Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 5 стр.


Бу инде карар катгый, шикаять бирелми дигән сүз. Уенның бу төре уртага минем апа Ракиганы чыгарып бастыру белән тәмамлана. Минем апам авылда иң сылу, иң тыйнак кыз (халык шулай сөйли), аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле генә ТБУМ1ны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Әкрәмен кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер генә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк тә яшьләр бит. Апа нәрсә дип әйтер икән? Туктале, тыңлап карыйк Сорадылар. «Сөясеңме Әкрәмне?» диделәр, ә апам үз гомерендә беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады:

Аһ, әгәр мөмкин булып, бу җырны ерак Одессадагы Әкрәм тыңлый алса иде! Дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр әйбер булса иде!

Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең

Менә шулай кичке уенның башыннан ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе коела.

Башка якларда ничектер, әмма безнең авылда «ят» дигән сүзнең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар анысы «җиде ят» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек. «Уфалла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә, чиратлап этеп, төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы да. Ләкин ни хикмәттер безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы. Менә шунда без «ят», «җиде ят» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт көч иде.

Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче бер дәүләт, икенче бер халык мәгънәсендә йөргәндер. Кыскасы, бу төшенчәне безгә әнә шул җырлы уеннар ачып бирергә тиеш иде.

Нурмый иртәгә армиягә чыгып китәсе иде. Аны сөйгән кызы белән уртага керттеләр. Нурмый шактый кызган, үзен бик кыю тота. Борчыла. Кызы бик чибәр шайтанның. Син анда ике-өч ел буе айт-двага басып йөргәндә, тыныч кына көтеп тора алырмы бу? Моңа бит килгән бер кунак егет сүз катачак. Ярый, үзебезнекеләр синең өчен дип сакласыннар да, ди

Куәтле тавыш белән Нурмый җыр башлады:

Әһә, «ят» синең иң газизеңә, иң кадерлеңә кул сузучы, күз салучы була икән

Чү Тау башында Нәби тавышы ишетелде. Нәби су буена төшкәндә һәрвакыт гармунга җырлап төшә. Горур җырлый, үз тавышының матур икәненә аның иманы камил. Аннан соң ул, нәрсә генә җырласа да, аны игътибар белән тыңлаячакларына шикләнми. Шуңа күрә вәкарь белән генә җырның матурын, мәгънәви яктан куәтлесен генә җырлый. Әнә бүген дә шулай:

Бу инде Нурмый җырына җавап сыман булды. «Ят»ның мәгънәсе ул кичне котчыккыч тирәнәйде, киңәйде. Шуның өстенә, уен таралып яшьләр кайтырга чыккач, Нәби тагын бер-ике хикмәтле җыр җырлады:

Бу җырда да сүз нигәдер ятлар, явызлар турында бара иде. Нәбинең бүген аеруча моңлы көне иде бугай, ул җырлады да җырлады:

Шулай «ят» образы күңелләрдә тәмам формалашты. Без үскән саен, ул образ да үсте һәм кырык беренче елны ул инде илебезгә басып кергән дошман төшенчәсенә барып кушылды. Шуның белән «ят»ның яманлыгы тагы да артты.

Гөрләгән су буйлары тынып калды. Шыксыз көз җитте. Сугыш башланганнан бирле болай да бушап калган авылдан сәламәтрәк кешеләрне окоп казырга җибәрделәр. Кая ул җыр, кая сиңа уен! Егетләр сугышта, кызлар урман эшендә, окопта. Авылның тыны кысылды. Хәсрәт, сагыш эчкә җыелды. Бер ел үтте, ике ел Әле сугышның очы-кырые күренми. Менә бөтен матурлыгы белән кырык өченче елның июне җитте. Шул ук таңнар, шул ук сандугачлар, су буенда шул ук чыклы үлән, түгәрәк уен уйный торган урын. Менә бер кичне монда дүрт-биш кыз төште. Икенче көнне күбрәк. Баксаң, ике ел эчендә авылда ике оя кызлар өлгергән икән. Ике оя малайлар үсеп җиткән икән Һәм түгәрәк уеннар башланды. Бераздан боларга инде олыгая башлаган теге, тыныч елларда чын егетләрнең көчле кулларын тотып уеннар уйнаган кызлар да кушылды. Бу йөрәкне баса икән. Ичмасам, егетең үз яныңда булмаса да, исемен телгә алалар. Ичмасам, аның туган авылының, суының исемен телгә алалар. Бу сагышлы йөрәккә шифа. Әлбәттә, уенның нәрсәседер җитми. Тозы чыкмаган аш шулай була. Шикәрсез эчелгән чөгендер чәе шулай була. Ләкин юк ише түгел. Түгәрәктә кызлар, уртага да бер кызны кертәләр. Теге соңгы «выпуск» малайлар әле уенга кермичә авыз ерып торалар. И адәм мәсхәрәләре, үзләренә күрә түгел! Сугыштагы егетләр кайтса, бураныгызны уйнатырлар иде! Моңсу гына, бертөрле генә җыр.

