Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре күреп, шунда ташландым. Бер-ике төпчекне җирдән күтәреп кесәмә салырга өлгермәдем, арттан килеп кемдер аркама каты итеп оруга тәгәрәп киттем. Янәшәмдә, авызын ямьсез кыйшайтып, сакчы басып тора, үзенчә көлүедер инде. Автомат түтәсе белән суккан икән. Болай да сызлаган умырткам тагын да ныграк авырта башлады. Конвоирларга ияреп безнең төркемне озатып йөрүче тәрҗемәче алай эшләргә ярамаганны аңлатты. Инде бүтән чагында саграк кыландык: күзәтүчеләр күрмәгәндә, тычканга ташланган мәче җитезлеге белән төпчекне эләктерәбез дә эчке кесәгә шудырабыз. Хәлсез әсирләргә көч каян килгәндер, анысын бер Ходай белә. Хәер, тартасы килү тойгысы барысыннан да өстен иде шул.
Төштән соң томан таралуга, тагын үзебезнекеләр очып килеп җитте. Җир өстен кабат дәһшәтле күкрәү авазлары күмде. Безне ашыгычлык белән төрмә ролен үтәүче бинага алып кайттылар. Кичкырын, авиаһөҗүм туктагач, эшкә яраклыларны бер якка, яраланып яисә имгәнеп эшкә чыга алмаучыларны икенче стройга тезделәр. Ике арада автоматчылар озатуында немец офицеры йөренә, әсирләргә эчке тәртип кагыйдәләрен, алар тарафыннан качарга омтылыш ясалса, шунда ук атып үтерәчәкләрен аңлата. Тәрҗемәче урысчага аударып, сүзен сүзгә җиткерә. Стройда торганда селкенергә дә ярамый. Ике төркемдә барлыгы егерме кеше. Каршы яктагылар ишлерәк. Кайсысының бөтен йөзе бинтка уралган, кайсының кулы чүпрәк бәйләп муенына асылган, тәннәре каты пешүдән чиләнеп, киеменә ябышканнары да бар. Минем каршыда ук төнлә ерак араларга оча торган номерлы полк командиры подполковник басып тора, аның аягы имгәнгән. Мескенкәй аксак аягын бераз бушатып кыймылдатып куйды. Исемлек буенча барлау уздыра башлаган офицер аның хәрәкәтен күреп, янына йөгереп килде. Юкка фашист димәгәннәрдер бар куәтенә күн итеге белән подполковникның тез астына китереп типте. Ир уртасы, ыңгырашмаска тырышып, ике куллап тезен тоткан килеш алга иелде. Аның чыдамлыгына җене котырган гитлерчы, арттан баш чүмеченә сугып, яралыны җиргә екты. Әсирләр, немецның подполковникны таптый-таптый изүен күрмәскә тырышып, йөзләрен читкә борды.
Безне камераларга куалап керттеләр. Караңгы төшкәндә, җан башына җитмеш грамм пычкы чүбе кушып пешерелгән икмәк һәм берәр стакан җылы су өләштеләр. Бу тәүлеклек норма. Аннан соң тагын һәр әсиргә ярты литр чамасы болганчык су бирделәр. Табак-савыт юганнан калган су икәнлеге исеннән сизелә иде. Икмәкне болай гына тешләп ашарлык түгел, шакыраеп каткан. Җаен таптык: юынтык суга ипи кисәкләрен ташладык та, болгата-болгата җебеткәннән соң, шулпага ошый башлаган баланданы азлап-азлап эчәргә керештек. Аңа чак кына ниндидер тәм кергәндәй сизелде. Ач тамакка анысы да ярап тора.
Нык арылган. Идәнгә сузылып яттык. Шулай да күзгә йокы кермәде. Уйларым мине ерак үткәнгә, 1940 елның октябрь аена алып китте
Казан Пенза арасы
Кырыгынчы елның унҗиденче октябренә каршы төндә без некрутларны завод клубы яныннан, бөркәүле машиналарга утыртып, Казан тимер юл вокзалына алып киттеләр. Гарифҗан абыем белән беренче мәхәббәтем Мәхмүзә мин утырган машина артыннан текстиль фабрикасы мунчасына кадәр йөгерделәр. Менә алар, ераклашканнан-ераклашып, урам чатындагы багана төбендә басып калдылар. Ут яктысында кул болгаулары аермачык күренә. Мәхмүзә башындагы ак яулыгын салып изи дә изи. «Хуш, туган абыем, хуш, сөеклем Мәхмүзә», дип пышылдый иреннәрем. Моңсу булып китте. Машина әрҗәсендә күңелле гөрелдәшеп барган иптәшләремнең әңгәмәсенә дә катышмадым. Безгә кирәкле поезд иртәгәсе көнне иртәнге сигездән соң гына буласы икән. Булачак гаскәриләр кем каян бушрак эскәмия таба, шунда җайлашып баш төртте. Пензага кадәр озата баручы төркем җитәкчеләребез сүз әйтмәде.
