Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Гайнутдин Масгуд Валиахметович 9 стр.


Борынгы ханнары, хакимнәре нәселенә һәм атаклы бабаларына тап төшерүдән (кагыйдәләштерелгән) «табу»  тыелу (саклану) күренеше булганмыдыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чыганакларында җирле фикер ияләренең Идел төбәге исламлашуга кагылышлы (яки шуның чагылышы булырлык) берәр ишарәгә юлыкканыбыз юк. Борынгы тәңкәләрдәге, кабер ташларындагы, хуҗалыктагы кулланыш кирәк-яракларындагы язмаларга караганда, Идел буе татарларында ислам традицияләре, болгарлардан соңгы (9301230 еллар) «болгар» этабында ук инде Бохара, Баласагунилар белән ярыша алырлык мәдәни югарылыкта, тотрыклылыкта, абруйлы традицияләргә ия ислам илкүләм күренешкә әйләнгән була. Мәхмүд Кашгари игътибары, Әхмәд Ясәвиләр заманының төрки «Ренессансының» Болгар-Бохара сәяси-идеологик диалекталь берлеге-блогы рәвешен алуы кебек фактлар бу этапта «Болгари» голямаларының ислам Көнчыгышында югары абруй казануы бу фикер-карашка җитәрлек таяныч була алалар. Рус тарихчылары хезмәтләрендә дә Болгар төбәге исламнарын мөселманлыкка иң бирелгән («наиболее злостные») мөселман дип билгеләнә.

Батый явы (12361242) нәтиҗәсендә Идел буенда Җучи империясе (улусы) барлыкка килә. Батый хан вафат булганнан соң, аның энесе мөселман Бәркә хан (12571266) тәхеткә күтәрелә. Батый һәм Бәркә ханнар вакытында Алтын Урда (Җучи нәселе династиясе биләмәләре) Чыңгыз империясеннән аерылып (Европа тарафында гына түгел), Иртеш, Җидесу, Сырдәрьядан көнбатышка, Монголстан хакимиятенә чик куялар, монгол явын туктатуга ирешәләр. Монгол яуларының христиан (несториан) канатының ислам дөньясына каршы (Көнчыгыштан тәре яулары) ымсынуларын һәм һөҗүмнәрен дә (Хулагу явы) хәрби көч белән тар-мар итәләр. Батый, күп меңләгән гаскәр белән Алтай чикләренә килеп чыгып, Бөек ханның Дәште Кыпчак һәм Идел буена яу чабарга туплаган олы гаскәрен бәрелешсез туздыртуга ирешә. Батый вафатыннан файдаланып, Чыңгыз тәхетен (Батый ярдәмендә) биләгән Мөнке һәм аның туганы Хулагу ханнар Монгол несторианнары башлыклары башта Якын Көнчыгышның ислам үзәкләренә каршы Көнчыгыштан тәре явын (Хулагу явын) җанландыруга ирешәләр. Хулагу җитәкчелегендәге (колачы, күләме белән Батый яуларын хәтерләтерлек) яуны Батый хан үз абруе белән басып, катгый туктатып тора. Батый вафатыннан соң, 12561257 елларда, Хулагу Иранны, 1258 елда Гарәп (Багдад) хәлифәлеге (ислам үзәк дәүләтенең) башкаласы Багдадны (10 февраль) яулап алып җимерә, яндыра, соңгы хәлифәне җәзалап (20 февраль) үтереп, атаклы хәлифәлекне юкка чыгара. Хулагу, ислам дөньясына каршы яуга күтәрелеп, Амудәрья елгасын кичкәч тә, Батый ханның туганы мөселман Бәркә хан, 12561257 елларда Батый хан уллары Сартак белән Улакчыны тәхеттән читләтеп (үтертеп), 1257 елда Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Алтын Урда исә, Хулагуга каршы көрәшнең төп авырлыгын үз җилкәсенә алып, ашыгыч рәвештә аңа каршы зур яуга әзерләнә. Бу яңа зур яуда Алтын Урда, беренче чиратта, Идел буе һәм Кавказ мөселманнарына, Дон, Днепр, Дунай буе казакларына (Нугай отрядлары) һәм рус кенәзлекләре хәрби көчләренә таяна. Рус кенәзләре Улакчы тәхеткә чыккан заманнарда, Алтын Урдада мөселманнар өстенлек алмасын өчен, Улакчы хан тирәсендә укмашалар. Бу көннәрдә Александр Невский хәтта алар белән бергә була. Реаль хакимият Бәркә кулына күчеп тотрыкланганнан соң, Александр Невский Бәркә хан белән килешергә мәҗбүр була һәм, күрәсең, башка (Төньяк-Көнчыгыш) рус кенәзлекләрен дә шуңа күндерә. (Үзе хәтта Терек явындагы яуда каты яраланып, шул ярадан вафат булганга охшый.) Алардан алдарак (1256 елларда), күрәсең, Киев-Галиция кенәзе Даниил Романович та шул позициягә тартыла. Күрәсең, Багдад тар-мар ителгәч тә, гаскәре тупланып бетүен дә көтмәстән, Бәркә бар булган отрядын Нугай җитәкчелегендә Хулагу ягына күчкән Кавказ арты (Закавказье) биләмәләренә каршы яуга җибәрә. Авыр, киеренке бәрелешләр башланып китә. Нугай отрядлары Аракс ярларына килеп җиткән көннәрдә инде Сүрия, Фәләстыйннәрне басып алып туздырган Хулагу хан да мөшкел хәлдә кала.

