Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович


Нурислам Хәсәнов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман, повестьлар


Роман

Язмышлар уены

Сәбәпле дә, сәбәпсез дә
Йөрәгем яна.
Бар өметем синдә, заман,
Ярамны яма.
Мостай Кәрим

Төнге манзаралар

Нәфиснең кинәт коты алынды: ул барган җиреннән шып туктап калды. Каршындагы печән чүмәләсе эченнән калкып чыккан вак-вак еланнар башларын тырпайтты. Һәм алар дәррәү, сузыла-сузыла уктай очлы телләрен тибрәттеләр, зәһәр ысылдаштылар, Нәфисне гүя «Монда якын киләсе булма!» дип кисәттеләр, бер кыскарып, бер сузылып, үз көйләренә биештеләр, ачылган авызлары зәһәрлек чәчүдән туктамады. Нәрсә бу? Нинди тамаша?

Нәфис куркуыннан бер адым артка чигенде, аяк буыннары хәлсезләнеп калтыранды. Аларны әйтерсең ниндидер көч тышаулап тора, аяклары җиргә береккән. Шушы хәлгә аптыраган Нәфиснең йөрәге, капкынга эләккәндәй, дөп-дөп типте. Ул нишләргә дә белми гаҗәпсенде, эчтән гасабиланды. Сулышы кысылганнан-кысыла барды. Кычкырыр иде, теле әйләнми. Ул бу урман аланы читенә ничек килеп чыкты соң? Тукта, тукта! Бу бит аның туган ягы, Байтирәк төбәге ич. Таныш кырлар, таныш урманнар. Әйе, әйе! Малай чакта бу урман аланында ул яланаяк чабып йөрде, кызарып пешкән җир җиләкләрен җыеп ашады, чем-кара шомыртларыннан ап-ак тешләрен каралтты, телен бөрештерде. Әнә теге алан уртасында үскән ялгыз миләшнең кып-кызыл тәлгәшләре арасыннан аңа кояшның ал нурлары энҗедәй балкып «күз кысты», куанычлар өстәде, дәртләндерде. Аннары ул тау кырыенда үскән урман читләреннән авылы үзәннәренә Акъярга, аның борма-борма сукмакларыннан «үсә-үсә» чапты Гел дә үзенә әйдәп торучы туган җиренә ул каладан сагынып кайтты Нигә, нигә соң бу еланнар бүген аның юлына каршы төшә, башларын чайкый-чайкый, күңеленә шом сала?

Ул барган җиреннән тораташ булып катты һәм хәзер селкенә дә алмый. Ниндидер авыр рух аны үз тозагында магниттай тартып тора. Күзгә күренмәс көч, энергия еланнар авызыннан ташый, аны шушы халәттә тота, беркая җибәрми. Сискәндертә. Ул имәнеп калган. Аңа юл ябык, еланнар пәрәвезе тозагыннан котыла алмый. Алар, үз корбанына шатлангандай, печән чүмәләсендә котырынып биешә, телләрен тибрәтеп ысылдаша, гүя бармак яныйлар: «Якын килмә! Бу якларга аяк атлама!..» диләр.

Чү! Ни булды? Кинәт камыштай сузыла-сузыла чайкалган еланнар, кояш кызуыннан шәлперәеп калгандай хәлсезләнеп, әкрен-әкрен печән чүмәләсенә чүктеләр һәм, ниһаять, бөтенләй үк кереп югалдылар.

