Дания Гайнетдинова
Ялгыз таган
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Гайнетдинова Д. З., 2017
Китапта Дания Гайнетдинова картиналарының репродукцияләре файдаланылды
* * *
Үткәннәргә кайтып булса әгәр
Туган авылымнан киткәнгә дә шактый гомер вакыт үткән икән. Авыл урамнарын урап узулар, һай, әллә кайларда адашып калган Дөрес, әти-әнине мәңгелеккә сыендырган зират капкасын елына әллә ничә тапкыр ачып, аларның кабере янында дога кылып, чардуганын, ташларын төзәткәләп, чәчәкләр утыртып, матурлап тотабыз. Менә бүген дә, гадәтләнгән йолаларны үтәп, зират капкасын ябып чыкканда, авыл башында мәңге агып ятучы гомер чишмәсен барлап килергә уйладым. Адәм баласы, еллар узган саен, үткәннәргә борылып карый. Чирәм түшәлгән сукмаклардан, еракта калган сабый чагымны табар булып, аяк киемнәремне кулга тотып, яланаяклап үткәннәргә кайтып барыш
Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре. Әйтерсең лә нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәнеңә алып кайтыр да гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңда сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр
Үзем авыл урамы буйлап чишмәгә таба барам, ә колагымда әниемнең оя-оя казлары аваз сала сыман. Кыйгак-кыйгак!.. Күпме еллар узган, ә аларның күңелгә мәңгегә сеңеп калган каңгылдаулары әле бүген дә җанны әйдәкләп, чишмә юлына дәшеп торалар сыман. Мине янә бала чагыма кайтарып, безне онытма, дияләр сыман
Ел башында ук дөньяга килгәнмен. Кендек әбием ызан күршемдә генә. Әниемнең тугыз баласын да бу якты дөньяга килгәндә, кендек әбием каршылаган, ә мин әти-әниемнең җиденче баласы. Ак биләүгә биләп, түрдә матчага эленгән сиртмә бишеккә салгач та, җиде тапкыр бер-бер артлы теләк теләнгән. «Әти-әниеңә Яңа ел бүләге булып тудың син», дия торган иде кендек әбием. Инде тәпиләп киткәч, уйнарга чыккан саен, күлмәк кесәсеннән алып, кәнфите, җимеше белән сыйлый да: «Бәхетле була күр, балам», дия-дия, башымнан сыйпый иде кендек әбием. Рәхмәт инде аңа. Үзем дә аны еш искә алам, белгән догаларымнан калдырмаска тырышам.
И-и, туган якның мәңгелек тарту көче. Безнең буын хәтерле әле. Туган туфрак, кендек каны тамган нигез һәрчак дәшеп тора үзебезне. Юкка гына җан тартмаса, кан тарта димиләрдер. Очар кошларны да җиде диңгез артларыннан туган туфрак тартып кайтара бит.
Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр да без дә каз-үрдәкләр саклап үскән инеш-чишмә буйларын, җиләкле урман аланнарын, чәчәкле болыннарны сагынып яшибез. Туган ягым, гамьле бала итеп үстергән авылым да минем өчен бик кадерле һәм якын. Авылымны икегә бүлеп агучы сай гына елга ярларында авылым кешеләренең үткәне яңара кебек. Анда күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Агымсу да әйтерсең лә еракта калган сабый чак истәлекләрен, авылым тарихын җанландыра сыман. Су хәтере мәңгелек бит ул. Агымга карап, халкымның сагыш-моңын ишеткәндәй булам. Кичке уенда уйнап җырлаган көйләр, тальян моңнары яңара. Еллар узган саен, без дә, хәтеребезне чарлап, нәсел җепләребезне барлап, туган якка сәҗдә кылабыз. Туган якның киңлеге, иркенлеге, чиксез күкләрнең биеклеге сабый чагыма алып кайта да бәбкә үләне арасыннан йөгертә. Инеш буендагы таллыкта сайраган сандугачлар моңы әле дә күңелемнән җуелмаган. Без үскәндә, авыл өйләре дә ничектер җылырак елмая иде кебек. Бүген авыл шәһәрләшә бара, дисәм ялгышмамдыр. Тарихи чыганакларга күз салсак, минем туган авылым Олы Тиләҗегә XVIII йөз башларында нигез салынган дип фаразлана. Теләченең «Туган якны өйрәнү» музеенда авылымның 1873 елда төшерелгән картасын күреп куануларымны язып тормыйм. Бу картадан күренгәнчә, авылым аңарчы ук зур янгынга дучар булган икән, бу мәгълүмат нык тетрәндерде. Заманында минем бабайлар да хәлле гаилә булган. Әниемнең әйтеп калдырган сүзләре әле дә истә. «Бабаңнар бай нәселдән иде, ике катлы йортлары булган. Аскы катта кибет тотканнар», дип сөйли иде әнием. Урыннары оҗмахта булсын Авылым Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан. Ә аның бихисап күп чишмәләре ничә буын балаларын саф суы белән сыйлап, үзен шушы чишмәләргә гашыйк итте икән?! Шул чишмәләрнең берсен мин әнием чишмәсе дип атадым. Аңа багышлап җырлар, хикәяләр иҗат иттем. Һәм күпме еллар үтеп, инде үзем гомер йомгагымның очына чыгар булып сүтеп килгәндә дә, авылым чишмәләренең гөнаһсыз күзләре белән очрашам да аларның моңын тыңлап туя алмыйм.
