн саен киңәя, зурая барган бу күргәзмә янына кичләрен үзе дә килеп басып тора һәм гомерен хәтерли иде.
Күңеле бик йомшаган вакытларда, ул шкаф өстеннән иске патефон ала (кияүләре-кызлары күпме генә көлмәсен, Кәшфи моны саклады), сандык төбеннән бик кадерле, бик иске, йөрәккә бик якын ике-өч пластинка чыгара һәм шуларны уйната. Менә алар әтисе, әнисе исән вакыт Кәшфинең бик кадерле, бер генә малай булып үскән, тракторга укыган еллары. Менә пластинка уртасындагы кәгазь печать. Ногинский завод. Яшьтән таныш, якын сүз бу. Җырлары ни тора, Галия Кайбицкая җырлый. Мансур Мозаффаров музыкасы, Муса Җәлил сүзләре. «Җиләк җыйганда». Кәшфи кеше исемнәреннән һәрвакыт зур мәгънә эзли: Гәр Хуторда Галия, Мозаффар, Җәлил, Муса кебек исемнәр бөтенләй юк. Кешенең исеме аның киләчәк юлын, гомеренең мәгънәсен билгели, дип уйлый иде Кәшфи. Беренче бала тугач, Асия үзенең сугышта үлгән абыйсы хөрмәтенә Хәйрулла куймакчы булган иде. Кәшфи теше-тырнагы белән каршы торды ул вакытта: Хәйрулла исемле кешене пластинкага ничек язасың? Әнә бит сәнгатьне, әдәбиятны нинди исемле кешеләр тудыра, һәм Кәшфи, үзсүзләнеп, малайга Тавис исеме куштырды ул вакытта. Тавис ниндидер серлелеккә, эчке мәгънәгә ия. Гәр Хуторда гына түгел, бөтен районында башка андый исем юк. Бу малай берәр хикмәт чыгарыр, дип горурланып йөргән иде Кәшфи
Пластинкаларның күбесендә кәгазь инде тузып, уч төбе белән майланып беткән. Ләкин Кәшфи аларны барыбер таный. Менә монысы «Кәләү Гайшә». Аны Фәйзулла Туишев уйный. Ә монысы Кәшфинең әтисе яраткан җыр «Бригадир җыры». Әтисе, тәрәзә ачып, урамга гел шуны яңгырата иде:
Ә менә монысын кем җырлый икән? Бу утыз сигезенче елгы пластинка. Бәрхет тавыш, ирләр тавышы. Кәгазе тузган.
Кәшфи яшүсмер вакытта бу җырны күп тыңлады. Бу җырдан ул ике нәрсәне аңлый алмады: сандугачның оясы пыяладан була алмый. Пыяла ояда булгач ул, димәк, тоткынлыкта. Ә тоткынлыкта сандугач сайрамый. Мәгънәсез сүзләр бу. Аннан соң Кәшфи үз гомерендә сандугачтай сайрашып яши алмады. Ул гел эштә, гел кырда тракторда булды. Яраткан хатыны Асия белән дә сайраша алмады бугай ул. Заманы ул түгел иде. Кәшфи ашыгып эштән кайтты, Асия пешергән токмачлы ашны тирләгәнче ашады, ятты да йоклады, ятты да йоклады. Ярты гомере төнге сменада узды, сайрашырга вакыт калмый иде. Тик Асия генә моннан зарланмады, салмак кына, билгеле бер ритм белән генә, зарланусыз гына, ике елга бер тапкыр бала табып торды. Бала тапкан саен юаная, калыная барды, аның саен холкы әйбәтләнә, мөлаемлана барды. Ул яктан Кәшфи бик тә бәхетле булды. Оялары пыяла, имеш