Сәгъди педагог, әдәбиятчы, телче генә түгел, тарихчы да була. Урта Азиядә яшәгән чорында ул «Шәрекъ педагогы Ибне Мәскәви», «Имам Газали», «Шәрекъ педагогы Раһиб Исфагани», «Ясәви кем иде», «Шәрекъ философы Фараби» дигән тарихи хезмәтләрен яза. Шул ук вакытта ул совет мәктәпләре өчен дәреслекләр төзү буенча да зур эш алып бара. Аның «Гамәли һәм нәзари әдәбият дәресләре» дигән хезмәтенә Галимҗан Ибраһимов югары бәя бирә.
Үзенең совет чорындагы мәкаләләрендә Сәгъди халык шагыйре Габдулла Тукайга карата булган нигезсез тәнкыйтькә тиешле анализ ясады. Билгеле булганча, Галимҗан Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» дигән 1913 елда язган китабында Тукайны хаксыз рәвештә сәнгатьчә осталыгы булмауда гаепләп чыккан иде. Татар матбугаты Галимҗан Ибраһимовтан бу фикерен үзгәртүне озак еллар көтте. Әдипнең талантына һәрвакыт югары бәя биреп килгән Сәгъди аның Тукайга мөнәсәбәтен «кире юлга керү» дип атады. «Татар шагыйрьләре» дигән китапта Тукайга бирелгән бәяне Сәгъди «Тукай хакында тарихыбызга салып калдырган бер шөбһә» дип бәяләде. Шул ук вакытта Сәгъди, Галимҗан Ибраһимовның Тукай турында яңа фикерен көтеп: «Бу әдип әдәбият вә шигырьне тикшерүдә марксизм ысулын кабул иткәннән соң, бәлки, элекке фикереннән кайткандыр», дип өметләнде.
Совет шартларында Тукай мирасын өйрәнү һәм аның уңай традицияләрен пропагандалауда Сәгъдинең роле зур булды.
1925 елдан Сәгъди яңадан Казанда. Ул Көнчыгыш педагогия институтында, Татарстан коммунистлар университетында укытучылык итә. Казанга кайту белән, галим татар әдәбияты тарихы өлкәсендә киң планда эш җәелдереп җибәрә. Аның эшчәнлегенең иң актив чоры Татарстанда культура революциясе елларына туры килә. Габдрахман Сәгъдинең «Төрек телләренә классификация ясау мәсьәләсе», «Сарыф-нәхү әсаслары», «Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре» кебек әһәмиятле хезмәтләре шушы елларда язылалар.
1926 елда Сәгъдинең иң зур хезмәтләреннән берсе «Татар әдәбияты тарихы» дөньяга чыга. «Татар әдәбияты тарихы» Сәгъдинең совет чорында биргән беренче зур хезмәте иде. Татар әдәбиятының формалашу процессын иҗтимагый үсеш күзлегеннән чыгып бәяләве белән, бу хезмәт әдәбият тарихында күренекле урын алып тора.
