Ләкин Г. Рәхим матур әдәбиятка көннән-көн ныграк тартыла бара. Аның матур әдәбият өлкәсендә беренче каләм сынавы өй шартларында бара. Гаилә эчендәге балалар өчен кечкенә-кечкенә әкият китапларын ул үзе әзерли эчтәлеген яза, кулдан язган битләрдән китапчык итеп тегә һәм балаларга укый. Шуның өстенә ул акварель белән дә шөгыльләнә, аерым әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый. Бераздан үзенең сеңелләре һәм дус-ишләренең балалары өчен йорт спектакльләре оештыра башлый. Бу спектакльләрдә Г. Рәхимнең үзе язган пьесалары да куела, кайбер вакыт балалар өчен Көнбатыш классикасын да тәрҗемә итә. Аның сеңлесе Рауза Габдрәхимованың сөйләвенә караганда, шундый спектакльләрдән Гётеның «Урман патшасы» дигән әсәре сәхнәгә куела. Бу әсәрне Г. Рәхим тәрҗемә иткән (тәрҗемәнең Г. Рәхимнең үз кулы белән язылган ике варианты табылды). Истәлекләргә караганда, монда урман патшасы булып Г. Рәхим үзе киенгән, һәм спектакль яшүсмерләргә искиткеч көчле тәэсир иткән.
Шулай итеп, унынчы еллар башында Г. Рәхим иҗат эшенә чума. 1913 елдан башлап, ул даими рәвештә «Ак юл» журналына языша. Бу журналда аның халык иҗатына нигезләнгән әкият-хикәяләре басылып чыга. «Ак юл» да яшь язучының «Дускайлар», «Бәхет эзләү», «Үги кыз», «Битлек», «Чирле чебеш», «Карга оясы», «Җәйге кояш астында», «Габдерәшит бабай» һ. б. хикәяләре дөнья күрә. Күпчелек хикәяләрендә Г. Рәхим авыл табигатенең матурлыгын җырлый, тереклек дөньясының гармониясен бирә. Яшь язучының бу чордагы хикәяләре өчен бернәрсә хас: ул табигать белән кеше арасында гармония табарга тырыша. Бу омтылыш анда шулкадәр көчле ки, автор, образлар тудырганда, рационализм методы белән эш итә. Үсеп килә торган капиталистик укладның крестьян тормышын ничек җимергәненә тырышып-тырышып күзен йомган хәлдә, Г. Рәхим «Габдерәшит бабай» ны иҗат итә. Анда автор чын-чынлап рационалист: ул бөтен күңеле белән патриархаль крестьян хуҗалыгының идиллиясен эзли, шул шартларда гармоник шәхесне тасвирлый. Бу, хикәя язучы буларак, Г. Рәхимнең әле XIX йөз әдәби эстетик принциплары коллыгында икәнлеген күрсәтә. Әнә шуңа күрә аның күпчелек хикәяләрендә дидактизм өстенлек итә («Битлек» һ. б.).
Прозаик буларак, ихтимал, Г. Рәхим халык әдәбияты сюжетларына корылган хикәяләре белән танылгандыр. Мондыйлары исә аның унынчы-егерменче еллар тирәсендә мәктәп балалары арасында иң популяр әсәрләр булган. Мәсәлән, «Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр» кебек әкиятләр, беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан балалар өчен эшкәртелеп, хикәя формасында бирелгәннәр. Соңыннан беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча бу әкият-хикәяләр аерым китаплар итеп басылалар.
