Язасы әсәреңә кертер өчен, персонаж эзләү чиктән тыш четерекле, күп очракта интуициягә, ниндидер мистик тоемлауга бәйле эш. Кулыңа каләм алып яза башлау өчен, беренчедән, ул шәхеснең башка кешеләрдә табылмаган сыйфатлары булырга һәм, икенчедән, ул сине үзенчәлеге белән җәлеп итәргә, тетрәндерергә тиеш. Чыннан да, Шәһит әфәндегә охшаш шәхесләр безнең чынбарлыкта сирәк очрый.
Шәһит әфәнденең нинди сыйфатлары сокландырды соң мине? Бу шәхестә бүгенге көндә иң алдынгы, иң яңа кыланышлар белән янәшәдә, безнең ерак бабаларыбыз югары бәяләгән, ул чорларда да сирәк очраган сыйфатлар җәйрәп ята. Кайвакыт ышанасы да килми, чөнки андый сыйфатлар борынгы заманнардан килүче үрнәк-ядкяр рәвешендә генә сакланып калырга мөмкин. Җәмгыятьтә син үзеңне күпчелек кабул иткән тәртип-кагыйдәләрдә тотарга тиешсең, башка очракта коллектив сине кабул итми.
Мисалга бүгенге көн яшьләренең кеше арасында үзләрен шактый иркен тотуларын гына алыйк. Алар арасында өлкәннәргә ихтирам белән карау артта калганлык, кадимилек санала. Дөрес, биредә өлкәннәргә карата дорфалык, читләштерү билгеләре, тупаслык та күзгә бәрелеп тормый. Егетләр кызлар алдында, кызлар егетләр алдында һич тартынып тормыйлар. Кыланышлар бертөрле: гади, җиңел. Алар өчен беренче урында шушы минуттагы теләк, үз рәхәтлеге, үз мәнфәгате, кайф!
Кайвакыт мин сәерсенеп куям: Шәһит әфәнде «Татнефть» системасында шактый югары постларда утырып эшләгән, әмма аның табигатендә «нәчәлник»лектән гадәткә сеңеп кала торган һавалануның, җитәкчелек тәкәбберлегенең мыскалы да юк.
Шәһит Таипов нефть чыгаруда гына түгел, җәмәгать эшендә, спортта, сәясәттә, фотография өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән. Озын дистанцияләргә йөгерүдә Башкортстан уку йортларының чемпионы. Боз ватып, бәкедә су коену буенча чит илләрдә үткәрелгән ярышларда актив катнашкан. Тау туризмы һәм альпинизм шөгыльләрен оештыручы тренер. Җәмгыять эшендә ул Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Алексей Леонов, композитор Александра Пахмутова, дөнья чемпионы Пётр Болотников, артистка Наталья Белохвостикова кебек шәхесләр белән бергә корылтайларда катнашып, аралашып яшәгән. Таиповның сурәтен заманында күренекле халык рәссамы Николай Жуков иҗат иткән, аны «Агитатор» журналында бастырып та чыгарган. Ә бит җитмешенче елларда «Агитатор» тышлыгында басылу зур дәрәҗәгә ирешү булып санала иде. Андый бәхеткә юлыгучыларның күпчелеге, үзләренә Мәскәүдә җылы, тыныч урыннар табып, күренекле булуның әҗерен күрделәр. Шәһит исә, Әлмәттә калып, киң җәмәгатьчелек күзеннән читтәрәк, тыйнак кына яшәвен дәвам итте. Аның яшәеш кыйбласы гадел һәм гөнаһсыз яшәү рәвеше. Кешеләргә, дусларына, туганнарына гаять ярдәмчел булу, игелекле мөнәсәбәт күрсәтү бу шәхеснең канында, һәрбер күзәнәгендә.
Шәһитнең язмыш юлы дөнья күләмендә данлыклы дистәләгән шәхесләр язмышы белән янәшә барса да, ул үзен дан-шөһрәткә исереп иләсләнүдән саклап кала алган. Урыс телендә «звёздная болезнь» дигән төшенчә бар. Ил күләмендә танылып мактауга ирешүчеләрнең күбесе, үзенә сокланып карау тукталганнан соң, үпкәләп-рәнҗеп, чиргә сабышып бетә.
