Татарларның башлангыч тарихларын өйрәнүне Н. Я. Бичурин (Иакинф) башлап җибәргән дисәм, әллә ни ялгыш булмастыр. Ул күптөрле чыганаклар арасыннан Ухуань йортының тарихы турында мәгълүмат тапкан һәм шушы йортның нәсел башы Татар хан булуын ачыклаган. Шушы татарлар, яки ухуаньнар, көнчыгышка ачыла торган түгәрәк йортларда (тирмәләрдә) яшәгәннәр. Көч-куәтләре һәм сугышчанлыклары белән башкалардан аерылып торганнар. Ат өстендә килеш җәядән ук ату осталары булганнар. Аларда аталары үлгәннән соң үги аналарына, абыйларыннан соң аларның хатыннарына өйләнү гадәте яшәгән. Бертуганнар беркайчан да бер-берсенә кул күтәрмәгәннәр. Анага карата олы ихтирам яшәгән. Гомумән, гаиләдә хатын-кызның роле зур булган. Сугыштан тыш барлык мәсьәләләрне алар хәл иткән. Хатын-кызлар матур итеп чигә һәм тегә белгәннәр. Ирләр тимер һәм алтын эретү белән дә шөгыльләнгәннәр, иген иккәннәр, тары һәм шуңа охшаш бөртеклеләр үстергәннәр. Төп ризыклары ит, эчемлекләре кымыз булган.
Күп вакыт шушы татарлар чәчү чәчмәгәннәр, иген икмәгәннәр дип күрсәтәләр. Әлбәттә, хәрби яуда вакытларында алар җир эшкәтү белән шөгыльләнмәгәннәр. Бу эшне анда бармаганнары башкарган.
Бүгенге күпчелек төрки халыкларда борынгыдан килгән «суган», «сарымсак», «карбыз» атамалары кулланыла. Ә бит инде аларның бер-берсеннән аерылып төрле тарафларга таралуларыннан соң мең еллап вакыт үткән. Көнчыгыш Төркестанның Маралбеш өязендә борын заманнан сакланып калган Суган аул бар. Кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән Мөнир ага Ерзин татарларның Амур ярлары буенда җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнүләре, курганнар һәм шәһәрләр төзүләре турында яза[26].
Татарларның тарихта беренчеләрдән булып тимер эретә-эшкәртә башлауларын да кайберәүләр нигәдер күрмәмешкә салыналар. Ә бит бу чыннан да шулай. Әгәр дә инде Аттила җитәкчелегендәге һуннар, Европаның үзәгенә үтеп, Рим капкасын шакыганнар икән, бу аларның корал өстенлекләре, оста сугыша белүләренең нәтиҗәсе.
IV гасырның икенче яртысында һуннар Кама һәм Урта Идел ярларына килеп урнаша башлыйлар. Һәм көнбатышка күченү артканнан-арта бара. IX гасыр башында татарлар торган Кимәк каганлыгы, XII гасырда Көньяк Урал, Иделнең аръягы, Мангышлак һәм Арал диңгезе тирәсендәге җирләр хисабына киңәя.
XI гасыр гарәп язучысы Рәшидеддин язмаларында татарларның бик күп җирләрнең хуҗалары булуы турында хәбәр итә. Шунлыктан аларның тугандаш кабиләләре дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга карамастан, татарлар дип аталганнар[27].
Шушы кабиләләрнең кайберләре, Чыңгыз хан явызлыкларыннан качып, көнбатышка күчеп китәләр. Зәки Вәлиди раславынча, алар Казан тирәсенә килеп урнашканнар. Монда алар, үзләренә тугандаш булган болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез салганнар.
Төрки-татарлар дистәләгән дәүләт төзиләр. Аларның иң билгелеләре Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы. Бу дәүләтләр яшәгән чорлар татарларның бөеклек заманнары була. Бу аларның дөньяда иң беренчеләрдән булып тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, тырыш игенче, зәвыклы алтын-көмеш эше осталары булып, башкаларны шаккатырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры.