Нәфис, киеренке хисләреннән арына төшеп, иркен сулап куйды. Нишләргә? Юлын дәвам итәсе итте. Бер адым алга атлавы булды, печән чүмәләсе тауга охшап, күпереп үсә башлавыннан шып тукталды. Кабара-кабара күпергән чүмәләдән кинәт, печәннәрне як-якка чәчеп, зур гына Аждаһа калкып чыкты. Аның утлы күмердәй ялтыраган агулы угы Нәфискә таба сузылды. Елан зәһәрлеге Нәфиснең котын алды. Күректәй сузылган Аждаһа, сыгыла-сыгыла, якынайганнан-якыная бара. Нәфис, чарасызлыгыннан сискәнеп, артка чигенергә, качарга омтылып карады. Әмма баскан урыныннан селкенә дә алмады: ниндидер гайре көчтән аяклары җиргә ябышып береккән, аркасы стенага терәтелгән, башын түшәм баскан кебек. Җаны кыл өстендә. Ул: «Әҗәлем шушында микәнни?» дип уйлады. Елан авызыннан чыккан ниндидер зәхмәтле нурлар аны аңлашылмас халәттә тота. Үз ихтыярына ирешергә теләгән Аждаһа аны әле бер, әле икенче агачка тери, үз корбанын кыяр алдыннан шулай җәзалап интектерә сыман. Инде нишләргә дә белмәгән Нәфис, ярдәм сорап, бар көченә кычкырырга тели, ни хикмәттер, тавышы чыкмый, сулышы кысылганнан-кысыла бара. Дулкындай бөгелә-сыгыла уйнаган Аждаһа сынында бихисап тәңкәләр ялтырый. Аның эченнән, үтә күренмәле тиресе аша, гүя әлеге печән чүмәләсенә кереп югалган тере еланнарның күзләре ялтырый. Әллә ул аларны йоткан инде? Елан башын калкыткан да, үҗәтләнгәннән-үҗәтләнә, зәһәр угын суза, Нәфискә якынайганнан-якыная бара. Аның нәни йөрәге гүя уч төбенә төшеп кысылган, ул, менә туктыйм, менә туктыйм дигәндәй, зәгыйфьләнеп тибә, Нәфискә фәкать бер уйны тәкрарлый: «Инде беттем, инде беттем»

Шулвакыт Аждаһа, өермә куптарып, һавада бөтерелеп-бөтерелеп алды да, башын горур калкыта төшеп, бөтен урман аланын яңгыратып көлде:

 Ха-ха-ха!.. Син кем?

 Адәм заты.

 Анысын күрәм. Калебең нидән гыйбарәт?

 Мин мөхәррир

 Мөхәррир? Кайсы газетаныкы?

 «Байтирәк хәбәрләре»неке.

 Шушы яңа оешкан районныкымы?

 Әйе.

 Каян килдең?

 Казаннан.

 Үзең кайсы яктан?

 Байтирәк районыннан.

 Авылың?

 Акъяр.

 Һе, туган якларыңа хезмәт күрсәтергә дип кайтыңмы?

 Әйе.

 Исемең ничек?

 Нәфис.

 Фамилияң?

 Хаков.

 Җәмәгатең бармы?

 Бар.

 Балаларың?

 Кызым бар. Әнисе белән Казанда яши.

 Ник аларны ташлап кайттың?

 Ташламадым. Мин кайта-килә йөрим

 Хәзер ялгыз яшисеңме?

 Әйе. Вакытлыча.

 Алай булмый, син үзеңә дөрес юл сайламагансың

Ике арада барлыкка килгән тынлыкта тагын ни булырын көткән Нәфиснең йөрәге еш тибүдән туктамады, ул мизгелләрне санады. Аждаһа, бу фани дөньяның баш хөкемдарыдай, янә калкына-калкына чайкалды, һава җилгәргечедәй боргалана-боргалана, Нәфиснең әле бер, әле икенче ягына чыкты. Аны күзеннән ычкындырмады, зәһәр ысылдап, янә аваз салды:

 Син корбан!.. Монда Тукбаевлар, Ишкәев, Чуртаннар хуҗа. Ха-ха-ха!.. Алар сине үз итмәячәк. Син Чуртаннар рәтендә йөзә алмыйсың. Чуртаннар сине, вак балык капкан кебек, тиз йотачак. Ха-ха-ха!..

Аждаһаның мыскыллы көлүе колак пәрдәсен тишәрдәй булып яңгырады. Ул, өскә чөелгән башын һавада көймәдәй йөздереп, менә-менә аның маңгаеннан чүкеп алам дигәндә генә, бастырылып, йокыдан уянып китте Нәфис һәм ачыргаланып кычкырып җибәрде. Манма тиргә батып яткан җиреннән сикереп торып утырды. Өй эче дөм караңгы иде. Тышта төн, шыксыз җил исә. Тәрәзәләргә бәреп яңгыр ява. Бар җир томаланган. Ул үз-үзенә аптырады: бу ни хәл? Нинди шомлык? Нигә мин яман төшләр күреп бастырылам? Әллә яңа нигезем зәхмәтлеме?.. Әллә мине хакимияткә чакыртып сүгүләре ярамадымы? «Нигә Шәмсиевнең фельетонын газетта бастырдың? Имеш, Байтирәк елгасына май заводыннан шакшы су ага, анда хәзер бакалар да үлеп беткән». Һава тынчу Сәгать ничә икән?