Китап җыю, шәхси китапханә төзү белән күпләр шөгыльләнә. Мондый мавыгу бигрәк тә китап кытлыгы елларында көчле иде. Ул чорда зур мәшәкать белән генә кирәкле китапны табып була иде. Китаплар кибетләргә сыймый башлагач, библиомания чире басыла төште. Чын китапны макулатурадан аера белүчеләр аз иде, бүгенге көндә алар, мода артыннан куып китап җыючылар, бетеп киләләр. Таиповның китап шүрлекләренә сирәк очрый торган китаплар шыплап тулган. Аларны рухи хәзинә буларак бәяләгәндә, аның һәр китабы сокландырырлык. Шәһит үзе яши торган өйдә әнисеннән калган пөхтәлекне, җан җылылыгын биреп торган атмосфераны шушы көнгә кадәр саклый алган.
Миңа Шәһит әфәнденең гаилә язмышы татар милләтенең язмышына тәңгәл тоела. Милләт кичергән фаҗигаләр, халкыбызның башыннан узган куркыныч вакыйгалар бу гаилә язмышында гаҗәп мул, искиткеч тирән чагылыш тапкан.
Башта мин бу шәхес турында документаль әсәр язмакчы идем. Ул әсәрнең шактый өлеше язылып, финалга якынлаша башлагач, мин Шәһит әфәндегә багышланган язманың әдәби әсәр булырга тиешлеген аңладым. Тормыштагы исем-фамилияләрне үзгәртмичә дә, әдәбият кануннарына таянып эш иткәндә, мин яңа әсәремдәге каһарманымның язмышын, аның психологиясен көчем җиткән кадәр сурәтли алырмын дип өметләнәм.
Әсәрнең төп персонажы миңа кайсы ягы белән кыйммәтле тоела соң? Шәһитнекенә охшаш холыклы шәхесләрне мин озак еллар каләмдәшләрем арасында күзәтеп йөрдем. Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев, Равил әфәнде Рахмани алар кеше арасында үзләрен тотулары белән генә түгел, эчке кичерешләре, рухи янулары, хәтта табигатьләре белән дә тәңгәл киләләр шикелле. Якыннан таныш булмаган кешегә мин искә алган шәхесләр кирәгеннән артык юаш, адәм баласын тыштан гына абайлаучыга хәтта күпмедер дәрәҗәдә мескен булып та тоела торгандыр. Бу бары тик тышкы яктан гына. Таиповка охшашлы шәхесләр әхлак өлкәсендә компромиссны белмиләр. Мактану, күз буяу, кеше арасында үзеңне отышлырак күрсәтү кебек сыйфатлар юк аларда. Биргән вәгъдәне үтәми калу, әйткән сүзеңнән кире кайту кебек гадәтләр бу шәхесләргә хас түгел. Тышкы юашлык, минемчә, андыйлар өчен табигатьләрендәге рухи җегәрлекне, әхлакый батырлыкны яшерер өчен генә кулланыла.
Дүрт гасырдан артыкка сузылган колониаль мохит, татар менталитетына көчле тәэсир итеп, бик зур зыян китергән. Шуңа карамастан татарлар арасында саф күңелле, игелек эшләүне яшәү кредосы дәрәҗәсенә күтәрә алган Идегәйләр чорындагы шәхес үрнәкләре аз булса да сакланып кала алган.
Шәһит Таипов әтисе Лотфулла хәзрәтнең һәм әнисе Хәсәнә абыстайның тетрәндергеч фаҗигале язмышларын шушы көнгә кадәр йөрәгендә саклап яшәгән. Мин аның шәхси сыйфатларына, кешелек хасиятенә әти-әнисенең язмышлары хәлиткеч тәэсир иткәндер дип уйлыйм.
Әдәби әсәр беркайчан да син уйлаганча гына килеп чыкмый. Барлык теләкләреңнең тормышка ашып бетмәве, дөньяның чиктән тыш киң, тормышның ифрат катлаулы булуы да шуны раслый. Шуңа күрә Шәһит Лотфулла улы Таиповка багышланган әсәрнең сыйфатын үзем бәяли алмыйм. Бу эшне мин хөрмәтле укучы карамагына тапшырам.