Әллә кая китеп югалмагыз гына, диделәр. Тәүлек буе йокламаган яшь-җилкенчәкнең хәлен аңлый иде алар.
Әниләрнең йомшак урыны булмаса да, арыган яшь тәнгә берничә сәгать йоклап алу яңа көч кертте. Вокзал иртәсен сискәндереп, «Подъём!» дигән аваз яңгырады. Торып аякка басуга, фамилияләп исемлек барладылар. Мин җиде йөз уникенче төркемгә эләктем. Бу төркемгә һава флотына билгеләнүчеләрне җыйдылар. Залга өр-яңа хәрби киемнән, кыска калдырган чәчле, озын буйлы вокзал коменданты килеп керде. Төркем башлыклары аңа үрә катып честь бирделәр. Һәрберсенең рапортын тыңлаганнан соң, комендант башындагы фуражкасын салып өстәлгә куйды. Ашыкмыйча, салмак тигез тавыш белән булачак кызылармиячеләргә вокзалдагы тәртипләр, станциядән рөхсәтсез чыкмау, эшелонда барганда үзеңне ничек тотарга, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиешлекне һәм башка кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Шуннан соң, барыбыз белән саубуллашып, залдан чыгып китте.
Тышкы якта паровоз гудогын кычкыртты. Призывниклар өчен состав биргәннәр икән. Төркемнәрне бер-бер артлы утыру платформаларына алып чыктылар. Һәр төркемне алдан билгеләнгән вагоннарга тараттылар. Паровоз янә моңсу итеп кычкыртты. Шунда яшәп ияләнелгән кала белән саубуллашуы кыен иде. Поезд, тимер тәгәрмәчләре белән рельска дырк итеп бәрелеп, урыныннан акрын гына кузгалып китте. Паровоз, безнең хәлне аңлагандай, авыр пуфылдап куя, рельс белән рельс ялганган җирдә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да кабат алга тартылалар. Без дә шул уңайга алга-артка чайкалабыз. Тизлек артканнан-артып, перронда басып торган кешеләр, соры моңсу биналар артка йөгерә. Казан инде артта кала. Җылы хатирәләр белән бәйле калада сөйгәнем Мәхмүзә, әлегә авылга кайтып китәргә өлгермәгән абыем, инде икенче өемә әверелгән заводым һәм хезмәттәш дусларым кала. Күрешкәнчегә кадәр, хушыгыз, газизләрем. Сез мине онытмагыз, мин сезне онытмам!
Казан Пенза арасы ерак түгел. Зуррак шәһәрләрдә озаграк, ә кечерәк торак пунктларда кыска вакытлы тукталышлар ясап барса да, безнең эшелон, күз бәйләнгәндә инде Пенза вокзалында иде. Монда озак тоткарламадылар, Хәрби һава көчләре өчен очучылар әзерләүче авиамәктәпкә тиешле санда курсантлар җыелу белән, Орёл ягына озаттылар. Ике тәүлек дигәндә, Орёлга барып җиттек.
Авиамәктәптә
Биш көн карантинда тотканнан соң, чәчләрне кыркып, мунча кертеп, хәрби киемнәр кидерделәр. Бер-беребезгә карыйбыз да елмаябыз. «Синме соң бу? Танырлык түгел», дип, шаян сораулар бирешәбез. Гражданскийдан хәрби формага күчү килеш-килбәтләрне нык үзгәрткән: бу хәл күпләребезгә ошый, бераз сәер дә тоела. Хәер, бер-ике атнадан ияләнеп җиттек тагын. Бертөрлерәк курсант тормышы башланып китте. Минем белән утыз алтынчы авиамәктәпкә эләккән Казан егетләре байтак иде, күпчелеге татарлар. Никтер татар милләтеннән булганнарны, тигез санда бүлеп, төрле төркемнәргә тараттылар. Урысча ярыйсы ук сукаласак та, дәреслекләрдәге терминнар аңлау өчен авыр булганга, уку программасына төшенү җиңел түгел иде. Берсендә, әле укулар яңа башланганда, минем белән мәзәккә охшаш кызык хәл дә булып алды. Взвод командиры лейтенант һәр курсант белән аерым сөйләшеп бланк тутырганда, чират миңа җиткәч:
Фамилияң? дип, беренче соравын бирде.
