Ханбикә галиҗәнапларына олуг кенәз Иван Васильевичтан күптин-күп сәламнәр алып килдем,дип, боярлар шикелле исәнлек-саулык та сораштырып тормастан, чаптарның ялыннан алды бу.
«Аңлашылды, Иван мине кимсетергә ният иткән икән, түбән дәрәҗәдәге адәмен җибәргән», дип кимсенеп уйлап куйды Үрбәт. Димәк ки, үзгәреш уңай якка түгел.
Димче сүзен дәвам итте:
Син, ханбикә, бөек нәселгә мөнәсәбәтле. Хәләл җефетең Илһам хан мәшһүр Чыңгызхан ыруыннан иде. Шушы олпат җиһангирнең оныгы, Алтын Урда дәүләтен бар иткән Бату хан да зирәклеге, тәвәккәллеге, миһербанлыгы белән дан тоткан. Әйе, дошманнарына карата аяусыз һәм кырыс булган ул. Әмма гадел һәм миһербанлы. Миһербанлылык ханга христиан дине аша йоккан. Сәбәбе дә анык: үзе шул динне йөрәгенә якын алган.
Сүзләренең мөһимлегенә ишарә итеп булса кирәк, агай, имән бармагын тырпайтып, чигәсе янында селеккәләп торды. Үрбәт чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки бармагы ыргак кебек кәкре иде.
Олуг кенәзнең аңа беренче тапкыр шундый җаваплы бурыч йөкләве иде. Боярлар кулыннан килмәгәнне кыпчак бие башкарып чыгарга тиеш булды. Әлеге бурычны җиренә җиткереп үтәгән очракта гына, зур бүләкләргә, ташламаларга өметләнергә мөмкин. Шуңа күрә, тәвәккәллек өчен дип, тел астына Бохари шәриф мәгъдәсен дә кыстырып куйган иде. Җиңелрәк сөйләшүе, калыптан ычкынып-ычкынып алуы шуның аркасында иде.
Бату хан Киевградны зур көч, күп югалтулар бәрабәренә яулап алды. Киевлылар хәтта кан коюсыз гына бирелергә тәкъдим иткән илчеләрне кылычтан үткәрделәр. Монголларда илчеләрне үтерү зур җинаять санала. Шуңа да карамастан бөек хан, дип рухланып чәчәнләнде ул, бер генә храмга да зыян салмады. Алай гынамы, әсирлеккә төшкән Дмитрий воеводаның тормышын саклап калды, батырлыгы алдында башын иеп сокланды. Ыруыңда менә шундый асыл затның булуы православиегә туп-туры юл лабаса, мөхтәрәм ханбикә!
Үрбәтнең иреннәре бүлтәйде: алдаша, мәлгунь. Хәер, димче аның алдында, Иван тәсҗил2 кылган вәкаләтләренә дә карамастан, абруен җуйган иде инде. Хыянәтчеләрне аның җаны сөйми.
И ханбикә, йөзеңне ачмасаң ачмассың, авызыңнан бер генә кәлимә сүз очыр, дип өзгәләнде димче.
Үрбәтнең үз телендә сөйләшүче бу адәм дә буш кул белән кайтып китте.
Шуннан соң Үрбәтне тынычлыкта калдырдылар, ике-өч ай буе бимазалаучы булмады. Иван акылына килде, ахры, дип сөенде ул.
* * *
Олуг кенәздән чапкын илче килгәндә, Мөхәммәдәмин сөяркәсе Серафима катында кәеф-сафа корып утыра иде. Марҗа чибәрләренә мөкиббән иде ул. Ике хатыны өстеннән җарияләр дә тота. Тәтәйләр катына бик яшьли йөри башлады. Кырым ханының оныгы Бир-Дәүләт тә Мәскәү кенәзенә сыенган икән. Тузынып, тугарылып көязләнә бу. Мөхәммәдәминне дә үз канаты астына алды. Чөнки өлкәнрәк иде. Уҗымга керергә шаһзадә өйрәтте. Ә алтыдагы алтмышка, әле булса куа шул гадәтен. Казан-йорт тәхетенә утыргач та, нәфесен тыя алмады. Себердән Мамык хан яу чапкач кына, койрыгын кысты. Мәскәүгә үк качып китте. Әмма тәхеткә өметен өзмәде. Тавыш-гауга тынуга, Казанга кайту иде исәбе.
