Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 4 стр.


1956 елның җилле коры бер җәйге көнендә маш ауган. Мин, поезддан төшеп, урман эченнән чыгуга машны күрермен дип горизонтка күз ташлаган идем басу түрләре ятим! Баштарак аңламый тордым. Бөтен әйләнә-тирәнең яме беткән, җир белән күкне тоташтыра торган мөлаем, кайгылы чырайлы карт ана үлгән, басу-кырларның рәте беткән иде. Шулай, мәчет манарасы ишелеп төшкән авыл да нәрсәсездер кала; хезмәт халкының кул көче белән салынган сәнгать әсәрләренең югалуы кызганыч. Безнең авыл табигатен очлап, камилләштереп, бөеклек белән тоташтырып торучы маш инде юк

Халык моңа шулкадәр изге итеп караган ки, маш җимерелгәч, андагы коры чыршы бүрәнәләрен ташып ярты авылны кышлык утын белән тәэмин итеп булыр иде. Әмма авылдан бер генә кеше дә бер генә йомычка алып кайтмады. Машның коры (сөяккә әйләнгән) бүрәнәләрен ул машны күрмичә яшәгән үзәндәге күрше авыл халкы утынга ташып бетерде.

Бәхеткә каршы, каяндыр, кемнәрдер килеп, нәкъ шундый ук яңа маш салып киттеләр. Авыл нибары бер җәй машсыз ятим яшәде. Икенче машка да акрынлап күз ияләнде, әмма теге, беренчесе йөрәккә якынрак иде, анысы «безнекерәк», балачак истәлеге буларак кадерлерәк иде.

Землемер баганалары, урмандагы «тәмәке тарту урыны» кебек эскәмияләр, беседкалар ун еллар, егерме еллар буе торалар, халык аларны саклап, кадерләп тота. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон конструкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар, бераздан карыйсың шуны теткәләп, ваткалап эштән чыгаралар. Ә землемер баганалары, урман баганалары, урман буендагы щитлар күпме еллар буе исән-имин тора. Без кечкенә вакытта (ихтимал, бу авылдан безнең беренче чыгуыбыз булгандыр) басу түренә махсус землемер баганасы карарга бара идек. Андагы дулкынланулар! Зур өем уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра. Ул багананың шома итеп уелган җиренә көйдерепме, кара буяу беләнме зур түгәрәк печать басылган. Бу печать сине шушы җиргә, шушы басуга беркетеп куйган: бу җир синеке, бу багана синең чик сакчың, ышанычың.

Кышкы буран көннәрдә ерак басу юлы чатларында, урман почмакларында бу багана әллә нинди серле булып күренә: ул, бер карасаң, кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре кебек. Еракта, кар диңгезендә, саргылт-соры булып утырган ул баганадан сискәнеп буранда атлар да пошкыралар иде. Бу баганалар безнең якның бизәге, матурлыгы иде.

Безнең авылдан чыгып, әнә шул машка, әнә шул баганаларга карый-карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар урманга килеп чыгасың. Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул Арча юлы, анысы кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы яралыларны, сирәк калган исәннәрне авылга кайтарган юл. Ә башка юллар гел урманга.

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын койган каен чыбыклары күксел шәмәхә слива төсенә керә бара, бу вакытта авыл халкы аларны җыеп ындыр табагы, урам себерер өчен себерке ясый. Юеш киртәле печән кибәннәре җиләк исе, шипр исе бәреп торган коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре барысы да калыгып, көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да Киләсе елда да шулай күрешә алырбызмы? Без исән булырбызмы? Урманчы кләймә сугып сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине, йорт бүрәнәсенә дип кисеп, браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. Ә сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар! Сезнең иңкүлектә төлкеләр уйнаганда сез аларга әйтегез: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!