1259 елның августында Хулагуның төп таянычы бөек хан Мөнке вафат була. Ә биредә төп дошманы Бәркә явы, Аракс ярларында тупланып, бүген-иртәгә гаскәрсез диярлек калдырылган Иран киңлекләренә ябырылырга җыена. Газа шәһәренә Мисыр капкасына җиткән, Мисырны басып алырга җыенган гаскәрен туктатып, чиктә ун меңнәр тирәсе генә сакчы гаскәр калдырып, Хулагу барлык көчен төп фронтка Аракс чикләренә күчерергә мәҗбүр була. Ул көннәрдә үк, папаларның Алтын Урда тарихын чуалтып, талаучы вәхши баскынчылар итеп кенә күрсәтү сәясәтенә буйсындырып, күз дә йоммыйча, мәгънәсезләндерү башланган була. Тарихта Мөнке үлү хәбәрен алгач та, Хулагуның Мисырга һөҗүмен туктатуын аның Монголиягә яңа бөек хан сайлауларына китәргә ашыгуы гына дип аңлаталар. Әмма гаскәрен Тәбризгә күчергәләгән арада инде Кобылайны бөек хан итеп сайлыйлар, имеш, һәм ерак Монголиягә кайтуның зарурлыгы калмый Бүгенге тарихта шул концепция чикләреннән чыкмыйлар.

Багдад хәлифәлеге тар-мар ителү тарихта күрелмәгән бер рәвештә мөселманнарның дини һәм сәяси үзәге җимерелүе, феодаль таркаулык башбаштаклыкларыннан интеккән Якын Көнчыгыш ислам дәүләтләрендә ислам дөньясының юкка чыгарылуы, һәлакәт сәгате сугуы дип кабул ителә. Якын Көнчыгышта Хулагу явына киртә булырлык хәрби көч калмый. 1252 елда Бохара, Сәмәркандларны алып, Бәркә хан андагы (Мөнке ханның «бишенче колоннасы» булган) Урта Азия несторианнарын тар-мар иткән көннәрендә үк Багдад хәлифәсе белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Урта һәм Якын Көнчыгыш ислам хөкемдарлары белән хәбәрләшә башлый.

1256 елда Батый хан үлгәч тә, Хулагу хан, Амудәрьяны кичеп, ислам илләренә каршы ябырыла. Хулагу явының төп максаты Алтын Урданы кабат Чыңгыз империясенә кайтару. Моны яхшы аңлаган Бәркә хан аңа каршы хәлиткеч хәрәкәткә күчә. Алтын Урда несторианнары җитәкчеләре Сартак, Улакчы, Баракчин ханишәләрне үтертеп, «христианнар партиясе»н туздырып, Алтын Урдада хакимиятне үз кулына ала. Дөрес, баштарак Бәркәнең үз язмышы да кыл өстендә калган моментлар була. Бервакыт, Улакчы хан тирәсендә укмашып, Ростов, Белозеро-Галич кенәзлекләре җитәкчелегендә барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләре Алтын Урданы христианлаштыру юлына басалар. Улакчы хан заманында, бөек (баш) хан Мөнке җибәргән даруга тирәсендә оешып, бөек хан Мөнке ягына күчү, Монголия-Хулагу явы яңа тәре явы блокка керү омтылышлары ясап карыйлар Кыскасы, Бәркәнең дә, Батый ханның Гөек белән тартышуларындагы кебек, бөек хан Мөнке һәм яңа Батый явын хәтерләткән Хулагу хан белән көрәштә, Бәркә хан да һәлакәт якасында калган. Моңа Көнчыгыш Европа христиан коалициясен өстәсәң, Бәркә хан ялгызлыкта, ул заманның иң җимергеч һәм җиңелмәс көче Чыңгыз экспансиясенә каршы принципиаль һәм тарихи көрәшкә аякланган шартларда, үтә кыска срокта, шул килбәтсез олы каршылыкларны, үзендәге белем, осталык-сәләт көче белән җиңеп, нәтиҗәсезлек хәлендә калдырып, алардан өстен чыга, максатына ирешә. Бу казанышлары аны үз заманының Чыңгыз ханнары, Батый даһилыкларына тиң тарихи шәхес югарылыгына күтәрә. Тарихта исә аның бу олылыгын үз заманында гына һәм анда да нәкъ Хулагу явын тар-мар иткән көннәргә кадәр генә таныганнар. Барлык Якын Көнчыгыш илләре халыкларының соңгы өметләре аңа төбәлгән. Шул заманның күренекле тарихчысы Җүзҗани сүзләренә караганда, Көнчыгыш һәм Көнбатышның барлык ислам шәһәрләрендә җомга хөтбәләрендә (хәлифә исеме телгә алына торган вәгазьләрдә) Бәркә исемен телгә алалар. Аңа Җәмалетдин Ибраһим (күрәсең, «ислам дөньясының иң гүзәл милләт атасы») дигән мактаулы исем бирәләр[19].

