Революция казанышларын саклап калу өчен, изге көрәшкә күтәрелгән халык армиясе Колчак бандаларын себереп түккәч, Галимҗан Нигъмәти, яңа газета чыгару өчен, Омскида кала.
«19 нчы елның соңгы айларында Колчак, чех-словак ак бандаларын тар-мар, зир-зәбәр китереп баручы 5 нче армиянең сәяси шөгъбәсе (бүлеге), ул вакытларда Себернең мәркәзе Омск шәһәренә килеп җитү белән, байтак кына гыйльми көчләр биреп калдырды, дип язды 1921 елда «Азат Себер» газетасы. Шул вакытка кадәр чыгып килгән «Кызыл яу» газетасының идарәсе һәм матбагасы да Омскида калдырылып, Фәрхи Әхмәтов, Самат Шәрәфетдинов, Галимҗан Нигъмәти вә башка берничә иптәшләр декабрь числосының ахырларында «Азат Себер» газетасын чыгара башладылар».
Нигъмәти бу газета редакциясендә секретарь хезмәтен үти. 1929 елда, 10 еллык юбилей уңае белән, «Азат Себер» газетасы Г. Нигъмәтине үзенең беренче редакторларыннан санады һәм ул чорда «Совет властеның төзелешен аңлатуда газета зур гына урын тотты»[8] дип билгеләде.
1921 елда Нигьмәти Көнчыгыш хезмәт ияләренең Коммунистик университетына (КУТВ) укырга китә. Бу турыда «Азат Себер» махсус белдерү белән чыга: «Шәрекъ телләре, Шәрекъ әдәбияты белән төпле рәвештә таныш, талантлы, көчле каләмгә малик иптәш Г. Нигъмәтинең, Шәрекъ институтында күп мәгълүмат алып, киләчәкнең тагын дә көчлерәк, Россиядә генә түгел, барлык Шәрекънең хезмәт иясе булуына нык ышанып калабыз»[9].
Күренекле марксистлардан лекцияләр тыңлау, фән, әдәбият белгечләре белән аралашу яшь журналист Нигъмәти өчен чиксез әһәмиятле булды. Нәкъ шушы елларда Г. Нигъмәти газета-журналларга төрле темаларга караган мәкаләләр яза, татар теленә марксизм-ленинизм әдәбиятын тәрҗемә итә.
1922 елда «Яшь эшче» журналының 1 нче санында Г. Нигъмәтинең «Карл Маркс безгә нәрсә калдырды?» дигән зур мәкаләсе чыга. Ә 1924 елда дарвинизм нигезләрен аңлаткан «Адәмнәр ничек яратылган?» һәм «Ленин һәм пролетариат революциясе» исемле хезмәтләр яза. Шул ук елны СССР халыкларының Үзәк нәшриятында аның «Коммунизм турында» дигән китабы басылып чыга.
«Коммунизм турында» татар телендә иң уңышлы марксистик дәреслекләрдән берсе иде. Вакытлы матбугат бу китапка зур бәя бирә. Томск партия мәктәбе укучысы К. Гыйрфанов Нигъмәтинең бу хезмәте турында: «Язучы кыска, ләкин ачык җөмләләр белән безгә коммунизмның төп нигезләрен, аның тууы өчен кирәкле булган шартларны, аны тудыручы фактларны, күчү дәверен, ниһаять, гыйльми коммунизм нәзариясенә нигез салучылар, бу нәзарияне практикада үткәрүчеләр турында, тагын әйтәм, кыска, ләкин бик ачык, бик тулы иттереп сөйләп бирә»[10], дип язды.
Г. Нигъмәти вакытлы матбугатта марксистик әдәбият турында күп санлы рецензияләр яза, татар телендә беренче политик сүзлек төзүдә катнаша. Болардан тыш, ул «1905 ел» һәм «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» исемле зур күләмле әсәрләр өстендә эшли.
Татар марксистларына мөрәҗәгать итеп, Г. Ибраһимов болай язган иде: «Башка күп турыларда тәрҗемә белән канәгатьләнергә мөмкин булса да, тарихи материализм юлында эшче-крестьян массасының теләген тәрҗемә белән генә үти алмабыз. Бу нәзариянең нигезләре ачык, тулы аңлашылсын өчен, тарихи материализм нигезләрен өйрәнгәндә, өйрәткәндә, татар эшче-крестьянының үзенә якын тормыштан мисаллар алынырга, рус, Европа марксистлары китергән моментлар белән генә тукталмыйча, безнең массаның тирә-юнендә күренгән Көнчыгыш ислам татар дөньясының мисаллары, фактлары материал итеп тикшерелергә тиешле»[11]. Г. Нигъмәтинең марксизмны пропагандалауда үзенчәлеге әнә нәкъ шулай, эшче-крестьянның үзенә якын тормыштан алынган мисаллар белән оста эш итүендә күренде дә.
