Келәттәге туң бүре түшкәсе кыш буе күз алдыннан китмәде. Хәер, ул заманда безнең әлифба, уку китапларында да бүре, аю, төлке турында байтак языла иде. Мин, мәсәлән, беренче класс әлифбасыннан соңгы уку китабындагы бер шигырьне, ул шигырьгә ясалган рәсемне хәтерлим: кара күк йөзен ак төртке булып йолдызлар чуарлаган, кар диңгезенә чумып утырган салам түбәле авыл, бире таба йөгерүче кешеләр, вак малайлар һәм алгы планда, телен янга чыгарып, койрыгын бот арасына кыстырган усал бүре ясалган Кышкы кичләрдә китапның бу битен ачып укуы аеруча куркыныч була, әмма гел шуны укыйсы килә иде. Ул шигырьнең авторы кем булды икән?
Кышкы буранда тамак ялгап алырга дип килгән бүренең шулай куылып җибәрелүе кызганыч бер ассоциация тудыра иде: әйтерсең ул бүре түгел, ә кабарга бер бөртек ризыгы булмаган гаиләнең озын тәнәфестә йөгереп өенә кайтып ач көе кире киткән кечкенә малае иде
Кырык еллар узгач университетның гыйльми китапханә залында мин үзебез укыган бу дәреслектән ашыга-ашыга шул битне эзләп таптым: бу минутта дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.
Бу рәсем, бу шигырь нәкъ безнең авылныкы, безнеке иде. Кышкы кичләрдә мал карарга абзарга (Сыер бозауламаганмы? Сарык бәтиләмәгәнме?) һәм башка йомыш белән абзар артына чыккан кешеләр еш кына басу түреннән, Масра юлындагы Му үзәненнән:
Бүре ба-а-ар! Бүре ба-а-ар! дигән йөрәк тетрәткеч авазлар ишетеп керәләр иде. Һәм юлда кешесе булган йортлардан андый вакытта фонарь, кистән белән шул аваз килгән якка чыгып йөгерүчеләр була иде. Мондый хәвефкә очраган кешене йөрәкне сыкратып кызгану һәм шул ук вакытта аның бу хәленә кызыгу, көнләшү хисләре дә була иде. Ул бит тере бүре каршында басып тора! Озак еллар узгач, мин бөек Гётеның бер шигырен немец телендә укып гаҗәпкә калдым. Гёте безнең авыл төнен, безнең балачакны язган. Мин бу шигырьне сүзгә-сүз русчага һәм татарчага тәрҗемә иттем:
Шунда мин безнең татар шагыйрьләре нишләп Гёте, Гейне, Байроннарны турыдан-туры тәрҗемә итмиләр икән дип уйлап утырган идем. Безнең урманнар, безнең бүреләр турында әллә никадәр матур шигырь бардыр әле шуларда
Бүрене чынлап торып якыннан мин бары тик унбиш яшемдә генә күрдем. Октябрьнең йомшак яңгырлы бер иртәсендә без сабакташ Мансур белән педучилищега барырга чыктык. Беренче дәрескә өлгерергә кирәк, ә моның өчен пычрак ерып нәкъ унике чакрым юл үтәргә кирәк иде. Яңгыр төн буе яуды. Әни әллә ничә тапкыр авыр сулап әйләнеп ятты: һай, коя да коя, бу бала ничек итеп кенә барыр инде, диде. Мин дә начар йокладым. Шулай караңгылы-яктылыда әни мине уятты, ашатты һәм озатып калды. Мансур да безгә кереп килә иде.
Авыл, капка-коймалар, урамнар, салам түбәле абзарлар барысы да лычкылдап җебегән, дөнья изелгән, яңгыр һаман сибәли. Тагын аз гына яуса, бу ләҗердек җир йомшап, йортлар, карт агачлар, каралты-кура шуышып су буена таба түбән төшеп китәр сыман иде.
Ат абзарлары тирәсеннән барабыз. Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. Яңгырда пешеп дөньяга җылы ис бәреп утыра. Кызгылт-сары тау. Шуның яныннан без кырт борылабыз да урман юлына чыгабыз. Тирес тавы безне авылдан аеручы. Шулай бу тауны әйләнебрәк (аның янында аеруча баткак) авылдан аерылып яткан бер мизгелдә, тирес артыннан нәкъ шул тауның үзе төсле кызгылт-сары галәмәт биек торыклы бер эт килеп чыкты. Безнең авылда мондый эт юк иде бит! Масралар этедер! Башка авыл эте Башка авыл эте койрыгын бот арасына тыккан, авызыннан телен бераз чыгарган иде. Кинәт Мансур да, мин дә туктап калдык.
