Мәскәүгә Туктамыш хан якынлашуы хәбәре ишетелүгә, Дмитрий шәһәрне ташлап, гаиләсе белән чыгып кача. Аның якыннары булган башка кенәзләрне дә курку били. Алар да чыгып качалар. Бу очракта да, дөреслеккә хилафлык кылмау максатыннан чыгып, шушы вакыйгаларны тәфсилләп язган Н. А. Полевойның үз сүзләрен китерәм. «Он постыдно бежал, увёз своё семейство в Переяславль, и здесь не ожидая безопасности, укрылся наконец в Костроме. За ним разбежались все. Князь Владимир также уехал и увёз своё семейство в Торжок»[21]. Моның сәбәбен рус елъязмасы «испугавшись законного царя» дип аңлата.
Чыннан да, русларның беренче патшасы Алтын Урда ханы була. Рус чиркәүләрендә ике йөз елдан артык дәвердә Алладан аңа исәнлек сорап дога яңгырый торган була.
Мәскәү дәүләтчелеген кенәзләр түгел, ә В. Сергеевич язганча, ханнар барлыкка китерә. Әлеге текстны оригиналдагыча тәкъдим итәм.
«Северо-восточные княжения получили первое, но чисто внешнее объединение в 1238 году, по покорении их татарами. С этого момента возникло общее подчинение их ордынским ханам. В лице ханов впервые создалась высшая власть над всеми князьями Русской земли. Ханы не только распределяли столы между князьями по своему усмотрению, но и призывали их к своему суду и вольны были в их жизни и смерти Татары, таким образом, «явились проводниками начала объединения Русской земли под главенством великого князя Владимирского». «Татарское завоевание оставило глубокий след в нашей истории»[22].
Ләкин Р. Пайпс әйтүенчә, рус, бигрәк тә совет тарихчылары бу турыда язарга яратмыйлар. Яратмыйлар гына түгел, татарларга яла ягуны арттырганнан-арттыра торалар.
Рус булмаган халыкларга, шул исәптән татарларга да, ирек һәм милли тигезлек вәгъдә иткән Совет власте елларында шовинистик бөекдержавачылык тарихын янәдән аякка бастыруга юл ачыла.
Татар тарихын җәберләгән, аны рәнҗеткән документларның берсе 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында идеологик һәм масса-политик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары» дигән карарда татар тарихчылары милләтчелектә, Алтын Урда тарихын идеаллаштыруда гаепләнәләр. Гәрчә әле бу дәүләт тарихына багышланган кулга тотарлык хезмәтләр язылмаган булса да.
Шушы документны Казанда колларча кабул итәләр. Менә безнең алда партия өлкә комитетының 1945 елның 2427 февралендә үткәрелгән пленум материаллары. Анда Үзәк Комитетның ике карары тикшерелә. Берсе Татарстанда авыл хуҗалыгын күтәрүнең кичектергесез чаралары турында. Монысы буенча докладны өлкә комитетының беренче секретаре З. И. Моратов ясый. Икенчесе тулаем рәвештә Алтын Урда тарихына багышлана. Ул ВКП(б) Үзәк Комитетының әнә шул карарына мөнәсәбәт белдерү, аны тормышка ашыру турындагы доклад. Бу докладны партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Малов укый. Аның күләме машинкада 66 бит. Анда Татарстандагы идеология халәте бәйнә-бәйнә тасвирлана. Бигрәк тә Үзәк Комитет карарында күрсәтелгән «хаталар» га басым ясала. Аеруча Тел, әдәбият һәм тарих институтына эләгә. Имештер, аның галимнәре Татарстан тарихын, рус һәм татар халыкларының чит ил илбасарларына каршы көрәшләрен өйрәнәсе урынга Алтын Урда, XII һәм XVI гасыр истәлекләрен өйрәнү белән генә шөгыльләнәләр, Алтын Урда икътисадын һәм мәдәниятен югары дәрәҗәдә итеп күрсәтәләр, Алтын Урданың үзен прогрессив дәүләт рәвешендә тасвирлыйлар икән. Малов докладында бу дәүләтнең төп сыйфаты агрессивлык дип бәяләнә, ул рус халкына каршы агрессив сугышлар алып баруда, халыкларны ваемсыз рәвештә изүдә һәм бөлдерүдә гаепләнә.
