Әсәр сугыш вакытындагы гади кешеләрнең тормышы турында моңа кадәр әдәбият кагылырга базмаган күп кенә якларны ача, аларны аерым геройлар язмышына бәйли. Шундый мәсьәләләрнең берсе чор таләп иткән җаваплылык, аның гаять кырыс һәм кешелексез законнар дәрәҗәсенә җиткерелүе. Бу мәсьәләне язучы прокурор Улибаева образы белән бәйле ярдәмче сюжет сызыгында ача.
Сугыш чорында, авыллардагы хезмәтне һәм көндәлек тормышны каты тәртиптә тоту өчен, һәр авыл-колхозда күзәтүчеләр эшли. Повестьта сурәтләнгән Кара Чыршы авылына мондый вәкил итеп прокурор Улибаева җибәрелә. Язучы бу хатынны гаять таләпчән, каты күңелле, кырыс итеп сурәтли. Колхоз җитәкчесе уйларында «агач мәчет өстендә таш манара булды» дип бәяләнүе әлеге вәкилнең авыл өчен күтәрә алмас йөккә әйләнүен билгели.
Улибаеваның таләпчәнлеге берничә вакыйгада күрсәтелә. Беренчесе, аннан яшереп, танк ярдәмендә җирне сөрү, кул белән чәчү вакыйгасы булса, икенчесе прокурор хатынның, авыл кешеләре эш эшләү урынына дога кылырга йөри дип, «Чуар бабай кабере» дип аталган изге саналучы ялгыз каберне җимерә язуы вакыйгасы аның чигенүе белән тәмамлана.
Иң тәэсирле вакыйга сугыш чорындагы ачлыкны күз алдына китереп бастыра. Ачлыктан шешенгән, өйләрендә бер тамчы ризык калмаган авыл хатыннары өчен бер учма ашлык гаиләләрен ач үлемнән саклап калу. Мәйсүфә карчык та 300 грамм арыш белән Улибаевага эләгә. Прокурор 61 яшьлек карчыкны кулга алдыра, суд булып, гаеплене 5 елга хөкем итәләр.
Язучы судта Улибаева сөйләгәннәрне карчык аңы аша уздырып тасвирлый: «Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур дөрес сөйли. Әгәр, ди ул, көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң Моның белән бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде. Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? () Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң динсез? Ичмасам, аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайткалый иде». Карчыкның уй агышында авыл кешесенең беркатлы фәлсәфәсе дә, аның гомер буе авыр эштә узган тормышы да, сугыш чоры керткән тәртипләр һәм законнарның кешелексезлеге һәм катылыгы да күренә.
Алга таба «Чоры шундый, бабай, аңла» дигән бүлектә язучы Улибаеваны бөтенләй башка яктан ача. Берничә көн авылда күренмәгән прокурор карты Шәйхигә Мәйсүфә карчыкның котылып кайтачагын, үзенең шуның артыннан йөргәнен әйтә. Шул урында язучы хатынның картка әйткән сүзләрен китерә: «Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! () Менә мин, диде прокурор хатын, шушы колхозга кереп, «ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез» дисәм, һичшиксез бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр мин сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?»
Шулай итеп, Улибаева башкаларга гына түгел, үзенә дә таләпчән, үзен һәм якыннарын да жәлләмичә, сугыш чоры законнары буенча яшәүче корычтай нык характерлы, көчле рухлы, намуслы шәхес күз алдына килеп баса. Татар әдәбиятында әлеге амплуадагы бу дәрәҗәдә төгәл һәм тулы ачылган башка образны табу мөмкин түгел.
