Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 2 стр.


Билгиз кайтып керә.

Билгиз. Әби, менә сиңа как алып кайттым. Кәримә апа бер лимон да бирде.

Мөнҗия. Аңа рәхмәтләр яусын инде.

Билгиз как белән лимонны өстәлгә китереп куя да китә башлый.

Улым! Син кая барасың?

Билгиз. «Пызул»га, әби.

Мөнҗия. Анда нишлисез соң?

Билгиз. Кичке уенда уйныйбыз.

Мөнҗия. Кемнәр белән?

Билгиз. Кызлар, малайлар белән.

Мөнҗия (көлемсерәп). Кызлары кемнәр инде?

Билгиз. Гөлнур, Сания, Зәбидәләр.

Мөнҗия (белмәмешкә салынып). Зәбидәсе кем кызы соң аның?

Билгиз. Түбән очтагы Галимә, Ибәт кызы инде. Зәбидә бик чибәр

Мөнҗия Ибәт исемен ишеткәч каушап китә, нидер әйтергә җыенган җиреннән тыелып кала.

Мөнҗия. Соңга калып бик озак йөрмә, яме.

Билгиз. Юк (Китә.)

Мөнҗия (үзалдына). Зәбидә, диме? Ибәтне йортка керткән Галимә кызы була шул инде ул. Ибәтнең үги кызы. Әллә соң бер-берләрен ошатып йөриләрме тагын? Яшьләрнекен белмәссең (Уйга калып.) Ибәте бер нәләт төшкән бәндә инде ул. Төрмәдән кайтып та кермәде. Кайтса да, кешегә зыян гына салды, каһәр. Теге вакытта аңа Фәйзуллам инструментларын биреп тормаган ачудан (эчәргә дип акча да сораган бугай) безнең сараебызга ут төртте. Ут белән шаярып, бөтен авылның котын алып торды, тәре җан. Үзе төрмәдән дә тиз чыга, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Бу юлы нишләр тагы? Шуның аркасында Фәйзуллам, янган сарайны яңартып корып йөргәндә (авыр да күтәргәндер инде), кинәт кенә авырып китте Әй Аллам, яман кешеләрдән Аллам сакласын инде! Бу малай, белешми, Галимә кызын Ибәтнеке дип йөри инде. Галимә үзе чибәр инде ул, кызы әнисенә охшагандыр Кич җиттеме, яшь-җилкенчәк шул «Пызул»га чаба. Шунда уйнап мәш киләләр. Яшь чакта без дә шул инеш буена биергә, җырларга төшә идек. Фәйзуллам белән дә шул «Пызул» уеннарында таныштык гомерләр аккан су кебек узды да китте (Как белән лимонны өстәл өстеннән алып, үз ягына чаршау артына кереп китә. Утын сүндерә.)

Өй эче тынып кала.

Дүртенче күренеш

Айлы кич. Пызулда инеш буендагы яшьләрнең гармунда уйнап-биегән тавышлары яңгырый:

Инеш буеннан Зәбидә белән Билгизнең кайтып килгәне күренә. Алар якынлашкан саен, җыр-музыка тавышлары ераклаша бара. Яшь парлар урам чатындагы рәшәткәгә сөялеп туктап калалар. Йөзләре шат.

Зәбидә (Илгиз колагына пышылдап). Бил-гиз!..

Билгиз. Әү-ү, Зәбидә!

Зәбидә. Әйт әле, түлке чынлап, яме, син, киткәч, миңа хат язарсыңмы?

Билгиз (куанып). Көн саен, гел менә Ә син җавап бирерсеңме соң?

Зәбидә Билгизгә шуны да белмисеңмени дигәндәй елмаеп карый.

Зәбидә. Әгәр син мине оныта калсаң?..

Билгиз. Сине соң ничек онытасың?! Син бит, син бит бер генә. Нур сибеп торучы энҗе бөртек кенә

Зәбидә (балкып көлә һәм сүзне икенчегә борып). Матур да инде бүген төн (Күккә карап). Күктә күпме йолдызлар яна.

Билгиз. Кеше саен берәү.

Зәбидә (җанланып). Йә, кайсы синеке?

