Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Хузин Фирдаус


Фирдаус Хузин

Күкләр шаһит. Документаль бәян, хикәяләр


© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Хуҗин Ф. Х., 2015

Күкләр шаһит

Документаль бәян

Бөек Ватан сугышында

Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

Совет халкының дөньяны фашизм афәтеннән коткаруына 70 ел тулды. Элекке Советлар Берлегендә яшәүче милләтләрнең үзара дус-тату булуы, дошман каршында тоташ стена булып күтәрелүе Бөек Ватан сугышында җиңүгә китерде.

Билгеле, сталинчыл йогынты тәэсирендәге генералитетның, корбаннар белән исәпләшмичә, дистәләрчә мең солдат һәм офицерларын, күп чагында гади пушка «ите» дип карап, үлемгә китереп тыгулары, армиясеармиясе белән әсирлеккә төшерүләре берничек тә аклана алмый.

Миллионлаган совет әсирләренең күп өлеше фашист концлагерьларында кырылды. Безнең якка исән кайтканнарын кабат ачы язмыш көткән булып чыкты кайберләре, махсус бүлек иләге аша үткәндә, гаепләре зур дип, атып үтерелде; кемнәрдер Колымага сөрелде, сугыш ахырындарак әсирлеккә төшкәннәр фильтрацион лагерьларга ябылды.

Шундыйларның берсе Татарстанның Апас районы Түбән Барыш авылында гомере буе авылдашларыннан үзе турындагы чын хакыйкатьне яшереп гомер кичерергә мәҗбүр булган, 1920 елда туып, нибары 60 яшендә, сугышта алган яраларыннан, туңу-өшүләрдән, әсирлектәге кимсетүләрдән гүр иясе булган сугыш ветераны, ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы-радисты Хәлимов Габделхак Хәлим улы.

Табигате белән тыйнак Хак аганың (көндәлекләрендә үзе шулай язган.  Авт.) әсәрдә алты еллык армия һәм канкойгыч сугышларда катнашу вакыты турында гына сөйләнер һәм ул беренче заттан «мин» дип язылыр.

Хатыны Кәримә апаның һәм балаларының гозерен үтәп язылган ошбу документаль бәян әсир ителгәннәрнең рухына бер дога булып барып ирешсен.

I бүлек

Әсирлектә

Йөз икенче очыш

1945 елның унберенче март иртәсе. Шылт иткән аваз юк. Көнчыгыш тарафтан ашыкмыйча гына күтәрелеп килүче кояш, нурлары белән офыкны кызыл төскә манып, тиздән көндәлек сәяхәтен башлап җибәрәчәк. Балтыйк диңгезе тәэсирендә нык суынган һава, сулаганда йөзләгән энәләре белән сулыш юлларына, үпкәгә кадала. Офицерлар бер төркем, без, сержантлар, аерым булып, эскадрильябыз белән ашханәгә иртәнге чәйгә барабыз. Аяк астында кар шыгырдый. Кәефләр күтәренке. Безнең полкка сугышчан боерык кичтән үк җиткерелгән, очасы маршрутлар картага сызылган, бомбага тотасы объектлар билгеләнгән. Бу якларда томансыз аяз көннәр сирәк булганга, сүз күбрәк һава торышы турында бара. Экипажның радисты Захаров:

 Бүген ким дигәндә өч сугышчан очыш ясарга туры килер әле,  ди. Көн шундыйга охшаган.

Мин аны:

 Алдан сөйләшергә ярамый. «Алдан сөйләшсәң, юраганың юш килми» ди торган иде безнең әти,  дип бүлдерәм.

 Мин андый хорафатларга ышанмыйм. Йөздән артык сугышчан очыш ясадык, күпме дошман ныгытмаларын, эшелоннарын җир белән тигезләдек безгә шайтаным да булганы юк. Бу юлы да исән-сау әйләнеп кайтырбыз,  диде радист күтәренке рухта.

 Күз тидерә күрмә. Исән барып, сау кайтырга язсын,  дидем, алда торган билгесезлектән күңел төпкелендә үземә дә аңлашылмаган шомлану тоеп.

Янәшәдәге офицерлар төркемендә атлаучы экипаж командиры өлкән лейтенант Куликов безнең әңгәмәгә колак салып барган икән.

 Разговорчики,  дип кисәтте командир көр тавыш белән,  ну-ка, теманы үзгәртегез!

