Аңладым, иптәш командир, дидем мин акрын тавыш белән. Берәр төрле ярдәм кирәк түгелме?
Их-х, өлкән сержант, тән генә түгел, менә монда эчтә януына чыдашлы түгел. Җиңүгә дә күп калмаган иде бит, кем уйлаган язмыш дигәннәре немец әсирлегенә китереп ташлар дип.
Мин өлкән лейтенант Бобровны юатырлык сүз таба алмадым, үземнең дә эчемдә хисләр кайный, янарга ялкыны гына юк.
Бер сәгать вакыт үткәндерме, сул яктагы ишек ачылып, бусагада ябык йөзле, озын буйлы, киң җилкәле обер-лейтенант формасында берәү пәйда булды.
Попрофф, диде ул, урысчаны вата-җимерә, Бобровны допроска чакырып.
Өлкән лейтенант икеләнгән шикелле беравык ишеккә карап торды да дүртаяклап торып басмакчы булды. Тик аның талпынуы барып чыкмады. Мин, командирыбызга ярдәмгә килергә теләп, шунда омтылдым.
Обер-лейтенант:
Отстаффить! дип кычкырды. Перчаткалы кулын изәп, ияреп кергән автоматчыга Бобровны алырга күрсәтте. Тегесе, җәһәт атлап, һаман аягына баса алмаган өлкән лейтенант янына килде. Автомат түтәсе белән китереп сугудан Бобров идәнгә тәгәрәде. Аны, ничек кирәк алай аягына бастырып, допроска алып киттеләр.
Допростан кайтканын көткәндә, ул яктан илереп кычкырган авазлар ишетелде, күрәсең, өлкән лейтенантны кыйныйлар иде. Аны култыклап алып килеп камерага кертеп атканда, танырлыгы калмаган иде: болай да шешенке йөзе канга баткан, аскы ирене ярылган, маңгаеннан да кан саркып тора.
Башка камерадашларны да чакыра тордылар, берәм-берәм сорау алып, кыйнап китерә тордылар. Чират миңа да җитте. Бу хәлләрне күреп күңел каткан, эчтә нәфрәттән башка һични калмаган, курку хисе дә каядыр юкка чыккан иде. Башта «барыбер үләсе» дигән уй бөтерелә. Сакчы кабинетка төрткәләп керткәндә, өстәл артындагы ябык чырайлы обер-лейтенант минем кызылармияче кенәгәсен кулында әйләндергәләп утыра иде. Аның янында тәрҗемәче басып тора. Ул обер-лейтенантның колагына иелеп нидер әйтте, тегесе күтәрелеп карады да үзләренчә кычкырды. Тәрҗемәче:
Фамилияң? дип кабатлады. Миннән җавап булмагач, немец офицеры, аягүрә басып, салкын карашы белән миңа текәлде.
Халилофф? диде фашист, вата-сындыра. Көтеп тә җавабымны ишетмәгәч, кайсы полктан, дивизиядән булуым белән кызыксынды. Мин һаман дәшмәдем. Немец офицеры яныма ук килеп басты. Телеңне йоттыңмы әллә? дип, искәрмәстән ияк астына сугып җибәрде. Фашистның кеше кыйнау буенча тәҗрибәсе зур иде, күрәсең, күземнән утлар күренде. Аяк өстендә басып кала алмадым, әллә ничә адымдагы өстәл читенә очып, башым белән килеп бәрелдем. Гитлерчының немецча нидер сөйләнә-сөйләнә котырынып типкәләвен томанлы гына хәтерлим. Аннары шәм кебек лепелдәп торган аңым сүнеп, караңгы бушлыкка очтым.
