Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир? - Шарифуллин Наиль Искандарович 5 стр.


Мин балачактан белгән, «өч»ле, «дүрт»легә мәктәпне ерып чыккан берәү, башта читтән торып, Хазанов әйтмешли, бер «калинарный» техникумны, соңрак, бүләк ташып, елына ике тапкыр барып, институт тәмамлаган иде. Техникумны бетереп, бер кечкенә генә начальник булгач, Гарвардны тәмамлаган кебек, һавалы, тәкәббер кыланып, өч бармак белән генә исәнләшеп йөрде. Хәзер үземнең күптән күргәнем юк, сөйләүләре буенча шундый кәпрәйгән, «важный»ланган, кыланмышлары, цех башлыгы гына булса да, министрныкыннан ким түгел дип сөйлиләр. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: «диплом» белән беркетелгән наданлык гади наданлыктан күпкә начаррак. Ул андый затка һавалылык, мин-минлек кенә түгел, акылсызлык та өсти. Ишәйтергә кирәк микән андый дипломнарны, андый дипломлы белгечләр «штамплаучы» институтларны? Без бит инде совет елларында ук ул тырмага баскан идек.

Акыллылар, чын гыйлемлеләр, гыйлемле булырга теләүчеләр бездә, Европа белән чагыштырганда элек-электән аз булуы, ә менә наданнарның «күп белеп тиз картаясы килмәгәннәрнең» чагыштырмача күплеге хәлне бик җитдиләндерә. Гыйлемгә омтылуны җиңел, ансат килгәнгә, өлкән туганның үз сүзе белән әйткәндә, «халява»га өмет итү әле бүген дә ега да сала.

«Потенциаль» һәм «кинетик» энергия

Мәсьәләнең әле тагын бер ягы бар. Гыйлемсез, фәнсез, алдынгы сәнәгатьсез теләсә нинди илнең киләчәге бер банан республикасы. Русиядә банан үсми, ә нефть чыга. Нефть чыгару, суырту нәрсә соң ул? Бу шул ук «халява» инде. Ул балык тоту, аучылык кебек үк промысел, ягъни примитив табучылык, җыючылыкның бер төре. Ягъни ул сәнәгать, җитештерү, булмаганны булдыру, ясау түгел. Сәүдә, коммерция, «купи-продай» да булдыру түгел. Анысы да күпкә җиңелрәк. Коммерция дигәнебез кайдадыр, кемдер тырышып, башын эшләтеп ясаганны әвеш-тәвеш китереп акча эшләү. Сәүдәгәргә, әзерне сатучыга, промыселчы-табучыга җитештерүче белгәнне, фәнне, технологияне белү, аның осталыгына ирешү гел дә кирәкми. Алыпсатарга шомалык, тапкырлык, товарны җитештерүчедән мөмкин кадәр азрак бәягә алып, кулланучыга кыйммәткә сатып җибәрү мөһим. Артык гыйлем аңа арбадагы бишенче тәгәрмәч. Ә менә акча бермә-бер күбрәк тамарга мөмкин. Нигә, баш катырып, инженерлыкка укырга да, аннан соң җитәр-җитмәс хезмәт хакына мескенләнеп эшләп йөрергә? Русиядәге гавамның белем дәрәҗәсен, аңын, ахыр килеп сыйфатын шушы сорау-җавап җитәрлек ачып сала, билгели булса кирәк.

Русия гомер-гомергә җитештерүнең иң гади төрен, мәсәлән, шул ук иген игүне үз иткән ил, аграр дәүләт булган. Сталин индустриализациясе кебек сәнәгать алгарышы да аңа, көчләп, таяк һәм камчы белән иңдерелгән. Алар белән бергә фән һәм гыйлем дә. Ул индустрияләшү узган гасырның сиксәненче елларына чаклы барды. Дәүләттә фәнгә, белемгә чагыштырмача яхшы караш та шул елларга чаклы килде һәм, болганчык еллар җиткәч, бик тиз юкка чыкты. Бу җәһәттән Икътисади үсеш министрлыгының 2030 елга «Русия дөньяның беренче икътисады булачак» дигән прогнозлары вазгыятьне бөтенләй күрмәүдән түгелме икән?..

