Тукбаев тора торып тагын да кызды:
Маннур! дип кычкырды «Алпар» колхозы рәисенә. Йөз килограммлы гәүдәмне күтәреп йөрмим дә мин, колхозчыларыңа хезмәт хакы түли алмагач. Әнә чык та көнбагыш сат яки шешә җыеп булса да түлә. Терлекләреңнең баш саны кими, суясыз да ашыйсыз, суясыз да ашыйсыз. Узган елга караганда алтмыш сыерың ким, өч йөз баш сарыгың. Биш йөз мең убыткаң бар. Сезгә өстәл белән туалет арасында гына йөрергәме? Алланың кашка тәкәсе мәллә син? Колхоз-совхоз өчен нәрсә алып кайтканыгыз бар? Таратырга булдырасыз. Ә синең бетең дә, күрсәткечләрең дә юк. Шуның өчен орден бирергәме сиңа?
Нәфис мәкалә өчен блокнотына «Алпар»да нигә терлек саны кими?» дип язып куйды. Аннан газ кертү мәсьәләсен газетада яктыртуны кирәк тапты.
Тукбаев тагын манма тиргә батты, битләрен, муенын сөртте. Бераз тынгач, инде тынычланыр дип көтелде. Әмма юк, бу аның бер иркенләп сулыш алуы гына булган икән.
Иптәшләр! диде ул, йодрыгын өскә чөеп. Күрсәткечләр ташка үлчим! Бер күрсәткеч плюс дип сөенгән идем, анысы да үлем булып чыкты. Зоотехник хайваннарны бетерергә булыша, агроном, самолёттан агу чәчеп, басуларны. Зоотехник күселәрне агуламый, фермада дуңгызлар үлә. Басуга тирес чыгартылмый, анда тычкан юлы ясалып беткән. Сез дә, күселәр чүмәләгә ияләшкән кебек, тыңламаска ияләндегез. Теләсә нишләсәгез дә ярый, җавап бирүче юк. Прокурор күрми. УАЗның коробкасы ватылды дип тә сыер сат, кунакка брат кайтса да, сват кайтса да сат. Иске резин тәгәрмәч бирсәләр дә, сыер суябыз: сыер да юк, план да юк. Үзебез өчәр машина иметь итәбез, кожан курткадан, норка бүректән йөрибез. Любой председательнең корсагы көңгерәнеке кебек алга чыккан. Хезмәт хакы түли алмыйбыз. Итне колхозныкын түгел, үзегезнекен ашагыз. Миңа баш санын киметә торган рәисләр, зоотехниклар кирәк түгел. Кемнәр сез? Нигә сез монда? Үз басуыгыздан сыер, бозауларны куып чыгара алмагач. Нигә рәис постын алып торасыз? Китегез эшегездән! Маннур! Кайтып кит «Алпар»ыңа! Ну только мужик бул. Әйт, мин несправляюсь, диген. Фермаңда бозауларың бишәү туган, бишәү үлгән. Үзең мәче кебек йокларга яратасың, ә телең чабата буе Тукбаев сүзен йөреп дәвам итте:
Кто посмотрел сдачу в государсво мясо? диде дә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигына карады. Динар Хамаевич! Динар дәшмәде, астыртын гына түзеп көтте. Мине анда бастырдылар, диде Тукбаев, җавап көтмичә. Тапшырылган ит кырык проценттан артмаган, алтмыш процентын уңга-сулга тараткансыз, УАЗлар, «Жигули»лар ала-ала. Туктатып буламы моны?
Ишкәев сорауга җавап бирергә теләмәсә дә торып басарга мәҗбүр булды.