Көтмәгәндә, олуг кенәз аның ниятләренең тамырына балта чапты. Мөхәммәдәмингә каршы булган казанлылар ягына ауды, мөртәт. Казан-йорт исеменнән Бураш сәед атлы бәк Иванга килеп йөз сөргән, имеш. Әүвәл Мамык ханнан, Казан тәхетенә юл арчулары өчен, түбәнчелек белән гафу үтенгән, гөнаһларын ярлыкавын сораган. Шунда ук теләген белдергән. «Олуг падишаһ! Син безгә хан җибәрсәң иде, алай да Мөхәммәдәминне җибәрмәсәң иде. Ул безгә зур көчләүләр, хатыннарыбызга зур оятсызлыклар кылды. Шуның өчен без аңа хыянәт иткән һәм дә Мамык ханга багынган идек», дип, елый-елый, Иванның аяк астына ауган, олтаннарын үпкән.
Иван, казанлыларның гөнаһларын ярлыкап, Мөхәммәдәминне яңадан хан итеп җибәрмәү хосусында булган үтенечләрен кабул иткән.
Шул рәвешчә Мөхәммәдәмин тәхеттән колак какты. Казан йортына бертуган энесе Габделлатыйфны билгеләделәр. Тик Иван яңа ханнан да уңмаганга охшый. Тегесе аның сүзләренә колак салып бетерми, тезгенне үз ягына каерырга тырыша, имеш. «Ханлыктагы урысларны кимсетә, юлларына аркылы төшә икән» дигән сүзләр дә йөри.
Андый хәбәрләр Каширага соңрак килеп ирешә, чөнки олуг кенәз аны үзеннән читләштерде. Мөхәммәдәминнең шуңа күрә Иванга үпкәсе зур. Ә ул аңа һәрвакыт турылыклы хезмәт итте, ни кушса, шуны үтәде. Элегрәк патша белән: «Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзен туганым Иван Васильевичны мин, Мөхәммәдәмин, башымны иеп сәламлим», дип, бил бөгеп исәнләшә иде. Олуг кенәз үзе дә: «Мөхәммәдәмин патшаны туганымны башымны иеп сәламлим», дип җавап кайтара иде. Бураш сәед ике арага чөй кагып китте, явыз.
Мөхәммәдәмин бу хакта еш уйлана. Уйлана-уйлана да, барысына да кул селтәп, әшнәсе Бир-Дәүләт хан әйтмешли, кутёжга тотына.
Кутёж, кагыйдә буларак, атна буена сузыла. Әле дә шул халәттә иде хан. Борчып йөргәне өчен, тоткаулны3 эт итеп тиргәп ташлады. Сүз әйтергә дә ирек куймады. Кызу канлы ул шулай.
Бар, эшеңдә бул, мәнсез, минем тарафка чебен дә очып кермәсен, дип кычкырды.
Тоткаул китми, иреннәрен мелт-мелт иттереп, тик басып тора.
Җә, ни көтәсең, аңгыра бәрән? дип, йодрыкларын йомарлады Мөхәммәдәмин. типкәләп чыгарганны көтәсеңме?
Мөхтәрәм хан галиҗәнаплары
Мин үземнең мөхтәрәм хан галиҗәнаплары икәнемне синнән башка да беләм, дип кисте Мөхәммәдәмин куркынган сакчыны.
Анда олуг кенәз
Олуг кенәз дигән сүзне ишеткәч, Мөхәммәдәмин айнып киткәндәй булды.
Ни лыгырдыйсың, кара авыз? дип, тоткаулның янына ук килеп басты.
Олуг кенәздән чапкын килгән, сине күрергә тели
Нигә аны башта ук әйтмәдең, кара авыз, дип, элеккедән дә арттырыбрак төкерекләрен чәчте Мөхәммәдәмин. Бар, чапкынга әйт, хан көтә, диген. Мин үз диварларымда булырмын!
Серафима, болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп, Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде.
Соңыннан, олуг кенәздән чапкын килгән анда, дип пышылдады Мөхәммәдәмин, киенгән арада катырак кылануына гафу үтенгәндәй.
Нехороший ты мальчик, Аминка, за что я тебя люблю, ей богу не знаю.
Потом, потом
И бөек хан, сиңа бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич хәзрәтләре күп сәлам юллый һәм чәршәмбе көнне, нәкъ өйлә вакытында Түгәрәк залда көтә, дип белдерде чапкын, бар кагыйдәләргә дә туры китереп.