Ләкин тарих тәгәрмәче төрлечә тәгәри: ул берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елдан башлап татарларның бөеклектән тәгәрәр чорлары башлана. Әмма тарих татарга түземлек, сабырлык, мөстәкыйльлек, авырлыкларны җиңеп алга бару сыйфатларын сеңдергән. XIII гасырда Плано Карпини, алар 12 көн берни ашамыйча ач тора алалар, түземсезлек күрсәтмиләр, уйныйлар, җырлыйлар. Түзә алмаслык суыкны да һәм шул ук дәрәҗәдәге эсселекне ат өстендә кичерә алалар, дип язып калдырган. XIX гасыр казах шагыйре Абай Кунанбаев татарларны менә болай тасвирлаган: «Татарларга карап сокланам, алар яхшы солдат та була алалар, авырлыкларны зур түземлек белән кичерәләр, үлемне дә лаеклы каршылыйлар, мәктәпләрен саклыйлар, диннәренә турылыклылар, эшли дә, байый да, киенә-ясана да, күңел ача да беләләр»[28].
Халкыбыз эзәрлекләүләргә, кысрыклауларга дучар булса да, аны исеменнән, җисеменнән, хәтта тарихыннан яздырырга тырышсалар да, ул бирешми, татарлыгын саклап кала.
1901 елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы: «Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы, но ещё и сами развивают с своей стороны огромное влияние на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая»[29]. Минемчә, бу сүзләргә бернинди дә аңлатма кирәкми. Бу халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.
Шулай булмаса ул «халыклар төрмәсе» дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры XX гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр идеме? Әлбәттә, юк.
Татар халкының милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыка сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, XX йөз башында татарлар үрнәк ислам милләтенә әвереләләр.
Алар үз телләрен күз карасы кебек саклыйлар, ул аның иң зур терәгенә әверелә. Нәкъ Наҗар Нәҗми язганча:
(«Татар теле»)Октябрь революциясенә кадәр казахлар, башкортлар һәм кайбер башка халыклар шигырьләрен татар телендә язганнар. Үзбәк әдәби теле дә татар теленең зур йогынтысын тоеп формалаша. Инде искә алынган миссионер Н. И. Ильминский, татар мәгарифенең казахлар арасында киң таралганлыгын ассызыклап, кыргыз укымышлылары татар мәгарифенә ниндидер бер кадерле мирас итеп карыйлар, дип язган[30].
Күрше удмурт, мари телләренә генә түгел, рус теленә татар теленең йогынтысы зур булган. Күпләгән детальләргә кереп тормастан, рус теленә органик рәвештә сеңгән алтын, балаган, балчуг, башмак, есаул, казак, казна, таможня сүзләрен атап үтү дә җитә. Ә мондый мисаллар күптин-күп, чуктин-чук.
Ләкин коллык чоры татарда кайбер тискәре сыйфатларны да барлыкка китерә. Ул акрынлап кыюлыгын, азатлык рухын җуя, яраклашырга өйрәнә башлый. Шунлыктан татарның канында бөеклек һәм коллык чорларында урнашкан, бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар бертуктаусыз бәрелештә яшиләр. Замана үзгәрешләре аларның я берсен, я икенчесен калкытып чыгара.
Тарихның нинди дә булса кискен борылышлары аның бөеклеге чорындагы гүзәл сыйфатларын уяталар. Әйтик, илдәге халык күтәрелешләре, крестьян восстаниеләре, сугыш һәм революция чорларында аның кыюлык, тәвәккәллек, мөстәкыйльлек сыйфатлары калкып чыга. 19051907 еллар, 19171919 еллар моңа ныклы дәлил булып тора. Бу еллар татарда, өмет һәм киләчәккә ышаныч тойгыларын уятып, аңа көч, куәт, дәрт вә дәрман биреп, аның бөеклек чорында барлыкка килгән дәүләти тойгыларын уяттылар. Шулар нәтиҗәсендә 1920 елда Татарстан Республикасы төзелде, 1990 елның 30 августы көнне бу республика суверен дәүләт дип игълан ителде. Бернинди янауларга, куркытуларга да карамастан 1992 елның 21 марты көнне референдумда шушы карарны халкыбыз үз фикере белән ныгытты. Бу вакыйга татарның сөте бернигә дә карамастан ачымаганлыгын, хәтта куера барганлыгын исбат итте.