Рәсим Юлаевич! диде ул, отчёт биргәндәй. Маннур Мансурович әйтте, ул үз гаебен таныды. Аклану булмасын, ни, итнең сатылганын алабыз учётка Ул залга таба борылды. Үлем, иптәшләр, үзебездән тора. Ну ләкин, иптәшләр, ничек иттереп үлемне киметергә? Казанга барган кебек, фермаларга көн дә барылса, үлем булмаячак, иптәшләр. Район буенча беренче кварталда гына җиде йөз баш сыер кими. Бу өч ферма дигән сүз. Барысы сигез йөз баш эре терлек, иптәшләр. Азрак сабак алыгыз инде
Ишкәев, үлем-китемгә җаваплы кеше буларак, куштанлык күрсәтеп, сүзен кыска тотты.
Аннан Тукбаев залдагыларга мөрәҗәгать итте:
Туктатып буламы үлемне? Ул, кулларын өскә күтәреп, тагын да ныграк ярсыды. Сез мине тыңлыйсызмы? Әллә мин кул күтәреп чыгып китимме? Президентка барам да әйтәм. «Я безсилен, я не могу подчинять своих подчинённых, я не могу остановить эти беспорядки» дип пишу заявление. Әйтегез, Рәсим Юлаевич, языгыз дип. Язам. Без аны шулай яратабыз, диегез. Барам да язам. Аннары белерсез Ул Ишкәевкә карады: Динар Хамаевич! Ничек?
Ишкәев дәшмәде, түзде. Аннары Тукбаев башын икенче якка борды да:
Әюп! диде, «Калач» рәисенә карап. Туктатып буламы үлемне? Нигә Абага районы итне туксан дүрт процентка үти? Без кырык. Нәрсә, сез акыллыракмы әллә? Акыллы булсагыз, иген уңышын алыр идегез. Планны Краснодар бодае белән үтибез
Шушы минутта Нәфис: «Тукбаев үз-үзен сатарга мәҗбүр булды», дип уйлады. «Чулпан» хуҗалыгында юморы өчен «приписка, приписка» дип үзен сүккәнен исенә төшерде.
Әйтегез миңа, «да» или «юк», дип җикеренде ул. Мин эш табам, курыкмыйм. Мин бер нәрсәдән генә куркам: «Абага районы регулироваемый, Байтирәк не регулироваемый» диюдән. Будьте мужиками! Скажите: «Нет!» Будьте мужиками, хәзер чыгам да китәм Әйтәм: «Я не могу» дип.
Тукбаев шулай ярсыды-ярсыды да залдан чыгып ук китте. Мондый хәлне Нәфис беренче тапкыр күзәтте. Блокнотындагы самолёт, ракета рәсемнәре астында шундый җөмләләр өстәлде: «Базарга барыр өчен эшләргә кирәк, сөйләп кенә базар ясамаска шул Тукбаевка кадәр колхоз бригадиры дәрәҗәсенә төшмәскә иде. Килер бер көн, Казаннан алдап-йолдап акча ташулар бетәр ә колхозчының ярдәмгә мохтаҗлыгы калыр. Шушы баткаклыктан, караңгылыктан бер өмет нуры балкып чыгармы? Артка чигенә-чигенә, упкынга барып төшмәсәк ярый инде. Чиновникларның ярыша-ярыша байлык туплавы, акча чиреннән арына алмаулары кайчан бетәр икән? Ялган дан белән яшәү бизәми бит безне, бизәми»
Конференция тәмамланып, клубтан урамга чыккач, Нәфис янына Чумзариф килеп басты.
Нихәл? диде ул, аның кулын каты итеп кысып. Син дә монда идеңмени?
Кайда булыйм, без бер командада ич
Чумзариф калын кашларын тибрәтеп көлгәндәй итте.
Ничек эшләргә, ничек яшәргә кирәклеген өйрәнеп кал, диде ул, төрттереп.
Әллә тәҗрибә җитеп бетмиме?
Минеке җитә, сиңа да өйрәтермен, бер килеп чык.
Рәхмәт. Оешмаңда газетага мактап язарлык лаеклы шофёрың булса, килеп тә чыгармын.
Әйдә, хәзер үк утыртып алып китәм.
Юк, бүтән вакыт, редакациядә эш күп
Аннары алар икесе ике якка китте.
