Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Хасанова Гаухар Мухамметовна 4 стр.


Әйе, бу коточкыч сүз ир тарафыннан өч мәртәбә әйтелү шул минутта ук бөтенесен юкка чыгарырга, шәригать кануннары буенча ир белән хатын арасын бөтенләйгә өзәргә тиеш. Күренекле татар язучысы Ф. Сәйфи-Казанлының беренче хикәяләреннән булган «Талак» шәригатьнең әнә шундый кыргый йоласына нигезләнгән хатын-кыз трагедиясен тасвирлый. Хикәядә «кара сүз» барын да җимерә: ломовой Сөнгать үзенең хатыны Нәфисә белән аерылыша. Дөрес, бу сүзнең ашыгычлык белән ычкындырылган булуы Сөнгатьнең башын әйләндерә, аны ниндидер «кызу көч буарга тотына». Ләкин «кара сүз» әйтелгән. Шәригать кануннары рәхимсез.

1915 елгы беренче вариантында Ф. Сәйфинең бу хикәясе шулай драматик рәвештә тәмамлана. Ләкин 1934 елда язучы моңа кабат кайта һәм конфликтны башкача чишә. Бөек тәнкыйтьче Белинский: «Халык үзенең табигате буенча бик көчле атеист»,  дип язган иде. Хикәянең икенче вариантында, конфликтны чишкәндә, Ф. Сәйфи кешеләрнең менә нәкъ шул сыйфатын калку итеп күрсәтә алган. Ломовой Сөнгать белән Нәфисәне бәйли торган җеп мәхәббәт бар. Алар капитал дөньясының төбендә, хәерчелектә көн итәләр. Бары тик тормыш авырлыгы, фәкыйрьлек кенә аларның ярату хисләрен каплаган, ул хисләр шатлыксыз тормыш мәшәкате белән пәрдәләнгәннәр, күмелгәннәр. Аларның йорты да, җире дә, акчасы да, милке дә юк. Ләкин аларның шул хәерче тормышны таратмыйча тотып асрый торган бер-берен ярату хисләре бар. Һәм шәригатьнең рәхимсез кануны аларны бәйләп тора торган шушы бердәнбер җепне өзгәләп ташларга торганда, Сөнгатьтә кешелек хисе уяна.

« Елама, Нәфисә, әйдә килешик,  дип, Сөнгать Нәфисәнең җилкәсенә кулын салды. «Талагы да, мулласы да чәнчелсен»,  дип уйлады ул».

«Талак» Ф. Сәйфинең иң уңышлы хикәяләреннән берсе.

Күренекле язучы-журналист, педагог, тарихчы һәм тәнкыйтьче Фатих Сәйфи-Казанлының тууына быел 75 ел тулды. Фатих Сәйфинең әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге беренче рус революциясе елларында ук башланып китә. Азатлыкка, яктылыкка омтылган яшь укытучының ялкынлы мәкаләләре бер-бер артлы татар матбугатында күренә башлыйлар. 1907 елда аның «Мөкатдәс хезмәт» дигән беренче әдәби әсәре басылып чыга. 1909 елдан башлап Фатих Сәйфи инде драматург. Беренче драма әсәрләреннән үк («Җәмәгать хадиме») Ф. Сәйфи үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да теге яки бу күләмдә хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Әйтергә кирәк, аның әсәрләрендә хатын-кыз образлары шактый тирән, тере итеп, психологик планда бирелгәннәр.

