Билгиз. Монда кайчан язганлыгына числосын куймагансың. (Укуын дәвам итә.) «Инде улыма өч яшь. Мин аңа бүген тал песиләре өзеп бирдем. Билгиз улым нәни бармаклары белән мамыктай йомшак нәфис бөреләргә сокланып кагылды. Тал песиләре миңа яшел чирәм өсләрендә, артларына чүгә-чүгә, нәни томшыклары белән кыяк өзгәләп йөргән сары каз бәбкәләрен хәтерләтте. Сабый улымны әнә шул ныгып җитмәгән каз бәбкәләренә тиңләдем. Күңелем бер сөенде, бер көенде. Әмма мин улымның тернәкләнеп үсәчәгенә нык өметләнәм. Билгизем минем тәүге мәхәббәтем!.. 20 апрель».
(Дулкынлана-дулкынлана блокнотның алдагы битен ача, язылганнарны күздән кичерә.)
Мәрвия. «Бүген 27 май. Ат утары яныннан узып барганда, улым кинәт кычкырып җибәрде.
Әни! Әнә ат!
Нишли, улым?
Билгиз ат рәвешенчә башын селкеп җавап бирде.
Миңа «исәнме!» әйтә.
Рәхәтләнеп көлдем. Ул сүзгә синең кебек тапкыр булыр, ахры».
Пауза.
Билгиз уйланып калган җиреннән көндәлек битләрен алга таба ача, укый.
(Тасма язмасында). «Тагын улым белән икәү урамга чыктык. Көн матур, тыныч. Билгиз арт урам чатында җыелып торган бер төркем кешеләрне күреп сорады:
Әни! Анда нишлиләр?
Алар Җамал әбине күмешергә килүчеләр иде.
Андамы? дим. Кечкенә балаларга конфет бирүче юмарт әбиең үлгән.
Үлгән? Нигә?
Картайган.
Нигә картайган?
Менә син дә үсәсең-үсәсең дә картаясың, бабай буласың.
Билгиз соңгы сүземне ошатмады: йөзе турсайды.
Юк, минем бабай буласым килми, бабай булгач үләләр
Кирәкмәс сүз әйттем, ахры, дип, йөрәгем жу итеп китте.
Юк, син үлмисең, улым.
Беркайчан дамы?
Беркайчан да.
Ә ничек?
Тәмам аптыратты.
Әбиең сиңа авырмый да, картаймый да торган дару бирер, һәм син озак-озак яшәрсең.
Мин шулай дигәч, ул дәшми ризалашты. Сабый шул әле. Ни әйтсәң дә ышана. Үзе барысын да белергә тели. Әтисенә охшаса, укымышлы булыр, мөгаен. 11 июль».
(Билгиз, фикер йомгагы очын табарга теләгәндәй, янә көндәлек битенә ябыша.)
(Тасма язмасында). «Улым! Бердәнберем! Инде син йоклыйсың. Күземә йокы керми. Уемда син генә Әллә ниләр уйлап бетердем. Аптырагач, шушы хатны язарга керештем. Уйларымнан эчем бушамасмы дим.
Инде соң. Баш очында янган җиделе лампа яктысы, мае кимеп, зәгыйфьләнеп калган, йөзең турысына моңсу шәүлә элгән. Шәүлә күңелемә ниндидер шом салгандай итә. Әллә бу, иртәгә сине калдырып китәсе булганга, миңа гына шулай тоеламы? Хәерлегә булсын! Дөнья хәлен белеп булмый инде Иртән юлга чыгасы. Свердлау ягына вербовать итәләр. Карьер, җир, урман эшләренә. Срогы өч айдан алып алты айга кадәр, ди. Нишлисең бит, ул кушкач барасың инде. Үҗәтләнде, якларга тырышмады. «Балам бар» диюем белән исәпләшмәде Барыннан да бигрәк миңа син кызганыч, улым Яшь шул әле син. Синең өчен йөрәкләрем телгәләнә, елыйсыларым килә Ичмасам, юатыр кешем дә юк Белмим инде, бәхетле итә алырмынмы үзеңне? Әлегә син берни белмисең. Менә үсәрсең, күп нәрсәләрне үзеңчә аңлый башларсың Исән-сау бул, улым! Мин тиздән әйләнеп кайтырмын. Әбиеңне тыңла! Елама, яме?.. Әниең Мәрвия».
