Үрбәткә куштанланырга туры килмәде. Ихтимал, күзләрен уйнаткалап алган булыр иде, ләкин хан, кияү егете сыйфатында аның янына кергәч, ризык өстәленә таба борылып та карамады.
Ханбикәне әзерләгез, дип әмер бирде түшәкче тәтәләргә.
Тегеләр, балга кунган шөпшәләр кебек, Үрбәтне әйләндереп алдылар.
Сез азат, бикәчләр, үзебезне генә калдырыгыз! дип, үз чиратында яшь кәләш тә әмерен җиткерде.
Бикәчләр аптырашты. Гомергә булмаган хәл ләбаса бу, ханбикә үзе чишенә димени?! Беләзек-балдаклары гына күпме! Алка, чулпы Ә ул катлы-катлы затлы киемнәр!
Ишеткәнсездер бит? дип түземсезләнде Үрбәт. Чукрак түгелсездер, шәт.
Ниһаять, кияү белән кәләш үзләре генә калды.
Мөхәммәдәмин, исән-сау гына йөрисеңме, бик сагынып көттем мин бу көнне, диде Үрбәт, керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә, әйдә, мөселманнарча, үзебезчә күрешик, без никахлы ич инде хәзер.
Үрбәт үзенә бер нәзакәтлелек белән йөзен ачыбрак куйды да иренә ике кулын сузды. Куллары йомшак вә кайнар иде. Ниндидер сихри көч бар иде бу кулларда. Мөхәммәдәмин әллә нишләп китте, тәне уянды, хатынының йөзенә күтәрелеп бакты. Бу аның Үрбәтне ачык килеш беренче тапкыр күрүе иде. Кара, нинди гүзәл икән аның яшь кәләше! Шомырттай кара күзләре, тулы алсу иреннәре, кабарыбрак торган алма бите, сызылып киткән нәзек кашлары, йомры ияге күңелне вәсвәсәләндереп, үзенә тартып тора. Чибәрлеге өстенә гаҗәеп нурлы иде аның йөзе. Җанга ягымлы. Килеш-килбәте, буй-сыны да төз, ыспай.
Мөхәммәдәмин хәтта берара тәҗрибәсез яшь мәгъшуктай югалып калды. Ул моңа кадәр дә ике тапкыр өйләнгән, өстәвенә җарияләр тоткан, күпне күргән ир-егет. Утыз өч ел яшәп, аның күңелен бер күз сирпеп карау белән әсир иткән затның моңарчы булганы юк иде.
Мөхәммәдәмин, бераз гына түз, җанашым, утларны сүндерәм дә сине үзем чишендерәм, дип гөлдердәде хатын. Син каршы түгелсеңдер бит?
Юк, диде Мөхәммәдәмин, тыңлаучан баладай, каршы түгел Аннан соң, малайларча җитезлек белән кабалана-кабалана, утларны үзе сүндерде.
Үрбәт үзе дә Мөхәммәдәмин хәлендә иде. Чын-чынлап гашыйк булу өчен мәһабәтлек, чибәрлек кенә дә җитми бит әле ул. Ямьсез кешеләр дә мәхәббәтле була, аларны да яраталар. Моның өчен кешедә, мөгаен, синең генә йөрәгеңне алгысыта, синең күңелеңне генә кузгата торган ниндидер бары тик сиңа гына аталган җирсү зарурдыр. Ә ул бар иде. Үрбәт иң элек шуны абайлап алды. Аны дулкынланырга мәҗбүр иткән бу тылсым-җирсү Мөхәммәдәминнең кырыс ияген урталай бүлеп сузылган җөй иде. Яра батырлык билгесе. Яра иясе егет дала кызларының хыялы иде. Күр инде, Ходай аны үзенә насыйп яры белән кавыштырды лабаса! Һич уйламаган җирдән ишелеп төшкән бәхет ич бу! Озын гомерле генә була күрсен, Ходаем.
Ханнар никахы, гадәттә, исәп-хисапка, сәясәт мәнфәгатьләренә корыла. Мәхәббәт меңнән берәүгә генә тәтидер тәтесә дә. Мөхәммәдәмингә дә әнә шундый сирәк бәхет елмайды. Әйтерең бармы, ак шайтан булып чыкты Үрбәт атлы ханбикә, үзенә каратты тәки, мәхәббәте белән чорнап алды.