Ул, вакытны белергә теләп, караватыннан торды, линолеум җәелгән салкынча идәнгә басты, ут кабызырга теләп, стена читенә килде һәм кабызгычны капшап тапты. Ут янмады. Бу җил-давылда тагын электр линиясенә зыян килгәндер инде. Трансформаторлары янып чыкмаса ярый, юкса ут тиз генә булмас та Аннары ул өстәл почмагындагы шырпыны эзләп тапты, аны кабызып, стена сәгатенә карады. Төнге унбер иде. Кире караватына килеп ятты. Инде, кәефе кырылгач, йокысы качты. Ут булса, ни дә булса укыр, йә булмаса газетаның киләсе санына берәр мәкалә язар иде. Ул нишләргә дә белми аптырап ятты, төшенә кергән мәхшәр күңеленнән китмәде. Нәрсә турында гына уйларга тырышып караса да, күз алдына әлеге Аждаһа килеп басты. Күзен йомды исә, ул һаман да аның каршына сузыла-сузыла килә, зәһәрен чәчә, яный, мыскыллап көлә: «Ха-ха-ха!.. Син корбан!.. Районга Тук-ба-ев-лар хуҗа!..»

Ни гаҗәп, ул ачыктан-ачык район башлыгының фамилиясен атый, аның иярченнәренә ишарә ясый. Әгәр Аждаһа сүзләре рас килсә? Юк, юк, моңа ышанасы килми Мине районга Тукбаев үзе чакыртып кайтартты ич. Райондашлар буларак, яңа районның үз газетасын оештырып җибәрергә дип «кодалады». Мин ризалаштым. Гәрчә ул минем яшьлек мәхәббәтемә Акъяр кызы Иркәгә өйләнсә дә. Бу турыда ул үзе беләме-юкмы, төгәл генә әйтү кыен. Беләдер, мөгаен. Ә елтыр кара күзле Иркә очрашуларны онытырга тиеш түгел. Түгел! Ни хикмәттер, аның үткен сизгер күзләре, кояштай елмайган йөзләре әле дә Акъяр болыннарын чәчәкләрдәй яктыртып җибәргәндәй итә, очраган саен, карашлары күзләрне камаштырып ала, оныттырмый. Кем белә, бәлки, язмыш мине кибетче Янгул кызы Иркәне күрәсе килүдән шушы Байтирәккә алып кайткандыр Тукбаев гаярь кеше, сәүдәгәр. Иркә белән Абага районы райпосында эшләгәндә танышкан иде, һәм ул аны үзенеке иткән Белмим, Тукбаев дигәнең тора-бара үзгәреп тә куярга мөмкин. Һәм сине, вакыты җиткәч, берзаман әнә шул еландай сагалап торып, тотып ашарга да мөмкин. Алдагысын Алла белгән инде

Нәфистә үзара килешә алмаган «мин» бер-беренә каршы төште. Үз сүзен сүз итәргә теләгән эчке «мин» өстенлек алды: «Юк, син һаман да беркатлы булма. Күрдең бит инде, районга кайтып эшли башлау белән, Тукбаев сиңа ничек теш күрсәтеп алды. Үзеңне беренче тапкыр хуҗалык җитәкчеләре алдында ничек итеп таныштырды? Оныттыңмы әллә? Онытсаң, исеңә төшер: Тукбаевың, район хакимиятендәге утырышлар залына килеп керүгә, походка ашыккандай, төптәй кыска юан гәүдәсен алга бөгеп, арлы-бирле йөренде дә, санына ук тоташып торган йомры башын кырт борып, саллы йодрыгын болгый-болгый сөйләп китте:

 Җә, адәм рәтле итеп эшләргә уйлыйсызмы сез? Әрәмтамаклар!..

Ул кызганнан-кыза барды, әле берсен, әле икенчесен сүгеп ташлады. Кайсы хуҗалыкта сөт кимегән, кемдер итне аз тапшырган, запчастька дип сыерын суеп ашаган. Артыгын кыланган, рөхсәтсез үзенә машина сатып алган Кемдер исә «Ындыр» совхозында сыерын сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә салынган һәйкәлгә арканлаган

Торган саен җен ачулары чыга барган Тукбаев кем нинди гөнаһ кылган, шуларны кабат исләренә төшереп узды. Тукмактай йодрык һавада туктаусыз уйнады. Аның татлыдан-татлы ризыклар белән тукланудан түгәрәкләнеп шомарган йөзе тәмам тирләп чыкты. Ул кабартма кебек кызарган битендәге тир бөртекләрен кул аркасы белән генә сөртте дә идәнгә селекте. Юк, әле сөйләгән кадәресе белән генә чикләнәсе итмәде, инде тагын кемгә чират җитәр, кемне утка тотар дип уйлап торган арада, ачыла төшкән күзләре сиңа төбәлеп калды. Син инде үзеңне менә хәзер ул яңа редакторын хуҗалык җитәкчеләре белән таныштырыр дип көткәндә генә, аның власть көчен сизгән тукмак йодрыгы һавада аккорд ясап алды да, сузылган юан имән бармагы сиңа текәлеп калды.

