Менә моннан соң күп нәрсә яңадан үз урынына баса да куя. Чикләвек һаман да юкәдә икән бит. Без, заманга ияреп, гыйлемне алгарыш синонимы итеп кабул итәбез, үзгәрешләр көтәбез тагын. Традицияләрне сакларга мәгарифне, гыйлемне дәүләт дәрәҗәсендә тыеп торырга, авызлыкта тотарга кирәк икән ич. Менә сезгә Дума депутаты гына түгел, вице-спикер һәм сан ягыннан илдә өченче урынны биләгән сәяси партия җитәкчесенең сүзләре. Эш бит бер «юрист улы»нда гына да түгел, эш тирәндәрәк. Власть уйлаганны, кылырга җыенганны баш либераль-демократның югары мөнбәрләрдән беренче белдерүе, киртәгә менгән әтәч кебек, бер бүген генә кычкырып сөрән салуы түгел.
Түләүле урта белем кертүнең томаналар ишәйтүдә янә бер адым булачагын исбатларга кирәкми. Ишәйсеннәр, тагын да кыргыйлансыннар, ник шунда, маймылга әйләнеп, агач башына менеп китмиләр. Өстәгеләр иминлегенә генә җил-давыл тимәсен. Ни соң бу? Хакимияттә калу, үзләренә кулай вазгыятьне саклау өчен, иң мәгънәсез юллардан да баш тартмау, җирәнмәүме? Әллә егерме беренче гасыр инквизициясеме? Караңгылыкның хакимият тарафыннан хуплануына хәтта ышанасы килми. Тик утсыз төтен булмый. Наданнар белән идарә итү күпкә җиңелрәк. Зиһен йокысы албастылар тудыра дигән кебек, караңгы халык караңгы җитәкчелек тудыра. Җитәкчелек үз чиратында ул караңгылыкны тагын да куерту ягында. Русия дигән ил бүген, русларны гына түгел, алардан да бигрәк ил бөтенлегенә һәрдаим «олы куркыныч тудырып торган» азчылык милләтләрне дә җитәкләп, шул йомык әйләнә буенча йөри дә инде
Безгә, татарларга, ул әйләнәне ничек булса да ертырга кирәктер. Башкача булмый. Гыйлемлелек, бигрәк тә милли аң һәм белем исәнлегебез гарантиясе. Мәгарифтәге һава торышы һәрчак Мәскәүдә яралып килеп, бу юнәлештә безне моңа кадәр җитәрлек кактылар һәм суктылар. Безнең милләткә киләчәктә, бигрәк тә гыйлем сәясәтендә, һәрдаим сукырларча Мәскәү фарватерында бару әҗәлгә тиң. Чигенүләрдә дә чик була. Миңа калса, без ул чиккә килеп терәлдек тә инде. Барысы да булды. Татар-төрек лицейларын ябудан, җанга тигән 309 нчы кануннан, БДИны татарча бирдертмәүләрдән башлап гуманитар-педагогика институтын бетерү, милли университет ачтырмауга кадәр. Болар ни өчен эшләнә соң? Русия җитәкчелеге шушы егерме беренче гасырда да колониаль стандартлардан аерыла алмый интегә. Колония гыйлем ягыннан метрополия белән тигезләшсә яки аны узып китсә, империя белән ни-нәрсә буласы билгеле.
Милләтнең гыйлемлелек дәрәҗәсе, аңы бүгенге дөньяда бик күп нәрсәне, шул исәптән аның киләчәк язмышын бәхете белән бәхетсезлеген, иреген яки ирексезлеген, башка халыклар арасындагы урынын билгеләп килә. Һәм, киресенчә, ирексезлек аша халыкны наданлыкта тотып була. Шушы принципны бик яхшы аңлаган Мәскәү, чын федерациягә юл ачтырмаган кебек, Татарстанга да Русия белән берләшкән суверен дәүләт булу мөмкинлеге бирелмәде. Әмма Татарстан барыбер ул форматка тартылмый, үз дигәнен эшләргә, үз сүзен әйтергә тырышмый дип тә бик әйтеп булмыйдыр. Республикабыз, авторитар дәүләттә, каты хакимият вертикале шартларында, шикле закон кырында, биредә булдырганның, ким дигәндә, дүрттән өч өлеше үзәккә алынып торганда да, югалып калмыйча тырыша, булдыра, эшли, таба, яши. Ул гына да түгел, санаулы донор-регионнар белән бергә, ул Русия дигән алагаем зур илне локоматив урынына тартып бара дисәк тә, зур хата булмас кебек. Шулай булгач, хәлиткеч мәсьәләләрдә үз сүзебезне әйтергә безнең тулы хакыбыз бар булып чыга. Әйтергә генә түгел, үз дигәнчә эшләргә дә.