Бүре!
Икебез берьюлы шулай кычкырдык, һәм шул вакытта минем тыным буылды. Күзне яшь каплады. Соры койрык бездән ун адым чамасы гына алда юл читенә барды да утырды. Калганын без түгел, инстинкт эшләде. Мансур үзенең чиста бакыр тавышы белән:
Бүре ба-а-а-р! дип сөрән сала башлады, ә мин юеш җиргә иелеп, ат тизәге алдым һәм соры койрыкка аттым. Аннан тагын, тагын. Ат тизәгенең берсе бүренең алдына ук килеп төште. Күрәсең, ул мондый хурлыкны күтәрә алмады. Торды да юеш камыл басуына, әвеслекләргә таба китеп барды.
Мансур әле һаман кычкыра иде.
Ул көнне педучилищеда без генә сөйләдек. Төнлә дә йокы булмады: тулай торакта без генә сөйләдек, чигереп-чигереп, әллә ниләр өстәп-өстәп
Ләкин монысы әле бик кечкенә вакыйга булган икән. Ул кышны бүреләр бик күп булды, кая карасаң, шунда бүре эзе иде. Яз җитте, без инде ике-өч көн саен кайтып йөри башладык. Училищега юл урман буеннан иде. Бер якта калын стена булып урман сузылган, икенче якта иген басулары. Училищега килеп җитәргә дүрт чакрымнар кала сул якта зур кысыр басу, ул басуны сугыш башланганнан бирле чәчмиләр һәм ул язга узган елгы корган биек әремнәре, билчәннәре, шайтан таяклары белән чыга да җәй уртасына таба гына яшелләнә иде. Ә хәзергә ул әле соры диңгез булып майның кояшлы җилендә дулкынланып утыра. Мин ул көнне әлеге кысыр басу кырыннан ашыгып имтиханга бара идем
Кинәт кенә минем күз алдында табигатьнең бөтенлеге, тигезлеге җимерелде. Нәрсә булды? Мин әле моны аңлый алмый идем. Шунда мин кысыр басуның ничектер селкенгәнен күрдем. Кай төше селкенә, ничек селкенә моны белеп булмый. Туктап калдым. Йөрәк дөп-дөп килә. Текәлебрәк карагач, соры диңгезнең бер урында дулкынланганын, әмма бу дулкыннарның миңа таба тәгәрәгәнен аңладым. Тагы да текәлебрәк карагач, мин боларның бозау кадәр биек бүреләр икәнен белдем. Берәү, икәү, өчәү Тагын берәү, икәү өчәү Алты! Йа Хода! Тагын берәү, икәү, өчәү Бүреләр, кильватер строе булып өч звенога бүленеп, әремле басуны ярып, миңа таба киләләр иде. Шунда күк йөзендә кояш селкенгәндәй итте, минем күз алларым караңгыланды. Бу моментта бөтен планетада шушыннан да әһәмиятлерәк бер вакыйга да булмагандыр. Урман буендагы кояшлы басу юлында ялгыз бер малай һәм тугыз бүре. Минем хәл котылгысыз иде. Чигенергә дә, алга барырга да җегәр, кычкырырга тавыш юк иде. Нишләргә? Баш ватарга туры килмәде, чөнки бернишләп тә булмый иде. Акрынлап айный башладым. Тукта, боларның берәрсе теге, узган көздә мәсхәрә ителгән бүре булса? Ул мине, һичшиксез, хәтерләп калгандыр. Ерткыч хайваннар хәтерле була, диләр. Менә хәзер ул болай дип авыз ерып килсә: әһә, йонлач муен, эләктеңме инде? Теге вакытта үз авылың янында бик калай әтәчләнгән идең. Менә эләктеңме? Яки ул үзе булмыйча, аның нәселе булса? Болай уйласалар: әһә, синме әле ул узган көз безнең кодагыйны (йә кияүне, шайтан белсен!) мәсхәрә иткән? Ат тизәге ыргыткан бит ул аңа, һи, әҗәткана Менә хәзер исәп-хисапны өзәбез инде без синең белән.
