Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Хасанов Нурислам Гаптуллович


Нурислам Хәсәнов

Сайланма әсәрләр. 4 том. Пьесалар, публицистика


Пьесалар

Әтиле ятим

(Мелодрама)


КАТНАШАЛАР:

Билгиз 14 16 яшьтә (яшь чакта); 30 яшьлек (олыгайгач) хирург.

Мөнҗия Билгизнең әбисе, 65 яшьтә.

Кәримә Мөнҗиянең күршесе, 55 яшьтә.

Җәләй колхоз рәисе.

Наҗия Җәләйнең хатыны, укытучы, 30 яшьтә.

Гыймай умартачы, 60 яшьтә.

Миша абый эшче, 50 яшьтә.

Саҗидә җыештыручы, 58 яшьтә.

Тәкыя медсестра кыз.

Рафис күрше егете, мәктәп укучысы.

Зәбидә 13 яшьтәге укучы; 25 яшьтә (олыгайгач).

Сөмбел Билгизнең кызы, 6 яшьтә.

Мәрвия Билгизнең әнисе.

Гөлүсә укучы кыз.

Үтәй урманчы.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Сәхнә алды. Аның бер читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган яшь хирург Билгизнең йөзе ут яктысы белән яктыртыла. Ул күңел монологын сөйләп китә.

Билгиз. Әтиле килеш ятим булу читен икән Айлар, еллар узса да, минем күңелемдә һаман да тамырланып яшеннәр уйный, шул бәгыремне рәхимсез телгәләп камчылый Әйтерсең алар күңелем түренә кереп оялаган кара болытларны ерак-еракка куарга тели Караңгылык исә үчегә төшеп китмәскә үҗәтләнә, карыша. Артымнан ияргән күләгәдәй, әле бер, әле икенче яктан килеп чыга, китми Яшеннәр яктысында тормышымның онытылмас мизгелләре кыя таулардай яктырып-яктырып китә. Һәм мин, ул күренешләрне йөрәгемдә яңартып, барысын энҗе-мәрҗәннәрдәй тезеп, кемгә дә булса сөйлисем килә Беренче мәрҗәннәр минем бала чагым Һәм ул менә болай башланып китте.

Ут сүнә. Билгиз чыга. Сәхнә яктыра. Сәхнәнең бер ягында, урам аша, Билгизләр йорты, икенче якта колхоз рәисе Җәләй йорты. Йортның алгы ягы рәшәткә белән тотылган. Сәхнәнең арткы ягында агачлар үсеп утырган тау, үзәнлектә авыл күренеше. Яшь Билгиз, боегып кына капка төбенә кайтып җиткәч, эчкә үтми туктап кала. Бите тырналып кызарган, аяк киемнәре юешләнгән. Аның артыннан иңенә корыган чыбык-чабыклар бәйләмен күтәреп, әбисе Мөнҗия кайтып җитә, Ул йөген җиргә төшерә дә, Билгизнең йөз-кыяфәтенә аптырап, аның янына килеп баса.

Мөнҗия. Сиңа ни булды, улым? Ник өйгә кермисең?

Билгиз дәшми.

Улым, дим! Ни булды? Кем тиде сиңа? Ник эндәшмисең?

Билгиз (башын күтәрмичә генә, көттереп). Әби!..

Мөнҗия. Нәрсә, улым?.. Әйт инде!..

Билгиз. Мин Җәләй малаемыни?

Мөнҗия (аптырап китеп). Кем әйтә? Кайсы Җәләй?

Билгиз. Председатель.

Мөнҗия. Юк, улым Ул бит укытучы Наҗия апаңа өйләнгән.

Билгиз. Ул аңа өйләнгәндә, минем әни үлгән булган бит инде

Мөнҗия. Булсын, юкны сөйләмә Сине берәрсе үчекләп котырткандыр әле.

Билгиз (борынын тартып). Әй-йе Котырткан, ди

Мөнҗия. Нәрсә булды? Кем әйтте ул сүзне?