Ике йөрәк бер дулкында тибә башлады. Барысы да онытылды: Илһам да, Иван да, гүзәл Серафима да, хәтта Казан тәхете дә
Мин синең теләсә нинди әмереңне үтәргә әзер, әйт кенә, дип пышылдады Мөхәммәдәмин.
Син хан, җанашым, әмер бирүче дә син, дип, Үрбәт иренең күкрәгенә сыенды.
Нигә без элегрәк кавышмадык икән, күпме вакыт синсез үткән, диде Мөхәммәдәмин. Моның өчен олуг кенәзгә мәңгегә бурычлымын.
Безне Тәңре кавыштырды, диде Үрбәт, ире белән килешмичә, бел, насыйплар никахы иң элек күктә укыла, алар шуннан соң гына табышалар.
* * *
Алар өч көн вә өч төн бергә булдылар, барыбер яратышып, сөешеп туймадылар.
Миңа башка берәү дә кирәкми, диде Мөхәммәдәмин.
Алай димә, синең миннән башка да ике җәмәгатең бар
Мин сине генә яратам.
Күк төймәм синең кулыңда димәкчесең, алайса, дип елмайды Үрбәт.
Ә нинди күк төймә ул, беренче ишетүем? дип, кашларын җыерды Мөхәммәдәмин.
Бер хәйләкәр сәүдәгәр булган, имеш, дип сөйләп китте Үрбәт. Хатыннарының кемне ныграк яратуын беләселәре килә икән. «Кайсыбызны күбрәк яратасың, әйт, безне тынычландыр», дигәннәр. «Базардан кайткач әйтермен», дигән бу. Ә базардан дүрт хатынына да бүләкләр алып кайткан. Берсенә, аулакта гына яшереп, күк төймә тоттырган. «Менә сиңа төймә, тегеләрнең барыннан да артык яратканым өчен бирәм моны, берсенә дә күрсәтмә», дигән. Сәүдәгәр, карт төлке, һәрберсенә тоттырган шундый күк төймәне. «Кемне күбрәк яратасың?» дип сораганда, хәйләкәр сәүдәгәр: «Күк төймәм кемдәдер, күңелем минем шундадыр», дип җавап бирә, ди. Хатыннары сөенешеп туя алмыйлар, имеш.
Бу әкиятеңне башка бервакытта да сөйләмә, диде Мөхәммәдәмин, мин уен-муенны яратмыйм.
Башка ишетмәссең, ханым, барысы да синеңчә булыр.
* * *
Михаил Кляпик юлга алданрак кузгалды. Олуг кенәз боерыгы буенча, ул Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга, шул тамашаны оештырырга тиеш иде. Аргамаклары шәп, сагы ышанычлы. Бер җирдә тоткарлык кичермәде. Казанга килеп җитәргә кырык-илле чакрымнар калгач кына, Зөя тирәсендә, көн бозылып, бераз кәефен җибәрде. Иркенләп кенә әбәтләп алганнар иде. Атларына да ял бирделәр. Көр, чыдам елгырларга әлеге ара төкерек кенә, бер ыргымда калада булачакбыз, дип күңеленә беркетеп куйган иде илче.
Тик адәм әйткән түгел, алла боерган өскә чыга шул. Искәртмәстән генә офыкны томан шикелле аксыл болыт каплап алды.
Озак та тормый, атбашы илче каретасының тәрәзәсен какты.
Хөрмәтле кенәз әфәнде, көннең рәте китеп тора, әллә тукталып торабызмы, адашуыбыз ихтимал, дип хәбәр салды.
Юлыңда бул, таң атканчы без Казанда булырга тиеш, дип кырт кисте Кляпик.
Ә җилгә әмерең бармы да юкмы, тәмам тышавыннан ычкынды. Әйтерсең лә күкнең төбен алып ташладылар. Котыра буран. Февральнең энәле бөртекләре, ай-һай, кансыз икән: аяусыз рәвештә битне чәнчиләр, сагыз булып сакал-мыекларга, кашларга сыланалар. Карета эчендәгеләрнең генә буранда гаме юк. Әмер бирелгән, үтәгез, янәсе.
Алар икәү: илче Михаил Кляпик һәм Иван Телешев. Лакей әледән-әле эчемлек-кабымлыклар тәкъдим итеп тора, олы түрәләрне кызмача хәлендә тота.
«Ике чабата бер кием», дигән әйтем бар татарларда, дип тезеп китте дьяк, олуг кенәз Габделлатыйф урынына тәхеткә туганы Мөхәммәдәминне утыртып хата ясамадымы икән, илче әфәнде, ничек уйлыйсың?