Икътисадта без үз юлыбызны таптык кебек. Икътисади уңышларны ипләп кенә милли-сәяси казанышларга әверелдерә, милли проблемаларның уңай чишелешенә ирешә башласак, инкыйраз куркынычын бетерсәк, бу, аз да түгел, күп тә түгел, яңа, әле тарихыбызда күрелмәгән яңарыш, татар күпме гасырлар хыялында йөрткән Яңа татар ренессансы булыр иде.
Русия белән мөнәсәбәтләр, икътисад турында сүз чыкканда, кайберәүләрнең Татарстан моделе Русияне дә үзгәртергә тиеш дияселәре килә. Без каршы да булмас идек. Ләкин «состав» артык зур, менталитет кире. Тәгәрмәчләргә тыгылган таяклар Күпме генә булдыклы, гыйлемле, эшчән, тырыш булсак та, бер Татарстан гына Русияне хәзерге аңлаешсыз, ипсез халәтеннән, мәгарифтәге кыеклыклардан, «ясак» системасыннан, чималчылыктан, гиперүзәкләштерү аркасында туган икътисади һәм социаль деформация-гариплекләрдән, законлаштырылган наданлыктан колагыннан тартып чыгара, коткара алмаячак. Әмма тамчы, тама-тама, ташны тишә. Татарстанның илгә йогынтысы булды һәм бар. Вакыт та алга бара. Русиянең дә, бөтенләй юкка чыгасы килмәгәндә, кыйбласы, холык-фигыле, хәл-әхвәле, гыйлем дәрәҗәсе иртәме-соңмы, еллар үтү белән, барыбер үзгәрәчәк, империячел традицияләре дә, иртәме-соңмы, кимү ягына юнәләчәк, тарихта калачак дип ышанасы килә. Әлегә, сәясәттән читтәрәк торып, күбрәк икътисад белән, Казанның меңьеллыгы, Универсиада кебек глобаль проектлар белән шөгыльләнсәк тә (алар да бик кирәк), без, татарлар, үзебезне саклауга, исәнлеккә генә түгел, әйткәнебезчә, яңарыш-үсешкә дә ышаныч тотып яшәргә тиешбез. Шул исәптән яңача, заманча куелган, куелачак милли гыйлем системасы аша да.
Мегапроектларга киткән көчнең бер өлешен безгә милләтнең белемен, милли аңын үстерү ягына ныклап бору кирәктер. Аның өчен беренче чиратта үз белем стандартларыбызны (мәсәлән, шул ук татарча БДИ, вузларда татарча укытуны җайга салу, Милли университет) булдыру зарур. Моңа омтылыш юк түгел. Тик тагын да шул: Мәскәү куйган киртәләр. Дәүләт Советының бу тармакта актив эшләп килүче комитетына югары җитәкчеләребезнең ныклы теләктәшлеге җитенкерәми кебек. Гражданнарыбызның булышлыгын инде әйткән дә юк. Әлеге юнәлештә бәлки бер кечкенә «бунт», Мәскәү белән якалашып алу кирәктер? Толерантлык, тыйнаклык бер дә безнең файдага эшләми. Кирәк булганда сыртны кабартырга өйрәнмәсәк, безнең белән беркем дә исәпләшмәячәк. Үзебезгә, үзебезнең көчкә ышанганда гына, без башкаларны да ышандыра, аларның кәкре юлда икәнен исбатлый алачакбыз. Эчке энергетика, Гумилёвча билгеләгәндә, пассионарлык бар әле татарда. Без «ташлар басып» та исән калган, чыныккан милләт бит. Тик без һәрчак ниндидер импульc, этәргеч, яшен яшьнәгәнен көтәбез. Милли аспектта эзлекле көндәлек эшләр майтарырга өйрәнәсе, ташны тишүче тамчы буласы иде безгә. Ә болай «Безнең көннәр ташу кебек шаулап килер» дияргә иртәрәк әле.
