Колхоз рәисенең көзге каршында сөйләгән бу монологы ошап китте дә, бу әле бүгенге актуальлеген югалтмаган дип, син аны газетаңа «Байтирәк хәбәрләре»ндә материалларың җитеп бетмәү сәбәпле бастырасы иттең. Әмма шушы «Юану»ың өчен алда үзеңне ниләр көткәнен белмәдең. Кемнәргәдер «Юану» юаныч кына булып калмаган Газетаны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ишкәев иртә таңнан ук Тукбаев өстәленә кертеп салды. Һәм, кызышкан канын басарга тырышып: «Менә редактор безнең турыда нәрсәләр язып ята, дип тезеп китте. Монда ул миңа ишарә ясаган, мыскыллап, пеләш, фәлән дә фәсмәтән дигән»
Кеше сүзенә тиз ышанучан Тукбаев монологны, юмор әсәре икәнен искәрми, җентекләп укып чыкты һәм Ишкәев сүзләре белән килешми булдыра алмады, тукмак йодрыгын өстәлгә сукты:
Мин аның иманын киям!..
Шул көнне үк район хуҗалык җитәкчеләре «Чулпан» колхозы клубына чираттагы семинар-киңәшмәгә җыелды. Анда син дә чакырулы идең. Алда ниләр буласын белми идең әле.
Клуб сәхнәсенә куелган өстәл артына Тукбаев белән Ишкәев утырган. Башын як-якка боргалап залны күзәткән Ишкәевнең пеләше ялтырап-ялтырап китә. Ияк асты җимен яңагына җыйган әрләннекедәй салынган икенче ияк барлыкка килгән. Күзләре челт тә мелт килә, гүя ул әйтәсе уйларын тәртипкә салырга кабалана, хуҗаның сүз башлавын көтә.
Менә Тукбаев урыныннан торып басты, алгарак чыгып, залда утыручыларны янә бер күздән кичерде дә саллы кулларын хәрәкәткә китерде.
Җегетләр! диде ул. Бу сүзләрне туктатырга кирәк!.. Имеш, Краснодардан бодай сатып алганнар, имеш, монысын Мари иленнән кайтартканнар Җегетләр, бу уму не постижимый әйбер. Байтирәк районында егерме сигез мең гектар мәйданда зерновой бар, егерме сигез дә бер йөз. Гектарыннан бөртеклеләрне бер центнерга күтәрер өчен, безгә ике йөз мең тонна икмәк кирәк. Ул икмәк бер миллион сум дигән сүз. Шулай бит?.. Залда тынлык, дәшүче юк. Әлегә киңәшмәнең нәрсә турында барачагын беркем абайламый. Җавап булмагач, Тукбаев түгәрәк башын туп чөйгәндәй итеп өскәрәк күтәрде дә сүзен дәвам итте: Кайда ул минем бер миллион акчам? Юк ул, юк! Кемнеке бар? Кайсыгыз бирде бер миллион акча? Маннур, биргәнең бармы?
Җәелеп, изрәп утырган «Алпар» колхозы рәисе Маннур көтелмәгән сораудан киң җилкәсен сикертте, янәсе, каян килсен акча. Һәм ул көр тавыш белән җавап кайтарды:
Бездә андый акчалар юк
Юк шул, диде Тукбаев, кызып китеп, һәм дәвам итте: «Сельхозтехника», бирдеңме? «Сельхозтехника» начальнигы Салих Сәлахиевичтан җавап ишетелмәде, аннары ул сиңа таба төбәлде. Редактор! Син үзең биргәнең бармы?
Син гаҗәпләнеп җавап кайтардың:
Бездә акча юк
Юк шул. Миндә дә юк. Әгәр дә син болай иттереп, кешеләрне мыскыл итеп, ерунду яза башласаң, «приписка» дип, әй-йеме, мы с тобой не сработаемся.
Син аптырап урыныңнан торып бастың да сорадың:
Рәсим Юлаевич! Ә кем язган «приписка» дип?
Син язган.
Нәрсәне?
Анда, «Байтирәк хәбәрләре»ндә, Нәфис Хаков дип куелган.
Шуннан соң гына син сүзнең «Юану» монологы турында барганлыгын аңладың.
Куелса, ул бит әдәби шаян язма, фельетон.
Тукбаев каршы дәшүеңне ошатмады. Бәлки, сиңа да бүтәннәр кебек дәшми генә баш иеп утыру кирәк булгандыр. Болай сөйләшүең аның канын кыздыра гына төште.