Кляпик, ничек патшаның карарын шик астына алырга җөрьәт итәсең дигәндәй, йөзен чытып, ризасызлыгын белдерде. Ләкин бу ясалма кылану гына иде. Чөнки Телешев олуг кенәзнең ышанычлы заты, моны бөтен сарай белә. Чыгышы буенча да калышмый, бик хөрмәтле ырудан. Кляпикның үзе кебек үк кенәз титулын йөртә. Казан ханлыгын, кешеләрен аннан да яхшырак белүчене башка таба алмыйсың.
Габделлатыйфны кенәз Звенигородский тәхеттән төшерде. Ә кара эше Телешевка калды. Ник дисәң, бу чит мәмләкәт хәлләренә тыкшыну лабаса! Ауропа, Балтыйк буе илләре, бигрәк тә Литвадан күп нәрсә тора.
Олуг кенәз Иванны беренче чиратта Литва белән булган мөнәсәбәтләрнең торышы кызыксындыра да, борчый да иде. Борчый, чөнки Литва Рәсәйне дошман күрүче көчле дәүләт. Алар икәү иде. Шөкер, Алтын Урда яшәүдән туктады, вак-вак ханлыкларга бүлгәләнде. Ләкин Литва хәзерге көчендә булганда, ул ханлыклар, аның белән сүз куешып, Мәскәүне бик авыр хәлләргә дучар итәргә дә мөмкиннәр.
Шуларны искә алып, олуг кенәз 1492 елда Нарвага каршы яктагы Кыз тавы дигән җирдә кирмән-крепостька нигез салды, аны үз исеме белән Ивангород дип атады. Нәтиҗәдә Ливон немецлары Рәсәй белән ун елга солых төзергә теләк белдерделәр. Иван ике куллап риза булды. Чөнки немецлар Литваны көндәшләре дип саныйлар, үзара гел ызгышып торалар.
Ләкин, көтмәгәндә, алманнар белән ара бозылып китте. Солыхка кул куелып, берничә ай үттеме-юкмы, Ревель каласында бер рәсәйле адәмне бөтен халык алдында тере килеш учакта яндырдылар. Чыгырыннан чыккан Иван кала магистрын Мәскәүгә тотып бирүне таләп итте. Тыңламадылар. Шуңа үч итеп, ул Новгородта сату итүче ганзилы сәүдәгәрләрне кулга алырга боерды. Алар кырык тугыз кеше иде.
Бу вакыйга Алман җирендә җәнҗал куптарды. Мәскәүгә илчеләре дә килде. Иван ташламага бармады. Шуның белән зур хата ясады. Чөнки Ганзи сәүдәгәрләре Рәсәйдә бик кирәкле тауарлар белән сату итәләр, казнага күп керем бирәләр иде.
Аны барыбер сәүдәгәрләрне азат итәргә мәҗбүр иттеләр. Тик ул чакта ганзилыларның бер ише вафат иде инде, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, исәннәренең дә шактые юлда үлде. Мал-мөлкәтләрен дә бирмәделәр. Ә теге учакта яндырган урыс кешесе җинаятьче булып чыкты. Баксаң, хак җәзасын гына алган икән, явыз.
Шул рәвешле, бик күптәннән килгән, теләсә нинди киеренке шартларда да сүнеп калмаган эшлекле сәүдә мөнәсәбәтләре үсешенә киртә куелды.
Иван Ауропа белән шаярырга ярамаганны аңлады аңлавын, ләкин соң иде инде. Англия дә, Франция дә аякларында нык басып торалар. Хәтта Испания дә, гарәпләрдән арынгач, сүзен бастырып әйтә башлады. Әле бит Бакчасарай да тәртәгә тибеп маташа. Янәсе, бу законлы Габделлатыйф ханны бер сәбәпсез, көч кулланып, урыныннан алып ташлау.
Менә шундый авыр очракларда кирәк тә инде Телешев ише карт төлкеләр.
Судан ничек коры чыгарга, юлын күрсәт, дип мөрәҗәгать итте аңа Иван ул чакта да.
Казан белән рәсми килешү төзү мәгъкуль булыр, минемчә, диде кенәз, уйланып та тормыйча, әйтерсең лә кемдер аны алдан әзерләп куйган иде. Бу безнең гамәлләргә, соңлабрак булса да, кануни төс бирәчәк. Кырым дулап әллә нәрсә кыра алмас, Литва күтәрелмәсен.