Аңыма камерада гына килдем. Идәнгә кертеп ыргытканнар, янәшәмдә идән себерә торган себерке ята. Башым чуен кебек авырайган, күз алларым әлҗе-мөлҗе килә. Торып утырмакчы идем, умыртка сөяге авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Ни хикмәттер, стенада сәгать эленеп тора. Камера тынлыгын сәгать текелдәвеннән башка берни бозмый. «Тек-тек, тек-тек». Бу текелдәү тавышы без әсирләргә үлем сәгате якынлашуын искәртә кебек. Төнге уникеләр тулганчы, камерага башка аяк басучы булмады. Ишек артындагы сакчының коридор буенча йөренүеннән башка шылт иткән аваз да юк. Бу һава дивизияләре берсе артыннан берсе килеп бомбага тотылучы шәһәр өчен сәер тынлык иде, зур шартлау алдыннан була торган тынлык.
Пилауга күчерелү
Стенадагы сәгать уникене сукканда, кинәт ишек ачылып китте. Ике автоматчы артыннан овчаркалар җитәк-ләгән ике офицер килеп керде. Алар идәндә ятучы әсирләрне, типкәләп, аякларына басарга мәҗбүр иттеләр. Үзләре бертуктаусыз: «Шнелле, русин швайн», дип җикеренәләр. Һични аңламыйча як-якка, бер-беребезгә каранабыз. Атарга алып баруларыдыр инде дип уйлап, кулларны кысышып, чыгу ягына юнәлдек. Коридорда безне тагын берничә хәрби каршы алды. Урамга алып чыккач, алар, җиде кешелек төркемебезне төрле яклап урап алып, төнге урамнар буенча поезд вокзалына таба алып киттеләр. Димәк, әлегә безне атмаячаклар. Фашистларның ниндидер планнары бар кебек. Шулай булып чыкты да. Станциягә килеп җитү белән, безнең җидебезне дә бер кечкенә вагонга куалап кертеп, өстән бикләп тә куйдылар. Ул арада паровоз, сызгыртып алгач, вагоннарны дерт итеп сискәндереп кузгалып та китте.
Таң алдыннан поезд ниндидер бер станциягә килеп туктады. Ишекләрне ачып, вагоннан төшәргә боердылар. Бер-бер артлы җиргә сикердек. Төрткәләп стройга тезделәр дә ашыктырып алга куаладылар. Әле юньләп яктырып та җитмәгән. Әче җил исә, кар катыш яңгыр ява. Тәүлек буе авызга валчык та капмаганлыктан, аяклар хәлсезлектән бөгеләләр. Юка кием аша юеш җил тәннең бөтен җиренә үтеп керә, тешләр тешкә тими. Күбебез баш киемнәрсез. Юешлектән, салкыннан чәчләр бозланып катты. Әгәр озаграк барсак, тиешле урынга килеп җитә алмаган булыр идек. Ярый әле «һальт!» дигән аваз яңгырады. Безне пристаньга куалап керттеләр, анда бер-беребезгә елышып чак кына җылынгандай иттек. Зур гына көймә китергәннәр икән, шуңа утыртып, бухта аша каршы ярга чыгардылар. Диңгез ярыннан йөз илле метрлар чамасы ераклыкта урнашкан кызыл кирпеч бинага керттеләр. Бу бина немецларның гауптвахталары кебегрәк нәрсә иде бугай, җиде кешелек төркемебезне, икегә аерып, камераларга яптылар. Мин безнең белән бергә туры килгән штурманнан:
Нинди җир бу? дип сорадым.
Пилау каласы диләр моны, туганкай, дигән җавап ишеттем.
Рәшәткәле тәрәзә янына басып озак кына диңгез ягына карап торсам да, тышта томанлы һәм яңгыр булганлыктан, су өстендәге хәрәкәт абайланмады. Гәүдәдә нык арыганлык сизелә, сөякләр сызлый. Башкалар кебек идәнгә сузылып ятудан башка чара юк иде.