20 нче елларда Г. Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дәреслекләр чыгару буенча да күп эшли. Мәсәлән, 1924 елда ул Б. Мансур белән берлектә беренче баскыч мәктәпләр, совпартшколалар һәм педтехникумнар өчен әдәбияттан хрестоматия төзергә керешә. Бу хрестоматия «Азат мәктәп» исеме белән 1925 елда Мәскәүдә басылып чыга. Белем дәрәҗәләре дә, яшьләре дә төрле булган укучыларга яраклы хрестоматия төзү авыр эш, әлбәттә. Яңа революцион әдәби әсәрләрнең әле аз булуы, хрестоматиянең күбрәк элеккеге әдәбияттан торуы авторларны бик нык борчый. «Татар әдәбиятының, бигрәк тә яңа революцион әдәбиятның ярлылыгы әсәрне идеальный иттереп чыгарырга мөмкинлек бирмәде», дип язалар авторлар сүз башында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп» не Октябрьдән соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия дип билгеләде[12]. 1928 елда Г. Нигъмәти С. Шәрәфетдинов белән берлектә «Җәмгыятьне өйрәнү»нең төзәтелгән, тулыландырылган икенче басмасын чыгара. «Ташкын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.
Коммунист булу революция идеаллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г. Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигъмәти турында: «Ул мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше»[13], дип язды.
Гражданнар сугышы мәктәбен, Коммунистик университетны һәм 19221923 елларда Дәүләт журналистика институтын узу Нигъмәтинең тормыш тәҗрибәсен, марксистик әзерлеген, әдәбият теориясе буенча белемен тирәнәйтте. Татарстанның ул вакыттагы иң зур вузларыннан берсе Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ) ректоратының Нигьмәти белән кызыксынуы очраклы түгел иде. ВПИ ректораты, «Главпрофобр» га һәм СССР хөкүмәте каршындагы вуз эшләре бүлегенә Г. Нигъмәтине әдәбият кафедрасына доцент итеп билгеләүне сорап, болай дип яза: «Яңа татар әдәбияты курсын алып бару өчен тәкъдим ителгән ип. Нигъмәтуллин кандидатурасы азчылык милләтләрнең милли вузда яшь фән эшлеклеләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ип. Нигъмәтуллин милләте буенча татар, журналист, әдәбиятчы, татар газеталарында эшләүче, татар әдәбияты буенча күп кенә хезмәтләрнең авторы, партиянең күптәнге әгьзасы менә бу сыйфатлар барысы да Көнчыгыш педагогия институты татар әдәбияты өлкәсендә тулысынча әзерлекле кадр белән тәэмин ителә дип уйларга мөмкинлек бирәләр»[14].
Шулай итеп, Г. Нигъмәти педагогик эшкә күчә. ВПИда укыткан вакытта Нигъмәти әдәбият белгечләре әзерләү буенча күпкырлы эш алып бара. Аның җитәкчелегендә аспирантура тәмамлаган кешеләр соңыннан татар-башкорт әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин, филология фәннәре кандидатлары Я. Агишев, Җ. Вәзиева, А. Кудашев, Ватан сугышында һәлак булган әдәбиятчы М. Мамин, Җ. Локманов барысы да заманында Г. Нигъмәти җитәкчелеге астында аспирантурада укыганнар. Болардан тыш, Нигъмәти Себер вузлары өчен дә белгечләр әзерләгән (мәсәлән, Мөнзил Исхаков).
Запастагы командир буларак, Г. Нигъмәти җәй саен диярлек территориаль сборга чакырыла. Анда да ул үзенең каләмен ташламый. 1929 елгы сбор вакытында Г. Нигъмәти 57 нче Урал дивизиясенең политбүлеге каршында чыга торган «Красноармеец на боевой учёбе» дигән газетаның редакторы була. Авыр манёвр шартлары булуга карамастан, газета үз вакытында чыгып бара һәм кызылармеецларны оештыруда зур роль уйный.