Вак яңгыр сибәли дә сибәли, ә йөрәккә рәхәт кан саф, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә гимн җырлыйсы килә:

Әмма моңа Рәшит Ваһапов моңы кирәк. Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп мәһабәт агачлар һәм киек кошлар кебек, бу дөньядан инде китеп барды

Әйдә барыйк, кызлар карыйк

Мин йөз квартиралы йортта торам. Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе илле яшьләр чамасы кешеләр. Күбесенең балалык вакыты сугыш елларына туры килгән, авыр тормышта үскәннәр. Аннан соң бу йортта яшәүчеләрнең күпчелеге авылдан килеп белем алган, зур, укыган кешеләр. Фән кандидатлары, булачак докторлар Әлбәттә, һәрберсенең бер кызы, бер малае бар. Бөтенесе китаптагыча Ул кыз, әлбәттә, өендә пианинодан дәрес ала, спорт мәктәбенә йөри, махсус чит тел мәктәбендә французча геометрия өйрәнә. Ясле яшендәге малай да инде төнге чүлмәген башына кигән килеш кунак бүлмәсенә килеп кереп әнисен кызартмый, ә скрипкада Паганининың берәр шаккатыргыч әйберсен уйный. Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула. Бер яктан Бетховен, астан Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә, һәр квартираның түр бүлмәсендә пианино. Әйе, кичләрен безнең йорт мәһабәт бер консерваториянең уку классларына охшап кала. Мин бу тавышларны ирексездән тыңлыйм һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу! Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алмагачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки, «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип, Мирсәй Әмирнең җыелышта, язучы малае булган бер философ галименең матбугатта чыгып әйткәннәре бар һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм

Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

 Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан! дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. Чөнки Ахияр безнең авыл кияве гармунчы. Бер аңарда гына венский гармун бар. Бер ул гына «Алмагачлары»н җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан әдәп саклап кына ялгыз гөрләтеп уза белә.

Менә Сабантуйга инде ике генә көн калды.

Инде колхозда даими эштә булган кешеләр генә эш киеменнән йөри. Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәнсәләр дежуры Калган кешеләр инде чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап, үзе җырлый ала торган гармунчы ул елларда бик сирәк очрый торган хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музыкаль кисәкләр. Шуңа күрә ул аларны теләгән җирендә бүлеп, теләгән авазын кушып теткәләп бетерә. Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя. Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына да түгел, бу татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен тереклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйләнеп ята, авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз, бу тавыштан әсәрләнеп, мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал каенананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна Ә урам кырыеннан Ахияр бара:

Авылдагы бөтен халыкны әсәрләндереп, урамнан Ахияр узды. Ул күп җырламады, югары очка җиткәндә аның тагы бер җыры ишетелеп калды.

Бетте. Нибары менә шулар гына иде. Ул иртәгә дә шулай бер-ике җыр җырлап узар, берсекөнгә дә.

Ә аннан, Сабантуйлар беткәч, Ахияр хатынын, гармунын алыр да яңадан бакыр руднигына китәр. Авыл халкы исә аның моңын, аның көен киләсе елгы Сабантуйга кадәр саклар. Бәлки, Ахияр үзе дә әнә шул чыклы җылы төннәрдә авыл урамыннан гармунын колак янына күтәреп, бер-ике узу өчен генә кунак булып кайтадыр? Бәлки, ул да ел буе әнә шул якты истәлек белән рухланып, дәртләнеп яшидер? Кем белә

Сабантуй көне авылга күрше-тирә авыллардан нәсел-нәсәп җыела. Карт-коры да кызып ала. Сабантуйга барганчы урамда хәрәкәт кызулана, сиртмәләргә төялеп инде китә дә башлыйлар. Ә бертөрле кеше Сабантуйга бармый. Нәрсә ул Сабантуй? Әйе, әйе. Менә, мәсәлән, бөтен кеше дә Ахияр булып бетә алмый, әмма авыл урамының кыл уртасыннан сигез телле тальян белән узасы килә. Бармаклар юанаеп каткан, бер басканда ике-өч телне бергә баса, ләкин зыян юк. Көйнең ниргәсенә килсә, ярый. Хикмәт андамыни? Хикмәт хөрлектә, музыкага мөнәсәбәттә. Менә мин дә бу авыл кияве. Дөрес, Ахияр кебек яшь түгел, аның кебек серле түгел, аның кебек оста түгел. Ләкин мин дә кияү. Бу минем дә бәйрәмем. Кыш буе колхозда салам ташыдым, яз көне симәнә чыгардым, аннан басу түренә тирес түктем. Мин йөргән басулар хәзер яшел хәтфә белән капланды. Нәрсә, шушы атнада минем дә бер җон-ябаганы коясым килмиме?