(Янәсе, уртадагы кызның сугыштагы егете Ташкичү авылыннан, шуны искә алалар.)

(Монысы үз гомерендә Казиледән бер егет белән дуслашкан иде, каһәр төшкән сугыш аяк чалды. Ярый инде, хет телгә алалар, нихәл итәсең) Менә шул. Уенның бу төре туйдыра. Им өчен бер егет булсачы!

Икенче уен башлана.

Монысында да теге, кайчандыр бу кызга тегеләйме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушып җырлыйлар.

Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кадерлесе булган Факиһә түгәрәк уртасында «иелми, бөгелми» дигән вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый. Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):

Кем белә, бәлки, яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр. Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки, йоклаган да булыр идең

Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала. Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә алу, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә крестьянча гади.

Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии.

Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа көйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән, яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып әйләнәләр. Яшь егетләр гамьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теләсә кемне кертергә хорның көче җитә.

(Читтә торган Миңлеәхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп баса.)

(Бу вакытта ул уртадагы кыз белән биеп әйләнергә тиеш.) Яшь егетне шулай әкренләп уенга өйрәтәләр.

Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар. Яшьләр үскән саен, аларга уңайсызрак була иде. Ул арада кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.

Менә беркөнне бакча башыннан гына уен карарга дип минем апам да төште. Өлкән лейтенант Әкрәм кырык өченче елда Сталинград янында һәлак булган иде. Апам окоп казу эшеннән кайткан иде. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде чирләп, үлем көтеп йөри. Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән. Йөзләре саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки, ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки, ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән саубуллашып йөриме? Менә кемнәрдер аның янына килделәр, кемнәрдер аны уенга алып керделәр. Бераздан ул инде уртада басып тора иде. Аңа «җәза» үтәттеләр. Ә ул болай дип җырлады:

Бу апамның халык алдында яшь гомере белән саубуллашуы иде, шул елны аның гомере өзелде. Аның яшисе килә иде, ләкин ул дөньяны каргамыйча үлде. Ул еламыйча, Ватан өчен, халык өчен эшләнгән эш дип, сыкранмыйча дөньядан китте. Халыкның җырлы уеннары турында язганда, сугышның әнә шул рәхимсез корбаны минем күз алдымда тора.

Безнең авылның су буендагы уенлы җырлары, әнә шулай тормышның җанлы шаһитлары булып, сугышны тәмамладылар.

Урамда җырлап йөрүгә, гадәттә, егетләр генә катнаша. Болар урамның тигезрәк, тузансызрак җиреннән җайга гына атлыйлар. Бер гармунчы янында бердән алып 1520 гә кадәр егет җырлап бара. Егетләрнең саны 56 дан артса, аллы-артлы тезеләләр. Сабантуй көннәрендә, рекрутлар йөргән вакытларда икешәр гармун белән, икешәр кат тезелеп тә урам әйләнәләр. Кичке уенга барганчы, бер кат үзәк урамнарны әйләнеп чыгалар. Урамда йөргәндә авызга тәмәке кабылмый, хәтәр эчтәлекле җырлар җырланмый. Авылның могтәбәр кешеләре капкасы турысыннан узганда, җыр өзелеп тора. Берәүнең өендә көчле авыру булса алар турысында да җырламыйлар. Җырны бер урамнан барганда бер егет, икенчесеннән барганда икенче егет башлый. Яки кочаклашып тезелгән уңайга чираттан да башлыйлар. Капка төпләрендә кемнәр утыра? Кемнәр турысыннан узасың? Җыр башлаучы егет бу кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә? Җырлар әнә шуңа карап сайлап алына. Мәсәлән, капка төбе тулы җиткән кызлар утыра. Монда инде җырның мәгънәлесен, куәтлесен сайлап җырларга кирәк. Монда синең дә, минем дә җанаш утыра. Егетләр андый вакытта аеруча тәмле телле булалар.