Ауропасы да бар әле
Ауропага Казан ханлыгының хаҗәте бармы-юкмы, анысы караңгы, әмма дә ләкин безнең өчен бик әһәмиятле. Казанны уч төбендә тоту бөтен Идел буен, Сибирияне йөгәнләү дигән сүз ул.
Бу эшне үз кулыңа ал, бүгеннән үк юлга чык, диде олуг кенәз.
Менә шулай дөрләп китәргә торган учак кабынмыйча калды. Тиздән Казанда баш карачы Кәлимәт җитәкчелегендә Мәскәү яклы хөкүмәт оешты, килешү үз көченә керде.
Кляпик, билгеле, болардан бик яхшы хәбәрдар. Телешев бу юлы да бер дә юкка гына аңа иярмәде, бер-бер яшерен шөгыле бардыр, мөгаен. Кыскасы, бу адәм белән каберең якын булмасын. Күрәсең, әлеге килде-китте сүзләре белән аның серен алмакчы. Алмый тор әле. Син тимер булсаң, мин күмер.
Мөхәммәдәмингә улына караган кебек карый олуг кенәз, ышана. Хан безнең сүздән чыкмас
Поганый татарин, яко с его взяти, диде Телешев, бүртенгән иреннәрен ямьшәйтеп. Лакей тәкъдим иткән шәрабны бер йотым эчеп куйды да сүзен дәвам итте: Алар утка пычак ташлауны зур гөнаһка саныйлар, кош-кортка тимиләр, җиргә сөт түкмиләр, авызга капкан ризыкны төкермиләр Әмма кешеләрне үтерүне, мәмләкәтләрне тар-мар итүне бернәрсә урынына да күрмиләр, күңел ачуга гына исәплиләр.
Телешев, үзеннән-үзе канәгать булган хәлдә, мунчаладай салынып төшкән сирәк төкле сакалын сыпырып куйды. Шул чагында бармакларындагы асыл кашлы йөзекләре ялтыр-йолтыр җемелдәшеп китте. Купшылыкны ярата иде ул. Бармаклары гына түгел, муены да зиннәтле тәтиләргә уралган иде.
Күрәм, Папа Иннокентий IV нең илчесе монах Иоанн Карпинның сәяхәтнамәсен энәсеннән җебенә кадәр үзләштергәнсең, кенәз, дип, Кляпик та белдеклелеген күрсәтергә ашыкты. Анда, дөрес, тәүге татарлар турында, монголлар белән килгән татарлар турында сүз бара, чөнки монах, ханның Ауропага мөнәсәбәтле ниятләрен ачыклау өчен, 1246 елда җибәрелә. Аңа кадәр Батый Ауропа анакайны дер селкетеп ала. Венгрияне, Польшаны, Далмацияне пыран-заран китереп, Әдрән диңгезгә чыга. Хан бөтен Ауропаны яулап алган булыр иде, ихтимал, тегеләрнең бәхете җиңә, Батый Монголия империясенең баш хакиме Үгәдәйнең вафаты турында хәбәр ала, гаскәрен Идел буена кайтарырга мәҗбүр була.
Әйе, ауропалылар асларына җибәрә ул вакытта, дип, авызын иләктәй ерды Телешев. Фәкать Франция короле Людовик кына, Ходайның рәхмәтенә өмет итеп, кылычын һәрдаим кайрап тора.
Шуңа күрә аны Изге Людовик дип йөртәләр дә. Аннан болай Иоанн Карпин татарларның бик күп яхшы сыйфатларын да санап үтә. «Татарларда зина кылу, азгынлык үлем җәзасы белән хөкем ителә, дип яза илче монах. Йозак кулланмыйлар, алар телендә ул сүз гомумән юк. Үзләре куркак, түрәләрне хөрмәт итәләр, эчкәндә дә талашмыйлар, хатын-кызларга карата бик тыйнаклар, сүгенүне җаннары сөйми, эссене дә, салкынны да, ачлыкны да зур түземлелек белән кичерәләр, бер-берләренә ярдәмчел»
Җитәр, кенәз, бу сүзләрдән косасы килә башлады инде, дип бүлде әңгәмәдәшен Телешев, татарларның элеккеләре дә, хәзергеләре дә шул бер чыбыктан куылган вәхшиләр инде алар. Иң яхшы татар үле татар. Безнең олуг максатыбыз шуннан гыйбарәт. Ә дипломатия, илчелек, вәкиллек бүгенге вазгыятьнең вакытлы уеннары гына, дөресрәге, күз буяу.