Русиядә җылы җилләр исә башлаганын, демократик үзгәрешләр көтеп без арыдык инде. Тотрыклылык, стабильлек дигән булып, дистә ярым ел буе Русия бер урында таптануын дәвам итә. Наданлык стабильләшеп кенә калмый, куера да тора. «Алтын бозау», акча культы болай да халыкның акылын, зиһенен томалаган чорда, урта белем бушка калып килгән нисбәттә гыйлемлелек соңгы ике дистә елда күрелмәгән девальвация, ягъни очсызлану кичерә килә. Шушы җәһәттән югары белемнең бүген ни дәрәҗәдә югары булуын күпмедер ачыклап китү дә артык булмас иде.
Ялган укымышлылык
Пәйгамбәребез безгә гыйлемгә бишектән алып ләхеткә кадәр омтылырга кушкан. Бу бик аңлашыла. Аң-белемле, мәгърифәтле булудан да күркәмрәк сыйфат бар микән адәм баласы өчен. Ул гына да түгел, миңа калса, кеше, үзе яшәгән җиһанны чын-чынлап аңларга тели икән, белемне бер юнәлештә, тар белгечлек рамкаларында гына түгел, ә булдыра алган чаклы киң, энциклопедик масштабта да үзләштерергә омтылырга тиеш. Шулай булганда, дөнья да яктырак, офыклар да киңрәк, җирдә яшәүләре күпкә күркәмрәк, кызыграк, кеше үзе дә чистарак, кешелеклерәк булыр иде. Әмма, кызганыч, акча бизгәге дер селкеткән, шомалык, мутлык тантана иткән җәмгыятебездә, нигезле, фундаменталь югары белем урынына псевдобелемлелек, псевдодипломнар, ягъни укымышлы булып кылану шаукымы модада.
Кайчандыр кызым белән бергә мәктәпне тәмамлаган укучыларның 8090 проценты вуз студентлары булдылар. Кайсылары бетерү белән, икенчеләре бер-ике ел соңрак. Кемдер (дүрт-биш бала) бюджет группаларында «энә белән кое казыды», башкалар (күпчелек) шул ук көндезге бүлекләрдә, ләкин түләп сабак алды. Акча түлә дә тагын көн саен укуга да барып йөр дигәндәй, читтән торып кына гыйлемле буласы килүчеләр дә шактый булды. Укып мәшәкатьләнмичә генә, дүрт ел үтәр-үтмәстән үк, диплом сатып алганнары турында да сүзләр ишетелгәләде. Бер сыйныф мисалында гына да менә шундый хәлләр. Сыйныф кынамы соң, аң-белемнең иң югарысына «сусау», инде ике дистә еллап булыр, ил масштабында гөрләп чәчәк ата дисәк тә, артык хаталы булмабыз шикелле. «Белем бумы». Мәктәпләрдә отличниклар, яхшы укучылар 2030 проценттан артмаганда, ул 8090 процентның күпчелегенә белем түгел, бары диплом кирәк. Һәм алар аны алып та киләләр.
Биредә шунда ук берничә сорау туа. Шулкадәрле «югары белем» ияләре илгә, халык хуҗалыгына кирәкме соң? Алар, диплом хуҗалары, дипломнарында күрсәтеләчәк юнәлеш буенча чын белгечләр булачаклармы? Ул эшне ныклап торып яратачаклармы? Киләчәктә үз эшләренең осталары булып, җәмгыятькә файда китерәчәкләрме?
