Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Рахмани Равиль 3 стр.


 Бармыйм мин мәктәпкә. Каныга башласалар, авылдан китеп, фызыуга3 керәм.

 Улым, нәрсә булды сиңа? Нигә мәктәпкә йөрисең килми? Иртән үзең канатланып киттең ләбаса. Узган айда, кайчан беренче сентябрь җитә, дип, мине бимазалап бетердең. Мин сәбәбен белергә тиеш. Улым, зинһар, аңлат миңа!

 «Мулла малае» дип мыскыллыйлар.

 Кем мыскыллый?

 Әйтмим. Әйткәч, әләк була ул. Мыскылладылар мине. Түбән Бишенде малайлары. Бигрәк тә теге безне талаган кешенең кече улы Ринат.

 Улым, тыңла мине. Мулла малае дип кешене мыскыллап булмый. Муллалар заманында авылның иң укымышлы, иң абруйлы кешесе саналалар иде. Бигрәк тә синең әткиең. Әткиеңне бөтен авыл яратты. Сөргенгә җибәргәч, ничек кайгырдылар. Әле һаман сагыналар. Мулла ул кешеләрне әдәпкә өйрәтә. Әткиең мулла да, укытучы да иде. Шәкертләренә сабак бирә иде. Балаларга исем куша. Никах уку, мәетне соңгы юлга озату, кешеләр арасында купкан гауганы үгет-нәсыйхәт белән сүндерү, киңәш бирү барысы да әткиең өстендә иде. Ничек инде шундый изге эшләрне башкаручыга тел тидереп булсын?! Әткиеңнең холкы да әүлияныкы кебек иде. Шундый кешене ничек инде мыскыллап булсын! Юк, син ялгыш ишеткәнсеңдер.

 Ул бит, тәнәфескә чыккач, бөтен классташларым каршында әйтте. Бөтен бала ишетте. Аларның күбесе тешләрен ыржайтып көлделәр.

 Син аны рәнҗетмәдеңме соң? Авыр сүз әйтмәдеңме?

 Вахитов абый, класс белән танышканнан соң: «Габдулла Тукай шигырен яттан кем белә?» дип сорады. Без Ринат белән икәү кул күтәрдек. Абый такта янына башта Ринатны чакырды. Ринат бераз ык-мык итеп торды да укый башлады Ул укып бетергәч, мин тагын кулымны күтәрдем: «Бу шигырь Тукайныкы түгел», дидем. Ринатның чырае сытылуын күргәч, әйтүемә үкендем. Соң иде инде. «Ә кемнеке соң бу шигырь?» дип сорады Вахитов абый бездән. Җавап бирүче булмагач, абый миннән сорады. «Кемнеке икәнен белмим», дидем мин. «Кызыл байрак» шигыре Мәҗит Гафуриныкы, дип аңлатты укытучы абый. Шигырьне ятлар алдыннан, иң башта аны кем язганын хәтерләп калырга кирәк. Ә син үзең Тукай язган шигырьне беләсеңме, Таипов? Чык әле такта янына!» Мин такта янына чыктым. Башта югалып калдым. Барысы да сүземнән гаеп табып көлерләр, мыскылларлар, дип курыктым. Бераз шулай югалып калганнан соң, Тукайның «Теләнче» дигән шигыре исемә төште:

«Сукыр карт» сүзен әйтү белән, Шәһитнең күз алдына сөргендәге әткисе килеп басты. Әткисе дә шушы мизгелдә, сукыр карт шикелле, ачы буранда ялгызы, туган авылын, Хәсәнә абыстайны, балаларын сагынып, дер калтырап басып торадыр шикелле тоелды аңа. Әткисен кызгану, аны кулга алучыларга нәфрәт, ятимлек кимсенүләре барысы бергә укмашып, үсмернең бугазына утлы төер булып килеп тыгылды. Күзләрдән яшь бәреп чыккач, Шәһит, укытучының рөхсәтен көтеп тә тормыйча, урынына барып утырды да битен партага каплады.

 Таипов, диде туган тел укытучысы, Тукайның шундый эчтәлекле шигырен яттан белүеңне хуплыйм. Әмма исеңдә тот, киләчәктә укытучы рөхсәтеннән башка такта яныннан китмә. Рөхсәтсез китү тәртип бозу санала. Аңладыңмы?

