Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 13 стр.


Баш очында ниндидер авыр рух бөтерелеп алганын сизгәндәй, Ләмиганың күзләре тартышып куйды.

 И-и Хамай бабай, үләргә ашыкма әле син

Җавап булмады. Хамай Ләмигага сәер генә карап куйды да, хәлсезлеген сиздереп, башын читкә борды Ләмига аны бүтән борчырга теләмәде. Шушы авыр тынлыкта Хамайны кинәт кенә ташлап чыгып китәргә аяклары тартышкандай итте. Аннары ул читенсенеп кенә ишеккә юнәлде.

Ләмига, ишегалдына чыккач, иркен сулап куйды. Киявенең капка төбенә кайтып туктаган «девятка» машинасы аны Курбашка илтергә көтә иде

Нәләт

Иске өйдә ялгызы калган Хамай янә саташты. Ул арып йончыган, тынгысыз халәтеннән котылырга теләгәндәй, талпынып-талпынып алды. Җаны уйнаудан саны вакыт-вакыт көзән җыерып тартышты, калтыранды. Курку катыш күзләрен ачкач, ул бераз тынып, сәерсенеп торды. Аннан, бар гасабилануларыннан котылырга теләгәндәй, кабат күзләрен йомды. Шунда ук янә күз алдында төрле сурәтләр пәйда булды. Әллә нинди йөзләр гәүдәләнде. Аңа усал гына карап узалар, авылдашлары аңардан йөз чөерә, кайберләре күрмәмешкә салышып китеп бара. Әллә каян гына Шабай, аның хатыны Сәрмәния пәйда була Ул ара да булмый, Аксу болыны буйлап атлар чабышып чыга һәм алар, уйнаклый-уйнаклый, Суширмә ягына китеп баралар. Әнә төркемнән аерылган бер ат колакларын торгызып туктап калды, ал аякларын күтәреп, бөтен җиһанга кешнәп җибәрде. Ярсуларын баса алмыйча, җирсенеп, офыклар артына китеп югалды Бу бит аның «югалган» аты, әле һаман исән микән ул?.. Кыбырсынган Хамайны тагын әллә нинди йөзләр күзәтте. Аннан барысы да юкка чыкты, янында, җан кыярга килгән газраилдәй, бер кара шәүлә торып калды.

Ул куркынып сорап куйды: «Бу кем?» Җавап ишетелмәде. Кара шәүлә бармак янап телгә килде:

 Йә, җавап бир, бәдбәхет?.. Шамай башына син җиттеңме? Син, син. Аның яраткан хатыны Сәрмәния гомерен син кыйдыңмы? Син, син. Дәшмә, кирәкми. Аларның нарасый балаларының гомерен син өздеңме? Син, син

Коты очып өнсез калган Хамайның саны дерелдәп калтыранды.

 Син кем?! Хәйбулмы?!

 Дәшмә, хаин!..

Кара шәүлә, яшен уйнатып, чыбыркы шартлатты. Кара шәүлә урынында атка атланган Хәйбул торып калды, һәм ул дәвам итте:

 Син Шәехне дә кабергә күмеп үтерәсе идең, әгәр ул малай арыш арасына качып котылмаса Абыем Шабайга, ат урладың дип, ник яла яктың, хәсис?.. Ат кирәк булдымы сиңа? Мә ат, үземнекен бирәм. Тик туганнарымны кайтарып бир

 Юк, миңа хәзер ат та, берни дә кирәкми Зинһар, тимәгез миңа?!

 Мин сиңа тимим, кагылырга да җирәнәм. Син, хәсис, үз-үзеңә тияргә тиешсең

 Ничек?

 Анысы үз гамәлең Синең ише кабахәт җанны җир күтәреп йөрергә тиеш түгел. Юк, юк! Син корбан! Намусың корбаны

 Мин мондый эшкә бара алмыйм, гөнаһысыннан куркам

 Ерткыч бәндә гөнаһтан куркамыни? Җинаять кылганда, мине төрмәгә тыктырганда, ник курыкмадың?

 Ялгышлык булган

 Ялгышлык?! Андый ялгышлыкларны кичереп булмый

 Миңа нишләргә соң?

 Шәһит кит

Хәйбул, сиңа башкача котылу юк дигәндәй, Хамайга үтергеч карашын ташлады һәм чыбыркысын яшендәй уйнатып шартлатты да ак аргамак өстендә, тузаннар туздырып, Акширмә урманы ягына очып күздән югалды.

