Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Хасанов Нурислам Гаптуллович 5 стр.


Билгиз. Акчаны кем яратмый?..

Саҗидә. Аны нәчәлство күбрәк ярата төшә инде Дөньяның кендеге акчага бөрешкән, диләр. Без дә шул, акча булмасмы дия-дия, тураймас санны өстерәп йөргән көн (Кузгалып.) Ай Алла, теге почмакны гына себереп бетерим инде. (Себеркесен алып китә.)

Билгиз (үзалдына). Чандыр гына булса да, гел кыймыл-кыймыл эшләп йөргән көне Саҗидә апаның. Кыйммәтчелек булгач, аның да акчасы җитмидер шул (Китабын ачып укый башлый.)

Шулвакыт, Саҗидә себеренгән почмактагы тимер-томыр арасына кереп адашкан бер мәче баласы, рәнҗүле аваз салып, кычкырып-кычкырып куя.

(Билгиз китабын укый алмый кире яба. Үзалдына.) Шул соры мәче баласын цехка кем китереп адаштырды икән? Бүген тимер-томыр арасыннан да чыга алмый. Әллә кысылган инде? Әллә берәрсе тибеп җибәргән? Куркуыннан чыкмыймы? Башка көнне йончыган кыяфәттә килеп чыга иде дә, гүя адаштырган кешесенә рәнҗү белдергәндәй, йөрәк өзгеч аваз сала иде. Сөт сорап йөгереп килә. Контролёр кыз Әнисә слесарь егетләрдән калган сөт белән туендыра. Бүген ул да ял алган Эх, мәче, мәчекәй! Монда син агач идәннәрдә әбиләр йомгагын тәгәрәтеп үскәндәй шаярып уйный алмыйсың шул. Завод һавасына, тимер чыңнарына ияләшмәгәнсең. Тычканнар да монда койрык күрсәтми. Ялгызың гына булгач, үзеңне нәүмиз итеп сизәсең (Мәче тавышы тына төшкәч, китабын янә ачып укый башлый.)

Билгиз янына ашханәдән тукланып кайтучы, татарчаны шәп кенә белгән Миша абый килеп утыра, тәмәкесен көйрәтеп җибәрә. Кырын-кырын гына Билгизгә карап ала.

Миша. Билгиз! Син быел институтка обязательно керәсең.

Билгиз (гаҗәпләнеп). Каян беләсез?..

Миша. Беләм. Мин сизеп торам шулай буласын.

Билгиз. Сез бит күрәзәче түгел.

Миша. Булсын. Күрәзәче дә минем кебек кеше. Минем тоемлавым шәп, уйлаганым рас килә

Билгиз. Белмим, белмим

Миша. Менә мин әйтте диярсең. Имтиханда сиңа шәп кеше туры киләчәк, намуслы. Акча өмет итми торган

Билгиз. Минем бәхеткә насыйп итсен иде дә

Миша. Итә, итә. Өметеңне өзмә. Бездә «Мир без добрых людей не бывает» диләр.

Билгиз. Бирсен Ходай, кабул булсын теләкләрең!

Миша, тәмәкесен сүндереп, комлы чиләккә ата, аннары нәрсәнедер исенә төшерә.

Миша. Син Сабаның кайсы авылыннан әле?

Билгиз. Үзәнледән.

Миша. Беләм мин сезнең авылны, елга буена, үзәнсу җиргә урнашкан ул.

Билгиз (кызыксынып). Каян беләсез? Ничек?

Миша (тынып, иркен сулап). Сугыштан соңгы еллар иде. Без, әти белән, авылдан авылга йөреп, һөнәрчелек иттек. Әти чанага салган инструментларын кар өстеннән тартып бара, мин арттан таяк белән этәм. Авыл урамында туктап-туктап кычкырабыз: «Самавыр төзәтергә кирәкмиме? Самавыр төзәтергә кирәкмиме?..» Кемнең нәрсәсе ватык, шул безне каршы чыгып ала Әтинең биш малае бар. Туйдырырга кирәк, нужа арттан куа, җил дә дими, буран да дими. Мин татарчаны да әти белән татар авылларында йөргәндә өйрәндем.

Билгиз. Безнең авылдан кемнәрне беләсез?

Миша. Умартачы Гыймайны хәтерлим. Аларга кереп кундык, бал ашатты. Ул хәзер исәндерме-юкмы, белмим.

Билгиз. Исән, исән!.. Әле һаман да чүнниктә эшләп йөри.

Миша. Ул әйбәт кеше, эшчән

Билгиз. Тагын кемнәрне беләсез?

Миша. Тагынмы? Председатель Җәләйне.

