1888 елда Габделмәннан мөгаллимнең беренче улы дөньяга килә. Аңа Әхмәтсолтан дип исем кушалар. Әхмәтсолтан үсә төшкәч, Габделмәннан Рахманколый, улын русча укыту максаты белән, Казанга күчеп килә.
19051907 еллар революциясе Рахманкуловлар гаиләсен бөтенләе белән үз дулкыннары эченә ала. Габделмәннан Рахманкуловның гаиләсе бу вакытта инде шактый ишәйгән була. Олы уллары Солтан һәм Нәҗип Казанның 1 нче реаль училищесында укыйлар. Каюм, Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә укып, соңыннан өйрәнчек печатник булып типографиягә эшкә керә. Алар артыннан Мәхмүт, Мәрьям үсеп киләләр
Революцион хәрәкәткә бу гаиләдән иң беренче кеше булып Габделмәннан Рахманколый үзе катнаша. Революция көннәрендә Кәримовлар матбагасында эшләүчеләр дә үзләренең хезмәт хакларын арттыру, эш сәгатен кыскарту кебек таләпләр куялар. Кәримовлар матбагасында конторщик булып эшләүче Г. Рахманколый хуҗалар каршында эшчеләрнең интересын яклаучы авторитетлы фигурага әйләнә. Бу көннәрдә Рахманколыйлар квартирасы яшьләрнең штабы сыман булып китә. Солтан шул чорда сабакташы М. Вахитов, С. Н. Гассар, Ф. Әмирхан белән дуслаша, ниндидер яшерен җыелышларга йөри. Мәрьям Рахманкулованың сөйләвенә караганда, аларның квартирасындагы бер шкафның тартмасында ниндидер яшерен кәгазьләр сакланган, ул тартманың ачкычы М. Вахитов кулында булган.
1906 елның көзендә Казан уку йортларында студентларның революцион хәрәкәте көчәя. Политик яктан ышанычсыз табылган студентларны уку йортларыннан чыгаралар. Мәсәлән, эчке тәртипләргә каршы килгән өчен Скворцов дигән егет 1906 елның 7 сентябрендә 1 нче реаль училищесыннан чыгарыла. Студент Скворцовны кулга алу хәбәрен ишетүгә, анда 7 сентябрь көнне чуалышлар була, дәресләр өзелә.
1 нче реаль училищесының директоры бу турыда 12 сентябрьдә Казан укыту округының попечителенә хәбәр итә һәм, «элеккеге чараларның җитәрлек булмавын» искә алып, кайбер укучыларны училищедан куарга карар биргәнлеген әйтә[25]. Училищедан чыгарылганнар арасында VI В классы укучысы Солтан Рахманкулов та бар.
18 яшьлек егет, шулай итеп, урамга куыла. Архив документларына караганда, Солтан, үзен яңадан училищега алуларын сорап, гариза биргән. Бу гариза буенча 1906 елның 22 декабрендә, училищедан куылган кайбер укучылар белән беррәттән, Солтаннан да имтихан алганнар. Ләкин моңа кадәр яхшы гына укып килгән Солтан ни өчендер бу имтиханда «өч фәннән начар билге ала һәм кабат кабул ителми»[26].
1907 елның 7 маенда Габделмәннан Рахманколыйдан Казан укыту округы попечителенә гариза килеп керә. Бу гаризада «крестьян Рахманкулов үзенең улыннан реаль училищеның җиде классы өчен имтихан алуларын» сорый[27]. Моннан күренгәнчә, Солтан училище программасы буенча мөстәкыйль әзерләнгән булып чыга. Ләкин училищега ул инде кабат керә алмый. Илдә реакция башлана.
«Бәянелхак» нәширләре Сәйдәшевләрнең гомере, Тукай әйткәнчә, «судлашып та, чәйнәшеп» узган. «Бәянелхак» ның битләре ызгыш-талаш, гайбәт белән тулы. Ләкин шулай да булган: реакцион газета хуҗалары мещанлык талашлары белән кәгазь тутырганда, демократик яшьләр җай белән генә ул газеталарда үзләренең алдынгы карашларын уздырып торганнар. Шундыйларның берсе политик ышанычсызлыгы өчен училищедан куылган Солтан.