Беренче бүлек
1
Карчыклар чуагы. Сүзнең дә, сурәтнең дә көче җитмәслек матур көзге көн. Болытсыз зәңгәр күк. Кояш, кыздырмыйча гына, иркәләп җылыта. Авыл башындагы чирәмлектә үскән әрем сабакларына, койма буендагы кычытканнарга эленгән көмеш җепләр, кояшта ялтырап, салмак кына селкенеп тора. Җылы якка китәр алдыннан, сыерчыклар балаларын очарга өйрәтәләр. Алар, өерелеп килеп, юл буендагы чирәмлеккә куналар да, бер тын черкелдәшеп алгач, дәррәү күтәрелеп очып китәләр. Тигез генә очып барганда, сыерчык көтүе атылып өскә күтәрелә. Юнәлеш югала, кинәт чәрелдәшү тавышы көчәеп, кискенләшеп китә. Яңа очарга өйрәнгән яшьләр тәртип бозды булса кирәк. Сыерчык көтүе, кыйгачлап, борыла-борыла, җиргә төшә. Җиргә кунаклагач, карт ата сыерчыкларның тавышлары ишетелә башлый. Алар, яшьләрне әрләп-үгетләп, җылы якка баруның ялыктыргыч озын булуын, юлда давыллар, иксез-чиксез диңгезләр өстендә карлы яңгырлар очравын, шуңа күрә алдагы очуның чиктән тыш җаваплы икәнлеген аңлатырга тырышалар шикелле. Нәсыйхәт утырышы тәмамлангач, сыерчык көтүе тагын һавага күтәрелә.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике төрле матурлык иңдергән. Тышкы һәм эчке матурлык. Тышкы матурлык турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Телевизор гел шуны күрсәтеп тора. Газета, журнал битләрендә, реклама роликларында, сатылган товар төргәкләрендә тыштан кәнтәйлек балкып торган хатын-кыз сурәтләре. Бит-йөз, дулкынланып бүселеп төшкән чәч көлтәсе, аяк-куллар, күкрәкләр, ымсындыргыч янбашлар Нигәдер озак карап тора алмыйбыз без андый күз бууга көйләнгән матурлыкка. Көтмәгәндә йөзе-бите дә, тән әгъзалары да уртачарак булган хатын-кыз елмаюы балкып ала, һәм кинәт йөрәгеңнән бәреп чыккан саф, җылы хисләрне җаның-тәнең белән тоеп, изрәп китәсең. Елмаеп сөйләшә башласа, аның һәр сүзендә, сүзнең һәр иҗегендә салмак музыка сугарылган тылсым. Җөмләләр эчендә шәфкать авазы, саф самимилек; эчке матурлыкның тышка бәреп чыгу мизгеле бу. Ханымның бит-йөзе, күз карашы, тән хәрәкәтләре тиз арада сине сихерли, үзенә тарта, тылсымлый башлый.
Бакчада бәрәңге алучы, кырык белән илле яшьләр арасындагы хатын әнә шундыйлардан иде. Шул тыйнак матурлыкны аңлый алган кеше Юкәле халкының Хәсәнә абыстайга булган изге мөнәсәбәтенең каян барлыкка килүе турында төпченүдән туктар иде, мөгаен.
Бүген Хәсәнә абыстай бакчада бәрәңге ала. Бер төптән чыккан эрерәк, тигез, шома тәнле бәрәңгеләрне, орлыкка калдырыр өчен, аерым бер җиргә, вакларын, көрәккә эләгеп киселгәннәрен, икенче урынга җыеп, базга төшерәселәрен, кояшта киптерер өчен, таратыбрак ташлый бара. Киселмәсеннәр өчен, көрәкне сабактан ераграк батырырга, җирне айкап ташлаганда саграк кыланырга кирәклеген белә. Анысы шулай. Колхозлашканнан соң, бигрәк тә сугыш елларында, үз кулың белән чәчкән, үзең утап, төбен күмеп үстергән, үзең алып, өшемәслек һәм черемәслек итеп саклаган бәрәңге Хәсәнә абыстайның гаиләсен ачлыктан коткара килде. Бәрәңге алуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, соңгы ярты сәгать эчендә ярты дистә бәрәңгедә көрәк эзе калган иде. Бишенче классның беренче дәресенә Югары Бишенде урта мәктәбенә укырга киткән төпчек улы Шәһит, нишләптер, кайтмыйча тора әле. Каршы урамда яшәүче Габдерәсүл дә, авыл башындарак торучы Мәүлетҗан да кайттылар инде. Шәһит әле һаман күренми.
Тәртип бозган өчен укытучысы класста калдыргандыр, дисәң, Хәсәнәнең улы юаш, тыныч табигатьле, сүз тыңлый торган бала югыйсә. Авырып китмәсә генә ярар иде! Әллә берәр иптәше үзләренә чакырып алып китте микән? Шәһитнең әнисе, эшен ташлап, урамга чыкты. Әнә койма буендагы сукмактан, сүлпән генә атлап, Хәсәнәнең кече улы кайтып килә. Кулындагы букчасы, җиргә тия язып, салынып төшкән. Башы аска иелгән, аяк атлавында арыганлык сизелеп тора.