Фатих Сәйфинең революциягә кадәрге чордагы драматургиясендә Г. Камал, Ф. Әмирхан күтәргән татарлар арасындагы аталар һәм балалар проблемасы аеруча күзгә ташлана. Бу яктан аның 19111914 елларда язылган «Ямьсез тормыш» исемле өч пәрдәлек пьесасы характерлы. Кечкенә генә күләмдә булган бу әсәрдә дин сөреме белән зәһәрләнеп каткан Гаҗби карчык, кадимче каенанасыннан да, «җәдитче» иреннән дә каһәрләнүче Әминә һәм яңа, ирекле тормышка омтылучы, ләкин тормыш тарафыннан канатлары киселгән Һаҗәр типлары авторның тормышны тирәнтен аңлаучы икәнен күрсәтеп торалар. Дөрес, Ф. Сәйфинең бу пьесасында, искелекне җимереп, яңа, якты тормыш төзү, шул исәптән хатын-кызларны да азат итү өчен дөрес юллар тапкан геройны без күрә алмыйбыз әле. Ләкин шунысы ачык: демократик рухта булган мөгаллим Мөхәммәт үзенең бурычын, түбәннән торып, халык арасында эшләүдә, халыкка хезмәт итүдә күрә. Шуның өстенә Ф. Сәйфи әсәрдә бик уңышлы гына символик бер деталь бирә. Искелекне яклап киресенә каткан Гаҗби карчыклар заманы инде узып бара, аның кайчандыр Мөхәммәтзариф белән төбендә чәй эчеп утырган агачлары инде корыган. Яңалык килә, русча укучы егетләр, битләрен яшермәүче кызлар көймәдә йөриләр, чәчәкләр турында сөйләшәләр, театрга баралар

Язучылык эше Фатих Сәйфинең күпкырлы эшчәнлегеннән бер өлкә генә. Аның тормыш юлына күз ташласаң, унынчы еллардан алып гомеренең соңгы көненә кадәр әдәби тәнкыйть мәйданында киң колач белән эш алып барганын күрәсең. Әдәбиятта буржуаз идеологиянең чагылышы булган футуризмга татар матбугатында беренче мәртәбә җимергеч тәнкыйть белән чыгучы кеше Ф. Сәйфи иде. «Йолдыз» газетасының 1914 ел 1136 нчы санында басылган «Футуризм» исемле бу мәкаләдә яшь тәнкыйтьче ялган модернистларның череп бара торган буржуазия идеологлары икәнен ача, футуризм агымын «рухи авыру», ә ул агымны алга сөрүчеләрне «җәнҗалчылар» дип атый. «Хәзерге футуристлар кеби җүләрлек, шарлатанлык таратуны,  ди ул,  тарих көпчәгенә чолгана торган комачаулар гына димез».

Ф. Сәйфи Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгәндә шул чорның алдынгы карашлы укымышлылары белән тыгыз элемтәдә була. Әдәбият мәйданында аның үсешенә бигрәк тә шул чорда «Галия» дә укыткан Галимҗан Ибраһимовның йогынтысы зур иде.

Октябрь революциясе булып бер атна үтүгә, «Безнең юл» газетасында татар революцион әдәби тәнкыйтенең башлангычы булган «Кызыл байрак» мәҗмугасы мөнәсәбәте белән» дигән мәкалә басылып чыга. Бу мәкаләнең авторы Ф. Сәйфи. Монда тәнкыйтьче әдәби әсәрнең иҗтимагый эквивалентын ул әсәрнең революциягә ни дәрәҗәдә хезмәт итүенә карап бәяләүне яклый.

1921 елда Ф. Сәйфинең «Дошманнар» исемле драмасы басылып чыга. Пролетариатның азатлык өчен канлы көрәшен күрсәткән бу әсәрдә завод хуҗасына кияүгә бирелгән эшче кызы Айсылу язмышы тасвирлана. Революция барышында аның үз сыйныфы эшчеләр сыйныфы ягында булуы драматургның реализм юлыннан баруын күрсәтә иде.

Революция һәм гражданнар сугышы елларында Ф. Сәйфи педагог буларак та зур эш башкара. Татар мәктәпләре өчен тарих, тел буенча иң беренче дәреслекләр төзи. Бу дәреслекләрнең яңа совет мәктәпләрендә укыту эшен башлап җибәрүдә роле зур иде. Журналистика, педагогика эшеннән аз гына вакытка да аерылмаган көе, Ф. Сәйфи зур күләмле әдәби әсәрләр дә бирде, җәмәгать эшенә актив катнашты. Егерменче еллар ахырында ул Татарстанда орфография реформасына да зур өлеш кертте. Ул «Яңалиф» комитетының председателе булды.

