Таип мөгаллим характеры белән юаш, ләкин кеше арасында үз дәрәҗәсен саклый белә торган кеше булган. Ул татар шәкертләренең гарәп теленә нигезләнгән дин гыйлемен үзләштерә алмыйча җәфа чигүен аңлаган һәм дин сабагын белгертү өчен тырышмаган да. Шул ук вакытта ул, имтихан вакытында инспекторлар алдында кыен хәлгә калмас өчен, шәкертләрдән бары, сораган бернәрсәгә туктамыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган. Шәкертләр, инспекторның гарәпчә аңламаганын сизеп, «Тәбарәк» урынына «Йәсин» укып та котылганнар. Таип мөгаллим исә, мыек астыннан гына көлеп, «һай, рәхмәт, менә булдырасың» дип дәртләндереп утырган. Шулай итеп, Таип Яхин практик тормыш өчен кирәге булмаган фәнне укытуда үзенә күрә бер җиңел юл тапкан һәм шәкертләрне файдасыз газаптан коткарып килгән. Аның каравы Таип мөгаллимнең бөтен көче, энергиясе рус алдынгы педагогикасы нигезендә татарча уку китаплары төзүгә киткән.
Таип Яхинның педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә төп нигез булып бер караш ята: ул татар балаларында дөньяви әдәбиятка кызыксыну уяту. 1898 елда басылган «Тәгълим әл-әдәп әлвөлад» дигән китабында ул рус телен өйрәнүнең кирәклеген күтәреп чыкты. «Балаларны укырга-язарга тиз өйрәткән өчен, Алла җәзаламас, ди автор монда. Мәгыйшәтебезнең күбрәк урыс илә улганлыгы өчен урысча белергә кирәк».
Бу китабында Таип Яхин, дини фанатизм белән саташып, рус телен өйрәнүгә каршы торган кешеләрне тәнкыйть итә. Ислам фанатиклары ул елларда татар балаларына русча өйрәтүгә каршы һөҗүм башлыйлар. Алар хәтта актив рәвештә репрессияләр дә кулланырга уйлыйлар, шул исәптән К. Насыйрины эзәрлекли башлыйлар. Алар халык арасында, рус телен өйрәнү белән, мөселманнарны христиан диненә күчерәчәкләр дигән уйдырма фикер тараталар. Бу фикер исә 1898 елгы перепись вакытында шактый зур трагедияләр китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе була. Таип Яхин үзенең китабында бу карашны тар-мар итә. «Ниндәен телне белсә, шул диндә була, имеш, дигән сүзләр бары да асылсыз булса кирәк, ди ул, мөселман авылларында тора торган урыслар бар, кайсы тимерче улып тора, кайсы тегермәнче улып торалар. Хәтта үз телләрен дә белмиләр, бар әйтеп кара син мөселман бул дип, якын да килмәсләр. Урысча укый белмәү, яза белмәүләрнең безләргә перепись хакында олугъ зарары булды Әгәр безләр яза белсәк, бу җәзалар булмас иде һәрни зарарны дәфгъ кылырлык уку тиештер».
Таип Яхин чын мәгънәсендә XIX йөз татар мәгърифәтчесе булып исәпләнергә хаклы. Аның мәгърифәтчелек карашлары беренче башлап әнә шул «Тәгълим әл-әдәп» китабында күзгә ташланалар. Китапның беренче бүлегендә азмы-күпме дини мәсьәләләр турында сөйли дә, автор шунда ук дөньяви карашлар, реаль күренешләр эченә кереп чума. Ул чын күңеленнән үгет-нәсыйхәт бирә, кешелек җәмгыятендәге аерым тискәре күренешләрне тәнкыйтьли, Көнчыгыш галимнәренең, Сократ һ. б. акыл ияләренең сүзләрен мисалга китерә. Бу китап укыр өчен шактый кызыклы, анда күптөрле хикәяләр бар. Мәсәлән, автор укучыга, картлар белән сөйләшкәндә әдәпле бул, алардан көлмә дип үгет-нәсыйхәт бирә. Шуңа мисал итеп ул бер хикәя китерә. Бөкрәеп беткән бабайга бер малай очрап: «Бабай, бу җәяне күпмегә алдың?» дип көлеп сорый. Бабай әйтә: «Гомерең озын булса, улым, ул җәяне сиңа бушка бирерләр, сатып алу хаҗәт түгел, ләкин бу җәя, бәлки, сиңа лаек та булмас», ди. Әдәпсез малай үзенең тупаслык эшләгәнен белеп ояла. Китапта әнә шундый халык акылының мисаллары шактый гына.
XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең барысы өчен дә уртак диярлек бер сыйфат бар иде: ул дин сабагы ятлауда җәфа чиккән татар балаларында дөньяви китапка мәхәббәт уяту. Алда әйткәнебезчә, Таип Яхин рус педагогы К. Д. Ушинский тәгълиматы нигезендә бу өлкәдә шактый зур эш башкарды. «Гайре милләтләрдә балалар укыр өчен һәм укырга зәвыкландыру өчен күп хикәяләр бар, дип язды ул. Бәгъзе сабый вә сабияләр, бер кызыклы хикәяләр укый башлагач, икенчесен укыйсы килә һәм өченчесен, дүртенчесен» Шулай итеп, Таип Яхин кызыклы хикәяләр аша балаларда китап укырга, белем алуга мәхәббәт уятуны үзенә максат итеп куя. Бала, ди ул, хәреф таный белү белән, үзе китап укып ләззәт сизә башласын. Шуны күздә тотып, ул зур күләмдә хикәяләр җыентыгы бастыра («Дәфгыльәксәл мән әс-саби вә әс-сабиятә», ягъни «Ир балалардан вә һәм яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр». Казан, 1900). Күләм ягыннан бу китап Т. Яхин хезмәтләре арасында иң зурысы. Монда Көнчыгыштан кергән әкиятләр, татар тормышыннан хикәяләр, мәзәкләр тупланган. Шүрәле турындагы татар халык әкияте дә бар. Бу китап авторның рус әдәбияты белән бик яхшы таныш булганлыгын күрсәтеп тора. Китапка кергән әкиятләр арасында күпчелеге рус фольклористы А. Н. Афанасьевның 18551858 елларда басылган «Народные русские сказки» исемендәге китапларыннан алынган. Шунда ук А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен дә проза белән тәрҗемә итеп биргән. Таип Яхин, шулай итеп, бөек шагыйрьнең мирасын татар теленә беренче тәрҗемә итүчеләрдән саналырга хаклы.
Рус әдәбиятын татар халкына тагы да киңрәк планда җиткерү өчен һәм, алда әйткәнебезчә, укучыларда китап белән кызыксынуны арттыру өчен, Т. Яхин 1902 елда Казанда тагын бер китап бастырып чыгара («Сабый вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугъларны тәрбия өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр»). Монда Т. Яхин тәрҗемәче буларак тагы да зур, әһәмиятле адым ясый: ул бөек мәсәлче И. А. Крылов иҗатын татарчага проза белән тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәләре (аларның саны йөзгә якын) гарәп, фарсы телләре йогынтысыннан шактый чистарган булып, шул замандагы гади халык теленә мөмкин кадәр якынлаштырып эшләнгәннәр. Ул Крылов мәсәлләренең иң гади һәм иң кызыклыларын сайлап алган. Шуңа күрә Т. Яхинны без татар әдәбиятында Крылов иҗатын беренче тәрҗемә итүче дип тә саный алабыз.
Ләкин татар мәгърифәтчесе буларак Таип Яхин эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле ягы бар әле. Ул, Каюм Насыйридан кала, татар халык иҗатын туплаучы беренче фольклорчы. XIX гасырның соңгы чирегендә татар мәгърифәтчеләре халык иҗатының үзенчәлекле бер жанры мәзәкләр белән кызыксына башлыйлар. Ул чакта бу термин кулланылмый әле (К. Насыйри да, Шиһабетдин ибне Габделгазиз Рәхмәтуллин да әле аларны «хикәят», сирәк кенә «латиф», «латифә» исеме белән йөртәләр). «Хикәят» исеме белән йөртелгән татар халык мәзәкләрен җыю өлкәсендә дә Т. Яхинның роле зур булды. Мәсәлән, «Сабый вә сабияләр өчен» дигән китабына ул күп кенә татар халык мәзәкләре урнаштырган. Моннан тыш, бу китапта 900 ләп халык мәкале, хәтсез табышмак бирелгән.