Бу докладта «Идегәй» дастанына да, Идегәйнең үзенә дә тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Аларны күтәреп чыккан тарих һәм әдәбият галимнәре дә каты шелтәләнә.
Пленумда, бәлки, башкачарак уйлаучылар да булгандыр. Ләкин алар тып-тын калалар. Ә менә И. Моратов үз халкын, аның дәүләтен хурлауга өлешен кертә. Аны тыңлап карыйк: «Әгәр дә партия Үзәк Комитеты вакытында әдәбиятчылар, тарихчылар тарафыннан ясалган хаталар төзәтелмәгән булса, нәрсәләр генә килеп чыкмаган булыр иде?!» ди ул. Шушы сорауга җавап эзләп, Моратовны тыңлауны дәвам итик әле: «Аларның, ягъни тарихчы һәм әдәбиятчыларның ясаган хаталары руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерүе мөмкин иде. Һәм бу безнең дуслыгыбызга бик каты суккан булыр иде».
Партия секретарена ышансаң, татарга яла ягу исә бернинди дуслыкка да комачауламый. Дуслык исә тик татарның үзе турында, аның тарихы турында хак сүз сөйләнсә генә бозылырга мөмкин икән.
Кем инде, шушы сүзләрне укыганнан соң, аларны татар рухын сындыруга юнәлдерелмәгән дип әйтер? Алай гына да түгел, секретарь әдәбиятчы һәм тарихчыларны фәнгә бернинди катнашы булмаган, череп беткән идеяне, ягъни Алтын Урданың прогрессив дәүләт икәнлеген яклап чыгуда гаепли һәм шундый сорау куя: «Ни өчен соң алар шушы иң явыз, заманында инде фаш ителгән, рус халкы тарафыннан тукмалган дошманыбызны нәкъ менә сугыш елларында күтәреп чыктылар?» Бу сорау куела, ә менә «Нилектән соң нәкъ менә сугыш елларында Алтын Урда ханнарының турылыклы коллары булган Александр Невский, Дмитрий Донской кебекләр героик пьедесталга бастырылды һәм алар исемендәге орденнар булдырылды?» дигән сорау куелмый.
Бүген өр-яңадан бөек тарихыбызны торгызу, аны халыкның үзенә кайтару ихтыяҗы барлыкка килде. Инде тарихыбызның төрле чорларына багышланган дистәләгән хезмәтләр язылып, халыкка җиткерелде. Зур әзерлекле, теләсә нинди чыганакларга үтеп керердәй галимнәребез үсеп чыкты.
Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Ләкин күк капусы ачылды, һәм инде ул һич тә ябылмас. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Җәберләнү һәм җәберләүләр бетте. Татар бүген үз дәүләтчелеген аякка бастыру эшенә тотынды. Аның аерылмас юлдашы горур тарихыбыз. Ул үзе дә горур. Сүземне бер китапта «татары это люди гордые, обладающие высоко развитым чувством национального самосознания и собственного достоинства» дигән бәяләмә белән тәмамлыйм[23]. Әйе, татарлар горур һәм югары дәрәҗәдәге үзаңлы, күркәм халык. Тарихлары да үзләренә тиң гүзәл һәм бөек.
2012
Милли горурлык
Шанлы һәм данлы тарихыбыз безнең милли горурлыгыбыз чыганагы булып тора. Аның һәр бите халкыбызның дөнья тарихына керткән зур өлешен раслый, аңа дан җырлау җирлеге булып тора.