Бусын безнең авыл кияве, Казиле Гариф сөйли. Чыннан да, ул үзенең тыны беткән сигез телле тальянын өзелердәй итеп тарта, хәлле-хәленчә тегеннән тавыш чыга, әмма Гариф түбән очтагы каенагаларыннан чыгып китеп югары очтагыларына кунакка бара. Аңа Сабантуй кирәк түгел, менә шунысы кирәк. Гариф кияү урамнан берүзе тальян күтәреп югары очка узды. Гариф кияү гармунчы Гариф кияү хөр күңелле кеше. Әйе, яше кырыктан узып килүгә карамастан Бу утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы елларда әнә шулай иде.

Мин узган елның җәендә Сабантуй вакытында авылда булдым. Ни күрим Урамның урта бер җиреннән көн эссесендә берәү бара кулында коргаксып беткән тальян гармун. Өстендә саргылт толстовка, башында аксыл, уңган фетр эшләпә. Гармуннан «Алмагачлары» чыкса да чыга, чыкмаса да чыга.

 Бу кем? дип сорадым.

 Казиле Гариф бит, диделәр авылдашлар. Сабантуйда бер шулай узмыйча калмый ул

 Ничә яшь соң аңа? дип сорадым.

Бер аяксыз Ватан сугышы инвалиды көлеп болай диде:

 Гарифка ничә яшь икәнен кем белсен?! Менә без яшь вакытта шушы урам уртасыннан Сабантуй вакытында гармун тартып уза иде ул Гариф, әле дә шулай. Елына бер тапкыр гомер буе. Карт бит инде, сабакы

Минем бүлмәмә стена аркылы Брамсның «Венгр биюе» ишетелә. Күршемнең тугыз яшьлек кызы скрипканы елата гына Үземнең кызым, пианинода дың-дың бәреп, Бетховенны уйный. Ә мин уйлап утырам. Брамс бөек, Бетховен бөек, ләкин «Алмагачлары»н иҗат иткән халык та бөек! Шулай булмаса, илле ел буе Казиле Гариф аны Сабантуй көнне урамнан уйнап узар идемени?

Сабантуй көнне кич. Су буе. Ул кунак кыз, ул кунак егет! Түгәрәк уенның моның кадәр зур булганы юк иде!

Монда үзенә бер дөнья. Үзенә бер закон. Син инде йөрәгең җитеп түгәрәк уенга кердеңме, рәхим итеп аның кануннарына буйсын. Бу язылмаган закон. Моның үзенең эчке тәртипләре бар. Монда син үзең турында җәмәгать сүзен ишетерсең. Сиңа әнә теге Ташкичүдән килгән кунак кыз ошыймы? Кемгә булыр икән бу дип баш ватасыңмы? Сабыр ит, сиңа моны әйтеп бирерләр. Син кызлар арасында үзеңнең дәрәҗәң ничек икән дип уйлыйсыңмы? Түгәрәк уен өчен бу ике тиен бер акча! Син бүген моны да ишетерсең. Тик уен беткәнче түгәрәктән генә чыкма. Әйе, чыкма

Түгәрәк кузгалды. Уртада гармунчы һәм егет белән кыз. Боларга түгәрәк халкы бер җыр җырларга тиеш. Аннан түгәрәк хәрәкәттән туктап кала. Уртадагы пардан берсе җавап бирергә тиеш. Бу «җәза» дип атала. Ямьсез сүз, ләкин нихәл итмәк кирәк, әгәр син җырчы түгел икәнсең, бу чыннан да җәза. Аннан, шул «җәза» үтәлгәч, түгәрәк аларга тагын бер җыр җырлый. Шул вакытта уртадагы егет белән кыз үзара сөйләшәләр.

 Кемнәрне кертәбез? ди егет.

Кыз инде үз ягыннан уйлап куйган була. Бераз киңәшәләр дә, җыр туктагач, кыз түгәрәктән бер егетне, егет түгәрәктән бер кызны чыгара. Уен дәвам итә. Әгәр уртадагы егет белән кызның серләре килешсә, алар берөзлексез сөйләшеп торалар. Әгәр болай гына, кеше чыгарганга гына туры килгән булсалар, бер-берсенә яннары белән торалар. Моны түгәрәк халкы бик яхшы аңлый. Әгәр боларның уртада беренче очрашулары булса (бигрәк тә берсе кунак булса), боларга киңәш бирәләр, танышырга әйтәләр, бер-берсенә лаек дип мактыйлар. Кыскасы, һәр ситуациягә җыр әзер. Менә уртада чибәр егет белән көләч кыз.