Кызлар бу егетләр үзләре янына туктарлар дип өмет иткәннәр иде, тик гармунчы туктамады. Гармунчы иң дәрәҗәле, иң абруйлы егет. Аның теләгенә буйсынмыйча булмый. Тукта, кызлар үпкәләсә ни хәл итәрсең? Җыр башлаучының теленә шайтан гына төкергән!

Алда бер төркем яшь кызлар берәүнең капка төбендәге эскәмиягә тезелешеп утырганнар. Болар әле су буендагы уенга кермиләр, читтән-миттән чыркылдашып йөриләр. Ләкин ала каргада алачагың булсын. Яшь димә, киләсе җәйгә шулардан да сылу кыз булмас! Бәс, шулай икән, рәхим ит, күңелләрен күреп кит.

Кызлар чыркылдаштылар, ләкин җыр инде үзенекен эшләде. Ул инде яшьлек мутлыкларына искиткеч үткен ишарә ясады, кызлык гомеренең серле, мәгънәле, сихри дөньясына чакыру ташлады

Менә алдарак, чат буендагы капка төбендә тәмәке утлары җемелдәде. Төркемдәге җырчы егет бу капка төбендә кемнәр утырганын бөтен төкләре белән сизде. Монда аны яратмаган агалы-энеле ике абзый утыра. Бу ачу күптәннән килә, моның очы теге абзыйларның сеңелләренә барып бәйләнә. Арага керделәр Ну, ярый, сез шулай дошман булып яши бирегез әле. Ә без безне бернишләтә алмассыз. Чөнки:

Ләкин белеп торыгыз: без кара эчле түгел, кинә сакламыйбыз.

Менә шулай капка төбендә, өендә утырган яше-карты, кызы-килене белән сөйләшә-сөйләшә, урамнан егетләр уза. Кич белән урамнан җырлап узу егетлек чорының почётлы бер акты, урамнан гармун белән узган төркемгә халык зур ихтирам, соклану белән карый. Урамнан килгән бу төркемгә атларын читкә борып, атлылар юл бирә, карчыклар капка ярыгыннан гына борыннарын тыгып, бу төркемне карап кала. Монда көч, монда бердәмлек, монда халык акылы, халык моңы. Бу илдә иминлек билгесе. Бу татар халкының меңьеллык тәҗрибәсен туплаган шигърият, халык операсы

Кичке уен тарала Егет кеше өчен иң зур дәрәҗә авылыңда сөйгән кызың булу. Әйе, ул синеке, аңа беркем дә, берничек тә кулын сала алмый. Егетләр үз кызларын озата китәләр. Менә бер капка төбендә пар күгәрчен гөрли. Икенчесендә Башка якларда ничектер, әмма безнең якларда кызның үз капка төбендә генә утырыла иде. Әлбәттә, әтисе шушы хәлгә түзә торган кеше булганда инде Менә төн уртасы җитә, аерылышулар, вәгъдәләр. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. Менә шунда инде кешенең бөтен эчке дөньясы ачыла! Егет әкрен генә атлый. Урам тын. Эт тә өрми. Сагыш, сагыш

Менә берәү үзенең кызы белән ачуланышып аерылышты. Кызы, бик кискен итеп:

 Гаеп итештән булмасын, моннан соң син мине белмисең, мин сине белмим, диде.

Арага кемдер кергән Егет каты хәсрәткә батып акрын гына җырлап кайта.

Әнә аргыяк урамнан карт егет Галиәхмәт җырлап кайта. Ул инде болай гына йөри, аның сөйгән кызы, Галиәхмәт читтә йөргәндә, аны көтмичә күрше авылга кияүгә чыкты. Галиәхмәткә бөтен дөнья хәзер салкын бушлык булып күренә, ул һәр кичне соң гына шулай җырлап уза:

Авыл йоклый, ләкин аның рухи тормышы яши. Иртәгесен көтү куганда карчыклар, хатыннар моны дәвам итәләр.