Татарның күпмедер булган пассионарлыгы, исәнлеге безнең милләтнең элек-электән укуга, китапка, аң-белемгә битараф булмаганлыгыбыз белән дә аңлатылуын билгеләдек инде. Гыйлемгә битараф булмау безнең канда. Бу күркәм сыйфатның үзен, шулай ук әҗер-дивидендларын киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланасы иде. Без, татарлар, теләгәндә, суверенитетка тоташ гыйлемлелек аша юл сала алыр идек. Икътисади, спорттагы уңышлар да кирәктер. Милли яңарышка омтылуда, милләтчелектә без һаман да «җепшеклек», һава торышының җылынуын, яз килүне көткән, чәчәк атарга тилмергән бөре халәтендә калып киләбез. Бездәге зыялылык та яралгы рәвешендәге, һаман җитлекмәүче, чын-чынлап яралмаучы зыялылык. Болар барысы да, төптән уйлаганда, гыйлемлелекне яратып, аңа тартылып та, ул бездә җитмәү, тиешле дәрәҗәдә булмау бәлаләре түгелме икән?

Яһүд милләтеннән булган халыкның 65 проценты югары белемле икәнлеге мәгълүм. Гыйлемлелек турында «белешмәле» түгел, нәкъ менә гыйлемле. Татарда бу сан 20 процент тирәсе диләр. Ягъни гыйлем ярату белән мактанган халәттә дә, Моисей улларына караганда без 3 тапкыр наданрак булып чыгабыз. 65 процентлы югары белемлелек милләтнең ифрат та олы потенциаль энергиясе ул. Бу су запасы миллионлаган кубометрлар белән үлчәнүче, олы басым тудырырга сәләтле алагаем буа-плотина. Физиклар белә: потенциаль энергиядән, әгәр дә ул һәрдаим кинетик яки башка төр энергиягә әверелеп тормаса, әллә ни файда юк. Буа буып кына эш бармый. Плотинадагы су басымы, хәрәкәткә, кинетик рәвешкә килеп, зур-зур турбиналарны әйләндерергә тиеш. Яһүдләр үзләрендәге гыйлем потенциалын ифрат та яхшы кулланалар аларның турбиналары тулы хутка әйләнде һәм әйләнә. Биредә Нобель премиясе лауреатларының абсолют күпчелеге яһүд милләтеннән икәнен искә төшерү дә җитәр иде. Белемнең бәясен, кыйммәтен алардан да яхшырак белүчеләр, кулланучылар тагын бар микән? Шунысын да әйтергә кирәк: белемнең, әзерлекнең урта-һөнәри дигәне һич тә алар өчен түгел. Яһүдләр үзләренә планка куя беләләр. Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң. Хәтта гади инженер да яһүдләрдә сирәк күренеш. Инженер нәрсә инде ул, алдынгы илләрдәге, дөньядагы финанс рычагларының да күпчелеге алар кулында булганда. Ә акчалы булу йогынтылылык һәм абруй гына түгел, икътисади, барыннан да бигрәк, сәяси бәйсезлек дигән сүз дә. Шул акча һәм йогынты аларга 1948 елны ук үз дәүләтләрен булдырырга ярдәм итте дә инде. Менә сезгә гыйлемлелекнең һәм булганлыкның нәтиҗәдә бәйсезлеккә трансформациясе, әверелеше.

Белемнең, куллана, файдалана белгәндә, көч-гайрәткә, байлык-муллыкка әверелүе бер яһүдләрдә генә түгел. Шул ук Америка ни өчен дөньяның иң нык алга киткән, иң көчле икътисадлы иле? Америка университетларының бюджеты Европадагы атаклы Сорбонна, Оксфорд университетларыныкыннан да берничә тапкыр артык. Русиядәге төп югары уку йортлары исә соңгылар белән чагыштырганда 1015 тапкыр азрак финанслана. Кая монда провинциаль вузларга акча? Америкада фән һәм гыйлем системасына ил бюджетының 3 проценты тотылса, Россиядә бу сан 0,1 процент. АКШ үзе генә дә дөньяга 180 Нобель премиясе иясен биргән ил. Тикмәгә генә Америка икътисады Русиянекеннән 8 тапкыр (!) көчлерәк түгел.