Беренче әсәрләренең халык тарафыннан яратып кабул ителүе белән рухланган әдип олы жанр роман язарга алына. «Фронтовиклар» (1971) романы, бер яктан, сугыштан соңгы көнкүрешне тергезү ягыннан беренче әсәр башлаган сөйләшүне дәвам итә. Язучы тормыш сурәтен унсигез яше тулуга университеттан фронтка киткән Рушад Сулимовның, сугыштан кайтып, авыл мәктәбендә балалар укытуы тирәсенә туплый. Гаять матур этнографик детальләрдә ваклап сурәтләнгән авыл көнитеше, кешеләр арасындагы самими мөнәсәбәтләр, сугыштан соңгы өмет белән тулы атмосфера, фронттан кайтканнарның психологик халәте, тоталитар режим кануннарының кабат кырыслануы Болар җәмгыятькә, яшь буынга сугыш китергән авырлыкларны, борчу-фаҗигаләрне җанлы рәвештә күз алдына китереп бастыра. Фронттан кайтканнар исә шушы коточкыч кырыс атмосфераны, кешеләрнең кайгылардан тупасланган рухларын хакыйкать һәм кешелеклелек кануннары ярдәмендә үзгәртүчеләр булып гәүдәләнә. Язучы әлеге үзәк идеяне вакыйгаларда күп тапкырлар кабатлый. Әйтик, беренче тапкыр алтынчы класс каршына баскан Рушад күңеленнән мондый уйлар уза: «Рушад бу коточкыч көрәштән бер нәрсәне аңлады: әгәр шушы көе дәресне башлап җибәрсәң, бу класста ул беткәнче шул тәртипсезлеккә килешергә, шул хәлдә укытырга тиеш булачак. Бу җиңелү булачак иде. Һәм әгәр хәзер җиңмәсәң, Нәркис кебек, бу класстан баш тартырга кирәк иде. Фронтовик! Балалардан куркып баш тартырга Юк, җиңәргә, бүген үк җиңәргә кирәк». Ягъни фронттан кайтканнар инде сугыш тәмамлангач, илне дошманнардан азат итү миссиясен үтәп чыккач та, тыныч тормышка кайтып, биредәге көнкүрешне тәртипкә һәм гармониягә китерү эшенә керешәләр. Алар бу вазифага да фронттагы кебек үк зур җаваплылык белән алыналар.
Роман жанрының колачлылыгы чорга хас күп кенә иҗтимагый-сәяси проблемаларны калкытырга мөмкинлек бирә. Хокуксызлык, курку, ачлык-ялангачлык, шәхес культы шәүләсе авторның сызлануы дулкынында, әмма бер үк вакытта күренеш-вакыйгаларда күрсәтелә. Мәсәлән, Галиәхмәт картны бер атна буе һәр төн авыл Советына чакырып, өенә кайтармыйча, бозавын хөкүмәткә тапшырырга үгетләү вакыйгасы шундыйлардан. Сыер белән бозавыннан башка карап торган терлеге булмаган, бозавын нәселгә калдырырга исәпләгән карт каты тора, бу басымны гаделсезлек дип кабул итә. «Без монда карчык белән көнне көнгә чак ялгап яшибез, утынын, печәнен, саламын акчага алабыз», ди ул. «Гражданскийда өч ел сугыштым. Колхозын да үзебез төзедек. Менә шушы кулларым белән колхозның беренче бүрәнәләрен мин күтәрдем. Әнә амбар, бәрәңге базы, ат абзары, сушилкалар. Барысын да мин төзедем утызынчы елны» дигән сүзләре авыл кешесе кичерә торган бу хәлләрнең һәр гаиләгә кагылуын сөйләп тора. Картны Хушиятнең хөкүмәткә каршы килгән өчен төрмәгә җибәрү белән куркытуы, шулай итеп үз теләге белән бозавын тапшыру турындагы кәгазьгә кул куйдыру авылдагы тоталитар атмосфераны бик ачык күрсәтә.
Еш кына язучы ачыктан-ачык түгел, бәлки читләтеп әйтү алымы ярдәмендә укучы белән сөйләшә. Әйтик, роман буенча Рушадның әтисе гаепләнү турында сиздереп барыла. Әсәр ахырында Хушият карт үзенең гаебен таный, Рушадның әтисе немецлар ягына чыккан дигән ялганны таратуын әйтә: «Гафу ит дип әйтимме, әллә башкача әйтимме, анысын үзем дә белмим. Әмма мин гөнаһлы синең каршыңда, олан. Әтиең турында яман сүз таратучыларның берсе мин. Ул теге якта булыр дип сөйләдем. Кайда үлгәнлегенә дукәминт килгәнче, кешеләр шуңа ышанып йөрделәр» Бу, бер яктан, илдә урнашкан куркыту-өркетү атмосферасына кешеләр үзләре, аларның холкындагы тискәре сыйфатлар гаепле булганлыкны ассызыклый. Икенче яктан, яшәп килүче цензура таләбенә җавап булып аңлашыла.
Текстта шулай ук идеология таләп иткән өстәлмәләр дә бар. Шул ук Хушият картның коммунистлык турындагы сүзләрен моңа мисал итеп китерергә мөмкин.
Бер үк вакытта романның шактый үзгәреп дөнья күрүен дә әйтергә кирәк. Мәсәлән, романга искәрмәләрдә язучы героеның университетның механика факультетына керә алмавы әтисенең шәхес культы корбаны булуы белән бәйләп күрсәтелүне, әмма редакторлар белән эшләү нәтиҗәсендә бу өлешләрнең тексттан алып ташлануын яза. Соңгы вариантта әлеге факт фронттан яраланып кайтучыларны вузларга укырга алу мәҗбүрияте белән аңлатыла.