Әлеге дүрт сорауның берсенә генә дә кистереп уңай җавап биреп булмый. Ләкин башка төрле җавап бар. Бер фикер иясе әйтмешли, мең тиленең күмәк акылы бер акыллы кешенең ипле акылы белән тиңләшә алмый. Безнең очракта «тиле» сүзен «надан»га алыштырганда да ярар иде. Французлар, bien ou rien, ягъни булса яхшы булсын, яхшы булмаса, гел булмасын, диләр. Сан түгел, сыйфат кирәк бит! Ә сыйфат юк һәм көтелми. Бүгенге кайбер вузлар өләшкән диплом Совет чорындагы техникум, ПТУ дипломыннан да кайтышрак. Мәктәптәге чыгарылыш имтиханнарын, тартып-сузып, көчкә «өч»легә биргән, ПТУ көткән булачак потенциаль сантехникларга, ташчы, штукатур-малярларга вуз дипломнары өләшеп, дәүләт тә, җәмгыять тә бик нык оттыра. Иманым камил, чын белемне хәзер дәүләт карамагындагы вузларга кереп, сәләтләре һәм тырышлыклары аркасында андагы бюджет группаларына эләгеп, «белем гранитын» үзләрен укыткан укытучыларны ришвәткә ымсындырмаслык итеп «кимерүче» шактый аз санлы контенгент кына алып килә булыр. Андыйларның 7080 проценты бай булмаган гаиләләрдән чыккан, акчаның тылсымлы көченә өйрәнмәгән балалар. Авыл балалары да күбрәк шундыйлар арасында. Әлеге аз санлылар илнең киләчәге, аз-маз өмете дияр идем. Булачак сәләтле инженерлар, табиблар, укытучылар, галимнәр, киләчәктә туачак яңа техника, технология, яңача дәвалау һәм белем бирү, яңа ачыш авторлары. Әмма, кызганыч, бюджет группалары кимүгә юнәлтелгән. Икенчедән, тырышлык әҗере көннән-көн кимеп, гыйлемлелек бәясе дә, хәл үзгәрмәгәндә, бетүгә таба бара. Бераздан чын диплом ияләре, үз юнәлешен камил белгән квалификацияле белгечләр бөтенләй калмаска да мөмкин. Узган ел әйдәп баручы техник вузларга кергән беренче курс студентларының математика буенча белем дәрәҗәсен тикшергәннәрен язганнар иде. Нәтиҗәләр шаккатмалы. Студентларның 70 проценты «ике»ле, 20 проценты «өч»ле алган. Ә бит бер 2025 еллар элек мондыйлар урта белем турындагы аттестатны да ала алмаган булырлар иде.
Илдә ниндидер тоташ күз буяу, имитация, чынны ялган белән алыштыру, җиңелне эзләү шаукымы. Мәктәпне бетергәндә, үзеннән бигрәк әтисенең кесәсенә ышанып, шул кесә ярдәмендә түләүле төркемгә кергән, анда «акча түләнгән, дипломны барыбер бирми калмаячаклар» дип, эленке-салынкы йөрүчеләрнең хәтсез өлеше, «белгеч» булып алгач та, бүген башка, үзенчәлекле юлны сайларга, карьерада да «ат йөреше» ясарга тырышалар. Игътибарлырак, күзәтүчәнрәк булганда, «табадан төшү белән» дигәндәй, «майлап-җайлап» начальниклыкка омтылган, әле җитмәсә, чын белгечләр белән җитәкчелек итә башлаган кичәге «блатной» студентларның җитештерү өлкәсендә дә, башка өлкәләрдә дә очрап кына торуын билгеләргә булыр иде. Экзаменнарны, дипломны сатып алган кебек, алар җылы урынны, кәнәфине дә сатып алалар.
Бүген яшәсә, Лениннан «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә калыр иде микән? Кадрлар алар белгечләр генә түгел, шул ук җитәкчеләр дә бит. Ришвәт биреп урнашкан надан башлыктан да начары бар микән? Надан белгеч җәмгыять өчен бер бәла булса, надан җитәкче биш бәла. Миңа калса, илдәге күпчелек проблемаларның күп өлеше, төрле рангтагы профессиональлек, гыйлем, кешелеклелек җитмәгән шул башлыклардан, аларның наданлыгы тудырган мәгънәсез дуамаллыклардан килеп чыга. Ун сыйныф белемле, сатып алынган дипломлы бер таныш җитәкче, мәгълүм мәкальне үзгәртеп, «Белеме булган берне егар, акчасы булган меңне егар» дияргә ярата. Заман өчен дөрес сүзләр, килешәсең килмәсә дә килешәсең.