Фән һәм иҗтимагый фикер өлкәсендә Таип Яхин ялгышлыклардан да азат булмады. Фольклор җыю эшендә аның кайбер чикләнгән карашлары сизелде. Мәсәлән, татар халык мәкальләрен җыйнаганда, ул талымсыз рәвештә халык телендә йөргән теләсә нинди характердагы мәкальләрне дә китабына кертергә уйлый. Казан университетының фәнни китапханәсендә сакланган кулъязмасына караганда, аның җыйган мәкальләреннән 24 мәкаль, порнографик-вульгар характерда булганлыгы өчен, цензура тарафыннан сызылган. Халык иҗатын туплауга мондый талымсыз караш ул чорда бер Яхинда гына түгел иде.
Таип Яхин үз шәкертләре арасында 1905 ел революциясе кабызган революцион хәрәкәтләргә дә аерым очракларда тискәре мөнәсәбәт күрсәтте.
Ләкин авыл мәдрәсәсе шәкерте һәм аннан соң Учительская школада дин мөгаллиме булган татар мәгърифәтчесе XIXXX йөз чикләрендә татар культурасын, педагогик фәнен үстерүдә зур файдалы эш эшләде, һичшиксез, татар педагогикасы тарихында аның урыны әнә шул ягы белән билгеләнергә тиеш. Таип Яхинның тәрҗемә, фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенә М. Гайнуллин, X. Госман, язучы-фольклорчылардан Н. Исәнбәт, Г. Бәшировлар һәрвакыт уңай бәя биреп киләләр. Татар халкының уяну дәверендә, аның мәгърифәт, аң-белемгә сусаган чорында Т. Яхинның хезмәтләре бик вакытлы һәм кирәкле иделәр. Шуның өстенә аның тәрҗемә әсәрләре рус һәм татар халкы арасында дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләүдә дә уңай роль уйнадылар.
Таип Яхин 1910 елның 22 мартында Казан шәһәрендә вафат булды. Искелек тарафдарлары Таип Яхин үлеменә шатландылар гына һәм Учительская школада Таип хәзрәт 25 ел буена «мыскыл итеп» укыткан фәнне дин фәнен моннан соң тиешле югарылыкка куеп булыр дип өметләнделәр. Ләкин бу вакытта Учительская школада инде Казан большевикларының яшерен оешмасы үзенең политик эшен җәеп җибәргән иде һәм мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән яшьләрнең зур күпчелеге пролетариат идеологиясе йогынтысына тартылып баралар иде.
1967(Әдәбият һәм чынбарык. Казан, 1987)Ерактан яңгыраган аваз[53]
Әдәбият, гыйлем, культурабыз тарихында Гали Рәхим дигән кешебез бар иде. Әдәбият галимнәренең хезмәтләрендә бу исем еш очрый. М. X. Хәсәнов аны, гражданнар сугышы чорында халык ягына чыгып, хезмәт халкы интересларын яклау позициясенә баскан кеше дип атады[54]. М. Абдуллин һәм С. Батыевларның уртак хезмәтендә исә Г. Рәхимнең 1930 елда матбугатта чыккан мәкаләсенә зур бәя бирелде һәм тарихи әһәмиятенә басым ясалды[55].
Шулай да Гали Рәхимнең эшчәнлеге аерым алып тикшерелгәне юк әле. Аның хезмәтләре бик күп урыннарда басылган, аның кулы, көче кергән язмалар архив шүрлекләрендә ята. Галимнең биографиясен төгәл язу да хәзер читенләшә бара: Г. Рәхимнең үз архивы тулы түгел. Бертуган сеңлесе Рауза Габдрәхимовада нибары ике кәгазь табылды: аның берсе акварель белән Г. Рәхим ясаган рәсем (Дәрдемәнднең бер шигыренә иллюстрация); икенчесе Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәренең тәрҗемәсе. Г. Рәхимнең бергә укыган, эшләгән иптәшләреннән күбесе инде дөньяда юк. Ләкин Казан университетының архивыннан безгә кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин булды: аның үз кулы белән тутырылган берничә документ очрады. Г. Рәхимнең гыйльми үзәктә эшләвенә кагылышлы документлар ТАССР Үзәк дәүләт архивында шактый күп. Ләкин бездә, кызганычка каршы, гыйльми үзәк эшчәнлеген бөтен яклап яктырткан тикшеренүнең булганы юк әле.