Нишләп болай соңга калып кайтасың, балам? Әллә, тәртип бозган өчен, укытучы абыең дәрестән соң калдырдымы?
Юк, калдырмады, диде Шәһит һәм шуның белән чикләнде.
Ошадымы соң яңа мәктәп? Нәрсәләр өйрәндегез? Йә, сөйлә инде, нишләп шатлыгыңны бүлешмисең?
Шәһит җавап бирмәде. Малай, әнисенең сүзләрен башын күтәрмичә генә тыңлап, теләр-теләмәс кенә капкага таба баруын дәвам итте. Хәсәнә абыстай малаеның кулыннан букчасын алды, бөгәрләнеп эчкә кергән күлмәк якасын тышка чыгарып, төзәтеп куйды, аркасыннан сыпырып сөйде.
Укый башлавыңны котлап, мин сиңа тәбикмәк пешердем, диде Хәсәнә абыстай. Кулыңны тышта юасыңмы, әллә, өйгә кергәч, җылы су беләнме?
Тышта юам.
2
Нәрсәдер булган бу балага, дип хафаланып куйды абыстай. Ничек канатланып киткән иде. Ә кайтуы нинди! Артык сораштыра башласаң, бөтенләй дә үз эченә бикләнер. Бераз тынычлансын әле. Аның улы эчендәге серен озак тота алмый. Барыбер бүлешәчәк. Тыныч кына көтәргә кирәк. Төпченә башласаң, йозакка бикләнүе бар.
Татарда таба ашы бәйрәмнәрдә, кунак килгән чакларда пешерелә. Бәйрәм ризыгы адәм баласының күңелен күтәрә. Өйгә татлы аш исе тарала, шул ис бәйрәм шатлыгы уятырга тиеш. Ләкин Шәһит, тәбикмәкне дә сүлпән генә, ләззәтләнүен күрсәтмичә генә ашап, дога кылды. Икәүләп бакчага чыктылар.
Бәрәңгеләрнең киртә буендагылары кибеп беткәндер инде, диде Хәсәнә абыстай. Мин аларны әйләндереп чыктым. Шуларны базга ташый башла! Син ташыган арада башкалары кибәр.
Шәһитнең инәкисе тынычланып казырга кереште. Чөнки малае кайтты. Хәзер, урамга карап, тынгысызланып көтәсе юк. Ана тулысынча җир эшенә бирелде. Яныннан чиләк күтәргән малае уза башлагач кына, Хәсәнә абыстай кулыннан көрәген ташлады:
Нигә шулкадәр авыр күтәрдең? Имгәнәсең киләмени? Чиләкнең яртысын җиргә бушаткач кына аңлады ул тизрәк ташып бетерер өчен, Шәһит зур чиләкне тутырып күтәргән икән Барыбер тутырып ташыячак. Шуңа күрә бәләкәйрәк чиләк табарга кирәк. Чиләктәге бәрәңгесен җиргә аударып, келәттән бәләкәйрәк чиләк алып чыкты. Менә шушы чиләк белән ташы, улым. Ашыкма! Базга төшкәндә сак бул, егылып имгәнә күрмә! Аңладыңмы?
Аңлаганын белгертеп, малае баш какты. Улының кәефе кырылган. Юкка гына түгел шикелле, үзе сөйләгәнен көтәргә кирәк. Тыкырдата башласаң, шундук яшерәчәк. Тыштан юаш күренсә дә, төпчек малай күңел серләренә якын җибәрми.
Караңгы төшеп, бәрәңгеләр күренми башлагач кына, алар ял итәргә тукталдылар. Өйгә кергәч, казаннан җылы су алып, сабынлап кулларын юдылар. Хәсәнә абыстай тиз генә бәрәңге пешереп алды. Өй эченә ризык исе, татулык, сабыр тынычлык шаукымы таралды. Калган тәбикмәк, өйләнеп, үз гаиләсе белән яши башлаган Әфләхкә илтергә әзерләп куелган.