Беренче звено юлга килеп чыкты. Ара йөз метрлар чамасы. Юлбашчы миңа борылып карады. Ничәдер секундлык киңәшмә. Бу миңа әллә ничә минутлар тоелды. Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәм юлбашчы кузгалды. Юлны аркылы ярып, беренче звено яшь наратлы питомникка кереп китте. Икенче, өченче звенолар исә юлда туктап та, миңа карап та тормадылар. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1937 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. Моның белән барыбер әллә кем була алмыйсың. Сөяк белән тамак туймый. Арча ашханәсендәге «рагу» белән бер инде бу. Алга, минем арттан, интервал саклаган хәлдә бер эзгә генә басып баруны дәвам итәргә. Азимут 345 градус, ориентир питомник түрендәге лесхоз баганасы. Җыелу вакыты җиде ноль-ноль
Ул көнне мин малайлыктан егетлеккә таба бер адым атладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, НКВД кешеләре кебек
Безнең урман, гомумән, бүрегә бик бай иде һәм шуның белән серле дә, куркыныч та иде. Дөрес, бүреләр, урманны «культуралаштыргач», бераз кимеделәр. Шулай да күп, бик күп иде. Шуңадыр инде авылда бүре толыплы кешеләр (юл йөрүчеләр, тегүчеләр) байтак иде.
Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган (1 км х 1 км) тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визир юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара туризм бик нык үскән бер чорда, чит ил аэропортларында, тимер юл вокзалларында бер илнең гиды икенче илнең интурист вәкиле белән бер-берсен шулай тиз табалар: уң як җилкәдә күн сумка.) Вәли карт сак кеше, ул 1904 елгы рус-япон сугышында катнашкан солдат. Аның сумкасында кайрак, пәке, юкәдән үргән чехол эчендә шешә белән су, шырпы, ашау ризыгы. Билдә балта, бил буылган.
Визир юлы ачуда аеруча зур мәхәббәт белән эшләгән Шәмсетдин һәм Шакир дигән ике карт хәтердә калган. Безнең авылның картлары тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр иде. Болар да шундый, эшчән, аз сүзле кешеләр. Икесенең дә билләрендә яссы каеш. Каешка балта кыстырылган. Болар урман кисә, төп чыгара, питомник утырта, канаулы юл кырыен чүп үләннән чистарта, ботак яндыра, квартал баганалары ясый кыскасы, урманны үз балалары кебек кадерләп, саклап тоталар иде. Кайвакытта алар кечерәк кенә йөк ясап утын коры ботаклар, агач төпләре, сынык-санак төяп кайталар. Каршыларына очраган кеше, безнең авылның гадәте буенча, утынны кайда төягәннәре белән кызыксына, әмма бу картларның андый вакытта икесенә бер җөмлә бар иде:
Урман бай ул
Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар. Шуңа күрә безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Бу исләр ел вакытына, көн вакытына, һава хәленә карап үзгәреп тора. Парфюмериядә һәм кулинариядә очрый торган бөтен исләр тупланган анда. Менә «тупы урманы». Монда имән, өрәңге. Мондагы иснең иң шәп вакыты көз. Кыштыр-кыштыр коелган өрәңге яфраклары агач төпләренә тигез түшәлә. Җирдә әле җәйдән калган җылы бар. Яфрак белән түшәлгән имән, өрәңге тамырларыннан борынга имән мичкә, укроп, тозлы кыяр исе бәрелә. Ара-тирә борынга җир исе килә: имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра. Түбәнрәк төшсәң чыршылык. Кара чыршылар кәүсәләренең төньяк кабыгын зәңгәр сакаллар үстереп бизәгән. Аскы рәттәге калын-калын ботакларын кинәт кенә җиргә таба борып, үз төпләрен үзләре төреп алганнар, агач төбенә бернинди кар, буран үтә торган түгел. Җәйге эссе көндә чыршы төбендә куе «Шипр» исе, андый затлы «Шипр»ны бары тик Ленинград фабрикасы гына эшли. Ә зиреклек! Таллык! Таллыкка килеп кергәч иң беренче эшең борыныңны кашу була, аның көньяк агачларына гына хас булган дарчин кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә, биткә дә бәрелә, борын юлларын кытыклый. Юкәлек! Юк, мондагы ис бүтән бер урманда да була алмый. Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешергән кабартма исе бары тик шул ис кенә килә!
Ул «төплек арты»! Анда кунган төннәр, бүредән курыккан атлар, анда яккан учаклар, ул учакларның көлләрендә пешерелгән бәрәңгеләр, шалканнар Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары һәм төлке уйный торган орлар Күрше малае Шәйхулла, әтисе урынына ат сакларга килеп, «төплек арты»нда куна кала иде. Үзе белән ул мине дә алып баргалады. Мин, күрәсең, бик кечкенә булганмындыр инде, атларның төне буе гел ашап йөрүләрен аңлый алмыйча гаҗиз булдым. Шәйхулла көлде дә көлде.
Вәт, дүрәк, ат бит ул, кеше түгел, диде.
