1916 елның 8 апреле көнне кич урамнан барган чагында, Солтан кинәт кенә үзен начар хис итә башлый. Тиз генә ямщикка утыра да аңа үз өйләренә кайтарырга куша. Күптәннән күрмәгән әнисе янына агарынып килеп керә һәм ике генә сүз әйтә: «Исмәгыйльне чакырыгыз», ди. Исмәгыйль Аитовны алырга йөгертәләр, ләкин берничә минуттан 28 яшьлек егет күзләрен мәңгегә йома. Күмү мәшәкатьләрен Исмәгыйль Аитов үз өстенә ала.
Без Казан газеталарының шул көннәрдә чыккан саннарын актарабыз. Уебызча, Солтан Рахманколый турында зур некролог булырга тиеш. Ләкин кая ул! Менә фәлән байның үлүе турында беренче биттә кара калын хәрефләр белән белдерү. Менә фәлән байның әнисе «дарелфәнадән дарелбәкага рихләт әйләде, җомгадан соң Юнусовлар мәйданында җеназа намазы укылачак» һ. б. Бары тик «Йолдыз» газетасының 3 нче битендә Ашыт базарында он бәяләре һ. б. хәбәрләр арасында алты-җиде юллык хәбәр басылган: «Лөгать китабы һәм башка русчадан тәрҗемә иткән әсәрләр илә танылган Солтан әфәнде Рахманкулов вафат булган». Нәкъ мәрхүм Тукай әйткәнчә инде:
Безгә билгеле булганча, бу турыда бары тик өч кенә матбугат органы аваз биргән. Болар «Аң» (Казан), «Кармак» (Оренбург) журналлары һәм «Сүз» (Мәскәү) газетасы. Ләкин хикмәт санда түгел. Монда иң әһәмиятле момент шунда ки, бу органнарның барысы да бердәм рәвештә С. Рахманколыйның вакытсыз үлемендә иҗтимагый шартларны гаепләделәр. С. Рахманколыйның татар халкы өчен нинди кыйммәтле кеше булганлыгы, үзе үлгәч, тагын да ачыклана! «Кармак» журналының һәм «Сүз» газетасының чыгышлары аеруча үткен. «Кармак» Казан газеталарына зур гаеп ташлый. «Гәзитәләремез, хосусан, казанныкылар мәрхүмнең тәрҗемәи хәлен язарга да тәнзил итмәделәр, дип яза ул. Хәлбуки «Кояш» һәм «Йолдыз» да балык базарының яшерен квартираларында әллә нинди исерекләрнең үлеменә дә байтак кына урын бирелгәнлеге укучыларның һәммәсенә дә мәгълүм».
С. Рахманколый ни өчен шулай үлде соң? «Кармак» моңа шактый ачык, тирән итеп җавап бирә. «Казанда печән базарының яшь эгоист интеллигентлары, гомумән, кеше тәкъдир итү истигъдадыннан мәхрүм булганга, яшь көчләргә ярдәм кулы сузу үзләренең бурычлары икәнлеген аңламаганга, арка терәкчесез яшь табигатьләрне һәлакәт чокырына өстерәүне гадәт итеп алганга, билгеле, матбугат дөньясында үзенә, гыйльми дәрәҗәсенә һәм табигый истигъдадына вә мадди хәленә муафикъ урын таба алмады, таптырмадылар. Мәрхүмнең халәте рухиясенең шундыйлыгыннан Казан матбугаты каһарманнарының һәрберсе истифадә иттеке хальдә аны кызганучы, ачык күз белән караучы вә аның истигъдадын тәкъдир итүче булмады! Мәрхүмнең еллар буенча мөхакәмә итеп тау кадәр китаплар актарып кына эшләнергә тиешле эшләрне бер-ике көн эчендә, бәгъзе берничә сәгать эчендә () мәйданга куярга ярарлык итеп эшләтеп алганнары хәлдә бәрабәренә аның шушы хезмәтен бүген киченерлек кенә итеп тәкъдир итәләр иде
Бу Печән базарының «акыллы башлы» яшьләре тарафыннан һәлак ителгән корбаннардан икенчесе булды. Беренчесе мәрхүм Тукай иде»[50].
Шулай каты хөкем чыгарылды.
Солтан Рахманколый үлгәннән соң «Сүз» газетасы болай дип язды: «Хәзерге көндә аның үзенә башка булган әдәби дәрәҗәсен вә урынын тоткан бер яшь тә юк. Аның югалуы хосусән Казанда нык ук сизелергә тиеш. Аның вафаты белән Казанның җинаять дәфтәрендә тагын бер исем артты»[51].
