Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Гайнутдин Масгуд Валиахметович 10 стр.


Тизенгаузен китапларында ул заман һәм шуннан соңгы гарәп тарихчыларының Идел буе мөселман дөньясының бер почмагының халкын «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге вәхши «зәңгиләрдән» (кара тәнле кыргый халыклардан) дә дәһшәтле варварлар итеп сурәтләп, бу дошманлашулар авазын «мәңгеләштереп» калдырылуын табып була. Киеренкелек шул дәрәҗәгә җитә ки, Терек сугышының 17 нче елында (бу яуның Көнчыгыш Европа христианнарының соңга калган тәре явы булуы да ихтимал) христиан динендәге Батый хан оныгы Мәнгу Тимер 1280 елда Якын Көнчыгышка, ислам дөньясына каршы 150 мең кешелек гаскәр белән тагын бер зур поход әзерли. Бу бәрелеш рус тарихларында барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләренең зур ризалык, энтузиазм белән Мәнгу Тимергә, яуда катнашырга, Төньяк Кавказга барулары рәвешендә генә сурәтләнә. Ә К. Рыжовның «Мусульманский Восток в VIIХV вв.» («Все монархи мира» сериясе. Автор бармагыннан гына суырып язмаган булса кирәк) китабында шундый мәгълүмат бар. 1280 елда Мәнгу Тимер 150 мең кешелек зур гаскәр белән «Армения»гә яу чаба (Киликиядәге Гетум оештырган әрмән патшалыгы турында сүз бара). Бу вакытта Мисыр солтаны булган Бәрәк тагын да зуррак гаскәр белән аңа каршы китә. Әмма башкаласына борылып кире кайта. Әрмән җирләренә якынлашкач, гаскәрдә мәмлүкләрнең чираттагы сәяси «чехардасы» башлана: гаскәр, солтан Бәрәккә буйсынырга теләмичә, үз башлыклары Калаунны солтан итеп күтәрәләр. Каһирәгә отряд җибәреп, Бәрәкне тәхеттән читләтәләр (күрәсең, үтерәләр). Мәнгу Тимер гаскәре Хомс шәһәренә якынлаша. Калаун аңа каршы чыга һәм «монгол гаскәрен» тар-мар итә[20]. Идел буе мөселманнары белән гарәп дөньясы арасында тирән упкын туу һәм аның ике тараф өчен дә һәлакәтле диярлек нәтиҗәләре бу хәбәрдә дөреслек барлыгына ышандыра кебек. Әмил әл-Хөлли, С. Закировларның «милләтләр дуслыгына» һәйкәл итеп эшләнгән язмалары, тарихи кризисларның килбәтсез, кешелексез дәһшәте фактларын «акшарлап», тышкы, ямьле пәрдә белән җиңеләйтү, «өртүләрдән» дә читләшмәгән. Мисыр, Алтын Урда дошманлашуы, тәхет талап кеше хисабына кергән мәмлүкләрнең намуссыз, оятсыз рәвештә кемнәрнеңдер бөек тарихи җиңүләрен талап үзләштерү нәтиҗәсе шул очраклы дәгъвада җиңүләре белән генә чикләнми. Ул Идел буе, Якын Көнчыгыш һәм ислам дөньясы тарихи күчәре орчыгын кирегә әйләнү, коллапс юлына бора. Алгарыш юлына чыккан Европа дәүләтләре тырышлыгы белән көчен, юнәлешен, тәэсирен мең еллар үзгәрешсез саклаган агрессив тарихи хәрәкәткә әйләнә. Тәре яулары, Батый ябырылуы кузгалуына төртке булуы мөмкин. Ә бу олы фаҗиганең, Алтын Урда Якын Көнчыгыш бәрелешенең күләме, аның үзгәртеп булмас тарих фактына әйләнүе ислам дөньясы өчен Батый ябырылуыннан да, ихтимал, тәре яуларыннан да сискәндергечрәк. Мөнке-Хулагу сары тәре явы, җимерү-җимерелүләре аша Бәйбарс башбаштаклыклары нәтиҗәсе рәвешендә ул тискәре, кирегә әйләндергеч тарихи реальлек булып чыга. Византия, Борынгы Иран шартларында Биармия Биләр иленең мең еллар яшәгән халыкара сәүдә юлын Бәйбарслар, Хулагу явы һәм илханнар дәүләте булуга ирешә. Сәүдә юлының Югары Идел ерак чикләрен һәм юлларын варяглар, норманнар хәвефеннән саклар өчен, болгарлар хакимлеге елларында чакырып китереп, хәрби заставалар итеп утыртылган Ростов, Суздаль кебек славян дәүләт берләшмәләре тарафыннан көчле тәэсирле чикләнүләргә юлыгуы (Андрей Боголюбскийның Болгарга янаулары, ушкуйниклар), Бөек Алтын Урданы җимерелү, күренмәгән тизлектә юкка чыгу юлына китүен тизләтә. Хулагу явы, илханнар Ираны басымы астында, тарих төзәтү мөмкинлеге калдырмаган Якын Көнчыгышының ислам дөньясы үзәгенең хәле дә Биармия хәленә тәңгәл. Җимереп ташланган Багдад хәлифәлеге төбәкләренә гомумкешелеккә янаган үләт зәхмәте рәвешен алган Хулагу баскыны дәһшәте, котын алып, бөтен гарәп дөньясын Газраил кулында тыпырчынган җан бирүче хәленә төшергән. Гайн Җәлуд җиңүеннән соң алар, Бәйбарсның нәрсә маташтыруы турында да, үзләренең ни эшләүләре турында да уйлана алмаслык рухи халәттә, диңгез уртасында батучының саламга ябышуы рәвешендә, Бәйбарс тирәсенә сарылалар, аның һәр эшен «Вәрхәмләкә!» дип куәтләүдән башка нәрсә белмиләр. Әнә шул рәвешчә гарәп дөньясы да, нәкъ менә сагыздай сыланучы Бәйбарслык (мәмлүклек) тышкы сәясәте IХ йөз ахырларыннан билгеләнә башлаган төшенкелек юлына баскан Якын Көнчыгышны һәлакәт упкынына сөйри.