Аннан ул миңа бер тай тотып биреп урманнан тайга атландырып кайтырга вәгъдә итте. Мин кызыгам да, куркам да. Әмма Шәйхулла сузды: мендәрнең (ул тай, колын дип әйтми, ә сокланып, иркәләп «мендәр» дип кенә йөртә иде), диде ул, тоткач-тоткач настиящиен тотарга кирәк (безнең авылда чын, яхшы әйберне «настоящий» дип йөртәләр), һәм ул көзнең моңлы, вак яңгырлы бер көнендә мине урманга алып чапты. Күзләре ут булган, борын тишекләре киңәйгән иде.
Бүген, диде, мендәрнең настиящие!
Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. Мунчала аркалыктан «ялганчы» йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине менгереп тә куйды. Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды, һәм без авылга таба элдерттек. Дөрес, баштарак мин курыккан идем. Әмма мендәр шулкадәр җайлы, шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрымны узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кыланып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде, фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым мәңге хәтердә калды. Бер генә мотоциклист та, бер генә «Жигули» хуҗасы да ул «мендәр»дән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр
Кайтканда, без элдертеп кенә маш яныннан уздык. «Маш» биек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә маш дип йөртәләр. Машны салган еллар Мин әле бик кечкенә идем. Урман буендагы шул калку урынга «маш салучы урыслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты. Маш салу ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Без, күрәсең, бу җиргә күктән төшкәнбездер. Шуңа күрә без гел югарыга омтылабыз, пирамидалар төзибез, манаралар, биек һәйкәлләр, башнялар салабыз, космоска чыгарга омтылабыз. Без чыккан җиребезне эзлибез, бабалар янына менәргә хыялланабыз. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып урман буендагы маш салган җирне карата иде: ә анда ут яна.
Менә, улым, электр уты шул була инде, дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре-фәләне булгандыр инде. Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты. Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәне шул маш турында гына булды.
Фәттах Рәүфе иң очына менеп әрҗә эченә кереп караган!
Әптел Гаптелфәрте иң очына менеп күлмәген салып очырткан
Ике баскычына менсәң, Арча уч төбендәге кебек икән (Маш җиде секциядән тора һәм аны җиде баскычлы дип йөртәләр иде.)
Очына менсәң, аяз көнне зәп-зәңгәр булып Балавыз урманы күренә икән. Казанны шул урман гына каплап тора, ди (Дербышки тирәсендәге урманны картлар Балавыз урманы дип йөртәләр иде.)
Маш янына барганчы, миңа бер-ике ел үсәргә туры килгәндер әле һәм олы малайлар белән җиләктән кайтышлый мин беренче тапкыр машны күрдем.
Күк йөзенең бик биек икәнлеген шунда тойдым. Озын-озын чыршы бүрәнәләрне тимер кучтил белән ялгап җиде бүрәнә биеклеге салынган очлы бер корылма зәңгәр күккә ашкан да шомлы сызгырып утыра иде. Минем шул вакыт шатлыктанмы, әллә бу мәһабәтлекне кабул итеп бетерә алмауданмы, сулышым кысылды, йөрәгем еш-еш типте. Бу әллә ниткән тылсымлы көчкә ия, ихтирамга ия иде. Мин, әлбәттә, ике баскычтан ары менә алмадым, өстә кояшлы тыгыз җил уйный иде, бары тик ташбаш Габдерәкыйп кенә очына ук менеп күлмәген салып ыргытты. Аның алсу күлмәге, җилдә тирбәлә-тирбәлә, маштан бераз читкә, бодай басуы кырыендагы күкчәчәкләр өстенә килеп төште. Шуннан бирле бу маш минем йөрәгемнән китмәде, ул миңа һәрвакыт җанлы, алай гына да түгел, олы җанлы, миһербанлы, тылсымлы, бөек бер шәхес булып тоелды, ә адәм баласы һәрвакытта да миһербанлы олы шәхесләргә мохтаҗлык тоя. Маш гомер буе безнең авыл халкына иптәш, юл күрсәтүче булды. Авылга кайсы яктан гына кайтып керсәң дә, иң беренче әнә шул маш күренә, шуны күргәч, салкын бураннар, газаплы карлы юллар җиңеләеп китә, ә төннәрен урман буеннан узганда машны караңгы күктән сизәсең ул мәһабәт шаулап сине каршы ала, озатып куя. Аның үз чырае, үз бите бар иде, ул миңа бала вакытта ничектер кайгылы-борчулы ананы хәтерләтә иде, кыскасы, безнең авыл өчен ул кырдагы, басу түрендәге бер ана иде.