Чүегез, җәмәгать! диде Яуш. Аның бу мөһим хәлне дилбегәдән ычкындырасы, шау-шу ясамыйча гына, эшне ничектер тизрәк йомасы, ул-бу сүзләргә җирлек калдырасы килми иде. Уен-муен эш кенә түгел бу.
Вакыйф, Ибрайга үтә сынаулы карап, туйганчы бер болганырга, маҗара чыгарырга, шул уңайдан буза сымак бернәрсә күтәрергә дә, ахырдан шул хөрмәткә авыз чылатырга чамалап:
Уен-муен шул, диде. Уены каян килгәндер, белмим, беләсем дә килми. Ә муены Менә шул муены хакында уйлашыргае.
Бер сәгать буена тын торып, ике сәгать киңәш-табыш иткәннең соңында биш минут бәхәсләшкәч, йозагын ачып булмый, чылбырын өзәрлек түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.
Чарасыз Яуш:
Соң? дип сорады.
Әллә уйнап, әллә уйлап, Гаҗилә:
Соң дип инде ул кадәрле Башын гына киссәң инде, дип салды.
Күңеленнән генә әйттем дип уйлаган иде. Пышылдаган булып чыкты. Тик бөтенесе ишетеп өлгергән икән. Бер минут уйланып, ике минут киңәшкәннең соңында өч минут бәхәсләшкәч, катгый карарга килделәр: БАШЫН КИСӘРГӘ!
Халык Ибрайны богаудан коткару турында уйламый, ә бәлки богауны Адәми заттан азат итү хакында җан ата иде инде. Чөнки ул халык үзе дә мәңгелектән мәңгелеккә кол, ә шул коллыктан ничек котылырга икәнен белә алмый, белә аласы түгел иде.
Үлән яшел була, күк йөзе зәңгәр, яшен кызыл; бу бәхәссез. Ә шул ук үләнгә кырау төшсә, ул агара; кояш баеганда, күк йөзе кызара; күзне камаштырса, яшен кара булып күренә. Бөтен нәрсә үзгәрә, төсен, кыяфәтен алыштыра, анасы карынында яралу мизгелендә үк адәм баласы үлем дигән упкынга (яки биеклеккәме?) якыная башлый.
Тик бер генә нәрсәнең ни төсе, ни кыяфәте, ни ахыры юк шушы КОЛЛЫКНЫҢ.
Ишегалдыннан бүкән, балта алып чыктылар.
Моңарчы булган манзара фәкать уен гына булып тоела иде әле. Кабул ителгән карарны җиренә җиткерүнең матди җисемнәре күз алдына куелгач, кешеләрнең кан тамырлары буенча туктаусыз аккан кан сыекчасы хәрәкәтен көчәйтте, күктәге йолдызлардан да күбрәк санынча булган атомнары, нейтроннарга әверелеп, Галәм киңлекләренә атылды. Халык төркеме аерым-аерым Адәми затлардан тормый иде инде. Ул бөтен бер дөньяны бер тузан бөртеге итәрдәй Кодрәткә әверелде.
Ләкин ул Кодрәт юкны бар иткән Илаһи зат АЛЛА түгел иде инде.
Йә, кайсыгыз? дип сорады Яуш.
Кешеләр тынып калды. Йөзләгән Адәми затның һәммәсе каядыр текәлде, тик бер-берсенең күзенә карарга һичкайсы кыймады. Курыктылар, үзләренең богаулы Ибрайга караганда мең мәртәбәдән дә артыграк кол икәнлекләрен бер-берсенә белгертергә генә түгел, хәтта үз-үзләреннән дә яшерергә курыктылар. Аларның Курку хисе кош-корт авазын басты, талгын гына исеп торган җилне туктатты, үләннәрнең тамырын бөрештерде, чәчәкләрнең таҗларын йомдырды, анда-санда йөзгәләгән ак болытларны эретте, бала имезә торган аналарның сутлы имчәк башларын томалады, ир-атның көч-гайрәтен сүрелдерде.
Ошбу мизгелдә Олуг Хаким Шүрәле Алтын Мөгезнең, ак төкләре үрә торып, тәненә өч күч кырмыска, биш оя шөпшә таралгандай, кунгандай булды. Күкнең җиденче катындагы, шуннан ары бар булган, юкка чыкмас һәммә урында торган Аллаһы сөбханә вә Тәгаләнең сул як азау теше сызларга кереште.