Бу газета битләрендә Солтан Дәүләт думасын тәнкыйть итә, патша властеның гаделсез законнарына армиядәге таяк дисциплинасына, хәрби кыр судларының аяусыз законнарына, патша цензурасына каршы протест белдерә. Реакцион газеталарның карагруһчыл шовинистик мәкаләләренә каршы ут ача, «социализм» дигән бөек исемгә соклана, эшчеләр интересын яклый. Менә берничә мисал. Реакцион карагруһчыл газета «Казанский телеграф» шул елларда бик күп санда антисемитик мәкаләләр бастыра. Солтан Рахманколый реакцион газетаның шул ямьсез эшчәнлегенә һөҗүм ясый: «Казанский телеграф» ның, ди ул, «Бөтендөнья яһүди дошманнары, берләшегез!» дигән лозунгы замананың китешенә муафыйк улмау гына түгел, бу кеби гомуми тәрәккый заманасында фәкать бер вәхшәт кенәдер»[28].
Милләтләрнең тигез хокуклылыгын яклау, шовинизмга, милләтчелек хәрәкәтенә каршы көрәш Солтан Рахманколыйның бөтен публицистикасы буенча кызыл җеп булып уза. «Бәянелхак» мөхәррирләре башка мөхәррирләр белән судлашып кайнашкан арада, С. Рахманколый бу газетада политик үткенлек белән ялтырап торган тагын берничә мәкалә чыгарып өлгерә. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтик: Солтанның күренекле большевик Хөсәен Ямашевның вафатына карата язылган мәкаләсе дә шул ук газетада басыла[29].
Күп кенә мәкаләләрендә яшь журналист патша самодержавиесенең реакцион хәрәкәтләрен урта гасыр вәхшәте белән тиңли. Андый мәкаләләрен укыгач, яшь егетнең кыюлыгына сокланырга гына кала! «Хәзерге хәрби кыр судлары, ди ул үзенең бер мәкаләсендә, урта гасырлардагы инквизициядән бер дә аерылмый. Сүз юк, бюрократиямез гаять оста! Гади суд кына җитәрлек булмагач, урта гасырлардан бөек Аурупада, хәтта бөтен дөньяда истигъмалдан чыккан судларны актарып чыгара!»[30] С. Рахманколый бу чорда ялкынлы рәвештә хөррият өчен көрәшкән декабристларны яклап искә ала, патшаларның кансызлыгын тәнкыйтьли.
Үзенең политик карашлары белән С. Рахманколый, әлбәттә, эзлекле революцион-демократ дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Әле ул үзен алардан аерым тота, большевиклар турында язганда да «без» дип түгел, бәлки «алар» дип яза. Ләкин хикмәт авторның политик симпатиясе кемнәр ягында булуда. Кайбер сатирик журналларның урынлы-урынсыз «социализм», «социалист» кебек сүзләр куллануына да С. Рахманколый каршы чыга. Аның фикеренчә, бу сүзгә төренеп монафикълык итәргә ярамый «Мәзкүр «әдипләр», ди ул, социализм кеби зур вә мөһим нәрсәнең йөзенә оятлык китермәкдәдерләр»[31].
Солтанның кайнап торган энергиясе, политик мәкаләләре өчен «Бәянелхак» тар булып кала. Хәер, газетадагы андый ачыктан-ачык демократик фикер белән «Әхмәтҗан бабай» да килешеп бетмәгәндер. «Бәянелхак» ның аннан да «мөһим» эшләре «кәрван» чәен, Бавари сырасын мактап, шигырьләр, номер саен йөзләгән игъланнар бирәсе бар бит! Әнә шуңа күрә Солтанның кулын бераздан без «Әлислах» һәм «Йолдыз» газеталарында күрәбез.
