Әстәгъфирулла! Ләхәүлә вә лә куәтә дияргә генә булдыра алды. Аннары, ис-акылына килеп: Бу нишләвегез, ә? дип һөҗүмгә күчте. Халык җыям бит хәзер, имансызлар! Җыям да фаш итәм.
Кем фаш булыр әле анда, Гаҗилә, диде Ибрай, алга таба әйтәсе сүзеннән көлә башлап. Берүзең ике Ибрай белән яшисең дип, үзеңнең үк страмга калуың бар. Монда инде Асылмәрдән Хаҗи абзыйга «Талак, талак, талак!» дигәнне раслатырга баруыбыз ихтимал. Әллә икебездән дә колак кагасың киләме?
Бу кадәресен Гаҗилә уйламаган да, көтмәгән дә иде. Чыннан да, моңа тиклем игезәк Ибрайлар хакында белмәгән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән халык ни димәс тә нинди гаеп такмас, нинди гайбәт таратмас та нинди бәет чыгармас? Алла сакласын!
Авыл тәмам уянды инде. Тирә-юнь капкаларының келәләре чыңлаганы, шыкылдаганы, күгәннәре шыгырдаганы, күрше-күләннең мал-туарны көтүгә чыгарырга керешкәне, кайсысының терлекләргә орышып кычкырганы, кайсысының яратып юмалаганы, сыер мөгрәүләре, сарыкларның бәэлдәүләре ишетелде. Инде капка асларыннан чыгып, чишмәдән агып төшкән су күлдәвегендә быкырдашкан каз-үрдәк авазлары ишетелгәләде. Ибрай да терлек-туарын ике сыерны, ике тана, унҗиде баш сарыкны куалап чыгарды, урам буенча ялкау гына сузылган көтүгә кушып җибәрде. Иртәнге һавада тузан, яңа сауган сөт, җылы абзар исе аңкый. Ул шушындый ыгы-зыгыны, шушындый авазларны, шушындый исләрне, шушындый төсләр, нурлар балкышын ярата, бик ярата иде. Күңеле тулды да, сигаретын кесәсеннән алып, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Шырпысын сызган чакта, яныннан адашының да тын гына урын алганын искәрде.
Менә шундый-шундый хәллә-әр, адаш, дип сузды Ибрай. Тартасыңмы?
Юк. Моннан ике-өч йөз еллар әүвәл кача-поса тычкан уты көйрәтеп маташкалый торганыек. Мәшһүр Остаз, мөгезегезне сугып сындырам, дип куркыткач туктадык.
Ул арада Вакыйф күренде. Рәшәткә койма чатыннан борылган чакта, бүрәнә башына абына язып, аяк астына караган иде. Карашын аларга күчерүгә, ул шып туктап калды. Йөзен кул аркасы белән каплап:
Алла, Алла! диде. Кемдер аңа сугарга селтәнгән дә, бу шуннан сакланырга талпынган диярсең. Карале, Ибрай абый, билләһи газыйм дип әйтим, әме. Кесәмдә икмәк кисәге димим, шуның бер валчыгы калган булса да тотып ант итәрием: бүген мин тамчы да капмаган әле Ә бу ни хикмәт? Ниме дип ике булып күренәсең әле син, ә? дип, ул күзен йомды да башын селкеп куйды.
Исең китмәсен лә! Бөтен кеше ике ич ул. Берсе яхшы, икенчесе яман.
Алайсаң, менә син берүзең икәү булып утырасың. Кайсың яхшы да кайсың яман соң? дип сорады Вакыйф, аларга чиратлап төртеп күрсәтеп.
Моны ни син, ни мин белерлек түгел.
Җара-ар Мин дә шундыймыни инде?
Булмассың.
Кайчан булмам? Кайда?
Кабереңнең ләхетенә кырын яткач.
Баш миемне түндереп утырмале, җәме! Мин бит теге ни ләхеттән торып сөйләшеп ятмыйм! дип, Вакыйф белгән сүгенү сүзләренең иң куәтлесен эшкә җикте. Ашыктырма, белдеңме?
Нигә ашыктырыйм ди? Без инде күптән шунда, Вакыйф энем. Күптән.