«Татар әдәбияты тарихы» әдәби мираска мөнәсәбәттә зур ачыклык кертә. Әдәби тәнкыйтьтә ул елларда шактый бәхәсле булып килгән Габдулла Тукай, Фатих Әмирханның мираслары бу китапта иҗтимагый-фәнни бәя алалар. Ул Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев кебек әдипләрнең әдәбият мәйданында тоткан урыннарын, аларның иҗатындагы уңай һәм каршылыклы якларны кыю рәвештә күрсәтә. Билгеле, бу хезмәт кимчелекләрдән дә азат түгел иде. Мәсәлән, тәнкыйтьче монда татар әдәбиятының формалашуына алдынгы рус әдәбиятының йогынтысын ачып бирә алмаган. Аннан соң тәнкыйтьченең, ислам идеологиясе тарихын яктырту белән артык мавыгып китеп, әдәби процесстан читләшүе дә, вульгар социологизм белән мавыгуы да күзгә ташлана. Аерым кимчелекләре булуга карамастан, матбугат Сәгъдинең бу хезмәтенә, нигездә, уңай бәя бирә. «Кызыл Татарстан», «Эшче» газеталары, «Безнең юл» журналы бу китапның дөньяга чыгуын «бер иҗади факт» дип бәяләделәр. «Хәзергә чаклы безнең яңа әдәбиятыбызның төп моментларын эченә алган, шуңа караган материалларны җыеп, бер тарих рәвешенә кергән әсәр юк иде, дип язды «Безнең юл» журналы бу китап турында. Бу китап безнең әнә шул бушлыгыбызны тутыруда бик зур хезмәт итә. Әсәрнең марксизм нигезендә язылуы, әлбәттә, бу китапның кадерен тагы да арттыра, әдәбият укытучылар, гомумән, әдәбият белән шөгыльләнүчеләр, әлбәттә, аны өстәл китабы итәргә тиештер».
Сәгъдинең татар әдәбияты тарихын эшләп чыгуы совет мәктәпләрендә әдәбият фәнен укытуда җиңеллек тудыра, ул моннан соң да татар әдәбияты тарихын өйрәнүне эзлекле рәвештә дәвам итә. 1927 елның 10 апрелендә Сәгъди «татарны өйрәнү җәмгыяте» утырышында «Татар совет әдәбияты үсешенең төп моментлары» дигән темага доклад ясый. Шул ук елда ул «Бездә әдәби тәнкыйть» дигән зур күләмле мәкалә белән чыга. Татар әдәбият фәне үсешендә аның бу мәкаләсе дә игътибарга лаеклы. Тәнкыйть тарихы буенча татар әдәбиятында бу беренче тикшеренү иде. Тәнкыйтьче монда татар әдәби тәнкыйтенең идеализмнан материализмга таба үсеш процессын ачып бирә, тәнкыйтьчелекнең бишенче ел революциясе чорында аерым бер тармак булып күтәрелгәнен исбатлый.
Күренекле галим борынгы мирасны әдәби өйрәнүгә дә зур көч куя. ХVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатын беренче мәртәбә фәнни тикшеренүче, аны укучыларга җиткерүче кеше дә Сәгъди була. Ул борынгы татар әдәбияты әсәрләрен совет мәктәпләренең программаларына кертүне яклап чыга. Шул уңай белән ул Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында чыга торган «Мәгариф» журналында Мәүла Колый әсәрләре турында мәгълүматлар урнаштыра.
Татарстанда культура революциясе чорында Габдрахман Сәгъди культура фронтының алгы сызыгында була. «Мәдәни революция алдында советчы укымышлыларның бурычлары» турында матбугатта мәкалә белән чыга. 19271928 елларда ул күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән якыннан торып кызыксына, аның әсәрләре турында тәнкыйть мәкаләләре яза. Сәгъдинең Ибраһимов иҗатындагы типлар эволюциясен күрсәткән хезмәте үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмый.
Партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре Разумов 1928 елда, милли кадрлар әзерләү мәсьәләләренә кагылып, укымышлы кешеләрнең күпчелеге «телдә генә түгел, эше белән дә совет интеллигенциясе» икәнлеген әйткән иде. «Болар, дип язды ул, культура һәм хуҗалык фронтында коммунистлар партиясе, Совет власте белән кулга-кул тотышып эшләүчеләр, халык массаларын партиябез политикасы тирәсенә туплауга чын күңелдән булышлык итүчеләр Милли интеллигенциянең бу өлешенең настроениеләре иптәш Сәгъдинең кызыклы һәм тулысынча совет җәмәгатьчелегенә туры килгән мәкаләләрендә чагылган».
Габдрахман Сәгъди әнә шул алдынгы совет интеллигенциясенең күренекле вәкилләреннән берсе иде.
Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы һәм педагогика өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләрен искә алып, Көнчыгыш педагогия институтының гыйльми советы 1929 ел, 20 июнь карары белән Габдрахман Сәгъдигә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры дигән исем бирде.
Озак еллар татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү нәтиҗәсе буларак, 1930 елда Сәгъдинең «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән хезмәте (татар әдәбияты тарихының икенче кисәге) басылып чыга. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, бу хезмәт совет чоры әдәбиятын туплап тикшерүдә беренче уңышлы адым иде.
Вульгар социологизм елларында Сәгъдинең әдәбият тарихы, әдәбият теориясе һәм методикасы буенча эшчәнлеге урынсыз һөҗүмнәргә дучар булды. Вульгар социологлар тупас, дорфа рәвештә аның фәнни хезмәтләреннән төрлечә гаеп эзләделәр. Эш шуңа җитте ки, аларның кайберләре Сәгъдигә профессор исеме бирелү белән килешмәделәр. Бигрәк тә «Эшче» газетасы үзенең битләрендә мондый чыгышларга күп урын бирде. ТАППның тазарту җыелышында да Сәгъдигә шундый мөнәсәбәт сизелде. 1930 елның 5 гыйнварында булган бу җыелышта вульгар социологлар, профессор Габдрахман Сәгъдигә яла ягып, ямьсез чыгышлар ясадылар. Бары тик Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Фатих Сәйфи-Казанлы һәм башкаларның чыгышыннан соң гына Сәгъдинең «үсеп бара торган марксист» икәнлеге аныкланды. Шулай да кайберәүләр аны татар әдәби тәнкыйтендә «монополия алуда» гаепләргә тырыштылар, уйдырма «җидегәнчелеккә» бәйләргә омтылучылар да булды.
Ләкин Сәгъдинең татар совет әдәбиятында тоткан урынын сызып ташлау мөмкин түгел иде.
Гомеренең соңгы өлешен профессор Сәгъди үзбәк әдәбиятын өйрәнүгә багышлады. Озак еллар буена ул «Югары этап буларак үзбәк классик әдәбияты үсешендә Нәвои иҗаты» дигән темага докторлык диссертациясе яза һәм 1949 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Совет хөкүмәте профессор Габдрахман Сәгъдинең әдәбият, тел, тарих өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. 1946 елның 16 гыйнварында ул СССР Верховный Советы президиумы указы белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм берничә мәртәбә Үзбәкстан ССР Верховный Советы президиумының мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Сәгъдинең 350 табак күләмдәге ифрат зур басма хезмәтләре, шул исәптән 150 исемдәге китабы бар. Бу үзе генә дә инде галимнең мирасы хәзерге заман белгечләре тарафыннан өйрәнелергә тиешлеген күрсәтеп торучы бер факт.
Сәгъдинең әдәбият мәйданында тоткан урыны, кызганычка каршы, әле тикшерелмәгән, үзенә тиешле бәя алмаган. Әйткәнебезчә, Габдрахман Сәгъдинең әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге татар әдәбияты белән генә чикләнми. Ул бервакытта да татар әдәбиятчысы гына булмады. Үзбәк, казах, төрекмән әдәбиятларының үсешендә дә галимнең роле, һичшиксез, зур иде. Шуңа күрә аның хезмәтләрен җыйнап бастырып чыгару үзбәк, казах әдәбиятчылары өчен дә әһәмиятле вакыйга булыр иде.
Габдрахман Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә үлдеӘдәбиятыбызның тирән белемле бу зур галиме калдырган бай мирасны киң җәмәгатьчелек хәзинәсе итү безнең алда торган бурычларның берсе. Бу мактаулы эш, һичшиксез, башкарылырга тиеш.