Хулагу Багдадны алганнан соң, Бәркә хан Хулагу явындагы Алтын Урдадан алынган мөселман отрядларына, Хулагуга буйсынудан чыгып, илгә кайтырга, илгә кайту мөмкин булмаса, Мисырга яки башка берәр мөселман дәүләтенә чигенергә әмер җибәрә. Мисырга чигенгән ике йөзләп Бәркә солдаты 1262 елның 19 ноябрендә Каһирәгә килеп җитә. Бу хәбәрне ишеткән Мисыр хакиме солтан Бәйбарс аларны, гади солдатларны, үзе махсус шәһәр капкасы алдына чыгып каршылап, һәрберсен аерым әкияттәгедәй гүзәл сарайларга урнаштырып, патшаларга гына күрсәтелә торган хөрмәт күрсәтә. Әфганстанга чигенгән отрядлар бу илнең көнчыгышында хәтта үзләренә мөстәкыйль төрки дәүләт ханлык оештыралар.

Әмма Якын Көнчыгыш, ислам дөньясы инде замана Хулагуларына майлы калҗа булу юлына кысып кертелә башлаган, шуннан башка тарихи йөкләмә юнәлешендә ниндидер нәтиҗәле эш күрсәтә алмый. Бу очракта да үзара чәйнәшү, эчке ызгыш юнәлеше өстенлек ала. Ул шул ислам мәркәзләренең Бәркә тирәсендә һәлакәтле һөҗүмгә берләшү зарурлыгын үзләренең затлы (аристократик) тиреләре белән сиземләгән көннәрендә үк борынлый, зәгыйфь тамырларын шыттыра башлагандай була. Бәйбарслар дәһшәтле дошманга каршы, үтә кыюлык күрсәтеп, хәлдән килгән кадәр көрәшкә өлеш кертергә тырышалар кебек. Хулагу, кечкенә бер отряд калдырып, төп көчләрен хәлиткеч көрәш мәйданына алып киткәч, биредә калганнарга ярдәмгә кайтып килмәячәкләренә ышанганнан соң, бу отрядны Мисыр мәмлүкләре тар-мар итәләр. Колдан патша булган Мисыр мәмлүк солтаннарының моңа башы җитмәс. Тәре яулары мәйданы түгелме бу?! Бу дөньякүләм сугышның (урта гасырлар Дөнья сугышының) баш штабындагы баш стратегы, Рим папасы. Бу рейд та папа стратеглары өйрәтмәсе буенча әвәләнгән булырга охшый. Шунда ук диярлек эчке таркалуга юнәлтелүе дә шуны күрсәтә.