Ашханәгә барып җиткәнче бүтән сүз куертмадык. Һавага һәр күтәрелгән саен, очучылар гәүдә авырлыгын шактый югалта, шуңа аларны яхшы ашаталар. Бүген дә өстәлгә иртәнге лимонлы чәй янына күп итеп ак француз булкасы белән ветчина, плиткалы шоколад куйганнар. Ашагач, кәефләр күтәрелеп китте. Инде кояш та ярыйсы ук күтәрелгән. Аның нурлары юка боз белән капланган кар өстендә миллионлаган чаткылар уйнатып җемелди, агач ботакларында асылынып торучы озынча боз тамчыларын алтынсу-кызгылт төскә манып, күзләрне иркәли. Тиздән фашист дигән явызны Балтыйк буендагы өнендә дөмектереп, Берлин юнәлешендә хәрәкәт итүче гаскәрләргә ярдәмгә очачакбыз, ул көнгә ерак калмады инде. Шулай да гитлерчыларның каршылыгы көчле әле, пропагандалары дан җырлаган «Дранг нах остен» ныгытмаларына өметләре зур. Верховный башкомандующий иптәш Сталин әмере буенча, Көнчыгыш Пруссиянең төп терәге саналган крепость-шәһәр Кёнигсберг апрель башларыннан да соңга калмыйча алынырга тиеш. Бу уңайдан инде «Кёнигсбергны алган өчен» медале дә булдырылган, диләр. Медаль булдырылгандырмы-юктырмы, анысы безгә караңгы, әти әйтмешли: «Булса хуп, булмаса хуш». Ул көнгә кадәр әле яшәргә кирәк. Казармага кайткач, очканда устав буенча каралган җылы киемнәрне кидек, һаваның җир өстендә салкын булуы бер нәрсә, дүрт мең метр биеклектә тагын да салкынрак.

Аэродромга барып җиткәндә, иртәнге сәгать уннар иде. Килүебезгә техниклар очкычларны кабызып, моторларын җылытканнар, суынмасынга, фюзеляжларын чехол белән каплап куйганнар. Төш туры якынлашуга карамастан, һава һаман салкын. Әүвәл баскычтан салонга экипаж командиры Куликов, аның артыннан штурман Плюхин, аннан соң мин һәм радист Захаров күтәрелде. Һәркем үзенә тиешле урынга урнашкач, двигательләрне кабызырга команда булды. Алар кабызылып, кирәкле оборотларын җыйгач, Куликов җирдәге командный пункт белән элемтәгә кереп, очарга рөхсәт сорады. Элемтә буенча эскадрильядагы тугыз очкыч белән командалык итүче эскадрилья командирыннан да рөхсәт алынды. Менә инде безнең самолёт старт полосасына чыгып килә. Моторлар үкереп, аны һаман саен алга куалыйлар. Ул кардан арчылган бетон полоса өстеннән йөгерде-йөгерде дә, кинәт җирдән аерылып, югарыга күтәрелә башлады. Эскадрильядагы тугыз самолёт та шул ук манёврны кабатлап, төркем алдыннан очкан командир машинасы артында үз урыннарын алды. Биеклек арткан саен, самолёт эчендәге җылылык кими бара, салкын инде борын очларын, битне чеметтерә. Җирдән нинди ераклыкка күтәрелүебезне белергә теләп, очкычтагы приборларга күз салам: биеклекне күрсәтүче ук дүрт километрлы билгенең уң ягына чыккан, димәк, очкан чакта үтәлергә тиешле югарылыкка менелгән. Йортлар шырпы кабы зурлыгында, тимер юлдан тәгәрәүче эшелоннар бала-чага уенчыгы кебек кенә күренә. Куликов безнең кәеф ничеклеге белән кызыксына. Бакчы, башка чакларда андый сентиментальлеккә бармый торган иде, хәерлегә булсын. Ул борын астыннан ниндидер көй шыңшый башлады. Бусы нервыга тия, тик аңа «туктат!» дигән әмер биреп булмый, мин өлкән сержант кына, ә ул өлкән лейтенант.

Эч пошканнан, Захаровтан:

 Хәлең ничек?  дип сорашам.  Нигә эндәшмисең? Әле иртән генә әллә ниләр сөйләнгән идең.

 Шайтан белсен хәлне, башка әллә нинди уйлар килә, диде радист.

 Күңелеңне төшермә, без күрәсен башка берәү күрмәс,  дигән булып, Николайга күз кыстым.