XX гасыр башларында мәйданда күренгән Урта Идел төбәге исламлашу концепциясе үзенчәлекләре менә шулай котылгысыз һәм зарури рәвештә безне булган, әмма үткән заманнарда ук онытылган юкка чыгарылган иң караңгы, борынгы тирәнлекләргә тарта. Аларны кузгату татар исламлашу тарихы терәк принципларының килеп чыгу һәм яшәеш рәвешләрен төгәлрәк билгеләү өчен кирәк. Төбәкнең исламлашу тарихына карашны искәрткән сүзләр, ишарәләр тарихка күпмедер билгеле саналган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы заманнарыннан ук сакланмаган. Беренче башлап ул караңгылык (золмәт) гасыры заманы ядкяре булган Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сендә аваз сала: пәйгамбәр заманында һәм аның тапшыруы буенча сәхабәләр (беренче мөселман гарәпләр) килеп, «дәүләт дине» рәвешендә (хан сараенда) Болгар төбәгендә ислам динен тамырландыралар. Халык авыз иҗаты хәзинәсеннән алынып «Тәварихе Болгария» әсәренә кертелүе бу версиянең Болгар дәверендә, исламлашу көннәреннән соң ук формалашып, шуннан соңгы заманнарда фольклорга китеп, зур тотрыклылыкка ирешкәнлеген тану булып аңлашыла. Ил гүя аксиомага, догмага, ритуалга әйләндерелгән. Исламлашу хан сарае (хан кызы) белән бәйләп күрсәтелүе борынгы стандарт. Язма чыганакта аның фольклор стилендә калдырылуы проблеманың гомумиләштерелүе илкүләм эчтәлеккә күтәрелү алымы. Конкрет бу очракта аңарда, күрәсең, теге «мәмлүклек», Бәйбарс әдәпсезлеге нәтиҗәсендә Идел төбәге халкы белән гарәп дөньясы  дәүләтләре һәм җәмәгатьчелеге арасында туган җан өшеткеч салкынлыкның ниндидер чагылышы да бар. Ул, ныклап тикшереп, өйрәнеп, анык билгеләүне сорый.

