Ялгыз таган - Гайнутдинова Дания Загретдиновна 2 стр.


Картинада вакытның бик иртә икәнлеге дә аңлашыладыр. Кояш чыгып кына килә. Эш өсте. Уракка төшкән көннәр. Көтү инде чыгып киткән. Ферма савымчылары җәйләүгә, механизаторлар комбайннары янына китеп баралар. Мин ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма картинамда Чулпан авылының чын кешеләрен чагылдырдым. Алар үзләрен таныдылар, рәхмәт, диделәр. Фотографиягә тартым булмыймы диючеләр табылыр. Минемчә, юк, булмый. Чөнки бу кешеләрне типиклаштырып торасы юк, һәркайсы бик күркәм шәхес. Тормыш дөреслегенә дә, сәнгать чынлыгына да хилафлык кылмадым, дип уйлыйм. Композициянең ике планлы булуын да искәргәнсездер. Алгы планда кешеләр, алар көн күрә торган йортлар, каралты-кура, бакчалар. Икенче планда шушы хезмәт, иминлек, мәхәббәт дөньясын кочып алган биек, саф күк йөзе, ерактан томанланып күренгән урманлы елга яры

 Портретлар ясау белән күптән шөгыльләнәсезме? «Әнием» портретын язганда, нинди хисләр кичердегез? Авыр булдымы аны ясау?

Мидхәтнең җавабы бик гади иде:

 Рәссамлык юлым портретлардан башланды да бугай. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә үк, сыйныфташларымның, хәтта укытучыларымның рәсемнәрен ясый идем. Шуннан китте «Әнием Тәгъзимә Фәезханова» портретның тулы аталышы шулай институтта укыганда ук язылды. Ике елга сузылды ул. Каникулларга бик сагынып кайта идем әнием янына. Ул ике апама һәм миңа бөтен гомерен багышлады. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе производствода эшләде, шәһәрне су басудан саклау оешмасында. Әтием дә шунда йөзмә кран машинисты иде. Иделдә көчле давыл вакытында кран авып һәлак булды. Мин җиде яшьтә генә идем әле. Безне әнием ялгызы үстерде. Шуңа да аңа ихтирамым зур Кеше үз әнисен бик якыннан һәм бик яхшы белә бит инде. Менә шул хәл портрет язуны кыенлаштыра да икән. Парадокс кебек, әйеме? Күп белү комачау итә булып чыга. Тормыш материалы останың хыялын чикли дип әйтимме?..

Мин әгәр дә болай дисәм гаҗәпләнмәссез бит: безнең дәүләт хатын-кызларның һәр буынына конкрет бер вакытта үзе өчен генә файдалы урынны һәм рольне биреп килде. Егерменче елларда, хезмәт мәйданында эшче куллар җитәрлек чагында, гаилә мәшәкатьләренә генә чумып яшәүче хуҗабикә хөрмәттә булган. Аннары бишьеллыклар төзелешләрендә бетон изү өчен эшче кулларның кирәге тугач, кызыл кыекча бәйләгән хатын-кызларны алга чыгарганнар. Хатын-кыз тракторчы, хатын-кыз ташчы, хатын-кыз юл ремонтлаучы Өйдә генә мәшгульләргә кимсетеп карау башланган. Югары квалификацияле кадрларга зарурият булмаганда, кызларны югары уку йортларына алуны да чикләгәннәр. Инженерларга зур хаҗәт тугач, хатын-кызларның укуын хуплау нык сизелгән. Ул еллардагы плакатларда култык астына китаплар кыстырган кызлар елмаеп тора.

Тора-бара бездә казна эше белән гаилә, өй мәшәкатьләрен үреп алып баручы хатын-кызга мәдхия җырлау гадәте керде. Бүген дә шулай әле. Ә менә базар мөнәсәбәтләре дигән нәрсәгә күчү җәһәтеннән эшсезлек үзен сиздерә башлагач, тагын өйдә генә мәшгуль хуҗабикәләрне хуплау китәчәк Мин әнием портретын язганда, производствода да сынатмаган, шул ук вакытта гаиләдә дә бик өлгер затны күрсәтергә теләдем. Аннан соң бит сәнгать ул әле иҗтимагый трибуна гына түгел, аның тамашачы җанына һәм уйларына килеп тоташучы хасиятләре бар.

Аннары яшьләр Мидхәтнең бүгеннәрдә нинди картина язуы белән кызыксындылар.