Чынлап сөйлиме, шаярта гынамы бу? Һич аңламассың, дип уйлап куйды Кляпик. Ә үзе итагатьлек белән башын иде. Лакейга да ым какты. Тегесе шәраб тулы бәллүр бокалларны хуҗаларына сузды.
Эчеп куйдылар. Беразга гына тынлык урнашты. Тышта буран чын-чынлап котырына башлаган иде, ахры, карета тәрәзәләренә туктаусыз лып та лып итеп кар бәрә. Ач бүре тавышлары чыгарып, җил уйный. Түрәләрнең генә хәбәрләрендә дә юк. Шәраб тәмам телләрен ачты.
Хан куярга түгел, Казан ханлыгын Рәсәйгә кушарга кирәк, дип, янә кызарынып-бүртенеп чыкты дьяк.
Эш шуңа бара ич инде, диде Кляпик бастырып кына, күреп торасың ич, Казан-йортта Мәскәү сүзе сүз, бездән башка кыл да кыймылдамый. Татарларда «Сабырсызның эше тамырсыз» дигән әйбәт әйтем бар, түзик, атакайдан алдан мич башына менмик. Егылып, борынны канатуыбыз бар.
Телешев гаҗәпсенебрәк каш астыннан гына илчегә күз атып торды.
Күрәм, ошбу сәяхәткә бик нык әзерләнгәнсең, кенәз, дип хуплады аны дьяк.
Олуг кенәзгә имтихан тотарга туры килде.
Әйе, олуг кенәз Рәсәй өчен бик күп күркәм гамәлләр кылды, диде Телешев, кызганыч, картайды. Казан кулдан ычкынмагае.
Әңгәмә бүленде. Баш сакчы тәрәзәгә килде.
Мөхтәрәм илче галиҗәнаплары, юлга көрт салды, барып булмый, кешеләр хәлдән тайды. Җитмәсә, бер атыбыз аягын сындырды. Ни боерасыз?
Атны татарларга бирегез, тыгынсыннар, колакларын кисеп алырга гына онытмагыз, ха-ха-ха, дип, тешләрен ыржайтты исерек Телешев. Бу аның мөселманнарны колак күрсәтеп мыскыл итү гадәтенә ишарә иде булса кирәк. Колак дигәндә, урыслар, билгеле, дуңгызны күз уңында тоталар.
Дөрестән дә, җил чәчеп, давыл ургангаракка охшап тора әле бу, диде Кляпик ризасыз гына.
Это злой рок, милейший Михаил Андреевич, диде дьяк, бел, бүген дус, иртәгә дошман.
Бу Мөхәммәдәмингә турыдан-туры пычрак ату иде. Шуңа күрә Кляпик үзен үзе тотып кала алмады:
Не каркайте, князь! дип кычкырды, это холопьи слова, хан достоин уважения.
Төнне кыр уртасында уздырдылар. Ә аксак атның йөрәгенә хәнҗәр батырдылар да үләксәсен кыргый җанварларга ташладылар, татарлар турында оныттылар, күрәсең.
* * *
1502 елның март ае казанлыларга якты, нурлы һәм мәрхәмәтле көннәр бүләк итте. Гарасат тынды, бураннар утырды, яшь кәләшләр елмаюы белән җиһан йөзен ачты. Мөхәммәдәмин моңа чаклы көннәрнең ниндилегенә игътибар итми иде. Яңгырмы, буранмы, зилзиләме барасы җиренә бара, кайтасы җиреннән кайта. Кылган гамәлләрен дә көн торышына бәйләмәде. Безгә дөнья кармазин дип, һәрнәрсәгә үзенә хас ал төс аша карап яшәде. Кирәгеннән артык борчылмады, очынып шатланмады, һәр гамәле бизмәнгә салынган иде.
Бала вакытта Казансу елгасы ярыннан суга карап утырырга ярата иде ул. Су беренче карашка гына тоташ дәрья кебек күренә. Дикъкать беләнрәк күзәтсәң, бу дәрьяда биниһая күп төсләргә тап буласың. Сай урында ачык төс хөкем сөрә, монда аклык бик мулдан. Эчкә таба зәңгәрлек көчәя, ә тора-бара ул сиздермичә генә куе яшел төскә керә.
Төсләр белән бергә елга үзе дә кырыкмаса-кырык рәвеш ала. Әле тынып кала, әле тегермән куласасыдай бөтерелеп куя, әле кайный-кайный ургылып китә.