Күмәк мәдәни чара буларак коралга алынган мәшһүр «Шүрәле» кытыгына чыгып киткәнче байтак ара бар иде әле. Эшсез торырга күнекмәгән ир-ат кулланучылар җәмгыятенең «Көндәлек гозер кирәк-яраклары» дип аталган таш кибет төбенә җыелыша башладылар. Моның шулай буласын күпьеллык җитәкчелек күнекмәсе кысаларында күз уңында тотып, лаеклы ялдагы карт-карчыкларга өч ай буена «бозланып тотылган» пенсияләрен өләшеп чыктылар. Чәчү чорында җиде йозак астына яшереп куелган исерткеч эчемлекләрне җитәрлек дәрәҗәдән уздырып, кибетнең киштәләренә чыгарып куйдылар. Авылда тавыш-гауга, кычкырыш-елаш китте. Бусы да алдан күрелеп, халыкның аңын көндәлек мохтаҗлык уеннан читкә юнәлдерү теориясен тормышка ашыру дип атала иде. Чөнки ир-атның көндәлек кирәк-ярагын аракы тәшкил итә. Ә хатыннарының, кызлары, киленнәре, әнкәләре, әбиләренең билдән түбәнтен кия торган эчке әйберләренә кадәр күптән тузган, төпчелеп, ямап бетерелгән, ялгыш орындылар исә, тузан булып коелыр чиккә җиткән. Бала-чага баллы-татлыга зарыккан. Халык бәйрәмнәрдә, кунак-төшемнәрдә, үлем-китемнәрдә генә кешелеккә кия торган кием-салымына тотынды. Үлемтеккә дигән шикелле, сигарет төпчекләрен дә кул астына җыйнап куярга күнектеләр.
Шундый кытлыкта нинди бәйрәм дә нинди аракы? Алда печән өсте тора, кышлыкка утын, ташкүмер тупларга кирәк, ул эчемлеккә зәмзәм суыдай табыныр чак якынлаша. Чөнки шунсыз бер эшнең дә очына чыгам, кирәкне булдырам димә инде. Карт-карчыкның бар өмете шул хәсрәт көенә бии. Биемәс идең, җәй буена гамьсез төстә кәеф-сафа корган энә карагы хәлендә калуыңны көт тә тор: кышын биемәгәең. Ир-ат акча гозерләгәндәге, даулагандагы тавыш-гауга, кычкырыш-елашның болытсыз яшене менә шуннан гыйбарәт иде. «Сөям» дияселәре дә телләреннән тамам-тамам дип тора. Чабатага калганда, хан кызын димләмиләр шул. Шуңа күрә ул көнне «сөям» дигәнгә каршы «суям» дигән сүзләр чалгы булып айкалды.
Чегән баронына тиң күреп, махсус машина белән Вәдүт картны барып алдылар. Сугыш гарибе буларак, аның пенсиясе алтын балыкка торырлык: йөз сиксән мең дә сигез йөз сиксән тугыз тәңкәне каерып ала. Моның өчен ул нигәдер Сталинга чиксез рәхмәтле иде. Бу хакта ул үзе: «Теге чакны сугыш ачылмаса, бүген минем ыштан төбем ачык булырые», дигән төпле, какшамас фикердә тора.
Мирне санламау гөнаһ, диде ул карышып маташкан карчыгы Сәрвиназга.
Сиксән меңне кибет янын сарган ир-атка, әҗәткә дип, хәер биргәндәгечә догасын әйтә-әйтә өләшеп бетерде.
Инфлятсияне исәпләп түлисе, белегез аны! дияргә башы җитүен җитте.
Демократ Ильясның да дәрәҗә зур иде.
Әле дә ярый син бар, бюджетник! дип, аркасыннан кага-сөя торгач, калак сөяге турысы атны ыңгырчак кыргандагыча чиләнеп бетте: укытучыларга айныкын айга түлиләр иде әле. Ул Вакыйф, Озын торык Мөхәррәм белән өч борынга керде. Җәен кар базыдай салкынаеп калган кочегарканың җылы баскыч төбенә җайлашып, бер шешәнең төбен киптергәч, икенчесен соңгысын күз алмасыдай саклап ачканда, аларны Фаршатов машинасы кара тузанга батырып китте. Вакыйфның төчкерүенә шешә бөкесе шартлап ачылды.
Әйтте диярсез, җүн чыкмый моннан, диде ул, какча күкрәгенә сөякчел йодрыгы белән гөңкелдәтеп сугып.