Г. Рәхим заманында танылган язучы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, фольклорчы иде. Октябрь революциясеннән соң ул күбрәк әдәбият тарихы белән шөгыльләнде һәм тарихчы буларак танылды. Андый күпкырлы, киң диапазонлы галим-язучының иҗат эшчәнлеген бер мәкаләдә генә яктыртуны автор үз өстенә йөкләми. Бу хезмәттә Г. Рәхимнең тормыш юлындагы төп этапларны күзәтеп чыгу һәм аның кайбер өлкәдәге эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә анализ ясау максат итеп куелды. Г. Рәхим, унынчы елда ук әдәбият дөньясына килеп, ике революция чорында әдәбият, фән өлкәсендә эшләде. Аның революцияне кабул итүе шактый катлаулы булды. Тормышы һәм дөньяга карашлары белән ул социалистик революцияне аңлауга әзерләнеп җитмәгән иде һәм шул хәлдә революция көннәрендә әдәбият, сәнгать мәйданында кайнады, абынды, егылды, тагын торып юл эзләде, шулай да хезмәт халкына хыянәт итмәде, күп кыенлыклардан соң үзенең юлын тапты. Бу юл совет фәненә, димәк, социалистик Ватанга хезмәт итү юлы иде.
Әдипнең биографиясе буенча безгә билгеле булганнары шулар: архивта Г. Рәхимнең метрикасыннан күчермә сакланган. Моннан күренгәнчә, аның тулы исеме Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдрәхимов. Ул 1892 елның 4 ноябрендә Казанда туган. Әтисе Лаеш өязе Олы Мәтәскә авылы крестьяны булган, Казанга килеп, сәүдә эшенә катнашып киткән. Әнисе Бибигайшә Исхак Айтуганов дигән Казан сәүдәгәренең кызы.
Крестьян гаиләсеннән чыккан Мөхәммәтшакир сәүдә фирмаларының берсенә хуҗа була. Ул үзенең улы Галине дә сәүдәгәр итү турында хыяллана. 1905 елда Гали Казандагы Коммерческое училищега керә һәм шул чорда өйләренә китерелгән хәлфәдән дә укый. Сәүдә училищесында уку дәверендә Гали үзлегеннән һәм хәлфәдән гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә. 1913 елда ул училищены тәмамлый. Аның әдәбият, фән белән кызыксына башлавы да шул училище чорына туры килә. Әтисе улын тагы да зуррак белемле сәүдәгәр итәргә тели һәм аны Мәскәүдәге Коммерческий институтка җибәрә. Бу институтның экономика бүлегендә Г. Рәхим 1917 елга кадәр укый, ләкин сәүдәгәр булырга күңеле ятмый. Шул җирлектә еш кына әтисе белән ике арада тавыш чыга. Аның саен Г. Рәхим әдәбият, фән дөньясына якыная бара. Ул Г. Камал, Г. Газиз кебек язучылар белән тыгыз элемтәдә була, «Ак юл» журналы редакторы Фәхрелислам Агиев, «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни һ. б. белән дуслаша.