Билгиз (шаярып). Әнә тау башыннан калкып торганы иң яктысы, Зәбидә исемлесе.

Зәбидә. Көлмә әле, Билгиз (Билгиздән тартыла төшеп.) Әнә берсе атылды.

Билгиз Зәбидәнең биленнән ала.

Билгиз. Елмай әле, Зәбидә, елмай Сиңа елмаю килешеп кенә тора.

Зәбидә. Һе, гел елмаеп торырга мин кояш түгел лә. (Көлә.)

Билгиз. Син кояш, Зәбидә!.. Минем кояшым!..

Зәбидә. Көл инде, көл

Билгиз (колагына пышылдап). Зә-би-дә!.. Зәбидә, дим!

Зәбидә. Нәр-сә, әллә берәр серең бармы?

Билгиз теләген белдерергә кыенсынып кала.

Билгиз. Зә-би-дә!..

Зәбидә. Нәрсә инде?

Билгиз (тынып калып). Бер, бер үптер әле?

Зәбидә (башын читкә борып). Мин оялам

Билгиз. Олылар үбешә ич (Зәбидәгә якыная төшә, үбәргә ниятли.)

Шулчак бер мәче бакча ягыннан яман тавыш белән кычкырып җибәрә.

Зәбидә (сискәнеп). Әбәү-ү!.. Куркып киттем.

Билгиз. Вәт каһәр!.. Тапкан вакыт

Пауза. Билгиз Зәбидәне янә кочагына тарта төшә, инде Зәбидәне икенче халәт биләгән. Ул як-ягына карана, вакытны искәрә.

Зәбидә. Җитәр инде, Билгиз, мин керим. Йә әни чыгып җитәр, «озак йөрмә» дип калды.

Билгиз. Тагын бераз гына торыйк инде. Синең белән гел дә рәхәт ич

Зәбидә. Соң бит инде.

Билгиз. Зәбидә! Син миңа шундый якын Аны сүз белән аңлатып та булмый, кулларыңа кагылу белән (Зәбидәнең битеннән үбеп ала.) Яратам мин сине!.. (Пауза. Янә исенә төшереп.) Зәбидә! Ленар тәнәфестә синең чәчеңнән тартып киттеме?

Зәбидә. Әйе. Ә нигә?

Билгиз. Нигә алай эшли ул?

Зәбидә. Белмим Бәлки, аның белән сөйләшәсем килмәгәнгәдер

Билгиз. Әллә Ленар сиңа сүз каттымы?

Зәбидә. Һе, кирәге бар иде, кабартма бит

Билгиз. Мин аның кабартма битен дөмбәсләдем инде.

Зәбидә. Сугыштыгызмыни?.. Кайчан?

Билгиз. Көндез. Чишмә тавында Әгәр дә ул сиңа тия калса, миңа әйт, оялып торма, мин аны

Зәбидә. Нишләтәсең?

Билгиз. Мин аның кирәген бирәм

Зәбидә (көлеп). Бәйләнмә шул үҗәткә. Барыбер аңламый (Әнисе килеп чыкмагае дигәндәй як-ягына карана.)

Мин керим инде, Билгиз. (Кулын суза.) Тыныч йокы!..

Билгиз. Сиңа да!.. Иртәгә очрашканга кадәр!..

Зәбидә кереп китә. Билгиз аны урам башында кул болгап озатып кала. Кайтышлый, Җәләйләр өе турына җиткәч, ачык тәрәзә аша Җәләй белән Наҗиянең гаугалашкан тавышларын ишетеп, рәшәткә кырыенда туктап кала.

Наҗия (ачулы). Теге зимагур малаең бүген дәрестән классны ташлап чыгып китте.

Билгиз (төшенеп,үзалдына). Димәк, мин Җәләй малае икән!.. (Сабырсызланып, рәшәткә башларын кыса.)

Җәләй. Китсә соң, мин нишләтим аны? Тәрбиялә, үз укучың бит

Наҗия. Тәрбиялә, имеш?.. Минме? Синең малаеңнымы?..