Борчылырга сәбәп юк кебек. Ике яктагы моторның тигез гөрләп эшләвеннән башка тынлыкны берни бүлдерми. Ләкин моның алдавыч тынлык икәнен очучы халкы күптән белә. Чыннан да, полкның бездән алдарак очучы самолётлары арасында зәңгәрсу-кара төтен болытлары хасил була башлады. Бу дошманның зенитка батареялары телгә килде дигән сүз. Сул канатта очучы бер самолёт, снаряд тиюдән сикереп, өскәрәк күтәрелгәндәй итте дә, ялкынга уралып, түбәнгә омтылды. Аның артыннан кара койрык кына сузылып калды. Парашюттан сикерүче-фәлән күренмәде. Күрәсең, экипаж шунда ук һәлак булгандыр. Тешләр тешкә кысылды, әмма бернишләр хәл юк без сугышчан иптәшләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтүдән мәхрүм идек. Җирдә андый мөмкинлек бар: пехота булса, һөҗүмгә барганда кемдер пуля яки снаряд ярчыгы тиеп егылса, шуышып булса да аның янына килергә, ярасын бинт белән кысып бәйләргә, яралыны санитаркалар кулына тапшырырга була; танкистлар да янган танктан иптәшләрен сөйрәп чыгара ала, ә һавада юк. Самолёт эчендә үк һәлак булмасаң, парашюттан файдаланып, исән калырга тырышу үзеңнән тора. Сикереп өлгерәсең икән, яшәү шансы арта. Тик әле бу котылу түгел, чөнки һавада парашют куполы астында акрын гына җиргә төшкәндә, фашист истребителе әйләнеп килеп пулемётыннан атып үтерергә мөмкин. Андый язмыштан котылсаң да, күбесенчә дошман тылына сикерергә туры килгәнлектән, әсирлеккә эләгү куркынычы бермә-бер арта. Ә Верховный башкомандующий әсирлеккә төшкәннәрне илен сатканнар рәтенә кертә.

Безне озатырга тиешле истребительләр торган аэродромны инде үткән идек. Радиоэлемтә буенча аларның һавага күтәрелүе турында хәбәр алдык. Хәбәр алыну белән, полктагы эскадрильялар бер-бер артлы сугышчан курска ятты. Дошман зениткаларыннан ачылган ут, самолётның төрле ягында шартлау дулкыннары хасил итеп, очкычыбызны як-якка чайкалдыра, әче төтен исе салонга да үтеп керде. Безнең эскадрильяның койрык өлешендә баручы бер самолёт туры тиюдән утлы шар булып әллә кайларга чәчелде, бу аның бортында бомбалары шартлаганнан. Монысы инде җитдирәк, әгәр очкычлар арасындагы ара ераклыгы якын булса, башкаларга да зыян килергә мөмкин. Безнең очкыч, чыгымчы ат шикелле, бер якка тайпылды, тик командир да, штурман да күп мәртәбәләр сугышчан очыш практикасын үткән кешеләр артык маҗарасыз гына машинаны тиешле курска яткыра алдылар.