Ибрай абый маҗарасының төбенә төшми калмастыр, шәт, диде Озын торык Мөхәррәм. Особый тикшерүче, диделәр ич. Аракының да особые особый инде ул!
Ильяс, буш шешәгә чиртеп:
Төбенә төшми калмаслар анысы, диде. Коры җибәрмәсләр. Тик актыктан, актыктан.
Җук, җүн чыкмый моннан, дип кабатлады Вакыйф. Дүртенче цилиндры кага. Карбюраторының прокладкасы ярык. Өстәп, су кушылган бензин төрткәннәр. Аяк астындагын күрмәгәнне, күккә очкан Ибрай абыйны таптыра алмый инде ул.
Һәрвакыттагыча, Демократ Ильяс сай йөзәргә теләмәде.
Бөек пролетар язучы Горький җәһәтеннән караганда, а был ли мальчик?
Нинди мальчик? дип сорады Мөхәррәм.
Клим Самгин бер малайның суга батуын карап торган. Коткарырга керергә йөрәге җитмәгәч, «А был ли мальчик?» дип тынычланган, ди.
Вакыйф кырт кистерде:
Ә Ибрай мальчик түгел. Күзем ипи валчыгы күрмәсен, әме, Ибрай тәгаен барые! Әгәренки бу шуны тапмаса, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә язып җибәрәм мин моны. Җә «Иттифак» фиркасенә. Әйтте диярсез язам. Алар таптырмый каламы соң, һәй! Ибраһим Зәкуанов артыннан бөтен милләтеңнең башын чабып күккә очырсалар? Әнә бер Мәскәү депутаты, татарлар белән башкортларны Монголиягә куам, дигәч тә, нинди шау күтәрделәр. Митингларга йөрмәгәч, сез белмисез инде аны.
Хәмер заты эчмәсә дә, үзен «көрнәп» утырган ир-атның табынында тамада итеп сайлатырга ярата торган Вәдүт карт бәетче дә иде. Ул яңа гына табадан төшкән «Ибрай бәете»н көйләп сөйли башлаганда, өлкән тикшерүче Фаршатовның «Жигули»е арткы буферы белән Ибрайлар янындагы ерганакның былчырак чокыры ярына эләгеп калды. Капка төбенә җәяүләп барып җитәрәк юлларына кара «Понтиак» аркылы төште. Кара мәче очрагандагыча, арттан әйләнеп үтәргә ниятләгәннәр иде дә, ул туктар-туктамастан аннан район хакимият башлыгы Альберт Ханзафаров калкып чыкты. Әүвәлге политбюро әгъзаларының көндәлек эш киеме саналган куе зәңгәр костюм-чалбар, зәңгәрсу күлмәк кигән, зәңгәр галстук таккан. Ул өлкән тикшерүченең янга авышкан кызыл галстук төенен теодолиттан карагандай тигезләп, турылап төзәтте дә:
Тикшерәсеңме? дип сорады.
Яуш аптырап калды. Ул: «Утырганы кара, кигәне зәңгәр, төзәткәне кызыл», дип уйлады да күңеленнән генә бер җырны көйләп алды:
Хакимият башлыгы аннан:
Балетка әзерме? дип сорады.
Әзер, Альберт Еникеевич.
Түгел. Әле сез әзер түгел. Өч автобус белән бармыйсыз.
Халыкка алдан җиткерелгән иде инде. Киметсәк, бармый калганнары үпкәләр. Ашказаннары болай да бүре булып уларга гына тора.
Халыкара хәл киеренке. Дөрес аңлыйсыз. Үпкәләтмәс өчен, алты автобус килер.
Безнең бу кадәр алдынгыларыбыз юк.
Ә бусы ялгыш, Яуш Сафич. Халык калдык түгел. Барчасы алдынгы. Кыскасы, төрле иҗтимагый хәрәкәтләргә, фиркаләргә үзебезне тәнкыйтьләргә урын калдырмыйк.
Ә урыннар билет? Ахыр килеп, акча?
Каршы алырлар.
Рәхмәт, Альберт Еникеевич!
Үтәгез! дип, хакимият башлыгы йөзен Фаршатовка борды.
Тегесе:
Тикшерәм, диде.
Тикшермә. Берни, беркем булмаган.