Җәләй. Аны да үз укучыларың кебек тигез күр, үз ит

Наҗия. Үз ит?.. Ничек итеп? Нигә син минем җанымны кимерәсең, ә?

Тынлык. Җәләй эндәшми.

Күрәсем дә килми. «Китик моннан, китик!» дип, мин сиңа ничә тапкыр әйттем. Беткәнме сиңа бүтән колхоз?

Җәләй. Аптырадың инде шул малайга. Сиңа тияме ул?

Наҗия (ярсып). Тия, тия! Аңлыйсыңмы шуны? (Тавышы көчәя төшә.) Уф!.. Җәләй, дим! Зинһар, китик моннан, Үзәнледән?

Җәләй. Сиңа җиңел Бер төпләнгән урыннан кош кебек очып китәсе генә калды. Күпме эш ярты юлда кала? Мин бит шушы авыл кешесе дә. Кешеләргә китүеңнең сәбәбен ничек аңлатасың? Райкомга да. Авылда минем сез белмәгән, законсыз туган малаем яши, дипме?.. (Пауза.) Әллә соң малайны үзебез белән алабызмы?

Наҗия (кызып). Син мине юри мыскыл итәсең инде. Кирәге бар, җенем сөйми!..

Җәләй. Алай ярамый. Бераз намуслырак булыйк инде.

Наҗия. Намус! Син ул намусны, миңа өйләнгәндә, сандыкка яшереп куйган идең. Үзең өйләнмәгән тәти егет булып күрендең. Авылга укытучы булып килгәндә, малаең барын да әйтмәдең. Ник?..

Бу сүзләрне ишетеп дулкынланган Билгиз артыгын тыңлап торалмый китеп бара.

Билгиз (үз-үзенә). Мин монда артык кеше икәнмен Менә ни өчен «мин килмешәк тә, зимагур да икәнмен» Ярар, тынычланыгыз, мин авылдан үзем китәм, үзем!.. Юк-юк, Җәләй, мин монда синең кул астында «таяк»ка эшләргә калмаячакмын (Ул туктап-туктап гасабилана.) Әби! Терел генә син, яшә, мин врач булганны көт, мин врач булганны көт!.. Шәһәргә киткәч, мин сиңа лимон, как, тәмле җимешләрне гел алып торырмын (Кайтып җитә, ашыга-ашыга, капкадан кереп китә.)

Бишенче күренеш

Сәхнәнең бер почмагында басып торган яшь хирург Билгизнең йөзенә сүрән ут яктысы төшкән. Ул янә үткәннәрне хәтерләп, күңел монологын (монолог тасма язмасында да бирелергә мөмкин) бәян итә.

Билгиз. Миңа ул ачы хәбәрне Кәримә апа мәктәпкә килеп әйтте: «Наный! диде Әбиең авырый. Начар хәлдә, диде. Кәҗә сөтенә дип керсәм Мөнҗия урын өстенә ауган Дөнья хәлен белеп булмый, син, наный, ашык, йөгер» диде. Мин аның соңгы сүзләрен ишетүгә, туп-туры өйгә чаптым. Уйларым мине ашыктырдылар да ашыктырдылар: «Әби! Син авырма, озак яшә!.. Бу дөньяда синнән дә кадерлерәк минем кемем бар? Әни дә син миңа, әти дә Клиндерләреңне, актык җимешләреңне авызыңнан өзеп гел миңа суздың. Көйле җырларың үсәргә талпынган канатларыма көч бирде. Күңелемне беркайчан боектырмаска тырыштың, төрлечә юата килдең Җылы кулларың мине иркәләп, йокыларга талдырды, иртәләрен башымнан сыйпап уятты!..» (Ул, кулларын җәя төшеп, күккә карый.) «Әй сез, кара болытлар! Кая дип болай ашыгасыз? Шомлы күңелемне тагын да караңгы итәргә телисезме? Китегез, Каф таулары артына китеп югалыгыз! Әбигә кояшлы көн, яз кирәк! Китегез, кит!.. Кояшны капламагыз! Капламагыз кояшны!.. (Куллары, авыраеп, аска төшә, тавышы үзгәреп сүлпәнәя.) Әби, терел син, яшә!.. Их, мин врач булсам, врач булсам» Мин кайтып җиткәнче шулай дия-дия әсәрләнеп чаптым да чаптым. Ачык капка турына килеп җиткәч, шып туктап калдым. Өй бусагасын атлап керергә аякларым тартышты. Әбием янына инде кешеләр җыелган иде. Мин соңардым

Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, яшь Билгиз бүлмәсендә ялгызы.