Билгиз (паузадан соң, гасабиланып). «Кушкач», «кушкач» Кем кушкан соң аны? Кем? (Дәфтәрдән укып.) Монысы кемгә багышланган соң моның?
Шул ук күренеш.
Мәрвия (тавышы тасма язмасында бирелә). «Җәләй! Бу минутта сиңа әрнүләрем йөрәк түремнән дулкын-дулкын булып бәреп чыга. Әнисеннән үз баласын аерып, шултикле ерак җирләргә җибәртмәсәң, бүтән кеше таба алмас идеңмени? Берсендә, ярым шаяртып, «Байлар нәселеннән булган кызлар эрерәк була инде» дигәнең дә юкка гына булмагандыр. Безме инде байлар? Гомер буе балта чапкан әтием баймы? Мине яклый дип әйтүләреннән, кеше сүзеннән курыккансың инде. Кызганычка каршы, кеше сүзенә тиз ышанучан булдың шул син 28 июль».
Мәрвияне яктырткан ут сүнә, ул сәхнәдән чыга. Билгиз, блокнотын ябып, урыныннан тора, йөренә.
Билгиз (әрнү кичереп). Их, әнкәй, әнкәй! Үзеңне сагалап торган фаҗигане күңелең сизенгән икән Сине кызганудан йөрәгем сыкрап елый. Исән-сау әйләнеп кайткан булсаң, мин сине хәзер ничекләр итеп чәчләреңнән сыйпап юатмас идем Минем өчен күпме газаплы уйлар кичермәгәнсең?.. Их, Җәләй! Җәләй Хисамов! Әни исемеңне күрсәтмичә, күп нокталар куеп үтсә дә, мин ул кешенең син булуына инде шикләнмим. Әнием дөрес сизенгән: син куркак та булгансың икән, кара эшләреңне яшереп эшләгәнсең Син үзгәрмәгән, ничек бар, шулай булып калгансың. Гәрчә сине онытырга теләсәм дә, исемең дә, күләгәң дә артымнан калмый ияреп йөри (Чыгып китә.)
Ут сүнә.
Сигезенче күренеш
Авылда Сабан туе, бәйрәмчә күтәренкелек. Урамнан тау, болын ягына мәйданга чыгучылар уза. Гармун, җыр тавышлары ишетелә. Кайдадыр яшьләр «Тамчы гөл» җырын җырлый. Мәйданга чыгарга әзерләнгән Билгиз юл чатында туктап калган. Аның артына Рафис килеп туктый.
Рафис (иңенә кулын салып). Исәнме, Билгиз? Сабан туйлары белән!
Билгиз. Сине дә!..
Рафис. Әйдә, киттек!..
Билгиз. Кая?
Рафис (болын ягына ишарәләп). Әнә тегеләрне күрәсеңме? Тауга җитәкләшеп менеп баралар.
Билгиз (карап). Кемнәр ул?
Рафис. Берсе Гөлүсә, икенчесе Зәбидә.
Билгиз. Зәбидә?
Рафис. Әйе, Зәбидә. Сирень чәчәге төсендә күлмәк кигәне. Киттек артларыннан
Билгиз (уңайсызланып). Көпә-көндез парлашып йөрү килешеп бетмәс.
Рафис. Әй, булмаганны. Безнең тау менә дигән аулак җир, анда куаклар арасында сине кем күреп, кем тикшереп тора.
Китәләр. Зәбидә белән Гөлүсәне куып җитәләр.