Билгиз (бераз тын торып). Ленар Ул бөтен урам малайлары алдында миңа «Син Җәләй малае, Җәләй малае» дип кычкырды.

Мөнҗия (каушап, борчылып). Ул белеп әйтми, улым Һе-е, йөзе кара, ул юньсез малайның колагын гына борасы бар.

Билгиз (читкә борыла төшеп). Мин аның телен тешләттем инде

Мөнҗия. Нәрсә, әллә сугыштыгыз дамы? Битең дә тырналган, аякларың да юешләнгән

Билгиз эндәшми.

Сугышып йөрү килешмәс, улым Йә, йә, тынычлан, әйдә, өйгә керик, ашап-эчеп алырсың, тамагың да ачкандыр. Аннары ял итәрсең

Тәбәнәк капкадан эчкә үтәләр. Мөнҗия чыбык бәйләмен дә күтәреп керә, аны бер кырыйга куя. Билгиз, йөгереп, өйгә кереп китә, барып караватына ава. Борчулы Мөнҗия, өйгә керүгә, чаршау артына үз ягына уза. Бераздан ул, бер стакан сөт, бер телем ипи тотып, Билгиз янына чыга. Кулындагы сөтле стаканны, ипи кисәге белән каплап, өстәлгә куя.

Мөнҗия. Ашап ал, улым! Аннары дәресләреңне әзерләрсең.

Билгиз эндәшми, ачулы. Мөнҗия, аптырап, янә үз ягына чыгып китә. Әбисе чыгуга, Билгиз торып утыра.

Билгиз (үз-үзенә). Мин Җәләй малае микәнни?.. Шулай булмаса, председательгә кияүгә чыккан укытучы Наҗия апа мине, беренче дәрескә кергән көнне үк, баштанаяк тикшереп чыгар идеме? Бөтен класс алдында, сыный-сыный карап, «Бас!», «Утыр!», «Бас!», «Утыр!» дип, мине кызартыр идеме? Ул миңа гел усал итеп карый. Мине күргәч, бер кызара, бер бүртенә. Берсендә тәнәфестә, шаярган өчен, җиз кыңгырау белән колак төбемә дә кундырып алды. Бүтәннәргә тимәде, миңа эләкте Аннары берсендә «чәчең озын» дип, кайчы белән минем чәчне кырыкты. Ә Ясәвинең чәче әрекмән колагын каплап китсә дә, аңа тимәде Ул дәрестә миннән өйгә бирелгән эшләрне дә тыныч кына сорый алмый, бүртенеп китә дә әрли үк башлый. «Нигә мәсьәләңне өйдә чишеп килмәдең, ә? дип тузына. Урамда әзрәк шар сугасың бар иде. Ник дәшмисең, ә? Егет булдыңмы?» ди. Шулай «ә» дә «ә» дип мыскыллап көлә. Такта янына чыгып мәсьәлә чишә башласаң да, «икс»ны таптырып үчләнә. «Икс» санын табам, билгеле (Пауза.) Тик мин үзем генә билгесез сан кебек. Кем малае икәнемне генә белмим. Аннары, Наҗия апа кыланышларына түзә алмый, класстан йөгереп чыгып китәм. Ул минем арттан «килмешәк» дип кычкырып кала. Аннары мин, елый-елый, «Мин килмешәк, мин килмешәк», дип, урам буйлап чабам да чабам Наҗия апа чәчне кыркып кайтарган көнне әби дә күңелсезләнеп калды. Бүген дә, Ленар белән сугышып кайткач, тагын борчылгандыр инде. (Торып китә, өстәл янына килеп туктый.) Әбием болай да авырый. Бу арада аз сүзләнде. Кирәген генә сорап куя. Хәле җиңел түгеллеген сиздерәсе килмидер инде. Минем өчен дә борчыладыр. Миңа: «Яшьрәк шул әле син, улым» ди. Өстәлемә көн дә иртә-кич, менә шушылай, кәҗә сөте китереп куя. Эчәм, билгеле, ипи белән сыпыртып куям. Миңа Рафисларның сыер сөте тәмлерәк тә кебек Юк шул безнең сыер. Бер кәҗәбез генә бар. Быел бәтие, тугач, абзарда катып үлгән. Кәҗә сөте дә әйбәт, корсакны тишми. Бик файдалы, диләр. (Ипиен капкалый-капкалый, сөт эчә.) Күрше Кәримә апа безгә, кечкенә малайга кәҗә сөте кирәк, дип, тикмәгә генә кермидер инде.