Моннан ары авызыма да алмасыем, билләһи! Шушының ише сүзләрне ишетмәс өчен генә булса да. Әче суны дим, дигәч, Вакыйф аларның арасына килеп утырды. Иксез-чиксез күктәге ике йолдыз арасын карашы белән барладымыни яисә көч сынашыр алдыннан кара-каршы сугышчан рәвеш алган ике яшь әтәчне аердымыни. Һәрхәлдә, кыяфәте шундыйрак иде: янәсе, аларның икегә әверелүеннән курыкмый, ыжламый да, ичмасам. Кая, бер тартып җибәрик әле, Ибрай абый, диде ул.
Әллә кая үзе дә белмәгән, күз алдына китерә алмаган киләчәгенә, күрәчәгенә төбәлеп карап, Ибрай:
Әнә аңа әйт. Ул Ибрай, диде.
Бүкәнгә куеп, агач юнганда, ялгыш бармак тиресен кыеп алдымыни: Вакыйфның сыны катып килде. Сикереп торды да, кече капканы ачып, эчкә:
Гаҗилә апа! дип кычкырды.
Ни бар?
Чык әле монда!
Гаҗилә күренде. Ул тагын:
Ни бар? дип сорады.
Әйт әле: боларның кайсысы синеке?
Мин, диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез.
Шушысы шул, дип җөпләде аны Гаҗилә. Күрмисеңмени салмыш. Күзе тонган.
Чыннан да, аракыны беренче тапкыр татыган Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезнең башына бәргән иде. Ә Ибрайга «ярты»ның яртысының яртысы нәрсә генә ул? Тавыкның өч тамчы су эчеп куюы шул гына. Ул эндәшмәскә карар кылды. Вакыйганың нинди галәмәт белән тәмам буласын беләсе, кичерәсе, соңыннан йә рәхәтләнеп көләсе, йә кинәнеп елыйсы, күңелен тулганчы ташыттырасы, зиһенен туйганчы шаштырасы килде. Әйе, ул эндәшмәде.
Ә Вакыйф инде «теге»ңә дә бәйләнергә, шуның белән үзен өстенрәк куярга, эшкә китәр алдыннан бер-бер нәрсә оештырып булмасмы икән дигән яшертен уен тормышка ашыра башларга ясканып:
Хет кис, хет тура ышанмыйм! диде.
Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрайның изүендәге ике сәдәпне чиште дә:
Ышанмасаң ышан инде алайса! диде.
Нишләсеннәр соң. Күрделәр: Ибрай муенында ундүрт җектән тезелгән нык чылбыр, аңа өч бармак юанлыгындагы тимер боҗра кидертелгән, анысыннан, партократларның төнлә дә киеп йоклый торган галстугына тартым төстә, ян-яклары гарпундай кыелган очлы чөй асылынып төшкән.
Иң югары дәрәҗәдәге тантанага ирешкәндәй, Вакыйф учын учка сугып алды да, бик зур, тирән бер мәгънәнең асылына төшенгән шикелле, мәгърур кыяфәттә:
Нәкъ үзе! диде.
Нинди «нәкъ»? дип сорады Гаҗилә.
Ул арада алар турысына кайсы чишмәдән су алып төшкән, кайсы сыер сөте илтеп тапшырган өч-дүрт хатын-кыз килеп туктаган да бу хәлгә исләре-акыллары китеп тора иде инде. Әйләнеп карамаса да, Вакыйф аларның барлыгын сизде, чышын-пышын сөйләшүләрен ишетеп алды. Бер ел «казна ашы» ашап кайтканның соңында, ул үзен дөньяның кендегенә торырлык белдекле, лаеш шулпасын бик мул ашаган итеп күрсәтергә ярата иде. Хәзер дә:
Аң-ла-шыл-ды! дип сузды.
Кем соң бу бичара? дип сорады күрше Маһирә. Ул инде җитмеш яшен тутырып килә, тол хатын. Шулай да үтә хәрәкәтчән, тоткан җиреннән өзеп ташларга гына тора. Борыны тилгәннекедәй кәкре, йөзен шадра баскан, эре сөякле, әче телле бер хатын шунда. Җәйдән көзгә тикле җитмеш тавык чебеше, кырык үрдәк, ике дистәләп каз бәбкәсе карап үстерә.
Оттырган бу! диде Вакыйф. Бә-әк эре оттырган. Картада уйнаганнар да оттырган. Түләренә сумасы булмау сәбәпле, муенчак кидерткәннәр дә китереп ташлаганнар. Үтерерләрие җарамаган. Ник дисәгез, бу бә-әк зур акчалы булырга тиеш, күрәсең. Ә яшергән. Куркыталар моны. Мелләле!