Түгәрәк туктый, кунак кыз «җәза» үти.

Түгәрәк тагын кузгала, егет, уңышлы гына җырлый алган кыз белән торуына горурланып, халыкка карый. Янәсе, сиздегезме, кем белән уртада торганны

Икенче парны кертәләр. Күрше авыл кызы. Үзебезнең авыл егете. Нәрсәгәдер кырынрак торалар. Димәк, егеткә кыюрак булырга кирәк.

Түгәрәк әйләнеп торганда, егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады. Кыюсыз! Инде нәрсә дип җавап бирергә? Ләкин егет хитри.

дип котыла.

Уен кыза бара. Олы гына яшьтәге берәү уенга килеп керә. Әһә, бу шахтадан кайткан Котдус икән. Ул егет булып йөргән заманда болай ук шәп булмый иде уеннар. Хатыны Шәмсия уен читендә иренең пиджагын тотып көлемсерәп тора. Янәсе, бар, кер, мамыгыңны коеп кара, ләкин дә, җаным, барыбер файдасыз: минем кулда инде син, белдеңме шуны

Ялт! Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар. Гомуми генә бер җыр җырлыйлар. Түгәрәк туктый. Бу шахтёр мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дигән сыман су буе тынып кала. Котдус та, гармунчыга ым кагып, карлыккан, искергән тавыш белән җыр башлый:

Әмма түгәрәк аңа җавап бирә:

Котдусны ай күрде, кояш алды. Бер читтә хатыны Шәмсия генә тантаналы рәвештә елмаеп тора иде. Шәп иттеләрме, янәсе.

Берничә кыз уен читендә басып тора. Йә аларга инде игътибар җитмәгән, йә нәрсәдер булган кермиләр.

Хор моңа тыныч карый алмый. Хор аларга чакыру ташлый:

Шуннан соң йә уенга керәсең, йә үпкәләп кайтып китәсең. Читтә тору шуның белән тәмамлана.

Бераздан тәнәфес була, егетләр бер читкә китеп тәмәке көйрәтеп алалар. Шул арада кызлар «Суда сусар үстердем» дигән җырлы уен башлап җибәрәләр. Монда инде уртага ялгыз гына керәләр. Безнең авылда бу уен вакытында менә мондый җырлар була иде.

Җавап (егет горур кыяфәттә башын югары күтәрә, билләренә таяна яки, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, гармун көенә селкенә-селкенә җырлый):

Егет үз урынына бер кызны кертә. Әгәр бу кызның анык кына сөйгән кешесе яки бераз чуалган кешесе юк икән, җыр бераз үзгәртелә.

Кыз да бирешми. Әгәр чыннан да аның хәле шулай мактанырлык ук түгел икән, ул да сер бирми, сүз уйната.

дигән була.

Икенче берәүнең сөйгәне белән үпкәләшеп йөргән вакыты. «Сөям» дип әйтер идең горурлык җибәрми, «сөймим» дияр идең, эшне бөтенләйгә бозып куюың мөмкин. Шуңа күрә андый категориядәге хәлләр өчен дә җыр бар:

Менә уртага Гөлсәхрә исемле кызны кертәләр. Узган атнада, юктан гына тавыш чыгарып, Хәкимҗан белән бозылышканнар иде. Хәкимҗан шуңа үч итеп күрше авыл кызы янына йөри башлады, хәзер су буенда бөтенләй күренми. Ә Гөлсәхрә яратудан түгел, ачуын басар өчен инде Хәкимҗаннан соң ике егет белән сөйләште. Хор өчен бу материал.

Гөлсәхрә чая кыз. Җавап ничек кенә бирелмәсен иртәгүк Хәкимҗанга мәгълүм булачак. Әнә түгәрәкнең кырында гына Хәкимҗанның яшүсмер ике сеңлесе йотлыгып тыңлап торалар. Ә Гөлсәхрә алар белән элек ничек дус иде. Җавап кискен булырга тиеш.

Назад Дальше