Бөтен җаны-тәне белән социализм эшенә бирелгән коммунист Фатих Сәйфи-Казанлының тормышы шәхес культы чорында өзелде.

(Азат хатын.  1963.  9)

Г. Кутуй тәнкыйтьче

Г. Кутуйның 1953 елда чыгарылган җыентыгына язган сүз башында тәнкыйтьче Г. Кашшаф бик хаклы рәвештә Кутуйның публицистика-тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаеклы икәнлеген әйткән иде. Безнең әдәбият фәнендә Кутуй әле моңа кадәр шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак кына телгә алынып килә. Ә бит аның әдәби тәнкыйть өлкәсендә калдырган мирасы да бик зур. 1923 елдан башлап ул газета-журналларда пролетариат әдәбиятының эчтәлеген, телен, стилен билгеләү мәсьәләсенә карата язылган мәкаләләре белән актив катнаша. Кутуйның тәнкыйтьче булып формалашуына аның футуризм шаукымыннан котылуы зур этәреш ясый. Иҗатының беренче чорында әдәби мирас, форма һәм эчтәлек мәсьәләләрендә шактый гына ялгышлыклар җибәргән Кутуй егерменче елларның икенче яртысында тәнкыйть мәйданына тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыга.

Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти кебек күренекле тәнкыйтьчеләр, татар совет әдәбиятындагы яңа әсәрләр турында сүз алып барганда, ул әсәрләрне бервакытта да татар әдәбияты әсәре генә итеп карамадылар. Алар өчен һәрбер әсәр бөтен совет әдәбиятының бер кисәге иде. Тәнкыйтьче буларак, Г. Кутуй да менә шул принциптан чыгып эш итте. Ул тәҗрибәсез яшь язучыларны бөек рус әдәбиятын, Көнбатыш классикасын туктаусыз өйрәнергә чакырды. Кулына яңа гына каләм алган яшьләргә ул язучылык эшенең гаять зур белем, эрудиция таләп иткәнлеген һәрвакыт әйтә килде. Егерменче елларның урталарында эшче-крестьян яшьләре массовый төстә әдәбиятка омтылдылар, шигырь, хикәяләр язуда беренче адымнарын ясадылар. Ләкин аларның күбесендә әле гомуми белем җитмәү, тормышны белмәү, дөнья әдәбияты белән таныш булмау сизелеп тора иде. Г. Кутуй аларны тәрбияләргә, аларга вакытында ярдәм күрсәтергә, яшь талантларны үстерергә кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыкты. «Талантлар,  диде ул,  күктән төшмиләр. Аларны тормыш чыгара. Ләкин үзенә эш, өйрәнү кырын тапмыйча, әдәбиятка кермичә сүнеп китүче талантлар да аз түгел Тормышка үткен рәвештә сәяси, әдәби күз сала белү, аны тыңлый белү язучының әдәби тәрбиясен, белемен сорый» (Кызыл Татарстан.  1925.  192). Буш сүзләр, мәгънәсез шапырынуларга каршы чыгып, ул язучыларны тормышны өйрәнергә, рус әдәбиятының казанышларын үзләштерергә чакырды. «Үз казаныңда гына кайнап булмый» Кутуйның тәнкыйть мәкаләләрендә әнә шундый сүзләр бар. «Язучы укучыны тәрбияләргә тиеш. Димәк, ул инде укучыдан бик нык өстен булырга тиеш. Мин,  ди Кутуй,  Шекспир, Толстой, Лермонтовларны үземнең миемнән кичердем». Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын да Кутуй рус әдәбиятының уңай йогынтысына бәйле рәвештә карый. Тукайның рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнүе, ди ул, аны гарәпчелектән арындырды, гаммәчелеккә тартты (Безнең юл.  1928.  34). Шул ук вакытта Кутуй язучылык эшенең кабинет эше түгеллегенә кат-кат басым ясады. Кутуй язучыларны яңа тормыш эчендә кайнарга, тормышны өйрәнергә, әдәби образларны массалар арасыннан эзләргә өндәде, «Газета редакцияләре язучыларны үз тирәләренә тупларга тиешләр» дигән фикерне яклады. Г. Кутуй татар совет әдәбиятының уңышлы адымнарын даими рәвештә популярлаштырып барды, яңа әсәрләргә җыйнак кына рецензияләр язды. 19251926 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбият-сәнгать турында язылган мәкаләләр белән иң күп катнашкан кеше Кутуй иде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларның уңышларына шатлану, аларны яңа әсәрләр язуга рухландыру күзгә ташлана. Ул яшь язучы Ф. Әсгать хикәяләренең сәнгатьчә оста эшләнгән булуын беренче буларак күрсәтте, шул ук вакытта әдәбиятта матурлык белән идея бердәмлеге өчен көрәшергә өндәде. Г. Толымбай, А. Шамовларның җыентыклары чыккач та, Кутуй аларның хикәяләрен яңа әдәбиятны тудыруда уңышлы адымнар дип бәяләде. Бер төркем тәнкыйтьчеләр тарафыннан Һ. Такташ «вак буржуа шагыйре» дип кире кагылган чорда, аның иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын «телгә, тасвирга байлыгын» күрсәтте. Шагыйрьнең каләме ышанычлы икәнлегенә басым ясап, ул аңа: «Көтәбез!» дип дәште (Кызыл Татарстан.  1925.  190). Кутуй теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген гаҗәп оста тотып ала иде. Әдәби әсәрне тикшергәндә, ул язучының сүз белән ничек эш итүенә зур игътибар бирде. Ш. Госмановның хикәяләре басылып чыккач, Кутуй аның стиле өчен характерлы детальне шунда ук билгеләп үтте. «Ш. Госмановта,  диде ул,  сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар, аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля исләре аңкып тора» (Кызыл Татарстан.  1925.  181). Кутуйның сүзгә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтә торган тагын бер мисал китерергә мөмкин. 1929 елда ул «Авыл яшьләре» журналында тел мәсьәләсенә багышланган махсус мәкалә белән чыга. «Без язучыны әдәбият-матбугат заводында эшләүче бер эшче дип таныйбыз,  ди Кутуй.  Эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә икәнлегенә игътибар итсә, язучылар да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алынуына күңел бирергә тиешләр Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул мәгънә дә, ул идеология дә, ул матурлык та» (Авыл яшьләре.  1929.  5). Г. Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады.