Эт оясы
Тукбаевның күңеле тантана итте. Ул әле Австралия, Төркия җирләрен аркылыга-буйга гизеп, ял итеп кайткан тәэсирләреннән арынып җитмәгән иде. Бүген исә шатлык өстенә шатлык: чит илдәге шәхси счётына бер миллион акча күчерә алды. Төрек егетләренең, районга килеп, мәчет төзергә дип тапшырган валюталары аңа ярап куйды. Ул берьюлы ике куянны атты: Абага районының төзелеш оешмасы белән килешү төзеп, Байтирәктә мәчет төзү мәсьәләсен валютасыз гына хәл итте, мәчетне якын арада аякка бастырырга дип, куллар кысышты
Аны мин барысын да булдыра алам дигән хис канатландырды. Чөнки ул, югарыдагы кайсы ишеккә барып керсә дә, максатына ирешми чыкмый, түрәләрне үз вәгъдәләренә ышандыра, аларны районга кунакка да чакыра. Аныңча, тормыш тәгәрмәчен майлый, олуг кунагыңны сыйлый алу да зур осталык. Яшәү рәвеше шуңа корылган. Тапшырган бүләгең дә икеләтә файда китерсен. Бүләк тә акча! Ә акча үз чиратында акча эшли. Аның өчен башыңны эшләтергә кирәк, башыңны! Шулай булмаса, ул шушы өч катлы коттеджны бушка салдыра алыр идеме? Районда мондый байлыкка кем ирешкән? Юк, беркем дә!
Ул хан сараедай йортында рухланып йөрде, туктап-туктап алды, күзләрен кояш нурлары чагылдыргандай, авызын колакларына кадәр җиткереп елмайды. Тәмле ашаудан кабартмадай кызарып пешкән шома битләре ялтырап-ялтырап китте. Аны күтәренке хисе бүлмәдән бүлмәгә йөртте. Эчтәге нарат бүрәнәләрдән хуш ис таралды. Өй җиһазларын гына күр, күз явын алырлык! Аларны ул кайсын Төркиядән, кайсын Италиядән кайтартты. Барысы да заманча, зиннәтлеләр. Тукбаев үзен бер дә чит ил байларыннан ким сизмәде. Ә нигә?! Теләсә, «тойота», «мерседес» машиналарына утырып элдертә ала. Тагын ни кирәк?
Тукбаев шулай үзен бөек хис итеп зур йодрыгы белән шыкылдап торган юан бүрәнәләргә сугып-сугып алды. Мондый йортта яшәүләре үзе бер бәхет, җанга шифа. Җәннәт инде! Юкка гынамы ул бу агачларны Себер урманнарыннан ук кистертеп кайтартты? Һәм бик дөрес эшләде, дәрәҗәсен төшермәде. Бирегә кемне генә кунакка чакырсаң да, хет Дәүләтхан Бариевичның үзен, абруең төшми, йөзең ак. Бергә-бергә затлы ризыклардан сыйлана-сыйлана, үзеңне дә аңа тиң санап, фикер алышасың Кунак чакырып сыйлауның да сәнгати төшенчәләрен белергә кирәк. Һәркем тәмлене ярата, берәүнең дә затлы ризыктан йөз чөергәне юк. Кешене тәмлегә ияләндерү, яхшылап сыйлау зарур, һәм үзең дәрәҗәгә ия бул! Аннары дәрәҗә үзенекен эшли. Әле берәүнең дә югарыдан мәтәлеп төшәсе килми, һәркем кәнәфиенә теше-тырнагы белән ябышкан. Үзенә җил-яңгыр тидермәс өчен, өстән кушканны үтәргә генә тора. Чөнки власть иреген югалтасы килми, аның сүзе закон булырга тиеш! Түрәлек ул синең арка терәгең дә, менә шушы байлыкларың да, тормыш диңгезендә рәхәтләнеп йөзәр җилкәнең дә