Тәнкыйтьче К. Бәкер «1916 елда милли хәятымыз» дигән еллык әдәби күзәтүендә С. Рахманколыйның үлемен милләт өчен зур югалту дип бәяләде. «Вафатлары милләт өчен гомуми заегъ саналырлык» затлар арасында ул «күп тәрҗемәләре һәм лөгать китаплары илә танылган яшь мөхәррир вә оста музыкантлардан» С. Рахманколыйны күрсәтте.
Инде йомгак ясап шуны әйтик: Мәхмүт Галәү тарафыннан чыгарылган «Кармак» журналы Солтан Рахманколый турында болай дип язган иде: «Исән чагында Казан сине никадәр җәберләсә дә, татар дөньясы үлгәнеңнән соң тәкъдир итәчәктер вә калдырган хезмәтләреңнән күз йома алачак түгелдер»[52].
Безнеңчә, хәзер, XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү барган чорда, Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеген, чыннан да, тәкъдим итәргә бик тә вакыт җитте.
1966(Әдәбият һәм чынбарлык. Казан, 1987)Татар педагогикасы тарихында Рахманкуловлар
Әдәбиятчы һәм тәрҗемәче Габделмәннан һәм Солтан Рахманкуловларның исеме соңгы елларда еш кына телгә алына башлады. Бу мәкаләдә аларның татар педагогикасы өлкәсендәге прогрессив хезмәтләре турында сүз барачак.
Татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманколый 1860 елда хәзерге Арча районы Мәңгәр авылында туган. Ул вакытында үзенең мөдәррисләре, хәлфәләре белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсендә белем алган һәм Казанга укытучылар мәктәбенә укырга килгән. Биредә ул рус әдәбияты белән бик нык кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, Габделмәннан хәзерге Саба районы Олы Шыңар авылына мөгаллим булып бара. Җәдитчелек тарафдары буларак, яшь мөгаллим авыл мәктәбенә зур үзгәрешләр кертә: мәктәп стенасына кара такта элә, эскәмияләр булдыра, аларга кара савыты урыннары ясап куя, география, хисап, рус теле укыта башлый. «Әлеп-би» не гыйлемлелекнең чиге дип уйлаган мәчет картларына яңа мөгаллимнең мондый кыюлыгы бер дә ошамый. Җитмәсә, яңа мөгаллимнең кара тактага «+» билгеләре куйганлыгы мәгълүм була. Диндар куштаннар монысына инде тыныч кала алмыйлар. Аларның уйлавынча, бу инде христиан диненә өйрәтү булып чыга. Мөгаллимгә яныйлар, авылдан китмәсәң, эшең начар булачак дип куркыталар. Төнлә белән, саклап торып, алар яшь мөгаллимне бик нык кыйныйлар. Янәсе, авылга рус динен кертергә йөрмә моннан соң, ишетсен колагың Ләкин Габделмәннан бирешми, яңача укытуын дәвам иттерә, ул гына да түгел, гаилә корып җибәрә.
Соңрак, балаларын русча укыту теләге белән, Г. Рахманколый Казанга күчеп килә. 14 ел буе авыл мәктәбендә мөгаллимлек итеп, ул инде җитәрлек педагогик тәҗрибә туплаган, татар мәктәпләренең барлык кыенлыкларын күргән, үз башыннан кичергән була. Казанга килеп, «Борадәран Кәримовлар» нәшриятына эшкә керү белән, ул татар мәктәпләре өчен уку китаплары әзерләү эшенә керешә. 1898 елда яңа ысул белән укыту өчен төзелгән «Тәнбиһе сыйбъян» («балаларны искәртү, уяту» мәгънәсендә), «Мөгаллим» исемле дәреслекләре чыга.