Ул еш кына «Табигать балалары», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә сокланып караганлыгын белдереп торды. Г. Ибраһимов әсәрләренең зур идея-эстетик кыйммәтен тануы белән бергә, ул аның иҗатын төрле формалистлар һөҗүменнән дә саклады. Г. Ибраһимов иҗаты турында матбугатта шактый буталчык фикерләр белән чыккан X. Вәлигә мөрәҗәгать итеп, Кутуй болай диде: «Кайсы фикерең синең дөрес, социолог-эстетик тәнкыйтьче? Кил, зинһар, ташла! Укучыларның, әдәбиятка сусаган массаның бөек әдипне белергә, аның турында дөрес бер фикерне ишетергә теләгән миләргә чуалчык кертмә. Бигрәк тә шундый зур юбилей алдында!» (Кызыл Татарстан.  1928. 22 январь саны.)

Кутуй шулай ук В. Маяковскийның иҗатын пропагандалаучы, аның ялкынлы революцион поэзиясен популярлаштыручы буларак та танылды. Язучы үз иҗатына карата булган тәнкыйтькә дә һәрвакыт колак салды. Татар совет әдәби тәнкыйте аның футуризм белән мавыгуына бик нык каршы чыккач, ул утызынчы елларга таба социалистик реализмга борылыш ясады. Соңгы дәвер иҗатында инде без аның футуризм белән тәмам арасын өзгәнлеген күрәбез. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 3040 нчы еллардагы иҗаты билгели дә.

«Тапшырылмаган хатлар» повесте белән Кутуй татар совет әдәбияты түрендә иң мактаулы урынны алды. Галиядә булган сафлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт, әхлак пакьлеге меңнәрчә совет укучыларын коммунистик рухта тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный.