Юк, диде ул, аңларга да теләмичә, анда син алай иттереп язып ятсаң Монда бер кеше дә дурак түгел, син акыллы булгач та. Миңа менә монда утырганнарның илле проценты ничә колхоз рәисе, җитәкче генә керде.
Нәрсә дип?
Почему болай язалар? дип.
Рәсим Юлаевич, беләсегез килсә, моннан ун ел элек басылып чыккан язма ул.
Юк, белмим, белергә дә теләмим.
Бу хакта аерым сөйләшербез.
Аерым сөйләшмибез. Син монда кончай, син теге, язам дигәч тә язарга әйбер күп ул. Кайбер кешеләрнең целлофан пакет белән күмер урлаганнарын да язып була алайга китсә. Этлеккә тәһарәт кирәкми
Син, аңышмыйча, «Кем урлаган? Минме?» дип сорамакчы идең, тыелып калдың. Гайбәтчеләрдән өстен буласың килде. Бервакыт, салкын өеңне җылытыр өчен, урамга бушаткан өемнән бер-ике брикетны сорап алып кайткан идең, димәк, шуны, урлаган дип, Тукбаевка төрләндереп җиткергәннәр. Сиңа суыкта катып үлсәң дә ярый икән. Ә алар урланган дәүләт акчасына йорт өстенә йорт җиткерсеннәр, хан сарайлары салсыннар. Син берни күрмә. Салкын өеңдә бөкшәеп утыра бир, мактап мәкалә яз, газетаңны матур итеп чыгар Нинди кабахәтлек!..
Тукбаев моның белән генә туктарга теләмәде, дәвам итте:
Әйе, син, давай, тегеләй иттереп, болай төрттереп, минем урынбасарларны мыскыл ит, шунда мине дә таптап кит хәзер
«Урынбасарлар» сүзе чыккач, өстәл артында әрләндәй утырып торучы Динар Ишкәевнең пеләше янә дә ялтырап китте. Тук чырае мөхәррирне сүккәнгә канәгать иде, шул кирәк сиңа дигәндәй, ике катлы ияген селекте. Димәк, ул «Юану» монологындагы колхоз рәисе Динар Нәҗиповичны «мин» дип үзенә кабул иткән. Каракның бүреге яна дигәндәй, монда да шул хәл килеп чыккан. Тик бу минутта Тукбаевны туктатырлык түгел иде.
Син уйлама, диде ул, бармак янап, яза башласам, мин дә синнән ким язмыйм. Авторучка миндә дә бар. Мужыт минем почерк синекеннән матуррактыр да әле. Бик акыллы булсаң Монда бөтен кешегә шик тудырып Имеш, машиналар бүләк иткән Биш ел тому назад бер кеше дә машина бүләк итмәде. Машинаны узган ел гына бүләк иттек. Менә быел бик бүләк итәр идек тә, пока мөмкинлек юк. Казанга баргач, тегесенә дә, монысына да кереп тезләнәбез. Акчаны бирергә атлыгып тормыйлар аны. Ә син анда «приписка» дип Безнең бар булган бер әйберне дә яшереп эшләгән юк. Да, быел Краснодардан биш мең тонна бодай сатып алдык, биш мең тонна бодайны сдавать иттек. Бернинди планга кермәде ул. Планга кертә торган әйбер түгел. Планга кермәде. Ну ярты миллион акчасы районга кайтты. Дөрес, әле тагын да кайтачак, яртысын алып кайттым. Миллион акча кесәне тишми, ул миңа түгел, районга, колхоз-совхозларга. Аны мондагы бөтен колхоз рәисләре, бухгалтерлары да белә. Берсе дә яшереп эшләнгән эш түгел «Приписка» Кайда, сөттәме безнең приписка? Бик приписать итәр идек, юк ул, юк. Юк сөтне приписать итеп булмый аны. Менә сөт минус белән бара
Тукбаев карлыга төшкән тамагын кырып дәвам итте:
Җегетләр! диде. Монысы информация өчен. Менә шуннан анализ ясагыз. Аны бөтен кеше дә приписать итәр иде. Оренбургка терәлеп торучы районнар бар. Алар аны, дөрестән дә, сатып та алдылар. Ну, аның белән генә урожайны арттырып булмый. Урожайны арттырып була түлке чын хезмәт белән, вакытында агротехник чаралар кулланып, ашлама кертеп, сортлы симәнә чәчеп. Районга, бер центнер урожайны күтәрер өчен, алты мең тонна икмәк кирәк. Алты мең тонна икмәк йөз вагон ул. Аны республика гына түгел, бөтен дөнья күрәчәк, шулай иттерә башласалар. Аны эшләп булырга мужыт, гектарына бер-ике центнерны. Ул башын Ишкәевкә таба борды: Шулай бит, Динар Хамаевич? Ишкәев сак кыланды, җавап кайтармады. Бу бернәрсә дә бирми. Без, наоборот, киметтек. Безнең быел, беләсегез килсә, урожай гектарыннан кырык сигез центнер чыкты. Аны кырык бер центнер итеп бирдек. Икенче елга да эшлисе бар. Монда какой приписка? Отписка әле безнең. Анда син, Нәфис абый, язгансың «илле центнер урожай бирә торган җирләр бармыни?» дип. Бар. Җитмеш центнер бирә торганнары да бар. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының солы басуыннан алтмыш җиде центнер чыкты. Балан авылыннан күпме арпа чыкты әле? Илле алты центнермы?