Г. Рәхим драматургия өлкәсендә дә каләм сынап караган кеше. Революциягә кадәр татар театрында аның «Дача кайгысы» исемле комедиясе бара. Алдына куйган проблемасы бик үк яңа булмаса да (яңача күренергә теләгән татар бае белән аның мещан хатыны арасындагы каршылыклар), Г. Рәхим җиңел телле, төзек сюжетлы пьеса тудыра алган. «Йолдыз» газетасы аның бу пьесасына уңай бәя бирә. «Ул чын-чыннан әдәби әсәр, дип яза газета. Анда фәлсәфә сату, фикер сөйләү катгыян юк. Тормыш менә «Дача кайгысы» ның күрсәтергә тырышкан ягы. Бу әсәрдә тормыш дөрес алынган. Шулай булмый да хәле юк, аның мөхәррире шул сыйныфтан чыккан. Мөхәррир хәкыйкатән шул мохиттә үскән. Ул аны сүкми, орышмый, бары күрсәтә: «Мә, ди ул, караңыз, менә сезгә бу тыштан гына ялган Аурупа мәдәнияте кергән буржуа татар тормышы!».
Г. Рәхимнең Октябрь[60] революциясенә кадәрге хезмәтләреннән тагын бер тармагы әдәби тәнкыйть һәм әдәбият теориясе. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә аның хезмәтләре әллә ни күп түгел. Арадан әһәмиятлесе «Тукаев халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Бу мәкалә безнең хәзерге әдәбият белгечләребез тарафыннан бик нык тәнкыйтьләп киленә. Моңа, гадәттә, Г. Рәхимнең Тукайны милләтнең бөтен сыйныфлары өчен дә уртак шагыйрь итеп күрсәткәнен алалар. Бу мәкаләдә автор, чыннан да, шул фикерне уздыра. «Тукаевны, ди ул, иң югары сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр беләләр». Ләкин монда без бернәрсәгә игътибар итик: бу мәкалә 1913 елда, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөньяга чыккан елда языла. Мәгълүм булганча, «Татар шагыйрьләре» китабына әдәбият сөючеләрнең реакциясе бик кискен була, күпчелек Г. Ибраһимовның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен кабул итми һәм бу мөнәсәбәтне уңае чыккан саен матбугатта белдереп баралар.
Г. Рәхим, шулай итеп, Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара. Аның шул ук мәкаләсендә Тукай белән С. Рәмиевне чагыштырып тикшерүе дә очраклы түгел. Тагын шунысы да бар: Г. Рәхимнең «татар әдәбияты туганнан ук гомуми булып туды» дигән сүзләренең нигезендә иҗтимагый төшенчә ятмый. Бу фикерне ачыклап, ул үзе үк болай ди: «Моңа сәбәп (әдәбиятның гомумилегенә. М. М.), әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр»[61]. Күргәнебезчә, тәнкыйтьче монда бары тик тел категориясеннән генә чыгып фикер йөртә, татар җәмгыятендә сыйнфый бүленеш булмаган дигән фикер уздырмый. Әлбәттә, Г. Рәхим әдәбиятны әле иҗтимагый категория итеп карауга кадәр күтәрелмәгән һәм бу хәл аның башка мәкаләләрендә дә сизелә.
«Аң» журналының 1914 елгы саннарында Г. Рәхимнең «Халык әдәбиятымызга бер караш» дигән зур тикшеренүе басыла. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, монда яшь галимнең халык әдәбиятына мөнәсәбәттә Тукай мәктәбе шәкерте һәм әдәбиятта, гомумән, халыкчанлык тарафдары икәнлеге ачык күренә. Ислам дине хаким сыйныфларның идеологик коралы булган бер заманда Г. Рәхим халык әдәбиятына ислам дине салган зарар турында буржуаз матбугатта кыю рәвештә әйтеп чыга. Борынгы мәҗүсилек заманындагы халык әдәбияты үрнәкләрен табуның бик кыенлыгын ул болай аңлатты: «Музыка вә җырлар шикелле һәртөрле күңел ачуларга каршы булган ислам дине татар җырларын да кыскан, аларны җырлауны да намәшругъ дәрәҗәсенә төшереп, татар җырларының начарлануы иң зур сәбәпләрдән булган»[62]. Бу шул заман өчен бик кыю адым иде. Аннан соң Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә, цивилизация үсү белән, халык әдәбиятының урынын язма әдәбият ала дигән фикер дә бөтенләй үк нигезсез булмаса кирәк. Фольклорның кайбер жанрлары өчен бу, чыннан да, шулай бит. К. Марксның «Дары һәм кургаш заманында Ахиллес булуы мөмкинме?» дигән соравын гына искә төшерик. Шуңа күрә Г. Рәхимнең бу фикерендә реакцион романтизм шаукымы бар дигән галимнәр белән килешүе кыен.