Билгиз (сорау биргәненә үкенеп). Тагын Җәләй

Миша. Җәләй саран кеше. Безне, район үзәгенә кайтканда, атына да утыртмады. Кешелексез Ә Гыймай бөтенләй икенче кеше. Тәртип ярата Мин үзем дә тәртипсез кешене хөрмәт итә алмыйм. Менә мондагы слесарь Зайцевны гына алыйк, ул бүген тагын эшкә соңга калган. Яшь кенә башы белән ничек шулай булырга кирәк инде?

Билгиз. Яшьләрнең йокылары туймыйдыр.

Миша. Иртәрәк ятсын. Мин утыз ел эшләп тә соңга калуның нәрсә икәнен белмәдем. Хәер, бер мәртәбә калдым. (Үзалдына көлемсери.) Урманга гөмбә җыярга киттем. Йөрим тегендә-монда сөйрәлеп. Кәрзин һаман да буш. Урманның түренә үк кердем. Берзаман килеп чыктым зур гына алан кырыена. Карыйм: агач төбе саен гөмбәләр, прәме мыжлаган. Гаҗәп инде. Әй җыям, әй җыям. Шулвакыт, кылт итеп, эшкә барасы искә төште. Ах, мәйтәм, соңга калдым бит. Ничә ел эшләп, гомердә булмаганны, дим. Курка калдым. Шул куркуымнан уянып китсәм, моның төш кенә икәненә сөенеп куйдым. (Көлә.)

Билгиз. Төштә эшкә соңару исәпкә керми инде ул.

Миша. Нишләтәсең, бу чыннан да булган хәл (Сәгатенә карый.) Ярар, мин китим, бераз теге почмактагы егетләр белән домино сугып алыйм. (Китә.)

Билгиз китабын ача, укырга күңеле тартмый, кире яба.

Билгиз (нәтиҗә ясап). Миша абый әйбәт кеше шул ул. Бүтән кеше, Җәләй кебек түгел Аның әтисе биш малай үстергән, берсен дә, мәче баласыдай, цехка китереп адаштырмаган (Урыныннан торып китә.)

Бу вакыт, төш вакыты тәмамлануын белдереп, цех эче җанлана. Тук-тук чүкеч тавышлары ишетелә. Аннары тавышлар әкренәя барып, сәхнә караңгыланып кала.

Икенче күренеш

Юл чите, урман почмагы. Утын әзерләргә менгән Билгиз бер агач төбенә килеп утырган. Балтасы янәшәдәге төпкә чабылган.

Билгиз (үз-үзенә). Их, дөньясы, дөньясы Кемнәргәдер бу тормыш бик җиңел бирелә, аларга утынын да китереп бирәләр, сиңа үзеңә чиләнергә кала Кышлыкка утынсыз калсам, Каравайда сатып алган «сыпушка»мда җилләр уйнаячак. Кечкенә кызым Сөмбелне туңдырырга ярамый. Ул сау-сәламәт үсәргә тиеш!.. Минем кебек ятимлекне сизми, нужаларсыз, кимсенүләрсез Кеше алдында ким-хур булмасын!.. Хәер, байларга тиңләшеп, хан сарайлары корып булмаса да Аларның үз мәнфәгатьләре, кирәксә, урмандагы соңгы агачны да кистертергә мөмкиннәр Мунчалары да синең «сыпушка»ңнан яхшырак Байларга тиңләшеп булмый. Хәер, безгә артыгы кирәкми дә. Юкса яшәүнең кызыгы калмас Болай да үз-үзебезгә гаҗәпләнәбез, кайдадыр урман янып беткән, кайдадыр нәрсәнедер шартлатканнар, кемгәдер һөҗүм ясаганнар Боларның күбесе шул гаделсезлекләрдән килә, байлыкларын бүлешә алмаудан, төрле низаглардан Юкса һәркемнең кешечә яшисе килә килүен. Әмма кемдер югары кәнәфидә утыра, кемдер менә шушылай имән төбендә Байларның максаты бер: «Миңа гына булсын!..» Нәфесләре чиксез, нәфес чирләрен дәвалармын димә Ә минем кебек хәерче студентка утын кирәк. (Ул торып китә, агач төбенә чабылган балта сабына таяна, киселгән агачның буен чамалагандай өскә карый.) Бик зур булгансың син имән. Кемнәр кисте икән сине?.. (Төпкә карый.) Күпме сырлар синдә? Йөз ел яшәгәнсең, мөгаен. Түгәрәк сырларың әбием маңгаендагы эзләр сымак. Һәрбер сырың бер гомер, кайгы-хәсрәтләрне кичергәндә, яфракларыңнан яшь тамчылары да тамгандыр, мөгаен.