Тик менә без башкаларның безгә дан җырлау фактларын бөтенләй белмибез диярлек. Ә бит Россиядәге татарлар Ватанга турылыклы, аның бәйсезлеге өчен үз-үзен аямый сугышкан халык һәрвакыт диярлек үзләрен каһәрләү сүзләрен ишетеп кенә яшәделәр. Хәтта бу илнең артта калуының сәбәбен «татар золымы» белән аңлата килделәр. Дәреслекләр әнә шундый яла ягулардан тора иде. 1410 елгы Грюнвальд сугышында татарларның хурлыклы рәвештә качуы турында хаксыз сүзләр дә бар иде. Әйе, без татарлар, Мәҗит Гафури язганча, һәрвакыт Россиянең каһәрләнгән үги балалары булып килдек. Без мактау һәм макталуга күнекмәгән халык.
Менә быел Грюнвальд сугышына 600 ел булды. Шушы данлыклы вакыйгада Туктамыш ханның улы Җәләлетдин җитәкчелегендәге гаскәрнең хәлиткеч ролен тану хөрмәтенә Данциг шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәл ачылды. Анда ил президенты татарларны данлаган нотыгын сөйләде. Аның һәрбер сүзе чын йөрәктән чыккан ялкынлы хисләр белән сугарылган. Президент Польша татарларының 600 ел дәверендә илгә турылыклы хезмәт итүләрен, аның бәйсезлеге өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшүләрен ассызыклаган.
Мин бу язмамда шушы мөхтәрәм шәхеснең татарларга булган рәхмәт сүзләрен тулаем сөйләп чыгарга җыенмыйм. Тик шунысын әйтәсем килә: халкыбыз турында, бу очракта Польшада яшәгән милләттәшләребезгә карата, мондый югары бәяне ишеткәнебез юк иде әле. Татарлар бу нотыкта чын мәгънәсендәге әкияти батырлар, дусларга тугры һәм ил дошманнарына карата ачы нәфрәтле халык буларак тасвирланган.
Поляклар татарларны яраталар. Бервакыт Варшава урамында бер поляк ханым белән сөйләшергә туры килде. Татар икәнемне белгәч, ул мине кочаклап алды һәм, 1939 елның сентябрендә Польшага немецлар бәреп кергәч, Варшаваның татар полкы солдатлары башкаланың соңгы сакчылары булуы, аларның барысының да батырларча һәлак булулары хакында елый-елый сөйләде.
Шушы уңайдан үзебез белән булган бер вакыйганы искә төшереп китәм. 1987 елның октяберендә мин, Миркасыйм Госманов һәм хәләл җефетем Люция, поездга утырып, Варшавадан Люблин шәһәренә киттек. Янәшәбездәге моңарчы безгә ничектер усалрак караган полякларның, татарлар икәнебезне белгәч, йөзләре ачылып китте. «Башта без сезне грузиннар дип белдек!» диеп, яныбызга ук күчеп утырдылар. Һәм юл буе татарларны мактап бардылар. Люблинга килеп җиткәч: «Не дадим татарам сгинуть на польской земле», диеп, безне университетка кадәр озаттылар. Икенче көнне, безнең конференциягә килеп, безгә бүләкләр тапшырдылар.
Университет галимнәре безгә үз телләренә кергән йөзләгән татар сүзе булуын махсус рәвештә сүзлекләр күрсәтеп расладылар. Шунысы кызык: ул сүзләр рус сүзлекләрендә дә бар, ләкин аларның килеп чыгышы хакында тиешле аңлатма юк.