Яшь журналистның бу чорлардагы эшчәнлеге белән цензура да ныграк кызыксына башлый. С. Рахманколыйның «Төрек конституциясе» дигән мәкаләсе әнә шулай, цензор тарафыннан тоткарланып, дөнья күрми кала. Цензура комитетының губернатор өчен төзегән матбугат күзәтүендә басылмый калган бу мәкаләнең эчтәлеге сөйләнелә. Бу мәкаләдә С. Рахманколый, Төрек солтанының шәхесе изге түгел, әгәр ул халык теләгенә каршы эш итсә, аны революция юлы белән бәреп төшерү бик табигый эш, дип исбат итә[32]. Әлбәттә, мондый конкрет, кискен хөкем самодержавиенең күзе һәм колагы булган цензурага ошамый. Тарих фәннәре докторы Р. Нәфыйгов, С. Рахманколый монда рус монархына ишарә ясый, дип билгели[33].
С. Рахманколыйның революцион һәм реакция елларындагы политик карашларына йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: матбугатта ачыктан-ачык революцион таләпләр күтәреп чыкмаса да, яшь журналист үзенең рухы белән азатлык хәрәкәтенең ялкынлы тарафдары булды. Ул системалы рәвештә патша самодержавиесенең бюрократик өскормасын, гаделсез законнарын тәнкыйть итте, революция, социализм кебек яңалыкларга ихтирам белән карады. Бишенче ел революциясенең тарихи әһәмиятен аңлауда С. Рахманколый үз замандашлары арасында аек кешеләрдән берсе иде.
II
«Йолдыз» газетасының 1907 елгы бер санында «Яңа әсәрләр» дигән баш астында түбәндәге хәбәр басыла: «Ошбу көннәрдә рус әдипләреннән А. Пушкинның «Дубровский» нам романы Солтан әфәнде Рахманколый тарафыннан тәрҗемә ителеп Кәримовлар матбагасында басылып чыкты». Бишенче ел революциясе белән уянган Тукайлар, Гафуриларның шигырьләре аркылы матур әдәбиятка тартылган татар яшьләре «Дубровский» әсәрен китап базарыннан йотып алалар.
Солтанның русчадан әзерлеге әйбәт була. Казан реаль училищесының программасында, шактый киң күләмдә төгәл фәннәр укытылудан тыш, француз, немец, инглиз телләре, антик әдәбият, рус әдәбияты укытыла, сочинениеләр яздырыла. Әтисе кулында ук рус әдәбиятына мәхәббәт рухында тәрбияләнгән Солтанга Ф. Әмирхан, С. Н. Гассар һ. б. белән аралашу да алдынгы әдәбиятка таба зур этәреш биргән. Шуңа күрә аның тәрҗемәсе заманы өчен шактый югары дәрәҗәдә булган. «Солтан әфәнде, дип яза бер рецензент, бәгъзе җирләрдә хосусан гореф вә гадәтләремезгә ятарлык күренәчәк урыннарда үз телемездә истигъмал ителә торган мәкаләләр илә тәрҗемә кыйлып өслүб ифадәсени назикләшдермешдер»[34].
Матбугатта «Дубровский» ның җылы каршы алынуы Солтанны дәртләндереп җибәрә. Матур әдәбияттан тыш, ул фәнни-популяр әдәбият тәрҗемә итә башлый.
Реакция елларындагы татар әдәбияты үзенең бөтен тамырлары белән бөек рус әдәбиятының демократик рухтагы әсәрләренә тоташа. Тәрҗемә эше, ияреп язу көчәя, гомумән, рус әдәбиятының критик реализм юлыннан үсеп килүче татар әдәбиятына тәэсире арта. Татар вакытлы матбугатында Белинский, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев турында мәкаләләр күренә. С. Рахманколый әнә шул процесста үзәк урыннарның берсен алып тора. «Әлислах» ның 1908 ел 43 нче санында С. Рахманколыйның «Иван Сергеевич Тургенев» дигән мәкаләсе чыга. Тәрҗемәче татар укучыларына Тургенев әсәрләрен белү кирәклеген әйтә. Тургеневны ни өчен белергә кирәк соң? Менә нәрсә өчен: «Иван Сергеевич бичара крестьяннарның хәлләре вакыйгъда болай булырга тиеш түгел идекене вә анларның нәҗатенә ярдәм итү инсаниять наменә һәркемнең бурычы идекене сизә иде». Бу инде Рахманколыйның әдәбиятны социаль күзлектән чыгып бәяләргә омтылуын күрсәтә иде. «Тургенев әсәрләре, ди ул, хәзергә кадәр дә үзләренең шигъри нәфасәтләрен җуймамышлар вә җуячак түгелләрдер». «Әлислах» шул ук санында Тургеневның «Дым» әсәре мәкалә авторы тарафыннан тәрҗемә ителгәнен хәбәр итте.