(Совет мәктәбе. 1964. 3)Журналист, библиограф
Журналист, язучы һәм әдәбият тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевкә 70 яшь тулды. Аның биографиясе шактый кызыклы. Бабалары берничә йөз еллар буена нәсел тарихын язып килгәннәр. Бу язу безне XIII гасыр урталарына татар-монголлар тарафыннан Болгар дәүләте җимерелгән чорга ук алып керә. Соңрак бу нәселдән Тимри бине Рәми дигән укымышлы кеше Мәскәү дәүләтендә Иван III хөкүмәте янында тәрҗемәче булып эшләгән. Тарихта бу кеше Митрий Рамиев дип билгеле. Рәмиевләр нәселе әнә шулай башланып киткән. Бу нәселдән XX йөз башында татарның күренекле шагыйрьләре Закир (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр чыккан.
Исмәгыйль ага үзе 1895 елның гыйнварында Эстәрлетамакта туган. Ул, анда өч класслы рус-татар мәктәбен бетергәч, Учительская школага керү нияте белән Казанга килә. Ләкин бу чорда Учительская школага жандармерия тарафыннан әле генә тар-мар китерелгән «Буби» мәдрәсәсе шәкертләре килеп тулган һәм урын бик чикле була. Исмәгыйль Рәмиев яңа гына ачылган «Амур» гостиницасына конторщик булып урнаша. Бу гостиницага үз редакциясе белән Ф. Әмирхан күчеп килә, Г. Тукай да шундагы бүлмәләрнең берсендә тора. Монда эшләү чорында И. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек күренекле әдипләр белән якыннан таныша. Бераздан ул, конторщиклык эшен ташлап, «Сәйяр» труппасына суфлёр булып керә. Труппада ул шул чорның сәхнә осталары, драматурглары белән аралаша, гастрольләр белән Россиянең күп шәһәрләрендә йөри.
1914 елда ул сугышка алына.
19171922 елларда И. Рәмиев Кызыл Армиядә. Бу чорда ул Көнчыгыш фронтның 1 нче һәм 5 нче армияләре каршындагы политбүлекләрдә, «Кызыл йолдыз», «Кызыл яу» газеталарында эшли, РКП(б) ҮК янындагы татар-башкорт бюросы органы булган «Кызыл дөнья» газетасында актив катнаша. Бу газеталарда Г. Нигъмәти, X. Кәрим, К. Тинчурин кебек язучы-журналистлар эшли. И. Рәмиев 1922 елда Уфада чыга башлаган «Бабич» журналында да актив катнаша. Аннары ул Сәләх Атнагулов, Газим Касыймов, Галә Ходаяровлар белән берлектә «Кызыл юл», «Шәрекъ ярлылары», «Урал» газеталарында эшли. 1925 елда И. Рәмиев Казанга күчеп килә. «Чаян» журналы чыга башлау белән, ул анда сатирик хикәяләр, фельетоннар яза. Үткен сатира белән сугарылган «Советский намаз», «Торабыз көн үтә» кебек нэп «каһарманнары» н тәнкыйть иткән хикәяләре ул елларда яратылып укылалар. Утызынчы еллар башында аның «Интер» тартты» һәм «Җипламат» исемле юмористик әсәрләре басылып чыга. Фән өлкәсендә И. Рәмиевнең иң зур һәм әһәмиятле хезмәте «Татар вакытлы матбугаты» исемле библиографик альбомы. Бу хезмәттә 1926 елга кадәр Россиядә татар телендә чыгарылган барлык газета-журналлар, аларның редакторлары һ. б. турында бик бай материал тупланган.
Хәзер ул бик борынгы заманнардан алып татар иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбиятында катнашкан кешеләрнең биографияләрен төзү өстендә эшли.
И. Рәмиев үзенең бөтен табигате, эшчәнлеге белән галим-библиограф. Шуңа күрә аны яшь галимнәр «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Ул, 70 кә җитүенә карамастан, һаман да яшь, җор күңелле юморист. Ул һәр көнне Казан университетының фәнни китапханәсендә китаплар, кулъязмалар өйрәнә.