Билгиз (төшенкелектә). Өй эче күңелсез. Әби булмагач, тәрәзә төбендәге гөл дә моңаеп калган. (Тәрәзә янына килә, андагы йон эрләгән орчыкны алып, кулында бөтереп карый, аннан кире куя.) Миңа дигән сыңар оекбаш та яртылаш бәйләнми калган Бар да әби кулын көтә Бабай үзе ясаган карават та буш. Бу йорт-җир оныгыма калыр дип тырышкандыр инде ул. Нишлим соң? Туган җир булса да инде мин монда кала алмыйм Әйе, мин әтиле ятим. Миңа монда үземне гаепсездән гаепле тоеп, килмешәк, зимагур малаедай яшәүнең нигә кирәге бар? Юкса мин гаеплеме? Җәләй үз баласын кабул итмәсен, аңардан йөз чөерсен дә (Пауза.) Бу нинди дөнья, нинди яшәү?! Юк, минем аларга күз көеге буласым килми. Тынычланырсыз, китәм (Пауза. Тынычлана төшә.) Киткәндә, бабайның әби белән төшкән карточкасын да алам. Әнинекен дә

Кәримә керә.

Кәримә (керә-керешкә аваз салып). Тордыңмы, наный?.. (Каршы чыккан Билгизне күреп.) Кәстрүл чыгар әле, кәҗәне савыйм дигән идем

Билгиз. Ә-ә, хәзер (Өйгә кереп, алюмин кәстрүл чыгарып бирә.)

Кәримә лапаска юнәлә. Билгиз өйдә чәй хәстәрен күрә. Озак та үтми, Кәримә әйләнеп керә.

Кәримә (сөтне өстәлгә куеп). Булды бу, наный Исән-сау гына тора күр инде.

Билгиз. Рәхмәт, Кәримә апа! Әйдә, бераз утырып ял ит. Менә монда өстәл янына утыр. (Урындык тәкъдим итә.) Чәй өлгерде, чәйләп алырбыз. (Чәй ясый.)

Кәримә (утырып). Әй, тиз дә уза инде бу гомерләр. Бүген бар син, иртәгә юк. Бер киткәч, аннан кире кайтыр юл юк шул. Әбиең ару гына йөреп торган күк иде дә Нишлисең бит?.. Менә җидесе дә узып китте. Шулай кырыгы да килеп җитәр, боерган булса. Кырыгына Казаннан Зөлфия апаң да кайтыр инде?

Билгиз. Кайтам дип киткән иде.

Кәримә. Кайтыр, кайтыр, боерган булса. Исән-сау гына булсын. Әбиеңнең бердәнбер сеңлесе бит Аннары Зөлфия апаң белән син дә Казанга китәрсең инде.

Билгиз. Исәп шулай иде

Кәримә. Өегезне кемгә сатарсыз икән? Урыныгыз бик әйбәт

Билгиз. Түбән оч Тәвкил абый кереп белешкән иде бер тапкыр.

Кәримә. Ә-ә, шулаймыни?

Билгиз. Ул быел Сабан туена өйләнергә җыена бугай.

Кәримә (җанланып). Йөргән нәмәрсәсе бардыр шул аның. Кемгә өйләнә икән?

Билгиз. Җәннәт апага, диләр.

Кәримә. Ә-ә, әйбәт кызны эләктерә икән (Исенә төшереп.) Җәннәт апаң әниең Мәрвия белән бик дуслар иде кана. Ул да киткән җиреннән кайта гына алмады, балакаем Күрәчәкне кем белгән?.. Бу нигездә Җәннәт апаңнар бәхетле булсыннар инде. Тәвкил үзе дә булган кеше. Шуфир. Кулы эш белә. Эштә алдынгы. Рәхәтләнеп кенә яшәсеннәр. Бездән хәер-фатиха шул.