 Соңгы айларымда бүгенге көн темасыннан чигенеп торам әле,  дип җавап бирде рәссам.  Үткәннәргә кайттым. Үткән чордагы мәхәббәт темасына. Бәхетсез сөешү, фаҗигале гыйшык темасы тынгы бирми башлаган иде. Сез беләсез инде, дөнья әдәбияты мәхәббәт трагедияләрен күп тасвирлый. Ромео белән Джульетта, Таһир Зөһрә, Кузы Күрпәч белән Баян-сылу, Нарспи белән Сетнер Безнең татарда исә Галиябану белән Хәлил. Менә мин шул темага «Атылган мәхәббәт» дигән картина язып бетереп киләм. Шуңа ясалган эскизларның берничәсен монда да алып килдем

Рәссам укучыларга берничә эскиз таратты. Алар кулдан кулга, рәттән рәткә киттеләр. Егетләр-кызлар рәсемнәрне караган арада, Мидхәт мәктәп директоры белән нидер сөйләшеп алырга өлгерде. Эскизлар кире әйләнеп кайткач, укучылардан берсе сорап куйды:

 Мидхәт абый, тәмамланып бетмәгән булса да, менә бүгенге хәлендә «Атылган мәхәббәт» не карарга рөхсәт итмәссезме?  диде.

Мидхәт көлемсерәп җавап бирде:

 Рәхим итегез. Хәрби сер түгел ләбаса. Минем остаханәм, әнә Мәрзия апагыз белә, Зур Кызыл урамында.

Рәссамның үз исемен телгә алуы Мәрзияне ялкын урагандай итте. Аның бит урталары янып чыкты, тыны кысылгандай булды. Үз халәтен укучыларга сиздермәскә тырышып, башын тәрәзә ягына борды. Ә үзенә бик рәхәт иде, «Мәрзия апагыз» дигәннең сихри ләззәте бар төсле тоелды.

Очрашу тәмамланып кайтырга кузгалгач, Мидхәт белән Мәрзиянең юллары бер тарафка булып чыкты. Рәссам Фатих Әмирхан урамында, укытучы туташ Рәшит Мусин урамында тора икән. Тимер юл вокзалыннан бергәләп кайттылар. Мәрзия белән Мидхәт бер тукталышта төште. Бераз җәяү генә үтәрмен, һава сулавым шул булыр, диде Мидхәт. Һәм, әлбәттә инде, әдәп йөзеннән кызны үз өйләренә тикле озата китте.

 Мин очрашуда бөтен биографиямне диярлек сөйләп бетердем шикелле,  дип көлемсерәде Мидхәт.  Гел шулай туры килә. Сертотмас Үрдәк шикелле  Аннары ул тиз генә сорауларга күчәсе итте.  Сез кемнәр белән яшисез, Мәрзия? Әтиегезнең исеме белән эндәшкәләделәр, хәтерләп кала алмадым

 Мирфатыйх кызы, диләр Тик, зинһар, исемем белән генә әйтегез

 Килештек.

 Әти күптән түгел генә вафат. Бик иртә китте. Чернобыль катастрофасы нәтиҗәләрен бетерешергә дип җибәргәннәр иде. Ихтыяри-мәҗбүри Дүртенче блокка саркофаг кидерүдә катнашты. Радиация зәхмәте нык суккан булып чыкты. Тик бер ел үттеме икән, сырхаулады. Сулды, кипте. Кан рагы алып та китте үзен Хәзер әнием белән икәү. Ул да яңарак кына пенсиягә чыкты. Һөнәре акушерка Абыем бар. Инженер. Әүвәлге исеме белән әйтсәк, Нижний Новгородта Шулай да сезнең иптәшегез белгече буенча кем, сер булмаса?

Дөресен әйткәндә, бу сорауны ишетәсе килми торган чагы җитте инде Мидхәтнең. Гомер юлындагы баганаларның егерме җидесен санап узды, һаман буйдак әле. Тик кызыксынган кешенең соравын гаепкә алмады, уенын-чынын бергә үреп җавап бирде:

 Хатынымның кем буласын, нинди һөнәргә ия адәм икәнлеген күрәзәче генә әйтмәсә, Мәрзия, үзем бихәбәр кеше бит әле мин. Өйләнергә вакыт таба алганым юк

Мәрзия чаялана төште:

 Бик сайлаучан, димәк, сез. Тиңегезне таба алмый интегәсездер.

 Алай дию бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. Шулай да бер-береңә туры килеп бетмәү очрагы баштан узды. Институтны тәмамлар алдыннан

 Анда торып калырга ризалашмадыгызмы? Казанны, Татарстанны бик яратам, дисез бит. Аның Казан килене булып провинциягә кайтасы килмәгәндер.

 Мәсьәлә тирәндәрәк иде, Мәрзия. Ул рус кызы иде.

 Тәгъзимә апа бик каршы килдеме?

 Әни күңел эчкәресеннән риза-бәхил булмаса да, кистереп каршы төшмәс иде. Мин димәгән сулышы юк аның. Кызның әти-әнисе якын да килмәделәр.