Мин:
Хәлилов, дигәч, анысын теркәп куйды да: Исемең ничек, диде.
Урысча ул «Как зовут» була бит.
Мин:
Хак зовут, дип җавапладым.
Лейтенантның ачуы килде бугай. Бу юлы, катырак итеп:
Я тебя спрашиваю: как зовут? дип кычкырды.
Мин: «Нишләп бу лейтенант әйткәнне бер дә аңламый икән?» дип сәерсендем.
Хак зовут, дидем, тавышыма тимер чыңы кертеп.
Лейтенантның күзләрендә ачу чаткылары биеште. Ул кулындагы каләмен өстәлгә атып бәрде дә:
Вон, вон отсюда! дип җикеренде.
Тәмам аптырашка калып, бүлмәдән чыгып китәргә ашыктым. «Нигә шулай килеп чыкты соң әле?» дип уйладым, үз гамәлләремдә офицерның ачуын китерерлек берни дә тапмыйча. Уйлана торгач, башыма барып җитте: лейтенант үзен үчекли, әйткәнне попугай шикелле кабатлый дип уйлагандыр. Тизрәк кабинетка кереп, взвод командирына:
Мине, чыннан да, Хак зовут, дип аңлаттым, ул менә болайрак языла дип, хәрефләп тә язып күрсәттем. Эшнең асылына төшенгәч, икебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Шул хәлдән соң төркемдәге иптәшләр уку курсы тәмамланганчы мине еш кына: «Как зовут Хак зовут», дип үчекләп йөрттеләр.
Мәктәптә укулар көннән-көн катлауланды. Бигрәк тә радиостанциянең схемасына һәм Морзе әлифбасы буенча сигналларны кабул итү-җибәрүгә бәйле нечкәлекләргә төшенүе авыр иде. Тырыша торгач, монысына да күнектек. Язга кергәч, самолётта һавага күтәрелеп, практик күнекмәләр үтәргә керештек. Анда инде эскадрильядагы очкычлар арасында гына түгел, бер үк вакытта җирдәге команда пункты белән дә элемтәне тәэмин итүгә, мишеньгә атып тидерергә дә кирәк булды. Атнасына бер каравыл ротасында кизүлек итү дә безнең өстә.
Уку, практика, спорт белән шөгыльләнү график буенча көн шуларга бүленгән. Көннәрне атналар, атналарны айлар алыштыра. Мәхмүзәдән яки Тәскиядән хат килсә, ялыктыргыч бертөрлелеккә башка төсмер кертеп җибәрә. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына аңлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Күңел күтәренкелеге авырлыкларны җиңел кичерергә ярдәм итә.
Җир өстендә карлар эреп, яшеллек борын төрткәч, төркемнәрдә укыту-өйрәтүләрне бик нык ашыктыра башладылар. Безгә ел ярымлык укыту программасын сигез ай ярымда үзләштерүне максат итеп куйдылар. Самолётларны ангарлардан чыгарып, урман кырыйларындагы җәйге тору урыннарына тезделәр. Таң яктысыннан төн караңгылыгына кадәр вакыт, ашханәдә туклану һәм төшке бер сәгатьлек ялны санамаганда, өйрәнүләрдә үтте. Унбишенче июнь көнне дәүләт комиссиясе чыгарылыш имтиханнары кабул итте. Курсантларга сержант дәрәҗәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде.
Хәрби башлыклар да кешеләр бит. Алар да адәм баласының мөмкинлеге чикле булуын аңлый. Шуларны күздә тотып булса кирәк, авиамәктәпнең чыгарылыш курсантларына ике атналык ял бирделәр. Төркемнәр өчен табигатьнең хозур җирендә, урман буендагы чирәмлектә, палаткалар корылган. Янәшәдә генә салмак сулы елга ага, елга буенда комлык. Рәхим итеп су коен да, комлыгында сузылып ятып, кояш астында кызына бир. Тик мондый рәхәтлекләр озакка бармады: 22 июнь таңында гадәти булмаган тревога безне палаткалардан йөгереп чыгарга мәҗбүр итте.