Университет дигәннән. Законнар күпмедер үзгәрде, Татарстанда милли университет мәсьәләсен, миңа калса, янәдән күтәреп чыгарга кирәк. Андый уку йорты булдырмый торып, татар «турбиналары» әйләнеп китмәячәк. Чөнки потенциаль энергиябез шактый чамалы әле безнең. Милли университет теләсә кайсы милләтебезнең бөек казанышы, горурлыгы. Безнең ни өчендер горур буласыбыз килми. Андый университет берничек тә фетнә, булачак милли революция оясы түгел. Ул безнең исән-саулыгыбыз гарантиясе, милли «сәламәтлек саклауда» иң йогынтылы профилактика чарасы булыр иде.

Әлегә республика, зурдан кубып, спорт белән мавыга. «Спорт башкаласы» статусы татар мәркәзенә алай ук кирәк микән соң? Спортның, әйтергә кирәк, милли дивидендлары шактый аз. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән кебек, милләт өчен беренчел, үзәк проблемаларны хәл иткәннән соң да, спортка баштанаяк чумарга җитешер идек югыйсә. «Рубин»ны Европада белүдән татарга файда күпме инде? Футбол белән хоккейны республикага йөзләрчә миллион долларга төшүче спорт спектакльләрен акырып-бакырып карап, күңел ачучыларны күрсәткәндә, күз алдына тарихи ассоциация-охшашлыклар Рим империясе, бүгенге алагаем зур стадионнарның борынгы «бабасы» булган Колизей, андагы гладиатор сугышлары килә. Тамашалы спорт халыкка аз гына да сәламәтлек бирми торган баналь күңел ачу ул. Аның рухияткә тәэсире берничек тә уңай була алмый. Игътибарны милли проблемалардан читкә җәлеп итү генә ул. Җыеп әйткәндә, спорт милләтебезне яклый да, аның потенциаль энергиясен арттыра да алмый.

«Наданлык фәкыйрьлекнең иң яманы» дигәннәр борынгылар. Ил халкының гыйлемлелеге өчен җавап бирергә тиешле рәсми зат, Русиянең фән һәм мәгариф министры Фурсенко сүзләрен искә төшерик: «Совет гыйлем системасының төп җитешсезлеге ул иҗат кешесе булдыру өчен тырышты, шуның өстендә эшләде. Бүгенге максат квалификацияле кулланучыны, башкалар иҗат иткәнне уңышлы үзләштерә белүчене тудыру һәм үстерү». Ягъни артыгын уйлама, укыма, белмә, тамак ягын гына кайгырт. Бу сүзләргә комментарияләр кирәк микән? Бары үз халкына каршы белем геноциды оештырырга җыенган һәм оештырган кеше генә шулай дип белдерә аладыр.

2013

«Печелгәнлек» бәласе, яки Татарда шәхесләр булырмы?

Кими, позицияләребезне югалта барабыз. Һаман акрын-акрын гына чигенәбез. Шул акрынлык, руслашуга «йомшак керү», «эзлекле чигенү» аркасында, халыкның күбесендә милләт алдында торган фаҗигане тоемлау сәләте дә тәмам юкка чыкты бугай. Халык бу процессны ниндидер бер эволюция, кояш баешы кебек үк котылгысыз хәл дип кабул итеп килә башлады түгелме?

Көндәлек матбугатта милләтебезнең бүгенге мөшкел хәле, киләчәге турында кайгыртып, җан атып, кайчакларда йөрәктән кан тамызып язылган язмалар шактый күренгәли. Язучылар, журналистлар чаң кагып ала, сәнгать әһелләре, галимнәребезнең кайберләре канәгатьсезлек күрсәтә, бик сирәк кенә башка һөнәр вәкилләре дә үз сүзләрен әйтеп куялар. (Хакимияткә рәхмәт, тыймый, без мәхлукларга олы ташлама ясый: сөйләнсеннәр шунда, тавышланган булсыннар, хәзер халык газета укыймыни. Яки чебеннең дулап кайчан тәрәзә ватканы бар?)