Татар мәңгелек халык. Ул сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, Ижау шәһәрендә яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык.
Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның да, нинди хәлдә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылыктан ерагая баручы милләт икәнебез ачыкланачакмы?
Мин бу очракта «сан» төшенчәсе аша күләмебезне генә түгел, нинди сыйфатта булуыбызны да күзаллыйм.
Безне борчыган проблемаларның берсе татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.
Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнсәбәтләрне өйрәнеп йөргән АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.
Халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу ул бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмаска иде.
Кайбер вакыт керәшен мәсьәләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне, христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә.
Дин һичничек тә милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленмиләр. Гарәпләр дә берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә бар.
Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең яки Себер татарларының да килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Ләкин бу татар милләтен таркату өчен сәбәп була алмый.
Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән бик нык аерылып торалар. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.
Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н. В. Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә[31] керәшеннәрнең, шул исәптән нагайбәкләрнең, XVI гасырга кадәрге тарихын гомумтатар тарихы дип билгели. Галим бер документта нагайбәкләрнең чыгышлары Арча якларыннан икәнлеген, Казан егылганнан соң көчләп чукындырылганлыкларын, шуннан соң күчеп, Бакалы һәм Нагайбәк авылларына урнашулары хакында язылганлыгын әйтә[32]. Инде искә алынган Е. Малов та керәшеннәрне элек тә һәм үзе яшәгән заманда да татарларның бер өлеше итеп таныган.
Ниндидер аерым керәшен теле булуы турындагы фикер һич кенә дә хакыйкать түгел. 1767 елны Екатерина II Казанга килгәч, аны керәшен-татар мәктәбенә алып баралар. Анда балалар Әби патшага русча һәм татарча шигырьләр укыйлар. Балаларның, татарлыкны беренче урынга чыгарып, шуңа басым ясап: «Мы татара своим же теперь разговором, сколько можно, скажем всё всем нашим собором», дигән сүзләре игътибарга лаек.
Шигырьләрдә шулай ук керәшеннәрнең элек ислам динендә булулары да, аларның татар икәнлекләре дә ачыктан-ачык әйтелгән[33].
Әгәр дә алдынгы керәшен җәмәгатьчелеге патшага балалар аркылы татарлыкларының, татар теленең үзләренә никадәр кадерле икәнлеген ишеттергән икән, бу юкка түгел. Бу патшага керәшеннәрнең, диннән гайре, татар халкының аерылгысыз өлеше икәнлеген танытырга тырышу гамәле. Гомумән, хәтта керәшен хәрәкәтенең иң җанланган вакыты булган 19171918 елларда да башка татарлардан аерылу мәсьәләсе куелмаган. Киресенчә, мәдәният өлкәсендә бергә эшләүгә басым ясалган. Халык бүген дә шушы рухта яши. Ул татарның бердәмлеген, бөтенлеген яклый.
Керәшеннәр һәрвакыт татар булганнар һәм шулай булып калачаклар да. Халык ул, мишәр булса да, керәшен булса да, нәкъ Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионов) «Татар кешесе» шигъри дисбесендә язылганча татар булып кала:
Бүгенге татарларның барлык төркемнәрендә дә татар рухы яши. Аларның барысы да бер телдә сөйләшә, бер үк җырлар җырлый. Димәк, татарның, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, изге кан белән сугарылган сөте сакланган. Моңа төп сәбәп, һичшиксез, халкыбызның тарихи хәтере белән сугарылган милли горурлык хисләре.