Эзәрлекләнүдән котыла алмаган Хамай уйлары очына чыга алмыйча аптырады: «Ул явыз Хәйбул монда ничек килеп чыккан? Мин аны, янап, куркытып йөргәне өчен, ун елга төрмәгә утырттырган идем бит. Димәк, ул төрмәдән качып кайткан. Аны тагын шунда олактырырга кирәк Күзләрендә иман нуры калмаган, ул мине үтерәчәк Ходаем, гөнаһларымны кичер минем»

Йокы аралаш саташып азапланган Хамайның сөякчел арык саны бөрешеп-бөрешеп килде. Ул, Хәйбулның чыбыркы шартлатуыннан өркеп калгандай, кинәт торып утырды. Гүя Хәйбулның йөз-кыяфәтен, усал карашларын күрәсе килмичә, кашларын җыерды, аны «Кит, каһәр!..» дип куалады, күз алдыннан тиз генә китәргә теләмәгән Хәйбул күзләрендәге рәнҗү, каргыш йөрәген уттай өтте. Тик Хамай ул рәнҗү-сагышларны укый, гыйбрәтләр алыр дәрәҗәдә түгел, үзгәрми, Хамай Хамай булып калган иде

Мисыр хәерчесе

Конференция әле башланмаган иде. Клубка колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре җыелган. Нәфис тә вакытында килеп өлгерде, арткы рәттәге урыннарның берсенә барып утырды. Кемнәрдер, буш вакыттан файдаланып, үзара сөйләште, киңәш-тәкъдимнәрен алышты, ә кайберәүләр авыз ерып пыш-пыш килде. Җитәкчеләрнең иртәнге кәефләре болай ярыйсы гына күренде: башлары калку, түшләре киерелгән. Клубтан чыкканда кыяфәт ничек булыр?! Бүгенге булачак тамашаның төп герое Тукбаев әлегә килеп җитмәгән. Ул килгәч, залда нинди «яшен»нәр яшьнәр, тукмак йодрык кем башы очында уйнар? Тик син, ул сөйләгәндә, каршы дәшмә генә

Нәфис тез башына куйган дипломатыннан, укый торырга һәм фикерләрен төртеп барырга дип, газета белән блокнот чыгарды. Ул, газета язмаларына күз йөртеп алгач, блокнотын ачты, заводта инженер булып эшләгән вакытындагы кебек, аптыраганнан самолёт, ракета рәсемнәрен сызгалады, әледән-әле залны да күзәтте. Нигәдер аңа шушы иске клуб бинасы ошамады, рухына ниндидер бер тискәре йогынты ясап торды. Илленче елларга кадәр үк салынган бу агач бинаның идәннәре иңеп калҗайган, стеналарына әйтерсең узган көннәрнең караңгы шәүләләре төшкән. Инде бу сәхнәдә кемнәр нинди генә кыяфәттә чыгыш ясамаган? Төрле купшы сүзләр дә яңгыраган, җанны тетрәткән хөкем карарлары да укылган. Кемнәрнеңдер кадерлеләре шушы заллардан җәһәннәмгә олактырылган Менә шушы клубта бит инде, шушында, ул әле сигезенче класста укып йөргәндә, аның әтисенә дә, бүтәннәргә гыйбрәт булсын дип, күрсәтмә суд ясаганнар иде

Ул көнне Нәфис иртәдән чаңгы шуарга чыккан иде. Туган авылы Акъяр тауларына күтәрелде, чаңгылары, карларны туздыра-туздыра, ыжгырып очты, тау битләренә эзләр салып узды. Арырак керәшен урманы читләренә дә барып чыкты ул. Аннары кылт итеп бүген әтисенә суд буласы исенә төште дә туп-туры Байтирәккә юл тотты. Ничек тә барып өлгерергә тырышты, чаба-чаба тирләп пеште, аркаларында кар бәсләре хасил булды. Судья фермада каравыл торган әтисенә нинди карар чыгарыр? Әтисенең ике утар арасына башын тыгып буылып үлгән сыер алдында ни гаебе бар? Мал бит ул, аларның һәрберсен берьюлы ничек күзәтеп тора аласың?! Ферманың бер башыннан икенче башына җиткәнче дә үләргә мөмкин бит сыер. Иске, җимерек утар аралары ташка үлчим Күрәчәктер инде Әтисе белән әнисенең кайгырулары чамасыз Алар болай да заём-налоглардан арына алмый интегәләр. Шуның өстенә менә сиңа мә!.. Колхоз рәисе Һашим якларга алынмый, аныкы: «Юк та юк! Бу эшне ничек йомып каласың», ди. Аның үз кырыгы кырык, киребеткән кеше. Янәсе, минем эш түгел, суд хәл итсен Элеккеге рәис Әлми абый булса алай эшләмәс иде.