Мөнҗия (чаршау артыннан эндәшеп). Улым!..

Билгиз. Нәрсә, әби?

Мөнҗия. Дәресләреңне әзерләргә онытма!

Билгиз. Ярар Мин әзерләдем инде.

Мөнҗия уйланып чыга. Билгиз янына килеп утыра.

Мөнҗия (саклык белән). Улым!..

Билгиз. Нәрсә, әби?

Мөнҗия. Миңа якынрак килеп утыр әле.

Билгиз (үзалдына). Әллә тагын йөрәге чәнчешә инде. (Әбисе янына килеп утыра.)

Мөнҗия (тынып торып). Әллә, дим, улым, син быел җиденче классны тәмамлагач, Казанга китеп барыйкмы, Каравайга, сеңлем Зөлфия апаңнар тирәсенә?

Билгиз. Өйне нишләтәбез?

Мөнҗия (читенсенеп). Сатарбыз инде

Билгиз (уйга калып.) Өй саткан акчага Казанда йорт алып булыр микән?

Мөнҗия (авыр сулап). Безгә дигәне табылыр әле. Казанның кырык капкасы бар, диләр бит. (Пауза.)

Мөнҗия борчылуыннан кул аркасындагы тамырларны ышкый.

Улым!.. Синең монда, авылда каласың килмидер бит?

Билгиз. Юк, әби (Үзалдына). Җәләй кул астында эшләргәме?

Мөнҗия (сагаеп). Ярар, алайса, шуны гына сорамакчы идем (Кузгалып китәргә тели, кәефсезлеген сизеп кире утыра. Тынып тора. Үз-үзенә аптырап.) Һәй, гомерләр, үлеп китмәсәм генә ярар иде

Билгиз. Әби, үлмә син, үлмә! Мин синсез нишләрмен? (Пауза.) Үлмичә яшәү кызык ич

Мөнҗия (сабырлыгын җыеп көлемсери). Сабый шул әле син, улым, җиденче класста укып йөрсәң дә (Пауза.) Аллаһы Тәгалә адәм баласын дөньяга кунак итеп кенә яраткан шул. Ул аны гомер эчендә төрле газап-михнәтләргә юлыктыра, яхшыдан яманны аерта, дөньяны таныта, сөендерә дә, көендерә дә. Аннары рәхәткә чыгарып карый, шуларның күбесе, михнәткә чыдаган булса да, рәхәткә чыдый алмый икән шул.

Билгиз. Ник алай дисең, әби?

Мөнҗия. Тора-тора адәмнәр дә бозыла, күбесенең нәфесе үк котыра башлый

Билгиз. Ул нәфесне берничек тә йөгәнләп булмыймы?

Мөнҗия (көлемсерәп). Юктыр, күрәсең Бер тәмлегә ияләнгәч, берәүнең дә әчене кабасы килми шул (Пауза.)

Билгиз. Әби, нишләп кешене Аллаһы Тәгалә яраткан дисең? Мәктәптә адәм баласы маймылдан яралган, диләр. Тарих укытучысы Әминә апа безгә шулай аңлаткан иде.

Мөнҗия (көлемсерәп). Нишләп соң хәзер дә кеше маймылдан яралмый икән?.. (Әйткән сүзләреннән уңайсызланып.) Әминә апаң әйткәч дөрестер дә инде, улым. (Сул кулы белән йөрәк турын тота.)

Билгиз (борчылып). Бик авыртамы, әби?

Мөнҗия. Авырта шул, улым, авырта.

Билгиз. Нигә һаман авыртып тора соң ул? Савыкмас микән?