Яуш уртага чыгып басты. Ул, үзенең бу авыл кешеләренең хакиме икәнлеген белдереп: «Йә?» дип сорамады инде, ә бәлки, таләп итеп, боерып: «Йә!» диде.
Кешеләр, аякларына кигән тузанлы туфлиләрен, «әби» галошларын, күн итекләрен, яланаяк булганнары, табаннарын лыжт иттереп, бер адым артка чигенделәр. Аларга коллыктан котылуы авыр, ә моннан да авыррагы һәр әйткәнгә буйсынуларын, буйсынырга тиеш икәнлекләрен бер-берсенә сиздерүләреннән өркү иде.
Кош-кортларның канатларына хәрәкәт биреп, туктаган җилне кузгатып, үләннәрнең тамырын җәеп, чәчәкләрнең таҗларын ачып, болытларны ары әйдәп, аналарга, аталарга мәдәт биреп, ә балаларны сискәндереп, Ибрайның көчле, күңел төпкеленнән, бугаз алмасыннан гөлдерәп чыккан тавышы яңгырады:
Адаш! диде ул. Син чык. Курыкма, син азат инде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез тетрәнеп китте. Әмма үзен чакырган чакта дәшми калуны бер чакта да өнәмәгәнгә күрә, һичкайчан алай кабул кылынырга тиеш түгеллеген белеп, белгертеп:
Мин монда, дип җавап бирде. Ни кушасың? Мин әзермен.
Мин кушмыйм, диде Ибрай. Күрәсең ич, халык тели.
Мин әзермен, дип кабатлады Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез. Нишлим?
Бернишләмисең. Бары тик Адәми затларның теләген генә үтәргә дәшәм.
Бу боерыкмы, гозерме, адаш?
Халыкка дисәң боерык. Син теләсәң гозер.
Алайса, гозер.
Әзерләнделәр. Вакыйф пионер чагында мәктәптән урлап калган быргысын алып чыкты да шуны мыжгылдатырга, үгез тавышы чыгарып мөгердәтергә тотынды. Яуш, күлмәген күтәреп, учлары белән корсагын чапылдатырга кереште. Демократ Ильяс, бамбук саплы кармагындагы җепне ычкындырып, болгый-болгый, һаваны чыжлатты. Бер хатын, сыер тизәге каткан халатының сәдәпләрен ычкындырып, имчәген кыса-кыса, тузанга сөтен агызырга кереште. Ирләр, аны-моны кулларына алып, тимер-томыр кагарга кереште. Милиционер Шәмсуар Сөләйманов Макаров пистолетындагы җиде патронны да һавага төбәп атып бетерде. Нәрсә булырын, нинең ни белән тәмамланасын тансыклап көткән бала-чага алгарак чыгып басты.
Балтаның күтәрелгән җирдән ахыргы тукталышына кадәрге селтәнүе, беренче тапкыр үбешкән егет белән кызның кайнар иреннәре кавышкан шикелле, кыска гына булды.
Ибрайның үз ишегалдына, абзарына, өе белән мунча арасындагы сукмакка түшәргә дип алып кайткан ак балчыкка әүвәл шапылдап баш, аннары, зыңлап, зынҗыр чылбыры килеп төште.
Килеп төште. Тик аның йозагын ачарга ни ачкыч, чылбырын өзәргә ни тимер пычкысы, боҗрасын кисәргә ни сихер, чөен кагардай ни бер урын юк иде инде.
Ә Ибрай ә Ибрай ниндидер Кодрәт белән авып яткан җиреннән талпынды да башын, кулы белән тотып, киселгән муенына ялгады
Тузанлы җирдә аның бер генә тамчы да каны калмады. Ул, үз башын үз муенына ялгап, җыелган халыктан аерылгач, әллә ничек кемдер аны күктә зарыгып көткән кебек, кулын бер-бер артлы күтәргәләп, аягын йөрткәләп, баскычтан менгән шикелле, күккә менде дә китте. Кечерәйгәннән-кечерәя барды, ахырда, якты йолдыздай гына калган сурәттә балкып, тәмам гаип булды.
Җирдә аның богавы аунап калды.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең пышылдап кына: «Рәхмәт» дигәнен ул ишетмәде инде.
Халык таралды.
Әйдә, кер, диде Гаҗилә Ибрайга. Хәзер аш җылытам. Аннары тары чәчәргә чыгасың бар.