Габделмәннан Рахманколыйның педагогик эшчәнлегенә бөек рус педагоглары К. Д. Ушинский һәм Л. Н. Толстойның йогынтысы зур була. Бу бигрәк тә аның 1906 елда басылып чыккан «Ачкыч» исемле уку китабында сизелә. Дәреслектә дидактик мәкаләләр, табигать күренешләре, крестьян хезмәтен тасвирлаган кызыклы гына материаллар урнаштырылган. Татар педагогикасы тарихында беренче мәртәбә бу китапка А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре кертелә (1901 елда ук Г. Рахманколый тәрҗемәсендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» аерым китап булып басылып чыга). Ул «Ачкыч» ка А. Пушкинның «Кышкы юл», «Кышкы кич» әсәрләрен һәм «Евгений Онегин» нан бер өзекне тәрҗемә итеп урнаштыра. Болардан тыш, уку китабында аның үз шигырьләре дә бар. Шигырьләрендә демократик рухтагы педагогның тагын бер сыйфаты ачыла: ул капитализм шартларында ярлылыкка дучар ителгән татар крестьянының ачы язмышына сыкрана, сызлана. «Авылда фәкыйрь тормышы» исемендәге шигырь әнә шундыйлардан. Тормыш төбендә фәкыйрьлектән җәфа чиккән ана, баласын тирбәткәндә, болай ди:
Бөтен күңеле, рухы белән ярлы халык массалары ягында торган Рахманколыйның әсәрләре шул заман өчен хас булган мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган. Мәгърифәтче Рахманколыйча, «бәхет кәсепкә бәйләнмеш».
Безнең өчен Габделмәннан Рахманколыйның ХХ йөз башында бөек рус әдәбиятына мөрәҗәгать итүе А. Пушкин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә башлавы бик мөһим. Дәреслекләрендә авыл фәкыйрьләренең тормышын беренче планга куеп, алар язмышы өчен ачынып язуы да аның демократик позициядә торганын күрсәтә. Татар мәгърифәтчеләренең бу сыйфаты 1905 ел революциясе вакытындагы татар революцион иҗтимагый фикеренең формалашуы өчен нигез чыганаклардан берсе булды. Габделмәннан Рахманколыйның педагогик карашлары шул заманның мәктәп-мәдрәсәләр системасына тамырдан үзгәреш кертүне таләп итүгә нигезләнә иде. Схоластик мәдрәсәләрдәге башбаштаклыкка бик нык каршы чыгып, ул татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку срогы даими булуны, класста бертөрле яшьтәге балалар гына укуны, мәктәптә берничә сыйныф булып, имтихан тапшырган балаларның гына бер сыйныфтан икенчесенә күчә баруны яклады. Иң мөһиме: мөгаллим үзе укыту-тәрбия эшен яхшы белергә тиеш дип күрсәтте ул. Татар халкының иске мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен бу карашлар ул заманда зур яңалык иде. Г. Рахманколый, методист буларак, язу дәресләре өчен дә берничә кулланма эшләп чыгарды. «Хөсне хат мөгаллиме» исемендәге бу кулланмалар үзләренең нигез принциплары белән бүгенге көн педагогикасының таләпләренә дә җавап бирерлек. Г. Рахманколый гарәп хәрефләрен гадиләштерү буенча да зур эш башкара. Типографиягә Рахманкулов хәрефләре белән җиңелләштерелгән система кертелә. Ул проект буенча типографиядә яңа хәрефләр коела. Язучы Г. Камал аның бу өлкәдәге эшчәнлегенә уңай бәя бирә.
Өлкән улы Солтан әнә шундый прогрессив карашлы ата кулында тәрбияләнә.
19051907 еллардагы беренче рус революциясендә Г. Рахманколый типография эшчеләренә прокламация басуда ярдәм итә. «Ышанычлы» конторщикның өйрәнчек печатник булып эшләүче улы эшчеләр тарафыннан басылган бу яшерен кәгазьләрне, биленә чорнап, өенә ташый.
1906 елның 11 сентябрендә 1 нче реаль училище укучыларының сходкасы була. Алтмышлап укучы, 1 нче гимназиядәге кулга алуларга протест йөзеннән, училищедагы дәресләрне өзәләр. Сходка сәгать ярым дәвам итә.
Әнә шул сходкада катнашканы өчен Солтан училищедан куыла.
Реакция башланган чорда Г. Рахманколый бик нык авыру була. Кәримовлардан киткәч, ул үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Мәсәлән, «Шерлок Холмс» тан бер өзекне «Угырланган бриллиант» исемендә бастырып сата. Әлбәттә, бу китап кына семьяны мохтаҗлыктан коткармый. Ишле семьяның бердәнбер туйдыручысы булган Габделмәннан абзый 1908 елда нибары 48 яшендә үлә. Семьяны туйдыру Солтан өстенә төшә. Солтан Рахманколый бу вакытта инде тәрҗемәче һәм публицист буларак танылган була. Татар мәктәпләре өчен уку китаплары чыгару эшен, әтисе үлгәннән соң, ул үзе дәвам итә. 1909 елда аның ибтидаи мәктәпнең беренче сыйныфлары өчен «Мөнтәзәм кыйраәт китабы» басылып чыга. 1912 елда исә китапның төзәтелгән икенче басмасы да дөнья күрә. Китаптагы бөтен текстлар үгет-нәсыйхәтчелеккә дидактизмга корылган. Билгеле, автор барлык урыннарда да педагог әтисенә хас булган сыйфатны гуманизмны беренче планга куя. Дәреслеккә кергән текстларда яшәп килгән җәмгыять шартларына кагылмастан гына яхшы, күркәм холыклы булу турында вәгазь укыла. Намуслы булу, ярдәмле булу турында новеллалар китерелә. «Кайчан урамда барганда аягы-кулы богауланган бер мәхбүсне яки бер зәгыйфь хәерчене күрсәң, анларга һичбер вакытта начар күз белән карама. Ул бичараларның күп газап чиккән, күп кайгы күргән бәхетсез кешеләр икәнен һәрвакыт исеңдә тот», ди автор.
Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә? Мәгърифәтче Солтан Рахманколый моны шәхси фаҗигадән яки иң күбе һөнәрсезлектән, гариплектән күрә. Шуннан эчкәре керергә аңа мәгърифәтчеләргә хас булган карашлар мөмкинлек бирми. Ләкин аның дәреслекләрендә инде схоластика заманындагы «сагыз чәйнәү» юк. Монда табигать, җир-су, игенчелек, бакчачылык турында сөйләнелә, микроскоп белән дә таныштырыла. Хәтта шул заман укыту программаларының нигезендә яткан дини фанатизм да бөтенләй мәгърифәтчеләрчә, «калак сөягенә әйләндереп» салынган. «Кеше, үзенең киләчәген белү өчен, элек-электән әллә ниләр уйлап чыгара килгән, ди С. Рахманколый. Әмма мин боларга ышанмыйм. Төш юрау, фал ачу кебек эшләр барчасы сафсата, барчасы юк эшләр». Шулай булгач, дин нәрсә соң? Әллә бөтенләй буш нәрсәме? Юк, автор карашынча, дин менә нәрсә: «Минем ышанган нәрсәм шул гына ки, әгәр мин берәүгә усаллык кылсам, үземә дә начар булачак, һәм, әгәр мин бер көн эшләмәсәм, иртәгә, шөбһәсез, ач утырачакмын». Бу караш инде, гәрчә мәгърифәтчелек белән сугарылган булса да, схоластик диндарлык белән чагыштырганда, бер адым алга таба барыш.
Шундый үзенчәлекле, ләкин каршылыклы фикерләр аның «Кыйраәт китабы» ның икенче кисәгендә дә күзгә ташлана. (Бу китапның соңгы басмасы 1916 елда чыга.) Автор балаларга дөньяви белем бирә: җирнең шар формасында икәнен, физика законнарын, химия фәненең нәрсә икәнен, кешенең анатомиясен, тарихи вакыйгаларны сөйли дә бу хәлләрнең барысы да Алладан дип хөкем чыгара. Кыскасы, химия дә, физика да, география дә Алладан. Китапта, болардан тыш, әдәбият теориясеннән дә мәгълүмат бирелә. Анда «Шигырь һәм нәсер» дигән кечкенә бер бүлек бар. Гомумән, китапта алдынгы рус педагоглары К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой һ. б. йогынтылары сизелә. Тарих материалларын ул Карамзинга нигезләп биргән.
Революциягә кадәрге татар мәктәпләрендә С. Рахманколыйның «Кыйраәт» китаплары төп дәреслекләрдән булып килделәр һәм татар баласын схоластик «мөһмәлат чәйнәүдән» азат итү юлында файдалы эш башкардылар.
С. Рахманколый 1916 елның 8 апрелендә үлә.
Рахманкуловларның семья архивы янгын вакытында бөтенләй һәлак булган. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге турында, нигездә, матбугатта язылган мәкаләләрдән һәм Габделмәннан абзыйның кече кызы, РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулова истәлекләреннән чыгып кына фикер йөртеп була.