Әйтергә кирәк, утызынчы еллардагы катлаулы шартларда тәнкыйть өлкәсендә Кутуй кайбер ялгыш адымнар да ясады. Мондый ялгышлыклар бигрәк тә аның Ф. Бурнаш иҗатына үтә каршы торуында чагылды. Ләкин нәкъ шул ук вакытта Кутуй үзе дә уйдырма «Җидегәнчелек» тә гаепләнде. Бу ялган оешманың «ачылуы» тәнкыйть дөньясын шактый бутады. Моннан соң инде Кутуйга матбугат битләренә чыгу бик нык кыенлашты. Әмма әдәбият мәйданында бер төркем хәсрәт-тәнкыйтьчеләр үзенә төрлечә һөҗүм иткәндә дә Кутуй әдәбияттан бер генә көнгә дә читләшмәде, яңа әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итте.

Рус һәм бөтендөнья әдәбиятын яхшы белгән, киң эрудицияле Гадел Кутуй үзенең 2030 нчы еллардагы тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет әдәбиятының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

(Совет әдәбияты.  1963.  11)

Габдрахман Сәгъди

Бу исем татар халкына гына түгел, бәлки башка төрки халыкларга да яхшы таныш. Тугандаш халыклар әдәбиятына һәм сәнгатенә үзеннән шактый өлеш керткән, тарих, педагогика һәм методика өлкәсендә эшләгән бу киң колачлы зур галимнең тормыш юлы бик бай һәм ул фәнгә армый-талмый хезмәт итүнең үрнәге булып тора.

Әдәбият профессоры һәм филология фәннәре докторы булып җитешкәнче, Габдрахман Сәгъди катлаулы тормыш юлы үтә.

Ул 1889 елда элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязе Таймеево авылында туа. Авылда башлангыч белемне алганнан соң шул тирәдәге күренекле мәдрәсәләрдән булган Троицк мәдрәсәсенә укырга керә. Күпчелек татар шәкертләре күргән авыр мәдрәсә шартларын Габдрахман Сәгъди дә кичерә. 1906 елда ул Троицк мәдрәсәсен тәмамлап чыга.

Беренче рус революциясе йогынтысында татар шәкертләре арасында ислах хәрәкәте кузгалган, Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «шәкерт кайный» башлаган чор була бу. Мәдрәсә стеналары эчендә искелеккә, схоластикага каршы барган көрәш шәкертләр арасында рус телен, рус әдәбиятын өйрәнүгә омтылышны көчәйтә. Шәкертләрнең күбесе протест йөзеннән иске мәдрәсәләрне ташлап чыгалар, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фәннәрне, рус телен өйрәнә башлыйлар. Габдрахман Сәгъди дә үзлегеннән русча укый башлый. Ул укытучы булырга әзерләнә. Ә 19061908 елларда инде Сәгъди Златоустта рус-татар мәктәбендә укытучылык итә. 1908 елның көзендә ул, югары белем алу максаты белән, Төркиягә китә һәм, анда Истанбул университетының филология бүлеген тәмамлап кайткач, Уфа, Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург (хәзерге Свердловск) якларында укытучы булып эшли. Габдрахман Сәгъди матбугатта 1908 елдан башлап күренә башлый. Унынчы еллар башында «Шура», «Мөгаллим» журналларында шигырьләр, лирик парчалар белән катнаша. Шул ук вакытта әдәбият теориясе буенча зур күләмле фәнни хезмәт өстендә эшли. 1911 елда аның «Кавагыйде әдәбия» һәм аңа «Гыйлавә» дигән ике китабы дөньяга чыга. Әдәбият теориясе буенча беренче хезмәте булган «Кавагыйде әдәбия» дә үк инде Сәгъди әдәбиятны иҗтимагый тормышның аерылгысыз бер тармагы икәнен исбатларга тырыша.