Рафис (ачык йөз күрсәтеп). Кызлар! Бәйрәм белән котлыйм үзегезне. (Артына яшергән кыр чәчәкләрен күрсәтә.) Мин бу чәчәкләрне махсус сезнең өчен үз бакчамда су сибеп үстердем. (Чәчәкләрен Гөлүсәгә бирә.)
Гөлүсә (көлеп). Әй такылдык та инде син, Рафис. Шул телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде үзеңне.
Рафис. Тилгән, диген. Бәбкә саклаганда, тилгән дә алып китә алмады мине. Бәбкәне алып китте.
Көлешәләр.
Гөлүсә. Бәбкә сакламыйча җебеп утыргансың.
Рафис. Җебеп түгел, сине уйлап утырган идем, Гөлүсә.
Гөлүсә. Мине? (Көлә.)
Рафис. Сине шул
Гөлүсә. Алайса, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмаячак икән.
Рафис. Әйе шул. Мин сине иң бәхетле кеше итәм.
Гөлүсә (көлеп). И-и, такылдадың инде
Рафис. Бәйрәм бит Шушы Сабан туе булмаса, мин үзем дә, Гөлүсә белән таныша алмый, ялгыз ата каздай каңгырып йөрер идем, билләһи
Гөлүсә шаяртып, кит әле моннан дигәндәй, Рафисның җилкәсенә шапылдатып ала.
Нишлисең син, әй Калак сөяген сындыра яздың бит.
Гөлүсә. Сынса Киләсе Сабан туена кадәр төзәлер әле.
Рафис. Йә, йә, бетте Тәртипле генә булам
Тауга күтәрелгәч, борылып, Үзәнле авылын күзәтәләр.
Гөлүсә. Матур да инде безнең авыл.
Рафис. Тау астыннан чишмәләре агып чыга Тау астына түбәнгәрәк төшкәч, анда тагын ниләр бар икән?
Гөлүсә. Таштан башка чуртым булсынмыни? Әнә ташыннан дуңгыз фермасы салдырдылар ич
Рафис. Алай димә, Гөлүсә. Әнә Шөгер дигән якта нефть тапканнар бит.
Гөлүсә. Булса, бездә дә табарлар иде.
Рафис. Ярар, синеңчә булсын (Сүзне икенчегә бора.) Беләсезме, узган ел Торна күлендәге суның җиргә убылып агып киткән тишеге һаман йомылып бетмәгән әле. Кая киткән дип беләсез аның суы? Дөньяда җир астыннан агучы елгалар бар икән. Менә шул елгага кушылып агып киткән дә инде ул. Андый елгалар диңгез, океаннарга барып чыга. Без Торна күленең шулай агып китәсен алдан белгән булсакмы? Менә нишли ала идек.
Гөлүсә. Нәрсә эшлисең, хыялый?
Рафис. Буш шешә алып, аның эченә хат язып тыга идек. Хатны «Без нефтьле Татарстан иленнән!..» дип язып китә идек тә аннары, үзебезнең Үзәнле авылы егетләре-кызлары икәнебезне белдереп, исемнәребезне тулысы белән язып чыга идек. (Бармакларын бөгеп саный.) Билгиз Сәлахов, мин Рафис Саттаров, Зәбидә Исламова, Гөлүсә Галләмова һәм дә Ленар Ишкәев Тукта, ул кабартма битне, абыйларына таянып әтәчләнгән хәчтерүшне, исемлеккә кертми торсак та була
Гөлүсә. Нигә Ленарны исемлеккә кертмибез?..