Нәфис, Байтирәк клубына барып җитүгә, чаңгыларын карга кадады да, суыктан кызарган борынын тарта-тарта, арткы ишектән кереп, бер почмакка посты. Инде әтисе «эше»нә дә чират җиткән иде. Ул уң кул якта, гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырып тора. Коелып төшкән. Сорауларга рәтләп җавап та бирә алмый, фикерләре таркау. Юаш шул ул, басынкы

Менә хөкемдар торып басты. Ул пөхтә генә киенгән, кызыл галстуктан. Уң як битендә биш тиен бакыр акча зурлыгында кызарып торган миңе дә бар. Үзенең теле телгә йокмый, әтигә чатнатып сорау бирә: «Нигә сыерны үтердең? Син каравылчы, син гаепле» ди. Әти башын аска игән дә телсез, өнсез калган Нәфис ул вакытта әтисен бик нык кызганган иде, аны сүз белән аңлатырлык та түгел.

Кызыл миңле хөкемдарның фамилиясе Афзалов бугай, үтә кырыс, миһербансыз булып чыкты: ул үз карарыннан чигенмәде, әтигә сыер түләтергә ясады. Ә без сыерсыз нишли ала идек? Шулвакыт мин судьяны нишләтергә дә белмәдем, кодрәтемнән килсәме? Ни булса да кылыр идем кебек Әле дә шул гаделсезлекне кичерә алмыйча, күңел яраланып тора

Нәфиснең уйларын клубка кабалана-кабалана килеп кергән Тукбаев бүлдерде. Нигәдер ул бүген тынгысыз күренә, йөзеннән иман нуры качкан. Ул залда утыручыларны күзәтеп чыкты да сәхнә алдында арлы-бирле йөренә башлады:

 Ну, җегетләр, ну, җегетләр! диде ачуын баса алмыйча. Һаман байга эшләгән кебек эшлибез. Җитәкчеләрнең йөрәкләренә йон үскән, паразитларча яшиләр Берәүләр күпер төзи, икенчеләре яндыра Биш ел төзелмәгән хакимият бинасы янындагы кранны сүтеп алып киткәннәр, шуны беркем күрмәгән. До чего дожили?! Аның йодрыгы хәрәкәткә килде. Райполарның ике КамАЗын урлаганнар, пожарникларның баскычын Нишлисез?.. Менә сезнең ялкаулыкка бер кечкенә мисал. Амбар авылында чишмә ясап ятабыз. Миңа түгел, мин анда барып эшләмим, мин анда туган гына. Ну, мин аны үземнең туган авыл булгач оештырдым инде. Асфальтын да керттем Шунда бит бүген бер автокран кирәк. Шул кранны мин алып барырга тиешме? Ул, конференциянең икътисад проблемаларына багышланырга тиешлеген онытып, тавышын күтәрә төште. Шунда бөтенегезне дә алып барып күрсәтимме? Что они там делают? Күргәзмәдәгечә, карап торырлык!.. Менә тау сулары улактан ничек агып төшә, башта берсенә, аннары икенчесенә, шулай искиткеч матур эшләнгән, ишекләре, бассейннары белән. Ул кулларын уйнатып җилкенде. Миңа түгел! Минем ул чишмәгә барып чукынасым юк. Халык өчен!.. Башкалар да шулай эшләсен дип күрсәтергә телим. Калачлылар килеп карасын, Акширмәдән, Суширмәдән килеп карасыннар, барысы да Ну, җегетләр, күп авылларда чишмәләр бетеп бара. Юкка чыга, кача чишмә. Чишмәләрне карамау җегетлек түгел ул. Беркөн безгә дә су кытлыгы килер Без бу җирдә бер генә тапкыр яшибез, чтобы творить! Ботка ашар өчен генә тумадык Әлегә аракысын эчәбез, бернинди изге эш күренми. Начальник камытын кидек, эшләргә җыенмыйбыз. Төзелеш начар бара. Красная Полянада щитовой йортлар төзиләр, уяныгыз!.. Тирләп чыккан Тукбаев, кесәсеннән кулъяулыгын алып, шома битләрен, юан таза муенын сөрткәләде дә янә зарга күчте: Беркемгә бернәрсә кирәкми, диде ул, Амбар авыл Советы рәисенә текәлеп. Заһир Гаянович! Дөньяда кеше итеп саныйсыңмы син үзеңне? Әллә үлдеңме? «Памятник победы» түгелсең бит? Камытны кигән, арбасын, йөген тартмыйсың. Мин, Госком Һидиятуллинга барып, бер йортлык акча сорап тәгәри-тәгәри йөрим. Сез нәрсәгә? Шартлап үләр идем яки качар идем Ул, үзенә яклау эзләгәндәй, як-ягына каранды һәм «Үзән» совхозы директорына текәлде. Дөрес әйттемме, Идрис Юнысович?