И. С. Тургеневның «Дым» ы татар матбугатында искиткеч җылы каршылана. «Тургенев «Төтен» енең тәрҗемә ителүен күптән үк көтә идем, дип яза тәнкыйтьче Кәбир Бәкер. Өметсезләндергән бернәрсә булса, ул да хәзерге матбугатымызның начар баруы вә аның эчендәге сәүдәгәрләремезнең андый гали нәрсәләрдән түбәнрәк торулары иде». Бу уңайдан татар демократик яшьләре бөек рус әдәбиятына ихтирамнарын белдерәләр. «Тургенев әсәрләрендәге ләззәтне белер өчен генә дә русча белү ляземдер!» ди К. Бәкер «Әлислах» ның 1908 елгы 43 нче санында. «Төтен» нең социаль-политик әһәмиятен дә яшьләр аңлыйлар. К. Бәкер бу әсәрне «хәзерге китап базарымызда тотылуы куркынычлы» китап дип атый. «Тәрбия» журналы исә тагы да эчкәрәк керә. Ул да, И. С. Тургенев турында махсус мәкалә биреп, С. Рахманколый тәрҗемәсе уңае белән болай ди: «мәзкүр романда мәйданга куелган типлар, гәрчә әлегә кадәр интеллигенциямез тиеш кадәр оешып җитмәсә дә, безнең мәгыйшәтемездә дә әледән-әле очрый башлады, боның сәбәбе исә, әлбәттә, 1905 нче сәнә ихтилялыдыр»[35]. Рахманколыйның «Төтен» е татар шәкертләренең, студентларының, гомумән, татар зыялыларының күзеннән томанны таратуда зур, файдалы эш башкарды. Реакциянең бөтен тармакларда һөҗүм башлаган бер чорында рус әдәбиятының саф җиле безнең әдәбиятыбыз өчен шифалы һава булды. Менә бу яктан караганда, С. Рахманколыйның хезмәте аеруча әһәмиятле.
«Төтен» нең аягы җиңел була. «Кулына тигән эшне эшләүдә машина»[36] булган Рахманколый тиздән И. С. Тургеневның «Аталар һәм балалар» ыннан өзек, А. М. Горькийның «Дружки» хикәясен, Гюгоның «93 нче ел» романыннан өзек һәм башка күп әсәрләр тәрҗемә итә. Татар вакытлы матбугаты С. Рахманколыйның һәр тәрҗемәсенә аваз биреп бара. Демократик матбугат аның А. С. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итүен хуплап каршы ала. С. Рахманколый проза белән «Борис Годунов» ны, «Чегәннәр» поэмасын тәрҗемә итә. Соңрак «Аң» журналы аның А. С. Пушкиннан тәрҗемәләрен: «Үзләренең парлакълекләре илә тәрҗемә бабында нәмунә ителеп тотылырлык әсәрләрдер»[37], дип бәяләде. Шунысы характерлы: татар матбугаты Октябрь революциясенә кадәрге бер генә тәрҗемәчегә дә шулкадәр югары бәя бирмәде, берсе турында да ул кадәр күп язмады. Менә шуларның барысын да искә алсак, Солтан Рахманколый безнең әдәбиятыбыз тарихында түрдән урын алырга тиеш икәнлегенә шик калмый.