Сөйләүләренә караганда
Карама, дип бүлдерде аны башлык. Син артка карама, алга кара. Ә алда яңа сайлаулар тора. Аң булыгыз, диде ул, һәммәсенең күкрәгенә чиратлап бармагы белән төртеп чыгып, әгәр дә мәгәр Ибрай Зәкуановның чабылган башы нигезендә җыен әтрәк-әләмгә альтернатив сайлаулар үткәрергә җирлек калдырсагыз, үз башларыгыз очмагае. Кыскасы, иптәш Фаршатов, кем, кайда, кайчан әһәмияте юк. Йом!
Читләр алдында югары вазифасы, һөнәри горурлыгы кимсетелгән дип санаган өлкән тикшерүче:
Мин объектив тикшерүче, дип башлаган иде дә, хакимият башлыгы, кырт бүлдереп:
Түгел. Син өлкән тикшерүче түгел. Син район прокуроры урынбасары, диде дә арты белән машинасының ачык ишегеннән утыргычка кереп чумды, шуннан соң гына башын суырып алды. Уңышлар телим!
Аның тикшерүче, ә хәзерге мизгелдән район прокуроры урынбасары машинасына былчырак чәчрәтеп, авыл урамы үре артына күмелгәнен дәшми генә карап калдылар.
Тамагын кырып алгач, Фаршатов вәкарь белән:
Бөтенегез аңладымы? дип сорады.
Аңладык, иптәш өлкән тикшерүче, диде Яуш.
Фаршатов, аның галстугы төенен турылап, кысып, асылда, кыегайтып:
Түгел. Район прокуроры урынбасары, диде ул, аны төзәтеп.
Нәкъ үзе, диде Яуш.
Участок милиционеры Шәмсуар Сөләйманов:
Үзе, дип кабатлады.
Алар, милли нәкыш үрнәге булырдай, теләгән сурәттә, Эрмитаждыр, Луврдыр ише музейларга куярлык, теләсәң, «Сотби» аукционына куеп сатарлык дәрәҗәдә боргычлап, үреп чүкелгән келәне кайтарып, кече капкадан Ибрайларның ишегалдына үттеләр. Гаҗилә баздан чыгарылып, кояшта киптерергә дип таратылган бәрәңгеләрнең иң эре, иң тазаларын аера, ә Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрай Зәкуанов сарык суйган, аны лапас өрлегенә бәйләнгән тияккә асып тунаган, күгелҗем-миләүшә төсендәге эчәкләрен озынча тагаракка савып төшергән, хәзер исә алсу үпкә арасындагы йөрәгенең ашарга ярамый торган юан тамырларын, кан кудыргыч мендәрчекләрен кисеп алып, әле сырпаланып йөргән эткә, әле аяк астында буталган аклы-каралы симез мәчегә ыргыткалый иде.
Кызык, аларның чакырылмаган кунакларга исе китмәде. Илаһи «Шүрәле» балетын алып барып күрсәтү белән бүләкләнгән хезмәт ияләренең төп исемлегенә алар да кертелгән. Барган-барган берочтан олы уллары Зарифҗанга кечкенә генә күчтәнәч булсын дип тырышулары икән. Югыйсә инде менә җиде ай буена учларын акча заты кытыкламый, ә автобуска түләү кыйммәт, шуның өстенә кырыгынчы заводта слесарь булып эшләүче Зарифҗан, инфляция кимереп, шыр сөяккә калдырган хезмәт хакын былтыргы өчен яңа гына бирделәр, дип хәбәр салган. Шушы йорт ияләре кебек үк, бу вакытта әлеге исемлеккә кертелгән һәркем бала-чагаларына, туган-тумачаларына атап, карт әтәчтер, кыртлый тавык, бәбкә чыгармаган ана каз, үрдәктер чалу, йоннарын йолку, бәрәңге тутыру, сөт аерту. «СССР тарихы», «ТАССР тарихы», «КПСС тарихы», «Атеистка ярдәмгә» ише кирәге бер тиенгә калган китап битләренә тавык йомыркалары төрү белән мәшгуль иде. Хәллерәкләре, Ибрай шикелле, сарык суйды, моннан калышканраклары каклаган каз төрде. Кайсылары адарынган үз күчтәнәчләрен, әйткән нәзерләре җилкәдән шома шуып төшсен дип, авыл мәчете мулласы Асылмәрдән хаҗидан өшкертеп үк кайтты инде.
Әле яңа гына «Ибрай Зәкуановның башын чабып өзү турында»гы «Дело 427-ИЗ-8»не йому бәрабәренә үзенең район прокуроры урынбасары итеп билгеләнүе белән рухланган Фаршатов үгезнең мөгезеннән алырга булды. Ул Ибрайдан:
Ибрай Зәкуановның башын чаптыңмы? дип сорады, үз сорауларын да, җавапларын да беркетмәгә терки барды.