Сорауга Ишкәев җавап бирде:
Илле ике.
Илле ике генә булдымыни? диде Тукбаев, бераз гаҗәпкә калып. Бу приписка түгел, Нәфис абый
Һаман бер балык башын чәйнәү, исемеңне төрләндерү синең гайрәтеңне чигерде, түзмәдең:
Рәсим Юлаевич, вакланмыйк, юморны да кабул итә белергә кирәк инде. Анда «приписка» сүзе юк, Байтирәк районы диелмәгән. Аңа китсә, арттырып күрсәтергә тырышу кайда юк ул? Әзмени бездә пеләш колхоз рәисләре. Нәрсәгә үпкәләргә кирәктер, белмим. Юкка баш катырабыз.
Шушы сүзләрдән соң Тукбаев, Динар Ишкәевкә тел-теш тидерәсе килмәүдәнме, күкерт кебек кабынды:
Ты кончай, безнең газетада ник басылган ул? Кайбер кешеләрне шиккә төшереп, рәнҗетеп. Чөнки анда
Ул, әйтәсен әйтеп бетерми, Ишкәевкә карап алды. Күп нокталар урынында яшерен сер барын соңыннан гына аңладың. Анда монолог героеның хатыны Ишкәев сөяркәсенең исеме белән туры килгән. Ишкәевкә шул ярамаган. Вәт комедия!
Монда дураклар юк, диде Тукбаев. Матур итеп эшләргә кирәк. Безнең эшкә болай да таяк тыгучылар күп. Эшлисе килмәгән ялкау кеше әллә нәрсәләр китереп чыгара ул. Чыгаралар бит әле, фәләннәр икмәкне Маридан ташый, дип. Кем күргән? Кем алып кайткан? Каян алып кайткан? Син дә алып кайтып кара. Кем кушмый?! Гыйнвар аенда фуражлары бетә бүтән районнарның, бер дә алып кайта алмыйлар Шуңа күрә, җегетләр, эшләргә авыр. Булган урожайны күрсәтмичә дә булмый. Бүген менә автомашиналар артыннан йөрергә кирәк. Эшлиләр бит бүтәннәр, бартерлар да ясыйлар. Әллә ниләр кыланалар
Сүз бүтән юнәлеш алгач, янәшәңдә утырган автотранспорт хуҗалыгы башлыгы Чумзариф колагыңа иелә төшеп пышылдады:
Син аңа каршы дәшмә. Җүләрне котыртсаң, дөньяга сыймас, ди. Синең юмор-шуморыңны аңлыймыни мондагы урам командасы. Башыңны җүләргә сал да йөр, ул сәүдәгәр белән сүз көрәштермә. Шамакай бит ул
Тукбаев, кемне дөмбәсли башларга дигәндәй, иң артта сөйрәлүче «Алпар» хуҗалыгы рәисенә төбәлде.
Маннур, кая сөтең?
Маннур Мансуров дәшмәскә булды. Эре гәүдәсен чак күтәреп йөргән рәиснең пошмаганлыгы Тукбаевның ачуын кабартты.
Нәрсә, үзеңне саваргамы? диде ул аңа. Басуыңа керсәң, бодаең үсмәгән. Басуларың пеләш Әнә күрше совхозныкына кереп кара, нинди озын, билдән бит!
Маннур дәресен белмәгән мут малай кебек торып басты. Тукбаев аңардан сорады:
Әйдә, җавап бир!