Бәреп төшерелү

Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истребительләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югарыда өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребительләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр. Кёнигсберг өстенә якынаю белән, аларның хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да, козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» алар өстенә ябырылды. Шунда гына без алдануыбызны аңладык, бу  дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулемётларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемёт установкасы өскә таба атарга көйләнмәгән, ә дошман өстәрәк бөтерелә. Люкларын ачып, бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде, күз алдында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте. Билгеле, очкан курстан тайпылып, дошман ягы белән һава сугышына керешеп китү мөмкинлеге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Ә бу безнең планга керми. Бары бер юл кала һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан соң, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!» дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнең очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт машинабызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тәрәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна, экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолёт белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штурвалны тыңламый да иде бугай. Тизлек югалганнан югалып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән самолёт котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул тарафка борылып карауга, күз алларым караңгыланып китте. Николайга карарга куркыныч: куллары салынып төшкән, йөзтүбән капланган башы канга баткан, баш капкачы ачылып, миләре күренеп тора. Күпме эндәшсәм дә, Захаровта яшәү чаткылары күренмәде, ул үлгән иде. Колагым шаулый. Каяндыр, бик ерактан, әллә командир, әллә штурманның «Сикерегез!» дигән әмере яңгырады. Мин ничек люкны ачып сикерүемне хәтерләмим. Һавада, парашют куполы астында, салкын тәннәрне куырганга айнып киттем. Күрәсең, сикерүем дә, парашют боҗрасын тартуым да аек акылымнан башка, инстинкт буенча эшләнгән. Мин акрын гына чиксез зәңгәр күк биеклегендә тибрәләм. Әнә астарак, шартлаудан төрле якка чәчелеп, җилдә тирбәлгән кәгазь кисәкләре кебек, аска омтылучы самолёт кисәкләре шәйләнә. Алар күпмедер вакыт күзгә күренеп очалар да, бушлыкта юкка чыгалар. Тирә-якта тынлык хөкем сөрә, миннән башка бернинди тереклек әсәре юк кебек тоелды. Ләкин бу алай түгел икән, колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм, шрапнель яңгыры чәчеп, ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә. Туңган булсам да, куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен, аста җәелеп яткан Кёнигсбергның йортлары да якынаялар, урамнар, шул урамнарда ары-бире чабышкан кешеләр шәйләнә. Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы булдым әсирлеккә эләгәчәгем көн кебек ачык. Парашют бауларын тарткаларга мөмкинлегем юк, кулларым туңып өшегәннәр иде. Әнә үзәктәге урамнарның берсендә гитлерчыларның зур гына отряды стройга тезелеп баскан. Алларында торган берәү кулларын бутый-бутый нидер аңлата, күрәсең, командирларыдыр. Офицердан күреп, стройда торучы солдатлар да минем тарафка карап тора башладылар булса кирәк. Немец офицерының «Зольдатен, ахтунг!» дигәне ишетелде, үз буйсынуындагыларны уяу булырга чакыруыдыр инде. Каты җиргә аяк басуым солдатлар алдына ук туры килде. Парашютның чүпрәге артымнан төшеп җир өстенә таралырга да өлгермәгән иде әле, немец офицеры чабып килеп, сул кулы белән комбинезон якасыннан эләктерде, уң кулына тоткан перчаткасы белән, «русин швайн» дип сөйләнә-сөйләнә, яңакларыма суккалады. Аннары, каты гына этеп җибәреп, солдатларына парашютымны ычкындырырга боерды. Тегеләр мине парашют бауларымнан азат иткәч, өстемдәге җылы комбинезонны салдырып алдылар. Болай да туңган гәүдәм рәхимсез салкыннан тагын да ныграк куырылды. Алар минем белән озак әвәрә килмәделәр, ике автоматчы, эткәләп, янәшәдәге урамда урнашкан комендатурага алып китте. Анда бер бүлмәгә кертеп бикләп тә куйдылар. Станция ягында авиаполкның бездән соң очучы эскадрильялары ташлаган бомбалардан шартлау авазлары ишетелә. «Кайбер сугышчан иптәшләргә фортуна елмая шулай да» дигән моңсу уй күңел төпкелендә баш калкыта. Эх, шулар арасында булсаң иде хәзер!

Комендатура бинасының коридорыннан барганда, каршыга очраган немецларның йөзләренә игътибар иттем: аларның чыраена аучы эзәрлекләвеннән качып баручы кыргый җәнлек куркуы чыккан. Димәк, үзләренең соңгы сәгатьләре якынлашуын аңлыйлар, тиздән котылгысыз җәза киләчәген тою аларны шулай чарасыз иткән.

Ярым караңгы бүлмәдә миннән башка кеше юк иде. Күп тә үтмәде, кабат ишек ачылды. Янә биш әсирне китергәннәр икән. Тик аларны тануы читен, комбинезоннары янып теткәләнүе өстенә, куллары, битләренә кадәр пешеп кабарган. Кашсыз, керфексез күз кабаклары йомылып, күзләре капланган. Алар артыннан ук тагын бер кешене сөйрәп керттеләр. Никтер аның парашютын да алып кергәннәр иде. Парашютны стена буена ыргыттылар да яралыны шуның өстенә салдылар. Аның аягына да басып торырлык рәте калмаган. Сызлана, күрәсең. Түзә алмыйча ыңгырашуы болай да киеренке нервларга авыр тәэсир итә. Мин, аның сызлануларын җиңеләйтергә теләп, янына барып тезләндем.

 Кем син, әй, җан иясе?  дип эндәшүемә яралы очучы көч-хәл белән күзләрен ачты. Мин безнең звено командиры өлкән лейтенант Бобровны танып, тетрәнеп киттем. Командир да таныды бугай, әрнүле йөзенә елмаю кундырырга теләп, авызының бер читен кыегайтты:

 Синең кебек үк кеше, Хәлилов. Танымыйсыңмыни?

 Таныдым, иптәш өлкән лейтенант.

 Тсс, артык тавышланма. Монда кирәкмәгән колаклар да булуы бар, авызыңны чамалап ач.

Дальше