Аның бу уй-фикерләрен бүрәнәләрдән чекерәеп карап торган ботак «күзләр» дә «синеке дөрес, синеке дөрес» дип раслап торган кебек тоелды. Ә хуш исле бүрәнә ярыкларыннан күз яшьләре сыман сыпылып чыккан сагызлар, кеше хакын хакла дигәндәй, дәгъва да белдерәләр иде шикелле. Әмма аңа барысы да хәләл булып күренде, тиеш саналды. Үзен Алланың кашка тәкәседәй санап, ул йомшак кәнәфигә килеп утырды. Аннан, бишектә тибрәнгәндәй, урындык күчәрендә әйләнә-әйләнә як-ягына каранды һәм яшьлек хатирәләренә бирелде
Тукбаев үскәндә үк, буйга кечерәк булса да, төптәй нык, көчле иде, батыр булырга омтылды, иптәш малайлары белән туптай тәгәри-тәгәри көрәште. Үсә төшкәч, техника тирәсендә чуалды. Күршедәге Әхми абыйларының капка төбендәге ташландык «Запорожец» машинасы эченә кереп утырыр иде дә, мәктәпкә дә бармыйча, көннәр буе аның рулен әле уңга, әле сулга боргалап мәш килә, өйгә әнисе чыгып дәшкәч кенә керә торган иде Инде көчкә-көчкә җиденче классны тәмамлагач, колхозда ат көтәргә теләмичә, район үзәгенә Байтирәккә менде, шунда буталып йөри-йөри, киномеханик һөнәрен үзләштерде. Бар нияте ничек тә машина алырга иде. Кинодан калган тиеннәр машинага җитмәгәч, тотты да шабашкага китте. Шунда, кулы бик эшкә ятмаса да, шактый шомара төште, бригада туплады, бүтәннәрне эшләтә алды. Өйдәгеләргә кесә тутырып акча алып кайта башлагач, аңа, урлашмый микән бу малай дип, башта ышанмый тордылар. Юк, баксаң, малай булдыра торган егет икән Тора-бара тракторист-комбайнёр да булды ул. Аннары иптәш егетенең ярдәме белән авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләү факультетына керде. Институтны тәмамлагач, агроном акчасына эшләп йөрисе килмәде, озын берлекләр аны сәүдәгәрлеккә алып килде. Райпода эшли башлагач, «кемнең кулында, шуның авызында» дигән төшенчәне яхшы үзләштерде. Әйе, һәркемнең авызы бар, ул үз кирәген сорый. Тукбаевтан да сораучылар күбәйде, ул кирәкле кешесенә карап кына бирергә өйрәнде. Шуны чамаламаса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме соң? Тот капчыгыңны!..
Ул, үз фикерләрен хуплагандай, кәнәфиендә тибрәлә-тибрәлә елмайды. Һәм кинәт, нидер исенә төшереп, урыныннан сикереп торды да хатынына дәште:
Иркә! Иркә, дим!
Аш-су бүлмәсендә кайнашкан хатыны, кара бөдрә чәчләрен тибрәтеп, ире каршына килеп басты.
Нәрсә булды?
Әйдә, бер утырып шампан эчик әле.
Нәрсә уңаеннан? диде Иркә, гаҗәпләнеп.
Кәеф шәп бүген, көн удачный булды.
Нәрсә оттың?
Отмадым, просто миллион «заработал» һәм аны чит ил чутына салып та куйдым.
Акчага, байлыкка хирыс Иркә канәгать елмайды.
Син молодец минем
Шампан эчә-эчә, шахмат та уйнап алырбыз.
Миңа җиңеләсең бит, диде Иркә, аңа сынап карап.
Җиңелсәм җиңелермен, мин шахматта синең кебек район чемпионы түгел түгелен дә Шахмат миңа шушы миләрне, ул бармакларын чигәсе турында бөтерде, яхшырак эшләтергә ярдәм итә, логик ходлар ясый белергә өйрәтә. Ә главаның башы начар эшләргә тиеш түгел. Беләсеңме шуны?