Ул арада кешеләрнең шикле төстә бер урынга җыелуын абайлап алган, тавыш күтәрелүен ишеткән Яуш килеп җитте. Ул үзе «Минем мэриям» дип йөрткән җирле хакимият рәисе булып тора иде. «Мэриям» дисә дә, ул бу сүзне әйтеп җиткерә алмый, үз хатынына эндәшкән шикелле, Мәриям килеп чыга. Берзаманны райондагы еллык киңәшмәдә сөйләгән ди бу:
Җәмәгать, минем Мәриям быелгысы елда йөз дә сиксән тонна сөт бирде.
Ә Мәрьяменең имчәк баласын имезгән елы
Ул хәтле сөтне кем имә соң аны? дип сораган залдагы берәү.
Кем имсен? Хөкүмәт имә, җәмәгать, хөкүмәт!..
Шуннан бирле Яуш «Хөкүмәт» кушаматы йөртә инде.
Халыкны аралап, Хөкүмәт Яуш Ибрайлар янына түргә узды да, хәлне ачыклагач, ике өй аша торган Байгыш Тәфкилне туфли башы белән төрткәләп уятты. Ул хуҗалыктагы мөгезле эре терлек белән сарык абзарларының төнге каравылчысы санала. Тузганакныкы ише ап-ак чәчле, Шекспирныкы шикелле очлы сакаллы; өрдең исә, меңгә чәчелеп, таралып очардай, алтмыш биш яшен тутырган бу ир заты инде дистә ярым ел чамасы япа-ялгызы гомер сөрә, дөресрәге, җан асрый иде. Шуңа күрә «Байгыш» дигән кушамат йөртә дә. Кочагында мәче баласы хәтле генә ак эте Акбар бөгәрләнеп ята. Яуш кергәннән соң, аның түрә икәнен сизгер төстә иснәнеп белгәч, эт көрән тамгалы башын хуҗасының култык астындагы костюм ертыгына яшерде.
Яуш Тәфкилгә:
Тор! дип боерды. Эш бар.
Тәфкил каравылда йоклап туйган, хәзер исә махмырдан сырхаулап ята иде.
Йокы килә, дип мыгырданды да әйләнеп ятты.
Эшеңдә йоклап туярга иде.
Караватын шыгырдатып, Байгыш Тәфкил эренле күзен уа-уа торып утырды. Ул, аңышмыйча:
Нәрсә суярга? дип сорады. Сыермы, сарыкмы?
Сахалинда чакта болан көтүе көтеп, болан суеп, азау тешен ярганга күрә, аңа хуҗалыкта мал суйдырталар иде. Сыер, ат түшкәсенең сөяк-санаклы өлеше механизаторлар аш-суына китә, бот тирәләрен килгән-киткән түрәләргә чабалар. Аның эше түгел, төпченми, телен яшерә белә. Бавыр белән йөрәк, телне колхоз рәисенең машинасына салып җибәрәләр, ә аңа эче-башы кала. Тәфкил карта, койрыкны, үгез белән атларның йомыркаларын үзенә калдыра да калганын әби-сәбиләргә сата, акчасына аракы алып эчә иде. Әле кичә кичкырын гына бер карт алаша, бер сарык суйды. Алашасы язгы чәчүне төгәлләү хөрмәтенә механизаторларны хәл кадәри сыйлау мәҗлесенә билгеләнде, сарыгы, шунда котлау сүзе әйтергә киләчәк район түрәсенә кечкенә генә күчтәнәч сыйфатында чиста кәгазьгә төрелеп, суыткычка куелды.
Тәфкил карлыккан тавыш белән:
Тагын нәрсә суярга? дип кабатлады.
Суяргае димәдем ич, эшеңдә йоклап туяргае, дидем.
Әй, суяргае шул ул. Суярга да туярга
Кулың калтыравы аңлашыла, диде Яуш. Ә тешең тешкә нигә бәрелә соң әле синең?
Крокодилларны куркытам.
Соң дип, Яуш матур гына йөренеп килде. Моннан ун мең чакрым әйләнә-тирәдә крокодилларның эзе дә җук ич.