Уйга калган Билгиз артына урманчы-десятник Үтәй килеп баса. Ул күн фуражкасын каш өстенә батырып кигән, күн сумкасын җилкәсенә аскан. Салмыш. Билгиз аны күрми тора.

Үтәй. Сәлам, студент!..

Билгиз (борылып). Исәнмесез!..

Үтәй. Нәрсә уйга баттың, имән төбе күргәнең юкмы әллә?

Билгиз. Бар барын «Бу имән агачы кемнәрнең идәненә паркет булып җәелде икән?» дип уйлап тора идем.

Үтәй (шаркылдап көлеп). Хыялый. Акчаң гына булсын, сиңа да табабыз Юк шул синең акчаң, хәерче Әле әзерләгән алты кубометр утыныңа да акчаң түләнмәгән.

Билгиз. Биш кубометр, диген

Үтәй (бугазын бүрттереп). Бөгештермә!.. (Кесәсеннән метрын чыгарып суза.) Менә әле генә үлчәп килдем. Алтыга чыга Ярар, сиңа биш дип исәплик. Чүтеки студент кеше, аңлыйм (Пауза.) Рәтең бармы?

Билгиз аптыраганнан шофёрга дип хәстәрләгән аракысын, кабымлыкларын төп өстенә куя.

(Сөенеп). Баш бүген үтереп чатный иде. Кичә артыгын җибәрелгән Ярар, син кысмырланма инде, егет була бел. Барысы да тәртип тә булыр (Шешәгә ишарәләп.) Ач!..

Билгиз (шешәне ачып, стаканга аракы сала). Әйдә, җитеш

Үтәй (аракыны сөзеп-сөзеп эчә). Ах-х!.. (Кыярны иснәп каба.) Сразу рәхәт булып китте. Әйдә, үзең дә тот бераз

Билгиз. Мин эчмим. Институтта практика узабыз. Операция ясыйсы бар

Үтәй. Хирурглыкка укыйсыңмыни?

Билгиз. Әйе

Үтәй (ризыгын чәйни-чәйни). Син үз өең белән торасыңмыни?

Билгиз. Өй дип әйтерлек җире юк инде аның, бер «сыпушка».

Үтәй. Безнең Каравайдамы?

Билгиз. Әйе.

Үтәй. Квартира алырга чама килмәдеме?

Билгиз. Акча җитмәде. Заводта берничә ел гына эшләп калдым. Директорга квартира сорап кергән идем керүен

Үтәй. Бирмәдеме?

Билгиз. Юк. Менә мин синең кебек вакытта, ди, хатын белән икәү баракта унике квадрат метрлы бүлмәдә яшәдем, анысы да ике семьяга бүленгән иде, ди. Язган гаризамны профком рәисенә адреслады. Шуның белән вәссәлам

Үтәй. Тагын сал әле!.. Ярар, бик тутырма. Булды (Аракыны эчеп куя, кабымлык каба.) Аннары профком рәисенә кердеңме соң?

Билгиз. Кергән идем

Үтәй. Ул ничек ди?

Билгиз. Мине тыңлап-тыңлап утырды да, изге киңәш биргәндәй: «Менә шушы гаризагыз белән ЖКО нәчәлнигына барып карагыз әле, бушаган бүлмәләре булмасмы?» ди.

Үтәй. Бардыңмы соң?

Билгиз. Бардым да Эт авызыннан сөякне тиз генә алырсың, бар!..

Үтәй. Таба майламыйча купмый шул ул Эт авызыннан сөякне алыр өчен дә аңа икенче, майлырак калҗаны ыргытырга кирәк.

Билгиз. Булмаган «калҗа»ны каян аласың?

Үтәй. Шул шул, безнең ишегә шымытыр (Кыярын чәйни.) Дальше ничек булып бетте?

Билгиз. ЖКО нәчәлнигы гаризаны укып чыкты, салынган имзаларны «һм» дә «һм» дип җентекләп карады. Тырпаеп торган кашларын җыерды-җыерды да «Юк бит!..» ди. Шулай итеп, мине культурны гына чыгарып җибәрде. Ә миннән алда гына чыккан егетнең гаризасына бүлмә бирергә дип язган. Карасам, аның гаризасына профком рәисе зәңгәр башлы каләме белән имза салган, минекендә кызыл белән язылган. Кызыл төс, боларның шартлы килешүе буенча, «отказать» дигән тамгалары икән. Менә бит ниләр генә кыландырмыйлар.