 Һай, бу Галиәхмәтнең үзәкләремне өзүләре, һич кенә дә оныта алмый бит Зөләйхасын

 Әйтмә дә, сөйләмә дә. Шуның җырыннан соң төне буе йокы кермичә елап чыктым.

Урамнан җырлап узу авыл тормышының аерылгысыз бер кисәге иде

Ә көзге пычракларда? Салкын каткак урамнарда?

Мондый вакытта бер урынга җыелып җырлыйлар. Көне буе физик хезмәттә арыган тән ял сорый. Арыган тән карт кешедән түшәк таләп итә, яшь егеттән җыр. Баш, акыл хезмәтеннән арып кайткан галимнең, мәсәлән, кич урамга чыгып җырлыйсы килми. Ә авыл егетенә бу менә дигән ял.

Менә көзге кич. Авыл беразга тын тора кичке аш вакыты. Ләкин бу тынлык озакка түгел. Бу югары яки түбән очтан гармун теленең бер генә шыңгырдап алуына кадәр генә. Әнә ул сихерле аваз яңгырады да инде. Ни хикмәт егетләр шунда җыела башлый. Гармунчы әле уйнамый, әле ул иренеп кенә гармунын ыңгыр-шыңгыр китереп маташа. Әмма барысы да беләләр. Хәзер җыр башланачак. Ә безнең якларда көзге коры кичләрдә җырлый торган бер көй бар. Бу озын, сагышлы көй. Аны сөйләп аңлатып булмый, аңа теләсә кем катнашып та китә алмый. Катнашып китү өчен кечкенәдән бу көйнең иң нечкә нюансларын сизеп үсәргә кирәк. Шулай булмаганда, катышсаң да, син моны бозарсың гына. Әнә берсе, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, башын бераз артка ташлады да җырлап җибәрде. Әнә икенчесе җырның әллә кай төшендә генә, сиздермичә генә катышып китте. Өченчесе, дүртенчесе. Бу хорда һәркемнең үз роле бар. Моны берәү дә бүлми. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга: берәү җырны башлый. Икенчесе җырның билгеле бер урынында катышып китә. Өченчесе җырның ниндидер бер урынында болай гына тавыш биреп куя: «һау-һау» дип кушылып тавышын тәгәрәтә (русча моны «раскатисто» дип әйтәләр). Дүртенче берсе билгеле бер урында сызгырып җибәрә. Хәзер сәхнәдән җырлаганда җырның бер үк сүзен ике кеше ике вакытта әйтеп җырлау гадәте бар. Тавыш фазаларының бик азга гына күчүе аркасында җыр күп тавышлы, тулырак булып ишетелә. Әлеге көйне җырлаганда да шулай. Монда ике-өч кеше иҗекнең егермедән бер өлешенә генә артка калып тавыш бирә. Гадәттә, борынгырак, моңлырак җырлар алына.

Кәгазьгә төшерсәң, бу болайрак килеп чыгар иде.

Гармунчы аккорд ала: көйнең ахырын уйнап куя. Берәү башлый:

(Ике-өч кеше кушыла.)

(Соңгы сүз бик озакка сузыла.)

Икенче яртысын алып китәләр:

(Бу урында төрле фаза белән ике-өч кеше катыша.)

Җырның соңгы яртысын бөтенесе бергә яңадан кабатлыйлар.

Ачы һәм озын итеп берәү сызгыра. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя.

Бу ниндидер бер сихри хорга әйләнә. Бу көй бигрәк тә көзнең озын коры кичләрендә авылның бер почмагыннан ишетелсә, күңелләрне кузгата. Ерактан тыңлаганда аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 23 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем

Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.

Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.

Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә хәбәр килә. Иртәгә комиссия дигән көнне бу егетләр урамны шактый озак әйләнәләр. Идарә аларга урам йөрү өчен ат алырга да рөхсәт итә. Иртәгесен комиссиягә барганда ат арбасына төялеп урам йөриләр. Арбада эчке якка кара-каршы тезләнәләр. Арба башының бер ягында ат тотучы, икенче ягында гармунчы була. Карала торган егетләрнең кызларыннан бүләк кулъяулыклар гармунга тезелә. Җырлаучыларның да кулларында шундый бүләк яулыклар була.

Назад Дальше