III
1908 ел Рахманкуловлар гаиләсенә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннан абзый авырый башлый, анда инде конторщик булып байлар көен көйләрлек егәр калмый. Мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Г. Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Солтан даими эш таба алмый. Каюм әле өйрәнчек, Нәҗип реаль училищеда укып йөри. Алардан тыш, өйдә ике бала, фатир расходы
Җитмәсә, иң олы улы Солтан, гармун, мандолина күтәреп, кайларгадыр китә, төннәр буе югалып йөри, ата-ананы борчый. 1908 елның башында ул Уральскидан килгән, үзеннән ике генә яшькә олы Габдулла Тукай турында өйләрендә сөйли башлый. Дөрес, гаилә өчен Тукай исеме яңа түгел, аның шигырьләрен, җыелып-җыелып, өйдә укыйлар иде инде. Шулай да матбага байлары, конторщиклар арасында Тукай турында төрле шөбһәле хәбәрләр йөри. Солтан язмышы өчен борчылып йөргән ата бер төнне улының мандолина күтәреп соң гына кайтып кергәнен күрә дә өстәл сугып кычкыра: «Йөрмә шул Тукай тирәсендә, җүнсез!» ди. Ләкин бу кисәтү бушка гына һәм кыска гомерле була. Менә көннәрдән бер көнне Солтан Ямская урамындагы Матвеевлар йортына, үзләренең тар бүлмәләренә, җыйнак кына гәүдәле, нурлы йөзле, ярым русча киенгән Уральск егетен ияртеп кайта. Кунак егет чәй янында үзен бик әдәпле тота, кечкенә кыз Мәрьямне сөя, Габделмәннан абзый белән китап дөньясы, нәшрият эшләре турында сөйләшә. Баксаң-күрсәң, бик мөлаем егет икән бит бу Тукай дигәннәре! Чәйдән соң Солтан мандолинасын ала һәм өздереп кенә үзенең яраткан көе «Мәдинәкәй» не чиертә башлый. Солтан үзенең төпсез күзләре белән читкә карап, башын бераз арткарак ташлап уйный, моңлы көйне тыңлап, Тукайның да күзләре дымлана
Шул көннән Солтан белән Тукай арасында кабергәчә беркетелгән дуслык башлана. Озын кичләр буе тынмаган әңгәмәләрдә Солтан белән Тукай Европа, рус әдәбияты турында сүз алып баралар. Беркөнне ул Тукайга мәшһүр драматург Шекспирның «Тимон Афинский» дигән әсәрен бирә. Тукай аны ике-өч кат укый. Бу әсәрне ул «Үз гомерендә иң көчле тәэсир иткән фаҗига» дип атый. «Менә ичмасам Тимон Афинский кебек галиҗәнап булсаң иде!» дип сөйли Солтанга[38].
Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннан Рахманколый үлә. Гаилә тәрбиясе тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С. Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри. Тукай, Г. Камал кебек танылган язучылар белән тыгыз элемтәдә була. К. Бәкер, Ш. Мөхәммәдьяров кебек алдынгы фикерле журналистлар белән бергә эшли. Билгеле, «Йолдыз» редакциясенең составы мондый асыл егетләрдән генә тормый. Газетаның башында либераль карашлы Әхмәтһади Максуди тора. Газетаның эшчәнлегенә аның туганы, Дума депутаты, Франциядә университет тәмамлап кайткан Садри Максуди, «дин» дип, «милләт» дип, мәхәллә, мәчетләр турында гына газетаның һәр санында сүз куерткан мелла Мөнир Һади, Яңа Бистә мәхәлләсеннән мелла Садыйк Иманколый, мелла Кәшшаф Тәрҗеманиләр зур йогынты ясыйлар.
Солтан газета редакциясенең либералларча салкын исәбенә, мәсләгенә риза булмый: хуҗалар белән сүзгә килә. Ул, энергиясен кая куярга белмичә, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә язып карый. «Йолдыз» ның бер санында ул «Төрек әдибияты», икенче санында эсперантоның файдасы, өченче санында Алтын Урда хәрабәләре турында яза. Ләкин күпме генә чәчелмәсен, һәркайда ул үз идеалларына турылыклы булып кала. Ә аның идеалы гуманизм, милләтләр дуслыгы, кешеләрнең социаль тигезлеге. Кара реакциянең, котырынып, вак милләтләрне үзара сугышка этәргән чорында ул матбугатта: «Фәлән милләт благородный, ак сөякле вә фәлән милләт «пәст» дигән кебек нәзырлар төптән кубарылып үзгәртелергә тиешләр»[39], дип язды. Әнә шуңа күрә аның «протестчы калебе» азатлык, гуманизм җырчысы Тукай белән көннән-көн якыная бара. Тукай исә аны халык арасына демократик рухтагы шәкертләр, журналистлар, приказчиклар, студентлар арасына алып керә.