Мин Ибрай түгел бит. Чыннан да түгел.
Ярамаган тагын. Бар, кереп чык, диде аңа Гаҗилә, мунча алачыгы тарафына ишарәләп. Икенче колгадагы түрдән өченче пар кием каен себеркесенә элеп куйган бер нәрсәм барые. Кара аны, башта минем янга кереп чыккан бул, җәме?
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез язмышына буйсынмый булдыра алмады.
Богауны, тиз генә явып үткән авыр яңгыр тамчылары кебек, Җир тузаны үзенә суырып алды.
Ә фани дөньядан Яшәү тәме, Тормыш исе килеп тора иде.
Икенче бүлек
Кешеләр мәңгелек караңгылык коллыгыннан якты дөньяга киләләр дә тормышның күз яшьле, канлы коллыгына барып эләгәләр. Алар, хәтта үз азатлыкларына да табынып, бил бөгәләр, маңгайларын җиргә оралар. Иң азат дигәннәре дә җаннарында коллык богавы йөртә. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай моңарчы аркаларын авыр йөк бөкрәйткән, йөрәкләрен тимер кыскычлар имгәткән, җир тартымыннан ычкынып, биеклеккә ирешкәннәренең дә баш сөякләренә басып торган кешеләрне генә күрде диярлек. Богаудан котылган сурәттә дә аларның азатлыгы зуррак азатлыкның богавына әверелә. Алар үзләренең кол икәнлекләрен үзләре дә күрмәскә, башкаларга да күрсәтмәскә тырыша.
Шуңа күрә кешеләр коллыкның үзен дә мәңгелек богауда тоталар, ә ул богауның үзен исә кол итәләр.
Богавын җирдә калдырып, менә хәзер болытларгача күтәрелгән Ибрай шуны аңлады.
Ул үзенең каядыр билгесез тарафка, аның да бар аңның, бар әйберләрнең икенче ягын да күрергә, тоярга мөмкинлек бирердәй урынга таба очып барганлыгын сизеп алды. Күк йөзе зәп-зәңгәр, болытлар сөттәй ак, һава чишмә суыдай саф, кояш онытылып беткән бишектәй җылы, түбәндә калган җир бала сулышыдай тын, тыныч иде. Ә ул рәхәтләнеп, иркенләп, егылып төшүеннән һич курыкмыйча очты да очты. Очкан кошлар да ирекле түгел, аларның канатлары һава агымына, җилгә яраклашырга мәҗбүр була. Ә очкан кеше оча алуга ирешүе белән үк җир, күк, йолдызлар, ай белән кояш кануннарының барысыннан да азат шикелле икән.
Җирдә яшәп, кояш тирәли илле тапкыр әйләнеп чыккан Ибрай хәзер азатлыкның якты ямен күрде, тын аһәңен ишетте, хуш исен тойды, татлы тәмен татыды, гүзәл тәнен капшады.
Инде менә ул шуларның барчасын җыйган канатлы хис кочагында, узган гомеренең һәммә кичерешләре дулкынында оча да оча, оча да оча. Әйтерсең лә ул чишмә суының әллә бер тамчысы, ашлык көшеленең бер орлыгы, гүзәл чәчәкнең бер таҗы, кош канатының бер каурые, салават күперенең бер төсе, яшеннең әллә бер тармагы иде. Илле яшьлек гомерендә ул шундый булырга теләде, омтылды. Тик һичкайсысына ирешә алмады. Бактың исә ул моңа кадәр коллык богавы чылбырының бер боҗрасы гына булган икән. Хәзер ул теләгәненең бөтенесенә әверелү бәхетен кичерде.
Ул елмаеп куйды. Ләкин үз елмаюының очсыз-кырыйсыз офыкта аҗаган балкышы булып җәелүен күрде. Аннары ул көлеп җибәрде. Әмма үз көлүенең болытларны калтыраткан күк күкрәве булып таралуын ишетте. Шуннан соң очкан тарафта үзен дәһшәт көтеп торганын аңлады. Еракмы ул дәһшәт яисә якынмы, зурмы яисә кечкенәме монысын ул әлегә белә алмады. Тик ул бар, аны көтә. Ул рәхимсез, шәфкатьсез, котылгысыз кебек тоелды.
Ибрай аңа әзерләнергә мөмкин икән, каршы торырга кирәк икәнлегенә төшенеп, берәр болытка утырып торырга булды.