Әлеге шигырь юлларын мин нәкъ менә әнием чишмәсенә багышлап язган идем. Үзешчән композитор Мансур Хәсәнов аны узган гасырның туксанынчы елларында ук көйгә салып, «Гомер чишмәсе» дигән җыр туган иде. Ул җыр танылган җырчы Айдар Фәйзрахманов башкаруында бүген дә радио дулкыннары аша яңгырый әле. Менә шул җыр тәэсирендә ялантәпи йөргән сукмактан кабат чишмәгә килешем. Авылымның югары очында, чишмә башындагы йорт нигезе безгә җылы бишмәтләр тегеп кидерүче, тирә-як авылларның да атаклы тегүчесенә әйләнгән Дәүли бабайларныкы иде. Хәзер ул нигездә башка кешеләр йорт тергезгән инде. Дәүли бабай теккән бишмәт җылысын әле бүген дә тоям сыман. Урыны оҗмахта була күрсен!.. Гомер агышы да чишмә агышы сыман. Кеше гомеренең чикле булуы гына күңелгә бераз моңсулык өсти. Нихәл итмәк кирәк, үзеңнең артыңнан оныкларың буй җиткереп килгәндә, Ходай биргән гомереңнең истәлекле мизгелләре белән куанырга гына кала
Балачак хатирәләренең күңелдән китеп торганы да юк бугай. Болын-тугайларда көтү көткән, «уфалла» арбасы белән, әнигә ияреп, урманнан печән ташыган, җиләккә, чикләвеккә йөргән чаклар истән чыга димени?!
Әллә кайлардан танып, кешнәп каршыма йөгерүче әтием атының тояк тавышы бүген дә хәтеремнән китми. Безнең авыл юл өсте, шәһәрдән кайтучы юлаучыларны авылларына кадәр озатып куярга атын әтием миңа гына ышанып бирә иде. Ул чакларда үзем дә үсмер бала гына идем бит әле. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа. Арбага аягүрә басам да, дилбегәне болгый-болгый, җыр сузам. И-и-и, хыялый чаклар!.. Бер елны күрше авыл Сабан туенда ат чабышында да катнаштым әле. Үзем ише малайлар арасында мин бердәнбер кыз бала. Баштарак ярышка кертмәскә дә уйлаганнар иде, үземне танып белүче абыйлар ярдәмгә килде. Шунда әтием аты белән беренчелекне алуым әле дә хәтеремдә. Тәүге тапкыр бүләккә чигүле сөлге дә эләкте әле!.. Сорамыйча гына атын алып киткән өчен, өйгә кайткач, шәп кенә әтием шелтәләде үземне. Шулай да әтием күңеле белән минем өчен горур иде. Юкка гына үземне авылда калдырырга теләмәгәндер. Мәктәпне тәмамлаганда, ветеринария институтына районнан юллама да алып кайткан иде. Ләкин мин башка юлдан киттем. Адәм баласын язмышы озата йөридер. Калада төпләнеп, авылны сагынып яшәсен, дигәндер. Соңрак атлар минем әдәби әсәрләремдә һәм рәсем сәнгате аша картиналарымда яңарды. Мин аларны чабышкы итеп тә, Мишә елгасында су керүләрен дә, болын-тугайларда утлап йөрүләрен дә, колыннарының әнкәсенә сыенган чакларын да әллә ничә дистәләп ак киндергә төшерә тордым. Атлар, атлар Үземне белә башлаганнан бирле гашыйк мин аларга. Әй ул бахбайларның тояк тавышлары!.. Кече елгада ат саклаулар, Мишә буендагы болында җилдән җитез җилдерүләр, тәүге тапкыр абыйлар белән ат иярләүләр Болар үсмер чакның күңел түренә кереп оялаган кайбер мизгелләре генә әле. Бүген менә үземнең сабый чагыма гомер сукмаклары буйлап атлар кешнәгән кайтавазлар тәэсирендә үткәннәргә кайтып килеш.