Шәһит укытучының соравын җавапсыз калдырды. Ул, сүзен әйтә башлау белән, кабат елап җибәрүдән курка иде.

4

Никадәр тырышып караса да, шушы вакыйганы Шәһит әнисеннән яшерә алмады. Юк, әләк кенә түгел иде бу. Ул бит инде бала-чага түгел. Аңа хәзер унике яшь. Аның инәкисе, башка әниләр шикелле, малаен яклап, талашып йөрми. Инәки булудан тыш, Хәсәнә абыстай Шәһитнең иң якын дусты да, сердәше, авырлык килгән чакларда иң беренче булып ярдәм кулын сузучы да. Дөрес, ул башка әниләрдән таләпчәнрәк. Ялганлап кара әле Хәсәнә абыстай алдында! Яисә үзеңнән көчсезрәк малайны рәнҗетеп кара. Кеше өлешенә керү, кеше милкенә кул тидерү турында әйтеп тә торасы юк. Андый чакларда Шәһитнең йомшак күңелле юаш инәкисе сүз белән аңлатып булмый торган куркынычка әверелә. Тәүбә кылып, башка алай эшләмәм, дип сүз биргәч тә әле, инәкисенең күзенә бик озак туры карый алмый ул.

Шәһит инәкисенә сөйли башлады:

 Зур тәнәфестә коридорга чыккач, Ринат, шул, Тукай шигыре дип, башка шагыйрь язганны укыган малай, мине почмакка илтеп кысрыклады. Безнең тирәгә бөтен класс җыелды. «Күрәсезме? диде ул. Сезнең каршыгызда мулла малае. Аның әтисен, халыкка дин әфьюны таратып йөргән өчен, төрмәгә япканнар». Коридордагы кайбер укучылар мине мыскыллап көлә башладылар. Звонок шалтырап, коридорга укытучылар чыга башламаган булса, әткигә тел тидергән өчен, мин аның арт сабагын укыта идем. Беләм, ул миннән көчлерәк. Шулай да мин аңа бирешми идем

 Улым, син аңларга тиеш, кешене көч белән дә, хәйлә белән дә җиңеп булмый. Син аны бер генә юл белән яхшы укып кына җиңә аласың. Яхшы укыган баланы беркайчан да мыскылламыйлар. Киресенчә, андыйларны мактыйлар, үрнәккә куялар. Укуда үрнәк күрсәтә алсаң, сине бөтен класс яратачак, хәтта бөтен мәктәп. Мыскылламасыннар өчен, син яхшы укырга, тәртипле булырга тырыш. Оныт син ул малайның сүзләрен, йөрәгеңдә ачу саклама. Үч алам, дип, аның белән ызгышма да. Татарда «Таш белән атканга аш белән ат» дигән мәкаль бар. Синең әткиең беркем белән дә ызгышмады, битәрләшмәде. Яхшы укысаң, сабакташларың белән дә, остазларың белән дә тату яшәсәң, әткиең синең белән горурланачак. Син беләсең, ул бит барыбер кайтачак. Гаепсез икәнлеге ачыклану белән үк, әткиеңне иреккә чыгарачаклар. Аның гаепсез булуын бөтен кеше белә.

 Нишләп соң ул һаман кайтмый? Шәһит кинәт сорауның урынсыз икәнлеген, шушы сүз белән инәкисенең йөрәк җәрәхәтенә тоз салуын аңлап алды. Җылы сүз әйтәсе, инәкисен бәхилләтәсе килеп китте. Курыкма, мин яхшы укырга тырышырмын.

 Мәктәпкә барасыңмы соң?

 Мәктәпкә дә барырмын. Ачуланма гына. Түзәр хәлем калмагач кына, мәктәпкә йөрмим, дидем.

Инәкисенең йокы алдыннан укый торган догасын ишеткәч, Шәһит тә, амин тотканда, яңа эш башлаганда укый торган «раббанә атинә»сен, тагын берничә доганы укып, Аллаһы Тәгаләдән әткисен төрмәдән чыгаруны, аны тизрәк өйгә кайтаруны, бергә-бергә, тигезлектә, иминлектә, тыныч тормышта яшәүне сорап ялвара башлады.