Мәгълүм ки, Белоруссия татарлары да шул ук токымнан. Алар шулай ук, Грюнвальд сугышындагы батырлар эшен дәвам итеп, заманында Речь Посполитая дәүләтен саклап калганнар. Белоруссия Президенты Александр Лукашенко татарларның тарихи ролен югары бәяли. «Алар сугыш батырлары гына түгел, хезмәт үрнәген дә тудыра белүчеләр, яз-җәй көннәрендә яшелчә үстереп, иң беренчеләрдән булып базарга китерүчеләр», ди ул. Беренче очрашуда ук Лукашенко сүзен, әлбәттә, шаярып, кырыенда басып торган Урал Латыйповка ишараләп: «Әгәр дә мине тәнкыйтьләргә уйлыйсыз икән, башта әнә үз милләттәшегезне тәнкыйтьләгез, мин аның киңәшләренә таянып эшлим», диде. Чыннан да, ул вакыт Урал Латыйпов аның киңәшчесе иде. Лукашенко татарларның Бөек Ватан сугышы елларында партизан хәрәкәтендәге батырлыкларын да югары бәяләде.
Әйе, кадерле милләттәшләрем, безне хөрмәт итүчеләр, халкыбызның тарихи роленә объектив бәя бирүчеләр дә бар.
Ләкин милләтебезгә дан җырлау юлы белән генә бару килешер микән?! Шулкадәр шөһрәтле булгач, ничек соң әле ул коллыкка төште диясе килә. Аңа дан җырлап, татлы йокыга талдыру халкыбызга зыян гына китерәчәк. Шунлыктан безгә җиңелүебезнең, коллыкта калуыбызның сәбәпләрен эзләү беренче урында булырга тиеш.
Моңа Иван Грозный гаепле, ул безнең дәүләтебезне җир белән тигезләде, гасырлар буе җыелган рухи һәм матди байлыкларыбызны юк итте диярләр. Һәм хаклы да булырлар. Тик менә кайсы дәүләтнең дошманы булмый икән? Ләкин бит аларның күбесе исән-имин. Франция яки Англиянең дошманнары юк идеме? Әлбәттә, бар иде. Алар бер-берсе белән йөзәр еллар сугышканнар. Французларның, Англияне буйсындырып, анда үз тәртипләрен, шул исәптән телләрен урнаштырган вакытлары да булган. 1326, 1340 елларда ачылган абруйлы Оксфорд колледжларында укучыларга инглиз һәм латин телен өйрәтү максаты куелган. Англия парламентлары эшләрен шулай ук француз телендә алып барганнар.
Ләкин тиз арада инглиз теле үз урынын ала. Англия, дошманнарын җиңеп, үзенең йогынтысын бөтен дөньяга тарата. Бүген исә инглиз теле бөтен дөньяда тантана итә.
Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Аларның барысы да һәр дәүләт үз-үзен саклый алганда гына яшәп калачагын исбатлыйлар.
Гаепне үзебездән эзләргә кирәктер. Һәрбер дәүләтнең иминлеген һәм бөтенлеген аның үз халкы гына саклый ала. Ә татар дәүләтләре үзара ызгышып һәм сугышып, көчсезләнеп һәм хәлсезләнеп беткәннәр. Монысы җиңелүебезнең беренче сәбәбе. Татар ханлыкларының эчендә, аларның югары катлавында таркаулык җәелгән, бертуктаусыз низаг хөкем сөргән. Монда бер-берсеннән көнләшү, күпсенү, хан хакимияте белән санашмау, ханнарны үз файдаларына алмаштырып тору гадәти хәлгә әверелгән.
Әгәр дә без бу очракта идарә итү рәвешенең тоткасы булган хан хакимиятенә игътибар итмәсәк, һич кенә дә дөрес булмас иде.
Билгеле ки, татар ханлыкларында ханнар сайлана торган булган. Аларда тәхет, башка илләрдән аермалы буларак, турыдан-туры атадан улга күчми, ә Чыңгыз варисларының берсе сайланып куела торган булган. Аны теләсә кайчан алыштыру гадәти хәлгә әверелгән. Империя төзегән, Алтын Урданы аякка бастырган Чыңгыз яки Батый ханнар заманында бу кимчелек үзен әллә ни сиздерми торган булса, утрак тормышка күчкәч, бигрәк тә Алтын Урда таркалгач, ул үзен ныклап белдерә башлый. Бу исә һәрвакыт диярлек канлы бәрелешләргә, үтерешләргә сәбәп булган, татар дәүләтләрен, бигрәк тә Казан ханлыгын зәгыйфьләндергән.