Бу көннәрдә Мисырның үзендә булган хәлләргә күз салыйк. 1250 елда Әюбиләр династиясеннән соңгы солтан Туран шаһны үтереп, мәмлүкләр хакимиятне үз кулларына алалар. Мәмлүк гаскәр башы Айбәкне солтан итеп күтәрәләр. Җиде елдан соң аны үтереп, берничә айдан хатынны үтереп, Айбәкнең унбиш яшьлек улын солтан итеп күтәрәләр. Ике елдан соң, 1259 елда, мәмлүкләрнең гаскәр башлыгы Кутуз хакимиятне үз кулына ала. Кутуз, Хулагуның төп көчләрен алып киткәннән соң бер ел үткәч, зур булмаган отряд белән (хәтта обозсыз) килеп, 1260 елның 3 сентябрендә Гайн Җәлуд янында яшерен рәвештә Иерусалим (чит ил биләмәләре аша үтеп, сакчы монгол отрядының тылындагы вак-төяк, коралсыз диярлек монгол төркемнәренә һөҗүм итеп, аларны төп отрядтагы иптәшләре ягына куалар. Гаскәрнең нинди булуын, аның көче зурмы икәнен белмәгән Хулагу калдырган отрядның коты алынып, качып котылу юлын эзлиләр. Бәйбарс командасындагы Кутуз гаскәре, иртәдән кичкә кадәрле куып, качучыларны турыйлар. Җитәкчесез калган гаскәр сарык көтүенә әйләнә Хәзерге тарихта менә шул җиңүне Хулагу явын тар-мар итеп, Якын Көнчыгышны һәлакәттән коткару дип бәялиләр. Солтан Бәйбарс даирәсендәге сәяси фальсификаторлар һәм ялагайлар әвәләгән бу карашны Ватикан мистификаторлары «кухнясы» күтәреп алып, бүгенге көнгә кадәр «хәзерге цивилизация» илләре тарих «фәнендә» альтернативасыз яшәрлек шик, бәхәс кагылмаска тиеш аксиомага әйләндерә. Аңа шәүлә салуы мөмкин фактлар игътибардан читтә калдырыла. Мәсәлән, 1262 елда Хулагу хан, барлык көчен Кавказда туплап, Иранда яңа мобилизация үткәреп, хисапсыз зур гаскәр белән Закавказьеда һөҗүмгә күчә. Бәркә ханның алдынгы отрядлары тар-мар ителә. 1262 елның 20 ноябрендә Хулагу хан, Дербенд янындагы яу сызыгына килеп, «Тимер Капка» дип аталган бу ныгытмага һөҗүм оештыра. Шул ук елның 7 декабрендә Дербенд каласын басып алып, Хулагу явы, ташкын кебек, Кавказ алды киңлекләренә агыла. Бәркә ханның төп көчләре, бөтен җир йөзен каплагандай, Терек елгасының түбән агымында, елганың төньяк ярында урнашкан. Хисапсыз күп тирмәләр, дөяләр, сарык көтүләре. Хулагу явы, боз өстеннән җиңел генә чыгып, төньяк ярга туплана. Һөҗүм башлана. Бәрелеш кызгач, Бәркә гаскәрләре чигенә, кача башлыйлар. Бераз куганнан соң, Хулагу солдатлары дошман ташлап качкан тирмәләрдәге малны таларга ташланалар. Икенче көнне Хулагу зур җиңү бәйрәме үткәрә. 1263 елның 13 гыйнварында Бәркә гаскәре, сиздермәстән килеп, бар көч белән бәйрәм итүче дошман өстенә ташлана. Сыйланучы солдатларны бу тирмәләр арасында тәртипле сугышчан сафка тезеп булмый. Гаскәр шашып кала. Ике яктагы ыгы-зыгыдан, кая ташланырга белмәстән, дөяләр, сарыклар дулап мыж килә. Нәрсә эшләргә кирәген бик яхшы күз алдында тоткан Бәркә гаскәре иртәдән кичкә кадәр дошманын турый. Ниһаять, Хулагу гаскәре ташкын булып кача башлый. Аңын җуйган көтүдәй, Терек бозы өстенә кергән массаны күтәрә алмастан, боз ватылып, кылычтан котылганнары салкын гыйнварда Терек елгасында батып үләләр. Исән калганнарын Аракс ары ягына җиткәнчегә кадәр Бәркә атлылары кылычтан үткәрә. Дәһшәтле Хулагу явы чынлыкта менә шулай тар-мар ителә һәм юкка чыгарыла. Бу дәһшәтле яуны кабат Якын Көнчыгышны таларлык, аяклана алмаслык итеп Бәркә тар-мар итә «Татар энциклопедия сүзлеге»ннән Хулагу исемен эзләп карасак, Терек сугышы турында белергә теләсәк, Бәркә-Хулагу бәрелешләре турында анда бер сүз юк. Рус тарихында да Бәркә Литва, Польша, Волынь, Византия белән генә сугыша. Бәркәнең Хулагу дәһшәтен тарих битеннән юып ташлавына дәхеле бөтенләй юк кебек күрсәтелә, дөресрәге, бөтенләй күрсәтелми. Тарихи хәлләр, чорның хәлиткеч вакыйгасында илләр, шәхесләр катнашы һәм роле ялган, ясалма-уйдырма хәбәрләр белән алыштырыла, танымаслык бер рәвешкә китерелә. Ул бүген дә шулай яши: Бәйбарс һәм Бәркәгә кемнәрнеңдер (папа, Византия, Иран, гарәп илләре, Европа һәм Русия тарихчылары) субъектив, шәхси теләкләре буенча ике төрле мөнәсәбәт күрсәтелә.