Рафис. Нигәме?.. Анысын соңрак әйтермен (Хыялга бирелеп.) Татарчалап күптин-күп сәламнәр белдергәч, хатны шешәгә тыгып, шешә авызын капрон бөке белән ябып, аны Торна күленә ташлый идек. Һәм ул шешә, күл суы белән җир асты елгасына кушылып, еракка, бик еракка агып китә, океаннарга барып чыга. Нигә чыкмасын, чыга, билгеле. Бәлки, Америка ярларына да барып җитәр иде. (Җанланып.) Аны табып алгач, «Бу кайсы илдән икән?» дип кызыксынып карый башлыйлар инде. Билгеле, сразы гына безнең татарча язганны аңламый аптырап торырлар иде дә аннары барыбер белерләр иде. «Менә безгә ерак Татарстанның Үзәнле егетләре (колачын җәеп) сәлам җибәргән!» дип шатланырлар иде. Дөньяда безнең Татарстанны белә һәм татарча өйрәнергә дә тели башларлар иде. Кызык бит, әй?!
Билгиз. Хыяллан, хыяллан! Рафис! Синең башың бераз кайнарланып китмәдеме?
Көлешәләр.
Гөлүсә. Рафис! Нигә Ленар Ишкәевнең исемен хатка кертмибез?
Рафис (көттереп). Нигәме?.. Нигә дисез инде, алайса? Беркөнне ул тәнәфестә Зәбидәнең чәчен тартып китте. Кабахәт. Класста бер дигән кызыбызның!.. (Билгизгә.) Синең урында булсам, мин Зәбидәне Ленардан кыерсыттырыр идемме?..
Билгиз. Мин аны белмәдем (Пауза.) Хәер, ул инде бер «сдачасын» алды
Гөлүсә. Әйдәгез, тау эчләрен әйләнеп киләбез
Сөйләшә-сөйләшә узып китәләр. Икенче яктан әйләнеп чыкканда, Зәбидә белән Билгиз кулга-кул тотынып басып тора. Зәбидә кулындагы ромашка чәчәген бөтергәли. Билгиз, кесәсеннән биноклен чыгарып, Зәбидә белән тигезләшә дә Сабан туе барган болынны күзәтә башлый.
Билгиз (бинокльдән күзәтеп). Сабан туена халык күп җыелган. Яшел болын уртасындагы мәйдан төрле-төрле чәчәкләрдән үрелгән зур такыя сыман. Һәрбер чәчәге үзенчә матур елмая. Синең кебек, Зәбидә
Зәбидә (үпкәләгәндәй). Көлмә әле, Билгиз
Билгиз. Көлмим, дөресен генә әйтәм (Бинокльдән күзәтүен дәвам итә.) Бүген туган авыл «чәчәкләре» барысы да мәйданга җыелган Батырга дигән тәкә янына Сөббух бабай бүрек колакчыннарын тырпайтып утырган Ә Тинкәй абый яланаяктан, кызыл эчле галошларын кулларына күтәреп, төрле-төрле хәрәкәтләр ясап, хатын-кызлар әйләнәсендә кылана-кылана бии.
Зәбидә. Кая, мин дә карыйм әле? (Билгиздән бинокльне ала.) Биюләрне күрми калабыз инде Мәйданда малайлар да көрәшә башлаган. Бер кырыйда чүлмәк ватышалар Әйдә, без дә киттек шунда. Гөлүсәләр төшеп җиткәндер инде..
Билгиз. Әй, өлгерербез әле. Монда икәүдән-икәү рәхәт ич (Зәбидәне кочагына алырга тели, ул кыенсына, тартына.)
Зәбидә. Ярар инде, Билгиз, җибәр
Кочышалар. Аннан ни әйтергә белми тынып калалар.
Билгиз (яратып). Зә-би-дә!
Зәбидә. Нәр-сә?
Билгиз. Син бит минем бердәнберем! Миңа син шундый якын
Зәбидә (уйга калып). Билгиз!.. Син, Казанга киткәч, шәһәрнеке буласың инде. Анда сиңа чибәрләр дә бетмәс
Билгиз. Юкны сөйләмә, Зәбидә. Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм. Көн дә хат язып торачакмын. Аннары
Зәбидә. Нәрсә «аннары»?