Белгеч һәм эш. Илдәге статистика вуз бетереп чыккан белгечләрнең яртысыннан күбесенең үз белгечлекләре буенча эшләмәүләрен дә искәртә. Бу да аңлашыла. Халыктан акча имүне генә күздә тоткан, гыйлем бирү икенче планда торган «эшкуар» институтлар өчен кичәге студент эш тапты ди дә, тапмады ни, барыбер. Монысы беренчедән. Икенчедән, «белгеч»нең үзенә дә, үз юнәлешендә белгәннәре сайлыгын истә тотып, икенче, дипломга бөтенләй катнашы булмаган эштә эшләү кулайрак. Һәрхәлдә, наданлыгы алай кычкырып тормый. Ягъни белемсезлек һәм аннан-моннан йолкынган белем наданлыкның дилетантлык, һәвәскәрлек дип аталучы вариантларын тудыра.
Псевдодиплом иясенә белгечлеге буенча эшләргә белем сайлыгы комачауласа, эшче булырга югары белем турындагы «катыргы»сы киртә. Ул бит үзенең дипломлы надан икәнен барыбер белештерми. Үзе теләгәндә дә, квалификацияле эшче аңардан чыкмаячак инде. Аны боздылар диплом белән мин-минлек, амбиция бирделәр, ә белгеч итмәделәр. Шунлыктан үзенә урын, эш таба алмый гаҗизләнгән, укыгандагы кебек, хезмәттә дә халява эзләгән, мондый яңа төр белдексез һәм булдыксыз белгечләр белән хәзер ярты ил тулган. «Аргументы и факты» атналык газетасы Русиядә югары белемле кешеләр саны Франция белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дип яза. Ягъни вуз тәмамлаганнар бездә һәр йөз кешегә ике тапкыр артыграк булып чыга. Тик аңа карап кына, Русия Европа була алмый. Чөнки биредә диплом белән чын гыйлемлелек арасында упкын ята. Ә бит Хуҗа Насретдин «Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт» дигән төсле, мәгънәле җәмгыятьтә дипломнан гайре белем кирәгрәк. Диплом ул бер формальлек, кешенең теге яки бу өлкәдә гыйлем алганлыгына белешмә генә. Белешмә кешене укымышлы итми. Мондый күз буяулардан кемдер отышта калса да, ил икътисады, аның белән бергә булган абсолют күпчелек оттырышта.
Заманында мин тәмамлаган техник вузның икътисад бүлеген (мондый сүз тезмәсен язарга кул бармый, акча дип дәрәҗәсен төшергән өчен, газиз уку йортына үпкә, ачу кабара) читтән торып ерып чыккан берәү, мин җитештерүдә тир түккәндә, технолог булып эшләп йөрде. Башка бер урында икътисадчылык буенча эше барып чыкмагач, әтисе, техникум дипломы барлыгын искә алып, танышлык белән урнаштырган иде үзен. Технологлылыгы да ташка үлчим, икътисадчы да түгел. Әллә кем иде ул шунда. Ә шул ук вакытта станоклар артына басарга кеше җитми. Предприятиедә гади эшчеләрнең уртача яше кырыктан артып киткәндә, яшьләргә чиста эш «подавай», чөнки кесәләрендә диплом. Мәктәптә «ике»ле белән «өч»ле арасында адашып йөргәннәрен алар инде онытканнар.
Без институтларда укыган заманнарда түләүле төркемнәр, «шабашка» эшләү өчен генә оешкан институтлар юк иде анысы. Ләкин югары белем бирү системасында күңелгә хуш килеп бетмәгән күренешләр ул вакытларда да күренгәли иде. Шуның берсе читтән торып уку тәртибе. Шәхсән үз фикеремне генә әйтәм: өч дистә елдан артык җитештерүдә эшләп, читтән торып институт бетергәннәр арасында яхшы белгечләрне күрмәдем мин. Чөнки андый белем системасында да бүгенге параллельләр ята: диплом бар, белем чамалы. Алар, нәкъ хәзерге псевдодиплом ияләре кебек, тизрәк диплом алып, карьера баскычында югарырак күтәрелергә тырыштылар. Ә безнең системада әрсез, шома, телчән кешегә, чи надан булса да, җитәкчелек итү әллә ни кыен түгел.