Иркә килешкән булып көлде.
Беләм, беләм
Минем бу башны бутарга теләүчеләр болай да җитәрлек.
Кемнәр инде ул?
Авылдашың Нәфис абый да кирегә сукалый Куам мин аны районнан. Моңарчы түздем, синең сүзне тыңлап та
Иркә Рәсименә текәлеп карады. Күңеленнән: «Әллә көнчелек саклап, син аннан үчеңне алмакчы буласыңмы?» дигән уй узды. Һәм ул тыныч кына сорады:
Нигә?
Әйткәнне аңламый Динар Хамаевич та кергән саен «редактор кирәкмәгән материалларны бастыра» дип зарлана. Әле киленнәренең ниндидер мәкаләсен дә бастырган бугай.
Иркә, күзләрен ялтыратып:
Син ул мәкаләне үзең укыдыңмы соң? дип сорады.
Минем гәҗит укырга вакыт бармы?
Ә мин укыдым. Ул алар турында түгел. Бер кыз баланың мәхәббәттә ялгышудан үкенгән зары гына. Башкаларга гыйбрәт өчен язылган адрессыз хаты. Аны кем ничек кабул итә бит. Синең Динарың чит кул белән утлы күмер чүпләмәкче, шул гына.
Нәфисеңне яклап үлдең инде диде Рәсим, кинәт килешмичә.
Иркә аптырап калды.
Ничек Нәфисеңне? Ул аның күзләренә керердәй булып текәлде. Әллә мин аның белән уйнашып йөргәнме? Мине үзең белән чагыштырма. Яшьлектә кем кем белән очрашмас
Рәсим артыгын ычкындырганын абайлап алды.
Ярар, ярар диде, Иркәне тынычландырырга тырышып. Баш-күз чыкмаган, әйдә, бу шампанны тотып куйыйк әле.
Тукбаев, шампан эчә-эчә, шахматта ике тапкыр оттыргач, уеннан тукталды. Аннары ул, көне буе чабып арыганнарын юып төшерергә теләп, йөрәк сурәтендәге төрек ваннасы эченә кереп ятты. Сабын күбекләре өстендә түгәрәк башы гына торып калды. Ул, үз-үзенә кызык тапкандай, ияк асларына үрмәләгән сабын күбекләрен читкәрәк өреп куды. Шулвакыт телефон шалтырады. Аның судан чыккан юан кулы стенага ябыштырылган телефон трубкасына таба үрелде.
Ал-ло! Кем әле бу? Кем, кем? Борнаш?.. Ә-ә, Борнаш Шәехович Каян килеп чыктың әле син? Чыгардылармы? Шәп булган. Иреккә чыгуың белән! Яхшы, яхшы. Очрашыргамы? Әйдә, иртәгә минем кабинетка сугыл. Иртәнге якта. Шунда сөйләшеп бетерербез Булды, килештек
Ул трубканы элгәч уйлана калды: «Борнаш минем белән нәрсәгә очрашасы итте икән? Берәр эш-мазар кирәктер инде Аны кая куярга соң? Тагын райпога тыксаң, тоткынны үз эшенә кайтардылар дип уйлаулары бар Ну и что? Кеше нәрсә уйламас, барысын да исәпкә ала башласаң Бу дөньяда бер генә яшисе. Районга пока мин хуҗа! Минем сүзгә каршы килмәсләр, аңлатырмын. Борнаш эш рәтен белә диярмен. Белүен дә белә инде. Хәзергә райпо рәисе урынбасары булып эшләп торыр, аннары күз күрер Борнашны поддержать итми ярамый, юкса оятыңа көч килер. Теге вакытта нинди акыллы поступок ясады бит, бөтен гаепне үз өстенә алды»
Тукбаевның колагына тышта эт өргән тавыш ишетелгәндәй булды. Ул хатынына дәште:
Иркә! Иркә, дим!..
Нәрсә тагы? Тыныч кына юына да алмыйсың, һаман мин кирәк.