«Нәрсә булды?» дип, бер-беребезгә сораулар яудырабыз, тик беркем бернәрсә белми. Сафларга тезелергә команда яңгырады. Взвод командирлары, һәр төркем алдында бер-ике адым алгарак басып, аягүрә каткан. Рота командиры палаткасыннан чыгып, туры безнең сафларга юнәлде. «Смирно!» әмере яңгырады. Капитанның чырае гадәттәгедән җитдирәк тоела, борчылуы йөзенә чыккан. Ул төркем җитәкчеләре лейтенантларның рапорт бирүләрен дә тыңлап тормады, сафлар каршына басып, нык тавыш белән сүз башлады:
Бүген иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарлары илебезнең көнбатыш чикләренә бәреп керде. Шәһәр һәм авылларыбызны бомбага тоталар, үзләренә каршы корал тотып сугышкан гаскәрләрне генә түгел, карт-карчыкларны, хатын-кыз һәм бала-чагаларны да үтерәләр, кайберәүләрне коллыкка алып китәләр, байлыкларын талыйлар. Без бу ерткычлыкларга чик куярга, дошманны илебез территориясеннән куып чыгарып, үз өнендә тукмарга тиешбез. Ә хәзер ашыгыч рәвештә казармаларыгызга кайту сорала
Авиамәктәптә паникага охшашрак хәл туган иде. Төш турында Пензадан яңа курсантлар төялгән эшелон килеп төште. Аларны аерым казармаларга урнаштырдылар. Аэродромдагы очкычларны саклау максатында төрле урыннарда пулемётлар белән коралландырылган ут нокталары булдырдылар. Ашханәдән ике йөз-ике йөз илле адымнар ераклыктагы шундый бер ноктага якташым Хәбир Сәлимуллин белән мин туры килдем. Аэродромда СБ тибындагы самолётлар иде. Аларның кайберләре командование карары белән туры фронтка озатыла, алар урынына башка аэродромнардан икенче очкычлар төшеп куна. Алары да озак тоткарланмый очып китә.
Сугыш башланганның икенче көнендә көньяктан яңа төркем самолётлар очып килгәне күренде. Алар инде түбәндә, шассиларын чыгарганнар. «Үзебезнекеләр», дип, җиңел сулап куйдык. Болар СБлар иде. Эскадрилья аэродром өстендә берничә төркемгә аерылды. Үз күзләребезгә үзебез ышанмадык: беренче очкычтан бомбалар коелып, аэродромдагы машиналар өстенә очты, аннары икенчесеннән. Бомбалар шартлый, җирдә самолётлар яна. Берничә һава лайнеры үлем йөкләрен әле кичә генә китерелгән Пенза курсантлары яши торган казармаларга ташлаган иде. Шактый өлеше җимерелгән бина астында калып һәлак булучылар, яраланучылар аз түгелдер ул тарафтан ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелә, кемнәрнеңдер урам якка йөгереп чыкканы күренә. Совет самолётларын кулларына төшергән фашистлар берничә минут эчендә аэродромдагы берничә СБны, җанлы көчләрне юк итеп китеп тә барды. Бу шулкадәр көтмәгәндә эшләнде ки, без исебезгә дә килергә өлгермичә калдык. Мәкерле дошман белән, үлем белән күзгә-күз очрашу шулай башланды
Арыганлык үзенекен итте хәтер төпкелендә иң соңгы булып сугышның беренче көн вакыйгалары чагылып үтте дә мин, чынбарлыктан аерылып, йокы дигән серле дөньяның илаһи кочагына чумдым.
Унбишенче март
Иртә белән уянганда, камерада өченче кеше юк иде. Ул очучы-штурманны кайчан һәм кая алып чыгып киткәннәрдер, мин сизми калдым. Янәшәмдәге танкист лейтенант та һични әйтә алмады. Танкист белән кичтән калган баланданы чөмердек. Ишек ачылды, безне алырга керүләреме?! Алай түгел икән, лейтенант Плюхинны керткәннәр. Җиңелрәк булып китте. Арканы аркага терәп утырып, соңгы көн вакыйгалары, үткәндәгеләр турында сөйләштек. Запас аэродромда торган чакларда ничек итеп күрше авылдагы кызлар янына кич утырырга йөрүләрне, кызларның бездән бик авырлык белән аерылуларын искә төшердек. Күпме генә сөйләшсәк тә, сүз ахыр чиктә барыбер бүгенге хәлебезгә әйләнеп кайта, билгесезлек йөрәкне сызландыра иде. Өметсез шайтан, диләр, әмма фашист әсирлегендә ятканда, исән калырга өметләнү камил акыллы кеше өчен чынга ашмастай хыял, фантазия җимеше. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкасы тар-мар ителүгә күп калмады һәм алар, үзләре беткәндә, бернәрсә алдында да тукталып калмаячаклар. Әгәр могҗиза туса гына инде
Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсирлеккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярым караңгы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да, анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә, өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем.
Сугышчан авиаполкта
Июльнең бишләрендә чыгарылыш төркемен Запорожьедагы авиаполкка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-3ләр иде. Аларның кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да, идарә итү системасында охшашлыклары күп. Август урталарына кадәр бу төр самолётларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.