Мәрзиянең йөзенә көтелмәгәндә кырыслык чыкты. Чибәрлеген артка тибәрә язарлык кырыслык. Гаҗәеп җитди итеп, бүтән фикергә урын калдырмаслык төстә әйтеп тә салды:

 Бик дөрес эшләгәннәр. Минемчә, катнаш гаилә пешмәгән борчак боткасы ул. Һәммә милләт вәкилен чын күңелдән ихтирам итәргә кирәк, әмма өйләнешеп түгел. Һәр халыкның үз каны, үз сүле, үз рухы. Аларны кушып, винегрет ясауның азагы хәерле булып бетми

 Мин хәзер үзем дә шул карашта ныгып барам төсле.

Кызның чыраена янә яктылык сирпелде.

Алар тагын күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Очрашу теләген һәм көнен Мидхәт башлап әйтте. «Атылган мәхәббәт» не карарга теләгән егет белән килегез, диде. Бу кадәресе бик бәләкәй генә дипломатия иде бугай.

Мидхәт белән саубуллашып киткәч тә, Мәрзия капыл гына өйгә кермәде, тугыз катлы йортның ишегалдындагы бакчада эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Җыйнак күн сумкасыннан блокнотын алып, бүгенге очрашуда Мидхәт сөйләгәннәрдән теркәп куйган юлларны күздән кичерде. Ике ел элек кенә педагогия институтының филология факультетын тәмамлап чыккан яшь педагог өчен искитәрлек яңалык юк иде анда. Әмма аларны ул әйтте бит, ул! Хатын-кызларның һәр буынына урын һәм роль биргәндә, дәүләтнең үз мәнфәгатен генә күздә тотуы турында бик дөрес әйтте ич! Бүгеннән Мәрзиянең тойгыларын биләп алган рәссам үткәннәргә дә, киләчәккә дә үзенчә карый

Май азагы көннәренең берсе үтеп бара. Кояш, баерга җыенып, аксыл-зәңгәр болытлар артында калды. Көн сүнәр тараф алсуланып тора башлады. Шул алсулык Мәрзиягә яңа көн тугандагы манзара булып тоелды.

Хикмәтле бит ул кеше йөрәге дигәнең, кичне иртә итеп күрергә дә күп сорамый. Мондый минутларда, Такташ бабагыз әйтмешли, җенеснең канда уйнавы, нәселнең канда хәрәкәте, канның омтылышы дулавы башлана.

Яшь юкәләргә дә һичкайчан булмаганча сөеп карады Мәрзия. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде.

Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, киемнәренә туры китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче каттагы, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды.

Әнисе Зөлхиҗә ханым кызындагы эчке бер януны шундук абайлады.

 Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, диде.

 Шатлыгым шул: танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзия Фатыйховна, рәхмәт, сеңлем,  диде.

 Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр.

 Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә

Шуннан ни эшлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы

Мәрзия шәбәеп киткән уй-хыялларны тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде ди ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзиянең еракка китәрдәй план-исәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзияне якын да итте, ди. Улы дип сулыш алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?!

Шундый уйлар зилзиләсе эчендә ул үзенең ятагы һәм эш өстәле торган икенче бүлмәгә узды, артыннан ишекне ябып ук куйды. Электр төймәсенә басты. Люстра гөлт итеп кабынды, хәтта Мәрзиянең күзләре чагылып алгандай булды. Шул җәһәттән ул кинәт башын селкеп куйды, әйтерсең лә шик-шөбһәле ябышкак уйлардан бер селтәнүдә арынырга тели иде. Әйе, тели иде, өзми дә куймый авыз эченнән сөйләнә бирде:

 Юк, юк, шомлы фикерләр ябырыла күрмәсен! Мидхәт мәхәббәтен әйтми калмас, мине Тәгъзимә ханымга күрсәтү җаен да табар. Гомерендә ачыны да, төчене дә байтак татыган Тәгъзимә апа мине ошатыр. «Хуш киләсез, сеңлем!» дияр. Ә аннары ае, көне, сәгате җиткәч: «Төкле аягың белән, киленкәем! Кызым кебек булырсың»,  дип куандырыр. Ике әни килешеп китәрләр. Су белән дә аера алмаслык кодагыйлар булырлар. Шатлыклары уртакка әверелер. Берсе улы өстенә кызлы, икенчесе кызы янәшәсенә уллы буласы ич!..