Пәһлеван гәүдәле «Үзән» совхозы директоры, дөрес инде дигәндәй килешеп, аңа баш какты. Тукбаев алга таба әңгәмәсен дәвам итте: Менә бер бармагыгызны бөгегез! диде ул, үзенекен дә бөгеп. Акчаны «Ак барс»тан алып була. Хәзер икенчесен бөгегез: экология фондыннан алып була, минфиннан һәм башкалардан Җегетләр, дип әйтәм тагын бер тапкыр. Шайдар Әүхәдиевка керегез. Земляк, минфинда бүлмәсе дүртенче катта гына. Хат языгыз, распоряжение кертегез. Өченче ел тукыйм, әй җегетләр Ул тагын нидер әйтергә теләде, аннары, уеннан кире кайтып: Райпо! дип кычкырды. Бу сүзне ишеткән Әхәт, аның һөҗүменнән саклану чарасына әзерләнеп, сынын турайта төште. Великий завторг! Акча алырга өйрәнегез! Мисыр хәерчесе кебек ялынам. Син, син соң министрыңның туган көнен беләсеңме? Ансыз акча да, машина да көтмә. Максатыңа ирешәсең килсә, хуҗаңның нәрсә ашарга яратканын, нәрсә кияргә теләгәнен бел. Бүләк алып, хатынының да күңелен күр. Бүләк акча ул!..

Тукбаевның үзенә таба бөгелгән ун бармагы да тибрәнде. Нәфис аның сөйләвен гаҗәпләнеп күзәтте: «Бу кадәр чын сәүдәгәр булып туар икән», дип уйлады. Акча дигәндә бар күзәнәкләре хәрәкәткә килә, чиргә сабышыр дәрәҗәгә җитә.

 Кунакка да чакырыгыз, диде Тукбаев, дәвам итеп. Кеше күңелен күрә белегез, ашатып-эчертеп, күчтәнәчләрен тыгып җибәреп. Телевизорынмы? Видигынмы? Моны Идрис Юнысович бик яхшы белә. Шуңа күрә аныкы бар Сез тычкан тотмый торган мәче кебек кенә йөрисез. Күз сукырайган, колак томаланган Космоска менәргә кушмыйм бит. Базар ул кемнең нинди трусик кигәнен дә белергә тиеш Үзеңә үзеңне бәйләп булмый ул, эш бүтәннәрдән дә тора. Ә сез сикерәсе килгән үгез кебек йөрисез. Булса ярый, булмаса ярый. «Чишмәлек»тәге кунак йортына кайтып киткән кешеләрдән аз дигәндә дә файда килә. Әле узган атнада гына бер миллион алдык. Ә Ярми Нуриевич үз кунагы турында: «Ашаган счётын үзенә илтеп бирәм», ди. Күрәсезме? Ну настолько серые люди Тәгәрмәч майламыйча бармый. Дөрес эшләмибез. Алар синең «Чишмәлеге»ңә калмаган, аларның эштә дә, арттагы бүлмәләрендә дә нинди генә сауналар юк. Шәһәр уртасында да, читендә дә җитәрлек. Безгә ике гомер бирелмәгән, бер гомердә өлгерергә кирәк, юмалый, алдый, майлый белергә. Дөресме?

Башын як-якка боргалаган Тукбаевка «дөрес» дип әйтүче күренмәде. Нәфис, «Тагын нәрсәләргә өйрәтер инде бу? Район икътисадын ничек күтәреп була соң?» дип, ни язарына аптырап утырды.

 Шулай булгач, диде Тукбаев. Ник эшләмибез? Минем акырганны көтәсезме? Бик матурмы минем тавыш? Сандугач кебек мәллә? Ник эшләмисез? Ник бераз хурланмыйсыз? Ул сорауларына җавап көткәндәй тынып торды. Миңа да җиңел түгел. Һәркемнең имзасын, печатьле кәгазен алыр өчен, бер пот тоз ашарга кирәк. Башны тилегә салып йөреп кенә бирмиләр акчаны. Бер мең акча колхоз рәисенең кесәсеннән дә төшеп кала. Әгәр, каладан кайтышлый, урман почмагында күбрәк җибәргән булса Аннары мин алар өчен, взаиморасчётлар ясалып беткәч, югарыда йөрим. «Анда безнекен сызганнар икән, калдырсыннар инде, кул куегыз инде? Әйдәгез инде, иптәш Шишкин?» дигән булып, әкият сөйләп китәм. Әнә Идрис Юнысовичның күргәне бар минем ничек иттереп: «Кул куегыз инде, безнекеләрне үткәрегез инде?» дип ялганлаганны. Ә сезгә кирәкми. Районга күпме налог кермәгән, күпме акчагыз янды. Утырып еларлык. Хәерченең лакее булып йөрибез. Мин Заһир Гаянович өчен дә барып алам. Әнә Нәфис абый бармый, алмый да. Мин бит «Байтирәк хәбәрләре» газетасының лакее түгел, газетада «Инеш» кооперативын мактап тора белгәч тә