 Менә бер редактор китте, диде ул, төкерек чәчеп. Икенчесе китсә, өченчесен дә табабыз

Һәм син бу сүзләрдән соң гарьләнүеңнән, түбәнсетелүеңнән кая керер җир тапмадың, идән белән бергә убылырга әзер идең. «Мин кем белән, кемнәр янына эшләргә кайттым соң?» дип үкендең. Шулай да үзеңә нәтиҗә ясап түзәргә булдың. Районга бер кайткач, эштән кире китәргә теләмәдең. Сиңа кадәр өч ай гына эшләп калган беренче мөхәррир кебек китеп баруны кулай күрмәдең. Син шул көнне үк район җитәкчелегенә кем килгәнлеген, Тукбаевның эчке культурасы колхоз бригадиры дәрәҗәсенекеннән дә түбәнлеген яхшы төшендең, дәшмәскә булдың. Шунда беренче тапкыр, хатының Сәрия сүзләренә колак салмыйча, Байтирәк районына кайтуыңа үкенеп тә куйдың.

Әйе, күңелең рәнҗеде. Юкса син, шушы район идеологы буларак та, баш түрәң белән кулга-кул тотынып, үзара аңлашып эшләргә, фикердәш булырга тиеш идең. Ул исә нигәдер синең белән исәпләшүне кирәк санамады. Әллә район газетасы аның өчен бишенче хәсрәт кенә идеме? Бармы газета? Бар. Чыгамы? Чыга. Ничек чыга? Анда аның эше юк. Аңа югары күрсәткечләр мөһим: ит, сөт, иген уңышы мул булсын. Югарыдан шуны сорыйлар, аның эшчәнлеге шуңа бәйле, ул моны яхшы белә. Ни генә булмасын, Тукбаевның кешеләрне болай кимсетеп, түбәнсетеп сөйләшүе сиңа һич тә ошамады

Әкренләп шул кадәресе дә ачыкланды: бирегә, яңа районга килгән белгечләрнең күбесе тегеннән-моннан куылган кадрлар икән. Ниятләре тизрәк яхшы эшкә урнашу, яңа фатир эләктереп калу. Агай-энелек, туган-тумачалык «чәчәк аткан». Абага районы райпосы рәислегеннән килгән Тукбаевның сәүдәгәрлеге исә хәттин ашкан, бармаклары үзенә кәкрелеге, алдата торганнардан түгеллеге йөзенә чыккан. Талымсызлыгы нәфес чиген белми, шуңа да ул «яшәп калганда ашап калыйм» принцибы белән яши. Һәм син монысы да аның өчен гадәти күренеш дип килешә бирдең.