5

Шәһитнең Бишенде мәктәбенә йөри башлаганына биш көн үтте. Берсекөнгә ял. Аллага шөкер, бәрәңгене алып, вакытында базга салырга өлгерделәр. Көзге яңгырларга кадәр, коры чакта, кыш чыгарга җитәрлек коры-сары, чыбык-чабык ташып калырга кирәк иде. Ашлыкларны җыеп алганнан соң, камыл өстенә көтү кертер алдыннан, кеше күзенә күренмичә генә, балалар башак җыеп кайткаладылар. Хәтәр эш иде колхоз басуыннан башак җыю. Тотсалар, башыңнан сыйпамаслар. Бу турыда күпме баш ватса да, Хәсәнә абыстай һич аңлый алмады. Совет власте, кеше турында кайгыртуы белән мактанып, бертуктаусыз тукый тора. Ярышып эшләргә, «хезмәт көне» дип йөртелгән аңлашылмас берәмлекне күбрәк тупларга кушып өнди тора. Көз җитеп, уңышны җыеп алгач, ашлыклар хөкүмәткә тапшырылып беткән була. Кырдан җыйганны хөкүмәт кырып-себереп алып бетерә. «Хезмәт көне» дигәннәренә бирергә колхозның бернәрсәсе калмый. Бригада кенәгәсендә эшкә чыкканлыкка куелган тамгалар кысыр килеш кала. Соң бит, урып җыйганда коелып калган башакларның карга чүпләмәгәннәре барыбер кар астында калып чери, әрәм була. Нигә шуны җыярга рөхсәт итмәскә?

Кайда гына булма, нәрсә белән генә шөгыльләнмә, ачка үлмәс өчен, һәр көнне һәр мөмкинлектән файдаланып, нәрсәдер табарга, яшереп өйгә алып кайтырга, яшереп куярга кирәк иде. Кыш рәхимсез. Ачка үләсең килмәсә, тамак ягын җәйдән кайгыртырга кирәк. Җәй көне балаларны ачлыктан коткара алырлык ризык әзерләү колхоз шартларында яшәүнең төп канунына әверелде ләбаса.

Беркем беркемгә бу турыда сөйләми. Һәркем яшеренеп яши, һәркемнең яшисе килә. Менә шул яшисе килү мәҗбүр итә дә инде тамак мәсьәләсен кайгыртуны Адәм балаларының яшисе килүе, аларның Газраил килгәнче яшәргә хаклары барлыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан расланган. Шушы канунны белмәделәрме икәнни Лотфулла хәзрәтне кулга алучылар? Нахак җәбернең, нахакка рәнҗетүнең гөнаһы бик зур бит. Алар шуны да аңламадылар микәнни?

Бу юлы шушы уйлар белән каршылады Хәсәнә абыстай мәктәптән кайтучы төпчек улын. Әллә юл буе йөгереп кайткан инде? Бит алмалары алсуланып пешкән. Еш-еш сулыш ала. Үзе елмая. Аллага шөкер, бүген аны рәнҗетмәгәннәр булса кирәк

Дәресләрнең уңышлы узуы, макталуы, югары билге алуы малаеның йөзенә бәреп чыккан:

 Инәки, миңа «отлично» билгесе куйдылар. Абый мине мактады. Минем дәфтәремне бөтен класска күрсәтте

Бүген дә Ринат тирәсендә ялагайланып йөрүче малайлар Шәһитне мыскылларга чамалап карадылар каравын Ул бүген Ринат малайларына каршы тора алды. Шул хакта сөйләп ташлаудан малай чак тыелып калды. Инәкисе каршында мактанчык булып каласы килмәде. Бүген ул үзен яклый алды. Хәтта аны яклаучылар да табылды. Малайлардан ике авылдашы, класстагы кызларның барысы да диярлек үзләренең Шәһит ягында икәнлекләрен күрсәттеләр.