Мөнҗия (тынып тора). Син врач булсаң терелер идем дә, улым Укыйсыларың күп шул әле (Урыныннан тора, өстәлдәге буш стаканны алып, кире чаршау артына кереп китә.)

Билгиз (үзалдына борчылып). Әби, үлмә син, үлмә!.. Мин врач булганны көт (Стена янына килә, анда эленеп торган әнисенең фотосына карап тора, аны кулына ала.) Әй әни, әни! Миңа гомер бүләк иткәнсең дә кайтмаска дип китеп тә баргансың Исемемне миңа әби түгел, син кушкансың икән. «Билгиз» дип атагансың. Билгесезлектә илләр гизсен, күпне күреп, күпне белеп үссен дигәнсең инде (Әнисе сурәтенә соклана.) Үзең чибәр булгансың, әни, кабарынкы куе чәчләрең түгәрәк мөлаем йөзеңә килешеп тора. Карашың көләч Исән булсаң, мине ничекләр итеп назлап сөймәс идең син, әни. Свердлау якларына урман кисәргә, торф чыгарырга алганнар шул сине. Мине «әбисе карап торыр» дигәннәр. Сугыш беткән еллар булган Сине Ташкичү болынына кадәр озата барганым әле дә хәтердә, тонык зәңгәр томан эченнән генә күренеп калган күк. Барыбер хәтердән китмисең. Саубуллашканда: «Әбиеңне тыңла, яме! Мин тиз әйләнеп кайтырмын, улым!..» дидең. Ә син тиз генә әйләнеп кайта алмадың (Пауза.) Эшләгән җиреңнән «агач баскан» дигән хәбәрең генә килде (Фотосурәтне үз урынына элеп куя, янә бертын карап тора да йөренә башлый.) Әти булырга тиешле кеше генә минем дөньяга килерем белән исәпләшмәгән шул. Тугач та, үз баласын танымаган. Ничек шулай каты бәгырьле булырга кирәк икән? Әгәр дә ул кеше, чыннан да, председатель Җәләй булса?.. Элегрәк мин әбидән: «Әти кая?» дип сорый идем. Әби сүзне гел икенчегә бора иде. «Әниең янына киткән иде, шуннан кайтып җитми», дип юата килде. Хәсрәтләрен яшерә-яшерә яшәгәч, әбигә йөрәк чире тикмәгә генә килмәгәндер инде (Арлы-бирле йөренә, ишегалдына чыга, аннан, бар нәрсәне күздән кичереп, урам ягына карый. Шулчак узып барган Җәләйне күреп ала.)

Җәләй! Кәнсәләргә барышы (Койма янына килеп, ярыктан карый, кесәсендә йөрткән биноклен чыгарып күзәтә башлый.) Ак күлмәк кигән. Киң маңгайлы, озынча борынлы Яңаклары тартыла төшкән. Башы кыңгыр, гәүдәсе уңгарак авышкан Чыннан да, мин аңа охшаганмы соң? Әллә мине котыртып кына әйтәләрме? Әби «юк сүз» ди бит. Юк булгач, нигә сөйләнәләр?.. (Узып киткән Җәләй артыннан карап кала, уйланып тора торгач, өйгә кереп, көзге каршына килеп баса.)

(Үзалдына.) Мин Җәләйгә охшаганмы? (Кинәт ачуы килеп.) Юк-юк, кирәкми! Минем Җәләйгә охшыйсым килми (Көзге каршыннан артка чигенә.) Әй, көзгегә ышансаң Нигә дип мин һаман Җәләй белән башымны катырам соң әле?.. (Өстәл янына килеп, китап укырга утыра.)

Чаршау артыннан кәефсез генә Мөнҗия чыга.

Мөнҗия. Улым!..

Билгиз. Нәрсә, әби?

Мөнҗия. Каклаган чәй эчәсем килеп китте. Кәримә апаңда юк микән? Барып кына кайт әле.

Билгиз. Хәзер (Кәримә апаларына барырга чыга.)