Озак та үтмәде, ул сиңа тагын гарьләнү хисе кичертте. Дөрес, яңа җирдә эшең авырдан барды, корреспондентларың барлы-юклы дәрәҗәдә, редакциягә хат-хәбәрләр аз килде, бар язмаларны үзеңә эшкәртәсе, язасы. Берүзең тырышып кайнашкан чак. Редакцияң иске мәктәп бинасының бер ташландык классында урнашкан. Матчалары терәүле, телефон юк. Газета Абага районы типографиясендә басыла. Әзер материалларны шунда илтеп бирәсе. Газета басылгач, аны автобус белән алып кайтасы. Шулай машинасыз ике арада йөрисең, кайда кирәк, шунда кунасың. Шул интеккән көннәрнең берсендә син район хакимиятенең кабул итү бүлмәсеннән, газета басылып беткәнме-юкмы дип, Абага районы типографиясенә шалтыраттың. Тукбаев бүлмәсенә колхоз рәисләрен җыйган икән. Ул, синең тавышны ишеткәч: «Икенче кат ишекне ябып куегыз әле, редактор ишек төбендә сүз җыеп йөриме әллә?» дип кычкырган. Киңәшмәсенә чакыру юк, ә редакторына карата үз шиген калганнарга да белгертеп куя. Икенче көнне үзеңә барып ирешкән бу сүз дә күңелеңә бәлзәм булып ятмады Аннары менә шушы җилләр уйнаган өеңә балтасы суга төшкән кешедәй кайттың да аптыраганнан иске газета-журналларны актарырга тотындың. Шулчак газеталар арасыннан моннан ун ел элек басылган «Юану» дигән бер фельетоның килеп чыкты, һәм син аны яңабаштан укып чыктың. Анда болай дип язылган иде: «Динар Нәҗипович! Динар Нәҗипович!.. Зинһар өчен, мине дөрес аңлагыз. Бүтән болай эшли алмыйм. Җитәр!.. Заманалар үзгәрде, кемнәр генә фаш ителми. Җиде бабаңны актарып чыгарырлар, балаларың алдында рисвай итәрләр. Кешеләр күзенә күтәрелеп карый алмассың Юк, юк Мондый алдашуга бара алмыйм, кирәкми. Хәзер колхозның ике дуңгыз баласын дүрт итеп язып булмый. Сөтне дә һәр сыердан уналтышар килограмм саумыйбыз, моңарчы намусыбызга хилафлык кылдык. Соң, гади акыл белән уйлап карагыз: сыерны елга бер-ике айга ташлатып торалар, бер ай бозавы имә. Ел әйләнәсенә исәпләгәндә, каян килсен ул уналтышар килограмм сөт? Инде бүтән рәисләр миннән көләләр. Янәсе, сезнең сыерларыгыз сигезәр имчәкле, безнекеләр дүртле генә, аларын да саварга кеше юк, диләр. Сизәләр бит, күрәләр. Юкса аларда да шул ук нәселле сыерлар. Баш санын киметеп күрсәтмәсәк, уналты түгел, сигезен дә ала алмас идек. Сез моны бик яхшы беләсез, Динар Нәҗипович. Бөртекле культуралар белән дә шулайрак килеп чыкты: безнең шартларда, безнең туфракта гектарыннан иллешәр центнер уңыш каян килсен ул?! Әгәр дә җирләребез дөрес күрсәтелгән булса, тегеләй-болай кайнаштырмасак. Менә сиңа югары күрсәткеч!..

Булды, Динар Нәҗипович, булды, миннән җитәр! Уен тузы белән шәп уйнадык. Шыкырдап торган нарат бүрәнәләрдән (хан сараедай) йортын да салдык, дарымга берне генә түгел. Барысы да шул колхоз хисабыннан. Юкны бар дип списать иттек. Бүләккә телевизорын да, видигын да бирдек. Машинасын да уңга, сулга кыяклаттык. Сезгә андый уеннар килеште, хуп күрдегез. Ишекләрдән эшлекле кыяфәттә пеләш башыгызны ялтыратып кердегез дә, чыктыгыз да. Тасма телегез белән ышаныч яуладыгыз, үзегезне акыллы баш итеп санадыгыз, акыл дигәнең суга барып төшмәслек кенә булса да Гафу итегез, бүтән кыек-мыек эшләргә җаным тартмый. Беләм, мине ихтирам иттегез, анысы өчен рәхмәт. Үзем дә хәлемнән килгәнчә ашаттым, эчерттем. Барын кызганмадым. Ансыз булмый да иде. Шуңа да моңарчы дәрәҗәле саналдым. Күкрәгемә орден-медальләрен дә тактыгыз, хәтта Алтын Йолдызын да бирдегез. Мең рәхмәт. Исемем газета-журнал битләреннән төшмәде, даным тирә-юньгә таралды Ләкин алдашканымны, Динар Нәҗипович, сездән башка берәү дә белмәде, сез белсәгез дә дәшмәдегез, шулай кирәк санадыгыз, дан өчен, район горурлыгы өчен!.. Хәзер теләсә нишләтегез, андый алдашу юлына баса алмыйм, намусым кушмый. Орденнарыгызны (мин аларга лаеклы кеше түгел) кире кайтарып бирәм, алыгыз!..

 Син нәрсә, җүләрләндеңме әллә? Акылыңа кил, тинтәк! Орденнарыңны кемгә бирергә телисең, ә?..

Артыннан хатыны тавышын ишеткән Динар кинәт көзге каршында сөйләшүеннән шып туктап калды, аннары, гафу үтенгәндәй, йомшак диванга барып утырды. Пеләш башын сыпыргалады, маңгай тирләрен сөртте, керфекләрен каккалады, хәл алды. Берничә минуттан, әйтәсен әйттем дигәндәй тынычланып, хуҗалыкларга алдынгы урыннарны бүлешергә дип, район хакимияте утырышына ашыкты».

Дальше