Бәрелеш болай башланды. Тәнәфескә чыккач, Ринатлар төркеме Шәһитне коридорның түр як почмагына тагын кысрыклады. «Халыкны әфьюн белән агулаучы мулла малае, мулла малае!» Бүген дә Шәһит ягына шушы мәсхәрәле сүзләр ява башлады. Беренче ишетүдә «әфьюн» сүзен Шәһит аңламаган иде. Әфләх абыйсы Карл Марксның руханиларны шулай мәсхәрәләве турында сөйләп күрсәткәч, төшенде. «Әфьюн сату» дигән сүз кешене шәригать кануннары буенча яшәргә өйрәтүне аңлата икән Күкрәк эчендә әрнеткеч кайнарлык. Авыз кибә. Йодрыклар кысып йомарланган. Йөрәк еш-еш тибә. Шул чакта Шәһитнең исенә Әфләх абыйсы биргән акыллы киңәш килеп төште. Ничек кенә кыен булса да, йөрәгеңдә үч кузгалуын сиздермәскә. Көч-егәреңне бергә туплап, үзеңне тыныч тотарга. Куркуыңны сиздермичә, берни булмагандай басып торырга. «Мулла малае» дигән сүзне мактау, хөрмәтләү рәвешендә кабул итәргә Шәһит шушы шартларны үтәргә җаны-тәне белән тырышты. Үч алырга теләү, рәнҗү чиктән тыш көчле иде. Шулкадәр авыр иде тыныч кына басып тору. Әмма, ни хикмәт, Шәһитнең дошманнары, мыскыллау өчен яңа сүз эзләп, тукталып калдылар. Нәкъ шул чакта ул, ашыкмаска, тотлыкмаска, куркуын яшерергә тырышып, олыларча җитдилек белән сүз башлады:

 Ринат, син дөрес әйтәсең, мин мулла малае,  Шәһит һәр сүзенә басым ясый-ясый сөйләде. Абыйсы өйрәткән сүзләр, ятланган шигырь шикелле, аның хәтерендә иде.  Мин мулла малае. «Мулла» ул укымышлы, белемле дигән сүз. Синең әтиеңне, Ринат, язу танырга минем әтием өйрәткән. Синең әтиең дә минем әтиемә сабакка йөргән. Әтиләрегезнең барысы да заманында минем әтиемнең шәкертләре булганнар. Элек белемле кешене «мулла» дип атап йөрткәннәр. Ышанмасагыз, кайткач, әниләрегездән сорагыз. Мулла белемле һәм изге кеше дигән сүз. Сез минем әтиемне «мулла» дип атаганда мин горурланам гына. Ул кешеләрне әдәпкә өйрәткән, авылдашларына кирәкле кәгазьләрне дә минем әтием язган, шуны онытмагыз Минем өчен бу сүзне ишетү чын горурлык. Ринат, синең әтиеңнең, бабаңның кем булуын әйтеп, синең йөзеңне кызартасым килми. Әгәр тагын бер мәртәбә әтиемә сүз тидерсәгез, мин сезгә бөтенесен әйтеп бирәчәкмен. Әйдә, тагын кабатлагыз минем әткиемнең кем икәнлеген!

Әфләх абыйсы өйрәткәндә, Шәһит, бу сүзләрне әйтә алмам, куркырмын, дип уйлаган иде. Каян килгәндер бу батырлык?! Ринат төркеме бер генә минутка югалып калды. Моннан соң үртәүнең мәгънәсез булуын аңладылармы, әллә аларны кыңгырау шалтыравы бүлдердеме? Мыскыллаучылар дәррәү класс ишегенә таба йөгерделәр. Ишектән кергәндә, авылдашы Габдерәсүл Шәһитнең колагына пышылдап өлгерде:

 Бүген мин, мәктәптән кайткач, Майлы Куакка коры-сары җыярга барам. Бергә барырга син ризамы? Сүзен әйтеп бетергәч, Габдерәсүл Шәһитне култыклап алды. Алар, йөгерешеп, класска кереп киттеләр.

Бу инде Шәһитнең ялгыз түгеллеген, класста аны ихтирам итүчеләр, фикердәшләр барлыгын аңлата иде. Курку юкка чыккач, Шәһит үзен ифрат бәхетле итеп сизде. Хәзер малайда кимсетергә теләүчеләргә каршы торырлык көч бар иде. Бу турыда Шәһит инәкисенә сөйләргә оялды. Хәсәнә абыстай, улының нинди кәеф белән кайтып керүен күргәч, сүзсез дә аңлады. «Раббым, мең рәхмәт Сиңа! Ярдәмеңнән ташламадың Аллага шөкер!» Инәкисенең җылы, тыныч елмаюы малаена да барып иреште. Бүген Шәһитнең чын-чынлап бәхетле көне иде. Ана кеше исә баласының куануыннан бәхетле иде. Дөньяда моңа тиң нәрсә бар?!