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә Россиядә татарларның 5 миллион икәнлекләре мәгълүм булды. Элеккеге СССР киңлеген дә искә алсак, бу сан 7 миллионнан артып китә. Гомумән, кайбер мәгълүматларга караганда дөньядагы татарларның саны 10 миллионнан артык.
Безгә, хөрмәтле милләттәшләр, берничек тә сыегаерга ярамый. Халык санын алган җаваплы көннәрдә куелган сорауга барыбыз да бертавыштан «Без татарлар!» дип җавап бирик!
2002 ел
Татар бармы?
Бу сорауны 1937 елда ук дөнья куйган румын татары Мәхмүт Ниязи язган. Аннан соң инде күп сулар акты. Ә татар әле исән һәм һич кенә дә үләргә җыенмый. Моның сәбәбе татарның тирән тамырлы халык булуында. Татар дөньясы, 1895 елда ук инглиз галиме Эдвард Паркер раслаганча, 3 мең еллык тарихи тамырларга барып тоташа.
Шушы тамырларыбыз безгә бүгенге атамабызны әманәт итеп калдырган. Болгар тамырыбыз безгә ислам динен, аның алдынгы мәдәниятен ирештергән. Кыпчак тамырыбызга без бүгенге телебез белән бурычлы. Хәзәрләр да безгә чит түгел. Менә шушы борынгы татар тамырларыбыз безне хәзерге рәвештәге милләт итеп формалаштырган.
Тарих юлы сикәлтәле, анда һәрвакыт киртәләр очрап тора. Татардай бөек, дөньяны дер селкетеп торган, берничә дәүләт төзегән халык өчен коллык упкынына төшү фаҗигәнең дә фаҗигәсе. Габделбарый Баттал моны «яһәннәм» белән чагыштырган. Бу чыннан да шулай була. 1552 елдан соң аның мең еллар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәсе юкка чыга. Ул Казаннан, елга һәм юллардан ерак җирләргә сөрелә.
Әйе, татар горур булып яшәгән халык. Бүгенге көнне безнең өчен иң әһәмиятлесе әнә шул горурлыгыбызны саклап калу. Чөнки горурлык яшәүнең төп чыганагы. Горур халык теленең дә, яшәү рәвешенең дә сагында тик үзе генә тора.
Ә ни өчен соң Мәхмүт Ниязи татарның юкка чыгу мөмкинлегеннән шикләнгән? Ни өчен Гаяз Исхакый инкыйраздан кисәткән? Хәтта Һади Атласи да, татарга Совет иле тарафыннан автономия бирү үлем алдыннан очсыз дарулар белән тутыру, дип атаган[34].
Болар берсе дә юкка түгел. Башка халыклар дөньясына чумып, алар арасына кереп югалу куркынычы һәрвакыт булган. Монда иң куркыныч нәрсә катнаш никахлар. XX гасырның 20 нче елларында Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы булып торган Сәхибгәрәй Сәедгалиевнең хатыны марҗа була. Әлбәттә, аннан соңгы буыннар инде рус кына була. Без күп вакыт татардан чыккан данлыклы русларны күккә чөябез. Дөрес, милләтебезнең асыл затлары башкалар өчен кирәк икән, димәк, зур сәләтләргә ия дигән сүз. Ә шулай да Тургеневның, Державин, Куприн һ. б. ның татарга ни файдасы булган? Ә бит Купринның татарлыгы белән горурланып, башына түбәтәй киеп йөрүеннән башка бернинди татарлыгы да юк. Болар, нигездә, барысы да руслар. Тургенев рус теленә мәдхия җырлап йөрүче татар токымыннан.
Мин әйтеп үткән шәхесләрнең үз тарихлары, аларның тамырлары инде күптән татарлыктан өзелгән. Ә чын милли горурлык ул халыкта. Ул безнең бишек җырларыбыздан ук башлана. Нәкъ менә шунда Ана кеше баласына милли моңнарыбызны сеңдерә, аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән тел ачкычын иңдерә.