Билгиз Кәримә алдына чәй ясап куя.

Билгиз. Әбинең сәйлүн чәен пешердем.

Кәримә. Рәхмәт, наный! Мөнҗиянең чәе дә, пешергән ризыклары да тәмле була торганые.

Билгиз. Мин дә әбидән ким пешермим хәзер.

Кәримә (куанып елмая). Бик әйбәт, шулай кирәк (Конфет кабып, чәен эчеп куя.) Наный! Онытканчы әйтим әле. Яңа кабер балчыгы иңүчән була, үзең киткәнче, дим, әбиеңнең кабер туфрагын рәтләп, өеп китсәң иде.

Билгиз. Мин әле аңа рәшәткәдән чардуган да корам.

Кәримә. Кор шул, кор. Савабы булыр үзеңә. Буяп та җибәрәм дисәң, бездә зәңгәр буяу да бар.

Билгиз (уйлана калып). Зәңгәр төс әбинең яраткан төсе иде.Үзе дә зәңгәр күзле иде.

Кәримә. Шулай булгач, бик әйбәт, зәңгәргә буя.

Билгиз. Минем бабай да әбинең зәңгәр күзләрен охшаткандыр инде, «Зәңгәрем!» дип иркәләп, назлап кына йөргән.

Кәримә. Зәңгәр күзләре дә матур, үзе дә сөйкемле иде шул Мөнҗиянең. Бер-берсен хөрмәтләп, сөешеп кенә яшәгәннәр иде. Урыннары җәннәттә булсын инде. Амин!

Пауза.

Билгиз. Мин әби каберенә агач та утыртам әле.

Кәримә. Утырт, наный, утырт. Савабы булыр үзеңә.

Билгиз. Әби үзе яраткан балан агачын утыртам. Тау урманына менгән саен, баланнарны, кан басымына әйбәт дип, гел җыя иде.

Кәримә (башын кагып). Һе-е, авырткан шул инде, авырткан. Бер дә авыртмаса (Пауза.) Төшеңә кергәне юкмы соң?

Билгиз. Керде.

Кәримә (ачылып). Ничегрәк итеп?

Билгиз. «Улым! Зөлфия апаң кайтмадымы әле?» диде дә, шуннан китеп югалды. Бүтән бер сүз дә әйтмәде. Башында чиста ак яулык. Кулына кып-кызыл бөрлегәннәр җыеп тоткан, мәрҗәннәрдәй алсуланып яна.

Кәримә. Хәерлегә булсын! Бик матур төш, урыны җәннәттә булсын! (Чәен эчә.)

Билгиз. Тагын бер чынаяк чәй ясыйм әле, Кәримә апа.

Кәримә. Булды, наный, рәхмәт! Чыгыйм (Кузгала. Ишек янына җиткәч тукталып.) Ут-күзләреңне, берүк, карап йөри күр инде

Билгиз. Ярар, Кәримә апа. Рәхмәт сиңа!..

Кәримә. Исән бул!.. (Чыга.)

Ялгыз калган Билгиз, аптырап, ишекле-түрле йөренә, стенадагы көзге каршына килеп туктый. Үзенең төс-кыяфәтен күзәтә һәм, көзгедәге сурәтен «энекәше» итеп исәпләп, аның белән әңгәмә кора. («Энекәш» җавапларын язмада бирергә мөмкин.)

Билгиз (башы белән ишарәләп) Әй, исәнме, «энекәш»! Мин синең белән сөйләшмәкче булам.

Энекәш. Рәхим ит, «абый»!

Билгиз. Әйт әле, бәхетлеме син?

Энекәш. Аны эзләп табасы бар әле.

Билгиз. Синеңчә, нәрсә соң ул бәхет?

Энекәш. Әти-әниле булу.

Билгиз. Тагын?

Энекәш. Максатыңа ирешеп яши алудыр.

Билгиз. Синең кыен чакларың буламы?

Энекәш. Бик! Әбием назын сагынганда «Улым!» дип башымнан сыйпауларын исемә төшергәндә

Билгиз. Тагын?