Кыскасы, Г. Рәхим әдәбият өлкәсендәге теоретик хезмәтләрендә әлегә материалистик фәлсәфәне үзләштереп бетермәгән халыкчанлыкны яклаучы буларак формалаша.
1917 ел Февраль революциясе булды. Үзен теге яки бу сыйныф белән бәйләмәгән яшь татар зыялысы өчен катлаулы чор башланды. Монархияне бәреп төшергәнгә шатлану гына җитми, алдагы көн өчен кыйблаңны билгеләргә кирәк иде. Эзләнү, көтү, яктылыкка, тагын да зуррак хөррияткә өмет, дәртләнү Г. Рәхимгә дә хас булды. Тәҗрибәсезлеге аны «Корылтай» газетасына алып килде. 1917 елның 7 июль санында басылган «Сәнгать вә әдәбият» дигән мәкаләсендә Г. Рәхим язучының, шагыйрьнең бөтен язмышы революция белән бәйле, революция үзе поэзияне уята, үстерә торган күренеш икәнлеген кыю рәвештә әйтә. «Инкыйляб заманы аз гына сизгер булган кешене шагыйрь ясый», ди ул. Ихтилялчылар «садәдел хыялпәрәстлар. Шагыйрьләр алар, чын-чын шагыйрьләр!»[63] Г. Рәхимнең раславынча, әдәбиятыбызның күтәрелүенә, кеше күзенә күренерлек булып җитешүенә 1905 ел революциясе сәбәп була. Иҗтимагый-сыйнфый көрәшләрдән моңарчы читтә торган әдипнең Февраль революциясен «зур ихтилял» дип ышануы да бик табигый. Ләкин әдипнең кешелек җәмгыятендә революциянең гомумән роле турындагы фикерләре белән исәпләшмичә мөмкин түгел. «Инкыйляб вакытында, ди ул, гакыллар, фикерләр җитезрәк эшли, хыял, зиһен кайный Фитрәт заманында күгәреп басылып яткан сәнаигы нәфисә әбелхәят белән сугарылган иреклек һавасында җанлана, хәрәкәтләнә, аякка баса Бөек эшләр эшләнсәләр, бары тик инкыйляб заманында гына эшләнеп кала алалар. Гомумән, халыкның рухы күтәрелгән заманда гына зур эшләрне барлыкка чыгарырга мөмкин»[64].
* * *
Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә, хезмәт халкын яклап, сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай» да басылган мәкалә әгәр аныкы булса, Совет властеның беренче елларында ул әле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәттә булган. Шул позиция аны «демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»[65] дип язуга китергән. Ләкин корылтайчыларның, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан-ачык Совет ягын сайладылар, дип яза X. Госман. Хәтта Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек милләтчелекнең аерым «теоретиклары» да, аклар белән китмичә, бу якта калдылар. Алар эшкә җәлеп ителделәр»[66]. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай диде: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Октябрь революциясенең баштагы елларында да, Октябрьгә каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр һәм һәр икесе, әдәби хезмәттән бигрәк, гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр»[67]. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән[68].
Дөрес, язучы буларак Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә барып җитмәде. Аңа «саф сәнгать» шаукымы йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә кереште. Көнчыгыш классикларын тәрҗемә итеп, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырышты. Г. Рәхим көче белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәйям, Сәгъди әсәрләреннән торган китап дөньяга чыкты[69]. Г. Рәхимнең бу тәрҗемәләренә нигезләнеп, «Кызыл Дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде[70]. Шәрекъ шагыйрьләренең гуманистик фикерләре иске дөнья кануннарын җимерү чорында яңадан күтәрелделәр.
Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты бик тә күпкырлы һәм үзенчәлекле булды. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә, аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлегә юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки, аның эчтәлеге шагыйрьнең хисләр, фикерләр эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә.