Бу көнне безнең янга кичкә кадәр керүче булмады. Тамакны алдап булмый шул, эчләр аркага ябышкан кебек, күзләр эчкә батып, яңаклар суырылып калды. Кич белән шулай да һәрбер әсиргә берәр стакан җылымса су өләштеләр. Әмма су эчү тагын да ныграк ашыйсыны китерде. Шулчак ничектер мәктәптә укыган елларымда, пионер лагерена ял итәргә барганда, колхозның бүләк итеп әллә ничә бөтен икмәк биреп җибәрүе искә төште. Ул икмәкнең тәме һаман да авызда торган кебек
* * *
Ул җәйне пионер лагеренда беренче сменада ял итәргә яхшы укучылардан Лотфи, Нәфыйк һәм мине сайлап алдылар. Әниләр фанера чемоданнарга кирәк-яракны тутыргач, безне колхоз кәнсәсенә кадәр озата килделәр.
Хәмидулла, юлда барганда берүк оланнарга күз-колак була күр инде, бала-чага бит, шаярып, тәгәрмәч астына кермәсеннәр, дип, ат җигеп безне илтүче Хәмидулла агайга гозерләрен җиткерделәр.
Хәмидулла агай кулына капчык күтәреп, кәнсә баскычыннан төшеп килә иде. Ул капчыкны яшь бала тоткандай кочаклаган, зур саклык белән аны арбага куйды.
Ярар, җиңгәчәйләр, бер дә аптырамагыз, шайтаным да булмас ташбашларыгызга. Мин үзем алар күк вакытта юл тузанында тәгәрәп үстем. Ул чагында лагерь дигәннәре дә юк иде, дип сөйләнде.
Безне капчыктан килгән тәмле ис әсәрләндерде. Бу борыннарны кытыклап, магнит кебек үзенә тартучы яңа пешкән арыш ипие исе. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп, капчыкка карыйбыз. Гел ач булмасак та, алабута яки бәрәңге кушмыйча пешерелгән «чын» ипи ашау ул елларда азларга гына тәти иде.
Ял иткән урыныгызга баргач җитешерсез, диде Хәмидулла агай, безнең ымсынуны күреп.
Шулай да арбада урын алганда, һәркайсыбыз ипиле капчыкка якынрак утырырга тырышты. Сабыйлык дими, ни диярсең.
Яшеллеккә чумган калкулыклар, тугайлар аша бара торгач, ашау кайгысы онытылды. Апас урманында туктап ял иттек. Ат сөзгәк юл буйлап аска юыртканда, Хәмидулла агай еракта биниһая озын тасманы хәтерләтеп ялтырап яткан манзарага төртеп күрсәтте:
Зөя елгасы шушы була инде, оланнар.
Исебез китеп агай күрсәткән якка карыйбыз. Без якынайган саен, тасманың үлчәмнәре дә арта, кояш нурларына коенган су өсте көмеш төсенә кереп елкылдый.
Тауны узгач, болынлык башланып китте. Болынлык елга буйлап сузылган, елга ярлары күп урында куе таллар белән капланган. Төн ягына борылып, ярты чакрымнар баргач, елга аша салынган күпердән чыгышлы. Күпернең аргы ягында Дәвеш авылы башлана. Дәвеш артык зур булмаган гаҗәеп матур нарат урманы янәшәсендә генә. Төз урамның ике ягы буйлап гади генә, чын авылча итеп салынган өйләр тезелеп киткән. Хәмидулла агай, урам башына чыгып җитәрәк, дилбегәсен капылт уңга тартты.
Тпру-уу, малкай, дип, атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты. Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп җиттек, төшегез, диде, үзе җәһәт кенә арбасыннан җиргә сикереп.
Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:
Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр, дип, безгә эндәште.
Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнең арттан:
Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипине, дип кеткелдәп калды.
Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулъюгычта әйбәтләп юганнан соң, күңелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы, Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык
Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, минем хәтеремә башка нәрсә түгел, ә балачакта лагерь ашханәсендәге борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып, күзләремне йомдым. Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын
Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фашистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, диңгез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлыктагы пароходлар, хәрби катерлар ары-бире йөреп тора, сирәк кенә су асты көймәләре күренә.