Романда матур мәхәббәт (Рушад-Ләйләгөл), гаилә кору тарихлары (Нәркис-Заһир; Гата-Эльза һ. б.) романтик-тәэсирле тәкъдим ителгәннәр. Текстта татар авылы кешеләренең көнкүреше, үзара мөнәсәбәтләр, авыл әхлагы, йола-гадәтләре турындагы материаллар тулы бер катлам хасил итә. Ләкин, гомумән алганда, романның жанр таләпләре язучыны классик реализм стиленә алып килә, нәтиҗәдә орнаменталь стиль билгеләре тоныклана, арткы планга чигерелә.
Күрәсең, шуңа төшенеп, язучы роман жанрын да повестьларда табылган структурага кую тәҗрибәсе ясый. Аның «Каз канатлары» (1975) романы поэтик яктан нәкъ шулай кабул ителә. Повестьлардагы кебек үк, монда да романга хас төзек сюжет юк. Ул күләме ягыннан гына роман таләпләренә җавап бирә4. Әсәр бер авыл кешеләренең ике буыны турында сөйли. Һәр бүлек бер тарихны тергезә. Шул тарихлар янында әсәр буенча язучы татар халкының йола-гадәтләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен барлый. Болар бүлекләрдәге вакыйгаларның табигый дәвамы кебек кабул ителә. Мәсәлән, «Камәргә ат бирегез» дигән беренче бүлек Камәр түтиләргә дүрт олау утын китерү турында хикәяләү белән төгәлләнә. Шушы вакыйгага бәйләп, язучы татар халкының бик күркәм йоласы өмә турында бәян итә. Өмәдән соң күмәк табынга утыру, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.
Нәтиҗәдә татар халкының милли менталитеты, көнитеше, яшәү рәвеше, гадәт-әхлагы, мәдәнияте, рухи дөньясы турындагы әсәр килеп чыга. Бу төп эчтәлекне язучы романның исеме белән бәйләп гомумиләштерә. Исемгә чыккан «Каз канатлары» җыры текстта берничә тапкыр кабатлана. Беренчесе Маратның яклавы алдыннан карт профессор Хәсбиевнең пычрак эш алып барып, каршы тавыш бирергә чакыруы билгеле булганнан соң, тәнәфестә Тамараның шушы көйне чәй эчеп утыручы совет әгъзаларына куеп җибәрү күренеше: «Кайбер урыннарда баслар гына моңлана, бу вакытта авылның бодай басуында күк ата каз каңгылдап алгандай була: «Гаң-гаң-гаң!» Икенче тыңлыйсың егермеләгән ап-ак казның кыйгылдашып көзге кояшлы басудан тегермән буасына очып кайтканын ишеткәндәй буласың. Дөнья саф бит, дөньяда гүзәллек бар бит! Дөньяда моң бар бит, сагыш бар, бәхет бар, узган гомер бар, илгә игелек китерү бар! Ә баянчы оста! Бөтен татар халкының меңьеллык хезмәт тарихын, сөю-кавышуын, аерылышуын шушы көйдә әйтеп бирә ала. Ә баянга кушылып бер җырлыйсы килә () Марат, стаканын куеп, үзенә каршы тавыш бирәчәк өч-дүрт галимнең йөзен күзәтте: «каз канатлары» аларны, әлбәттә, әле генә әзерләнеп яткан интригадан, ваклыктан суырып алган, чиста, пакь кырларга, сихри камышлар белән уралган су буйларына, яшьлек сафлыгына алып киткән сыман иде. Авылдан чыккан кешеләр бит болар» Шулай итеп, бер яктан, «Каз канатлары» җыры татар халкының кайгы-сагышын, тарихын-язмышын, рухи дөньясын үзенә туплаган мәдәни кыйммәт итеп күтәрелә, шушы кыйммәт заманга яки матди мәсьәләләргә бәйсез, ул теләсә кайсы чор кешесенә рухи кыйбла, иман, үз гамәлләрен милләт тарихы белән «үлчәп карау» билгесе, символы дәрәҗәсенә куела. Шушы символ ярдәмендә язучы тагын да зуррак гомумиләштерүгә килә: һәр татар кешесе өчен милли рухи байлыкларның, мәдәниятенең, халык тарихының һәм язмышының юл күрсәткече, эш-гамәлләренә өлге, үз тормышына бәя бирү чыганагы икәнлеген ассызыклый.
Икенче тапкыр музыка Марат әнисен күмеп кайткач ишетелә. Әйтерсең, тормышның фанилыгына, үлемнең котылгысызлыгына ишарә ясап, җыр мәңгелек кыйммәтләр хакында уйланырга чакыра. Бу өлештә ул туган җир, әни, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр булып төгәлләшә.