Шул Минем тешләрем шыкылдаудан куркып качып беткәннәрен белмисеңмени?
Әйтәм җирле диде Яуш, аның катгый мантыйгы белән килешеп. Пычкың бармы?
Пычкы белән мал суеп булмый. Пычагым бар, дип, Тәфкил мендәре астыннан бишле чалгы кадәрле пычак суырып чыгарды.
Яуш, сакланганны Алла саклаган дигән шикелле, ике адым чигенде дә:
Тимер пычкысы кирәк, диде. Бармы?
Кайдадыр ята шунда.
Ал. Чык. Ибрай абыйны коткарырга кирәк.
Айныткычка япканнар мәллә? Коткарабыз аны. Сахалиннан апкайткан ярты кило шартлаткыч толым да бар әле минем анысын алыйммы соң?
Әлеге нык йозакны, калын чылбырны, юан боҗраны күз алдына китереп, шуның өстенә эшне, тирә-юньгә таралганчы, тиз тотарга кирәген искәреп, Яуш: «Тол нәкъ үзе дә кана», дип уйлады. Тик Ибрай игезәгенең сеңерле муены нечкәрәк иде шул. Шартлатсак, муены гына өзелеп калмыйча, баш мие меңгә чәчрәр җыеп бетерә алмассың.
Пычкы җитәр, диде ул.
Алар пәйда булганда, халык, Ибрайларның капка төбенә генә сыймыйча, урамга ук бүселеп чыккан иде инде. Ничек кирәк алай эткәләп тә төрткәләп, вакыйга үзәгенә бәреп керделәр. Соңарганнар икән. Биш-алты кеше муенчак йозагына төргәк-төргәк ачкыч яратып маташа иде инде. Тик берсе-бер ярамады. Икенче бөтендөнья сугышында уң аяксыз, сул кулсыз калган Вәдүт карт әле тимер пычкысы, әле төрледән-төрле игәү белән муенчакны атакалады, һичничек алдыра алмагач, ул аны, итле сөяк кимергәндәге шикелле, теше белән дә чамалап карады. Аннары катгый нәтиҗәсен чыгарды:
Крупп корычының тетмәсен теттем тузан булды. Кайда Крупп? Кайда Крупп, дип сорыйм мин сездән?! дип, ул, бөтенесен Круппның юклыгы өчен гаеп итәр, хөкем чыгарыр хәлдә кайнарланып, култык таякларын мең сигез йөз туксан өченче елгы винтовка урынына уйнаткалап алды. Аннары соң самурайлар кылычын кырыкка телдем үрмәкүч пәрәвезенә караганда да йомшарды Тик моның муенындагы ише тимерне ни күргәнем, ни капшаганым булмады. Бигайбә, авылдашлар
Ул, үзенең көчсезлеге өчен хурлануын тыя алмыйча, капканың дүртенче баганасы төбенә чүкте дә мышык-мышык еларга кереште.
Кызыл хачлы яшел машинасының сиренасын улата-улата, югары очтагы хастаханәдән баштанаяк яшел кием киенгән баш табиб Илдус Габдрахманов килеп төште. Ибрай игезәгенең костюм җиңен кайтарып, ул иң әүвәл аның кан басымын үлчәде. Яуш кулына каләм, кәгазь тоткан иде инде тикшерү нәтиҗәләрен теркәп барды.
Ничәгә ничә? дип сорады ул.
Космонавтларныкы ише: йөз егермегә сиксән. Йөрәк тибеше җитмеш биш, яшенә карата норма.
Баш табиб Ибрай игезәгенең үпкәсен тыңлады, телен карады, тешләрен санады, колагын тикшерде, бавырын кармалады, кечкенә чүкече белән тезенә суккалады.