Баш өсте, диде Мөхәммәдәмин, дулкынланбрак. Туганым Иван Васильевичка миннән дә күп сәлам, аңа карата ихтирамым чиксез, исән-сау булсын.
Әлеге сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәдәминнең йөзе яктырып китте. Әллә «Габделлатыйфны тәхеттән төшерәләр» дигән хәбәр дөрескә чыгамы? Ул чагында ханлык аңа күчәчәк ич инде
Иван төгәл кеше иде. Вәгъдәле. Мөхәммәдәминне дә нәкъ әйткән көнендә, нәкъ билгеләнгән вакытында Түгәрәк залга чакырып керттеләр. Аудиенция көтүче боярлар, дәүләт эшлеклеләре шактый иде үзе. Олуг кенәзнең якыннары да күренә. Әнә азау ярган мәшһүр илче кенәз Дмитрий Шеин. Казанда Мөхәммәдәмин ханлык иткән чорда рус дәүләтенең калгае4 иде.
Бик үзсүзле, үҗәт кеше. Аның тырышлыгы белән ул чакта урыс сәүдәгәрләре бөтен Казан базарларына, бөтен ярминкәләргә кереп тулды. Мөхәммәдәмин олуг кенәз сүзеннән чыкмады, барысын да ул теләгәнчә башкарды. Шеин исә: «Иван патша моны кушты, Иван патша тегене кушты», дип, Мөхәммәдәминнең өстендә торды. Тынышмаган чаклары да булгалады.
Калгай үзе кебек үк мөхтәрәм илче кенәз Михаил Андреевич Кляпик белән сөйләшеп тора иде. Күз очы белән генә Казан йортының элекке ханын күреп алды, әмма килеп кул бирмәде. Сөяк сарае, кыланышын гына күр, дип сызланып куйды Мөхәммәдәмин. Ашыккан ашка пешкән, ди, шатлыгы иртәрәк булмагае тагын, болар җилнең кай тарафтан искәнен белә дә белә инде.
Хәер, ул үзе дә беркемгә дә аерым ихтирам билгесе күрсәтмәде. Вакыты да тар иде, теләмәде дә. Чөнки күңеле урынында түгел, тизрәк Иванның ни өчен чакырганын беләсе килә. Ул аны һич тә мәҗлес корырга яисә ауга чыгарга дәштермәгән. Андый чакыруның урыны башка. Хикмәт шунда: бу Мөхәммәдәмин көткән сүзме, әллә Иван бер-бер хәрби ыргым ясарга ният итәме? Элек-электән ул аны хәрби кампанияләрдә катнаштыра иде.
Ничек кенә булмасын, аны мөһим сөйләшү көтә. Очрашуның Түгәрәк залда булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки түгәрәк зал олуг кенәзнең аеруча җитди сөйләшүләр, җитди карарлар кабул итә торган дивары.
Ходаем, мәрхәмәтеңнән ташлама, тел ачкычлары бир, дип теләде Мөхәммәдәмин күңеленнән.
Иван күрер күзгә шактый бетерешкән иде. Йөзе саргаеп киткән, әйтерсең лә зарарлы үлән суы эчергәннәр. Шулай да үзен элеккечә үк ипле, итагатьле һәм тәкәббер тота. Бу җәһәттән бер үзгәреш тә сизелми. Табигате белән ул аз сүзле кеше. Әмма әйткәнен уйлап әйтә, сүзләренең мәгънәсенә тора-тора төшенәсең. Мөхәммәдәмин мондый мөгамәләгә күнекте инде. Иван канаты астында яшәвенә унҗиде ел тулып килә икән ләбаса. Атасы Ибраһим хан дөнья куйганнан соң, анасы Нурсолтан аны Мәскәүгә озаттырды, түбәнчелек белән олуг кенәздән улын үз карамагына алуын, үзе муафыйк күргән тәрбияне бирүен үтенде. Мөхәммәдәмингә ул чакта унбиш кенә яшь иде әле. Чөнки Нурсолтанны Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахладылар. Сабый булуы сәбәпле, төпчеге Габделлатыйфны үзе белән алды.
Атакай, олуг кенәз Иван Васильевич, сине исән-сау вә күтәренке рухта күрүемә бик шатмын, дип сәламләде патшаны Мөхәммәдәмин, нинди бурыч йөкләсәгез дә, үтәргә, шул юлда корбан булырга әзермен.