Үтәй (рәхәтләнеп көлеп). Сүз берләшкәннәрме? Профком рәисе, кызыл башлы каләме белән имзасын салып, сиңа «изгелек» эшләгән икән (Көлүдән чак туктап.) Шулай итәләр ул безнең ише халыкны, «эт эткә, эт беткә» диләрме әле, юри аңгырайтып йөртәләр (Кулын кулга ышкып.) Кайда да «майлау» кирәк, егетем Әйдә, тагын бераз сал әле (Салган аракыны эчә, акчага ишарәләп, бармагын бармакка ышкый.) Алар һаман да шушы тити-митине көтә, «Господин рублеңне», күбрәк кенә булсын! Булмаса, өметең акланмый инде Талауга корылган психология әле дә яши бирә. Моны син аңларга тиеш инде (Кыза төшеп, йөреп китә, урман аланлыгын колачларга теләгәндәй, кулларын җәя, урманга ишарәли.) Менә монда нинди генә агачлар үсми иде. Һәммәсенең кирәге чыкты. Кызны институтта укытырга да, малайны өйләндерергә дә җитте (Ул куанычыннан биегәндәй сикереп-сикереп ала, аннан Билгизгә якыная һәм, башыннан күн фуражкасын салып, кулы белән маңгаена суга.) Аның өчен менә бу башны эшләтә белергә кирәк. Аңлыйсыңмы, студент?.. (Фуражкасын батырып кия, чайкалып, төптә утырып торган шешәгә карый.) Ни, мин бу шешәне үзем белән алыйм әле? Кирәге чыгар (Яртылаш калган аракы шешәсен, алып, кесәсенә тыга, китәргә җыена.) Утыныңны бүген алып кайтырга тырыш, әзер утынны чәлдереп китүләре бар. Безнең урманда да ике аяклы «бүреләргә» бик ышанып булмый (Китә.)

Билгиз (аптырап). Кемгә генә ышанырга соң? Бу дөнья гел ялганга гына корылмагандыр бит? Иманлылар да юк түгелдер югыйсә. Ышанмый яшәү өметсез яшәү инде ул. Бар булган хыялларыңны чикли. Юкса бу тормыш Үтәйләр уйлаганча гына булырга тиеш түгел бит, түгел!.. (Пауза. Имән төбе «өстәлен» җыештыра, кирәк әйберләрен сумкасына сала һәм, балтасын алып, як-ягына каранып китәргә җыена.) Бу машина нигә килеп җитми икән инде? Әллә юлда ватылып ятамы? (Балта чапкан тавышлар ишетелә, ул шул тавышлар килгән якка таба атлый.) Киләсе булгач килер инде ул машина, көтәргә кирәк, көтәргә (Китә.)

Өченче күренеш

Билгиз институтны тәмамлаган яшь хирург. Ул өе каршындагы бакчада, өстәл артына утырып, медицина журналлары караштыра. Кыска җиңле күлмәктән. Көн аяз. Бакча тирәсендә уйнап, үзенә шөгыль табып йөргән кызы Сөмбел тавышы ишетелә.

Сөмбел. Әти, әти! Мин чәчәкләргә су сибәм

Билгиз (укуыннан туктап). Сип, кызым, сип! Чәчәкләрең матур булып үссеннәр!.. (Үзалдына.) Әй кечкенә Зәбидәм! «Әти!» дип эндәшүләрең йөрәгемә бәлзәм булып ята, җаным эреп китә (Шатлана.) Син бәхетле, кызым, шулай «әти» дип эндәшер кешең булгач (Уйга кала, аннан укуын дәвам итә.)

Сөмбел әтисе янына йөгереп килә, кечкенә лейкасын читкә ташлый.

Сөмбел. Әти, әти! Син мине яратасыңмы?

Билгиз. Бик яратам, кызым!.. (Сөмбелнең башыннан сыйпый.) Мин яраткан саен, син тагын да зур булып үсәсең

Сөмбел (куанып). Әйдә, мине үчтеки-үчтеки иттер әле.

Билгиз. Син зур үскән ич инде.

Сөмбел. Минем тагын да үсәсем килә.

Билгиз, Сөмбелнең кулларыннан алып, аны аякларына бастырып тибрәтә. Сөмбел шатлана-шатлана көлә, «тагын, тагын» дип кабатлый.

Билгиз (туктап). Булды, җитәр, кызым!.. Мин арыдым.

Сөмбел. Ә син арыма!.. Көчле бул!

Билгиз. Ярар, ярар. Иртә белән торгач, синең белән менә болай иттереп күнегүләр ясарбыз да (кулларын җәеп, хәрәкәтләр ясап күрсәтә) көч җыярбыз. (Сөмбелне күтәреп ала, күккә чөйгәндәй кочагына кысып әйләнә.)