6

Майлы Куак. Бу урынны нигә шулай атауларын беркем аңлата алмый. Куакта май үсми бит инде. Моны һәркем белә. Нефть чыгаручылар куакны җир маена буяп китмәсәләр, җирдә үсеп утырган куакның майланып торуын һич күз алдына китереп булмый. Юкәле кешеләре авылдан ике чакрым чамасы көньяк-көнчыгышта урнашкан агачлыкны «Майлы Куак» дип атап йөртәләр. Татарлар куаклык үскән җирне «әрәмә», зур юан агач каплаган җирне «урман» диләр. Майлы Куак урман белән әрәмәнең бер-берсенә тоташып үскән җире иде. Сирәк үскән каенлыкта ялгыз имәннәр, усак агачлары, чокыр төпләрендә карама, элмә куаклары очрый. Һәм шул урманда гына үсә торган агачлар арасында, нәкъ әрәмәлекләрдәгечә, шомырт һәм балан куаклары, колмак сарган баланлыклар, карлыганнар күпереп үсә, чокыррак җирне кара бөрлегән сабаклары каплап киткән Юкәлегә якын булгангамы, шушы бәләкәй генә әрәмәле урман татар кешесе яраткан барлык җимешне биреп торгангамы, авыл кешеләре әлеге «җәннәт бакчасына» аеруча зур ихтирам белән карыйлар иде.

Урман эче кардан кыр-яланнарга караганда соңрак ачыла. Кояш төшкән аланнар чәчкәгә күмелгәч тә, әле куе агач каплаган чокыр җирләрдә, яр асларында кар шактый озак саклана. Юкәле хатыннары, бигрәк тә яшүсмерләр, җир кардан ачылу белән, Майлы Куакка юл тоталар. Башта какы һәм кузгалак, озакламый балтырган өлгерә. Ә инде көзгә таба, июнь урталарыннан август азакларына кадәр, Майлы Куак җимешләре бер-бер артлы өлгереп кенә тора. Иң башта татарларның яраткан җимеше җир җиләге өлгерә. Шәһитнең әнисе җиләкне чиләкләп җыеп алып кайта. Җиләк артыннан кара бөрлегән, шомырт, карлыган, көзге салкыннар якыная башлагач, балан пешә. Киптерергә куйганчы, Хәсәнә абыстай балаларын балан бәлеше, киндер орлыгы һәм чия белән төеп балга катырган кырыккат белән сыйлый.

Майлы Куак дип аталган агачлык зур түгел. Буйга өч, аркылыга ике чакрым чамасы гына. Шул бәләкәй генә агачлык юкәлеләр көнкүрешендә һәрвакыт зур урын тоткан. Хәзер инде авыл халкы, газ ягып, азыкны кибеттән алып ашый. Майлы Куак авыл өчен һаман шулай газизме икән?

Бу куаклыкны «майлы» дип атаучыларның сөякләре күптән туфрак булгандыр. Бәлки кайчандыр «майлы» сүзе урманның җиләк-җимешкә бай булуын белдергәндер, яисә шифалы үләннәр күпләп үскән җирне шул сүз белән атаганнардыр? Бәлки, кызарып пешкән балан тәлгәшләренең, чокыр читләрендә күпереп торган ымсындыргыч кара бөрлегәннәрнең, сыгылма талларга сырышкан хуш исле колмакларның кояш нурыннан майланып, ялтырап утырганын күрүчеләр бу урынны «Майлы Куак» дип атаганнардыр?

Майлы Куакка җиткәнче, сөзәк үрдән барасың. Бераздан басу кыры бетә. Башта сине аерым үскән яшь каеннар, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары каршы ала.

Элегрәк агачлык эчендә юан каеннар, болытларга үрелеп үскән усаклар да булган. Аларны акрынлап кисә, ташый торганнар. Хәзер инде агачларның юаннары очрамый. Эчкәрәк кергән саен агачлык куера. Урманның уртасына кадәр арба тартып кереп булмый. Халык телендә «уфалла» дип йөртелгән бәләкәй арбаны урман читендәрәк куак эченә яшереп калдырасың. Урлаудан куркып түгел, юкәлеләрнең, урысча сөйләшә башлап, шәһәр тормышын үзләштергәннәре генә кеше милкенә кул тидерә ала торгандыр? «Уфалла»ны җитәкчеләр өнәми. Бигрәк тә районнан тикшерергә килүче түрәләр.

7

Назад Дальше