(Социалистик Татарстан. 1965. 10 гыйнвар)Көрәштә узган гомер
1919 ел
Революция дошманнары, Советлар республикасын сытып ташлау өчен, тагын бер омтылыш ясыйлар. Илдә җимереклек, эчке дошманнарның саботажы, кырыс хәрби обстановка. Шундый авыр шартларда большевиклар партиясе илебез хуҗалыгын социалистик төзелеш юлына күчерүдә күпкырлы эш башлаган чор иде бу.
Казан шәһәре. Укытучылар җыелышы бара. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: укытучыларның, ягъни революциягә кадәрге интеллигенциянең, совет мәгарифе эшендә катнашу мәсьәләсе. Трибунада кара чәчле, үткен күзле татар егете. Залда аның ялкынлы сүзләре яңгырый:
Зыялылар алдында ике генә юл, ике генә күпер бар, ди ул. Берсе кара монархия ягына коллыкка, икенчесе исә Советлар ягына иреккә. Менә шул ике юлның, ике күпернең кайсын да булса берсен сайларга вакыт җитте, сәгать сукты. Зыялыларыбызның, ирек күперен кичеп, Советлар юлы белән алга барачагына ышанам.
Залда утыручы йөзләгән укытучыларны үзенең тирән логикасы, ихтыяр көче белән җәлеп иткән оратор Бөтенроссия мөселманнары мәгариф комиссары урынбасары коммунист Шәһит Әхмәдиев иде.
Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы кыска, ләкин вакыйгаларга бай булды. Чистай өязендәге авыл мәдрәсәләренең берсендә укырга-язарга өйрәнгән Шәһит 1899 елда, эш эзләп, Оренбургка килә һәм мәдрәсәгә укырга керә. Тормыш дулкыннарына ташланган ятим малай ярлы татар шәкертләре үткән авыр юлны үтә: кышын мәдрәсәнең коточкыч шартларында ачлы-туклы яши, тамагын ялгар өчен бай шәкертләргә хезмәт итә, җәен төрле урыннарда ялланып эшли. Якты дөньяга, белемгә омтылыш Шәһитне шул вакытның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Галия» гә алып килә.
19051907 еллар революциясе татар мәдрәсәләрен дә хәрәкәткә китерә, шәкерт дөньясы ислях дип, рус телен, дөньяви фәннәрне өйрәтүне таләп итеп баш күтәрә. «Галия» мәдрәсәсенә шул чорда Г. Ибраһимов та укырга керә. Шәкертләрнең революция йогынтысына бирелүләренә каршы патша хөкүмәте, татар милли буржуазиясе кискен чаралар үткәрә. «Эш шуңа җитте ки, дип язды Г. Ибраһимов бу вакыйгалар турында, яңадан барсам, мине һәм минем берничә иптәшемне мәдрәсәгә кабул кылмаячаклары ачык сурәттә мәгълүм иде». Шундый шәкертләрнең берсе Шәһит Әхмәдиев була.
1910 елда Ш. Әхмәдиев Казанга килә һәм университетка укырга керү өчен әзерләнә башлый. Шул елларда ул газета-журналларда әдәбият, сәнгать мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән чыга, беренче хикәяләрен бастыра. Аның беренче әсәрләре аерым китап булып та басыла. Әхмәдиев үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятта халыкчанлык принципларын, реалистик сәнгатьне яклап чыга.
1917 елның мартында Ш. Әхмәдиев коммунистлар партиясенә керә. Шул елның апрелендә аның редакторлыгында приказчиклар һәм контора хезмәткәрләре органы «Аваз» газетасы чыга башлый. Дөрес, газета большевистик газета була алмый әле. Шулай да партия оешмасы «Аваз» газетасын үз идеяләрен пропагандалау өчен файдалана. Газета үз тирәсенә татар язучыларын һәм шагыйрьләрен тартырга омтылыш ясый.