Һава тревогасы башланды. Һавада диңгез ягыннан совет штурмовиклары пәйда булды. Алар су өстендәге корбаннарына ташландылар. Пароходлар, катерлар, тилгәннән качып котылырга тырышкан чебешләр кебек, тәртипсез рәвештә бухтадан ачык диңгезгә омтылды. Очкычлардан ташланган бомбалар әле анда, әле монда су баганалары күтәрә, очучылар пушкаларын да эшкә җигәләр бомба сызгыруы белән пушкадан аткан тавыш аерыла. Менә бер пароход, бомба эләгүдән күз алдында кисәкләргә аерылып, башта һавага күтәрелде дә, агач-тимер-төтен-су массасына әверелеп, төпкә китте. Икенче йөзгеч белән дә шул хәл кабатланды. Эскадрильяларның, берсен берсе алыштырып, берничә сәгать туктаусыз дәвам иткән һөҗүме нәтиҗәсендә фашистларның өч пароходы һәм ике бронекатеры юкка чыгарылды. Әле болары без күргәннәре генә, ә күрмәгәннәре ничә булгандыр, шайтан белсен. Штурмовиклар диңгез өстен генә түгел, пристаньны һәм шәһәрне дә бомбага тоттылар. Гауптвахта тәрәзәләре беренче шартлаулардан ук коелып төште. Якын-тирәдәге йортларның чүлмәк түбәләре әллә кайларга чәчрәп очканы күренә, кайбер биналар, бомба туры килеп, картон уенчыклар кебек җимерелә. Безнең хәл тәбегә эләккән тычканныкыннан әллә ни аерылмый. Фашистларның диңгез суднолары, ныгытмасы, җанлы көчләренең күз алдында юкка чыгарылуы куанычлы булса да, үлем һәр мизгелдә үзебезгә дә яный. Шуңа да сәер тойгы астында калдык: сөенеч белән курку янәшә. Хәер, беренчесе көчлерәк бугай. Әсирлектән барыбер котылып булмаслыкны уйлап, үзебезнекеләр бомбасыннан һәлак булуың яхшырак дигән фикергә киләсең.
Гауптвахтадан егерме метрлар тирәсендә генә бомба шартлады. Стенадан штукатурлар коелды, берничә урында зур ярыклар хасил булды. Менә ул үлем, очучы йөген егерме адымнар сулгарак бушатса, без якты дөнья белән хушлаша идек.
Ниһаять, тынлык урнашты. Тик караңгы төшеп килгәндә генә төнге бомбардировщиклар эшкә кереште. Бусы психикага тагын да катырак тәэсир итә икән. Чөнки көндез тәрәзәдән тышкы яктагы мәхшәрне өлешчә күрү мөмкинлеге булса, төнлә үзеңне бөтенләй ярдәмсез хис итәсең. Очкычлардан ташланган бомбалар, әче сызгырып, нәкъ синең өскә төшкәндәй тоела. Бөтен тирә-як сызгырудан, шартлаудан тетрәп тора: җир генә түгел, йорт стеналары да чайкала кебек. Төне буе коридорда, эт өргән авазга охшаган тавышлар чыгарып, фрицлар чабышып йөрде. Алар куркудан үз-үзләренә контрольләрен югалтканнар иде бугай.
Иртә беләнгә бар да тынды. Бүген әсирлеккә эләккәнгә өч көн. Шулай булса да, ашарга бер сынык икмәк биргәннәре юк. Хәер, ашау кайгысы гел онытылды. Гитлерчылар кайчан кереп атарга алып чыгарлар икән дип көтәбез. Барысына түзәргә була, тик тартасы килүгә чыдар әмәл юк. Аптырагач, кайчандыр тәрәзәгә маскировка өчен ябыштырылган сары газета кисәкләрен ертып, тәмәке урынына көйрәтәбез. Тартасы килүне киметмәсә дә, төтене чыккач, нәфес азрак басыла тагын.