«Мондый нәтиҗә, дип яза командование газетаның соңгы номерында, редакция һәм типографиядәге личный составның, газетаның һәр номерын чыгару өчен армый-талмый, зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды. Дивизиянең командованиесе, зур энергия белән бик яхшы эш күрсәткәне өчен, газета редакторы иптәш Нигъмәтуллинга рәхмәт белдерә»[15].
1928 елларда Г. Нигъмәти «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы да булып эшли. Газетаның бу чорда әдәбият һәм сәнгать эше белән бәйләнеше шактый ныгыды. Нигъмәти озак еллар буенча Татар дәүләт академия театрының художество советы белән җитәкчелек итте. Театрның репертуарын яхшырту, татар сәхнәсендә яңа спектакльләр тудыру буенча аның хезмәтләре аз булмады.
Шулай итеп, Г. Нигъмәти, зур тормыш һәм көрәш мәктәбен узып, әдәбиятка килде, марксизм-ленинизм мәктәбе, дөньяга материалистик карашны пропагандалау аша әдәби тәнкыйть өлкәсенә килде. Шуңа күрә дә бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. Әдәби тәнкыйтьнең шактый каршылыклы һәм буталчык елларында иҗат итүенә карамастан, безгә фәнни һәм практик әһәмиятләрен хәзергә кадәр югалтмаган күп санлы мәкаләләр, монографияләр калдырды.
Иҗатының чәчәк атып килгән чорында, 1937 елның 16 сентябрендә, бер дә гаепсезгә Нигъмәти кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Үзенең бөтен гомерен социалистик җәмгыять төзүгә багышлаган Нигъмәти төрмәдә дә әдәбияттан аерылмаска тырыша. Семьясына язган хатларына караганда, ул татар совет әдәбиятының барышы, яңалыклары белән даими рәвештә кызыксынып торган, язылып бетмәгән хезмәтләре өчен борчылган. «Минем гомер буе эшләгән хезмәтем калды, ди ул тормыш иптәше Җиһан Нигъмәтуллинага язган хатларының берсендә, син аны саклый күр» (сүз Нигъмәтинең архивында бүгенге көндә дә сакланган, ләкин ни өчендер әле дә дөнья күрмәгән Тукай турындагы монографик хезмәте хакында бара). Лагерь тормышының кырыс шартларында да ул әдәбиятның уңышларына куанып яши.
Безнең алдыбызда юка, саргылт кәгазьгә карандаш белән тыгызлап язылган хат кисәге. Бернинди сыкранусыз, ыңгырашусыз. Анда Нигъмәти болай яза: «Шәриф Камал турында укып барам. Карт язучыны котларга катнаша алмадым шул хәзергә. Җамал[16], Хәмитләрнең[17] аның турында мәкаләләре әйбәт кенә. Яратып укыдым.
Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары булып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга 1940 ел, 20 февраль».
1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә бик нык авыру хәлендә бер хәрби кешене кертеп салалар. Госпиталь Дон буендагы Клец Почтовский авылы тирәсенә урнашкан була. Палатадагы санитарка бу авыруның берничә көн буена үзенә игътибар иткәнен сизә. Берничә көннән соң авыру санитарканы чакыртып ала да:
Сез Казаннан түгелме? дип сорый. Бу кеше профессор Галимҗан Нигъмәти була (санитарка ВПИ ректоры, соңыннан ТАССР Мәгариф халык комиссары Галә Ходаяровның кызы Хәнифә Ходаярова. Ул хәзер РСФСР Статистика идарәсенең Татарстан бүлегендә экономист булып эшли).
«Озак сөйләшеп утырырга туры килмәде, ди X. Ходаярова, Галимҗан абый бик нык авыру иде. Ун көнләп ятканнан соң, без аны тылдагы госпитальгә эвакуацияләдек. Соңгы хәленә караганда, берничә көн генә яшәрлек иде». Шулай итеп, Нигъмәтинең соңгы язмышы ниндидер юллар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына килеп тоташа. Болардан чыгып, без инде Галимҗан Нигъмәти 1942 елның көзендә Сталинград янында совет гаскәрләре фашистларга каршы җимергеч һөҗүмне җәелдергән көннәрдә фронтта үлгән дигән нәтиҗәгә килә алабыз. Кызганычка каршы, хәрби архивлардан эзләнүләр Нигъмәтинең соңгы көннәре турында берни дә бирмәделәр әле.