Әсәр ахырында язучы кабат шушы моңны яңгырата һәм әсәрнең идеясен дә ишеттерә: «Кинәт!.. Кинәт!.. Күктә таныш, газиз тавышлар ишетелде. Кыр казлары китә икән. Кая, кайсы якларга? Нигә? Бәхет эзләпме, урын эзләпме? Нигә дип китәсез? Хәер, без үзебез дә кыр казлары кебек. Һәрвакыт каядыр китәбез, хушлашабыз, моң, сагыш таратабыз, аннан сагынуга чыдый алмыйча кайтабыз. Без дә нәкъ шулай: кайсыларыбыз юлда арый, аларны без көтеп алабыз, кайсыларыбызны юлда явызларның мылтыгы һәлак итә, без аларны калдырып китәбез, аннан аларны сагынып җыр чыгарабыз.
Күктә, нәкъ кеше күңеледәй, каз канатлары тирбәлә яңадан кайтыр өчен казлар китә. Син дә шулай бит, адәм баласы, син дә әти-әниең янында гөрләп үсәсең, шатланасың, иркәләнәсең, ныгыйсың, аннан кинәт кенә сиңа шул нигез тар булып тоела башлый, син дә каядыр китәсең, оя корасың, канат җилпеп, чит җирләр өстеннән очасың. Менә күпмедер гомер үткәч, син бер язны яки бер көзне күктә кыр казларының тавышын ишетәсең: «Кыйгакъ! Кыйгакъ! Кый-гакъ!»
Син сагыш катыш тирән сулап куясың, теге тавышлар сиңа «Туган як! Туган як!» булып ишетелә.
Сине әнә шул яшәтә, шул сине яхшы күңелле, игелекле итә, синең колакларың «Туган як» дигән сүзне ишетә алганда син бәхетле».
Шулай итеп, әлеге романда язучы кеше өчен иң югары кыйммәт туган җир, кайсы җирдән, нәселдән, милләттән икәнлегеңне белү, иң зур бәхет туган җирнең, казларның тавышын ишетә, күңел аша уздыра, үзеңне шул җирнең, халыкның аерылгысыз бер өлеше итеп тоя алу дип белдерә. Туган җир тавышы кешене үз нәселе-кавеме, тарихы, халкы белән тоташтыра, кирәк вакытта аңа ярдәм итә, терәк була, илһам өсти. Шушы хакыйкатьне аңлау кешенең тормышын гамьле, мәгънәле ясый.
Язучы иҗатында гомуми стиль юнәлешеннән аерылып тора торган «Ут чәчәге» (1978) повесте Асаф Рәимов белән Сылуның үкенечле мәхәббәт тарихын төрки-татар әдәбиятындагы иң матур мәхәббәт сюжетлары традицияләрендә хикәяли һәм милли сүз сәнгатендәге иң эмоциональ-тәэсирле әсәрләрдән санала. Хисләр турында сөйләгәндә язучының әле Асафка, әле Сылуга «мин» исеменнән «сүз бирүе» кичерешләрне бөтен тулылыгында тергезергә ярдәм итә. Тексттагы мондый урыннарны, «аң агышы» алымының бер төре буларак, «хис-кичереш» агышы итеп карарга мөмкин. Нәтиҗәдә лирика кануннары нигезендә тергезелгән проза әсәре пәйда була.
Бу повестька бәя биргәндә аның язылу вакытын искә төшерү дә урынлы булыр. Әсәр М. Мәһдиевнең докторлык диссертациясе хаксыз, гадел булмаган тәнкыйтькә дучар ителгән бер вакытта иҗат ителә. Әйтерсең лә язучы әдәбияттагы иң билгеле сюжет структурасына мөрәҗәгать итеп, тормыш-яшәештәге яхшылык һәм явызлык көрәше, көнчелек һәм усаллыкның теләсә нинди изге гамәлләрне җимерүе, яхшылыкның һәр очракта да бу җимергеч көчләргә каршы тора алмавы турында үз тәҗрибәсен, үз фикерен бәян итә.
Беренче карашка әсәрдә яшьләрнең мәхәббәте сугыш белән сынала: Асаф сугышка китеп, үлү хәбәре килә, Сылу, бу кайгыны күтәрә алмыйча, кияүгә чыга. Әмма язучы аларның бергә була алмавын Габделнурдагы көнчелек, эчкерлелек, усаллык белән бәйли. Әлеге геройны тулысынча кара буяуларда, күңел кайтаргыч амплуада тергезеп, кешедәге тискәре сыйфатларның мәхәббәтне, киләчәккә өметне, туачак балаларны, яшәүнең үзен дә юк итәргә сәләтле булуын ассызыклый. Шушы яклары белән әсәр Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» повесте белән «сөйләшә», Шәрык әдәбиятларындагы үкенечле мәхәббәт тарихларын искә төшерә.