Тәнкыйтьчеләр хаксыз түгел: шагыйрь социалистик революциянең ялкынлы җырчысы була алмаган. Менә «Шәрекъ кызы» журналында аның «Сонет» ы басылып чыга.
«Канәфер» дигән шигырендә дә шагыйрь әле мәхәббәт колы, романтик шәхес булып күренә:
«Бер шагыйрьнең өйләнүе» дигән романтик хикәясендә Г. Рәхим үз хисләре эченә баткан романтик шәхесне бирде[71]. Монда бернинди вакыйга юк. Хикәя бары тик шагыйрьнең хыяллары, аның хисләренең суынуы турындагы эмоциональ истәлек формасында. Шул ук мотивлар аның «Кичке җыр» (1922) дигән шигырендә дә яңгырады:
Болардан күренгәнчә, шагыйрь яңа әдәбиятка хиссият колы, демоник шәхес буларак атлый. Аның талантлы гына язылган лирик шигырьләре Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Көрәш җырлары» җыентыгына кертеләләр.
Шәхес азатлыгы проблемасын үзенчә чишәргә омтылу аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлегендә дә сизелә. 1919 елда аның «Җанвар» исемле ике пәрдәлек пьесасы аерым китап булып басылып чыга. Җанвар реаль тормыштан аерылган, матурлыкка табынучы шәхес. Аның бөтен максаты шәхеснең бүгенге көндә азат булуы. Ул мәхәббәт иреге, шәхес иреге тарафдары. Автор төп герой авызыннан татар тормышындагы искелек калдыкларын тәнкыйть иттерә, һәм ул иҗтимагый тормыштан аерылган булу аркасында иллюстратив, рациональ бер образга әйләнә. Әлбәттә, төп герой сөйләгән ирек абстракт ирек. Ул үзен теге яки бу сыйныфка, билгеле бер иҗтимагый катлауга бәйләнмәгән шәхес итеп саный.
Дөньядан туйган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Үзенең иҗатында уналтынчы елларда ук инде иске кануннардан, реаль дөньяның ямьсезлекләреннән риза булмаучылык тенденциясен алга сөргән язучы бу традицияне революциядән соң да дәвам итте. «Идел» язучының шул чорда гына кичергән уй-фикерләр җыелмасы түгел. Бу аны гомер буе борчыган мәсьәләгә (җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә) үзенчәлекле караш. «Идел» әдәбият дөньясында күп тиргәлде. Г. Рәхимнең бу әсәре «иске милли язучының белә торып кирле-мырлы язуы»[72] дип бәяләнде. Хикәя Г. Нигъмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады[73]. С. Җәлал «Идел» хикәясенең әдәби яктан шактый матур эшләнгәнлеген әйтте. «Бу иптәштә, дип язды ул Г. Рәхим турында, яхшы гына бер әдәби зәвык, көчле матур тел, өслүб вә шулар өстенә җитди бер тырышлык булса кирәк». Ләкин С. Җәлал шул ук вакытта әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген дә әйтте. «Дөнья дигәннәре ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел»[74], диде тәнкыйтьче.
Әсәрнең төп герое журналист Ильяс шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре боларның (әдәби әсәрләрнең. М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75] дип бәяләде.
«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 19211922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга, һәм Г. Рәхим анда «Идел» хикәясеннән бер парча белән катнаша. Димәк, Г. Рәхим, бу әсәрен бастырып, азмы-күпме ачларга ярдәмгә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. «Идел» Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды, һәм шуннан соң ул бөтенләй әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Аннан соң шунысы да бар: Г. Рәхим соңрак «Идел» не үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. «Яңа укучылар һәм тәнкыйтьчеләр даирәсе, диде ул, нәфис әдәбиятта иске дәвер рухындагы әсәрләргә юл бирмәү юлында бик сак торалар, «Идел» хикәясе, Ф. Әмирханның «Тәгъзия» се кебек әсәрләргә каршы шау-шулар моны бик ачык күрсәтә»[77].