Христиан чиркәвенең тупас һөҗүменә җавап итеп, «караңгылык (золмәт) гасыры»ннан чыгу тенденциясе билгеләнгәч тә, җанлану сиземләнә башлаган көннәрдә үк татар иҗтимагый фикере исламлашу проблемасына игътибарын карата.

Университетның кулъязмалар бүлегендә, И. Готвальд фондында XVIII гасырның беренче яртысында язылган Мансур Борындыкыйның (аны без, хәзерге алфавитка күчереп, «Дин вә әдәп» журналының 2006 елгы май санында бастырып чыгарган идек) Көнчыгыш Төркестан (Кашгар) төрекләренең исламлашу тарихы турындагы язмасы сакланып калган. Ш. Мәрҗани дә Казан, Болгар тарихы турында каләм тибрәтүен шул ук Кашгар төркиләре хаканнар иле турында каләм сынаудан-шомартудан башлап җибәрә («Гурфат әл-Хавакыйн ли арфәт әл-хәвәкин», 1864 елда басыла). Сәмәрканд мәдрәсәсендә укыганда, Ш. Мәрҗани Якутның «Муъҗан албулдан» (географик сүзлек) китабына юлыга. Бу әсәрдә 922 елның маенда Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте турында озын-озын өзекләре сакланып калган. «Мөстәфадел-әхбар» китабын язганда, Ш. Мәрҗани, Петербург университетының Көнчыгыш факультетында эшләүче шәкерте Х. Фәезхановка хат язып, әлеге сәяхәт турында Көнбатыш китапханәләреннән материаллар эзләтә. 1923 елда Зәки Вәлиди Мәшхәд шәһәрендә аерым кулъязма хәлендә Ибне Фадлан сәяхәтнамәсен тапканга кадәр, бу сәяхәт турында барлык хәбәрләр Якут китабы язмасына гына нигезләнгән була. Ибне Фадланның Болгарга килүенең өченче көнендә, җомгада, моңарчы күрелмәгән бер тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исемен кушып (исеменә) хотбә укуны барлык галимнәр һәм тарихчылар Болгарның ислам динен кабул итү акты дип бәяли. Ш. Мәрҗани дә моңа ачык аңлатма кертми, Х. Мөслимине тәнкыйтьли, ә бу хатага каршы аваз чыгармый. Шул рәвешчә тарихта «Идел болгарлары 922 елда ислам кабул итә» дигән караш урнаша.

Й. Акчура, венгр ориенталистының фәнни дәлилләренә таянып (венгр галиме исеменнән), Идел буенда Ибне Фадлан сәяхәтенә кадәр дә ислам дине булганы турында сүз кузгата. Фәннилектән ерак торган, фәнни фикер тәртипләрен («гореф-гадәтен») белмәгән татар тормышына бу (яңа) тәкъдим бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Тиздән башланган Дөнья сугышы мәсьәләне көн тәртибеннән оныттыра. Совет режимы исә бу буржуаз (фабрикантлар фамилиясендәге кеше әйткән) фикерне генә түгел, авторның үзен, исемен, иҗади мирасын татар тормышыннан бөтенләй сызып ташлый.