Билгиз. Без бергә булырбыз
Зәбидә (көрсенә төшеп көлә). Юк, Билгиз, без бергә була алмыйбыз
Билгиз. Нигә?
Зәбидә (көттереп). Арабызда киртәләр бар
Билгиз. Нинди киртәләр?
Пауза. Зәбидә эндәшми.
Аңлатып бир?
Зәбидә (карашын җиргә төбәп). Минем әти, үги әтием, сезнекеләргә үчле булган
Билгиз. Ибәт үз әтиең түгелмени?
Зәбидә. Юк
Билгиз. Әтиең кемгә үчле булган?
Зәбидә. Синең Фәйзулла бабаңа. Ул аңа берсендә эчәргә сорап кергән булган, аннары аның инструментларын да сорап торган. Инструментларын биреп тормагач, үч итеп, сарайларына ут төрткән Моны миңа әнием әйтте.
Билгиз (үзалдына). Менә ничек, ул вакытта ут төртүченең кемлеген берәү дә белмәгән иде (Зәбидәгә.) Аңа бит инде бишбылтыр. Онытылган, беткән
Зәбидә. Шулай да кешеләр ни уйламас? Әни дә каршы килсә
Билгиз. Син үз-үзеңә хуҗа бул! Һәм бетте-китте
Зәбидә. Әйтергә җиңел ул
Билгиз. Зәбидә! Калдырыйк әле без боларны, онытыйк (Болын ягына ишарәләп.) Әнә Рафис белән Гөлүсә таудан төшеп баралар. Куып җитик әле үзләрен. (Китәләр.)
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Беренче күренеш
Сәхнә читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган хирург Билгизнең йөзенә яктылык төшкән.Ул хәтерендә яңарган хатирәләрне күңел монологын бәян итә. (Монологны магнитофон язмасында да бирергә мөмкин.)
Билгиз. Әбием! Син минем әниемне дә, әтиемне дә алыштырдың Шәһәргә киткәч тә, бик еш сагынам, юксынам сине. Изге рухың йөрәгемә сеңгән, миндә сиңа карата матур хисләр генә яши, тормышыма дәрт, ышаныч бирә Үсеп җитүемне, кеше булуымны бик тә көткән идең, әбием Беренче хезмәт хакымнан сиңа матур күлмәклек сатып алган идем дә Нишлим соң, син юк шул. Һәм мин аны Кәримә апага бүләк иттем, син яраткан сәйлүн чәйләре белән. Ул да безнең изгеләр чишмәсе суы белән тәмләп чәй эчсен әле дип.
Шәһәрдә ипи кибетләренә кергәч, йомшак булкаларны кулыма алган саен, мин синең «Кала күмәчләрен кабып карыйсым килә» дигән сүзләреңне искә төшерәм. Базарда җимеш сайлаучы әбиләргә карап узганда, кайсындыр сиңа охшатып, «Әбием, синме әллә бу?» дип ымсынып та куям. Кыеп дәшә генә алмыйм. Аннары сиңа аласы килгән күчтәнәчләремне алмый ямансулап китеп барам. Мине йөрәгемдә мәңге уелып калган сүзләрең озата бара: «Син врач булсаң син врач булсаң терелер идем» Теләкләрең кабул булды, әбием, мин чыннан да врач булдым, әмма сиңа ярдәм итә генә алмыйм. Инде бәхил була күр!.. Күрәчәкне алдан күреп булмый икән. Бүген күзләрем дөньяга башкача карый башлады. Күп нәрсәләрне үземчә аңлый башладым. Сине һәм әниемне юксыну хисләре генә үзгәрми калды. Өстәл әйләнәсендә сез генә җитешмисез Яшьли күңел түремә кереп оялаган кара болытлардан әле дә арына алмыйм. Андый вакытларымда күңелемә яктылык җитми. Ятимлек читен икән Синең белән узган кадерле, нурлы көннәр, әбием, күңелемдә энҗе-мәрҗәннәрдәй тезелгән
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Билгиз ишек төбендәге эскәмиядә китап тотып утыра. Цехта төшке аш вакыты. Тынлык. Янәшәдә өстәл-верстак, аның өстендә төрле инструментлар чүкеч, игәү, маузер, линейка һәм калай деталь кисәкләре. Ул утырган эскәмиягә, идән себеркесен тотып, җыештыручы Саҗидә апа килеп утыра.