Моннан руслар бик нык файдаланганнар. Һәм бу Казан фаҗигасенең иң зур сәбәпләреннән берсенә әверелгән. Бу, беренчедән, татар дәүләтләренең үзара бәрелешеп торуларына китерсә, икенче яктан, Мәскәүгә татарларны бер-берсе белән дошмани мөнәсәбәттә яшәтү мөмкинлеген тудырган. Мәскәү кенәзләре татар морзаларын төрле рәвештә үз якларына тартканнар. Ул байлык өләшү дисеңме, марҗаларга өйләндерү дисеңме, болар инде гадәти хәлгә әверелеп беткән.
Йогынтылы морзалар, бер-берсе белән көрәшкәндә ярдәм сорап, күршеләргә, күпчелек вакытта Мәскәү кенәзләренә мөрәҗәгать итә торган булганнар.
Монда, әлбәттә, Алтын Урда чорында ук, ханнарның үз рөхсәтләре, хәтта күп вакыт әмерләре белән рус хезмәтенә күчү гадәте киң таралган булганлыгын онытырга ярамый. Шунлыктан бу халәт элеккегеләрнең дәвамы кебек каралган булса кирәк. Ләкин тик шулай гынадыр дип санау дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки морзаларның бу рус хезмәтенә күчүләре, яңа шартларда сыйфати үзгәреш кичереп, илгә, Ватанга хыянәт төсен алган. Мәскәүдә күп санлы хыянәтчеләр партиясе барлыкка килгән. Мәскәү аларны, туплап, Казанга каршы сугышта ныклап файдалана алган, хәтта ханнарны үзе билгели башлаган.
Соңгы ханнарның берсе Шаһгали мисалы моңа ачык дәлил. Аны замандашлары явыз һәм гаделсез, русларны гына түгел, мөселманнарны да әсирлеккә төшерүче, мәчетләр яндыручы рәвешендә тасвирлыйлар. Кыскасы, ул, Казан тәхетен кулына төшерер өчен, әллә нинди кабахәтлекләр кылудан да тукталып калмаган. Елъязмалар хәбәр иткәнчә, аның патшалыгы чорында хәтта дин башлыгы сәет тә үтерелә.
Ләкин илгә килгән барлык зыянны да ниндидер аерым шәхес гамәлләреннән күрергә тырышу шулай ук дөрес булмас. Шул ук елъязмалар төрле катлау кешеләре катнашкан зур корылтайның явыз Иванга Сөембикәне һәм хан итеп игълан ителгән сабый Үтәмешне Мәскәүгә алып китүен һәм хан тәхетенә Шаһгалине утыртуын сорап мөрәҗәгатъ иткәнлеге турында хәбәр итәләр[24].
Димәк, Казанның егылу сәбәпләренең берсе хан хакимиятенең ныклы булмавы.
2013
Без татарлар!
Әйе, без татарлар. Шушы горур исем белән тарихка кергәнбез, дөньяның бик күп почмакларында татар эзе бар. Безгә бу атамабызны Борынгы Кытай чикләрендә яшәгән ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган.
Моннан ике мең елга якын элекке чорларда шушы атамалы бер көчле кабилә тугандаш ыругларны үз тирәсенә җыя. Алар арасында тутукулиут, алчи, чаган, терат, куин, баркуй, дербен, дутау, алухай кабиләләре була[25]. Тарихи чыганакларда шулай ук «тугыз татар», «утыз татар» кабиләләре турында да мәгълүмат бар.