Балачакта без һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без, хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлек-җанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар кулга эләксә, тизрәк шуларны дәфтәр битендә җанландырырга ашыктык. Хәтта ясаган рәсемнәребездә чәчкәләр исен, җиләкләр тәмен дә татып була иде бугай. Рәсем сәнгате рухи үсешебезгә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Бүген дә бу сәнгатьнең тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Мин боларны үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акча булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгънәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу халәт бүген дә шулай. Балачакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин үземне шул картиналарның эчендә йөзгәндәй хис итәм. Еш кына буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап торам. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы!.. Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш-фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашевка һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым, минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның мәңгелек иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора. Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле акыллы да бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне күпме тапкырлар киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын, әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә әнкәм куллары!..
Чишмә башына килеп җитүгә, авылым урамына янә күз салам. Үзгәргәнсең, авылым, без сабый чактагы авыл түгел инде син Безне читкә очырганнан соң төзелгән йортлар арасында мин үземне ятим бала итеп тоям. Үземне битәрләп тә алам шунда, юләр дә инде мин, әле һаман да ялантәпи йөгереп үскән чирәмлекләрне, челтәрле тәрәз йөзлекләрен, чигүле-кашагалы өйләрне эзлим Авылга кереп, урам буйлап чишмәгә кадәр күпме юл үтеп тә, капка төпләрендә бер авыл кешесе дә очрамасын әле!.. Элегрәк олы юлдан ук авылга кергән кешене ак яулыклы әби-апалар, кулларын каш өстенә куеп, каршы алалар иде. Ә бүген бүген авыл тып-тын. Авыл картлары да хәзер урамга чыгып, гәп корып утырмый. Әйтерсең лә кошлар кебек авыл балаларын ерак-еракларга очырып җибәргән дә аларның кабаттан әйләнеп кайтуларын көтә. Ярый әле, кайберәүләребез эчәр суларыбызны сагынып, балачак сукмакларын урап киләбез. Сер түгел, инде гомерләре өзелеп, мәңгелеккә китеп барганнары да шактый. Урыннары оҗмахта була күрсен, берүк.
Ә инде үзем, каланы әллә кайчан үз итсәм дә, уйларым авылга кагылдымы, таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләрне, яшел чирәм өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләрен искә төшерәм. Хатирәләр хуш ис бөркеп чәчкәгә күмелгән алмагачлары, шомырт, чия үскән туган нигезгә алып кайта. Урам артындагы басудан чикерткә сайравы, төннәрен йокы аралаш ат пошкырган тавышлар үзенә бертөрле шомлы да, сихри дә булып күңелне айкый. Яшелле-сарылы дулкыннар йөгерешкән басу-кырларым, инеш-елгаларым, челтерәп аккан чишмәм, көзге муллыкның амбарлар ягыннан килгән бөртек исе һәммәсе дә хәтер экраны аша үтә тора. Үз җиреңнең шифасы иңгән тәмле чишмә суы белән сыйлану олы бәхет түгелмени? Мин әнкәм чишмәсенә үзем дә: «Адашып калган бала чагымны эзләп килдем сиңа», дип дәшәм. Кешеләр генә түгел, чишмә дә үзе белән күзгә-күз очрашканны көтеп тора сыман. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре хәтеребезне барлый. Ә менә бүген авыл халкы торбадан килгән суга шулкадәр ияләшеп китте ки, алар өчен, чиләк-көянтә асып, суга бару искелек калдыгы сыман тоела бугай. Кыз-кыркын су тәмен татырга өлгерми калган, ә өлкәннәрне тормыш мәшәкате баскан. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре чиксез күкне күзли бүген. Алар яшь парларның вәгъдә бирешкән мизгелләрен сагына. Авылда әниләре чишмәдән алып кайткан сабыйларны да очратмассың. Кендек әбиләре юк бит хәзер, шуңадыр чишмәдән бәби алып кайтмыйлар бугай. Әллә Теләче базарында бизәкле көянтәләр сатучылар юк микән? Чишмә юлын күптәннән оныткан авылдашлар. Әнә яр буйлары, чишмәгә илтүче сукмак ничәмә-ничә тапкыр ишелеп төшкән дә, текә кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Без, читтә яшәсәк тә, еш кына туган җиребезнең дә безне сагынып-юксынып торуына өметләнеп яшибез. Туган җир җылысы безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең
Әнә кояш ерак офыкка иңеп бара. Мин дә, үземнең юлга кузгаласымны искә төшереп, янә чишмә күзләре белән очрашам да күңелемне бушатам Минем хәтер болыннарым, ак болытлы офыклар, мәтәлчек атынып та кинәнеп туя алмаган киңлекләрем балачак хатирәләрем сандыгында сакланган туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхетем дип саныйм. Нинди генә вакыйгалар булса да, сабый чак барыбер үзенең кабатланмас мизгелләре белән истә. Күз алдымнан алкалы юкәләр арасыннан җете зәңгәр күктә пәрәвезләр күренеп китә. Күңел хисләренең дә пәрәвез җебе кебек нечкәргән мәле бу. И-и, гомернең санаулы көннәре!.. Күз ачып йомганчы үтә дә китә. Көн ачкычы таң баскычы астында, диләр бит. Нәкъ шушы мәлдә гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куясың. Гомер таҗыннан сибелеп калган санаулы көннәрнең берсе булган бу көннең узганыннан да кадерлерәк икәнен тоясың
Балачак сукмакларым, кендек каны тамган газиз нигезем, яр буенда үскән тал-тирәкләрем, рәнҗеп кала күрмәгез, зинһар! Мин бүген янә сезнең янда сабыйлыкка кайттым да, кабат сезне калдырып, шаулы, бөркү калага китеп барам. Күк белән җирне тоташтыргандай кояш нурлары сибелгән табигатьнең шушы тылсымы кемнәрне генә битараф калдырыр икән?.. Адәм балаларының да кичерешләре без яшәгән җирлеккә генә сыеша алмыйдыр, алар, шушы кояш нурларына үрелеп, күкләргә дә ашадыр сыман. Югыйсә җылы яңгырдан соң, җир белән күкне тоташтырып, салават күпере сузылмас иде. Моны мин үземчә күкләрнең безне күзәтүе һәм безнең халәт-кичерешләрне үзләре белән бүлешеп хәбәрләшүенә юрыйм. Төннәрен йолдызлар атылуы да бер могҗиза ич!.. Менә шундый уйлар белән китәр юлга кузгалам. Үткәннәргә кайтып булса әгәр, дигән уем озата килә
Дания ГайнетдиноваПовесть
Авыл иртәсе
Мәктәпнең актлар залын тутырып утырган укучылар Мидхәт Фәезханов сөйләвен бирелеп тыңлыйлар, сорау бирәләр, җавап алалар иде.
Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә моннан ике ел элек Суриков исемендәге институтны тәмамлап кайткан Мидхәтнең дистәгә якын картинасы куелган булса да, ни сәбәптәндер сүз башлыча рәссамның быел гына язып бетергән «Авыл иртәсе» дигән картинасы тирәсендә куерды. Ул полотно, күрәсең, авторның иң уңышлы хезмәте иде. Студент елларында иҗат иткән рәсемнәре дә күпләрнең дикъкатен тарткан иде югыйсә.
Укучылар һәм педагоглар исеменнән рәссамны шушы очрашуга чакыра барган унынчы сыйныф җитәкчесе Мәрзия Сәмәрханова Мидхәтнең һәр сүзен күңел түренә сала торды, сорауларга биргән җаваплардан нәрсәне дә булса абайламый калмыйм дип, бар ихласын җикте. Мәрзиянең бөтен булдыгы белән йотлыгып утыруына читтән күз салучы булса, минуты-мизгеле белән төшенер иде: бөтен дөньясы белән гашыйк бу кунак рәссамга! Үрмәкүч пәрәвезенә килеп эләккән чебендәй, Мидхәт әсирлегендә туташ. Моңарчы үтә тыйнак булган Мәрзия күңелендә озак еллар йоклап яткан гыйшык вулканы уянган иде бугай. Студент елларында да үтә сабыр-салмак иде ул, укыта башлагач та, әүвәлге тынычлыгын саклый иде кебек. Бүген менә, бөтен дөньясына кул селтәп, «мәхәббәт диңгезе» нә чумарга батырчылык иткән. Тәвәккәлләгән!