Әйе, шулай. Фәкать шулай. Май аенда кабынган бәхет йолдызы сүнмәскә тиеш! Май яз ае. Аннары җәй, табигатьнең иң күркәм чагы. Язгы чибәрлек чигенгәч, ямьле җәй мәйдан били. Алда аның муллык тулы көзе. Ә гомеренең кышы турындагы шыксыз уйларга бүген күңелдә бөтенләй урын юк

Мәрзия һәм аның быел унынчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы җомга көнне өйләдән соң рәссам остаханәсенә килделәр. Һәр икесе дә үзләренчә шат иде. Мидхәт аларны эш урынын булдыра алганча җыештырып, тәртипкә китереп каршылады. Электр чәйнегендә чәй кайнаткан һәм ирләрчә генә сый-хөрмәт тә әмәлләгән иде.

Укучы егет мәктәптә очрашу вакытындагы киемнәреннән булса, Мәрзия баштанаяк актан киенгән иде. Хәтта колак алкалары да ак җирлектә кызыл ташлы. Болай киенү уе аңарда иртән Идел аръягындагы дачаларыннан кайтканда туды.

Бу иртәдә яшеллеккә чумган ярлар каймалаган киң Иделгә аклык яуган иде. Аяз күк зәңгәрлеге дәрьяга төшкән. Суда аккош мамыгыдай өрфия болытлар, самолёт сызып калдырган ак юл, мәгърур йөзеп баручы ак теплоходлар. Аннары акчарлаклар.

Үзе белгәннән бирле, ул бу кошларны горурлык ияләре дип йөри иде, аларның кыйгач канатларын дулкыннар иркендәге ак җилкәннәргә тиңли иде. Баксаң, алар азык өчен талашалар икән!

Һәй, юк ла, юк! Каян күңелгә килеп тора шундый котсыз чагыштыру?! Юк, Мәрзиягә акчарлаклар горурлыгы турындагы хыялыннан чигенергә иде, бизәргә дә ярамый!..

Кунаклар тыйнак булып чыктылар, чәй янында хуҗаның күңеле булсынга гына утырдылар да остаханәне, картиналарны карарга керештеләр. Сүзнең кендеге, мәгълүм инде, «Атылган мәхәббәт» иде.

Көн сүрелгәч, остаханәдән китәргә торганда, күпне белергә теләүче егет Мидхәткә соңгы соравын бирде:

 Бу картинагыздан соң ниләр ясарга уйлыйсыз, Мидхәт абый?

Рәссам гадәтенчә елмаеп кына сөйләп китте:

 Планнар бар инде ул, энем. Ап-ачык калыплана башлаганы, әлегә шартлы исем белән атасак, «Гражданин солдат» дигән картина булырдыр кебек. Диптих, бер мәгънә белән береккән ике картина Күпме вакыт кирәк булыр аңа, бүген әйтүе кыен. Бөек Ватан сугышы башлануның җитмеш биш еллыгына өлгертергә кирәк иде аны. Алда берничә ел вакыт бар әле

Мәрзия укучысының шултикле кызыксынуына сөенде дә, борчылды да. Борчылуы үзенең битараф тамашачы булып калуыннан иде. Шул бичаралыктан котылырга талпынып, сорап куярга булды:

 Ул картиналарында рәссам безгә ниләр әйтергә җыена инде?

Мидхәт гүя бу сөальне бик көтә иде. Кинәнеп сөйләргә кереште:

 Беренче картинада разведчиклар ялда. Алар сугышчан заданиедән кайтканнар. Юллары уңган, күрәсең. Кәефләре әйбәт. Үзәктә төп персонажым сержант, татар егете. Аның аша, коралдашлары аша мондый фикер уздырмакчы булам: сугышта безнең кешеләр үзләрен чын мәгънәсендә гражданин итеп тойганнар. Ватан язмышы үз кулларында икәнен тирәнтен аңлаганнар.

Үзгәртеп кору дигәнебез гражданлык хисләрен янә уяткан, көчәйткән кебек иде. Хәзер инде бу тойгы кимеп, югалып бара. Кемнәрдер халыкны тагын чатка бастырырга итә, битарафлыкка этәрә, тормышның зур агымыннан читкә куа. Икенче картинада картайган сержант-ветеран тасвирланачак. Ул сугышта төшкән фотосурәтен тотып уйга талган. Карашында «Шушы көннәргә калыр өчен кан койдыкмыни соң без? Җиңелгән илләр безгә караганда йөз тапкыр яхшырак яшиләр ләбаса!» дигән мәгънә.

Һәммәсенә моңсу, күңелсез булып кала. Шулай да, саубуллашканда, йөзләренә елмаю әйләнеп кайткан иде

Мидхәт белән Мәрзия еш очраштылар, сынаулы-сак карашлар үз кешеләрчә мөнәсәбәткә күчә барды, «сез» дип түгел, «син» дип сөйләшергә килештеләр.

Егет Мәрзияне үзенең әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Мәскәүдән гастрольгә килгән атаклы җырчы концертына өчесенә дә билет алып кайтты.

Назад Дальше