Рәсим Юлаевич, озын әйбәт түгел ул, диде Маннур, бераз аптырап торгач. Озынга бер дә кызыкмагыз сез.
Ник?
Озын шәп түгел бит ул. Озынны бер дә мактамыйлар аны. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, әйбәт түгел ул озын.
Тукта әле, ник әйбәт түгел озын?
Ни бит, Рәсим Юлаевич, озын озын сыек була бит ул. Утырып тормый, җил ега бит аны.
Ярар, син кысканы макта. Ә менә Идрис Юнысович үзе дә озын, аңа карап җил екмый бит аны.
Әйтәм бит, Рәсим Юлаевич, озынга кызыкмагыз. Шәп түгел ул озын Чылануы җитсә, Идрис Юнысович та егыла
Нахал син. Ул, егылса да, синең кебек, сыерларыннан бер стакан сөт алмый. Тукбаев җитдилеген югалткан рәискә кабарынды, бүртенде. Җитте сиңа, сыердай күбенүең җиткән, әле акланып маташасың. Үзең мәче кебек йокларга яратасың. Эшләсәң эшлә, эшләмәсәң, кулыңа чиста кәгазь ал да гаризаңны язып китер!..
Аннары гына Маннур телен аркылы тешләде.
Авыр тынлыкны хуҗа үзе бозды.
Утыр! Һәйкәл түгелсең диде һәм ул, сводка кәгазенә күз төшереп, рәисләргә хуҗалыклары исеме белән генә мөрәҗәгать итте. «Калач!» Бу атнада сөтеңне ундүрт ярым литр бирәсеңме?
Залдан рәис Әюпнең куштан тавышы яңгырады:
Бирәм
«Үзән!» Ундүрт тә алты йөз граммга күтәрәсеңме?
Күтәрәм диде «Үзән» совхозы директоры, әвен гәүдәле Идрис Юнысович, үзен җитди һәм эшлекле тотарга тырышып, калын иреннәрен шапылдатып ялаштырып алды.
Сөт күрсәткечләрен арттыру «эшчәнлеге» шулай дәвам итте. Болар синең өчен еш кабатланып торган гадәти күренеш булса да, алдашу, күз буяулар һаман да ризасызлыгыңны арттыра гына барды Ул көнне семинар «Чулпан» колхозының бәрәңге подвалында әзерләнгән мәҗлес белән тәмамланды. Син анда җитәкчеләрнең җыеласын белмәдең
Ул көнне син дә байларча тук кыяфәттә әйдәп атлаган Тукбаев һәм Ишкәевләр артыннан ияргән җитәкче белгечләр өерендә, ялгыз ала каргадай, арткарак калып бардың. Вожаклар, үз маршрутларын ялгышмый, «Чулпан» колхозы фермасының әле бер, әле икенче утарына кереп чыктылар. Сыерлар семинар-киңәшмә уңаеннан бәйрәм кичерде: азыклар мулдан, ферма эчләре чиста, улаклар силос белән тулган, хәтта тегендә-монда ылыс ботакларына кадәр эленгән. Син, төркемнән арткарак калып, газетаңа бер-ике уңай материал алып кайтырга исәпләдең, савымчы кызларга сүз каттың. Алар, синең район газетасы мөхәррире икәнеңне белүгә, үз зарларын түгә башладылар:
И-и абый, хезмәт хакын күргән юк та юк инде ул еллар буена диде сәнәгенә таянган зәңгәр халатлы ханым һәм, төшкән тешен күрсәтүдән оялгандай, башын читкәрәк борды.
Менә бу улакларга су килми, дип элеп алды аның янәшәсендә басып торганы һәм, калку түшен киерә-киерә, алгарак чыгып басты. Ыстырам бит, сыерлар бер-берсенең сидеген эчәргә мәҗбүр
Аның сүзен өченчесе кабарып торган зәңгәр халатының түшенә түгәрәкләп ямаулык салганы хупларга ашыкты.
Эчмичә, яларга куярдай тозы да юк бит аның, диде тимер тешен күрсәтеп һәм авызын ялт кына сыпырып. Без монда «юк»ка тук инде. Сәнәк дисәң сәнәк, резин итек дисәң, ул да юк. Өйдән алып килгән итекләр белән саз ерабыз. Беркемгә берни кирәкми. Кешем кешесемени без?!