Матбугатның мөмкинлекләре бүген шактый чикле. Милләт өчен ачынып язган ул язмалар халыкның бер 10 процентына барып җитә микән? Барып җиткәннәрнең милләтебезнең аяныч язмышыннан йөрәкләре кысылып куямы? Әллә күпчелек өчен, «ике дөнья, бер морҗа» дигәндәй, барыберме? Миңа калса, хәл, бераз гадиләштереп әйткәндә, милли җанлы зыялыларыбызның күбрәк бер-берсенең мәкаләләрен укудан әллә ни ерак китми төсле.

Сафларыбыз, ни кызганыч, артмый. Реаль эффект юк чутында. Сүзләр, борчылу, ут йоту бар, гамәлләр юк. Конкрет эшләрсез бөтен моң-зарыбыз ниндидер бер сукрану, стенага борчак ату гына булып кала. Шунлыктан хакимиятнең дә зыялыларыбызныкы белән бергә сызларга тиеш, ләкин шушы көнгә кадәр сызлап карамаган башында, бу яктан алганда, бер проблема да юк. «Эт өрә, кәрван бара». Гәрчә, элекке гадәт буенча, халыкның күбесе конкрет эшләрне башкалардан бигрәк җитәкчеләребездән, хакимияттән көтсә дә, дүрт күз белән алар авызына карап торса да

Уртакул татар кешесенең йокымсырап яткан милли хисләрен уятуда электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләребезгә караганда күбрәк эшләргә дә сәләтле югыйсә. Тик күпчелек халык көн дә чекерәеп карый торган телевидениедән, бигрәк тә үзебезнеке, милләтнеке саналган «Яңа гасыр» каналыннан, бу темага сыңар тапшыру да күренми. Гүя андый проблема бөтенләй юк. Нишлисең, ил масштабында булсын, республикада булсын, телеканаллар власть контроле астында. Гражданлык җәмгыяте юклыктан, безнең пассивлыктан файдаланып, югары җитәкчелек иң үтемле мәгълүмат чарасын инде күптән үз ихтыяҗларыннан чыгып узурпацияләгән. Күрәсең, халыкның караңгылыгы, манкортлыгы, тамак колы булуы безнең җитәкчеләр өчен дә бал өстенә май.

Русларның үзләрендә, ярар, милли проблема юк. Булганы да демократияне, сүз иреген күпсенүдән. Ә бездә? Ни өчен бездә, телевидениедә, тәфсилле, үтемле итеп, кирәк икән башлыкларыбызны да чакырып, бүгенге милли вазгыять турында ачыктан-ачык сөйләшмәскә? Дөреслекне милләткә ярып салмаска? Айдар Хәлим кебек, ачынып: «Сез беләмсез кая барганны?» дип сорамаска. Җитәкчеләребез дә бит милләт уллары. Татарның киләчәген алар яңадан илле, йөз елдан нинди итеп күрәләр? Килсәләр, җавап бирсәләр яхшы буласы да бит. Әмма килмиләр, башкаларны да бик сөйләтмиләр. Нигә власть милләтне якламый? Җитәкчелек республика өчен генә түгел, милләт өчен дә җаваплы булырга тиештер бит.

Без заманында икетеллелек дип, рус теле белән татар телен тигез итәбез, шуның аша телебезне, милләтебезне саклыйбыз дип чәчрәп чыктык. Конституциябезгә дә шулай дип язып куйдык. Булдырган очракта, үз-үзебезне саклауның иң нәтиҗәле, иң үтемле ысулы иде бу. Әмма ләкин бу гамәлне тормышка ашыруның конкрет механизмын төземәдек, курыктык. Кая ул, «титульный милләткә» кыен булачак ич. Бар чиновникларның котын алып килгән административ рычаг бу очракта эшсез калды. Ә бүген ул турыда бөтенләй оныттык, төп законыбыздагы маддә бер фикция, ишарә генә булып калды. Хәтта хакимият органнарында да эш кәгазьләре элеккечә рус телендә генә алып барыла. Башка өлкәләрне, хуҗалык субъектларындагы «канцелярия»ләрне әйткән дә юк инде. Бу очракта да телебезгә ихтыяҗ, шуның белән бергә, аңа кадер-хөрмәт, милләтебезгә ихтирам тудыра алмадык без. Сүзләр, декларатив гамәлләр белән чикләндек. Күптәнге гадәт буенча һаман да икътисад, сәнәгать, башкасы дип кыбырсыган булдык.