Мөнҗия үз ягына чаршау артына кереп китә.

Икенче күренеш

Урамга чыккач, Билгизгә узып баручы Зәбидә очрый.

Зәбидә (Билгизне күрүенә куанып). Билгиз! Син кая киттең?

Билгиз. Кәримә апаларга бара идем.

Зәбидә. Рафис янынамы?

Билгиз. Юк, йомыш белән.

Алар бер-берсенә карашып тынып калалар. Зәбидәнең Билгизне тиз генә үз яныннан җибәрәсе килми.

Зәбидә. Билгиз!.. Ни, укуыңны тәмамлагач, мин сине авылдан китәсең икән дип ишеттем.

Билгиз. Китми булмас инде

Зәбидә. Кая китәсең?

Билгиз. Казанга, Зөлфия апалар янына булыр инде.

Зәбидә (карашын читкә алып). Шәһәргә киткәч, безне онытырсың инде.

Билгиз (Зәбидәгә якыная төшеп). Сине юк Онытмам, Зәбидә, онытмам Син бит, син бит минем күңел күгемдә балкыган йолдызым

Зәбидә (үпкәләгән сыман). Әй, көлмә әле, Билгиз

Билгиз. Көлмим ич (Пауза.) Чынлап әйтәм.

Зәбидә (уңайсызланып). Билгиз!..

Билгиз. Нәрсә?.. Йә, әйт инде?

Зәбидә (нәрсәнедер исенә төшереп елмаеп). Теге чакта син Кабык күпер урманында җиләк җыйганны хәтерлисеңме?(Билгизнең кулын тота.)

Билгиз. Хәтерлим. Әле ничек кенә!..

Зәбидә. Икебезнең дә кулда тырыслар. Урман аланында җиләк мыжгып үскән иде. Яшел үлән араларыннан аннан да, моннан да, «мине ал да мине ал» дип, күз кысалар. (Якты елмаеп.) Әй-йе-ме? «Әй-йе» диген! Син мине иң эре, кып-кызыл җиләкләр белән сыйладың, (күрсәтеп) менә болай иреннәремә сузып, «Монысы иң-иң тәмлесе» дисең. Мин дә «Мә, минем җиләкләрне дә кабып кара әле, телеңне йотарсың» дим. Исеңдәме? Әйт инде, «исемдә» диген.

Билгиз (елмаеп). Исемдә!..

Зәбидә. Шулай көлешә-көлешә, бер-беребезне сыйлыйбыз, аннары тагын ярышып җиләк җыя башлыйбыз.

Билгиз (хәтерләп). Аннары син бер агач төбеннән йөгереп чыктың да «Елан бар! Елан бар!» дип кычкырып җибәрдең. Мин «Кайда, кайда?» дип яныңа йөгереп килдем.

Зәбидә. Шунда куркуымнан синең кочакка ничек кереп сыенганымны да сизми калдым

Көлешәләр.

Билгиз. Тузбаш елан иде ул. Чакмый торган.

Зәбидә. Ә мин аны чагар дип курыктым Аннары

Билгиз. Нәрсә «аннары»?

Зәбидә. Урманнан кайтырга чыккач, син миңа «Әйдә, Зәбидә, без синең белән гел дуслар булыйк!» дидең. Беренче тапкыр. Мин дәшмим, авызыма су каптым(Көлә.)

Билгиз. Шуннан, шуннан?..

Зәбидә. Ә син «Йә, әйт инде берәр сүз?» дидең. (Пауза.) Шул чактагы сүзем өчен син мине гафу итсәң иде. (Зәбидә уйчанланып кала.)

Шулчак Зәбидәнең әйткән сүзләре, кайтаваз булып, микрофоннан яңгырый.

Зәбидә. Без синең белән дуслар була алмыйбыз.

Билгиз. Ник, Зәбидә? Нигә тотлыгып калдың?

Зәбидә. Мин әйтмим, олылар әйтә

Билгиз. Ни дип әйтәләр? (Пауза.)