Венгр галиме күрсәткәнчә (Й. Акчура мәкаләсе): Идел буе төркиләренең исламлашуы VIII гасырның башларында була, хәтта алай гына да түгел, аның башлану ихтималы хәзрәти Гомәр р.г. хәлифә заманында (634644 еллар) гына түгел, ниндидер гадәти булмаган ихтималият чикләрендә, пәйгамбәр г.с. заманында хәтта берәмтекләп күренү ихтималы юк түгел. Мондый фараз кабул ителгән тәкъдирдә дә аның баштан ук «күләгәле» (хаталы-ялгыш) ягы барлыгы ачыклана. Бүгенге гавам карашы «Болгарның исламлашуы» гыйбарәсен болгар халкының ислам динен кабул итүе дип аңлый. Урта Идел төркиләре «Идел-Чулман халкы исламлашуы» дигәндә, бу мәсьәләдә хакыйкатьтән аерылмыйк дисәк, тагын кылны кырыкка яру сорала. Идел-Чулман төбәгенең үз халкы, асыл халкы болгарлармы, Болгарларның башлангыч чор тарихы, географиясе тарихта күптән инде бәхәсле нәрсә түгел. 630670 елларда алар Азов диңгезе буенда, Түбән Дон, Төньяк Кавказда булалар, Кубрат хан дәүләтен төзүдә катнашалар. Аспарух хан җитәкчелегендәге төркемнәре Дунай яры ягына, кайберләре Паннониягә (хәзерге Венгриягә), хәтта Төньяк Италиягә күчеп киткәннәр. Дон буенда калганнарының бер өлеше соңра Чулман (Кама, Вятка) буйларына күченеп килгәннәр. Кыска вакытка Көнбатыш Төрек каганаты, соңра VIII гасыр башында мәйданга килгән Хәзәр каганаты хөкеменә буйсыналар. Хәзәр каганаты, Урта Идел, Кама буен да үз хөкеменә буйсындырганда, ихтимал, хуплавы һәм яклавы (инициативасы) белән Нократ Иделенә күчереләләр («Нократ-Көмеш-су-Вятка болгарлары» дип аталалар. Венгр ориенталисты фикерен кулланып, чувашлар VIII гасыр башларында ислам дине кабул итә башлаган дип уйласак, болгарларга якын диалектта сөйләшүче чувашлар да шул Нократка күченүче болгарлар («хәзәрләр») төркемендә Дон буенда яшәгәннәр, ислам динен шул күченәчәк, димәк, башлыча ислам динендә булган болгарлардан кабул итә һәм шул ислам диненә күченүче болгарлар белән Урта Идел якларына киләләр. Димәк, чувашлар гына түгел, алардан элек Кама буена күчереләчәк болгарларның бер өлеше VIII гасыр башларына инде ислам динен кабул итә башлаган була. Бу болгарлар Идел буеның төп халкы түгел.

Венгр галиме күзәтүләренә һәм аның моңарчы күрелмәгән (оригиналь) нәтиҗәләренә нигезләнеп, Й. Акчура Идел буе исламлашу проблемасын яңа фактлар белән ныгытуның яңа мөмкинлекләре юлына борып калдыра. Әмма татарның фәнни гомумиләштерү тәҗрибәсезлеге (мантыйксызлыгы) йөз ел буена бу мөмкинлеккә аз гына да игътибар күрсәтми. Киресенчә, Й. Акчураның үзен дә, исемен дә татар мәдәниятеннән сөрү юлыннан китәләр. Аның мәкаләсеннән шундый нәтиҗәләр чыгарып була. Хәзерге татарларның ерак бабалары би ирләр, биләр, гомумән, төрки халыклардан беренчеләрдән булып исламлашу юлыннан китәләр. (Дөрес, Әмәвиләр гакыйдәсендә.) Икенчедән, исламлашу берьяклы (бер пәрдәле) күренеш кенә булмаган. Башлангыч көннәрдә үк исламның көчле тәэсиренә бирелү ихтималы булган мех сәүдәсе белән шөгыльләнүче кәрванчы (сәяхәтче) биләр хәрәкәтен көчәйтеп, 737 елда Мәрван явы хәрби көч белән төбәкне исламлаштыра. Урта Азия белән сәүдә итүче мөселман биләр сәүдәгәрләренең Багдад гакыйдәсенә акрынлап күчә барулары, Ибне Фадлан илчелеге аша Багдад гакыйдәсе өстенлеге рәсмиләштерелүе һ. б. Соңгы заманнардагы гавам тарафыннан рәсмиләштерелеп, илнең, тарихи конкретлыктан хәбәрсез Якын Көнчыгыш башкала Болгар шәһәре исемен ил, төбәк атамасына әйләндереп, исламлашуда төп роль уйнаган, 200 еллар (730930 еллар) биредә хөкүмәт башында торып киткән болгарларга нисбәт ителүенә бернинди нигез юк. Болгарлар килеп киткәнче, аз дигәндә 2000 еллар, биредә яшәгән төбәкнең һәм аның төп кәсебе мех сәүдәсенең монополь хуҗасы булган «плешеголовыйлар», би ирләр (Биарм) төркеме, биредә хөкүмәттән өстен көч булган. Ибне Фадланнар экспедициясендә өч көн генә Багдад гакыйдәсенә разый булып торган Болгар әмире болгар аксөякләре белән кабат Әмәвиләр (Кордово хәлифәсе) гакыйдәсенә кире кайтканнарыннан соң, болгар әмирен тәхеттән читләтеп, биләр идарәсен кабул итә алмаган әмирләрен, кабиләсен алып 930 елларда кабат Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр. Киев кенәзе Святослав 965 елда аларны аннан да Венгриягә куып җибәрә

Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани

Күренекле төрек галиме Фуад Күприлезадә «Төрек әдәбиятында элек мөтәсауфлар» дигән китабында (Истанбул, 1919) Әхмәд Ясәвине «төрек даһие» дип атый. Ул бу капиталь хезмәтенең беренче яртысын Ә. Ясәви, С. Бакырганилар иҗатын тикшерүгә багышлый. Орхон-Енисей, манихей, буддизм, несториан язмалары, борынгы уйгур (караханилар) әдәбияты туплаган традиция-тәҗрибәләрне яңа баскычка күтәреп, җитлеккән урта гасыр (һәм хәзерге дә) гомумтөрки әдәбиятның уртак әдәби телен, җитлеккән әдәби формаларын мәйданга китерүче даһи каләм (һәм талант) ияләре нәкъ менә Әхмәд Ясәви һәм аның шәкерте, дәвамчысы Сөләйман Бакырганилар булган. Төрки әдәбиятының аларга кадәрге иң югары казанышлары Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем»), Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр антологиясе») кебек хезмәтләре, «төбәк әдәбияты» чикләрен үтеп, халыкара әдәби стандарт калыбына һәм рәтенә керә алмаганнар. Чөнки иҗтимагый-сәяси алгарыш сызыгында яшәгән барлык диярлек төрки төркемнәр һәм төбәкләр гарәп, фарсы, яһүд (хәзәрләр) телендәге идея-эстетик синкретизм (бердәмлек) таләпләрен үз итәргә мәҗбүр булалар. Шул шартларда Сыгнак-Яса (Төркестан) шәһәрләре төбәгендә Ә. Ясәви, С. Бакырганилар, төрки телдә иҗат итүгә күчеп, фарсы-гарәп матур әдәбиятлары стандартында һәм шул халыкара әдәбиятлар форматында яңа уртак төрки әдәби тел һәм төркиләргә хас шигъри һәм әдәби формалар (жанрлар) мәйданга тудыралар. Бу яңарыш, әлбәттә, аерым шәхесләрнең, ниндидер бер Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганиларның теләге, борчылу нәтиҗәсе генә түгел, кабилә-кавемнәрнең халык (народность) буларак консолидацияләнүе-оешуы. Мәхмүд Газнәви, Төрекмән сәлҗүкләр экспансиясе рәвешендә, Урта һәм Якын Көнчыгышта, Ефәк Юлының Көнбатыш бүлентегендә, бәҗәнәк, кыпчак-команнарның Иделдән Карпаткача, Кара диңгез алды далаларын биләүләре. Төркиләрнең Якын Көнчыгыш, Византия кебек халыкара сәяси үзәкләр белән бәйләнеш-бәрелеш сызыгына чыгуы. Аурупа тәре яулары уңышсызлыкка юлыгып, бу яуга Көнчыгыш христианнары (несторианнар) васитәсе белән Үзәк Азия күчмәнчеләренең (Елюй Даши һәм кара-кытайлар) тартылуы һәм шул җирлектә төркиләр хәлиткеч роль уйнаган, урта гасырларның күрелмәгән масштабтагы «Бөтендөнья сугышы» Чыңгыз, Батый яулары, «Нух туфаны» болытлары куера. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганилар мәйданга китергән яңа гомумтөрки әдәбият  әнә шул бөек тарихи күченеш-алгарышлар (сдвиги) тәэсире һәм чагылышы ул. Олылыгы, тарихта үрнәге булмавы шуны күрсәтә. Бу әдәбиятның тәэсире шунда ук диярлек төрки дөньяның иң ерак төбәкләренә җәелә, гомумтөрки күренешкә әйләнә, халыкара әдәбият рәвешенә керә. Кече Азиягә аны Җәлалетдин Руминың (12071273) әтисе (һәм Ә. Ясәвинең дә) мөридләре алып килгән, диләр.

Назад Дальше