Болыт мендәр шикелле йомшак, буа суы кебек җылымса да, салкынча да иде. Ул күккә очканының соңында беренче мәртәбә җиргә иелеп карады да аптырап китте, гаҗәпкә калды: күрсәнә, ул әле һаман үз авылы турысыннан ары узмаган икән ләбаса. Бәлки, туктаусыз әйләнгәләп кенә очкандыр, тобадагы су шикелле, бер чоңгыл тирәли генә бөтерелгәндер?
Әнә ич бормаланып-бормаланып аккан инеш тасмасы. Түллинкә урманы, Атау эче таулары, Кәрәкә күле, басулар. Әшнәк авылы зираты, йорт-куралар, хуҗалык корылмалары, мал-туар көтүләре, анда-санда чапкан машиналар, читтәрәк гайрәтле Чулман елгасы барысы да тумыштан таныш, күзне бәйләсәң дә танырлык иде. Ул инде сәерсенеп үк күзәтә, төпчеп карый башлагач, үз өен эзләп тапты. Яшел чирәмдә ялтырап яткан көмеш акчадай, агачлар арасында иркен, такыр ишегаллары яктырып ята, шуны тагын да шомарак, нурлырак итәргә теләгәндәй, ниндидер ир-ат аны себереп маташа.
Чү! Бу ул Ибрай үзе икән ич. Ә Гаҗилә кайда? Ә ул әнә келәттән килеп чыкты да тавык-чебешләргә, учлап-учлап, җим сипте. Чишмә чокырыннан калкып чыгып, тар сукмактан чиләк-көянтә аскан килеш, бакча башындагы капкага якынлашучы кыз бала кем икән? Анысы да таныш ич, анысы кызлары Зөбәрҗәт иде. Ә малайлары Зәкәрия кайда йөри? Ул да шунда гына иде: мунча баскычына утырган да, каз, үрдәк бәбкәләренә дип, тәпке белән әрекмән яфраклары, кычыткан чабып тураклый.
Анда түбәндә бар да бар иде. Тик күзенең бөтен үткерлеге белән төбәлеп караса да, күңеленең һәммә юксынуы, җирсүе белән эзләнсә дә, Ибрай фәкать үз-үзен генә таба алмады. Көзге җил кагып төшергән соңгы агач яфрагы сыман, ул кешеләр арасыннан, тормыштан өзелеп төшкән икән инде.
Тагын ул анда үзенең кешеләрне, тормышны яратуы да калмаганын абайлап алды. Җирдә яшәп, кояш тирәли илле ел әйләнеп чыккан Ибрай исә кешеләрне чыннан да ярата иде. Аларның кайсысы тормышны фатиха сыйфатында кабул итә, икенчеләре күзәтә, барлый, бүтәннәре каһәрли. Ә ул фатиха итә белгәнен яшәү сакчысы, күзәткәнен, барлаганын акыл иясе, каһәрләгәнен бәхетсез дип белә, ләкин берсен-бер яратмый булдыра алмый иде. Чөнки алар кешеләр иде. Коллыкларыннан котылу язмаса да, азатлыкны ялварыпмы, көрәшепме дауламасалар да, алар бар рәхәтлекләре, бар михнәтләре белән кешеләр иде.
Ибрай, җирдә үз-үзен юксынып, шушы яратуын җирсеп, тирән уйга чумган килеш, ак болытта утырды да утырды. Үз-үзен җирдән аерып киткәннән бирле әллә ни вакыт, әллә ни ара узмаса да, анда тормыш дәрьясында аның эзе калмаган икән инде. Суда йөзгән балыкның да, туфракта шуышкан суалчанның да, күктә очкан кошның да үз эзләре, үз юллары була. Ә аның Ибрайның ни җиргә, ни кояшка «Әнә мин!» диярлек сүзе генә дә калмаган. Ул үз йөрәгенең күпме орлыгын чәчте, үз җанының күпме игелеген таратты, үз акылының күпме мәгънәсен өләште. Әмма шуларның барысы бергә җыелган алтын көшелен генә өяргә өлгермәгән.
Инде менә, дәрья уртасындагы җансыз утрауга җил-давыл илтеп ташлаган бичара бер адәм шикелле, күк гөмбәзендә туктап калган болытта юлы беткән дәрвиш сыман уйга батып, үзенең ялгыз җаны сулышын гына тыңлап утыра.
Ул бар да, юк та; ул азат та, кол да; ул әлегә Адәми зат, шул ук вакытта түгел дә иде инде.