(Совет мәктәбе. 1967. 1)Таип Яхин
XIX йөзнең соңгы чиреге татар мәдрәсәләрендә Бохара идеологиясенең, дини схоластиканың җимерелә башлавы белән характерлы. Бу катлаулы, авыр көрәш процессы иде, һәм йөз еллар буенча мәдрәсә, мәктәп эчләрендә тамыр җәеп килгән фикри торгынлыктан уяну өчен озак еллар кирәк булды. Ләкин татар халкының Россиядәге тарихи-иҗтимагый вакыйгаларга көннән-көн ныграк тартыла баруы бу процессны тизләтте. Шуның өстенә XIX йөзнең беренче яртысында ук, гыйлемгә ирек таләп итеп, Бохара догматизмына һөҗүм башлаган Г. Курсави фикерләре уңдырышлы туфракка төштеләр. Ул фикерләрне Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, X. Фәезханов, Г. Фәезханов кебек татар укымышлылары күтәреп алдылар һәм алга таба үстереп баеттылар. Мәктәпләрдә акрынлап дөньяви фәннәр беренче чиратта матур әдәбият, халык иҗаты әсәрләре уку үзенә юл ала башлады. Бу өлкәдә XIX йөзнең мәшһүр педагогы К. Д. Ушинский хезмәтләре татар педагогларына зур ярдәм күрсәтәләр. Татар телендә, беренче буларак, шәкертләр өчен кызыклы, эчтәлекле, гади телдә язылган уку китаплары басылып чыкты. Татар балаларына күп кенә кызыклы китаплар биргән XIX йөз педагогларыннан берсе Таип Яхин.
Таип Гыйльман улы Яхинның тулы биографиясе билгеле түгел. Ләкин аның татар педагогикасында тоткан урыны шактый әһәмиятле һәм кайда да булса аның тормыш юлы язылгандыр һәм саклана торгандыр дип ышанырга нигез бар. Безгә билгеле булганнары исә шулар: ул хәзерге Арча районы Кышкар авылында мәдрәсә белеме алган. Бу хәл әле Таип Яхин шул тирә авылныкы дип әйтергә нигез бирми. Кышкар XIX йөздә иң зур һәм абруйлы татар мәдрәсәләреннән исәпләнгән. Аңа бик ераклардан, хәтта казах далаларыннан килеп укыганнар. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви әдәбият белән кызыксыну бик көчле булган. Мәсәлән, шул мәдрәсәнең шәкерте, Таип Яхинның замандашы Әхмәт Уразаев Кормаши 18741876 елларда «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән кыйссалар яза. Кышкар мәдрәсәсенең шәкерте Габделмәннан Рахманколый да яшьтән рус әдәбияты белән кызыксына, соңыннан, Казанга килеп, Учительская школага керә һәм тәрҗемәче булып китә. Шәкертләр арасындагы яктылыкка таба, дөньяви фәннәргә омтылыш Таип Яхинны да Казанга алып килә.
Татар педагогларын әзерләүдә 1876 елда Казанда ачылган Татарская Учительская школаның роле бик зур була. Монда рус теле һәм дөньяви фәннәр укыту беренче планга куела. Билгеле, татар балаларына ислам дине дә укытыла. Баштарак бу школада дин сабагын Шиһабетдин Мәрҗани укыта. 1885 еллар тирәсендә аның урынын дөньяви фәннәрне һәм рус телен яхшы белгән Таип Яхин алыштыра. Школада дин мөгаллименең өстенә йөкләнгән бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: школаның барлык классларында да кабул ителгән программа буенча дин нигезләрен өйрәтү; укучылар белән берлектә җомга, гает намазларына йөрү; укучыларның школа стеналары эчендә дин кануннарын үтәүләрен күзәтү. Дин сабагы татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Школаның 1 нче классында «Мохтасар» өйрәнелә. Бу намаз, ураза, сәдака, хаҗ, никах, талак һ. б. турында шәригатьнең кыскача курсы. 2 нче класста «Гакаид» Алла турында ислам фәлсәфәсе. 3 нче класста «Гайнел-гыйлем» укыла. «Гайнел-гыйлем» дин фәлсәфәсенә нигезләнгән тормыш кагыйдәләреннән гыйбарәт. Һәм 4 нче, соңгы класста «Фәраиз» байлык, мөлкәткә кагылышлы дини кагыйдәләр өйрәнелә. Таип Яхин Татарская Учительская школада 25 ел буена әнә шуларны укыта. Укыту дәверендә ул, Учительская школада файдалану өчен, дин гыйлеме буенча берничә китап та яза. Бу китаплар «Бәйрәмнәр мәгълүматы» (мөселман бәйрәмнәре, патша һәм аның нәселенең туган көннәре турында белешмәлек), «Мөһиммәләулад әл-мөслимин» (дин дәресләре өчен сорау-җаваплар), «Кыскача гакаид ислам» исемнәрендә 18971899 елларда Казан университеты типографиясендә басылып чыгалар. Ләкин Таип мөгаллим школада дин гыйлемен өйрәтүгә бер дә игътибар бирмәгән. Шуңа күрә фанатик динчеләрнең Учительская школада мөгаллимнең дин сабагын алай-болай гына укытып ятуына эчләре пошкан.