Иркә ванна ишеген ача төшеп җавап көтте.
Барсны ашаттылармы бүген? диде Тукбаев, күбекле башын суза төшеп. Эт өргән күк, ач түгелдер бит ул?
Нишләп ач булсын, райподан Чуртан каравылчысы Кәрим килеп этеңне ашатып китте. Ашханәдәге калдык-постыкларны тутырып килгән иде.
Тукбаевның ачуы чыкты.
Тукта әле, син нигә дип Әхәт Хәбировичны «Чуртан» дип атыйсың. Кешене мыскыл итеп. Давай, кончай это
Мин кеше сөйләгәнне генә әйтәм ич, диде Иркә, акланырга тырышып.
Оныт ул сүзне!
Иркә дәшмәде, борылып китеп барды.
Тукбаев, тынычлана төшкәч, корт чаккандай кабаланып, телефон номерын җыйды.
Ал-ло! Динар Хамаевич! Бу мин әле. Минем яңа эт оясы ни хәлдә? Аны шушы көннәрдә ясап бетерәсе иде бит. «Сельхозтехника» начальнигы белән уртак фикергә килдегезме соң? Салих Сәләхиевич тоткарлый?.. Ну, вәгъдә биргәч, ни җитми аңа? Әллә тимер уголоклар, калай таба алмыймы? Тапсын, аның эше шул Тыңламый икән, чарасын күр. Ә-ә? Ты как считаешь, анысы синең кулда. Давай, бу мәсьәләне иртәгә ачыклап бетерик
Ул, трубканы куюга, авыз тутырып борычлы сүзләр әйтте. «Вәт тинтәкләр, бер эт оясын ясый алмасыннар инде, диде, чит илдән самолётта алып кайткан нәселле этен кызгангандай. Эте эт кенәме! Бер елда бозау кадәрле булып үсте. Бер каптырып алса, ычкынырмын димә! Шушындый йорт-дәүләтеңнең сакчысы булган эткә оя да кора алмасыннар инде. Барска аерым игътибар, яхшы шартлар кирәк»
Тукбаев ваннадан сөртенгән сөлгесен иңенә салып чыкты да, авыр үлчәмдәге көрәшчедәй атлап, икенче катка йокы бүлмәсенә юнәлде. Баскычның урта бер җиренә җиткәч, хәл алгандай, фасонлап станокта кырдырылган терәкләргә таянып, янә үз-үзенә куанып йортын күзәтте. «Шәп бит, шәп!» дип тел шартлатты. Аннан шул шәплек рухы аны янә җиңелчә генә өскә күтәрде. Йокы бүлмәсендә аны Иркәсе көтә иде
* * *
Иртәнге эш, гадәттәгечә, телефон шалтыраудан башланды. Тукбаев иң элек хуҗалык, оешма җитәкчеләре белән элемтәгә керде, кемнәрнеңдер үтенеч-зарларын тыңлады, аерым күрсәтмәләр бирде. «Инеш» кооперативында узачак семинарда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклекне, аерым алганда, сөт күрсәткечләрен ничек арттыру турындагы кайбер фикерләрен туплады. Шулвакыт югарыдан кызыл төстәге телефон шалтырады. Телефонда министр Сөнгатов үзе иде. «Рәсим Юлаевич! диде ул. Менә нәрсә, безгә «Россельмаш» заводының генераль директоры Савельев Пётр Анатольевич килә. Без аны республиканың берәр районында кунак итеп җибәрергә планлаштырган идек. Абага районы главасы белән сөйләшенгән иде дә, ул отказ бирде, рәсми делегация белән чит илгә китеп бара. Син Пётр Анатольевичны, безгә кирәкле кеше инде ул, Байтирәктә кабул итә алырсыңмы? Кайчан дип, бүген кичкә. Әйе, вакыт аз калды анысы. Җавап хәзер кирәк. Уйла, уйла Нәрсә, оештыра аласыңмы?