Зәбидә. Сине җилдән туган, диләр

Билгиз. Эх син, Зәбидә!..

Ул, берни булмагандай, Зәбидәне, кулыннан тотып, кочагына ала.

Мин аларны оныттым инде, Зәбидә Мин сине яратуымны гына беләм

Зәбидә. Мин дә

Билгиз. Бүген син инеш буена «Пызул»га уйнарга чыгасыңмы?

Зәбидә. Чыгам. Ә син?

Билгиз. Мин дә.

Зәбидә. «Наза» уенын уйнарбыз, биербез, җырларбыз

Билгиз (исенә төшереп). Мин тиз генә Кәримә апаларга кереп чыгыйм инде «Пызул»да очрашырбыз (Китә.)

Зәбидә үз юлын дәвам итә.

Өченче күренеш

Мөнҗия, борчулы кыяфәттә, чаршау артыннан Билгиз бүлмәсенә чыга, аптырап йөренә-йөренә дә аның киемнәрен, урын-җирләрен рәтли, өстәл янына килеп утыра. Ире Фәйзулла рәсеменә карап уйга бата.

Мөнҗия (үзалдына). Әй Фәйзуллам, Фәйзуллам!.. Син мине ялгызымны калдырып киттең дә, бар борчу-хәсрәтләр берүземә өелеп калды. Һаман оныгың Билгиз өчен борчылган көнем. Ул әтиле ятим булып яши. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм. Аңа хәзер бик тә кыен. Ул инде барысын да аңлый, барысын да белергә тели. Отыры җанын тинтерәткән сорауларга җавап таба алмый интегә. Өстәвенә әле берсе, әле икенчесе күңеленә яра салып тора. Шәфкатьлелек җитми, әшәкелек бар. Аннары оныгың шундый кыен минутларда үзен кая куярга белми аптырый. Әтисезлеген авыр кичерә Юкса әтисе Җәләй каршыбыздан гына узып йөри. Керми дә, кызыксынмый да Әрәм итте бердәнбер кызыбызны (Яулык почмагы белән авызын каплап ала.) Кызым, балакаем, нигә шуны «яратам» дия-дия, шашыплар йөргәндер. Барыбер өйләнмәде, алдады гына «Миңа тиң түгел» дип мыскыллады. Әллә кем булган!.. Йөзе кара! Кара кайгыга батырды. Чыдаган йөрәккә рәхмәт (Пауза.) И Алла, тагын да яманрагын эшләр дип кем уйлаган шул Җәләйнең. Әнисен, үз баласыннан аерып, кем шулай читкә вербовать итә инде? Җибәрмәскә дә булдыра ала иде бит. Үз баласын ятим дә калдырмас иде (Исенә төшерә.) Мәрвиям генә, бәгырьләремне өзгәләп, чит-ят җирләрдә ятып калды И Фәйзуллам, ничек түзмәк кирәк бу хәлләргә?.. Инде хәзер мине «кадерлем, хәләл җефетем син» дип юатыр кешем дә калмады. Син исән булсаң, миңа болай ук читен дә булмас иде. Оныгың Билгиз яныңда «бабам, бабам» дип юанып, булышып йөрсә, нинди куаныч булган булыр иде. Ул инде аңлый хәзер. Җәләй турында да борчылып уйланмас иде. (Торып, иренең фотосурәте каршына килә.) Әй Фәйзуллам!.. Синең белән яшәгән матур көннәр өч көн кебек кенә булган икән. Инде менә мин дә картайдым, Мөнҗияңне кайтып күрсәң, танымассың да. Иртәрәк киттең шул Сукыр эчәгең шартлаган, диделәр. Әҗәл кызганмады үзеңне Тузган йөрәгең түзмәгәндер шул (Фотога якынаеп.) Беркөнне төшемә кердең. Елмаеп, мыегыңны сыпырып торасың. «Минем янга кайчан киләсең инде?» дидең дә шунда ук юкка чыктың. Хәерлегә генә булсын! Алла язганы булыр Ялгызлык читен икән

Дальше