Чаптым, диде Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрай Зәкуанов. Аның башын да чаптым, сарык та суйдым.
Ә син кем?
Кем булсын тагын? диде Гаҗилә, кулын мул күкрәге астына кушырып. Минем ирем, Ибрай, Ибрай Зәкуанов булабыз.
Бу җавапларны Фаршатов «Мин сарык суйдым» дип язып куйды.
Сарыкны нигә суйдың?
Хатын кушты.
Ярамый мәллә? Үз сарыгыбыз. Урламаган. Әнә сул колагының аскы ягында кискән тамгасы бар.
Фаршатов, аны бүлдереп:
Нигә куштың? дип сорады.
Теләсәк асрыйбыз, теләсәк суеп ашыйбыз. Суймас та идек әле, тик, гөнаһ шомлыгы, кенән әйләнчек чире йоктырып кайткан. Зарифҗан улым белән оныкларыма язган икән, Алла рәхмәте, диде Гаҗилә. Киленгә дә өлеш чыгар
Моны Фаршатов «Әйләнчек авыруы йоктырган өчен суйдым» дип беркетте.
Беркетмәгә имзагызны салыгыз, диде ул, маңгай тирен сөртеп алгач, култык астын да кашып.
Тырнак белән төртеп күрсәткән урынга башта Гаҗилә кул куйды. Ибрайның: «Адәми зат, совет кешеләре токымыннан булган Ибрай», дип язганына Фаршатов башта сәерсенгән иде дә, хакимият башлыгының сөенечле карарын исенә төшереп: «Ярамаган тагын. Бу наданнар ни сырламас. Барыбер архивка», дип уйлады. Аннары Яуш белән Шәмсуарга гына:
Ә сез «нәкъ үзе!» дип торган буласыз тагын. Ялган шаһитлык торуга статья барлыгын исегезгә төшерергә мәҗбүрмен, дип пышылдады.
Үз аяклары белән килеп кергән кешеләрне буш чыгарып җибәрүне килештермичә, шуның өстенә авыл Советы рәисенең һәрчак кирәге барлыгын исәпкә алып, милиционерның җай чыкканда аны-моны күрмәмешкә салыну ихтималын өмет итеп, ә инде район кешесенең үз чиратында боларның икесенә айдан төшкән бәхет шикелле кадерле икәнлеген искәреп, Гаҗилә:
Чәй эчеп чыкмыйсызмы соң? диде. Яңа суйган сарык бавыры кыздырырга куйган идем.
Сәтимҗан Фаршатовның конус борыны җилнең кайсы яктан исә башлаганын гына түгел, ә бәлки исү ихтималы икәнлегенә дә үтә сизгер иде.
Әйтәм ич, диде ул Яушка. Бармакны сакларга кирәк. Аеруча шешә ачканда.
Яушның исә кешеләрнең, аеруча түрәләрнең тел тегермәне кайсы якка тарта башлавын нәкъ кирәк вакытта чамалап алу гыйлеме бик тирән тамыр җәйгән иде. Ул авызыннан әллә этрусклар, әллә эсперанто теленә тартым бер шартлы ымлык әйтүгә, Гаҗилә, мунча алачыгына кереп китеп, икенче колгадагы түрдән өченче пар каен себеркесе астына чумды да, бугазыннан сүс бау белән эленгән шешәне алъяпкыч астына яшереп, шул ук вакытта чакырылмаган кадерле кунакларга бик белендереп алып чыкты. Яуш, аңа карап, уң күзенең чигәдән икенче керфеге кагуыннан «Анда тагын берәү бар әле» дигән мәгънәне чамаларга өлгерде.
Бөркү, диде Фаршатов.
Сарык түшкәсенең канлы муенын комган борыныннан җылы су белән юып маташкан Ибрай:
Бакчага узыгыз, иптәш тикшерүче, дигән тәкъдим ясады. Анда ышык, җиләс.
Тикшерүче түгел ул, бүгеннән район прокуроры урынбасары, диде Яуш. Име, Сәтимҗан Туфанович?
Алай булгачыннан соң бигрәкләр дә шунда узыгыз инде, диде Гаҗилә. Ә мин корсак итеннән шулпа куйыйм.