Сөмбел (көлүеннән туктап). Әти, әти! (Күзләренә карап.) Синең әтиең дә шулай көчле булганмы?

Билгиз, тукталып, кызын җиргә төшерә.

Билгиз (теләр-теләмәс). Булган, булган

Сөмбел. Кайда ул хәзер? Нигә безгә килми?

Билгиз. Белмим

Сөмбел. Нигә белмисең? Минем бабаемны күрәсем килә.

Билгиз. Күрерсең әле, күрерсең

Сөмбел. Кайчан?.. (Пауза.) Минем хәзер күрәсем килә (Пауза.) Ул сиңа охшаганмы?

Билгиз. Аптыратма әле, кызым. Минем укыйсым бар, син әниең кайтканчы, өйләрне җыештырып куй, идәннәрне себер, яме.

Сөмбел. Ярар-р (Өйгә йөгереп кереп китә.)

Билгиз журнал битләрен кайта-кайта укый. Аерым юлларын билгеләп, сызып куя. Бераздан Сөмбел янә әтисе янына йөгереп килә.

Сөмбел. Әти, әти!

Билгиз. Нәрсә бар, кызым?

Сөмбел. Сине телефонга чакыралар.

Билгиз. Кем?

Сөмбел. Теге, больнистагы апа.

Билгиз (кем икәненә төшенеп). Сиңа чәчәк биргән Тәкыя апаңмы?

Сөмбел. Әй-йе. «Үскәнем! Әтиеңне чакыр әле?» диде.

Билгиз (үзалдына). Больницадан булгач, тагын берәр ашыгыч операциягәдер инде. (Сөмбелгә.) Кызым! Телефон трубкасын гына монда алып чыгасың бар иде.

Сөмбел (аңышып). Хәзер Тәкыя апага әйтәм, трубканы бирәм, дип

Сөмбел йөгереп кереп китә, трубканы, алып чыгып, әтисенә тоттыра.

Билгиз. Алло! Тыңлыйм сезне! Исәнмесез, Тәкыя! Ничек, ничек? Машина авариясенә эләккәннәр? Ике кеше? Берсе аңында түгел? Башы бәрелгән?.. Мине алырга машина җибәрдегез дәмени? Яхшы, хәзер килеп җитәрмен (Телефоннан сөйләшү өзелә.)

Сөмбел. Әти! Син тагын больниска барасыңмы?

Билгиз. Барам шул, кызым. Бармыйча булмый Син, әниең кайтып җиткәнче, өйдә торып тор, яме. Урамга чыгып йөрмә.

Сөмбел. Син тиз кайтасыңмы?

Билгиз. Тиз, кызым, тиз. Эш бетүгә кайтып җитәм

Билгиз белән Сөмбел өйгә кереп китәләр.Урамда машина кычкырткан тавыш ишетелә. Өс-башын алыштырган Билгиз ашыга-ашыга чыга, капкадан уза. Машина кузгалып киткән тавыш ишетелеп кала.

Дүртенче күренеш

Билгизне больница коридорында, операция бүлмәсе каршында, медсестра Тәкыя каршылый.

Тәкыя. Исәнмесез, Билгиз Сәлахович!

Билгиз (шаяртып). Исән, исән! Исән булмасам, каршыгызда басып торыр идеммени?

Тәкыя. Алайса, саумысыз?

Билгиз. Мин сау! Авыруларның хәле ничек?

Тәкыя (борчыла төшеп). Берсе һаман аңына килә алмый Шофёр егеткә Камил Зарипович операция ясый башлады. Икенчесенә сездән башка булмый, анысының баш сөяге яньчелгән, аңында түгел

Билгиз. Аңлашылды. Беренче ярдәмне күрсәттегезме?

Тәкыя. Әйе.

Билгиз. Кирәк-яраклар әзерме?

Тәкыя. Әзер, Билгиз Сәлахович, әзер

Билгиз. Нинди машинада бәрелгәннәр?

Тәкыя. «Жигули» белән УАЗ машинасы, ди. Берсенең шофёры, икенчесенең җиңел машинада утырып баручысы имгәнгән.

Билгиз. Кай тирәдә булган бу хәл?

Тәкыя. КамАЗ юлында диме. Казанга җитәрәк

Алар операциянең ал бүлмәсенә узалар. Бүлмәнең пыяла стенасы залга карый. Билгиз кием-салымнарын кия, һәм алар операция бүлмәсенә узалар. Озак та тормый кире әйләнеп чыгалар. Билгиз нигәдер бик дулкынланган.

Назад Дальше