Әйе, барыбызның да тамагыбыз да бер туяр, өстебез дә бөтенәер. Тик ул арада милләткә ни булыр? Татарның үзаңын бер генә баскычка булса да югарырак күтәрергә, илһам, ышаныч, дәрт-дәрман өстәп җибәрергә җитәкчеләребезнең бер кәлимә сүзе, бер күрсәтмәсе җитәр иде ич. Тик юк ул сүз. Күпләрнең, милләт турында уйламыйча, «Үгез үлсә ит, арба ватылса утын» дип яшәвеннән хакимият нәрсә ота? Әйе, алай тынычрак, «олы туган»ны борчыйсы, «пожалуйста, немного подвинься» диясе булмый. Әйе, Мәскәү дә баштан сыйпамаячак, күптәннән килгән кәнәфигә ябышу гадәте дә бар.

Ләкин тарих та бар бит әле. Тарих өчен, анда калачак изге исем өчен тырышырга иде аларга. Татарда бик матур сүз бар, фидакярлек дип атала ул. Бездә менә шул фидакярләргә кытлык бүген. Җитәкчеләр генә түгел, зыялыларыбыз арасында да күбрәк матди якны күздә тотучы, үз мәнфәгатьләрен ныграк кайгыртучы артык салкын канлы прагматиклар шактый. Милләт исәнлеге өчен көрәшне мактаулы исемнәргә, регалияләргә алыштырып, яшәп калырга ашыгалар. Прагматик булмаганнары «тешсез» һәм юаш. Менә бүгенге шартларда милләт өчен амбразурага ташланучы гыйсъянчы татар уллары, кайда соң сез? Үзе исән чакта гына мактанылган түгел, үлгәч тә байрак итеп, милләт символы итеп күтәрерлек илаһи затларыбыз кайда алар?

Мондый сорау куярга җирлек бар. Безнеке кебек шактый таркау, үз-үзен ихтирам итеп бетермәгән милләтне бары тик лидер, абруйлы, фидакяр, харизматик шәхес кенә берләштерә, күтәрә, коткара алачак, миңа калса.

Күреп торабыз: «эволюция» безнең файдага түгел. Уяну, милли кыйммәтләрнең бәясенә ахырынача төшенү, аларны яңадан карап чыгу, аңлау өчен, бер эмоциональ тетрәнү кирәктер татарга. Бүгеннән, хәзер үк түгелдер, бәлки. Әмма соңару да үлем белән бер. Вакытын, моментын белеп эш итәргәдер. Момент тудымы, азатлык байрагы булып барыбыз да күрерлек биеклеккә күтәрелергә сәләтле, татарны битарафлыктан уятып, үзе артыннан ияртә алырлык фидакяр шәхес, аның калкуы кирәктер безгә.

Булырмы ул, тарих безгә шанс, өмет бирерме? Барысы да үзебездән тора. Ходай насыйп итсә булыр. Моңарчы булган бөтен бәхетсезлекләребезнең дә сәбәбе шул көрәшчеләр, каһарманнар, лидерлар кытлыгыннан ич.

Ике әйбер мөһим: момент һәм лидер. Икесенең берсе генә юк икән, нәтиҗә дә булмаячак.

Туксанынчы еллар башында моментны тотып ала белдек без. Әмма кире чигенмәслек позицияләр генә яулый алмадык. Көрәш байрагына тиң чын милли лидерыбыз булмау сәбәпле, ярты-йорты гамәлләр белән генә чикләндек. Халыкның күбесе йокыда килеш калды. Югыйсә «Суверенитетны йота алган чаклы алыгыз» дип тә әйттеләр. Кая ул йоту, без ул суверенитетны тешләп кенә карадык та, кыенсынып һәм оялып, учыбыз белән авызыбызны капладык. Моментны кулдан ычкындырдык. Саклый ала идекме без шул вакытта кабул ителгән, яртылаш булса да хөрлек вәгъдә иткән Төп законыбызны? Барыбыз да бик теләгәндә, халыкка, милли хәрәкәтләргә таянганда, аларны кысасы урында киресенчә рухландырып, көчәйтеп җибәргәндә саклый алган булыр идек. Монысын да ныклап теләмәдек.

Назад Дальше