(Казан утлары. 1965. 10)Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге[18]
Әдәбият тарихына кагылган хезмәтләрдә, мемуар әдәбиятта әледән-әле Солтан Рахманколый дигән әдипнең исеме күренгәләп китә. Күренгәләп китә, ләкин шуннан да ары түгел. Ул истәлекләрдән, хезмәтләрдән аңлашылганча, Солтан Рахманколый язучы да, җырчы да, публицист та, тәрҗемәче дә, педагог та булган икән. Мәсьәләнең тагын бер ягына игътибар итик: аны, гадәттә, йә Тукай, йә Ф. Әмирхан турында язганда искә алалар. Мондый хәл үзе генә дә инде, бу әдипнең иҗат эшчәнлеген өйрәнеп, аны укучылар күз алдына бастыру кирәклегенә ишарә ясый. Солтан Рахманколый турындагы мәгълүматлар татар әдәбиятында гаять күп, ләкин алар бик таркау. Революциягә кадәрге матбугатта без аның турындагы мәгълүматларны «Аң», «Кармак» журналларында, «Заман календаре» нда, «Сүз», «Йолдыз» газеталарында очрата алабыз.
С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, дип язган иде М. Гали, госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар»[19].
Дөрес, соңгы елларда С. Рахманколыйның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге икенчерәк ноктадан карала башлады. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин һәм доцент Җ. Вәзиева 1954 елда, мәсәлән, С. Рахманколыйны демократик әдәбият вәкилләреннән берсе дип билгеләделәр һәм аның иҗатында гуманизм сыйфатлары барлыгын әйттеләр[20]. Шул ук вакытта алар С. Рахманколыйның тәрҗемәчелек эшенә дә уңай бәя бирделәр[21]. Җ. Фәйзинең «Мәрьям Рахманкулова» дигән хезмәтендә дә Солтан турында шул характердагы мәгълүматлар бар. С. Рахманколыйның әтисе татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманкуловның иҗат эшчәнлеге филология фәннәре докторы Хатип Госман хезмәтендә уңай яктан искә алына[22].
1961 елда, Ф. Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән, матбугатта С. Рахманколый иҗатына кагылышлы тагын бер материал күренеп үтте[23]. Ф. Әмирхан турында язылган бу материал белән танышкач, бер нәрсә ачыклана: Солтан Рахманколый шул заманның алдынгы карашлы кешеләре большевик Сергей Николаевич Гассар язучы Фатих Әмирхан белән берлектә татар эшчеләре, шәкертләре арасында листовкалар таратуда катнашкан, кыскасы, самодержавиегә каршы көрәш алып баручыларның берсе булган. Тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфыйговның 1964 елда чыккан хезмәтендә С. Рахманколый язмалары белән цензураның кызыксынуы һәм бер мәкаләсенең цензура киртәләре аша үтә алмыйча, дөнья күрми калуы әйтелә.
Югарыда санап [24]үтелгәннәр үзләре генә дә Солтан Рахманколый эшчәнлеге аерым бер тикшеренүгә лаек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин шулай да ни өчен моңа кадәр Солтан Рахманколый әдәбият тарихының үги баласы булып килгән? Билгеле, моның күп кенә сәбәпләре бар. Бездә XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү эше әле соңгы елларда гына башланды. С. Рахманколый язышкан газеталар, журналларны актаруга, өйрәнүгә әлерәк кенә тотындык. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Татар педагогикасы, дәреслекләр басу тарихы турында тикшеренүләребез аз. Татар телендәге публицистика тарихы турында да матбугатта материал бик аз. Менә шул өлкәләрнең кайсына гына күз салсак та, без, һичшиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеге белән очрашыр идек.
I
Солтанның әтисе Габделмәннан Рахманколыйның биографиясе бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ачык булганы шул: бу кеше 1860 еллар тирәсендә туган, Казан артында Мәңгәр авылында яшәгән. Кышкарда мәдрәсә белеме алган. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви белемгә, әдәбиятка омтылыш көчле булганлыгы билгеле. «Таһир-Зөһрә»нең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши, И. А. Крылов әсәрләренең тәрҗемәчесе Таип Яхиннар нәкъ шул елларда Кышкарда укыганнар. Таип Яхин кебек үк, Габделмәннан Рахманколый да, мәдрәсә белеменә генә канәгать булмыйча, Казанга чыгып китә. Учительская школаны тәмамлагач, аны Саба ягындагы Олы Шыңар авылына мөгаллим итеп җибәрәләр. Анда Габделмәннан 14 ел буена балалар укыта.