Ян бакчага узып, карт бер алмагач төбендәге өстәл, аның ян-ягындагы эскәмияне бәхетле иттеләр. Кунакларның хозурлыкка зарыккан җаннарын бавыр белән суган турап, майда кыздырылган хуш исле ризык белән мунча исе килеп торган эчемлек назлады. Гаҗиләнең уң күз кабагындагы икенче керфек кагып юраганы юш килгән бер мәлдә, милиционер Шәмсуар Сөләйманов күрше Байгыш Тәфкилнең койма ярыгындагы соры күзе уйнаклавын абайлап алды. Ул Австралия аборигеннарының «Йә-ми-мү» кабиләсендә генә кулланыла торган бер ишарә ясауга, Тәфкилне ай күрде, кояш алды. Ә ул югыйсә «Шүрәле» балетын карап кайту белән бүләкләнүчеләр исемлегенә каравылчыларның алгы сафында торучы буларак теркәлгән иде.
Өлкән тикшерүче вазифасының вакчыллыгыннан азат ителеп, прокурор урынбасары сыйфатында җәмгыять колы сурәтенә керә барган Фаршатов, балта белән уеп ясалгандай йөзенә тимер ныклыгы төсмере чыгарырга теләп:
Менә сез, ни әйтсәң дә, «нәкъ үзе дә нәкъ үзе» дип торасыз. Моның берәр мәгънәсе, сере бармы соң, юкмы? дип сорады.
Бар, Сәтимҗан Туфанович, диде Яуш. Нигә булмасын. Нәкъ үзе! Безгә ана сөте имеп үсәргә насыйп итмәде. Без «нәкъ үзе!» балалары.
Милиционер Шәмсуар тәлинкә төбендәге бавыр белән суган шулпасы калдыгын шүрелдәтеп эчеп бетерде дә, әрекмән яфрагы белән иренен, мыегын, борынын сөрткәләгәч:
Ә без «нәкъ үзе!»нең оныклары, диде.
Кузгалдылар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, капка төбенә чыктылар. Яуш, субординацияне бозуын аңыштырмастан, Фаршатовка:
Карале, диде. Баягынак «ягъни» сүзенең латинчасын әйткәниең. Ничек әле ул?
Id est була.
Менә, менә, нәкъ үзе! Ит булды, бар, булачак, Сәтимҗан туган.
Рәхмәт инде, Яуш абый
Яуш милиционерга:
Син оештыр, ә мин Карамов янына киттем. Ханзафаров күрсәтмәсен җиренә җиткереп үтисем бар, диде.
Кырык биш минутлар чамасы вакыт үткәч, кинәт кенә Мәскәү, Казан радиолары тапшыруы өзелеп, авыл радиосы телгә килде, баянда төбәк гимны яңгырады.
Тыңлагыз, тыңлагыз! Әшнә радиосы сөйли. Экстерн белдерү тапшырабыз. Микрофон алдында күмәк хуҗалык ассоциациясе
Кибет тирәли җыелган ир-ат та, тулаем авыл халкы да колакларын шәңкәйтте. Шушы сүз ишетелгән чагында, берәүләрнең теше сызлый, икенчеләренең кан басымы йә күтәрелә, йә төшә, өченчеләренең йөрәк өянәге, радикулиты кузгала башлый, бишектәге балалар елап уяна, зират каеннарындагы кара каргалар, дәррәү күтәрелеп, авыл өстендә әйләнергә тотына, күктәге самолётларның навигация системасы эштән чыга. Диктор кыз Диләфрүзнең теле көрмәкләнүе күгәргән игәү белән тутык тимерне чытырдатып ышку тавышыннан да хәтәррәк булып ишетелә иде. Ахыр килеп, әлеге сүз, аның әйтелеше, ниһаять, «Асса! Асиясе-Масиясе!» рәвешендә көрмәкләнеп беткәч, халыкның күмәк төстә биеп киткән очраклары да булды.
ассоциациясе идарәсе рәисе Нургата Кыям улы Карамов. Рәхим итегез.
Әйе, халык, күпер астына поскан бүрене сизенгән ат кебек, колагын шәңкәйтте, тораташтай катып калды.
Тамагын кыргалап, микрофонга чирткәләп алгач, Карамов әфәнде тавышы ишетелде. Ул, сөйләүдән бигрәк, боерык телендә аңлаша иде. Запастагы полковник Карамов, Көнбатыш гаскәрләр Көнчыгыш Германиядән Россиягә кайтарылгач, отставкага чыгып, туган авылында төпләнде, бертавыштан рәис итеп сайлаттырылды.