Хәзер ул очының ахыры, ахырының очы булмас илле еллык хәтергә генә ия. Гомеренең бәллүр савытындагы соңгы тамчы суны ирененә тидергән кебек, ул әлеге хәтер тавының бер бөртек комын җиргә төшереп җибәрде.
Ком бөртеге, кояш нурында ялтырап, башта туры, тигез генә очты. Аннары, җил иркенә эләккәннән соң, юнәлешен үзгәртте, кинәт күтәрелеп, бөтерелеп чыккан тузан өермәсенә кушылды. Күмәк хуҗалыкның савым сыерлар җәйләве турысына җиткәч, шундагы бер хатын-кызның уң күзенә барып керде. Хатын, бөкрәеп, чиләгендәге сөтне марля аша зур савытка сөзә иде. Менә ул турайды, ни булганын аңышып торды, күзен угалады. Ком бөртеге тоткарланмады, аның күз яшенә ияреп чыкты. Хатынның чигәсендә, мул булып, иртәнге чык тамчыларын хәтерләткән тир бөртекләре җемелдәшә, йөзен тир чишмәләре сырлаган иде. Шуларга кушылып, ком бөртеге җиргә төшеп кунды.
Ибрайга әлеге хатынның Зәйнәп икәнлеген менә хәзер генә түгел, ә бәлки әллә кайчан дөньяга килгәнче үк танып алыр идедер шикелле булып китте. Башына уңган яулык япкан, өстенә тупас тукымадан тегелгән тузанлы, аркасы тирле кара халат, аягына җиңел, чиккән күн чүәк кигән.
Ибрай, аңа кулын изәп:
Исәнме, Зәйнәп, дип эндәште.
Аның йөрәк сулкылдавы булып, күңел күзе белән әйткәнен ишетеп алды диярсең: Зәйнәп кояш кызарткан тирле маңгае каршына кулын куйды да әллә кайсы бер ераклыкка текәлеп торды.
Карале, Зәйнәп. Бер генә сүз әйт әле. Сүзең Әшнә үзәннәреннән миңа таба искән җилләргә кушылсын. Әйт. Миннән башка беркем ишетмәс, беркем күрмәс. Моңарчы беркемгә ишеттермәдек, беркемгә күрсәтмәдек ич. Хәтерлисеңме? Мин кояш тирәли кырык биш ел әйләнгәч, ә син ай нурында кырык ел коенгач, минем көн яктысы телгәләгән, төн карасы кискәләгән, үткәннәрнең бар тигәнәкләре сарган, киләчәкнең бар билчәннәре чәнечкән тәнемне кара кәфен урый башлаган иде. Тормыш бар сөлекләре белән канымның учагын имеп, яшәү бар бозлары белән сөю хисемнең канатларын көйдереп бетерә язган иде инде Авырып, шифаханәдән әйләнеп кайткач, тракторымны сүндердем дә ат арбасына менеп утырдым Хәтерлисеңме?
Кучкыл болыт офыктан ары узмады. Ибрай: «Яшен борнаганын көтә, ахрысы», дип уйлады. Ул Түллинкә урманы буендагы үрле, чокырлы ачыклыкка атын сугарырга килеп чыкты. Авылга хәтле биш чакрым, инешкә җиткәнче талчыгыр. Ә монда бер кое бар иде. Кое дип аталса да, буралы чишмә инде. Куе мәтрүшкә, кыяк, бөтнек үләннәре арасыннан эзләп табарлык та түгел. Ат күзедәй каралып торса да, авызын ачып җибәргәч кенә күренә. Йөзендә янәшәдәге карт имәннең кайсыдыр бер ботагы чагыла. Коеның тирәнлеге ике карыш чамасы, ә суы акмый диярлек, җыелып кына тора. Аны беркем карамый, чистартмый инде. Хәзер монда аның ише очраклы кешеләр печән чабучыдыр, утын кисүчедер, җир җиләге, кура җиләге, чикләвектер җыючылар гына килеп чыга. Әүвәл генә ул биредә җир биләүче алпавыт Макашинның ниндидер утары булган да аннары колхозның умарталыгы торган. Урак урганда да, шушында егылып торып су эчкәннәр. Бөтенесе беткәннән соң, чишмә дә арыды, акмаска әйләнде. Тормыш белән бер: гайрәте басылды, моңы тынды, нуры сүнде.