1917 елда Мөхәммәтшакир абзый үлгәч, Г. Рәхимгә күңеленә ятмаган сәүдә институтын ташларга мөмкинлек туа, һәм ул Казанга кайта. Октябрь революциясеннән соң Казандагы «Өчьеллык педагогия курслары» нда, 19201921 елларда хәрби политик курсларда, Казандагы Көнчыгыш академиясендә төрки-татар әдәбияты тарихын һәм татар фольклорын, 1922 елдан 1930 елга кадәр Көнчыгыш педагогия институтында шул ук фәннәрне укыта. 1927 елның 25 октябрендә аңа доцент исеме бирелә. 19301931 елларда галим Татар фәнни-тикшеренү экономик институтының татар теле һәм әдәбияты кабинетында секретарь булып эшли. Болардан тыш, ул күптөрле гыйльми җәмгыятьләрдә фәнни эш алып бара. Казан университеты каршындагы Тарих, этнография, археология җәмгыятендә, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә, ТАССР Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы гыйльми үзәктә әгъза булып тора. 19261930 елларда Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә гыйльми секретарь була. 2030 нчы елларда аның илледән артык фәнни хезмәте басылып чыга. Рус һәм татар телләрендә язылган бу хезмәтләрдә төрки әдәбият, яңа татар әдәбияты, тәнкыйть, фольклор, татар сәнгате һ. б. турында кыйммәтле мәгълүматлар бар.[56]
Безгә очраган документлар арасында Г. Рәхимнең Казан университетының фәнни китапханәсе директоры профессор Парфентьевка 1934 елның 19 октябрендә язган гаризасы бар. «Көнчыгыш телләрен беләм. Үземнең шул белемемне Сезнең китапханәдәге кулъязмаларны өйрәнүдә файда китерер дип ышанам һәм, шуны искә алып, миңа эш бирүегезне сорыйм», дип язган Г. Рәхим[57].
1934 елның 21 октябреннән ул китапханәнең кулъязмалар бүлегенә гыйльми консультант итеп алына. Китапханәдә Г. Рәхим бик зур эш башкара. Нәкъ шул вакытта СССР Фәннәр академиясе каршындагы «Төркия белән фәнни элемтәгә ярдәм итү комитеты» китапханәгә махсус документ җибәрә. Бу документта Казан университеты китапханәсендәге әдәбият, тарих, фольклорга кагылышлы кулъязмаларны, китапларны Төркия белән алмашып өйрәнү өчен әзерләргә кушыла. Бу катлаулы эш Г. Рәхимгә йөкләтелә һәм кулъязмаларны эшкәртүгә ул искиткеч зур хезмәт куя
Казан университеты гыйльми китапханәсендәге кулъязмаларны тәртипкә салу эшен Г. Рәхим башлап җибәргән. Бу чорда ул китапханәдәге гарәп, фарсы телендәге күп кенә хезмәтләрне, шул исәптән математика, астрономия кебек фәннәрнең кулъязмаларын эшкәртә. 1936 елның 9 ноябреннән ул Казан дәүләт банкына эшкә урнаша һәм 1938 елга кадәр шунда эшли[58].
Инде әдипнең иҗат эшчәнлегенә килик. Г. Рәхим бер үк вакытта хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр язган, фольклор буенча тикшеренүләр алып барган. Матбугатта беренче мәртәбә ул 1909 елда күренә. Шунысы гаҗәп: булачак әдип (аңа бу вакытта нибары 17 яшь!) матбугатта беренче тапкыр шигырь белән дә, хикәя белән дә түгел, ә «Җир йөзе» дигән «җәгърәфия дәреслеге» белән чыга. Бу китап 84 рәсем һәм бер харитә (карта) белән чыгарыла. Ул рус телендәге «Вокруг света» дигән китапка нигезләнгән. Схоластик әсәрләр белән башы әйләнгән татар шәкертләренә андый дөньяви китапларның тәкъдим ителүе җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. «Тиҗарәт мәктәбенең өченче сыйныф талибәсеннән 1617 яшьлек яшь бер шәкерт» нең бу китабына бәя бирүче кешеләрнең беренчесе күренекле язучы Г. Камал була. Бу китапның «лисаны гаять җиңел һәм гүзәлдер» дип яза ул. Г. Камал шул ук вакытта яшь мөхәррирнең каләмендә өмет барлыгын сизенә. Ул аны «киләчәктә әдәбиятымызга хили зур хезмәтләре күрсәтүе мәэмүл булган кәнҗ мөхәрриремез» дип атый. «Китапның язылуына, гыйбарәләренең гүзәллегенә, ифадәсенең сәдалегенә караган кешенең, ди Г. Камал, Мөхәммәтгали әфәнденең кабилиятенә тәхсин идачәгенә һәм киләчәктә Мөхәммәтгали әфәндедән әдәбиятымызга зур хезмәтләрене өмид идачәгендә шөбһә кыйлмыйбыз»[59].