Яуш боларның һәммәсен кәгазенә теркәп барды. Ибрайларның кайсысы үзенеке икәнлеген бәхәссез төстә таныганын халыкка күрсәтәсе килеп, Гаҗилә капканың икенче баганасы төбенә елышкан Адәми затның беләгенә сарылды. Әнә ич: аның авызыннан нинди мәңгелек таныш хәмер исе аңкып тора. Су тамчыларыдай охшаш ике ир арасында калып, мир алдында хурлыкка төшсенмени? Иреннән, аракы исенә кушылып, ниндидер көйгән йон исе килә икән, нишләсен соң? Көн буена тузан эчә бит, тирли, пешә, яна. Җитмәсә, бүген чиста урын-җир дә тәтемәде. Бетәр ул ис, бетәр. Кичкә мунча ягып кертер, өсте-башына чиста кием-салым кидерер, нәфесенә килсә, теләген дә канәгатьләндерер дә бетәр, бетәр: «Алым жәл түгел сиңа, гөлем жәл түгел сиңа»
Баш табиб Илдус Габдрахмановның ияртеп килгән яшь шәфкать туташына:
«Спирт!» дип боеруына Байгыш Тәфкил белән Вакыйф колакларын шәңкәйттеләр. Теге туташ, кызыл тәреле әрҗәсеннән юан бер шешә алып, табибның кар көри торган көрәктәй киң учларына сыекча сала башлаган мизгелендә Тәфкил шунда куш учын куеп өлгерде. Учы җаны теләгән сыекча белән тулгач, ачык капкадан ишегалдына үтте дә, йотлыга-йотлыга җыелганның яртысын чөмергәннең соңында, калганын үзенә ияргән Вакыйфның борын төбенә төртте. Шуннан соң табиб резин бияләй киде, тагын: «Спирт» диде. Бусына куш учын Вакыйф куеп өлгерде.
Әйдә, җәтрәк! диде ул Тәфкилгә. Тагын чиратлашып кабатладылар инде.
Әгәр шуннан соң халык түгәрәкләнеп уйлашса, киңәш кылса, ярты юлда туктап калыр да үзенең акылсызлыгы дәһшәтенә аркылы чыгып ятар иде.
Алай итмәде. Ул алай итә алудан гаҗиз дә, мәхрүм дә иде.
Урамны тутырып, җирне дер селкетеп, олы бер зәңгәр тракторга май, тузанга каткан эретеп ябыштыру, тимер кисү җайланмасы тагып килделәр. Кырыкмаса-кырык урыннан шәрәләнеп, өзелгән җирләреннән ялганган ун метрлы үткәргечне җансыз еландай сузып салдылар. Озын торык Мөхәррәм бер атналык сакал-мыек баскан, тазалыгы яңакларының артына чыгып торган йөзенә кара пыялалы битлеген кагып төшерде дә, көлтә-көлтә ут чәчрәтеп, электродын трактор көпчәгенә чәнчеп-чәнчеп алды.
Чишендерегез! дип боерды ул, Ибрайга ишарәләп.
Аны бил тиңентен чишендереп аттылар. Зынҗырында кояш нурлары уйнаклады. Нишләтсәләр дә риза икәнен, язмышына буйсынуын белдереп, ул башын иде. Ә каш астыннан халыкка караган күзендә без чәнчеп тора кебек.
Чылбыр белән күкрәге арасына асбест кисәге кыстыргач, Озын торык Мөхәррәм, авыру кешене караган хирургны хәтерләтеп, Ибрайга иелгән, электрод очын чылбырга тидергән генә иде аңлаешсыз, хикмәтле бер көч аны резин туп урынына югары чөеп атты да карт тупылның өч чатлы ботагы төбендәге зур карга оясына менгереп кунаклатты. Әле генә басып торган җиреннән төтен баганасы гына күтәрелеп калды.
Шартлаткыч матдәләр йә наркотиклар эзләп, җинаятьчене иснәнеп табучы нәселле эт кебек, милиция лейтенанты Шәмсуар Сөләйманов шул төтен баганасына очлы борыны белән чумды.
Зарарсыз, диде ул, иснәгән төтенне борын тишекләреннән беркетеп чыгаргач. Гадәти махмыр исе.
Тупылга агач баскыч терәп, Мөхәррәмне җиргә төшерделәр. Ул гаепсезгә кыерсытылган сабый сымак мышык-мышык еларга кереште.
Булмый, җегетләр, диде ул, тотлыга-тотлыга. Күпме тимер турап, мондыен күргәнем җугые әле. Бу чылбырны алдырырлык түгел.
Нишләтәбез соң инде моны? дип сорады Гаҗилә.
Тапкансың баш ватар нәрсә, пәрәми. Минем ике ирем булсамы? Билләһи менә, ватылырга торган ике пыяла савыт ише тотып кына йөрерием әле! диде Маһирә.
Ие шул. Уттагы туң май булып, икесе арасында эре дә йөр шунда, дип куәтләде аны кайсыдыр бер хатын.