Олуг кенәзнең какча йөзе аз гына яктыргандай итте. Ләкин күз карашы җитди иде, кашлары бер-берсенә кушылган килеш калды. Мөхәммәдәмин аның шома битенә игътибар итте. Көрәк сакалы, иреннәрен каплап торган асылма мыегы әйтерсең лә ябыштырып кына куелган. Башындагы чит-чите зиннәтле кеш мехы белән камалып алынган күн бүреге дә сакал-мыегының дәвамы кебек күренә.
Корбан булырга ашыкма, туганым, диде Иван тамак төбеннән генә чыккан тонык тавыш белән. Алтмышның аръягына аяк баскан кешенең акыллы киңәш бирәчәгенә дә ышанып бетмә. Картларны зирәк диләр, дөрес түгел, алар сак кыланалар, шуңа күрә зирәк булып күренәләр.
Иван каш астыннан гына элмәкле без карашы белән Мөхәммәдәминне чәнчеп алды. Күренеп тора, әлеге сүзләрне ул сынау өчен генә әйтте.
Атакай, сиңа чын күңелемнән бирелгәнемне күп тапкырлар исбатладым ич инде, үзең беләсең.
Иван аны элмәгеннән ычкындырды. Шулай да төрттерәсе итте:
Халыкта «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый» дигән тирән мәгънәле әйтем бар, диде ул хәйләле елмаю тәэссоратында, ишарәмне аңлыйсыңдыр, шәт?
Бу җөмләдән сиңа бернинди дә куркыныч янамый, олуг кенәз, диде Мөхәммәдәмин.
Иван фикерен үстереп дәвам итте:
Атаем олуг кенәз Василий Васильевичның яраткан тәгъбире исемә килеп төште әле, диде, үзалдына уйлангандай, ул әйтә иде: «Государь фәкать үтергеч тукмаклар гына ясарга тиеш. Әгәренки аның тукмаклары үтергечлектән туктый икән, түбәнгә тәгәрәү шушы инде», дия иде.
Сиңа кагылмый бу, атакай, олуг кенәз, Иван Васильевич!
Бу мөхтәрәм ыруг адәмнәренең барысына да карый, туганым, шул исәптән синең үзеңә дә. Безне Ходай кешеләрдән өстен итеп яраткан. Без патшалар!
Синең тукмакларыңның җәрәхәте бетә торган гынамы соң, атакай?!
Елмаю бу юлы Иванның күзләренә дә кунды. Күңеленә хуш килердәй сүз әйтте вассалы. Әйе, кырык елдан артык хаким булып тору чорында күп үтергеч тукмаклар ясады ул. Үзара ызгышып, бер-берсенә аяк чалып яшәгән төбәк кенәзләрен бер йодрыкка туплау үзе генә ни тора! Башта Мәскәүгә Ярославльне кушты, аннан соң Новгород, Тверь, Вятка, Пермь кенәзләренең «кикрикләр»ен кыеп төшерде. Русь дәүләт буларак, шөкер, тәгаенләнде. Татар-монголларга үтергеч тукмак ясауны да Ходай аңа насыйп итте. Мәскәү хәзер берәүгә дә салым түләми.
Әйе, аның кенәзлеге чорында Рәсәй күләгәдән чыкты. Моңа кадәр өч гасыр дәвамында аны Ауропа өстәленә якын китермәделәр. Ни сәясәттә, ни халыклар тормышындагы үзгәрешләрдә катнаша алмады. Хәлбуки бернәрсә дә капылт кына, үзеннән-үзе генә пәйда булмый. Уңыш акрынлап тәгаенләнә. Әйтик, Мәскәү йортына Иван Калитадан алып Василий Тёмныйга кадәрге кенәзләр тырышлыгы белән нигез салынды. Хакимиятне бер йодрыкка туплауга алар да өлеш кертте. Тик әлеге кенәзләргә тотрыклылык җитенкерәми иде. Дмитрий Донской, мисал өчен, Куликово кырында Мамай морзаны яхшы гына каезлады. Шул ук вакытта Туктамыш хан алдында билен бөкте. Кенәз Донскойның улы Василий Литва короле Витовтка Смоленск һәм аның тирәсендәге төбәкләрне үз ирке белән бирде.
Бу хаталарны ул, олуг кенәз Иван Васильевич төзәтте. Аңа римлыларда кулланыла торган император сүзе ошый иде. Ә чит мәмләкәт илчеләреннән исә патша дип мөрәҗәгать итүләрен таләп итте. Патша царь! Фарсы тамырлы әлеге дәрәҗәле атама белән ул үзен Ассирия һәм Вавилон монархлары Фалассар, Набонассар кебек бөек хакимнәр рәтенә куя иде.