Сүзгә сәнәгенә таянган ханым кушылды:
Ике стакан сөт савып, безне газетага мактап чыга күрмәгез тагын. Мактау начальникларга гына килешә ул. Барлы кешегә бар да бар, йорт өстенә йортын да салалар. Ә безгә шымытыр
Бу хәлләрдән соң сиңа, блокнот чыгарып, кулыңа каләм алырга туры килмәде. Фермадан чыккач, «вожак»лар артыннан кара күләгәдәй ияргән өер күздән югалган иде. Адашкан сарык сыман, як-ягыңа карандың. Җиргә убылдылармыни! Аптырагач, игътибарыңны авыл ягына таба юнәлттең. Авыл уртасында һәммәсеннән дә аерылып торган, мәһабәт, чыршы-нараттан салынган ике катлы йорт калыккан. Ферма кызлары искә төшергән рәис йорты шушыдыр инде дип уйлап куйдың. Тагын гаҗәпләндең, Тукбаев командасы ни арада әллә кая гына китеп югалды соң? «Кайсы ишектән килеп чыгарлар?» дип көттең.
Шулчак якыннан гына җигүле ат арбасына бер-ике буш сөт бидоны салып, дырык-дырык узып баручы арык кына санлы бер агайдан сорыйсы иттең.
Карагыз әле, абзый, монда семинарда катнашучылар күренмәдеме? дидең.
Йөзен сары сакал-мыек баскан агай, сиңа таба борыла төшеп, башын ары табан изәде:
Бер төркем кешеләр әнә теге бәрәңге подвалына таба узып баралар иде диде.
«Кызык, анда нием калган?» дидең дә бәрәңге базына таба юл тоттың. Терлекчелеккә багышланган семинарның бәрәңге базына ни катнашы бар икән?
Подвалга төшеп, беренче ишекне үтүгә, каршыңа ике каравылчы килеп чыкты.
Кая барасың?
Мин киңәшмәдә катнашучыларны эзли идем.
Кепкасын кырын салганы, шикләнеп, кан сауган шар күзләрен уйнатып алды.
Син кем соң?
Районнан килгән кеше.
Районнан килгән кеше күп булыр ул.
Шунда икенчесе, куш ияклесе сүзгә кушылды:
Анда һәркемгә керергә ярамый, абый.
Ник?
Председатель кушмады.
Шар күз, тамагын кырып:
Әйе, чит кешене кертмәгез, диде.
Мин чит кеше түгел, алардан арткарак калган идем.
Ә-ә, алайса, узыгыз, абый. Алар теге башта, подвал түрендә утыралар.
Ничек утыралар?
Куш ияк авызын ерырга мәҗбүр булды:
Кергәч күрерсез инде
Ярый, рәхмәт.
Син, подвал түренә үтеп, чак кына ачык калган ишек ярыгыннан күз төшерүгә шаклар каттың. Подвал дигәнең тыштан гына подвал икән. Эчтән евроремонт ясалган ресторан диярсең. Өстәлләр сый-нигъмәтләр белән тулган. Команда әгъзаларының йөзләре инде балкып, яктырып киткән. Әйтерсең алар бүген туй мәҗлесенә җыелганнар. Бәллүр бокаллар аракы, шәраблар белән тулы. Дөнья түгәрәкләнгән, кая монда сыерларга тоз кайтарту, сәнәк, хезмәт хакы турында кайгырту. Үзебезчә типтереп калыйк!.. Янәсе, хәерченең тамагы ач булырга тиеш, тук хәерче бет чәйни ул Син, соңгаргач, эчкә үтәргә базмадың. Түр башына Тукбаев белән Ишкәев утырганнар.
Телгә беткән Ишкәев, хәмер тулы стаканын күтәреп, нотык сөйли:
Иптәшләр! Без хакимият башлыгы Рәсим Юлаевич җитәкчелегендә Байтирәк районын республикада иң алдынгы районнар рәтенә чыгарырга тиешбез. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да, иген уңышын алуда да үрнәк күрсәткечләргә ирешик, иптәшләр! Күреп торасыз, иптәшләр, күз алдыгызда, Рәсим Юлаевич, Байтирәк районын аякка бастыру өчен, бар көчен кызганмый, йокы дими, ару-талуны белми, көне-төне чаба, районга акча ташый. Аңлаган кешегә аның кадерен белерлек, иптәшләр. Ул булмаса, иптәшләр, райондагы һәр киңәшмә, семинармы болай үрнәк төстә уза алмас иде. Без мондый мәҗлесләрне күрмәс идек. Әйдәгез, иптәшләр, бу бокалларны Рәсим Юлаевич хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..