Мәрзия, барыннан да битәр, рәссамның озын, төз буй-сынын ошатты шикелле, күңеленнән генә аның янәшәсенә басып-басып та карады: җилкәсеннән генә Мидхәтнең карасу йөзен, чын ирләрчә ныклык галәмәтен дә бик килештерде туташ. Куе кара кашлар, зур коңгырт күзләр. Аларны куе озын керфекләр камаган. Төз борын, кырыслык сиздереп торган иреннәр, ихтыяр көчен искәртүче ияк.
Әгәр тормышта тышкы чибәрлек хәлиткеч нәрсә була алса, Мәрзия дә рәссамга тиң матурлыкка ия. Озынчарак йөз, багалмадай алсуланган бит очлары аның йөзен нурландырып тора. Күзләре зәңгәр. Иреннәре пешеп тулышкан чиядәй. Чәч дулкыннары күңелен биләп алган рухи халәтенә ишарә диярсең. Чигә бөдрәләре теләсә кем йөрәген урап алырлардыр кебек. Сөйләшүе чишмә чылтыравын хәтерләтә. Кешеләргә мөнәсәбәтенең бик мөлаем, үтә нәзакәтле булуы сокландыра. Ә бит матурлыкны саклар өчен дә гашыйклык дәрте, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою, үзеңне бәхетле хис итү сорала
Мидхәт «Авыл иртәсе» нә кагылышлы сорауларга җавап тота.
Бу картина хыялымда күптән йөри иде инде. Рәссам тоныграк тавыш белән һәр сүзне аермачык әйтеп сөйли, җөмләләрдә мәгънәви басымны дөрес итеп куя. Авылны яратудан туды ул. Шәһәрдә туып үссәм дә авылда әниемнең туганнарында еш була идем. «Идем» дип, хәзер дә мин әледән-әле кайтып торам Мишә буйларына. Авылның урманын, болыннарын, иген үскән басуларын, инешләрен, халкын яратам. Гадиләр, ярдәмчелләр, гаҗәеп эшчәннәр, туры сүзлеләр, җор теллеләр. Кирәгендә төрткеле дә була беләләр. Әкияткә бик һәвәс кешеләр, җыр яраталар. Араларында шәп җырчылар да байтак. Авыл егетенең җәйге таңда җырлап кайтуын бер тыңлау да дәртләндергеч илһам бирә. Үз авылларына мәхәббәтләрен төчеләнеп түгел, матур җыр белән, осталыклары белән раслыйлар. Авыл халкы арасында шундый осталар бар, аларны рәссам дими мөмкин түгел. Мин кайта торган авылда йортларның шактые агач челтәргә төренгән. Алтын куллы авыл агайлары шулай бизи аларны! Шундый йортларның икесен, аларның тәрәзә йөзлекләрен, капкаларының, ишек-баскычларының бизәлү үрнәген сез минем картинада да күрдегез. Авыл осталарының күңел балкышы булган ул бизәкләрне мин офыктан күтәрелеп кенә килә торган кояш балкышы белән бергә янәшә күрсәтергә теләдем. Мидхәт, азга гына сүзсез калып, залны күздән кичерде. Әйткәннәрем барып ирешерме, дип каравы иде, күрәсең. Урамның киңлегенә игътибар иткәнсездер?! Чулпан авылының урамнары чыннан да киң, якты. Мин исә моны басым ясабрак та сурәтләдем. Төшенәсездер дип уйлыйм, урам киңлеген һәм матурлыгын мин кешеләрнең җан иркенлегенә, күңел киңлегенә, рухи матурлыгына параллель куярга телим. Олы җанлы кешеләрне күрсәтүдә бер тәңгәллек эзләвем бу. Олы җанлылар дип авыз тутырып әйтәм, ник дигәндә, алар туган туфракка тугрылыклы, авылларны саклап тоту өчен җан аталар. Безнең халык туган туфракның кадерен бик белә, кендек каны тамган нигезен күз карасыдай саклый. Татар авыллары бөтен, төзек, чиста.