Нәфис, исеме телгә алынгач, колакларын торгызды. «Инеш»леләр яхшы эшләгәч, аларны ничек күрмәскә кирәк?» дип гаҗәпләнде. Бу юлы үзен телгә алмаслар инде дип уйлаган иде, әмма Тукбаев аны да читләп узмады. Нәфис исеме ишетелгәч, Ишкәевнең дә колаклары торды, әрләннекедәй салынган ияген тибрәтеп алды һәм мыштым гына утыруын белде.

 Менә сезгә простой пример, диде Тукбаев, йөреп китеп. «Инеш» хуҗалыгын алыгыз. Әйбәтләп кенә Мәдәният йорты белән балалар бакчасы төзедеме? Төзеде. Ул аңа өч тиенгә төште. Без, тегеннән, моннан алып, взаиморасчётлар бирдек. Аннары Миң Муллович Мәдәният йорты белән балалар бакчасын икесен бергә планга кертте дә ОКСтан миллионлап акча алды. Шулаймы? Миң Муллович глава сүзен раслап баш какты. Әле ул һаман ала, бер положениедән чыкты, икенчесеннән дә чыга. Ә «Алпар» хуҗалыгы рәисе Маннурның башында мие булса, иң бай булыр иде. Аңа юл күтәрелә. Бер чакырымы миллион сум. Планга кертеп, документлаштырып акча алса, ул аңа өч тиенгә төшә. Сөт белән икмәккә генә карасаң булмый. Син сөт кооператоры оештыр, аны «фермер» яки «негр» дип атыйсыңмы, әмма при таких расценках табыш алып булмый. Сыерның авызына ике килограмм азык берәмлеге тыкмыйча, аннан бер килограмм сөт чыкмый. Сөт белән колхозны күтәреп булмый. Сөт күрсәткеч өчен кирәк ул

Тукбаев, ата казга сәлам биргәндәй, муенын кәкрәйтә төшеп читкә карады да:

 Завроно! дип кычкырды. Теге «атказанган» мәктәп директоры, махмырдан айнымас Рубазыңа әйт, тугызга кадәр йоклап, аннары дәрескә кереп чыккан булып, селкенеп йөреп кенә булмый ул. Аңа глава акча да алып кайтсын, хоккейчыларга форма да, ә ул, сәясәттә уйнап, шикаять язып ятсын. Имеш, «Эльс Елесев исерек, аны сайламыйбыз, моны сайламыйбыз» дип, забастовкага өндәп, дөнья бутасын. «Колхозчыларга хезмәт хакына аракы биргәннәр» дип. Ну и что водку дали? Акча район бурычын түләргә китте Барыбер ул акчага кибеттән аракы алабыз бит. Аермасы юк, дөрес әйтәмме, Ярми Нуриевич? Менә шул, Рубазыңа барысын аңлат. Не дай бог хоккей командасы белән формалар булмаса, диген Көрәшчеләрне Казанга ярышка илтергә машина биреп торса нәрсә була аңа? Ул янә кабынды. Мин тамакларыгызны туйдыра торган банк машинасын алыйммы? Гөмбәгә йөрергә, акча бүлгәндә, квартир кирәк булганда, алар бар, ә спортсменнарны илтергә машина юк. Хурлык. Сразу казнить шул Акча экология фондыннан да күпме алынмаган. Кул җитми. Әй җегетләр, эшләргә кирәк! Тегесен, монысын алып кайтабыз. Уйлап карасаң, акча өстендә ятабыз, ә акча тишекләрдән агып тора, әле болай да безнең районга биреп торалар. Колакны кисеп, артны ямамыйк инде. Ялангач билгә каеш та бумыйлар. Омтылыш, ярдәмләшү юк. Әйтәм бит, сикерәсе килгән үгез кебек йөрибез дә стаканга барып тотынабыз. Бай байый, хәерче хәерче тормышы белән канәгать Рәисләргә рәхәт бит, әҗәткә сыер бар, беткәнче сат

Назад Дальше