Ундүртенче март
Бөтен җирне томан каплаган. Диңгез ягында да берни күренми. Ул тарафтан бары тик су өстендәге судноларның авыр уфылдаган тавышлары гына ишетелә. Без ябылган бинаның тәрәзәсе төбеннән бертуктаусыз диярлек автомашиналар, сугыш техникасы агыла. Машиналарның әрҗәсе күбесенчә брезент белән капланган авыр йөк төялгән булырга тиеш, чөнки моторларының үкереп эшләве моңа дәлил.
Томан чак кына таралу белән, берничә автоматлы сакчы ияртеп, камерага немец офицеры керде. «Шнелле», дип ашыктырып, урамга куаладылар. Инде тәүлектән артык башка камерадагыларны күргән юк иде. Мин танып белгәннәрдән алты кеше, шулар арасында экипажыбыз штурманы кече лейтенант Плюхин да бар иде. Ул элек тә буйга кечкенә, чандыр иде. Әсирлеккә эләккәч, бөтенләй кечерәеп, үсмер малайларга охшап калган. Аны исән килеш күргәч, куанычым эчемә сыймады, янына килеп, иңнәреннән кочтым. Владимирдан экипаж командиры турында да сораштым. Штурманның йөзенә кайгы билгесе чыкты.
Юк инде безнең командир, парашюттан сикергәндә, фашист истребителе пулемёттан ут ачып, аны теткәләп бетергән, диде ул, башын аска иеп.
Яхшы кеше иде, и-их, сугыш диген. Безнең дә язмыш аныкыннан әлегә исән булуыбыз белән генә аерыла.
Күңелеңне төшермә, өлкән сержант, бәлки, берәр рәте чыгар.
«Нинди рәт чыгарга мөмкин фашистлар өнендә, бүген булмаса, иртәгә юк итәрләр дип, җаныңны учка кысып көтәргә генә кала», дип уйладым мин. Тик кычкырып әйтмәдем, чөнки моннан берәүгә дә җиңеллек килмәячәк, тагын да авыррак кына булачак иде.
Кече лейтенант немецларга ничек эләгүен дә сөйләде. Үзе бер маҗара. Ул парашюттан сикергәч, диңгез ярыннан ерак түгел агачлыкка килеп төшә. Парашют баулары карама ботагына эләгеп, һавада асылынып кала. Күпме тырышса да, үз көче белән агач башыннан төшә алмый. Берничә сәгать шул хәлендә эленеп тора. Нык туңудан аяк-куллары берни тоймый башлый. «Бетүем шушы икән», дип уйлый Володя. Вакыты белән аңы томалана. Бермәлне чит авазлар ишетеп күзен ачса, ул эләгеп торган агач төбендә үк берничә фриц тәгам җыеп утыралар, имеш. Учак та якканнар. Тушёнка банкасы ачып, көлешә-көлешә ашыйлар. Никтер берсе дә өскә күтәрелеп карамый, югыйсә совет очучысын һичшиксез күрерләр иде. Учактан күтәрелгән җылылык, тәмле булып таралган ит исе Плюхинны тәмам айныта. Ул, немецларны сискәндереп, төчкереп җибәрә. Тегеләр дәррәү сикереп торып, коралларына ябыша. Берсе инде атарга дип автоматын төзи, тик икенчесе автоматны читкә борып өлгерә, көпшәдән чыгып очкан ядрәләр янәшәдәге агач ботакларын кыеп төшерә. Очучыларны әсирлеккә алу зур мәртәбә саналганлыктан, дошманнар иренми, Плюхинны, агач әсирлегеннән азат итеп, немец әсирлегенә алып кайта.