Бу илдә, бәлки, иң өстә, Мәскәүдә утыручылар гына ачлык тәмен татымыйча яши алганнардыр? Инкыйлабтан соң өч дистә ел вакыт үтте. Күпме сулар акты, Хәсәнә абыстай белгән кешеләрнең язмышлары үзгәрмичә калмады. Күпме бәндә, бәхет эзләргә киткән җиреннән кайта алмыйча, кайлардадыр адашып, югалып калды. Берәүләр, кәнсәләр тирәсендә җылырак урынга сырышып, көнкүрешләрен җиңеләйтә алдылар. Башкалар, нигәдер, гел киләчәктә кала килгән рәхәт яшәү өмете белән канәгатьләнеп, тырышып-тырышып яши бирделәр. Тигезлек вәгъдә иткән колхозлашу күпләрнең язмышын җимереп ташлады. Шуңа карамастан колхозлашу чорында таланган, әтиләрен югалткан гаиләләр дә киләчәктән бары тик бәхет һәм иминлек кенә көтеп яшиләр иде.
Икәүләп табын янына утырдылар. Рәхәт иде шулай бергәлекне, татулыкны тоеп, ләззәтләнеп утыру. Аштан соң амин тоттылар. Табынны җыю белән, дога кылдылар
Тагын бер көн үтеп китте. Ана белән бала йокларга ятарга әзерләнә башлады. Хәсәнә абыстай урын җәйде. Улы юрган астына кереп яткач кына, утны сүндерде. Гадәттә, Шәһит яту белән йокыга китә иде. Бүген ул йокыга китә алмыйча интекте. Ана кеше, баласының сулыш алуыннан ук, аның нәрсә турындадыр борчылып уйланып ятуын тоемлый иде.
3
Инәки, диде Шәһит басынкы гына. Син йокламыйсыңмы әле?
Юк, йокламыйм. Дога да укып карадым. Нигәдер йокы килми. Әллә берәр җирең авыртамы? диде ана, хафаланып.
Юк, авыртмый. Минем мәктәпкә барасым килми. Малай авыр итеп көрсенде, борынын тартып алды.
Баласының сүзен ишеткәнче үк, Хәсәнә абыстай улының ниндидер авыр хәлгә юлыкканын сизгән иде.
Нәрсә булды, улым? диде Хәсәнә абыстай, хафаланып.
Минем мәктәпкә барасым килми, Шәһит тагын шул ук сүзләрне кабатлады. Бу мәктәпне яратмыйм мин.
Кайсы мәктәпне яратасың соң?
Үзебезнең Юкәле мәктәбен.
Бездә бит бишенче сыйныф юк. Дүртенчегә кадәр генә. Мәктәпкә йөрмәсәң, надан каласың бит, улым
Юк, мин өйдә үзлегемнән укый башлыйм. Күрерсең, мин тырышып укырмын. Белемем башкаларныкыннан зуррак та булыр. Минем әтием дә, Әфләх абыем да күбрәк үзлегеннән укыганнар бит. Син үзең дә әтки хакында, күрше авыллардагы муллалар арасында иң белемлесе, дип сөйли идең. Ә мәктәптә Мәүлетов абый Әфләх абзыкайның 57 класслар өчен имтиханнарны бик әйбәт тапшыруын безгә үрнәк итеп сөйләде
Хәсәнә абыстай беразга югалып калды. Малае, тыштан юаш күренсә дә, әйткән сүзендә тора белә иде. Мин сине чыбыклап илтәм, дип куркыта башласаң, бала тагын да катырак карышачак. Бишенде мәктәбе балага ошамый икән, моның җитди сәбәбе булырга тиеш. Юкәледән алты чакрымдагы мәктәпкә йөрү балага җиңел түгел. Җыелыш булган көннәрдә, өйгә кайтып тамак ялгагач, тагын мәктәпкә йөгерергә туры киләчәк. Кышкы бураннарда, ташу китеп, юл өзелгән чакларда, бала ничек Ташлы кичү аша чыгып йөри алыр? Дөрес, Шәһит ялгыз түгел. Бишенче класска дүрт бала йөри. Әтисен алып китмәгән булсалар, ул җаен табар иде дә
Өендә укыган балага таныклык бирмиләр. Белемле булуың турындагы язуны каян алырсың? Кулыңда мөһер суккан таныклыгың булмаса, синең укыган кеше булуыңа кем ышаныр? Патша заманында гыйлемле икәнлегеңне мөфтияттә имтихан тотып расларга була иде. Хәзер бит иң кыйммәтлесе кесәңдә мәктәп биргән язуың булу. Әткиеңне рәнҗетмә, улым. Ул барыгызны да белемле итәм дип хыяллана иде. Син бит әткиең ягыннан да, минем яктан да муллалар нәселеннән