Буржуаз галимнәрнең «Кавагыйде әдәбия» не матбугат битләрендә кискен тәнкыйть уты астына алулары очраклы хәл булмый. Буржуаз галимнәр бигрәк тә авторның «Әдәбият җәмгыятьне төзәтергә тиеш» дигән фикере белән килешмәделәр. Нәҗип Хәлфин Сәгъдигә каршы язган мәкаләсендә турыдан-туры «Әдәбият иҗтимагый мәсьәләләрдән читтә торырга тиеш» дигән фикерен күтәреп чыга. Ул Габдрахман Сәгъдине үз бурычын үти алмауда гаепли. Язучы, ди ул, җәмгыятьне төзәтә башласа, шул урында әдәбият бетә дә инде.

Күренеп тора: әдәбият өчен зарарлы булган саф сәнгать теориясен характерлый торган сыйфат бу. «Кавагыйде әдәбия» Габдрахман Сәгъдинең иҗат юлын ачык билгели: татар әдәбияты, төрки телләре буенча ул фәнни тикшеренү эшенә бирелә. 19121915 елларда бер-бер артлы аның «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият мөгаллиме», «Телебезнең сарыфы», «Телебезнең нәхүе», «Үз телемезчә мөкәммәл сарыф-нәхү» кебек китаплары дөньяга чыга. Педагогик эшчәнлегендә Габдрахман Сәгъди әле революциягә кадәр яңалык тарафдары буларак таныла.

Февраль революциясен ул Златоуст өязендә педагог булып каршылый. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ул Бөгелмә мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Октябрь социалистик революциясе халыкка хезмәткә омтылган яшь галимгә киң юллар ача. Шул чордан башлап, Габдрахман Сәгъди татар, үзбәк телләрендә педагогика, дидактика буенча күп кенә хезмәтләр бастыра 1921 елда ул Үзбәкстанга китә, анда Урта Азия дәүләт университетында тюркология өлкәсенә караган фәннәрне укыта.

Бу елларда Габдрахман Сәгъдинең үзбәк, казах, татар, төрекмән телләрендә әдәбият, сәнгать, тел һәм педагогика мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләре басылып чыга. Егерменче елларның беренче яртысында Урта Азиядә һәм Татарстанда Габдрахман Сәгъди язышмаган газета-журналларны табуы бик кыен булыр иде. Аның «Безнең юл», «Төрекмән иле», «Инкыйлаб», «Мәгариф», «Мәгариф-мәдәният» журналларында, «Татарстан», «Зөрафшан», «Ак жул», «Төркестан» газеталарында бу елларда язган мәкаләләре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Алар арасында казах драмасына, үзбәк поэзиясенә, Абай иҗатына, кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле һ. б. темаларга багышланган мәкаләләр дә байтак. Арадан иң әһәмиятлеләре Бөек Октябрь социалистик революциясенең Көнчыгыш халыклары иҗатына йогынтысын күрсәткән мәкаләләре. «Яшь үзбәк шагыйрьләре», «Октябрь революциясе һәм үзбәк әдәбияты», «Октябрь революциясеннән соңгы 6 ел эчендә үзбәк поэзиясе» кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.

Профессор Сәгъдинең әдәбият, тел гыйлеме, сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләре Көнчыгышны өйрәнүче рус совет галимнәренең игътибар үзәгендә торды. Аның эшчәнлеге белән бигрәк тә Көнчыгышны өйрәнүче галим-профессор Самойлович кызыксынды һәм «Новый Восток» журналында, аның хезмәтләренә югары бәя биреп, рецензия урнаштырды. Әдәбият, сәнгать, тел белемнәре өлкәсендә эшләү белән беррәттән, Сәгъди педагогика буенча да актив эш алып бара. 19221925 елларда аның хезмәт мәктәпләрендә тәрбия эшләре, совет мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган күп санлы мәкаләләре басыла. Моннан тыш, ул беренче совет мәктәпләренең программалары, урта һәм югары уку йортларында укыту тәртипләре турында «Бәйнәлмиләл», «Тәрбия», «Мәгариф вә укытучы», «Белем учагы», «Мәгариф атнасы» кебек журналларда, «Кызыл Байрак», «Фәрганә» газеталарында күп санлы мәкаләләр белән катнаша.

Назад Дальше