Иоанн монысы поп кушкан исем. Руханилар арасында шушы исем белән йөртәләр. Соборларда да үзе рәислек итә. Бу да аңа зур абруй өсти иде. Монархның кулын үбү йоласын шулай ук Иван кертте.
Русьны бөртекләп җыйды. Шуңа күрә ул аңа бик кадерле дә.
Мөхәммәдәминнең бер матур сүзе әнә күңелендәге нинди катламнарны актарып чыгарды.
Буш сүз бозау имезә, диләрме әле татарлар, төп сүзгә күчәргә вакыт җитте кебек, диде Иван.
Бер дә буш сүз түгел, атакай, атаң Василийның, мисал өчен, Мәскәү кенәзлегендә генә сүзе үткән. Син олуг кенәз титулына ия булдың. Күрше мәмләкәтләр дә таный бу титулыңны. Патша титулы да ерак йөрми.
Туганың Габделлатыйфны әйтәм, чыгымчы ат
Әһә, бүректәге бүре баласы турында искә алуының мәгънәсе менә кайда икән? Мөхәммәдәмин сагаеп калды.
Килешүне бозды, дип шәрехләде фикерен олуг кенәз. Кырым һәрвакыт сандал белән чүкеч арасында чуалды. Ни чүкеч, ни сандал була алмады.
Мин энемне белмим дә диярлек, атакай, ул Миңлегәрәй хан тәрбиясендә үсте.
Мин дә шуны такылдыйм ич, синең белән төзелгән Килешүне бозды, дим.
Әлеге Килешү теге вакытта Мөхәммәдәмингә бик кыйммәткә төшкән иде. Имзасын салмаса, ул хан була алмый иде. Ә хан буласы килә. Аннан соң тулысы белән ышана иде Иванга. Хәзер дә ышана. Сеңлесе Гәүһәршад шул килешү өчен аны, атабызга хыянәт иттең, дип битәрләде. Кайбер бәкләр дә хупламады әлеге адымны. Тик бу аларның күрә каравыннан гына килә. Казан һәрвакыт үзеннән көчлеләргә сыенып яшәгән. Аның иң зур таянычы Алтын Урда булган, билгеле. Әмма хәзер Алтын Урда юк. Алга Мәскәү кенәзлеге чыкты. Шуңа күрә Казан җиренең язмышы турыдан-туры Мәскәүгә бәйле. Гәүһәршад та, аңа иярүчеләр дә шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр.
Дәүләт эшендә кода-кодагыйлык та, ярату-яратмау да була алмый, туганың Габделлатыйф ханны Ак күлгә сөрдек, диде Иван, күңелле хәбәр җиткергәндәй, үзенә бер йомшаклык белән. Югыйсә анагыз Нурсолтан минем якын дустым, ике дистә елдан артык хәбәрләшеп, язышып торабыз. Сине дә анаң үтенече белән үз канатым астына алган идем. Балаларым, дип җан атып тора. Моның өчен мин аны мактыйм. Зирәк хатын. Ләкин Рәсәй мәнфәгатьләре шәхси багланышлардан өстен.
Иван янә сакалын сыпырып куйды. Шунда ук елъязмачыга да сүз катарга өлгерә, барысын да теркәп барасыңмы, җитешәсеңме, янәсе.
Олуг кенәз һәр адымын киләчәк буыннарга багышлый иде. Аның бу тырышлыгы да җимешләрен мулдан бирде. Урыс дәүләте тарихында аның урыны түрдән.
Иван асравы Мөхәммәдәмингә ташка ышангандай ышана иде. Хәтта ки бу асау айгырдай мәһабәт буй-сынлы, каратут йөзле егет солтанын ярата да иде. Шул ук вакытта ул аны һаман күз уңында тота, тәрбия кыла. Әнә әле хәзер дә, Ак күл сүзен ишеткәч, Мөхәммәдәминнең калтыранып китүен сиземләп, эчтән генә бармак янады, шүрләвең бик яхшы, туганым, алдыңны-артыңны карап йөрергә әйбәт булыр, дип уйлап куйды. Туганнарың Илһам хан белән Габделлатыйф хан язмышын кабатлыйсың килмәсә, сүземнән чыкмассың.