Саҗидә (үз-үзенә). Бераз утырып ял итим әле. Бу чүп-чарны җыештырып бетерә торган түгел. Теләсә кая ташлыйлар, сөт пакетлары да ауный, йомычкасын әйтмим дә инде. (Билгизгә.) Төшке ашка бармадыңмы әллә?
Билгиз. Бардым. Якындагы тимерчеләр цехы ашханәсенә генә кердем. Анда чират юк.
Саҗидә. Алай икән (Билгизгә карап-карап.) Һаман укып торган көнең. Кайда укыйсың соң син?
Билгиз. Мин укырга керергә җыенам гына әле.
Саҗидә. Укырга керүләре дә авыр шул хәзер. Узган ел минем сеңлемнең кызы керә алмады. Бухгалтерлыкка укымакчы иде. Елап кайткан
Билгиз. Узган ел мин дә конкурстан узмадым. Кичке мәктәпне тәмамлагач та кереп караган идем. Быел ничек булыр инде
Саҗидә (үзалдына). Уздырмыйлар шул Кирәкле кешеләренеке уза Бар да биргәнне көтә булыр Монда слесарь булып эшләп, син аларга күпме бирә аласың? Аларга күп кирәк шул, күп Идән себереп эшләгән акчага мин дә бирә аламмы? (Пауза.) Син соң укырга кая кермәкче буласың?
Билгиз. Медицинскийга.
Саҗидә. Врачлыкка барыргамыни исәбең?
Билгиз. Әйе, шулайрак
Саҗидә. Ярый шул, монда тимер-томыр арасында тузан йотып йөргәнче. Тырышсаң булыр, боерган булса Үзең кайсы якныкы? Бик яшьли заводка килеп кергәнсең, дим.
Билгиз. Сабадан мин.
Саҗидә. Ә, шулаймыни?.. Кайтканым бар ул якларга. Бер сеңлем шул районга тормышка чыкты. Өйләре Мишә буенда гына. Ике ел элек аякларым авыртып киткән ие. Гүпчим йөрмәс булдылар. Бүлнис юлын таптый-таптый җаным чыкты. Даруларының бер генә файдасы да тими генә бит. Әллә алдап та саталар инде. Аптырагач, ялымны июнь аенда алдым да киттем сеңлем авылына кайтып. Көн дә иртә-кич яңа сауган кәҗә сөте эчәм. Аннары иртә таңнан көннәр буе елга комында яланаяк йөрим Әйтмәгәнем булсын, файдасы тиде шуның, Ходайның рәхмәте, менә пенсиягә чыксам да, бер көйгә эшләп йөрим әле. Акчасын да ару гына түлиләр. Бәйрәмнәрдә бүләкләреннән дә калдырмыйлар, шөкер анысы. Эшләсәң ярый, йөреп торгач, аяклар да язылып китә.
Билгиз. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит.
Саҗидә. Шулай шул Мин әйтәм, авыл балалары ялкау түгел, эшкә тырышлар. Барысы да димим. Бар шундыйлар, шәһәрдә үсәләр дә, озын чәчләрен туздырып, цехтан цехка әрле-бирле газировка суы эзләп йөрүдән башлары чыкмый. Тәмле яраталар, үзләре эштән бизгәннәр. Эштә гамьнәре юк, безнең вакытта йөреп кара идең шулай Нәчәлствоның күзенә генә карап тора идек, хәзергеләрне тыңлата алмый гаҗиз буласың. Үзләре, эш рәте белмәсәләр дә, акча сорый беләләр