Энекәш. Әниемне җирсенә-җирсенә сагынганда Әтиең була торып та «Әти!» дип дәшә һәм «Син кем малае соң?» дип сораганда, «Мин Җәләй малае!» дип җавап бирә алмаганда

Билгиз. Җәләй исемен нигә һаман оныта алмыйсың?

Энекәш. Йөрәк бәхилләмәгәнгә

Билгиз. Бәлки, ул, син уйлаганча, начар ук кеше дә түгелдер?

Энекәш. Үз малаен танырга теләмәгән кешене ничек әйбәт дип атыйм.

Билгиз. Бәлки, бер эндәшер әле. Тормыш бит бу

Энекәш. Белмим, белмим Мине, зинһар, андый сораулар биреп аптыратма. Кирәкми, җитәр!..

Билгиз. Бетте, бетте Миңа китәргә вакыт (Торып баса.) Артымнан ияргән күләгәдәй булдың син, Җәләй (Ишегалдына чыга, йорт-каралтыларны күздән кичерә, кечерәк кенә көрәк табып ала да, «Таудан әби каберенә агач төпләп алып кайтыйм әле» дип, капкадан чыгып китә.)

Алтынчы күренеш

Урман аланы чите. Чүнник. Чүнникне әйләндереп тотылган пләтән чите кырыендагы эскәмиядә умартачы Гыймай кәрәз рамнарын рәтли, балавызларын кыра, тимерчыбыкларын тарттыра. Янында гына тактадан ясалган өстәл. Өстәлдә учак сөременнән каралган чәйнек, стаканнар. Җирдә дымарь1 утырып тора, эскәмия башында битлек.

Гыймай (үз-үзенә). Бу рамнар яңа умартага яңа күч ябарга булыр инде. Ул бал кортлары үзләренә бер дәүләт булып яши бирсеннәр. Бу дөньяда кешеләр дә бал кортлары кебек тырышып эшләсәләр, тормыш ал да гөл булыр иде, мөгаен. Хәерчелектән дә тизрәк чыгар идек. Дөнья матурлыгын да күрә белер идек. Юк шул, юк. Безгә әзергә бәзерне ашап ятучы сорыкортлар комачаулый. Бактың исә алар кайда да җитәрлек. Бугаз киереп кычкыруны гына беләләр. Кайсыберләре «Мин коммунист!» дип күкрәк кага, кемдер исә рәис Җәләй кебек үзен гел хаклы саный. Хаклы пычагым Быел кортлар өчен урман буендагы Казна күле тирәсенә карабодай да чәчтертмәде. Умарта кортлары балны күбрәк җыяр дип уйлагандыр инде. (Юлдан УАЗ машинасы килеп туктаган тавышка колак сала.)

Чүнниккә Җәләй килгәне күренә.

(Үз-үзенә). Үзе үк килеп чыкты тагын, юкка түгелдер.

Җәләй (килеп җитеп). Йә, ни эшләр бетерәсең? (Гыймайга салмыш түгелме бу дип сынап карый.)

Гыймай. Менә умарта рамнарын ясаштыра идем (Алъяпкычына кулын сыпырып торып баса.)

Җәләй (кырыс кына). Бал изгән мичкәң кайда синең?

Гыймай. Нинди мичкә? Гомер булмаганны

Җәләй. Алдашма. Кеше белми сөйләми ул. (Күзенә текәлә.)

Гыймай. Кем сөйли?

Җәләй. Кемлеге сиңа кирәкми. «Гыймай чүнниктә әчегән бал эчеп ята» димәсләр иде. Бу хәбәр райкомга да барып җиткән. Әйдә, күрсәт әле бал мичкәңне? Подвалга яшердеңме, өеңәме?

Гыймай. Әнә керегез дә карагыз, ишекләр ачык. Минем яшерен эшем юк

Җәләй. Булмаса әйтмәсләр иде. (Күзенә текәлә.) Ялганласаң Әгәр тапсам, мин сине монда бер генә көн дә эшләтмим.

Гыймай. Ярар, ярар эшләтмәсәң

Җәләй подвал, өй эчләрен карарга кереп китә.

Назад Дальше