Гайн Җәлуд бәрелешеннән соң бер ай үткәч, Бәйбарс, заговор оештырып, солтан Кутузны үтереп, бер айдан гаскәр тарафыннан үзе Мисыр солтаны дип игълан ителә. Ул шул рәвешчә җиңел генә солтан Кутузның җиңүче данын да, тәхетен дә үз кулына ала һәм бар игътибарын, шулай талап, Бәркәнең дә җиңүен тарихта үз исеменә беркетеп калдыра. 1263 елның 21 маенда Терек сугышындагы бөек җиңү хәбәрен китергән Бәркә илчеләре Мисырга килеп җитәләр. Инде Хулагу хәвефе юкка чыгарылган. Бу хәбәр Якын Көнчыгышта Бәркә ханга, аның иленә мөнәсәбәтне шунда ук диярлек нигездән үзгәртә. Бәркә илчеләре Мисырда җиңүчеләр бәйрәме ритуалларын һәм «хаҗ фарызларын» (Мәккәгә бару) үтәп йөргән чакларда ук, чынлыкта Бәркә тырышлыгы белән Хулагу дәһшәтеннән коткарылган Мисыр, аның солтаны, шулай ук Бәркә тудырган ситуациядән файдаланып, Европа тәре яулары аякландырган Латин империясен (12041261) егып, кабат җанландырылган Византия империясе императоры шул ук Бәркәгә каршы мәкер тозагы кора башлыйлар. Бәркә аларның бу сәясәтендә Хулагудан да дәһшәтлерәк төп дошманга әйләнеп кала. Бәркә илчеләре кайту юлларында ук инде бу мәкерле яңа «союз» каршылыгына бәреләләр. Бәйбарс Бәркәгә үз илчеләрен дә боларга кушып Сарайга җибәргән була. Константинополь шәһәренә килгәннәрендә Византия императоры башкалада булмый. Бәйбарс илчесе: «Сез биредә ял итә торыгыз. Солтан миңа бер йомыш тапшырган иде» дип, үзе генә император белән очрашуга китә. Күрәсең, алар анда Бәркәгә (Алтын Урдага) каршы көрәш союзын рәсмиләштерәләр. Константинопольгә кайткач, бу союзга Хулагу дәүләтен дә тарту турында яшерен сөйләшүләр башлануга кадәр барып җитәләр. Яңа «союз» планнарын декларацияләү һәм гамәлгә кую эшен дә башлап җибәрәләр. Бәркә илчелегенә уртак обструкция оештыру аша үзләренең Алтын Урдага дошманлык позициясенә күчүләрен искәртәләр. Бер ел буена Бәркә илчеләрен илләренә җибәрмиләр. Төрле уйдырма сылтаулар белән елдан артык Константинопольдә тоталар. Илчеләр хәлне Бәркәгә хәбәр итәләр. Бу демаршның мәгънәсен яхшы аңлаган Бәркә хан, ачудан ярсып, Алтын Урда отрядын җибәреп, союзнигы Болгар патшасы Константин Тих гаскәрләре белән берлектә Константинопольне камап ала. Византия императоры Бәйбарс илчесеннән аларны һичкем тоткарламавы, үз ирекләре белән торулары турында хат яздырып ала. Шул хат белән Бәркә гаскәр башлыгын Византиянең гаепсезлегенә ышандыра; илчеләрен алып, яуны туктатып, кайтып китәргә күндерә Бәркә, икейөзлеләнүләре өчен, Мисыр илчесен сараеннан куып чыгара. «Хыянәтең өчен хөкем итеп башыңны чаптырмыйм. Бар, хуҗаң хөкем итсен!» дип, иленнән куып җибәрә. Ике-өч ел эчендә бу каршылыклар зур сугышка кадәр барып җитә, күрәсең. 1266 елда Бәркә бөтен Якын Көнчыгышның котын алырлык зур гаскәр белән тагын, инде күрәсең Бәйбарска каршы яуга күтәрелә, әмма юлда, Тифлис шәһәрендә вафат була. Шул яу, күрәсең, бөтен гарәп дөньясын, ислам галәмен Алтын Урдага каршы куя.

Назад Дальше